Робагыйлар
* * *
Бу дөньяда кимлегеңне белдертәләр.
Елаталар, кирәк икән, көлдертәләр.
Әнә, кара: атка камыт кидергәндә,
Аның башын ничек итеп идертәләр.
* * *
Картлык ни ул? Тик торганнан колак тону,
Җәйнең кызу челләсендә аяк туңу,
Боларына түзеп була, иң яманы —
Пәр чибәргә результатсыз гашыйк булу.
* * *
Пәйгамбәрдән кайсы җирем минем ким?
Хәдискә тиң акыллы сүз әйтим, дим.
Сүзне әйткәч, мәгълүм була соңыннан —
Аны күптән әйткән икән Гайнетдин.
* * *
Кичерегез, яшьтәш кызлар, сеңелләрем,
Нурияләр, Сәрияләр, Сөмбелләрем...
Гомер кыска — никадәрле ашкынсам да,
Барыгызны да яратып өлгермәдем.
* * *
«Кирәк сезгә безнең кебек яшәргә!!!
Күк күкрәтеп, яшен булып яшьнәргә!!!»
Картаюның галәмәте инде бу —
Юк акылны сатып йөрим яшьләргә.
* * *
Сүз уйнатам: алам бер сүз — «икеле»
Шуңа өстим тагын бер сүз — «микеле».
Килеп чыга «икеле дә микеле»,
Безнең заманның нәкъ үзе шикелле.
* * *
Мәңгелек бер сорау — ни ул бәхет?
Берәүләргә иң зур бәхет — тәхет.
Ә бит өч сүз җиңел рифмалаша —
Бәхет белән тәхет һәм дә ләхет.
Бу тормышның татыйм дисәң өресен,
Өйрәтимме ничек яшәү дәресен?
Яшисегез килми икән бу илдә,
Әйтегез дә салыгыз чын дөресен.
* * *
Ирексезнең күзләрендә күпме моң-зар,
«Ирек» дигән сүздән татлы нинди сүз бар?
«Мин ирекле җан», диеп бер әйтеп кара, —
Эзәрлекләүче ирекне күпме күз бар.
* * *
Җырдагыча — кызлар күрсәм кызамын,
Кызамын да уң кулымны сузамын.
Сузамын да тартып алам тиз генә —
Кузгатудан куркам картлык тузанын.
* * *
«Картайдым», дип әйтер көннәр җитте инде,
Еллар йөге ныграк баса бара иңне.
Урман, болын, басуларны урап түгел,
Ишегалдында тибенеп табам җимне.
* * *
Орден белән медаль тагып түшемә,
Бәя бирделәр эшләгән эшемә.
Кәефләнеп талган идем йокыга,
Шайтан белән Иблис керде төшемә.
* * *
Әй, гүзәлләр! Уйлап-санап карагыз да
Алыгызчы мин гашыйкны арагызга.
«Син карт шул», дип чыркылдарга ашыкмагыз,
Җитмеш яшь бит яңа тулды бабагызга.
* * *
Сыерчыклар кунып сайрый кыекка...
Төкердем дә күңелләрем боекка —
Язын кызлар дәртләнгәнен чамалап,
Парижски хушбуй сөрттем мыекка.
***
Тарихта бар Чыңгыз ханның битеге,
Музейда бар Пётр патша итеге.
Дөнья бит ул көтүченең таягы —
Ул таякта һәркемнең үз киртеге.