САГЫНДЫРАСЫҢ, ТУФАН АГА...
Туфан Миңнуллин белән беренче очрашу 1976 елда булды. Безнең театр Туфан аганың «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклен куйды. Биредә Рифкат Исрафилов миңа Илгиз Туктаров ролен бирде. Бу роль шунысы белән истә калды: әлеге рольгә мин иҗади яктан килдем, монда харак-терлы образ тудырырга кирәк иде. Әлеге образ өстендә эшләп, артист буларак ачылдым, тамашачы таный башлады. Премьерага Туфан ага да килде. Туфан ага гадилеге белән үзенә җәлеп итте, аңлашу-сөйләшү җиңел булды.
Баштарак аның артист икәнен белмәдем дә әле. Казанга гастрольгә килгәч, ул мине танылган кешеләр белән бергә үзенә кунакка чакырды, бу минем өчен зур дәрәҗә булды. Ул бөтен кешегә дә тигез карады. Шулай бервакыт Чабаксар каласында фестиваль үтә. Килеп төштек. Туфан ага әйтә: «Син базарга бармыйсыңмы?»
— ди. «Юк, — мин әйтәм, — репетиция бит хәзер», — дим. Ярата иде ул базарга йөрергә, халыкның яшәү рәвешен,чын тормышын базарларда белергә мөмкин, дип әйтә иде. Ул минем өчен тормышны белүе белән дә кызыклы булды. Мин «Салават» театрында эшли башлагач, тагын да ныграк аралаша башладык, берара, ул депутат булып сайлангач, азрак бәйләнеш өзелеп торса да, аның «Шулай булды шул» әсәрен сәхнәләштергәндә үзе килде Салават каласына, бик канәгать булды». Салават» театрын махсус рәвештә Казанга чакырды, гастрольләрне оештыруда зур ярдәм итте. 2009 елда «Риваять»не куйдык. Әсәр көчле романтик алымнар белән язылган, гомумән, Туфан ага драманың төзелешен яхшы белә, пьеса башындагы фикерне ахырына кадәр дәвам иттерә, конфликтларны кора белә иде. Мин кайчак гаҗәпләнеп, кайлардан табып бетерәсез темаларны, Туфан ага, дип тә сораганым булды, ул исә, бер дә исе китмәгәндәй, әй, алар бит безнең янәшәдә генә, игътибарлы гына булырга кирәк, ди иде. «Риваять»не Казанда да күрсәттек. 2012 елда «Салават» театрында «Нәзер»не куйдык. 2 майда Туфан ага үзе килергә тиеш иде, чөнки 4 майга премьера билгеләнгән, һәм без күңелсез хәбәр алдык. Бу — һәммәбез өчен
— татар халкы өчен дә, башкорт халкы өчен дә зур югалту иде. Соңыннан без аны Туфан аганың туган авылында куйдык. Туфан ага туган авылын, Казанны, татар халкын нык ярата иде. Бер мәҗлестә утырганда: «Иртәгә Казаныма кайтып китәм», — дигән сүзе истә калды. Шушы бер сүздә генә дә шәһәренә, туган халкына мөнәсәбәте күренә. Төп позициясе — милләт мәсьәләсе иде. Ачык күңелле кеше иде Туфан ага. Аны югалткач, күңелдә сагыш калды. Ни гаҗәп, күз алдына гел тере булып килеп баса. Якты, киң күңелле булып.
Олег ХАНОВ,
М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе