Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЛМӘТ СӘХНӘСЕНДӘ ТУФАН ӘСӘРЛӘРЕ

70 еллык тарихка ия Әлмәт Татар дәүләт драма театрында танылган драматург Туфан Миңнуллинның 11 әсәре сәхнәләштерелгән. 1965 елда беренчеләрдән булып режиссёр Гали Йосыпов аның «Күрше кызы» драмасы буенча «Очканда, кагынганда» спектаклен куя. 1970 елда Зәкия Туешева «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясен сәхнәләштерә. Татар театрлары
Туфан Миңнуллин белән беренче очрашу 1976 елда булды. Безнең театр Туфан аганың «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклен куйды. Биредә Рифкат Исрафилов миңа Илгиз Туктаров ролен бирде. Бу роль шунысы белән истә калды: әлеге рольгә мин иҗади яктан килдем, монда харак-терлы образ тудырырга кирәк иде. Әлеге образ өстендә эшләп, артист
111
репертуарында даими «кунак» булган әлеге спектакль Әлмәт театрында камалларныкына караганда да иртәрәк пәйда булды. Казан тамашачысы Марсель Сәлимҗанов куйган комедияне тәүге тапкыр 1972 елда күрде. Ә әлмәтлеләр исә режиссёр Зәкия Туешева сәхнәләштергән тамашаны ике елга иртәрәк алкышлады.
— Ул спектакльне тамашачы бик яратты. Шуңа күрә озак еллар уңыш белән барды сәхнәдә, — дип искә ала Әлмәт театрының легендасы Зәкия Туешева. — Җитмешенче еллар ахыры. Безнең театр Казанга гастрольгә җыена. Баш режиссёр Гали Хөсәенов репертуар туплый. Камал сәхнәсендә барганга, «Диләфрүз»не алмаска булдык. Шулай тиеш иде. Ләкин безнең киләсен ишеткән драматург Туфан Миңнуллин, миңа шалтыратып, спектакльне гастроль репертуарына кертүне сорады һәм үзе үк кертү-кертмәү проблемасын хәл итте дә. Бик ошатты ул безнең «Диләфрүз»не.
Егерме сигез елдан соң комедия театр репертуарына Илдар Хәйруллин куелышында «Әрәмәлек кияүләре» исеме белән кайтты. Төрле буын театр сөючеләр яратып өлгергән ике пәрдәлек музыкаль комедия Әлмәт Татар дәүләт драма театры афишаларында 2015 елда янә пәйда булды. Бу юлы аны режиссёр Нәфисә Исмәгыйлева һәм театр яшьләре яңартты.
Туфан абыйның Әлмәт сәхнәсенә өч тапкыр «кайткан» тагын бер әсәре — балалар өчен «Авыл эте Акбай» әкияте. 1993, 2002 елда аны сәхнәгә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев куя. Ә 2012 елда режиссёр Гүзәл Акбердина (Әбүшаһманова) кабат сәхнәләштерде.
— 2010 елда театрда Туфан аганың 75 яшьлек юбилеен уздырдык. Котлаулар, хатирәләр, аның әсәрләреннән өзекләр күп булды. Ул вакытта «Авыл эте Акбай» әкияте өзегендә Бәрәнне яшь артистка Эльмира Яһудина башкарды. Туфан ага аның уенын бик яратып, балаларча ихлас сөенеп, актрисаның пластикасына таң калып, рәхәтләнеп көлеп караган иде. Әкиятнең Әлмәт сәхнәсенә өченче тапкыр кайтуына драматургның шундый самими реакциясе дә этәргеч булгандыр. Нәкъ шул вакыттан без дә театрга яшь тамашачы әзерләү хәстәренә керештек, — дип Туфан ага белән бәйле истәлекләрен барлый театр директоры Фәридә Исмәгыйлева. — Әлмәт театрында балалар өчен спектакльләр булмады түгел. Әмма театр киләчәген күз уңында тотып, үз тамашачыбызны әзерләү өчен, биш ел элек максатчан эш башладык. «Туфан мәктәбе» проекты шул бурычны күздә тоткан башлангычның берсе.
Туфан ага халкыбызның намусы булса, аның исемен йөрткән проект — ул тел, әдәбият, татар һәм театр дөньясы. Анда матур итеп сөйләшергә, Туфан Миңнуллин иҗаты белән танышырга, үзеңә сәхнәгә чыгып уйнарга мөмкинлек тудырылды. 2012 елның 14 маенда Т.Миңнуллинның «Акбай һәм сарык малае» әкияте премьерасы белән «Туфан мәктәбе» проектын тәкъдир иттек. Залга проектта катнашырга теләгән балалар җыелган иде. Уку елы башыннан шәһәрнең 10 мәктәбенең 10 төркемендә театр дәресләре башланды. Артистлар балаларны актёрлык осталыгына өйрәттеләр. Бер ел дигәндә аларның һәммәсе Туфан абый әсәрләрен сәхнәләштереп, тамашачыга күрсәтте . «Туфан мәктәбе» проекты эшендә драматург үзе дә катнашыр дип уйлаган идек. «Шәп уйлагансыз. Киләм», — дип вәгъдә дә иткән иде. Әмма тәкъдир итүгә санаулы көн кала кайгылы хәбәр килеп иреште. Проект белән бәйле эшләрне Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышладык .
Дөньяны ихласлык коткарыр
— Туфан абый белән Әлмәттә дә, Казан гастрольләрендә дә очрашып тордык. Күрешкән саен сөйләшми, әдәбият, милләт, театр турында фикерләшми калмадык, — дип дәвам итә Фәридә Исмәгыйлева. — Шундый очрашуларның берсендә ул,
фәлсәфи уйларына нокта куеп: «Дөньяны бит матурлык түгел, ихласлык коткарыр»,
— дигән иде. Ул мең хаклы. Ихласлык юк бит: бер төрле уйлыйбыз, икенче төрле сөйлибез, ә гамәлләребез бөтенләй башка... Ә Туфан ага үзе ихлас шәхес иде. Аның Әлмәт театрын яратуы ихлас иде. Без моны һәрвакыт сизеп яшәдек. Ул аңа хәтта «зат (җенес)» ярлыгы да такты. «Әлмәт театры — хатын-кызлар театры. Аңа элек- электән хатын-кызлар баш булды, театрны гүзәл затлар танытты», — диде.
Казан гастрольләре вакытында «Монда тудык, монда үстек» спектаклен янәшә утырып карадык. Бик яратып тамаша кылды ул аны. «Эх, әйбәт бу спектаклегез»,
— дип утырды. Әлмәт театрында Фаил Ибраһимов куйган «Исәнмесез» әсәрен дә 70 яшьлек юбилеенда үзенә күрсәттек.
112
Әлмәт татар дәүләт драма театрының 70 еллык юбилеена багышлап чыгарылган китапта драматург Туфан Миңнуллинның театр эше турында сокланып әйткән шундый сүзләре бар: «Бу көннәрдә без бик зур шатлык кичерәбез, Әлмәт театрының иҗади яктан яңадан тууына без шаһитбыз. Әлмәтлеләр безне матур мәгънәсендә гаҗәпләндереп кенә калмадылар, ә бәлки күп нәрсә хакында уйланырга да мәҗбүр иттеләр. Хәзер без үзләренең сәнгатьләренә бернинди ташлама таләп итмәгән коллектив белән эш йөртәбез». Чыннан да, тиздән театр Т.Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле белән бу фикерне тагы бер кат раслый, сәнгать дөньясында үз сүзен яңгыратып әйтә.
«Ай булмаса, йолдыз бар» әсәрен автор Туфан Миңнуллин да, режиссёр Гали Хөсәенов та, төп рольне башкаручы артистка Дамира Кузаева да катлаулы яшәеш тарихы буларак аңлата, аны фәлсәфи гомумкешелек проблемалары төсмерендә чагылдыра. Шул сәбәпле бу спектакль җәмәгатьчелектә киң яңгыраш, югары бәя алды һәм алар өчесе дә 1979 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булды.
Ул бит бу әсәрен махсус Дамира өчен язган. Пермь өлкәсе Барда районына барып кайтканнан соң да шалтыратып: «Дамира Кузаеваның каберенә таш куйдыргансыз икән. Рәхмәт. Мин дә чәчәкләр салып кайттым», — дип илтифатын белдерде. Бу да соңгы сөйләшүләрнең берсе булгандыр.


Ләйләгөл МИНАЕВА,
Әлмәт Татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире