ӨМЕТ ХАТЛАРЫ
Кешене өмет яшәтә, дибез... Киләчәккә, якты
көнгә, бәхеткә өмет. Авыр хәлгә калганда хәлеңә
кереп, өметләндереп ярдәм кулы сузучы булганда,
ул өмет тагын да тулылана, яшәргә көч бирә.
Туфан ага Миңнуллин үзенең әсәрләре аша гына
түгел, чынбарлыкта да 5 кешеләргә ярдәмчел
шәхес иде. Татарстан Республикасы Президенты
каршындагы Ярлыкау комиссиясендә башкарган
эшләре / аша да без моны ачык күрәбез. Әлеге
хатларда . кешеләр язмышы һәм Туфан аганың
аларга кылган игелекле гамәлләре.
Редакциядән.
Саумысез, Гөлнур ханым!
Хатыгызны алдым. Яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт.
Әйе, Козловкада чакта Сезнең турыда ишеткән идем, үзегез күренмәдегез.
Андагы тәэсирләрне көндәлек дәфтәремә теркәп куйдым, бәлки әле матбугатта да
бирермен. Билгеле инде, тәэсирләр әйбәттән түгел. Ахыры хәерле булсын. Тормыш бит ул,
ничек кенә булмасын, дәвам итә.
Безнең анда бару нәтиҗәсез булмады. Ярлыкау комиссиясе берничә кешене азат итте.
Акчулпанованы азат итүдә дә аның исеменнән язылган хатның ярдәме тиде шикелле.
Анда чакта Галимова белән (исеме хәтеремнән чыккан) сөйләшеп утырган идек. Мин аңа
Ярлыкау комиссиясенә үтенеч яз, ярдәм итәргә тырышырмын дигән идем. Ләкин үтенеч
нигәдер килми. Әллә кире уйлады микән? Шул турыда аңа әйтә алмассызмы икән? Һәрхәлдә,
миңа хат язып салсын.
Үзегез дә, әгәр кирәк тапсагыз, Президент исеменә үтенеч языгыз. Мин инде ниндидер
вәгъдә сүзләре әйтә алмыйм, әмма ярлыкау өчен кирәкле таләпләр (характеристика һ.б.)
үтәлсә, игътибарлы булырга тырышырбыз.
Иң изге теләкләр теләп, Туфан Миңнуллин.
М. Туфан,
6 октябрь, 1998 ел.
***
Хөрмәтле Минвәли Галимович һәм Рәхимә Искәндәровна!
Бу хатны Сезгә язучы Туфан Миңнуллин яза.
Без үткән җәйдә Чувашиянең Козловка шәһәрендәге колониягә барган идек. Без дигәнем,
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Ярлыкау (помилование) комиссиясе
членнары. Шунда Сезнең кызыгыз Галимова Мөршидәне очраттык. Аның язмышы белән
кызыксындык. Шул очрашудан соң шактый вакыт узгач, кызыгыз миңа хат язып салды.
Мин аңардан әтиегез, әниегез кем, дип сорап хат яздым, һәм ул миңа Сезнең исемнәрегезне,
адресыгызны әйтеп хат язды. Хатында ул Ярлыкау комиссиясенә мөрәҗәгать итәсен дә
әйткән.
Мин Ярлыкау комиссиясенең члены буларак, Сезнең белән сөйләшәсем килгән иде.
Әгәр дә Сезнең минем белән очрашып сөйләшү теләге булса, мине табарга тырышыгыз.
Миңа түбәндәге телефоннар белән шалтыратырга мөмкин: 38-49-56 — өй, 36-64-70 — эш.
Исәнлек-саулык теләп, М. Туфан.
23.12.98.
Редакциядән.
6. «К. У.» № 8 160
***
Мөршидә сеңлем, исәнмесез!
Хатыгызны алдым. Менә җавап язам. Язар сүзләрем әллә ни күп түгел инде.
Язганнарыгыздан аңлашыла — Сез акыллы кеше. Шуңа күрә үгет-нәсихәт, вәгазьләргә Сез
мохтаҗ түгел.
Дөньяның, тормышның ни икәнен миннән ким белмисездер. Аннан соң, дөньяга без икебез
ике яктанрак карыйбыз, карашларның, фикерләрнең туры килмәве дә бикихтимал. Шул
сәбәпле Сезнең белән бәхәскә керергә дә теләмим. Бу очракта минем бердәнбер теләгем —
Сезнең иреккә чыгуыгызны ишетү. Калганы — Сезнең үз иркегездә.
Әтиләрегезгә дә хат яздым. Әгәр очрашып сөйләшергә-киңәшергә теләсәләр, мин
кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Әлбәттә инде, кулымнан килмәгәнне эшләргә
вәгъдә биреп алдашырга җыенмыйм. Иң зур гөнаһ — булдыра алмаганыңны өстеңә алып
кешене ышандыру, алдау.
Хатым Яңа елга хәтле барып җитәр дип уйлыйм. Ихлас күңелдән котлыйм Яңа ел белән.
Яңа ел яңалык алып килсен. Гадәттә, Яңа ел яңа бәхетләр алып килсен дип телиләр. Мин
әйтәм, бәхетнең аның искесе дә яхшы, яңа хәсрәтләр, яңа кайгылар алып килмәсен иде, дим.
Түземлек, сабырлык, инсафлылык теләп, Туфан абыегыз.
М. Туфан,
23.12.98.
***
Мөршидә сеңлем, исәнмесез!
Менә бер-бер артлы хатлар яза башладым әле үзегезгә. Эш шунда: мин әтиләрегезгә хат
язган идем, кичә әтиегез минем янга Дәүләт Советына килде. Озак итеп сөйләшеп утырдык.
Ул миңа бик ошады. Чын мәгънәсендә эш кешесе. Сезне искә төшергәндә, ике күзеннән яшьләр
атылып чыкты, миңа сиздермәскә тырышып сөртте. Дөньяда иң авыр нәрсә — ир кешенең
җан ачысына чыдый алмый җылавы. Сезне бер дә начар итеп сөйләми. Харап иттеләр
кызымны, дип кенә әйткәләп куя. Акыллы, уңган иде, ди. Әниегезне кызганып сөйли, аңа бик
авыр, ди.
Әйе, җиңел түгелдер, мин аларны аңлыйм.
Аңлаганга күрә дә, кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакмын.
Татарның «кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигән әйтеме бар. Мин Сезгә моннан
ике ел элек булган хәлне сөйлим.
Бервакыт Свердловск өлкәсендәге Нижний Тагил тирәсендә срогын утыручы Әгъзам
исемле егет миңа хат язды.
Мин инде, әлбәттә, җавап яздым. Китте язышу. Бик мәгълүматлы егет, өстәвенә үзе
баянчы да икән. Мин аңа иреккә иртәрәк чыгарга ярдәм иттем. Чыккач, театрга сәхнә эшчесе
итеп урнаштырдым.
Очрашкалап тордык. Аннан ул бүтән эшкә күчте. Мин аның эзен югалттым.
Менә күптән түгел генә үзеннән хат алдым — Башкортстанның Стәрлетамак
шәһәреннән. Утыра. Туфан абый, хат язышыйк әле, дигән.
Миңа ни өчендер кылган эшләрем өчен оят булып китте. Җавап яздым. «Гафу ит, энекәш,
минем инде синең белән сөйләшәсе сүзләрем юктыр», — дидем.
Ярый, Мөршидә сеңлем, исән-сау бул. Тагын бер тапкыр Яңа ел белән котлыйм.
М. Туфан,
29.12.98.
***
Исәнмесез, Равия!
Козловка кызлары белән хат алыша башладым бит әле картайган көнемдә. Яшь чагымда
кайда йөрделәр икән алар?!
Шаяртуым өчен гафу үтенәм. Сезнең хәлләрнең шаярта торган түгеллеген аңлыйм.
Хатыгызны игътибар белән укыдым. Ләкин һич кенә дә кем икәнлегегезне чамалый алмадым.
Әби-бабагызны, әтиегезне белгәч, йә безнең авылдан, йә ике Салтыкның берсеннән, йә
Даныштандыр инде.
Миңа күңелгә ятышлы сүзләр язуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә дә шундый сүзләр генә ишетергә
язсын.
ӨМЕТ ХАТЛАРЫ
6* 161
Мин Сезнең барыгыз өчен дә борчылам. Юк вакытымны бар итеп, сезнең хатларга җавап
бирергә тырышам. Беләм, сез кем генә дип аталсагыз да кешеләр. Кеше һәрвакытта да җылы
сүзгә мохтаҗ. Мин Сезгә адәм рәтле киләчәк телим.
Китап мәсьәләсенә килгәндә, мин бит шигырьләр язмыйм, пьесалар гына язам. Сез шигырь
җыентыкларымны сорагансыз.
Шигырьләр язуыгыз яхшы. Яныңда күңелеңне ачып сөйләшерлек кешең булмаганда, иң
яхшы дәва — шигырь, жыр язу, шигырь белән сөйләшү. Кәгазь битенә җаныңда йөргәннәрне
язып куясың да җиңеләеп китәсең. Ул юанычыгызны ташлый күрмәгез.
Әлбәттә, Сез язган шигырь камил үк түгел, әмма ул ихластан язылган. Иң элек үзегез язган
үзегезгә кадерле булырга тиеш.
Сезгә иң изге теләкләр теләп, Туфан Миңнуллин.
М.Туфан,
10.01.99.
***
Исәнмесез, Мөршидә!
Бер конвертка салынган ике хатыгызны алдым.
Мин Сезнең бүгенге хәл-халәтегезне аңлыйм. Җанның ашкынып көтүен кичерү җиңел
нәрсә түгел. Көтә белү өчен нык сабырлык, көчле ихтыяр кирәк. Без еш кына көтә белмәү
аркасында ялгышлыклар эшлибез.
Минем «Кулъяулык» дигән пьесам бар. Шунда төп персонаж болай дип җырлый:
Бәхет гөле чәчәк ата
Көтә белгәннәргә генә —
Кылдан нечкә сират күперен
Үтә белгәннәргә генә.
Янә дә тагын халыкта
Әс-сабыр — Рахман,
Бис-сабыр — Шайтан, — дигән сүзләр бар.
Боларны язуым шуның өчен: бәргәләнмәгез, кабаланмагыз.
Мин белештем — 26 гыйнварда Ярлыкау комиссиясенең утырышында Сезнең үтенеч
карала. Мин тырышачакмын. Нык тырышачакмын. Комиссия утырышы алдыннан эшегез
белән танышырмын. Өстән-өстән генә белешкән идем, сөйләшү җиңел булмаячак. Әмма мин
шуны беләм: мин ярдәм итәргә тиеш, калганы Сезнең эш.
Кызык кына халәттә әле үзем дә — әйтерсең лә 26сында минем язмыш хәл ителә.
Хәерлегә булсын, дип хатымны тәмамлыйм.
Сабырлык теләп, Туфан абыең.
19 гыйнвар, 99 ел.
***
Исәнмесез, Равия!
Фотокарточкалы хатыгызны алдым. Балаларыгыз шундый да чибәрләр. Карадым да күз
тимәсен, тьфү, тьфү, дип куйдым. Бәхетләре булсын иде инде, Ходаем.
Хатыгызны укыдым да, шундый төпле фикер йөртә белгән, шигырьләр язарлык күңел
байлыгы булган кеше ничек ялгышкан икән, дип уйлап куйдым. Язмыш микән инде ул? Хәерле
була күрсен ахыры.
Әйе, мин әниегезне дә, бабагыз-әбиегезне дә беләм. Без балачакта әниегез җңткән кыз иде
инде. Безнең урамның бала-чагасы бабаларыгызның өендә еш була иде. Бигрәк тә кыш көннәре.
Зәйнәп апаның энесе Габделхәйне беләм, тагын бер энесенең исеме хәтердән чыккан. Күп
вакыт узган шул.
Әниегез белән сөйләштек. Аңа мин нәрсәдер вәгъдә итә алмадым. Эшнең асылын белмәгән
килеш нидер вәгъдә итеп булмый. Әгәр дә ярдәм итү минем кулымнан килерлек булса, әлбәттә
инде, барысын да эшләргә тырышырмын.
Ярый, Равия сеңлем, хатны тәмамлыйм. Сезгә сабырлык, өметегезне
җуймавыгызны теләп, Туфан абыегыз.
М.Туфан,
25 гыйнвар, 1999 ел.
***
Мөршидә, сеңлем!
Мин Сезне котлыйм. Ярлыкау комиссиясе әгъзалары Сезгә ышаныч белдерделәр. Безнең
162
карарга Президентның гына кул куясы калды. Исән-сау әтиегез, әниегез, балагыз янына
кайтып җитеп, хәерле гомер кичерергә язсын. Мин дә үз өстемә зур җаваплылык алдым.
Тагын бер котлап, иң изге теләкләр теләп, Туфан абыең.
М. Туфан,
26 гыйнвар, 1999 ел.
***
Исәнмесез, Равия!
Инде ике хатыгызны алсам да, җавап язмый тордым. Сезнең эшне утырышта караганнан
соң ачыклыйсы нәрсәләр бар, диделәр. Киләсе утырышта карарга булдылар.
Миңа да районга кайтып, Тенештә һәм Рудникта булырга туры киләчәк. Бигрәк тә
куркыныч эш эшләнгән шул. Хәерле булсын.
Кулымнан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышырмын. Булдыра алмаганымны эшләргә
алына алмыйм инде, Равия.
Сезгә сабырлык, түземлек теләп, Туфан абыегыз.
М. Туфан,
25.02.99.
***
Равия сеңлем, исәнмесез!
Мин Сезгә шатлыклы хәбәр җиткерергә ашыгам: бүген Сезнең эшне карадык һәм Сез азат
ителдегез.
Алдарак мин авылыгызга һәм Рудникка бардым. Зәйнәп апаны, сеңлегезне, балаларыгызны
күрдем. Кызларыгызның «әнине кайтарыгыз» дип өзгәләнүләре җанымны актарды.
Утырышта барысын да сөйләргә һәм үз өстемә зур җаваплылык алырга туры килде. Ходай
хәерле кылсын.
Кайткач, миңа хәбәр итәрсез. Очрашып сөйләшүнең дә зыяны тимәс.
Сезгә иң изге теләкләр теләп, Туфан абыең.
М. Туфан,
25.03.99.
***
Румия сеңлем, исәнмесез!
Хатыгызны алдым. Алуга ук җавап язмавыма ачуланмагыз. Сезгә бит теләсә нинди җавап
кирәк түгел, өметле җавап кирәк.
Ә Сезгә ни дә булса вәгъдә итәргә минем мөмкинлекләрем Сез уйлаганча ук зур түгел.
Хатыгызны кат-кат укып чыктым. Хәлегезне, билгеле инде, аңладым, хәтта язганнарга
ышандым да шикелле. «Шикелле» сүзен нигә язганымны төшенәсездер дип уйлыйм — аны
шәрехләп тормыйм. Әлбәттә инде, Сезгә һәм Сезнең кебекләргә ярдәм итәсем килә. Сез
(хатын-кызлар) — бу шактый ук мәгънәсез тормышның корбаннары. Сез терәксез,
яклаучысыз калдыгыз. Еш кына илдә эшләнгән җинаятьләр өчен җәзасын Сез аласыз.
Ничек ярдәм итәргә икән Сезгә? Әйдәгез, мин белгән юл белән эш итеп карыйк. Ягъни
мәсәлән, Сез үзегез Татарстан Президентына ярлыкауларын (помилование) сорап үтенеч
языгыз. Сезгә балаларыгыз һәм туганнарыгыз да кушылса, яхшы булыр.
Шуннан Сезнең үтенечне Ярлыкау комиссиясе карар. Мин ул комиссия члены буларак,
Сезгә ярдәм итүләрен сорармын, аңлатырга тырышырмын. Әлбәттә, Сезгә ярдәм итү өчен,
Сезнең үзегез зиндан дип аталган җирдә тәртибегез яхшы булырга тиеш. Андагы
җитәкчеләрнең Сезнең турында язган сүзләре гел әйбәт кенә булса, Сезне яклавы җиңелрәк
булачак.
Менә әлегә шундый җавап. Тагын хат язарга теләсәгез, языгыз. Сезнең белән бергә, Сез
күрсәткән адрес буенча кызларыгызга да хат язам, бәлки очрашып сөйләшербез.
Изге теләкләр теләп,
М.Туфан, 8.06.99 ел.
***
Исәнмесез, Рания һәм Ләйсән!
Бу хатны Сезгә Татарстан халык депутаты, язучы Туфан Миңнуллин яза. Мин әниегездән
хат алдым. Ул Сезнең адресыгызны җибәргән. Безгә күрешеп сөйләшергә кирәктер. Әгәр
теләсәгез, миңа түбәндәге телефон белән шалтратыгыз — 36-6470. Ул минем эш урыным —
Дәүләт Советы телефоны. 38-49-56 белән өйгә дә шалтырата аласыз.
ӨМЕТ ХАТЛАРЫ
6* 163
Изге теләкләр теләп,
М.Туфан,
8.06.99.
***
Исәнмесез, Румия!
Хатыгызны алдым. Бик кызыклы хат, уйландыра торган хат. Мин шактый тоткыннар
белән сөйләшкәнем, хатлар алышканым бар. Аларның барысында да диярлек бер уртак
сыйфат күрәм: бөтенесе акыллы, төпле фикер йөртә. Бик күпләре философлар. Ахмак, аңгыра
тоткынны очратканым юк.
Менә шуннан соң уйландыра — шундый акыллы фикер йөртә алган кеше ничек анда барып
эләгә? Төрмәнең нәрсә икәнен белү өчен төрмәгә барып эләгү мәҗбүри түгел ләбаса.
Сез дөрес әйтәсез, мин — язучы кешене кешеләр язмышы, бигрәк тә адашканнарның,
кызыксындыра. Ләкин ул турыда, ягъни тоткыннар тормышы турында, язарга алыныр өчен,
ул тормышның бик күп нечкәлекләрен белергә кирәк. Әгәр теләсәгез, әйдәгез, бергәләп язабыз.
Сез миңа үзегез аралашкан, үзегез сөйләшкән, үзегезне уйландырган язмыш ияләре турында
язып торыгыз. Материал җыелсын, бәлки шуннан берәр әсәр дә туар. Болай эшләүнең Сезгә
дә файдалы тагын бер ягы бар: эш белән мәшгуль булып, вакытның үткәнлеге әлләни сизелмәс.
Һәрхәлдә, күңелдә, җанда туган төрле ямьсез уйлардан арынып торырга ярдәм итәр.
Хатларыгызга караганда, Сез — уйлый белүче кеше. Русча укыган булсагыз да, телегез
килешле.
Инде Сезнең турында. Әйе, ярты ел көтәргә кирәктер. Монда характеристикага бик
игътибар итәләр. Ялгышмаска тырышыгыз.
Кызларыгызга хат язган идем, әниегез шалтыратты. Без тагын бер шалтыратышып
очрашырга сөйләшкән идек, ул шалтыратасы көнне мин командировкага киттем. Шуннан
бирле хәбәре ишетелми. Ә мин аның телефонын белмим.
Менә шундый хәлләр.
Сезгә исәнлек-саулык, сабырлык теләп, Туфан абыегыз.
М.Туфан, 28
июнь. 1999.
***
Хөрмәтле Минвәли Галимович!
Әлеге хатны язучы кеше — Туфан Миңнуллин, беләсездер андый кешене. Хат язуымның
сәбәбе — әлеге дә баягы Сезнең кызыгыз Мөршидәнең язмышы өчен борчылу инде. Нигәдер бер
хәбәре дә юк. Эшләгән урынында да берни белмиләр. Китте дә югалды, диләр. Югыйсә, мин үз
өстемә зур җаваплылык алып, аны эшкә урнаштырган идем. Мөршидә үзе дә сөенеп туймаган
иде. Ни булды икән? Уйга әллә нинди шикләр килә. Ходай саклый күрсен.
Бәлки Сез берәр хәбәр бирерсез. Бәлки Мөршидәгә әйтерсез. Ни булганын миңа хәбәр итсен
иде.
Сезгә исәнлек-саулык, сабырлык теләп, М. Туфан.
19 август. 99 ел.
ӨМЕТ ХАТЛАРЫ
164
***
Исәнмесез, Румия!
Бүген Ярлыкау комиссиясенең утырышы булды. Җитмештән артык үтенечне карадык.
Арада хатын-кызлар да шактый. Ул утырышлардан соң миңа бик авыр була. Кешеләргә
ышанычым кими. Бу — бик начар нәрсә. Әгәр дә кеше үзе кебек үк кешеләргә ышанмый башлый
икән, аның күңеле катылана, миһербансызга әйләнә. Ә каты күңелле, миһербансыз кешеләр
җир йөзендә күбәйсә, яшәүнең мәгънәсе калмый. Язучы кешеләргә каты күңелле булырга
ярамый, ул кешеләргә ышанырга тиеш. Бәр кешедә иң яхшы сыйфатларны эзләп табарга һәм
аны бүтәннәргә сөйләргә тиеш.
Менә Сез миңа ышанып хат язасыз, һәм ничек инде мин Сезгә ышанмаска тиеш. Мин
ышанып, Мөршидә Галимова һәм Җамалиева Равиягә өйләренә кайтырга ярдәм иттем. Хәзер
инде алар өчен борчылып яшим, тагын абынмасалар ярар иде инде, дим. Сезнең өчен дә
борчылам мин. Шуңа күрә дә юк вакытымны бар итеп, Сезгә хат язам. Сез бит адәм баласы.
Сезнең дә бәхетле булырга хакыгыз бар. Әгәр дә җир өстендә бер генә кеше бәхетсез икән,
димәк, тормыш камил үк түгел. Хатын-кыз өчен бәхет төшенчәсе икенче төрлерәк: алар
бәхетнең кадерен ирләргә караганда күбрәк аңлыйлар, бәхетсезлекне авыррак кичерәләр.
Вәгазь укый дип ачуланмагыз инде, бәгырькәем, зинһар, өметегезне югалтмагыз. Әнә
үзегезгә бик кирәкле һәм файдалы шөгыль тапкансыз. Уйланырга мәҗбүр итә торган шөгыль.
Уңышлар телим үзегезгә.
Әгәр хат язарга теләгегез бар икән, кыенсынмагыз, языгыз. Әгәр минем хатларым Сезгә
ниндидер җиңеллек китерә икән, җавап язармын.
Мин беләм: Сездә тормыш шартлары бик кырыс. Сезнең йортта яшәүнең үз тәртибе, үз
кануннары бар. Мондагылар андагыларның хәлен бик аңларга тырышсалар да, аңлап бетерә
алмыйлар. Ләкин барыбер анда да, монда да кешеләр яши. Кешелегеңне саклау монда да җиңел
түгел. Ләкин тырышасың, бүтәннәр белән дә, үз-үзең белән дә көрәшәсең.
Сезгә мин сабырлык, түземлек, исәнлек-саулык телим.
Туфан абыең Миңнуллин.
М. Туфан,
19 август, 1999 ел.
***
Румия сеңлем!
Хатыгызны укып чыгуга ук җавап язам. Чөнки ул миңа бик нык тәэсир итте. Бич кенә дә
арттырмыйча әйтәм: Сездә язучылык сәләте бар. Әгәр дә электән үк бу эш белән мавыккан
булсагыз, инде остарып җиткән булыр идегез. Хәзер дә әле соң түгелдер. Ничегрәк язарга дип
мин Сезне өйрәтергә алынмыйм, күңелегез ничек куша, шулай языгыз. Сездә күзегез күргәнне
язучыларча сурәтләү, колагыгыз ишеткәнне язучыларча эшкәртү сәләте булса, аны язып
күрсәтү осталыгы гына җитенкерәми. Әмма бу — яза-яза килә торган осталык.
Биюченең күлмәге
Бии-бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии-бии остара, — дигән жыр бар.
Язуыгызны дәвам итегез. Әйткәнемчә, ул шөгыль Сезнең бик үк ямьле булмаган
тормышыгызда юаныч та булыр, аннан соң, кем белә, бәлки аларны бастырып та булыр.
Үзем исән-сау. Тик менә Мөршидәнең эзен югалттым әле. «Дулкын»нан киткән, хәбәр
бирми. Хәерле булсын.
Иң изге теләкләр теләп, Туфан абыең.
М. Туфан.
28.09.99.
***
Исәнмесез, Румия!
Получил Ваше письмо, написанное на русском языке. Я уж буду писать на своём. У меня
ни от кого никаких секретов нет. Тем более там у вас переводчики найдутся.
Беренчедән, мин Сез биргән телефон аша апагыз белән сөйләштем, киңәшләремне бирдем.
Ул Президент исеменә үтенеч язарга булды. Ләкин бер нәрсәне белеп торыгыз: әгәр дә
администрациянең Сезнең турыда (фикере уңдй булмаса, Ярлыкау комиссиясе үтенечне
165
карамый. Тәртибе шундый.
Аннан соң, Сез минем хатны алмадым, дигәнсез. Миңа Сезнең соңгы хатыгыз 27
сентябрьдә килде, мин аңа җавап яздым. Бәлки барып җитмәгәндер.
Тагын ниләр языйм? Мөршидә югалды. Кайда нишләп йөргәнен әтиләре дә белми. Шуңа
күрә минем бераз кәефем дә китте. Бушка вакытымны әрәм итәмдер кебек. Югыйсә, укып
жыларлык хатлар яза иде. Мин, әлбәттә, кулымнан килгәнчә кешеләргә ярдәм итәчәкмен.
Әмма ул ярдәмнең кешеләргә кирәкмәгәнен күрү күңелгә бик авыр тәэсир итә, бүтәннәргә дә
ышанмый башлыйсың.
Менә шундый хәлләр. Исәнлек-саулык, җиңеллек телим Сезгә.
Туфан абыегыз.
М. Туфан.
9.12.99.
***
Исәнмесез, Румия!
27 декабрьдә язган хатыгызны алдым. Котлавыгыз өчен рәхмәт. Яңа ел яңалык алып
килсен иде инде — хәерле яңалык.
Иң беренче сүзем: нинди генә хәлләр булса да, кешеләргә ышанудан бизмәячәкмен. Шул
исәптән Сезгә дә ышанам. Чөнки кеше өчен иң зур фаҗига — кешеләргә ышанмый башлау.
Шулай булгач, борчылмагыз, Сезне азмы-күпме бәхетле итәр өчен тырышачакмын. Калганы
үзегезнең кулыгызда.
Әйе, Мөршидә минем ышанычны акламады. Беркөн чыннан да аны телевизордан
күрсәттеләр. Милиция бүлегендә. Кулга алганнар. Икенче көнне шул милиция бүлегенең
телефонын табып шалтыраттым. Имзасын алып, өенә җибәреп тордык, диләр. Шуннан
башкасын белмим. Аны, кызганычка каршы, өйләрендә дә бик көтмиләр иде инде. Әти-
әнисенең күңелләре кайткан. Минем аны күрәсем килә. Аңа бер генә сорау бирергә телим:
бәгырькәем Мөршидә, миңа хатлар язганда, ниләр уйлап яздың һәм картлыгыңны ничек күз
алдыңа китерәсең?
Минем аңа да ышанасым килә. Бәлки Ходай Тәгалә күңеленә иман иңдерер дә упкынга илтә
торган юлдан читкә борылыр бу Алла бәндәсе дип уйлыйм. Урамда таушалып беткән, хатын-
кыз кыяфәте генә түгел, адәми зат кыяфәте дә калмаган, яшенең ничәдә икәне дә билгесез
хатыннарны күрәм дә җаным сыкрана. Алар арасында татар карчыклары да аз түгел.
Мин Сезнең кулъязмаларыгызны укып, жыеп барам. Хатларыгызның да миңа килеп
җиткәннәре бергә теркәлеп куелган. Язганым да булгандыр, Сез — фикерле кеше, фикерегезне
язып та аңлата беләсез. Кызганычка каршы, безнең булган, уңган кызларыбыз абына. Дөньясы
да, күрәсең, уңганнар өчен түгелдер. Һәрхәлдә, мин Сезгә изгелек кенә телим. Нинди генә хәлләр
булса да, үзегезне саклап калырсыз дип өметләнәм. Кызганычка каршымы, бәхеткә каршымы,
кеше гомерен икенче бер кеше яши алмый, үзеңә яшәп бетерергә туры килә.
Озынрак та яздым бугай. Кешеләрне бәхетле итеп күрәсе килгәннән языладыр инде.
Хатымны тәмамлап, Сезгә исәнлек-саулык, өметегезне өзмәвегезне телим.
Туфан,
М.Туфан,
12.01.2000