Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кош хокукы кирәк кешегә

Хакны әйтергә дә хокук кирәк,

Әйтим дисәң ярып турысын,

«Птичье право» дигән гыйбарәсе

Искә килеп төшә урысның.
Пава ярып, әнә кошлар оча,

Кош тоткандай яна күзләрең.
Күкне иңләп очкан кошка баксаң,

Искә килеп төшә үз хәлең.
Үз хәлеңне күршеләрдән сора —

Ут-күршеләр яши күршеңдә...

Хакны әйтергә дә хокук кирәк,

Кош хокукы кирәк кешегә.
Ут-күршеләр әнә ут салганнар

Тарихыңа синең, телеңә.
Ничә гасыр тарих пыскып ята, —

Казынабыз бүген көлендә.
Хакны әйтергә дә хокук кирәк,

Хакны әйтүчеләр илдә бер.

Кошлар хокукына ия җаннар

Кеше хокукына иядер.
Ирек яуларга да хокук кирәк,

Сорап алып булмый ирекне.
Кошлар хокукына ия халык —

Бәйсез халык — димәк, ирекле!
Пава ярып, әнә кошлар оча,

Син очасың бары төшеңдә.
Кеше булырга да хокук кирәк,

Кош хокукы кирәк кешегә.