Логотип Казан Утлары
Бәян

ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ

1
Күк йөзендәге бихисап йолдызлар кинәт калтыранып куйдылар да, дәррәү кузгалып өй янына җыйнала башладылар. Яктырак янганнары айның янәшәсенә елышты, тоныграклары читкәрәк урнашты. Арада сабырсызлары да бар — алар кабаланалар, айның өстенә үк менеп утырмакчылар. Ай андыйларны ачулана, этеп җибәрә. Шул чакта миллион очкыннар чыгып галәмгә сибелә.
Ниһаять, барысы да урнашып бетте. Кайдандыр ниндидер көй пәйда булды: чың-чың-чың... Йолдызлар ай тирәли әйләнеп биергә тотындылар. Гаҗәеп бию иде бу. Ай елмая, ай көлә, ә йолдызлар түгәрәк уены уйнап бииләр: салмак кына, ашыкмый гына бер-ике адым ясыйлар да вак-вак атлап йөгереп китәләр, капылт туктап, бер чүгәләп-чүгәләп алалар.
Чулпанның мондый бию күргәне юк иде әле. Шаккатып, таң калып карап торды ул йолдызларның әйлән-бәйләненә. Аларга кушылып биисе, сикерәсе, очынасы килеп китте.
Кызның уен, теләген иң беренче булып Чулпан йолдыз сизде, биюеннән туктады. Бүтән йолдызлар да туктадылар. Чулпан йолдыз, айның каршына очып төшеп, айга болай диде: «Аебыз — кадерлебез, мин беләм, син мине өзелеп яратасың, шуңа күрә үз яныңнан еракка җибәрмисең, миңа да синнән якынрак җисем юк. Күк шаһит, һәр җемелдәвем синең өчен. Бу юлы миңа синең тирәли биемәскә рөхсәт ит. Юк, биисе килмәүдән түгел. Сәбәбе башка. Әнә, күрәсеңме, җирдә — нурларың астында Чулпан исемле кыз сиңа һәм безгә сокланып карап тора. Ул да Чулпан, мин дә Чулпан. Урыннарыбызны алышып торыйк аның белән. Биесен күңеле булганчы».
Ай рөхсәт бирде. Чулпан йолдыз җиргә төште, Чулпан исемле кыз күккә ашты. Йолдызлар аңа кулларын суздылар, ай кызның чәченнән сыйпады. Бию дәвам итте.
Биеде дә соң Чулпан! Биюе шундый рәхәт, шундый җиңел. Аяклар үзләреннән-үзләре галәм көенең ритмына баса, куллар — канат.
Бию кызулыгыннан Чулпан түгәрәкнең уртасына килеп чыгып бер урында бөтерелгәнен дә сизмәде. «Чулпан! Чак кына сабыр ит!» дигән тавыш ишетелде. Кыз туктап як-ягына карады: ай да, йолдызлар да аның тирәсендә әйләнә иде. Чулпанга сабыр итәргә кушучы ай үзе икән, әнә ул тагын кызга эндәште: «Җиргә күз сал», — диде.
Җирдә ике кулын кесәсенә тыгып Иршат басып тора. Башын артка ташлап күккә карый, авызы ачылган, сул күзе кысылган. Бит урталарында, борыны очында һавадагы йолдызлар санынча сипкел.
Кинәт кенә әллә ни булды Чулпанга. Йөзе җитдиләнде, күзләре моңсуланды, шашып биюен онытты — хәрәкәтсез калды. «Ни булды аңа?» — дип сорадылар йолдызлар. «Кызның йөрәгендә мәхәббәт дигән олы хис кабынды, Чулпан олыгайды, ул үз гомерендә беренче тапкыр чын-чынлап гашыйк булды», — дип җавап бирде ай.
Чулпан уянып китте. Ни эшләгәнен белештермичә, урыныннан сикереп торды, тәрәзә янына барды. Тышта таң атып килә. Ә Иршат кайда? Әле генә шунда басып тора иде ич. Нигә качты? Тәрәзәне ачып бакчага карады Чулпан. Иршат алмагачлар арасында да юк иде. Тукта, нигә эзли соң әле Чулпан шул Иршатны? Кем соң әле ул
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
64
Иршат? Нигә кирәк ул? Мәктәптә күреп тә җан бизгән. Каршыга килеп баса да, сул күзен кысып, мыскыллаган сыман карап тик тора. Кит дисәң дә китми, әйткәнеңне ишетми дә. Этеп җибәргәч кенә ике кулын кесәсенә тыгып, ашыкмыйча, сызгырынып китеп бара. Бит урталары, борын очы тулы сипкел.
Чулпан урынына барып ятмакчы иде. Еракта-еракта, таң сызылып килгән офыкта Иршатны күреп туктап калды. Сул күзе кысылган, ике кулы кесәдә, бит урталары, борын очы тулы сипкел. Үзе: «Мин дә сине бик яратам, Чулпан», — дип кычкыра.
Офыкта, әлбәттә, кысылган күзле, сипкелле Иршат юк иде. Яратам дип тә кычкырмый иде. Чулпанга гына күренде ул. Яратам дигән сүз Чулпанга гына ишетелде. Аңа бу иртәдә уналты яшь тулган иде.
(Ризван Маликовның хикәясеннән өзек).
2
Хат башы — яз каршы
Мәхәббәт ул саф була,
Мәхәббәт ул бер генә була.
Ризван балакаем, күктәге йолдызлар, судагы балыклар санынча күптән- күп, чуктин-чук сәламнәр җибәреп калам. Исемеңнең Ризван икәнен беләм. Фамилияң хәтердән чыккан инде, Чулпаннан сорадым да ул әйтеп бирде. Чулпан — ул безнең бик акыллы кызыбыз. Мин инде үзем Сөембикә атлы булам. Атлы дигән сүз исемле дигән сүз була инде, Ризван балакаем. Мин инде бик олы карчык, тешләрем дә юк инде хәзер, ипинең дә йомшагын гына ашыйм. Катысын Чулпанга бирәм. Чулпан ашамаса, суга салып җебетәбез дә казларга-тавыкларга чыгарып салабыз. Үзем салам инде. Чулпанга әйтәм дә чыгарып сал шул җебегән ипине казларга-тавыкларга дип, дәрес әзерлисем бар ди. Тыңлаусыз бала безнең Чулпаныбыз. Мине түгел, әтисен, әнисен дә бик үк тыңламый. Ә мин аның әбисе булам инде. Әтисенең әнисе. Синең хәлләрең ничек соң, балакаем? Чирләмисеңме? Эчең-башың авыртмыймы? Дус-ишләрең исән-саулармы? Үзләренә күп иттереп сәлам әйт инде. Мөслим районыннан Ишем авылындагы Сөембикә әбидән сәлам диген. Мин сиңа әби тиештер инде. Бик алай карт күренмәгән идең сәхнәдән. Чулпан да әйтеп торды, син Ризван абыйга әби тиеш буласың, диде. Ул әйткәч, дөрестер. Минем үземнең, балакаем, күзләрем дә бик әйбәт күрмиләр шул. Энәгә җепне дә Чулпан кызым саплап бирә. Бик тә, бик тә игелекле бала үзе ул яктан. Сиңа хат язырга да күзем күрми, Ризван балакаем. Күршедәге Алсу атлы кызга әйтеп торып яздырам. Чулпанга әйткән идем дә, Ризван абыеңа хат язып бир минем өчен дип, тыңламады, хәерсез.
Әйтергә дә онытканмын, хәтерем начарланган. Син мине белмисеңдер дә әле, Ризван балакаем. Язучылар җыелышып килдегез бит күптән түгел генә Мөслимгә? Шунда мине дә алып барган иде Чулпан. Мөслимнең үзенә түгел инде. Безнең авыл бәләкәй. Бәләкәй булганга, аңа артистлар килми. Артистлар карарга колхоз үзәгенә — Балтач авылына барабыз. Шунда алып барды Чулпан. Анда син дә бар идең, балакаем. Бөтен язучыларның уртасында утырдың. Язганыңны укыдың безгә. Бүтәннәр шигырь укыды, син хикәя укыдың. Укыганың миңа бикләр дә ошады инде. Чулпанга да ошады. Әйттем әле шунда Чулпанга, менә алар кебек бул, дидем.
Бу хатны язганым шуның өчен, Ризван балакаем, Чулпанга матур итеп хат язмассыңмы икән, акыл өйрәтеп яз әле шуңа. Менә әле гәҗиттән синең язганыңны укыды Чулпан. Аның исемен әйтеп язгансың. «Чулпан таңны уята» дигәнсең. Әбиләр өчен язылган хикәя инде менә, каплаган да куйган. Укып еладым. Яшь чакларым искә төшеп китте. Шул инде, безнең заман инде, безнең заман. Хәзерге яшьләрнең бүтәнрәк шул. Алар икенче төрлерәк. Чулпан да шулай ди, хәзер алай түгел ди. Ничек икәнен үзе дә белми, балакаем. Бигрәкләр дә яшь шул әле, балакаем, унбише тулып,
ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ
3.* 65
уналтынчыга гына чыкты. Быел, Алла боерса, сигезенчене бетерә. Укуы әллә ни куандырырлык түгел түгеллеккә. Тик зиһенле бала. Бер дә генә белмәгәне юк. Унны укып бетерәм шул дип йөри үзе, институтка керәм, ди, синең сыман язучы булам, ди. Кем белә инде анысын. Үзе болай шигырьләрне бик оста яза. Кайсыберләрен миңа кычкырып та укып җибәрә. Әтисенә, әнисенә укымый, миңа гына укый. Әтиләре, әниләре өйдә юк чакта. Яныма килә дә: «Әби шигырь укыйммы?» — ди. «Укы, балакаем, укы», — дим. Шуннан укый. Болай үзләре ярыйсы кебек. Гәҗиткә басырлыклары да бар сыман. Язучы абыеңнарга күрсәт, дим. Мин аларны белмим бит ди. Ризван абыеңа җибәр, дим. Ул мине белми, ди. Соң, мин әйтәм, кулыңда китабы бар Ризван абыеңның, «Чулпанга! Бәхетле бул». Ризван Маликов», — дип язылган китабы, дим. Белмәгән кешегә шундый сүзләр язалармы, дим. Ул миңа гына түгел, бөтенебезгә дә шулай язды, ди. Ничек инде барыбызны да хәтерләсен, ди. Хәтерлисеңдер дә әле, Ризван балакаем. Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле кыз инде. Класстагы малайлары аңа чибәр дип әйтәләр ди, иптәш кызлары көнләшәләр ди.
Ризван, балакаем, сиңа хат язуым шуның өчен, син Чулпанга, шигырьләреңне миңа җибәр, дип хат яз. Оялма, диген. Син, диген, мин язганнарны яратып укыйсың икән, диген, үзең язганнарны да мин укып карыйм әле, диген. Минем шигырь язганымны кайдан беләсең, дип хат язса, әбиең әйтте, диген, ярыймы? Чулпан үзе җибәрәсе шигырьләрне көтәргә бик озак дисәң, мин сиңа аның бер шигырен дәфтәреннән күчертеп алып җибәрәм.
Сорау бирдем бу дөньяга —
Ике генә сорау бары:
Нигә кара кара карга?
Сандугачкай нигә сары?
Дөнья миңа җавап бирде:
Сандугачкай шуңа сары — Тавышыннан төскә күчкән Сагышлары, моңы, зары.
Дөнья миңа җавап бирде: Шуңа кара кара карга — Көнләшүдән кара көйгән Сандугачның моңы барга.
Ярый, Ризван балакаем, сау булып тор. Саулык сиңа да кирәктер. Ничә яшьтә инде үзең? Кирәк инде, яшьләргә дә картларга да кирәк саулык. Хат яз, яме. Миңа атап та яз, Чулпанга да яз. Хатны язучы Ишем авылыннан Сөембикә карчык дип белерсең.
20 сентябрь, 1970 ел.
3
— Сөембикә әби, саумысез? Хатыгызны алдым, рәхмәт. Рәхмәтем шуның өчен, Сөембикә әби, мине хәтерләп калгансыз. Янә дә тагын шуның өчен, оныгың Чулпанга акыл өйрәтеп хат язу эшен ышанып тапшыргансыз. Белмим шул, ничек итеп мин ул кара күзле, кара кашлы кызга акыл өйрәтә алырмын икән. Бигрәк тә читен эш бит ул читтән торып акыл өйрәтү. Кем белә, бәлки ул миннән дә акыллырактыр. Үзегез үк язгансыз — Чулпан безнең бик акыллы кызыбыз, дигәнсез. Әнә мин язган этюдны да тәнкыйтьләп ташлаган. Бәлки ул хаклыдыр да: хәзерге унбиш яшьлекләр икенче төрлерәктер, бездән аерылып торалардыр. Мин үзем дә, әлбәттә, хәзерге яшьләр дип сөйләрлек дәрәҗәдә үк өлкән түгел, шулай да егерме яшь аерма бүгенге заман өчен шактый. Күп нәрсәләрне аңлап бетермәвем табигый. Сезнең турыда әйтеп тә тормыйм, безнең балачак авыррак елларга туры килде — сугыш вакыты. Әниләрнең безне кочакларына алып иркәләргә вакытлары юк иде, азып-тузып китсәк, тузаннарыбызны каккаларга әтиләрнең каешлары да үзләре белән фронтка киткән иде.
Чулпаныгыз — икенче заман кешесе. Шуңа күрә, мин язганны ошатмавына аңа үпкәләмим. Мин бер нәрсәгә сөенәм: Сөембикә әби, шигырьләрен Чулпан сезгә укый
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
66
икән — димәк, ул Сезгә ышана. Минемчә, бу — зур бәхет. Сезнең өчен дә, аның өчен дә. Ә шигыре Чулпанның миңа ошады. Мин, билгеле, үзем шигырь язучы, ягъни шагыйрь түгел. Аңа болай яз, тегеләй яз дип киңәшләр бирергә куркам. Шулай да шагыйрьләр янында йөргән кеше буларак, әз-мәз аңлыймдыр. Аңламасам да, күңелем белән тоям, сизәм. Ул шигырьнең Сезгә ошавына да куанам. Сез — шигырь җанлы кеше, Сөембикә әби. Чулпанның ни чаклы шигырьләре арасыннан шунысын, иң әйбәтен күчереп җибәрүегез куанычлы. Мин аны шагыйрьләргә күрсәтермен. Тик аларга күрсәткәнче үк Чулпаныгызның әбисе шикелле шигъри күңелле кыз икәненә ышанам. Аңа уңышлар телим. Киләчәктә дә күңеле сүрелмәсен иде, бәхетле булсын иде. Кызганычка каршы, мин аңа китап бүләк иткәнемне хәтерләмим. Ләкин, бәхетле бул, дип дөрес язганмын. Тагын бер кат оныгыгыз бәхетле булсын, Сөембикә әби, дип кабатлыйм. Әйтегез үзенә, тыңлаусыз бала булмасын. Әти-әнисенең сүзен тыңласын, яхшы укысын. Чын шагыйрь булыр өчен күп укырга да кирәк.
Сезгә хат язарга булышкан өчен күршегездәге Алсу атлы кызга минем исемнән рәхмәт әйтегез. Ул да Чулпан кебек үк бәхетле булсын.
Ярый, Сөембикә әби, хатымны тәмамлыйм. Сезгә озын гомер, саулык- сәламәтлек теләп,
Ризван Маликов
1 октябрь, 1970 ел.
4
— Исәнмесез, Ризван Фаилович. Шулай дип язганга гаҗәпләнмәвегезне үтенәм. Сезнең әтиегезнең исемен китабыгызның соңгы битеннән укып белдем. Мин үзем Чулпанның әнисе — Кәримуллина Фәһимә Закировна, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам. Сезгә минем әнкәй, Чулпанның әбисе хат язган икән. Сезне борчуы өчен гафу итегез карчыкны. Вакыт табып хат язгансыз, анысына зур рәхмәтемне белдерәм. Әнкәй Сезнең хатны миңа да укытты һәм мин дә Сезгә хат язарга булдым. Чөнки Чулпан безнең төпчек кызыбыз һәм аның язмышы, әлбәттә, безне кызыксындыра. Мин әнкәй сыман Чулпанны тәрбияләү мәсьәләсендә Сездән ярдәм сорап Сезне интектермәм. Тик үземне борчыган кайбер мәсьәләләрне Сезнең белән уртаклашырга телим.
Әйе, Чулпан быел сигезенчене тәмамлый, унбиш яшендә. Унбиш яшь
— кешенең иң куркыныч чоры, диләр педагоглар. Мин, әлбәттә, өлкән педагогларның әйтүе белән тулысынча килешәм. Миңа авыр Чулпан белән. Ана буларак та авыр, укытучы буларак та авыр.
Мин Сезнең «Чулпан таңны уята» исемле хикәягезне укыдым. Сез унбиш яшьлек кызның үзгәрүе турында язарга теләгәнсездер инде. Анысы дөрестер. Унбиш яшь тулгач, Чулпан да бик нык үзгәрде. Кинәт уйчанланды, моңсуланды. Безнең белән аз сөйләшә. Яки дорфа җавап кайтара. Без, әлбәттә, моның сәбәпләрен аңлыйбыз, унбиш яшь тулудан килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар. Бәлки киләчәктә үтәр, әмма хәзер читен. Безгә дә читен, үзенә дә читен. Ләкин без, читен дип читтә кала алмыйбыз, без аны тәрбияләргә тиеш. Тиеш кенә түгел, мәҗбүр. Аларны кулдан ычкындырырга ярамый. Югыйсә, ни буласын үзегез дә күз алдына китерә торгансыздыр.
Чулпанның акыллы булуы турында әнкәй сезгә язган булса кирәк. Әйе, ул үз яшенә караганда акыллырак, мәгълүматлырак. Бик күп укый, һәм ни укыганын аңлап укый. Шигырьләр яза. Әмма әнкәйдән һәм Сездән аермалы буларак, шигырьләре миңа һич кенә дә ошамый. Дөресрәге, мин аның юк эш белән мавыгуын яратып бетермим. Сез, әлбәттә, язучы кеше, әдәбият укытучысының болай дип әйтүе Сезгә сәеррәк тоелыр. Тик ана буларак Чулпанның шигырь язуына борчылам. Дөресен әйтергә кирәк, шигырь язу җитди эш түгел. Әлбәттә, Тукай булган, Такташ булган. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш. Шулай булуына карамастан, мин шигырь яратмыйм. Дөньяда җитди эш эшләргә кирәк. Шул мәсьәләдә без күпвакыт Чулпан белән бәхәсләшәбез. Һәм үзегезгә генә әйтәм, күңелсезлекләр килеп чыга.
ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ
67
Беркөн минем кызым Чулпан дәрес уртасында партасыннан торды да чыгып китәргә җыенды.
— Кая барсың, Чулпан, — дидем.
— Шагыйрьләр турында сөйләргә синең хакын, юк, Син шигырь яратмыйсың,
— ди. — Син шигырь яратмаган килеш шагыйрьләр турында сөйлисең, шуңа күрә мин чыгып торам, чөнки мин сине тыңлый алмыйм, — ди.
Күз алдыгызга китерәсезме, класста ни булганын? Минем кызым минем дәресемдә, укучылар алдында шулай ди. Нәтиҗәдә, өйгә кайткач, ул да елады, мин дә еладым.
Сезнең әнкәйгә язган хатыгызда аңа карата җылы сүзләр күп. Ләкин, кызганычка каршы, Чулпанны ул боза дисәм дә, ялгыш булмас. Дөресен әйткәндә, Чулпан әнкәй тәрбиясендә үсте, безнең вакыт, үзегез беләсез, бик аз. Карчыкларның вакыты күп. Ул Чулпанга төрле тузга язмаган әкиятләр сөйләп, җырлар җырлап, аны тормыштан аерды. Шигырь язарга өйрәтте аны әнкәй,
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
ә әнисен, әтисен хөрмәт итәргә өйрәтмәде. Тормышта яшәргә дә өйрәтмәде. Нәтиҗәдә, унбиш яшьлек кыз аш пешерә дә белми. Шигырь яза, аш пешерә белми. Ничек уйлыйсыз. Яхшымы ул?
Сез — язучы кеше. Шигырь турында шулай әйткәнем өчен гаҗәпләнүегез, хәтта ачулануыгыз да мөмкин. Ләкин минем үз карашым бар. Кеше иң элек укырга тиеш, белем алырга, профессия сайларга тиеш. Шагыйрь, профессия түгел. Ул — мавыгу гына. Үз-үзеңне алдап яшәү. Романнарны, повестьларны, драма әсәрләрен аңлыйм — алар җитди эш. Ә шигырь...
Сез әнкәйгә Чулпанның шигырен мактап язгансыз. Ә сез беләсезме, кызыбызның укуы әйбәт түгел бит. Укытучылар аңардан канәгать түгел. Аның өчен миңа оят. Укытучы кызы булуына карамастан, дәресләргә әзерләнеп килми, диләр, дәрес вакытында игътибарсыз, диләр. Сәбәбе — шигырь. Югыйсә, әйтеп үттем, күп укый үзе, акыллы. Ләкин күп укыганны файдалана белми, уенда рифмалар гына. Мин Чулпанның киләчәге өчен куркам. Сезгә бәлки читтән караганда кызыктыр, тик миңа аның кызыгы юк. Сезнең хаттан соң мин Чулпанның сандугач турындагы шигырен көндәлегеннән укып чыктым. Нигә ул шигырьне мактагансыздыр, аңлашылмый. Унбиш яшьлек кыз белмәсә дә, сез белергә тиеш ләбаса: сандугач сары түгел — соры. Бәлки Сезнең сандугачны күргәнегез юктыр, минем сандугачны күргәнем бар, тавышы матур булса да, үзе ямьсез. Аннан соң нигә сандугачны мактап, каргадан көләргә? Карганың кара булуына ул үзе гаеплемени? Карганың кара булуыннан кемгә зыян? Сез, язучы кеше, шуларны аңлатып язган булсагыз, әйбәтрәк буласы иде. Мондый шигырьне мактау зарарлы .
Чулпаныбыз сандугачны сары дип, дөньяны аллы-гөлле дип яшәсә, ни булыр? Дөньяны, тормышны ничек бар, шулай күрергә кирәк. Бервакыт Чулпан сандугачның сары түгеллеген, дөньяның ал түгеллеген күрер дә аптырап, югалып калыр, алданганын аңлар. Коточкыч! Шул уңайдан Сезнең хикәягезгә тагын бер тукталып китәм. Сез дә мәхәббәтне әкият югарылыгына күтәреп, аны бизәп күрсәткәнсез. Мәхәббәт — бик гади нәрсә. Ул ашау, эчү, киенү, йоклау, уяну кебек үк гади. Без үзебез Чулпанның әтисе белән күкләрдә йөзмәдек, йолдызларга кушылып биемәдек. Авыл советына барып язылыштык та яши бирәбез. Берәүдән дә ким түгел. Ә менә минем дус кызым бар иде, сөйгән егетен теленнән төшермәде, хыял дөньясында яшәде. Нәтиҗәдә, ике баласы әтисез үсте.
Гафу итегез, бик эчкәре кереп киттем бугай. Ләкин бу хакта мин кемгә дә булса сөйләргә тиеш идем. Әнкәй белән ул турыда сөйләшә башласам, үпкәләшүдән башка нәтиҗә юк. Чөнки ул — гади колхозчы, укымаган, юк өчен башыңны әйләндермә, дип кенә җавап кайтара.
Күп яздым, ахрысы. Ни әйтергә теләгәнемне аңлата алдым микән.
Сау булыгыз. Иҗатыгызда зур уңышлар теләп, Кәримуллина Фәһимә Закировна.
8 октябрь, 1970.
5
— Хөрмәтле Фәһимә ханым!
Хатыгызны алып дикъкать белән укып чыктым. Хат ахырында, ни әйтергә теләгәнемне аңлата алдым микән, дигәнсез. Дөресен язганга кичерә күрегез, мин аңлап бетермәдем бугай. Сүзләрегез аңлаешлы, шигырьгә мөнәсәбәтегез ачык, әмма ни теләгәнегез аңлашылып җитмәде. Сөембикә әби, мәсәлән, ачыктан-ачык язган иде. Мин, әлбәттә, Сезнең кызыгызга берни дә язмадым, 70
ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ
69
чөнки мин аны белмим, үзең белмәгән кешегә, хәтта ул унбиш яшьтә генә булса да, ничек акыл өйрәтәсең? Сезгә ни дип җавап языйм.
Хәер, Сез җавап язуымны сорамагансыз да. Сезгә үзегезнең уй - борчуларыгызны кем беләндер уртаклашырга кирәк булган. Ышанычыгыз өчен рәхмәт әйтеп, Сезгә ике генә юллы хат җибәрергә дә мөмкин иде. Тик алай гына эшли алмадым. Сез борчылган кебек, миңа да борчу төште.
Ни өченме? Шигырь яратмавыгыз өчен түгел. Анысы һәркемнең үз зәвыгы. Ләкин шигырьне сөймәгән килеш әдәбият укытуыгыз... Монысына инде үтерсәгез дә төшенә алмыйм. Гафу итегез, кызыгызның дәрестән чыгып китүен дөрес дип санамасам да, күңелнең кайсыдыр төше аның мондый тәртипсезлеген аклый. Сезнең урында мин булсам, янә дә гафу итегез, башка эшкә күчәр идем. Дөнья булгач, шигырьнең катнашы булмаган эшләр дә бардыр. Сез анда бәлки күбрәк файда китерерсез.
Инде Чулпанның шигырь язуына килик. Ана кешегә кызыгызны алай тәрбияләмәгез дип әйтү — әдәпсезлек билгесе. Кызыгызны теләсәгез ничек тәрбияләргә Сезнең тулы хакыгыз бар. Тик озын-озын вәгазь укымыйча, бер нәрсә турында гына үтенәм: зинһар өчен, шигырь язудан тыя күрмәгез Чулпанны. Зинһар өчен! Зинһар өчен! Күңеле тупасланмасын кызның. Бәлки ул шагыйрь дә булмас, укытучылар аның шигырьләрен дәреслекләрдән укып та интекмәсләр, ләкин кайда гына эшләсә дә, Чулпан күңелендә шигырь йөртер. Аңлагыз, күңелендә шигырь йөрткән кеше — бәхетле ул. Кызыгызның киләчәге өчен борчылмагыз.
Зинһар өчен, Чулпан сандугачны соры итеп күрмәсен, дөньяны төссез итеп күрергә өйрәнмәсен.
Инде килеп, кем әйтте Сезгә сандугачны соры дип? Минем, әлбәттә, сандугачны үзен күреп сөйләшкәнем юк. Шулай да аны сары, дим. Миңа хәтле ничаклы кешеләр аны сары итеп күргәннәр.
Сары сандугач баласы
Сары була микәнни?
Кошлар да моңлы сайрамый —
Сабыр була микәнни?
Халык шулай дип җырлаган, шулай дип җырлый, шулай дип җырлаячак. Сезгә ышаныйммы, халыккамы? Сандугач соры түгел, Фәһимә Закировна, сары. Сап-сары!
Сез бик яхшы беләсез, каен утыны әйбәт яна, күмере дә самовар чыжлату өчен начар түгел шикелле, ә мунчада чабынырга каен себеркесен ни алыштыра?! Әмма каен утынга кисәр өчен, себеркегә тунар өчен генә үсми ләбаса. Без сылу каенга карап сокланабыз да каен кызы дип җырлар да җырлыйбыз. Дөньяда матурлык бар, Фәһимә ханым!
Мин артык төче телләнеп киттем ахры. Сезгә ул нәрсәләр ятрак тоеладыр. Миннән бәлки көләрсез дә. Көлсәгез көләсез инде, мин барыбер сары диячәкмен. Шагыйрь профессия түгелдер, әмма мин шагыйрьләрдән үлеп көнләшәм. Дүртьюллык шигырь яза алмавыма гарьләнәм, хурланам. Хикәяләремне шигырь итәргә азапланам, барып чыкмый. Ходай бирмәгән. Ходай дип ялгыш ычкындырып ташладым, юк ич ул, әйеме? Йолдызлар да биеми, ай да көлми. Бөтенесе дә гап-гади: ике икең — дүрт.
Үзегез әйтмешли, гафу итегез, эчкәрегә кереп киттем бугай.
Сезгә исәнлек-саулык, Чулпанга ак бәхет теләп, Ризван Маликов.
20 октябрь, 1970 ел.
6
— Хөрмәтле Ризван абый Маликов, исәнмесез!
Сезгә Мөслим районы Балтач урта мәктәбенең сигезенче класс укучысы Кәримуллина Чулпан яза. Хатымны ничек дип башлыйм икән, Ризван абый? Көлкеле
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
70
хат килеп чыкса, көлмәгез, ярыймы? Мин үзем күп көлмим дә, күп сөйләшмим дә, ни өчендер миннән көләләр.
Язучылар белән хат алышкан булмагач, ничек язарга да белмим. Әллә ничек итеп язасым килә. Язучылар белән хат язышасым килә минем, Ризван абый. Сез, зинһар, көлмәгез.
Шулай килеп чыга кайвакытларда: олы кешеләр акылсыз сүз сөйләсәләр дә, алардан көләргә ярамый, бәләкәйләр акыллы сүз әйтсәләр дә, олы кешеләргә алардан көләргә рөхсәт бар. Нигә ул алай? Бәләкәйләрне кешегә санамаудан микән? Алай гына да түгел әле. Бик карт кешеләрнең сүзләренә дә көлеп карыйлар. Бик картларны да кешегә санамыйлар микән? Шуңа күрә без әби белән бик дуслар. Әбиемә әйбәт сүзләр язуыгыз өчен Сезгә бик зур, бик зур рәхмәт.
Сезнең «Чулпан таңны уята» дигән хикәягезне укыгач, Сезгә хат язмакчы идем, куркып тордым. Әбиемә язган хатыгызны әбием миңа укып күрсәткәч, куркуым бетте.
Сезнең хикәягез ошады дисәм, дөрес үк булмас, ошамады дисәм, ни өчен ошамаганын әйтә алмыйм. Минем шулай туры сөйли торган гадәтем бар, ачулана күрмәгез. Ә мин Сез язганнарны яратып укып барам.
Әбием әйтә, Язучы абыеңа зарланып та яздым, ди, үзебезне тыңламый дип әйттем, ди. Ышанмагыз, Ризван абый, болай гына язган ул. Минем әбием зарлана белми. Аннан соң, аның кушканын рәхәтләнеп эшлим мин. Кайвакытта кушмаганны да эшләп ташлыйм. Әбием үзе дә шулай миңа охшаган. Кайвакытта кушмаганны эшләп ташлый. Шигыремне күчереп сезгә җибәргәне өчен ачуландым. Мин аны уйнап кына язган идем. Кайсы вакытларда шулай мин. Әллә нишләп кенә китәм дә язасым килә. Хат язышырга кеше юк. Сезнең шулай була микән, менә минем нәрсәдер әйтәсем килә. Кычкырып әйтер идем, әллә ничек. Шуны шигырь итеп язып куям. Рәхәт булып китә. Аннан соң аны әбиемә укыйм. Ул кайвакытта елый. Мин аны елатыр өчен укымыйм да югыйсә. Минем әбием бик күп әкиятләр, җырлар, бәетләр белә. Китапта чыкмаган әкиятләр сөйли. Тик йөрәге чирле шул үзенең. Бабай турында күп сөйли, аңа бәет тә чыгарган. Мин бабайны белмим шул. Сугышта үлгән ул. Аның язган хатлары да күп.
Әй, мин сөйлим дә сөйлим, сезгә кызык та түгелдер. Ачуланмагыз, Ризван абый, минем сөйлисем килә. Бөтен кешеләрнең бүтән кешеләргә сөйлисе сүзләре күптер. Тыңлаучылар булмаганга гына сөйләмиләрдер. Сез шулай микән, мин шулай — кайвакытларда уйлап куям: кешенең сөйлисе сүзләре кешенең кайсы җирендә җыелып тора икән? Башында микән, йөрәгендә микән? Әбием әйтә: күңелдә, ди. Күңел нәрсә ул, Ризван абый?
Ризван абый, әгәр дә миңа хат язсагыз, ничек итеп яза башлавыгыз турында языгыз әле. Ничә яшьтә яза башладыгыз? Әниегез ачуланмый идеме?
Сез мине ачуланмагыз, Ризван абый, мин бик күп сораулар бирергә яратам. Шуның өчен кайвакытларда укытучылар ачуланып ташлыйлар. Бервакыт табигать белеме дәресендә агачларның, үләннәрнең яфраклары нигә яшел дигән сорауга җавап бирдек. Шуннан укытучы апага мин китапта язылганга ышанмыйм дигән идем, икеле куйды.
Чыннан да, Ризван абый. Менә бер җирдә, бер туфракта өч төрле чәчәк үсә. Бер-берсенә орынып үсәләр. Барысының да диярлек яфраклары яшел, ә чәчәкләре төрле төстә. Берсе сары, берсе кызыл, берсе шәмәхә. Ни өчен алай? Аның серен белеп булмыйдыр? Ничек кенә аңлатып язсалар да ышанмыйм. Төсләр — чәчәкләрнең күңеледер ул. Ә күңел нәрсә?
Менә шулай кешеләрнең башын ватам инде мин, Ризван абый.
Тагын да языйм микән, әллә туктыйм микән? Язар идем дә, Сез ачуланырсыз дип куркам. Хат укып утырырга Сезнең вакытыгыз юктыр. Ризван абый, вакытыгыз булса, миңа озын-озын итеп хат языгыз, ярыймы?
Сезгә тормышыгызда, иҗади хезмәтегездә зур уңышлар теләп, түземсезлек белән
ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ
71
җавап көтеп, Чулпан.
18 октябрь, 1970.
Сорыйсы соравым калган икән, Ризван абый. Сез хикәягезнең героинясын нигә Чулпан дип атадыгыз?
7
Чулпан сеңлем, саумы, исәнме!
Хатыңны алдым, бик сөендем. Вакытым күп минем, килгән хатларны рәхәтләнеп укыйм, җавапны да рәхәтләнеп язам.
Сораулар биреп кешеләрнең башын ватучыларны бигрәк тә яратам. Сорау бирмәгән кеше — яки бөтен нәрсәне дә белгән кеше, яки бер нәрсәне белергә теләмәгән кеше. Дөньядагы бөтен нәрсәне белгән кеше юк һәм булмаячак та. Белергә теләгәннәр күп. Дөньяны шулар җитәкләп алып бара.
Бүтәннәр җавап бирә алмаслык сорауларны бирүчеләр миңа аеруча ошый. Күңел нәрсә ул, дип ике урында сорагансың. Син, хәйләкәр кызый, минем җавабым юклыкны белеп, юри сорагансың бит. Күңелнең нәрсә икәнлеген аңлатып биргән кешене очратсаң, миңа да хәбәр ит, яме.
Ә яфракларның, чәчәкләрнең төсе турында фәндә аңлатмалар бар шикелле. Китапларга ышанмыйм диюең дөрес микән? Сорау бирү бик яхшы, тик һичнигә ышанмау, минемчә, килешеп үк бетә торган эш түгел.
Син дөрес әйтәсең, Чулпан сеңлем, олы кешеләр дә кайвакыт акылсыз сүз әйтеп куя. Ләкин алардан көләргә ярамый. Гомумән, кешедән көлү — начар эш. Кеше дигәндә, мин син әйткән «бәләкәй» ләрне дә күздә тотам. Кешенең ялгышын кешеләргә төзәтергә кирәктер ул, әйеме?
«Кешенең сөйлисе сүзләре кешенең кайсы җирендә җыелып тора икән?» Гаҗәеп авыр сорау. Җавап бирә алмасам, ачуланма, ярыймы? Әйе, кешеләрнең кешеләргә сөйлисе сүзләре күп, аның исәбе-хисабы юк. Нигә тыңлаучылар юк дисең? Сөйли белеп сөйләсәң, тыңлыйлар. Берәүләр кычкырып сөйли, икенчеләр язып сөйли. Әнә бит син бик матур шигырь язгансың, матур итеп сөйләгәнсең. Мин шатланып укыдым. Уку — шул тыңлау буладыр инде.
Чулпан! Сөйлисе сүзләрең күп булгач, язган шигырьләрең дә шактыйдыр. Син аларны күчереп миңа җибәр әле. Мин үзем, син беләсеңдер, шагыйрь түгел, ләкин шигырьне әйбәт язучы дусларым бар. Аларга да укытырмын. Онытма, ярыймы?
Мин ничек итеп яза башладыммы? Белмим шул, Чулпан сеңлем. Һич кенә дә алдамыйча әйтәм — белмим. Мәктәптә укыганда, стена газетасында шигырьләрем чыга иде. Аннан соң район газетасында басыла башладылар. Казан газеталары шигырьләремне басмагач, язуны ташладым. Алты-җиде ел үткәч кенә хикәяләр язырга тотындым. Басыла башладылар. Шуннан китте бугай инде. Ничек итеп яза башлавымны белмәсәм дә, синең хаттан соң ни өчен язганымны бераз ачыкладым шикелле: күрәсең, күңелдә җыелган сүзләремне кешеләргә сөйлисем килгәндер, сөйлисем киләдер. Аларны шигырь итеп сөйли алмагач, хикәя итеп сөйләргә керешкәнмен. Минем теләк шул сиңа, Чулпан сеңлем: сөйлисе сүзләрең бетмәсен һәм син аларны шигырь теле белән сөйләсәң иде. Зинһар, җибәр шигырьләреңне.
Мин тагын бер нәрсәгә шатланам әле, Чулпан сеңлем. Хикәямдәге (мин аны этюд дип атаган идем) Чулпан синең исемне йөртә. Ни өчен шулай дип атадыммы? Таң белән Чулпан гел бергә йөриләр бит. Үзең дә беләсеңдер.
Таң ата, чулпан калка,
Чулпан таңны уята,
дигән җыр да бар. Миңа ул җыр ошый. Дөньяның уянуы күз алдыма килә.
Хикәямне ошатмавың өчен ачуланмыйм. Сиңа ошамаслык булгач, әйбәт язылмаган, күрәсең. Күңелемдәген сөйләп бирә алмаганмын. Киләсе юлы андый
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
72
ялгышлык эшләмәскә тырышырмын.
Сиңа һавадагы йолдызлар санынча сәлам җибәреп, бәхет теләп, Ризван абыең Маликов.
26 октябрь, 1970.
8
Хөрмәтле Ризван абый!
Хатыгыз килеп төште. Мин аны нык көттем. Күңелем шундый шат — әллә нишлисем килә. Җүләр сүзләр булса, язган хатымда, артык шатланганнан икән, дип уйларсыз.
Беренчедән, мин Сезне тәнкыйтьлим. Сез миңа Син дип язгансыз. Син дип кемгә әйтәләр? Үзеннән түбән санаган кешегә әйтәләр. Яки культурасы җитмәгән кешеләр шулай сөйләшә. Яки бик якын кешеләр берсе-берсенә син дип дәшәләр.
Сез — культуралы кеше. Сез мине якыннан белмисез. Шулай булгач, ни кала? Сез мине түбәнсетәсез яки бала-чагага саныйсызмы? Мин бала-чага түгел, Ризван абый. Хат язганда, Чулпан сеңлем дисәгез дә, үзегезгә тиң күреп, Сез дип языгыз. Кимсеткән кешеләрне мин яратмыйм. Бу сүзләрем өчен ачуланмагыз, ярыймы?
Аннан соң, мин чыннан да хәйләкәр. Әти миңа астыртын, ди. Ул хәйләкәр дигән сүзне астыртын дигән сүздән аера белми. Минемчә, астыртын — начар сүз, ә хәйләкәр алай ук начар түгел. Хәйләкәр булу өчен, акыллы булырга кирәк. Дөрес әйтәмме? Хәйләкәр булып мин шушы гомеремдә берәүгә дә яманлык кылганым юк.
Сорауны мин сезгә хәйләләп бирдем. Җавап бирә алмавыгызны белеп яздым. Тик бу яманлык түгел ич.
Әни миңа ике сүзнең берендә унбиш кенә яшь, унбиш кенә яшь дип бәйләнә. Беренчедән, унбиш кенә яшь түгел. Унбиш яшь тә бер ай. Бу аз түгел бит, әйеме, Ризван абый. Ләкин Сез хатыгызны бәләкәйләргә язган төсле итеп язгансыз. Укыгач көләсе килдергән җирләре бар. Киләсе хатларыгызны олыларга язган кебек итеп языгыз.
Шигырьләремне җибәрәм. Тик аларны Сез үзегез генә укыгыз, берәүгә дә күрсәтмәгез. Якын дустыгызга күрсәтсәгез ярый.
Мин шигырьләремне Сезгә генә җибәрәм. Берәүгә дә җибәрмим. Элек газеталарга җибәрә идем дә, хәзер аларга да җибәрмим. Чөнки барыбер басмыйлар. Ни өчен басмаганнарын әйтәләр дә, алар әйткәнне мин аңламыйм шул. Үзегез күргән, үзегез белгән нәрсәләр турында языгыз, диләр. Ничек инде ул алай?
Күптән түгел генә журналда 7нче класс укучысының шигырен басып чгардылар.
Тезелешеп бара үрдәк бәбкәләре
Алдан бара аларның әнкәләре,
дигән шигырь. Үзең күргән нәрсәләр турында язу шулай була микәнни?! Үрдәк бәбкәләренең тезелешеп йөргәнен бөтен кешеләр дә күрә ич. Бөтен кешеләр дә күргәч, үзең күргән буламыни? Аннан соң үрдәк бәбкәләре генә тезелешеп йөрми, каз бәбкәләре дә тезелешеп йөри.
Мин, Ризван абый, болай итеп уйлыйм. Ни өчен үрдәк һәм каз бәбкәләре тезелешеп йөри, ни өчен тавык һәм күркә чебиләре өерләре белән йөри? Беләсезме ни өчен? Казлар, үрдәкләр — оча торган кошлар. Очканда, алар тезелеп очалар. Тезелеп очарга нәни чактан ук өйрәнәләр. Ә тавыклар, күркәләр очмыйлар, аларга ничек йөрсәләр дә ярый. Менә шул хакта бер шигырь язарга йөрим әле. Язып бетерә алсам, Сезгә дә жңбәрермен. Мин үзем оча торган кошларны яратам. Ошамаса, очалар да китәләр.
Ризван абый! Мин бик күп китаплар укыйм. Инде район библиотекасының да
ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ
73
китапларын укып бетердем. Тик әни миңа кайсыбер китапларны укытмый, сиңа әле иртә ди. Сез ничек уйлыйсыз бу турыда? Укырга ярамый торган китаплар буламы? Әгәр дә булса, нигә аларны чыгаралар?
Ризван абый, тагын бер нәрсәне сорыйм да хатымны тәмамлыйм. Хатын-кызлардан зур шагыйрьләр чыгамы? Ник алай сораганымны әйтеп бирәм.
Мин укыган китаплар арасында хатын-кызларның да китаплары бар. Юка-юка гына шигырь китаплары. Калын китаплар юк. Без укый торган дәреслекләрдә хатын-кызлардан чыккан бөек язучыларның исемнәре күренми. Нигә алай икән? Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска дигән сүз әллә чынлап та дөрес микән? Әгәр дә дөрес дип уйласагыз, исбатлап күрсәтегез. Коры сүзгә генә мин ышанмыйм.
Тагын да язасы сүзләрем калды, Ризван абый. Бөтенесен дә язып бетермим әле. Киләчәктә язылачак хатларга калдырам. Юкса, барысын бер хатка язып бетергәч, кызыгы да калмый.
Сез миңа һавадагы йолдызлар санынча сәлам жңбәргәнсез. Бик күп дип уйлагансыздыр инде. Ә мин Сезгә океаннардагы тамчылар санынча сәлам жңбәрәм, ак бәхетләр телим, озын гомер телим.
Чулпан Кәримуллина.
Бәйрәм белән котламыйм. Открытка жңбәрергә уйлап торам. Сез дә миңа матур открытка жңбәрегез, ярыймы.
2 ноябрь, 1970 ел.
9
Исәнмесез, хөрмәтле вә гыйззәтле Чулпан туташ Кәримуллина!
Сезгә Син дип язганым өчен океаннардагы тамчылар санынча гафу үтенәм. Мин һич кенә дә Сезне түбәнсетергә яки бала-чага санарга уйлаганым булмады. Димәк, миндә культура жңтеп бетми. Кисәтүегез өчен триллион рәхмәт.
Шигырьләрегезне алгач ук укып чыктым. Ничек телисез? Мактыйммы, тәнкыйтьлимме? Тәнкыйтьләр идем дә, куркам. Тәнкыйтьләвегез исбатланмаган дип әйтүегездән өркәм. Мактар идем, мин мактауга мохтаж түгел дип әйтерсез төсле. Мин аларны Сезнең рөхсәтегез белән үземнең шагыйрь дустыма укытам. Сезнең кебек хәйләкәр кыз белән шуннан соң сөйләшербез, яме?
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
Ул чакта инде сакланыгыз, бәләкәйләргә язган кебек язмам. Чыннан да, Сезнең белән олылар телендә сөйләшергә кирәк булыр. Сезнең яшь өчен яхшымыдыр, начармыдыр — шигырьләрегез һәм фикер йөртүегез зурларча. Ни генә дисәгез дә, Чулпан сеңлем, унбиш яшь кеше өчен әллә ни күп түгел. Әниегез сезгә кайсы китапларны укырга ярамый дип әйтәдер, белмим. Әмма әни әйтә икән, аны тыңларга кирәктер. Чөнки кайбер кинофильмнарны карарга да уналты яшь тулмыйча рөхсәт ителми.
Минем уйлавымча, укырга ярамый торган китаплар юк. Әгәр дә аны чын кешеләр язган икән, нигә укымаска, әйе бит? Ләкин укыган һәр кеше китапны үзенчә аңлап укый. Шулай, язучы бер әйбер уйлап яза, ә кайбер укучы аны икенче төрле укый. Язучының ни турында язганын дөрес аңлар өчен хәзерлек тә кирәк. Өч яшьтәге балага хәзер Сез укый торган китапларны укып булмый ич инде. Үсә-үсә кеше күбрәк аңлый, күбрәк укый, хәзерлеге арта, ул чакта бөтен китапны да рәхәтләнеп укы. Аңлата алдыммы?
Аңлата алмасам, үзегез аңлатып языгыз. Сезнең сорауларга җавап бирергә шүрлим хәзер. Шуңа күрә хатын-кыз шагыйрьләр турындагы соравыгызга да җавап бирмим. Әйе, әгәр ялгышмасам, Гейне, Пушкин, Тукайлар белән рәттән куеп сөйләрлек хатын-кыз шагыйрьләр юк шикелле. Ни өчен икәнен әйтә алмыйм. Аны аңлатучы галимнәр бардыр да, китапларын укырга туры килгәне юк. Чулпан сеңлем, Сез дөньяга сорау биреп, җавабын да үзегез табарга яратасыз. Үзегезнең соравыгызга үзегездән җавап көтәм. Ә инде озын чәч, кыска акыл турындагы мәкальне күптән искергән дип санасам, ачуланмассызмы?
Барысын да бер хатка язып бетергәч, кызыгы калмый, дигәнсез. Шулай булгач, Сезгә галәмдәге молекулалар санынча сәлам җибәреп, нокта куям.
Открытка җибәрсәм дә, бәйрәм белән тагын бер мәртәбә котлыйм. Ризван абыең.
6 ноябрь, 1970.
10
Исәнмесез, Ризван абый!
Хәерле көн яки хәерле кич!
Хәерле иртә дип юри әйтмим, чөнки почтаны иртән китермиләр.
Хатыгызны алдым. Открыткагызны да алдым. Бик зур рәхмәт Сезгә.
Сез дә хәйләкәр кеше икән, Ризван абый. Үзегездән бер сүз дә язмыйсыз. Мин язганнарны гына тикшереп язасыз. Алай ярамый. Үзегездән дә чыгарып языгыз. Шигырьләрем турында да әллә ничек кенә язгансыз. Мактауга мохтаҗ түгел дип әйтәм инде, әйеме? Нигә инде алай дип әйтим ди.
Мин, Ризван абый, мактаганны бик яратам. Юри кыланып мактаганны гына яратмыйм. Әгәр дә тарих укытучысы Ибраһим Салихович мактаса, ачуым чыга. Белеп, күреп, сизеп торам ич мин, әни укытучы булганга гына мактый мине, үзе әнине дә, мине дә яратмый.
Әгәр дә чынлап мактасагыз, курыкмагыз, Ризван абый. Болай гына булса, барыбер сизәчәкмен. Сизә торган сөягем бар минем. Әбием шулай ди.
Тәнкыйтьләгәннән мин өрекмим. Өрекмим дигән сүз кызык сүз, әйеме, Ризван абый? Өрек җимеше дә бар, өрәк тә бар. Өрек — тәмле, өрәк — куркыныч. Беләсезме, мин өрәк барлыгына кайчакларда ышанып куйгалыйм. Үзе комсомолка, үзе юк нәрсәләргә ышана дип көлмәгез тагын. Чынлап ышанмыйм мин аңа, кайчакларда бардыр кебек кенә тоелган сыман. Былтыр микән, өченче ел микән бер китаптан өрәк сүзен укыдым да, аңламагач, әбиемнән сорадым. Әбием аңлатып бирде. Үзе әйтә, юк нәрсә ул, ди, әкиятләрдәге җеннәр кебек 76
ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ
75
кенә, уйлап кына чыгарылган, ди. Ә мин йокламыйча өрәкләр турында уйлап ятканымны хәтерлим. Мин болай уйлыйм: әгәр дә ул юк икән, нигә мине уйлата? Әгәр аны кеше уйлап чыгарган икән, бардыр инде нәрсә дә булса, әйеме, Ризван абый? Күңел дигән сүз дә бар ич, ә күңел үзе юк. Кызык: бар да, юк та.
Тәнкыйтьләгәннән өрекмим дигән идем, әллә кая кереп киттем. Шулай инде мин кайвакытларда: бер яктан башлыйм, икенче яктан килеп чыгам. Безнең класста минем шигырьләрдән көләләр. Минем исем дә китми. Рәхәтләнеп көлегез, мин барыбер язасым килсә, язам. Язасым килмәсә, мактасагыз да язмыйм. Әни дә миңа үзсүзле эгоистка, ди. Китап турында аңлата алмагансыз. Кайчакларда өч яшьлек балалар аңлаганны олы кеше дә аңламый. Алар аңлаган булып кыланалар гына. Миңа әни мәхәббәт турында язылган китапларны укытмаска тырыша. Ә мин, беләсегез килсә, мәхәббәтне әнидән күбрәк аңлыйм. Ә сез, Ризван абый, беләсезме, мәхәббәт нәрсә ул? Китаплардан укып җавап бирмәгез, үзегезчә әйтегез. Унбиш яшьлек кыз гашыйк була аламы?
Менә Сезгә сораулар. Өстәмә тагын бер сорау. Бәхет нәрсә ул? Киләсе хатыгызда мин бу сорауларга тулы җавап көтәм. Белмим дип котылып калырга уйламагыз. Хатын-кыз шагыйрьләр турында да оста гына хәйләләгәнсез. Сез миннән дә артык хәйләкәр булмакчы буласыз. Ә мин хатын-кыз шагыйрьләр ни өчен бөек булмаганын беләм. Әбием әйтеп бирде инде. Беләсезме ул нәрсә диде? Әйтим микән? Юк, әйтмим, йә көләрсез. Сез аны әбиемнең үзеннән сорап языгыз әле, кызык ул минем әбием.
Ризван абый! Әгәр дә миңа язарга сүзләрегез бетсә, әйдәгез, болай эшлибез. Сез миңа үзегезнең әбиегез турында языгыз, мин үземнең әбием турында язам. Менә сүз табыла. Мин Сезгә күп-күп иҗат уңышлары телим, Ризван абый. Сау булыгыз. Чулпан.
16 ноябрь, 1970 ел.
11
— Гутен морген! Гутен таг! Мистер Зәйнуллин! Хатның авторын әйтеп торыйммы икән. Әйтим әле, чөнки хәзергесе көндә шырдый-бырдый язучы Ризван Маликов еллар, гасырлар үткәч, классикка әйләнәчәк бит. Аның каләме язган һәр хәрефне тикшерәчәкләр. Менә шул чакта шушы мәктүбне табып алачаклар. Кара аны, югалтма, киләчәк каршында яманатлы булырсың.
Син, кәнишне, уйлап куйдың инде: Ризван мине сагынып хат язган дип. Өметләнмә, сагынмадым. Тәк, болай гына, форма өчен генә. Тик шулай да озакладың. Ничә айлык соң ул синең курсларың? Булган белемең җитмәгәнмени?! Аннан соң, нәмәстәгә шагыйрьгә белем? Шагыйрьне күп укытсаң, шигырь язуын ташлый. Шагыйрь профессия түгел (монысы минем афоризм, эмде). Кайт тизрәк.
Ары барыр юлыңның
Алты ай булсын арасы:
Бире килер юлыңның
Бер көн булсын арасы.
Шигырь язган дип уйлама, андый ахмаклыкка барып җиткәнем юк. Алтай тауларында яшәүче туганнарыбызның халык авыз иҗаты ул. Һәм өстәвенә, ул дүртьюллык бу хатның дәвамы миңа кирәк булачак.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
76
Тимердән булса — кыска кис, агачтан булса — озын кис, дигәндәй, сүздән эшкә күчәм.
Мәсьәлә шунда тора, иптәш Зәйнуллин: мин сиңа бер кызның бер кочак шигырьләрен җибәрәм. Кем ул кыз дип сорама, күргәнем юк.
Шигырьләр миңа бик ошый. Әмма, үзең беләсең, шигырь өлкәсендә мин кем? Дөрес әйтәсең, шыр надан (хәер, башка өлкәдә дә әллә кем түгел. Монысы — тыйнаклык).
Шигырьләрнең авторын күрмәсәм дә, биографиясенең кайбер моментларын беләм. Чулпанга бүгенге көндә 15 яшь.
Сигезенче классны тәмамлаячак.
Ышанмыйсыңмы? Мин дә ышанып җитмим. Унбиш яшьтә, минемчә, болай ук булмыйлардыр. Ул инде дөньяны фәлсәфи яктан тикшереп, абстрактно уйлау дәрәҗәсенә җиткән. Унбиш яшьтә мөмкинме ул хәл? Син бит яшьләр өчен бик күп шигырь, поэмалар язган кеше, аларны беләсеңдер, аңлыйсыңдыр.
Бәхет!
Килсәң, эзләп кил — Йөрәгем чирле минем. Кайгы!
Килсәң, күпләп кил — Йөрәгем чирле минем.
Кара син, ничек! Шигырь буларак (ягъни рифмасы, фәләне-төгәне) ничектер, ләкин фикер кызыклы бит. Һәм аңлар өчен шактый катлаулы. Янә дә кызыклы факт: мин алдарак Алтай халкының халык авыз иҗатыннан үрнәк китергән идем. Бармы охшашлык аның белән Чулпан шигыре арасында. Бар диген, югыйсә, мин сиңа беркайчан да ышанмаячакмын.
Кыскасы, Харис дус, син Чулпан кызның язганнарын җентекләп укып анализлап, киңәшләр әйтеп миңа хат яз әле. Авторның үзенә язсаң да була. Тик, зинһар өчен, сак кылан, әллә кем булып китеп, күсәк белән кизәнмә. Ул бит синең сыман кырыкка җитеп килә торган, шәфи шикәре сыман шомарып беткән шагыйрь түгел. Иң мөһиме, Харис дус, шигырь язуын ташламасын иде ул. Бәлки киләчәктә безнең әдәбиятны шаккатырырлык нәрсәләр дә язмас (анысына да өметем юк түгел), әмма кызның тумыштан шагыйрь икәнлеге, минемчә, бәхәссез. Сакларга иде аны, канатларын сындырмасыннар иде. Чөнки, укыгач, үзең дә күрерсең, шигырьләрендә уйчанлык белән бергә, ниндидер төшенкелек (пессимизм) бар. Шул чирдән арынсын иде ул. Син мине аңла, дускай, тиле сыман кычкырып көлеп йөреп, иха-ха да миха-ха дигән шигырьләр язсын димим, төшенкелек — яман чир. Кешене күпвакыт шул харап итә. Әгәр дә дөнья елаклар кулына калса, үз күз яшьләренә үзләре батып үләрләр иде кешеләр.
Фәлсәфә тәмам дияр идем, сорыйсы сүзләрем бар икән әле. Чулпан белән без хат алышабыз (алышабыз дип әйтү — зурдан кубу, әлегә икене генә язды).
Күрдеңме инде минем кем икәнлегемне?! Син гомерең буе шигырь тукып, кызлардан хат алганың бармы? Мин чыпчык борыны чаклы гына бер этюд язып гәҗиттә бастырдым, һәм — кызлардан хат. Шаярма хәзер абзаң белән.
Әмма дә ләкин шунысы яман икән кызлар белән хат язышуның: алар сораулар биреп җанга тияләр икән. Мине дә Чулпан сораулар белән күмә: Нәрсә ул бәхет? Нәрсә ул мәхәббәт? Унбиш яшьтә гашыйк булырга ярыймы? Һәм ни дип җавап языйм ул кызга? Син беләсеңме, нәрсә ул бәхет? Мин белмим. Бәлки мәхәббәтнең ни икәнен беләсеңдер. Мин белмим. Хатыннан сораган идем, күзләрен тутырып карады, мин сиңа әйтим, котым ботыма төште (син минем хатынның күзләрен беләсең инде — тәлинкә-тәлинкә). Нигә шулай карады икән ул, Харис дус? Картаеп барган көнеңдә ни пычагыма сиңа мәхәббәт, дип әйтергә теләде микән? Теле белән әйтсә, ни була инде, әйеме? Кайбер ирләр күп сөйләшүче хатыннарыннан зарланалар, сөйләшмәгән хатын белән дә яшәүләре бик үк җиңел түгел. Ярый әле кызым үзем сыман тел
ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ
77
бистәсе, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Иң кызыгы шунда: мистер Зәйнуллин, ул сөйләшмәгән хатынга мине беркем дә өйләндермәде ич. Үзем өйләндем. Дүрт ел буе артыннан чабып йөрдем. Ул чакта да сүзен сөзеп кенә чыгара иде. Янәмәсе, ул чакта тыйнаклыктан сөйләшмәгән, хәзер усаллыктан сөйләшми. Алай булмый бит ул. Менә сиңа дөнья, менә сиңа мәхәббәт. Унбиш яшьлек кызга ни дип җавап бирим инде, йә?
Бәлки берәр акыллы фикер әйтерсең, ә? Хәер, миндә булмаган фикер синдә ничек булсын инде. Ха-ха! Хат яз, дускай. Исәнлек-саулык сиңа. Күңелең көр булсын, уең бер булсын: уку, уку, уку.
Ауф фезер Зейн(уллин)!
P.S. Синең җырлар дәфтәреңә ике җыр. Себергә барган идем, шунда Миңзифа Әгъләмовадан ишетеп кайттым. Ә син Ризван Маликов бүләк итте дип язып куй.
Рукавица, рукавица,
Рукавица — бияли;
Бүре түгел, ашамамын,
Якынырак кил әли.
Дайте ходу пароходу — Первый номер киләдер; Я люблю твою породу — Сөйкемле күренәдер.
Үзеңә янә дә тагын бер сәлам кундырып, шагыйрь йөрәкле прозаик — иптәш Маликов.
23 ноябрь, 1970 ел.
12
Шагыйрь йөрәкле прозаик, иптәш Маликов!
Шигырь язудан тәмам туеп, гарык булып, бүтән ярты юл да язмыйм дип тәүбә итеп утырганда, ә башкалар язганны мәңге-мәңге укымам дип торганда, синнән бер колач шигырь килеп төште. Кансыз кеше син, иптәш Маликов. Җибәргән дәфтәрләреңне карават астына тондырдым да урамга чыгып киттем.
Баш әз-мәз генә аязлангач, бүлмәгә кайттым да сузылып яттым. Сине эт итеп сүгәргә тотындым. Кайчан туктар икән бу шигырь белән җенләнүеннән дип сүктем. Он да җон да чыкмый бит үзеннән, нигә проза-мрозасын гына язмый, нигә белмәгән эшенә тыкшына дип җикерендем.
Шулай да карават астына керергә туры килде. Гафу ит, Ризванушка Маликушка, үзең язганнар түгел икән.
Син боларны унбиш яшьлек кыз язган дисеңме? Шигем бар! «Сәнең мөселманлыгыңда мәнем шигем бар». Син, эттән туган чучка баласы, үз шигырьләреңне унбиш яшьлек кыз псевдонимы белән сырлый башладыңмы әллә? Алай дисәм, мондый шигырь язу синең кулдан килер микән.
Синең шаяртмавыңа ышанып, җитди сүз әйтәм: әлеге дәфтәрдә нидер бар, Ризван. Борының бу юлы дөрес сизгән. Тик тикшер әле син, чынлап та унбиш яшьтә микән автор. Әгәр шулай булса — шактый ук зур табыш. Кулдан ычкындырмаска кирәк ул эре җәнлекне. Югыйсә, шигърият капкынына вак-төякләр күп эләгә башлаган иде (шул исәптән бәлки үземдәдер).
Әлбәттә, ул шигырьләрне шигырь итәргә кирәк әле. Ләкин унбиш яшь бит, малай, унбиш яшь. Минемчә, нормальный хәл түгел бу. Яки зур талант, яки фальсификация, яки...
Авторны син тапкансың, дәфтәрен яңадан үзенә юллыйм. Мин бик җыйнаксыз кеше. Йә югалтып куярмын. Шигырьләргә кул тыкмадым, әлегә ничек язылганнар, шулай торсыннар.
Бер киңәш: ул кызның үзе янына бер өлкән абзыйны (яше буенча түгел, сәләте
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
78
буенча) җибәрергә, яки кызны Казанга чакырып, кара-каршы утырып сөйләшергә иде. Ничек дип атала әле ул? Индивидуальный семинар дип йөртәләр бугай.
Кыскасы, үзең кара инде. Элек мәдрәсәгә баланы илткәндә, аны хәлфә кулына тапшырганда, ничек дигәннәр? Ите сиңа, сөяге безгә дигәннәрме? Мәшәкате сиңа ул кызның, шигыре безгә (әгәр дә синең һәм минем өметне аклый алса).
Хат тәмам. Сезне сагынып өлгердем, чучка танаулар, кайтып муллагызны (председатель була инде, безнеңчә) үбеп киләсе килә. Үбеп урынына кыйнап сүзен ишетәсең килгәндер инде синең?
Шиш!
С салямом без салям.
Хариус Зайнуллин
26 ноябрь, 1970.
P.S. Сорауларга җаваплар.
1 сорау: Бәхет нәрсә ул? Җавап: Шагыйрь Харис Зәйнуллин белән дус булу.
2 сорау: Мәхәббәт нәрсә ул? Җавап: Шагыйрь Харис Зәйнуллинны төненә өч мәртәбә төштә күрү.
3 сорау: Унбиш яшьтә гашыйк булырга ярыймы? Җавап: Ярый. Әгәр дә гашыйк булган кешең шагыйрь Харис Зәйнуллин булса.
P.S. җырларың өчен спасибо. Миңзифа Әгъләмовага миннән рукавица зурлыгы сәлам!
Кызлар белән чуала башладың әле, Ризванушка. Берсеннән — җыр, икенчесеннән — шигырь. Саклан!
13
Ризван иптәш Маликов!
Хәтерлисездер, мин сезгә хат язган идем — Чулпанның әнисе Фәһимә Кәримуллина. Сез дә миңа җавап яздыгыз. Сез инде язучылар матур итеп сырлап-сырлап яза беләсез. Сезнең белән сүз көрәштереп буламы соң, шуңа күрә җавап бирмәдем, кирәк дип тә санамадым.
Бу хатны язуымның сәбәбе бер генә. Чулпан белән Сезнең даими хат алышуыгыз миңа ошамый башлады. Минем сизенүемчә, Сезне Чулпанның шигырьләреннән бигрәк үзе кызыксындыра. Алай дип уйларга хакым бар, чөнки мин Чулпанга килгән хатларыгызны укып барам. Сез аларда рифма турында сөйлисе урынга фәлсәфә сатасыз. Сезнең фәлсәфәне унбиш яшьлек кыз түгел, мин дә аңлап җиткерә алмыйм. Нигә баланың башын әйләндерергә.
Минем Сезгә киңәшем һәм үтенечем шул: Чулпанга хат язуыгызны туктатыгыз. Ул болай да буталчык бала. Бүтәннәргә охшамаган. Сез аның бәхет нәрсә ул дигән соравына мәгънәсез җавап биргәнсез, ә мәхәббәт турында аңа шундый сүзләр язарга Сезнең хакыгыз юк иде. Имештер, Сез бәхет белән мәхәббәтнең ни икәнен аңламыйсыз. Алдашасыздырмы, юкмыдыр, белмим, ләкин безнең кызыбыз аларны аңларга тиеш. Аның өчен бәхет — яхшы уку, мәхәббәт — без. Артыгын белергә әлегә кирәкми.
Иң аянычы — Сезнең белән языша башлаганнан соң, Чулпанның безгә мөнәсәбәте тагын да үзгәрде. Минем сүзләрдән көлә яки тыңлап та тормый. Классташларын санга сукмый, дус кызлары белән бөтенләй диярлек аралашмый. Шигырь белән тәмам җенләнде. Дәфтәрләренең һәрберендә шигырь. Мәгънәсез шигырьләр.
Ярый, сандугачны сары дип әйтмим ди мин, мин — ахмак. Сез сары, диегез, Сез — акыллы. Ләкин, кыланмыйча гына әйтегез, шигырь нигә кирәк. Нишләп була аның белән бу дөньяда? Без тарихтан укып беләбез — акыллы кешеләр шигырь чыгарып вакыт уздырмаганнар. Әгәр дә бөтен кеше рифма эзләп утырса, кем эшләр иде.
Шигырь язуның аракы эчү, тәмәке тартудан ни аермасы бар.
ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ
79
Тагын Сезнең ачуыгызны китерә торган сүзләр яздым. Әгәр киләчәктә дә шундый сүзләр ишетергә теләмәсәгез, Чулпанны һәм, гомумән, безнең семьяны тынычлыкта калдырыгыз. Үтенеп сорыйм Сездән.
Шунысын да белегез, иптәш Маликов: Чулпан Сезгә бүтән хат язмаячак.
Ф. Кәримуллина.
14
Хөрмәтле Фәһимә ханым!
Мин Сезнең үзегезгә хат язган идем, җавап бирүне кирәк санамагансыз. Кызыгыз Чулпанга атап язылган хатка җавап бирүне кирәк санагансыз. Миңа бераз аңлашылып җитми мондый нәрсә. Ничек инде ул берәүгә атап язган хатка икенче берәү җавап яза? Шуңа күрә Сезгә язылган сүзләр Сезгә генә мәгълүм булсын өчен, адреска (лично в руки) дип яздым. Әлбәттә, Сез — ана кеше, кызыгызның ниләр эшләве, кемнәр белән аралашу, кемнәр белән хат алышуы турында хәбәрдар булырга тиешсездер. Ләкин, беренчедән, Чулпаныгызга ышанмыйча, Сез аны тәрбияләү урынына, үзегездән читләштерәсез дип уйлыйм, икенчедән, гафу итегез, мин бала-чага түгел: кемгә нинди сүзләр язарга кирәклеген әз-мәз чамалыйм. Һәрхәлдә, унбиш яшьлек кызга ни язганымны аңлап язарга тырышам. Әгәр дә Чулпанга ниләр турында язганымны белергә теләсәгез, үзеннән сорагыз. Әйтми икән, димәк, кызыгыз Сездән курка, Сезгә ышанмый. Әгәр дә инде ни әйтмәгән килеш тә кызыксынсагыз, миннән сорагыз, әйтеп язармын. Минем Чулпан мәсьәләсендә Сездән яшерен серем юк. Мин аңа мәхәббәт тә аңлатмыйм, Сезгә каршы котыртырга да җыенмыйм. Минем бердәнбер теләгем: кызыгызны шигырьдән биздермәү. Дөньяга шагыйрьләр кирәк. Бусы — бер. Икенчесе — Чулпан язган хатларны мин җавапсыз калдыра алмыйм. Әгәр дә язып та мин дәшмәсәм, яки, Чулпан сеңлем, син миңа хат язма инде, сиңа җавап язасым килми дисәм, ул минем турыда, кешеләр турында ни уйлар? Дөресен әйтәм, минем вакытым бик үк иркен түгел, Чулпанга һәм Сезгә эч пошканлыктан язмыйм. Кызыгызның хатларына җавап бирүне мин бурычым дип саныйм. Кайчан да кайчан ул хат язудан туктар, мин дә... Хәер, кем белә, ул чакта да бәлки, Чулпан, нигә югалдың, дип язырга туры килер. Сезнең кебек үк мин дә Чулпанның югалуын теләмим.
Сезнең бер җөмләгез мине уйга калдырды: «Шигырь нигә кирәк», — дигәнсез. Формасы белән сорау җөмлә булса да, сорау билгесе куймагансыз — димәк, фикерегезне раслап, һаман саен шигырьгә каршы чыгасыз. Ә мин ул җөмлә артыннан сорау билгесе куям. Чыннан да, шигырь нигә кирәк? Яшермичә әйтәм, Сез аңласагыз да, мин ул сорауга төгәл җавап бирә алмыйм.
Мин бәләкәй чакта, сугыш вакытында безнең авылда Мулланур исемле егет бар иде. Җәйге кыска төн булсын, кышкы салкын төн булсын, безнең тәрәзә каршыннан җырлап үтә торган иде. Ни өчен җырлап йөргәндер, көе нинди булгандыр, белмим, хәтерләмим, әмма әниемнең: «Әле дә Мулланур бар авылда, җырлап күңелне юата», — дигән сүзләре һаман да истә. Күп нәрсәләр онытылган, Мулланур абыйның:
Өй артына суган чәчтем,
Уңды микән суганым?
Бер җырламый булмый инде,
Бар да минем туганым, —
дигән җыры онытылмаган. Тавышым булмаса да, дуслар җыелган мәҗлесләрдә мин аны җырлыйм.
Нигә кирәк? Белмим. Бәлки Сез беләсездер.
Янә дә шунысы бар: Фәһимә ханым, адәм баласы үз гомерендә әллә никадәр кирәкмәгән нәрсәләр эшли. Уйлап —уйлап торасың да аптырашта каласың. Нигә кирәк? Кеше үлгәч, аны сабынлап юалар, ап-ак кәфенгә төреп яисә костюм, ак-күлмәк
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
80
кигезеп, галстук тагып кадерләп күмәләр. Нигә кирәк? Үлгән кешегә җир астында ничек ятса да, барыбер түгелмени? Җитмәсә, кабере өстенә чардуган корып, таш куялар, чәчәкләр, агачлар утырталар. Нигә кирәк? Үлгән кеше аларны күрәмени?
Кешенең «җүләрлеген», кирәкмәгән эш эшләп вакытын уздырган мисалларның саны юк. Һәм шуларның барысының да нигезендә шигырь ята.
Аннан соң, һич кенә дә аңламыйм мин Сезне, Фәһимә ханым. Сүз шигырь яратмавыгыз турында бармый. Минем әни мәрхүмә дә шигырь укып кына ятмый иде. Хәтта ул шигырьнең ни икәнлеген дә белми иде, бугай. Әмма бервакытны минем шигырь (хәзер беләм: аның шигырь дип әйтерлеге дә булмаган) район газетасында басылгач, әни утырып елады. Бер атна буе газетаны алъяпкыч түшенә кыстырып йөрде, эшләгән җирендә, инеш буенда, урамда шул газетаны тартып чыгарып кешеләргә күрсәтә иде. Минем улым язган, дип мактана иде.
Газета-журнал редакцияләренә балалардан бик күп кулъязмалар килә. Аларның кайберләрен балаларның әниләре, әтиләре җибәрә. Шатлыклары эчләренә сыймаганга җибәрәләр: балалары шигырь язган бит! Укып карасаң, шигырьләре әллә ни дә түгел:
Сара салма сала,
Гата мылтык ата.
Ләкин ни генә булмасын, ул — шигырь! Ә сез? Аңламыйм, Фәһимә ханым, үтерегез, аңламыйм! Минем дә нәни кызым бар. Әгәр дә ул үсеп, Чулпанныкы кебек шигырьләр язсамы?
Уйлагыз әле, Фәһимә ханым, ныклап уйлагыз.
Тарихны укыганда да дикъкать беләнрәк укыгыз. Институтта әйткәннәрдер, мин Сезгә ике генә кешенең фамилиясен атыйм. Ломоносов һәм Маркс. Ярый, Хәйям, Гейне, Пушкин, Тукайны тилеләр дип атыйк ди, әмма Карл Марксны акылсыз кеше дип әйтүе печтик кенә уңайсыз. Арттырып ук җибәрмәгез инде, зинһар. Шигырьне аракы эчү, тәмәке тарту белән янәшә куюыгызга, әлбәттә, ышанмадым, юри, мине үртәр өчен язгансыз дип уйладым. Мин чынлап та үртәлдем. Юри генә дә андый сүзләрне әйтергә ярамый.
Менә шул, Фәһимә ханым. Сездән үтенеп сорыйм: зинһар, Чулпанга язылган хатларны Чулпан үзе генә укысын.
Исәнлек-саулык, сабырлык теләп, Ризван Маликов.
15
Иптәш Маликов!
Акыл өйрәтүегез өчен рәхмәт. Тик үз баламны үземә тәрбияләргә рөхсәт итүегезне үтенәм. Сез кайда укыгансыздыр, кызыксынмыйм. Мин — педагогия институтын тәмамлаган кеше. Сез үз кызыгызны тәрбияләгез. Нәрсәнең кирәк, ни-нәрсәнең кирәк түгеллеген дә сездән ким белмим. Чулпанның ике абыйсын да мин тәрбияләдем. Берсе химия-технология институтын тәмамлады, икенчесе КАИда укый.
Сезгә сүзем шул: Чулпанга хат язудан туктагыз. Соңыннан үпкәләрлек булмасын. Әгәр дә шигырь турында акыл сатарга телисез икән, әнә, минем каенанам белән язышыгыз. Эше юк, вакыты күп, акыл сатарга да ярата. Сездән ким түгел. Артык булмаса.
Мин бит Сезнең эшегезгә кысылмыйм, нигә безнең эшкә тыгыласыз. Үзебез ничек телибез, шулай яшибез. Менә шул.
Шигырь... Шагыйрь... Беләм мин сезнең кебекләрне. Матур сүз сөйләп, кеше башын әйләндерүчеләр. Үзәгемә үткән нәрсәләр турында әйтергә мәҗбүр итәсез.
ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ
81
Мин дә ярата идем берәүнең шигырь сөйләгәнен. Авыз ачып тыңлый идем. Авызымны ачып калдым, ул икенче берәүгә сөйли башлады. Икебез дә әтисез балалар үстердек. Калганнары нишләгәндер — белмим. Ә ул һаман шигырь сөйләп йөри, диләр. Җенем сөйми! Ишетәсем килми!
Кем белә сезнең уегызны. Башта сеңлем-фәлән дип хат язарсыз да, аннан соң... Мин кызымның акыллы булуын телим. Хәзер хыялыйлар заманы түгел. Чәчәкләр базарда сатыла торган заман.
Мине сез, әлбәттә, тупас, ахмак, надан диярсез. Теләсә ничек дип атагыз, мин курыкмыйм. Мин бары тик кызым өчен генә куркам. Ир бала булса, көненә иллешәр хат язышсагыз да исем китмәс иде.
Сез Чулпанны белмисез. Мин беләм. Бәлки тагын акыл өйрәтерсез, балаларның көндәлеген укырга ярамый, диярсез. Зинһар өчен, гафу итегез, зинһар өчен, кичерегез, мин кызымның көндәлеген укып барам. Кирәк булса, аның көндәлегеннән бер хат күчереп җибәрәм. Укыгач күрерсез, менә нинди ул минем кызым. Әллә кайчан үлгән Тукайга мәхәббәт хаты язганны Сезгә язмас дип ничек ышаныйм. Ярый ла Тукай өчен җавапны Чулпан үзе язган, Сез бит япь-яшь кызның мәхәббәт аңлатуын ишеткәч эреп төшәчәксез, җай чыкканын көтеп йөриячәксез.
Тагын бер кабатлыйм, Чулпанга килгән хатларны аңа унсигез яшь тулганчы мин укып барачакмын. Унсигез яшь тулгач, үзе карар. Иң яхшысы, хат язудан туктагыз. Әгәр мин язганнар гына җитмәсә, тормыш иптәшем — Чулпанның әтисе язган хатны да җибәрәм.
Ачуланышмыйк, иптәш Маликов. Югыйсә Язучылар союзына Сезнең кем икәнлегегезне әйтеп язачакмын.
Фәһимә Кәримуллина.
***
— Агай-эне. Син анда безнең кызга хат язып ятасың икән. Ташла ул эшеңне яхшы чакта. Мин күп сөйләп тормыйм. Бер әйтәм, берәгәйле әйтәм. Кызларга хат язасың килсә, Казаныңдагы кызларга яз. Бетмәгән анда кыл койрыклар. Алдалап ятмагыз безнең кызларны. Мин күп сөйләп тормыйм. Казанга барып, муеныңны борып кайтырга да күп сорамыйм. Бер хатының гына җитмимени? Яшьрәкләр кирәкмени? Булдымы? Булса шул. Ташла ул эшеңне. Мин күп сөйләп тормыйм. Мине кем дип сорасаң, Фәйзрахман исемле булырмын. Синең ише шәләй-вәләйләргә бармагым белән генә чиртәм. Мин күп сөйләп тормыйм. Бер әйтәм, берәгәйле әйтәм. Бетте.
***
Чулпанның Тукайга хаты:
— Исәнмесез, Тукай абый! Бу хатны сезгә таныш булмаган кыз Чулпан яза. Өйдә үзем генә. Каршымда сезнең фоторәсемегез көлемсерәп миңа карап тора. Миннән көләсездер инде. Җүләр кыз дип әйтәсездер. Мин чыннан да җүләр, Тукай абый. Әти дә миңа җүләр, ди, әни дә миңа җүләр, ди. (Күрдегезме инде, иптәш Маликов, шигырьнең кая илткәнен? Без, имеш, аңа җүләр, дибез?)
— Тукай абый, Сезгә бер сорау бирергә буламы? Сезгә гашыйк булырга ярыймы, Тукай абый? Мин Сезне бик яратам. Сез миннән башка берәүне дә яратмагыз, ярыймы? Минеке генә булыгыз. Мин Сезне иркәләрмен, чәчләрегездән сыйпармын.
(Күрдегезме? Сезгә бәлки көлкедер, миңа көлке түгел кызымның мондый саташуы).
— Сез көлмәгез, Тукай абый. Иркәли беләм мин. Телевизордан күргәнем бар. Гашыйк булган кешеләр берсен-берсе иркәлиләр. Тукай абый, мин дә сезнең кебек шигырь язам. Минеке әле начаррак чыга, гаеп итмәгез. Менә берсен Сезгә дә җибәрәм.
Очып менгәч әтәч койма башына,
Кычкырып җибәргән бар тавышына:
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
82
«Бөркет түгел мин, ләкин шулай да Канатларым бар, рәхмәт Ходайга».
(Күрдегезме? Яңа гына 7 класс тәмамлаган укучы бала Ходай дигән сүз өйрәнгән. Кемнән? Мәктәптә без өйрәнмибез.)
— Сау булыгыз, Тукай абый. Миңа хат языгыз. Сезгә озын гомер теләп калучы Чулпан Кәримуллина.
7 июль, 1970 ел.
***
Тукайның Чулпанга Чулпан кулы белән язган хаты:
— Исәнмесез, минем өчен дә бик тә, бик тә кадерле булган Чулпан. Хатыгызны алгач, сөенечемнән нишләргә белмәдем. Мин дә Сезне бик-бик яратам. Сезне бик күрәсем килә.
(Күрдегезме? Тукай ук булмасагыз да, Чулпан Сездән дә шундый сүзләр язылган хат көтәчәк.)
— Авылыгызга килергә җыенам. Тик әлегә бераз гына чирләп торам. Салкын тидергән идем. Терелгәч тә киләм. Сез мин килгәнне көтегез, ярыймы? Көтмәсәгез үпкәлим.
Шигырегез миңа бик тә, бик тә ошады. Дөрес әйткән әтәч. Койма башына очып менәргә дә канат кирәк шул. Әбиегезгә күп итеп сәлам әйтегез, Чулпан. (Күрдегезме? Әти, әни дигән сүз юк. Менә ул Сез мактаган «шигырь җанлы карчыкның тәрбиясе.)
— Ярый, сау булыгыз, Чулпан. Мине көтегез. Габдулла Тукай. Сезгә дә мин бер шигырь җибәрәм.
***
Хат башы — яз каршы.
— Сәлам, Зәйнүш! Мин бу — Ризван. Син анда миңа хат язмыйсың икән. Ташла ул эшеңне яхшы чакта. Мин күп сорап тормыйм. Бер әйтәм, берәгәйле әйтәм. Хат язмасаң, Мәскәвеңә барып, муеныңны борып кайтырга да күп сорамам.
Тагын бер сәлам әйтәм дә җитди сүзләргә күчәм. Менә сиңа дүрт хат. Чулпанның әнисе, әтисе һәм Чулпанның — Тукайга, Тукайның Чулпанга хатлары. Фикерең ничек. Миңа нишләргә ? Аптыраган хәл. Пични аңламыйм.
Татар әдәбияты укытучысының шигырь яратмавын калдырып та торыйк ди. Дөнья булгач, төрлесе була. Җирне яратмаган агрономны, дуңгыздан җирәнгән зоотехникны, китап укырга авырсынган язучыны да очратканым бар. Өстәвенә, Сезнең халыкның (шагыйрь халкының) берсе ул укытучыга күңел ярасы салган. Укытучы шул адәми затка үч саклап, шигырьгә дә нәфрәт уятсын ди. Психологик яктан бәлки моны да аңлап буладыр. (Сүз уңаеннан, кем булуы мөмкин ул шагыйрьнең? Мин эзләп-эзләп карадым — андыйны тапмадым. Киресенчә, безнең шагыйрьләр кирәгеннән артык тыйнаклар, басынкылар, тәртиплеләр. Белсәң аны, миңа да әйт әле — күрәсем килә ул азгынны.)
Чулпанның әтисе язган хатка да әллә ни коелып төшмәдем. Аңлыйм бугай мин аны. Хатыны бик нык әгитләгәч, кызып киткән. Кызыбызны бер дуңгыз харап итәргә җыена, дип хатының еласа, кем дә уйланыр. Бу инде, күрәсең, күп уйларга яратмый торган кеше — турыдан сыптыра. Димәк, анысына гаҗәпләнмим.
Мине гаҗәпләндергәне — ничек шушы гаиләдә шундый кыз үсә? Каян килгән аңа шигырь? Тукай белән «язышуы» мине тетрәндерде. Моны, минемчә, хәтта әйтеп тә бирә алмыйм, кемнең башына шундый нәрсә килергә мөмкин? Әллә ул бераз ычкынган микән? Әллә унбиш яшьтә бөтен кешеләр дә шулай була микән? Мин үзем унбиш яшьтәге уй-хисләремне хәтерләмим.
Иң куркынычы шунда, Зәйнүш: ата белән ана балаларын харап итүләре мөмкин бит, сизәсеңме? Кызганычка каршы, Чулпанның Тукайга язган хатын тулысынча
ХАТ БАШЫ — ЯЗ КАРШЫ
83
укып булмый. Әдәбият укытучысы, әлбәттә, аны күчергәндә редакцияләгән, үзенә файдалы урыннарын гына күчергән. Бәлки анда Чулпанның безгә аңлашылырлык серләре бардыр.
Нишләргә? Киңәш бир. Хат язудан туктасам, ничек булыр? Туктамасам, ничек булыр? Аңлыйсыңмы, Чулпанны югалтудан куркам мин. Әллә нинди җинаять эшләрмен кебек.
Карале, бәлки син хат язып карарсың. Тик чамалап, син — максималист кеше. Син язган хаттан соң «бер әйттем Фәйзрахман» чынлап торып кыйнап китмәсен. Безне кыйнаса да түзәрбез, безнең аркада кызын тотып кыйнавы бар. Андый кешедән теләсә нинди ахмаклык көтеп була.
Шундый-шундый эшләр, бара-тора нишләр дигән, ә?!.
Чулпанның шигырьләрен редакцияләргә алып барып карыйм микән, ничек уйлыйсың?
Хат яз. Синең киңәшеңне көтәм.
Кулыңны кысып, Ризван хәзрәтләре.
***
— Дон Жуан әфәндегә Мәскәүски сәлам!
Укып чыктым җибәргән нәрсәләрне. Ха-ха-ха! дип көләр идем, хәсрәт-кайгым булмаса, дип әйткән ди берәү. Тормыш бу, агай-эне. Тормыш — колагыңны бормыш. Син генә ул кешеләрне, тормышны идеаллаштырасың, шуңа күрә хикәяләреңнең күбесеннән прәннек тәме килә.
Син дөрес сукалыйсың, миңа хат язырга ярамый ул хатынга. Язсам, бары тик райкомга гына яза алам. Ике сәгать тә тормый куарга кирәк ул хатынны мәктәптән. Эзе булмасын.
Иренә дә хат язмыйм. Кеше сүзен аңлый торган иргә охшамаган ул адәм. Күрәсең, хатыны аның барлы-юклы акылыннан да мәхрүм иткән.
Чулпан өчен борчылма. Син уйлаганча, акылдан ычкынмаган ул. Аның яшендә Тукайга хат язуы табигый. Безнең мәктәптә бер кыз бар иде. Ньютонга гашыйк иде. Без көлә идек. Һәм кем булды дип уйлыйсың хәзер ул кызны? Физика-математика фәннәре кандидаты.
Нишләргә дисеңме? Дөрес әйтәсең, кызны югалтырга ярамый. Элемтәне өзмәскә кирәк. Ничек? Анысын уйлашыйк. Бәлки кызның өенә язмаскадыр? Район җирендә «До востребования» бар микән? (Авылдан аерылганмын — шуны да белмим.) Таптым! Эврика! Бездә бит хатын-кыз шагыйрьләр бар. Берәрсе белән сөйләш, алар язсыннар. Бәлки ул чакта тегеләр йомшарлар (кызларын «аздыручы» булмый бит).
Шигырьләрне редакцияләргә ташырга ашыкма. Беренчедән, синең Чулпанын. ничаклы гына гениаль булмасын, язганнары матбугатта чыгарырлык түгел дип саныйм. Чыраеңны сытма, әлегә түгел дип төзәтәм. Ул эзләнә. Интуитив эзләнә. Үсә-үсә менә дигәннәрен язар, Алла боерса.
Икенчедән, Чулпан яшендәгеләр бик тиз масаючан булалар — бер-ике шигыре газета битендә күренү белән, үзләрен бөек саныйлар, һәм, нәтиҗәдә, шул «бөеклектән» ары китә алмыйлар. Бәлки Чулпан андый түгелдер — шактый төпле күренә. Шулай да сакланганны саклармын дип әйткән ди берәү. Янә дә шул: Чулпан шигырьне «гәҗиттә бастыру» өчен язмый, үзе өчен яза. Бастыру өчен язса, үзе дә җибәргән булыр иде. Шулай дигәннән, сораш әле, редакцияләрдә юк микән шигырьләре. Булса, редакцияләрдәге иптәш- товарищлар авторга ни дип җавап бирделәр икән?
Ярый, Дон-Ризван, адью. Күктә йолдызлар биетүеңне дәвам ит. Дус-ишкә сәлам кундыр.
Зәйнүш. Мәскәү.