ӘЛМӘНДӘРНЕҢ МУТ КАРАШЫ
Һич көтмәгәндә Туфан Миңнуллин «Робагыйлар» китабы бастырып чыгарган иде. Пьесалар арасында уйнап кына язылган шигырьләр, дип «акланса» да, гомерен шигърияткә багышлаган шактый шагыйрьләрне шомландырды бугай аның әлеге уч китабы. Мин үзем дә сокланып-тәэсирләнеп укып чыккач, бераз шаяртып, болай дип язып куйганмын: «Туфан робагыйларын укыгач, Гомәр Хәйямне кызганып куйдым...»
Робагый — шигъриятнең йөзек кашы, нибары дүрт юлга тыгызланып сыйган, фәкать Шәрыккә генә хас хикмәти акыл һәм хиснең тантана итүе...
Туфан робагыйлары — гашыйк була белү халәтенә, хатын-кызның, пәри зат буларак, әллә нинди батырлыклар, уйламаган ж.үләрлекләр кылырга котырта, очындыра белү сәләтенә мәдхия җырлау. Олыгайган йөрәкнең мәңгелек хисләрне, чәчәк-гөлләргә төрмичә, үз кәефен кытыклап та, дөньядан көлеп тә, ачыктан-ачык, эчкерсез фаш итүе ул. Шигъриятнең төш-үзәге яшәешнең кадер-тәме нәкъ менә шул илаһи хис кабынышыннан ярала да. Ә калганы ... Библиядә әйтелгәнчә: суета сует...
Шигырьләрдәге исерткеч сүз-рәшә тирбәлеше аша хәйран дәртле Әлмәндәр карт, үткен-җете күзләрен кысып, дөнья кызыкларын эзәрлекләп, мут елмаеп карап тора.
ГомәрХәйямробагыйлары бөек шагыйрьләр теле саналган фарсы телендә дөньяга таралган. «Идегәй» кебек үлмәс дастаннар тудырган татар теленең дә шагыйранә бөеклеген күрсәтергә дип, Туфан мәйданга алышка чыккан һәм... билен дә, телен дә, илен дә бирмәслек сүз егәренә ия икәнлеген горуранә раслый алган.
Бәлки әле... Дәверләр үтәр дә... Бу шигырьләрне вакыт агымыннан өскә калкытып, Туфан уйнап кына пьесалар язган арада туган бөек робагыйлар, дип бәя чыгарырлар...
Күңел күген аязлата торган табигый фикер югарылыгына ирешкән бу шигырьләрне елмаеп, рәхәт чигеп укыйсың да, «шәп бит, чукынчык!» дип, иңеңнән еллар йөген кагып төшереп, хыялдагы яшьлек күкрәгенә башны куясың.
Күңелгә — Алтайдан алып Альп кыяларына кадәрге киңлекләрдә айлы дага эзе калдырган шанлы төрки бабаларыбыздан күчкән рух-дәрман, олыгаюны оялтырлык ихтыяр көче, теге дөньяга күчкәч тә хатын-кыз өммәтенә битараф кала алмаган Әлмәндәр мутлыгы иңә: йөрәк тулпарлана, зиһен елгырлана, фикер куәсе йомрылана, күз карашы елдырымлана; көйле сүз аһәңеннән күңел илһамлана... Һәм мин татарның матур олыгая белгән милләт аксакалы Әлмәндәр-Туфан тавышын ишетәм:
Әйдә әле, сүзне шуннан башлыйк, мадам:
Яратылган бит син минем кабыргадан.
Шул кабырга бүген минем җитеп бетми,
Үз урыныңа, бәгырькәем, кер яңадан.