ДРАМАТУРГ-РЕЖИССЁР
Минем үземә театр сәнгате өлкәсенә килеп керү әлләни катлаулы булмады. Танылган
әдипләребез Г.Тукай, А.Алиш, Г.Ибраһимов, Ш.Камал һәм башка язучыларыбызның әсәрләрен
укып үскән, Г.Камал исемендәге Академия театрына йөреп төрле спектакльләр караган
үсмернең күпмедер дәрәҗәдә татар әдәбиятыннан әзерлеге бар иде. Өстәвенә, Туфан
Миңнуллинның яңа пьесасы куелса, класс җитәкчебез Әлфия апа, кемнәрдер аша билетлар
юнәтеп, безне, ике сыйныфны бер итеп, тамаша карарга алып бара иде. Әдәбият-сәнгать белән
кызыксына торгач, 1974 елны М.Сәлимҗанов җыйган төркемгә Казан театр училищесына
укырга керергә ниятләдем. Бу еллар — татар театрларының алтын чоры. Шыгрым тулы
заллар, кызыклы әсәрләр, данлыклы режиссёрлар. Әлмәттә — Г.Хөсәенов, Минзәләдә —
С.Өметбаев белән Л.Садриев, Күчмә театрда — театраль теоретик Р.Тумашев, Камалда
кабатланмас П.Исәнбәт белән татар театр сәнгатен югары биеклеккә күтәргән күпкырлы
талант иясе М.Сәлимҗановлар җиң сызганып иҗат итәләр. Алар үрнәгендә яшьләр, талантлы
шәхесләр — Д.Сираҗиев, Ф.Ибраһимов, Ф.Бикчәнтәев, Ә.Камалиев, Р.Әюповлар бер-бер артлы
күтәрелеп чыкты. Ләкин, спектакль куяр өчен җанлы әсәрләр дә кирәк! Драматурглар яза,
режиссёрлар, актёрларның мөмкинлекләренә туры китереп спектакль куя. Ул чорларда төрле
театрларда Р.Хәмид, Ә.Гаффар, Ф.Садриев, Ю.Сафиуллин, Ю.Әминов кебек язучыларның
әсәрләре гөрләп барды. Академия театрына килсәк, Ш.Хөсәенов, Р.Батулла, Х.Вахид,
А.Гыйләҗев, Н.Исәнбәт кебек әдипләребезнең әсәрләре елатты да, көлдерде дә тамашачыны
ул елларда. Төп урынны Г.Камал театрында, әлбәттә, легендар шәхесебез Туфан ага
Миңнуллин тотты. Тик аның заманында күренекле режиссёрыбыз Марсель аганы Ходай
Тәгалә сәнгать аренасына чыгармаган булса, драматургыбызның иҗаты кайсы юлдан киткән
булыр иде, әйтә алмыйм. Бу ике шәхеснең бердәм иҗаты Татар Академия театрын
республикада гына түгел, гомумән, СССР җирлегендә дә зурдан танытты. Мәшһүр
М.Сәлимҗановны Г.Товстоногов белән бер рәткә куялар иде Мәскәү театр белгечләре. Ул
елларда Туфан аганың бербер артлы М.Сәлимҗанов режиссёрлыгында «Канкай углы
Бәхтияр», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Моңлы бер җыр», «Әлдермештән Әлмәндәр» кебек
әсәрләре куелып татар дөньясын шаулатты. Драматургның «Без бит авыл малае» комедиясе
Күчмә (бүгенге көндә — К.Тинчурин) театрында Р.Тумашев тарафыннан сәхнәләштерелеп,
дистә еллар буена дөнья гизде. Гали ага Хөсәенов җан өргән «Ай булмаса, йолдыз бар»
спектакле өчен (Әлмәт театры) 1979 елда автор Т.Миңнуллин, төп рольне башкаручы
Д.Кузаева, режиссёры Г.Хөсәеновлар Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт
премиясенә лаек була. Без, ул еллардагы студент халкы, Академия театрына көн аралаш
барып, Туфан аганың әсәрләрен кабат-кабат карап соклану кичерәбез. «Диләфрүзгә дүрт
кияү»не карап, Н.Гәрәевага охшаган кызларга гашыйк булабыз, «Әлдермештән Әлмәндәр»
әсәрендәге җырларны яттан беләбез, үзебез үк башкарабыз да. Бу спектакльләрнең
һәрберсенә һәрчак аншлаг, кассада чират, ерактан килгән тамашачыларның хәленә кереп,
урындыклар тезәләр. Аның өчен пожарниклар ачуланалар. Иң авыры — без студент халкына,
аншлаг булса, «икенче юлы килерсез» дип, безне төп ишектән кертмиләр. Әле берәр
Диләфрүзгә охшаган чибәркәеңне ияртеп килеп, шулай дисәләр, оятыңнан җир тишегенә
кереп китәрдәй буласың. Безнең кайбер курсташлар Марсель абыйга: «Академия театрында
кеше күп булса, безне кертмиләр. Марсель абый, сез бит баш режиссёр, ярдәм итегез әле», —
дигәнгә курс җитәкчесе: «Андый көннәрне забор аша керегез», — дип киңәшен бирә. Тора-
бара Марсель Хәкимович безнең эшне җайлый, ач йөрмәсеннәр
дип, массовкага чакыра, һәр
спектакльдә кат - нашкан
өчен бер сум да илле тиен
түлиләр. Ай буена йөри
торгач, шактый гына җыела,
җайлап кына тотсаң, ике-өч
атна рәтләп кенә әбәт
ашарга җитә. Туфан аганың
әсәрләренә кабат-кабат
йөри торгач, күпчелек
рольләрне яттан беләбез,
әйдәп баручы артистларны
инде якыннан белүебезгә
горурланабыз. Аларның
уеннарын читтән генә
сокланып карыйбыз, өйрәнәбез. Спектакль тәмамланып, баш ияргә чыккан мәшһүр драматургыбыз Туфан абый
безгә бөтенләй буй җитмәслек тоела.
1984 елда мин, армия сафларында йөреп кайтып, 1981-1984 елларда Әлмәт драма
театрында эшләп алгач, кире Казанга — Күчмә театрга килдем. Озакламый, 1986 елда, Казан
дәүләт университетына читтән торып укырга да кердем. Менә кайда кирәк булды миңа
Т.Миңнуллинның әсәрләрен, анда уйнаган артистларны белү! Инша язганда ирекл е тема:
«Минем яраткан язучым» иде. Бәхет басты, күп уйлап тормастан, Туфан ага пьесаларына
багышлап инша язам, артистларның исем- фамилияләре белән бирәм. Диләфрүзне уйнаган
Н.Гәрәева иҗатына да тукталам, Әлмәндәр карт — Ш.Биктимеров образын да үзем белгәнчә
анализлыйм, аларның хезмәтенә, талантларына соклануымны да белдерәм. Нәтиҗәдә,
имтиханга «бишле» куйдылар, тырышлыгым юкка китмәде. Куюын куйдылар, алуын да
алдылар данлыклы уку йортына, тик ошбу хәлне белгән Күчмә театр администрациясе генә
пошаманга төште бит! Аларны да аңларга була, чөнки коллектив өч-дүрт труппага бүленеп,
төрле спектакльләр белән төрле якларга СССР буйлап 30-40 көнгә гастрольгә чыгып китә.
Өстәвенә, яшәү шартлары начар, хезмәт хакы «мизерный», кадрлар җитешми, шуның өстенә
яшь артистлары, әле алды кереп, арты кермәгән бәндә, ел саен ике мәртәбә сессиягә
имтиханнар бирергә китәргә дә тиеш. Тарихта күренмәгән хәл! «Йә эшлә, йә укы!» диеп тә
әйткәлиләр. Ярый әле, кануннар бар, укыган кешене куа алмыйлар икән. Ләкин юлын
таптылар, рольләр генә бирмиләр, уйнау тәтеми миңа. Шулай да яңа спектакльләр куйганда,
өченче-дүртенче состав итеп билгеләп куялар тагын үзе. Бу инде сиңа репетиция мәңге
тәтемәячәк дигән сүз. Шундый хәерсез көннәрнең берсендә, төгәлрәк әйтсәм, 1986 елны
Туфан Миңнуллинның яңа әсәре — «Гармун уйный беләсеңме?» дигәне безнең труппага
куелачак икән, шул ук әсәрне Минзәлә театрында «Гармун белән скрипкә» исеме астында
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Л.Садриевның инде куеп ятуы да мәгълүм
булды. Режиссёрына килгәндә, без бөтенләй белмәгән, Урта Азиядән күчеп кайткан яңа кеше
сәхнәләштерәчәк икән.
Менә, ниһаять, репетицияләр башланды. Искитмәле сәнгать әсәре, авыл күренешен якты
итеп чагылдырган декорация, матур итеп көйләр язылган, рәхәтләнеп бирелгән ролеңне уйна
гына инде. Ләкин режиссёрыбызның гына эшләре бармый бит. Нәрсә эшләргә теләгәнен үзе
дә аңламый. Соңыннан билгеле булганча, ул Урта Азиядә үзешчән сәнгатьтә генә нәрсәдер
куйган булган. «Аптыраган үрдәк суга арты белән чума» дигәндәй, театрның режиссёрларсыз
калган чоры бу, кеше булмагач, әлеге иптәшне сынап караулары икән. Куючының кемлеген
белеп алган, азау теше чыгарган артистлар бөтенләй санга сукмый башладылар үзен. Минем
генә исем китми, чөнки өченче состав. Мәңге репетиция ясамыйсың дигән мөһер сугылу бу.
Ләкин бер «ләкин»е бар икән әле, әгәр синең беренче, икенче составларың авырып йә булмаса
декрет ялына китсә, сине репетициясез-нисез «ввод»ка төртеп кертәчәкләр. Монда да миңа
яктылык юк, чөнки ирләр декрет ялына китә алмыйлар, берсе чирләсә, икенчесе бар. Шулай итеп, төп рольдә Мәрдине уйнасам да, мин барыбер читтән карап утыручы гына. Укуым да
читтән торып, уйнавым да шул чама. Көн артыннан көн үтә, эшнең рәте-башы юк, өлкәнрәк
актёрлар кул селтәп кайтып китәләр, режиссёр аларга бер сүз дә әйтә дә алмый, чөнки үзе бик
кызганыч хәлдә. Бу турыда берәү түзмәгән, Туфан агага: «Әсәрең чыга алмый бит, куя алмый,
Туфан, һич булмаса үзең сәхнәләштереп бетер, әрәм булмасын», — дип хәбәр иткән.
Драматург, ниһаять, үзе театрга килеп керде. Якташымның пәйда булуы минем бәхеткә икән.
Иң беренче итеп барыбызны да сәхнәгә чыгартып, уйнатып каратты. Мәрдиләргә тальянда да
сыздыртырга кирәк. Шуннан Туфан ага әйтә: «Үпкәләмәгез, егетләр, Рәдиф армияләрдә дә
йөреп кайткан, тальянда да әйбәт уйный, гәүдәгә дә нык, Мәрди кебек», — диеп, мине беренче
составка күчерде дә куйды. Театр директоры Әбелмәмбетов: «Туфан абый, ул бит
университетта укый, елга ике тапкыр эшне өзеп китеп барачак, ә гастрольгә кем чыгар?» —
дип каршы төшә.
— Роберт, син чакырдыңмы куярга — куям. Пьесамның ничек чыгуы өчен мин җавап
бирәмме — бирәм, чөнки аны, иң беренче чиратта, таләпчән Казан тамашачысына
күрсәтәчәкбез. Соңыннан, Рәдиф укырга киткәч, әнә, кемнән ким, Рәсил Акбашов уйнар, —
диеп бәхәскә нокта куя. Минем өчен дусларым, якташларым Ринат Мифтахов белән Илгизәр
Хәсәнов та куана...
Үзебезнең якның берәр шәхесен күз алдына китерсәм, тау ягының гүзәл табигате, алма-
чия бакчалары, чишмә-күлләре һәм, әлбәттә, ике мәһабәт елга кушылып диңгез ясаган
киңлекләре, дулкын өстендә тибрәнеп йөзгән ак пароходлары, акчарлаклары, мал-туар төяп
каядыр юнәлгән судно-баржалары да искә төшә. Искиткеч гүзәл табигать! Ошбу илаһи төбәк
күпме талантлы язучыларны, хәрбиләрне, дәүләт эшлеклеләрен, фән кешеләрен биргән.
Шулар арасында, әлбәттә, Туфан ага Миңнуллин — татар әдәбияты тарихында зур мирас
калдырган шәхес.
Ярата иде мәшһүр драматургыбыз үзебезнең гүзәл туган ягыбыз — Кама Тамагын. Ул бит
аннан үз гомерендә күңеле сыкрап күпме генә китмәгән дә соңыннан, сагынып, Иделем
акчарлагы кебек күпме генә кайтмаган. Ә бит безнең туган ягыбыз белән саубуллашып китеп
баруның һәр очрагы үзе бер романтика. Син утырган су корабы, пароход булсынмы ул,
Метеор, Ракетамы яисә Буревестникмы, кычкыртып сәлам бирә дә, тавышы Кама Тамагының
текә тауларына барып бәрелеп, аһәң булып кире әйләнеп кайта. Тау башыннан сиңа дусларың,
туганнарың, сөйгән ярың кул болгап, «яңадан кайт» дип озатып кала. Ә инде кире кайтканда,
җигүле атлар белән каршы алырга килгән туганнарың, авылдашларың кабат сине көтә.
Өстәвенә бер көтү акчарлаклар: «Озак йөрдең, озак йөрдең, чит җирләрдә ниләр күрдең?»
дигәндәй чыркылдашып каршы алалар. Трактор-машина, мотоцикл, ат кешнәгән, су буенда
сату иткән апайларның яңгыравык тавышлары бергә кушылып үзенә бертөрле моң булып
яңгырый. Симфония! Елга ярына зур көймәләре белән бер-бер артлы балыкчылар кайтып,
пристаньның өске ягына тукталалар. Бер төркем халык шул якка омтыла. Саклау складлары
да ерак түгел, арып-талып кайткан елгачылар, ашыкмый гына тоткан байлыкларын төрен-
төргә, сортын-сортка аерып тартмаларга тутыралар, аны ат арбасына төяп, саклау урынына
озаталар. Ләкин, бар тауар да складка барып җитми, әле балыкчыларның үз өлешләре дә
аерым өелгән. Төяүле ат кузгалып киткәч, халык бер-берсен төрткәләп, шаулашып: «Безнең
Салтыкка, Балчыклыга хәтле кайтасы бар, чиратсыз кермәгез әле», — дип, шаулашып сатып
алу эшенә керешәләр. Зур кәрҗиннәр күтәргән, башкалабыз Казанда груша-алмасын, чия-
сливасын, кыяр-помидорын сатып кайтып килүче түтәйләр дә, кемнедер каршы алырга
килгән эшләпә-түбәтәйле авыл абзыйлары да, кунаклар да балык сайлый. Кайсысыдыр
тозларга, кемдер кыздырырга, икенче берәүләре шулпа пешерергә сорый. Гөж килә су буе...
Туфан ага да текә яр башына басып ошбу гүзәллеккә, тормыш агышына сокланып карап
торырга ярата иде. «Әй, җегетләр, тагын кайда бар соң мондый илаһилык, мондый нечкә
гүзәллек?! Җәннәт бит, билләһи, җәннәт», — дип, ташып чыккан хис-тойгыларын безгә
белдерә. «Мин бит Казакъстанда эшләгәндә дә, Мәскәүдә Щепкин училищесында укыганда да,
ялларымда да очып, сагынып кайта идем, ошбу табигатьне кабат күрергә. Күреп тә, сагынып
та, туеп та бетәрлек түгел икән бу Кама Тамагын», — дия иде әдип, чын күңеленнән шатланып.
Аны танып райондашлары, танышлары уратып ала: «Әллә Туфан Миңнуллиныбыз инде?!
Нишләп үзең генә соң?» дигәннәргә: «Авылның матурлыгын аңлап бетерәме соң ул Нәҗибә
апагыз! Аңа җылы суы агып торган фатиры да театры гына булсын», — дия, яртылаш чынлап,
яртылаш шаяртып. Атна саен авылына чапса да, айга бер генә тапкыр булса да, Мөштәри
ДРАМАТУРГ-РЕЖИССЁР
137
урамында урнашкан Язучылар берлегенә дә кереп чыккалый ул. Без, яшь язучыларның,
барлык әсәрләрен укып, куелган пьесаларыбызны да карап барырга тырыша иде, фикерен
әйтә, бәяләмә бирә. К.Тинчурин исемендәге театрда куелган «Яз галәмәте», «Сынган беләзек»
әсәрләрен карагач, миңа: «Бик җылы, бик тәрбияви пьесалар. Кара, якташ, синдә лирика көчле
икән бит», — дип мактап та җибәрә, аның бу сүзләре күңелгә сары май булып ята. Әле «Идел»
журналында басыла килгән детектив роман-повестьларымны да укып барган: «Афәрин,
якташ, Нәҗибә апаң белән берсен дә калдырмыйбыз, чиратлашып укыйбыз, татарда чын
мәгънәсендә детектив жанрында рәтле-башлы яза белүче юк иде, ташлама, дәвам ит», — дип,
күңелне күтәрә. Үткән гасырның соңгы елларында Кама Тамагының Яңа Сала авылында
үткәрелгән фәнни-гамәли әдәби конференциядә дә: «Рәдиф Сәгъдинең үз теле, үз стиле бар»,
— дип, җылы сүз әйтеп үткән иде. Олпат язучы авызыннан моны ишетү тагын да
тырышыбрак иҗат итәргә этәргеч булды, әлбәттә. Соңыннан: «Ринат Мифтах белән авылга
кайтсагыз, онытмагыз, миңа да кереп чыгыгыз, бер иркенләп сөйләшеп утырырбыз», — дип
Мәрәтхуҗага кунакка чакырды. Озакламый, чынлап та, туган якларга Ринат абый белән бергә
кайтырга туры килде. Шул форсаттан файдаланып, Туфан аганың авылына да барып килергә
булдык. Бәхеткә, драматургыбыз өйдә иде. Ул үзе салдырган мәчете, үзе укыган мәктәп
бинасы, үзе өчен кадерле хатирәләре булган авыл почмаклары белән безне таныштырып
йөрде. «Әнә, теге казлар коенган сай инештә без малай-шалай да анадан тума ләмдә аунап,
чучка балаларына әйләнеп өйгә кайта торган идек. Кыш көннәрендә зимагур малайлар теге
биек Олы Салтык тавына зур ат чанасы сөйрәп менеп, төялешеп шуып төшә идек, соңыннан,
хәле беткән эт балалары кебек авызны ачып еш-еш сулап, әнкәй кырына кайтып егыла идек.
Әнә тегендә — Карамал ягы, әй малай, анда җиләкнең күплекләре, малай чакта ирендермәгән
дә бит, өлкәннәргә ияреп барып ярыша-ярыша җыябыз. Үзе эре, үзе ишле иде ул чакларда.
Хәзер дә бар, диләр, тик ирендерә инде, малай, яшь тә җитәрлек бит инде, үзегез беләсез», —
ди. Соңыннан безнең сәяхәт өй тирәсендә дәвам итә. «Менә элек биредә безнең бәрәңге
бакчасы иде. Син, Рәдиф, Келәнчедән Алтыш Рафаэлен беләсеңдер инде, шуның белән
киңәштек тә зур итеп, менә, күл казыттык, теге инеш суын траншея казып бирегә юнәлттек
тә менә дигән сулык барлыкка килде, артык суы агып чыгып, элеккеге эзеннән бая күрсәткән
казлар буасына төшә тора. Әле алып кайтып карап маймычлар да җибәрдек, ни булыр, белгән
юк, бер-ике елдан, менә, балык тотып карарга да килсәгез була», — ди Туфан ага.
Ул авыл җирлеген генә түгел, аның үткен телле, тырыш халкын да бик ярата иде. Шуңа
күрә бирегә кайтса, язарга илһамын да таба, сала халкыннан җыя барып, төрле гыйбарәләр,
кызык хәлләрне дә әсәрләренә кертә тора. Шуңа күрә аның күпчелек әсәрләре авыл
тормышына багышланган, аның кешеләренә, уңганнарына мәдхия уку да җитәрлек
пьесаларында. «Без бит авыл малае», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Әлдермештән Әлмәндәр»,
«Кырларым-тугайларым», «Гөргөри кияүләре», «Йөрәк маем» кебек пьесалары — авыл
темасына багышланганнарының бер өлеше генә!
Туфан Миңнуллинны күпчелегебез драматург, язучы итеп кенә беләбез. Ләкин аның әле
режиссёрларга кытлык чорында Минзәлә һәм башка провинциаль театрларга барып та үз
әсәрләрен сәхнәләштергәнен ишетеп беләм. Безнең К.Тинчурин театрында да ул режиссёр
буларак җиң сызганып эшкә кереште. Дәрте ташып тора, гөрелдәп чыккан яңгыравык
тавышы белән: «Яле, якташ, менә сул яктан хатыныңны ияртеп чык та, күршең Мозаффарлар
тәрәзә төбенә килеп, сыздыртып тальян гармуныңда урам көен уйнап җибәр!» — ди.
Мозаффарны исә театрның ул чактагы
РӘДИФ СӘГЪДИ
138
әйдәп баручы, Татарстанның халык артисты Ринат Мифтахов башкара. Олпат гәүдәле, матур,
моңлы бас тавышлы, өстәвенә ул да Туфан аганың якташы, Чаллы авылыннан. Авылның
магнитофон акыртып йөрүче зимагур малае Хисамны уйнаучы Илгизәр Хәсәнов та
драматургка якташ, әтисе
— Балчыклыдан, әнисе — Олы Бортастан. Язучының үзенә ничектер, әмма дә ләкин без,
якташларына Миңнуллинның үзе белән спектакль чыгаруы күңелле дә, җиңел дә. Акырмый,
мыскыл итми, җайлап кына
төшендерә бара. Сәхнәдәге вакыйгалар җыр-биюләргә уралып агыла. Безнең уеннан канәгать
калып Туфан ага сөенә, аның ошатканын күреп, труппа да күңел күтәренкелеге кичерә. Вакыт-
вакыт: «Молодцы, егетләр, бик шәп, якташлар»,
— дип тә мактап җибәрә. Әбине уйнаган Наҗәр Шәкүрова: «Әй, Туфан абый, гел
якташларыңны гына мактыйсың, нишләп без дә Кама Тамагыннан чыкмаганбыз икән!» —
дип төрттерә. Җор телле режиссёрыбыз югалып калмый: «Якташларымны, Наҗәр, мин
мактамасам, кемнәр мактар икән?» — ди. Аннан: «Ну, син дә молодец, Наҗәр, Сабадан булсаң
да», — дип, гөрелдәтеп көлеп җибәрә. Репетицияләр уйный- көлә дәвам итә. Ниһаять,
премьера, сәхнә артына Туфан ага үзе кереп: «Зал шыгрым тулы, җәмәгать, иркенләп,
каушамыйча уйнагыз», — дип, соңгы күрсәтмәләрен бирә. Халыкка матур декорацияле,
тапкыр сүзле, җырлы-биюле тамаша күрсәтелә. Алар ял итеп, күңелләре күтәрелеп, безне
аягүрә алкышлап кайтып китәләр иде. Әдибебез үзе дә «Гармун уйный беләсеңме?»
спектаклен бик яратты. Спектакльдән спектакльгә дусларын, академия театры артистларын
бик еш ияртеп килә иде. Бик озак еллар буена барды аның бу пьесасы, халыкның кабат-кабат
караган әсәрләренең берсенә әйләнде. Ошбу пьесасын үзе куеп Туфан Миңнуллин безгә яхшы
язучы гына түгел, талантлы режиссёр икәнлеген дә күрсәтте.
Шул елларда телестудия җирлегендә ачылган «Кадр» дигән оешмада режиссёр булып
эшләүче Илдар Матуров миңа: «Белмәгән кешең юк, берәр атаклысын табып бир әле,
документаль фильм төшерербез», — дип мөрәҗәгать итте. «Әйдә, Туфан агадан башлап
карыйк алайса, район җитәкчеләренә дә үзем чыгам, артистлар кирәк булса, дирекция белән
дә сөйләшәм», — дим. Кинога төшерү мәсьәләсен Туфан аганың үзенә җиткердем. Ул: «Мин
каршы түгел, төшерегез, җитәкчеләр белән арадашчы булырга да риза», — ди. Язу-сызу
мәсьәләсенә тукталгач кына: «Энекәш, каләмең бар бит инде, үзем турында үземә
яздыртмагыз инде», — дип, кырт кисә. «Сценарийны эшләп бетер дә, ә сезнең белән районга,
әлбәттә, чыгам, тик язмаңа минем авыл Мәрәтхуҗаны да кертергә онытма, мәчетне дә,
мәктәпне дә калдырма», — дип киңәшләрен бирде.
Бер атнадан булачак фильмның сценарие әзер иде. Туфан ага әз-мәз генә төзәтмәләр ясаса
да, язмадан канәгать калды. Эш башланыр алдыннан мин үзебезнең Кама Тамагы районына
кайтып, аның җитәкчесе Миндел Шәмсетдинов, язучының үз колхозы рәисе Рафаэль
Гыймадиев белән дә сөйләшеп, гастрольләр ясап кайтам. «Безнең кулдан нәрсә килә,
борчылмагыз, барысын да эшләрбез», — дип, озатып калдылар. Бу вакытта «Гармун уйный
беләсеңме?» комедиясе, артистлар эштән китү сәбәпле, уйналмый башлаган иде. Туфан абый
ике көн рәттән театрга килеп, яңа рольгә кертелгән артистлар белән репетиция ясады да:
«Хәерле сәгатьтә, егетләр!»
— дип, яхшы теләк теләп өенә кайтып китте. Безне алда кар-буранлы, салкын кышлы Кама
Тамагы районы һәм якташлар көтә иде. Колхозларның әле исән чагы, авылларда хезмәт хакы
түләнгәч, эш булгач, яшьләрнең дә бер өлеше туган
139
җирендә кала торган чагы, зурдан кубып, тулы заллар белән каршы алдылар. Район
тамашачылары Туфан аганың әсәрен дә, анда тагын өч якташлары уйнавын да зур горурлык,
көчле алкышлар белән каршыладылар. Авыл саен шатланып клубка киләләр, хөрмәт итеп,
кунак итеп озатып калалар. Үзәк юлдан читтәге кайбер авылларга көрт салып аркылы төшсә
дә, шундук колхоз җитәкчеләре бульдозерлар җибәреп аны чистарттыралар, спектакльдән
соң тракторлар озата чыга. Көнгә икешәр тапкыр уйныйбыз, шуңа тәңгәл кинорежиссёр
Илдар Матуров төшерү эшләре алып бара, ә көннәрдән бер көнне район кунакханәсенә Туфан
ага иртүк килеп керде: «Якташ, бер яхшылык эшләгез инде, авыл халкы бит, Туфан, үзебезнең
клубта да спектаклеңне уйнат инде, дип сорыйлар», — ди. Әлбәттә, бу үтенеч безнең труппага
кыенлыклар тудыра торган хәл иде. Чөнки авыл йорты хәтле генә клубның сәхнәсе дә,
кечерәйтеп әйтсәк, мунча ләүкәсе хәтле генә, тамашачы залы да илле кеше сыярлык кына.
«Декорация дә сыймаячак, артистларга хәрәкәт итәргә урын да юк бит анда, Туфан абый», —
дим.
— Декорациясез генә уйнарсыз, халык аны шул килеш тә яратачак, кабул итәчәк. Мин
үзем ашау-эчү, мунча керү мәсьәләләрен хәл итәм, район җитәкчеләре дә авылга килеп
котларга булдылар, шунда Илдар кино өчен материал да төшерер, — ди.
— Туфан абый, шундый шыксыз клубыгызда уйнап, бәябез төшмәс микән соң?
— Менә минем алда бәягез төшмәсә, халык алдында күтәреләчәк кенә инде, — ди.
— Яхшы, Туфан абый, мин хәзер бүлмәләргә кереп хатын-кызлар белән сөйләшәм, ирләр
белән мәшәкать булмас, анысына иманым камил. Алар, без сорасак, икене генә түгел, өч
спектакль дә уйнаячаклар көненә, — дип, бүлмәдән чыгып китәм. Труппаның иң өлкән
артисткасы Һ.Шәкүрова: «Туфан абыең өчен кирәк булса, урамда да, буранда да уйнарбыз
инде», — дип, ризалыгын бирә. Икенче көнне көндезге унбердә без, Мәрәтхуҗаның сәнгать
сарае дисәм, хәтере калыр, берәр агайның терлек абзары хәтле клубына спектакль уйнарга
киттек. Төп декорацияне бушатып та тормадык, сәхнәгә кечкенә генә рәшәткә, бер куак, ике
озын эскәмия урнаштырдык. Тамаша залының да алгы урындыкларын алып урамга
чыгардык, чөнки башкача булмый, җырлы-биюле урыннарны сәхнәдән төшеп башкарсак
кына. Туфан ага яшь егетләр кебек очып йөри, әле безгә килеп булыша, йә булмаса хатын-
кызларга: «Нурия, менә син теге урынны монда алыштырырсың, син, Әлфия, менә моннан
керерсең», — дип мизансцена куя. Соңгы мәртәбә Мәрәтхуҗада кайчан спектакль булганын
карт бабайлар да хәтерләмидер инде, ә без уйныйбыз. Халык мөкиббән, вакыйгалар эченә
кереп китеп, бирелеп карыйлар. Чөнки колакларына туган якларының атамалары, авыл
исемнәре дә килеп керә. Алар бар да шигырь итеп язылып, җырга салынган. Барыш та,
Келәнче дә, Кыртапа да, Салтык та һәм башка күп кенә авыл исемнәре җырларда яңгырый.
Без, ниһаять, тальян, баян моңнары белән үрелеп барган спектаклебезне уйнап бетерәбез.
Халык, ягъни арткы рәтләрдә утырган 30-40 тамашачы, рәхәтләндереп кул чаба, Туфан ага
безнең алга чыгып авылдашларына да, артистларга да, район җитәкчеләренә дә тирән
рәхмәтен белдерә. Кыен шартларда эшләп чыксак та, без бик канәгать. Яхшы язучы язган,
автор үзе үк режиссёр булган затлы спектакльдә уйныйбыз, бөтен мәшәкатьләрен, эшләрен
калдырып безне карарга килгән тамашачылар баскан килеш рәхмәт йөзеннән кул чаба. Район
җитәкчесе, кыш булуга карамастан, чәчәкләр дә юнәткән. Тере чәчәкләр!
Быел да, район үзәгенә кайтып, пароходтан төшүгә, текә ярына, гүзәллегенә сокланып
карап тордым. Куе, шомырт кара көдрә чәчләрен артка сыйпап, Идел киңлекләренә төбәлеп,
Туфан ага басып тора сыман.