ДРАМАТУРГ-ФИЛОСОФ
Үзеннән соң гаять бай драматургия мирасы калдырса да, кемне югалтуыбызны без — театрлар, шул исәптән, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры да, үз җилкәбездә татып, тоеп яшибез. Без, аның әсәрләренә кабат-кабат әйләнеп кайтып, сәхнәләштерә башладык. Туфан абый драматург буларак кайсы яктан көчле соң ул? Аның һәр язган пьесасында тирән, төптән уйланган фикер ята. Вакыйгалар тормышның үзеннән алынган булуы белән кыйммәтле. Ул беркайчан да бер көнлек пьесалар язмады. Нинди генә заман булмасын, аның әсәрләре Шекспирныкы кебек актуаль.
Мәдәният һәм сәнгать институтында Шамил Бариев белән укыткан вакытта мин беренче тапкыр Т.Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драматик новелласына мөрәҗәгать иттем. Ул студентларның диплом эше булды. Аннан соң Чаллыда эшләгәндә, әлеге әсәрне профессиональ артистлар белән сәхнәләштердем. Шәкертләр белән куясыңмы, артистлар беләнме — аның әсәрләре көчле яңгыраш таба. «Дуслар җыелган җирдә» Чаллы театрында дүрт сезон рәттән иң актуаль һәм иң күп тамашачы җыйган спектакль булып барды.
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры өчен Туфан абый махсус «Авыл эте Акбай»ның дәвамын, алтынчы сериясен минем соравым буенча тәкъдим итте. Ул «Гашыйк буласым килә!» дип атала. Авылда яшәүче ятим көчек: «Минем шәһәргә барып гашыйк буласым килә, югыйсә, авылда андыйлар юк», — ди Акбайга. Ышанычлы дусты буларак, Акбай белән шәһәрдә булып, үзе кебек ятим көчекне табып, яңадан авылга әйләнеп кайта. Шушы кечкенә генә әкият аша да Туфан абый балаларга, яшьләргә авыл мохитенең көчен җиткерә алды.
Нуриәхмәт Сафинның 60 яшьлек юбилеена әсәр эзлибез. Нуриәхмәт абый Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары» пьесасын алып килгән. Укып чыктым, 70 нче елларда язылган, бүгенге көнгә бик актуаль түгел. «Ярар, Туфан абый белән киңәшләшик тә, бүгенге көнгә яраклаштырмасмы?» — дибез. Ә Туфан ага исә: «Най, нәрсәгә этәрәсең, мин бер язган әйбергә кире кайтырга яратмыйм», — дип карышты. Аның 30 ел элек язган әсәрен яңадан яңартуы барыбыз өчен дә шатлык булды. Туфан абыйның авыл җирендә үскән драматург буларак авыл җирлегенә, аның мохитенә, кешеләренә ихтирамы бик зур. Ул үз әсәрләрендә авыл кешеләрен романтик, көчле итеп күрергә тели. Аның фикере буенча, мәдәниятне авылда тәрбияләнгән шәкертләр тудыра. Татар авыллары — милләтнең нигезе, дип саный ул. «Нигез ташлары»нда Гарифулла карт образы аша әлеге фикерне әйттереп, театрга бөтенләй яңа рух өрде. Бөтен театрларның нигезләрен ныгытып, Туфан абый фани дөньядан китеп тә барды. Туфан Миңнуллин — драматург-философ.
Безнең театр репертуарында Г.Тукай турында «Печән базары», «Зәйтүнәкәй» спектакльләре булды. Эзлеклелекне дәвам итеп, Апушның балачагы, Казанга китү чорын да чагылдырырга кирәк иде. Туфан абый 12-15 көн эчендә Тукайның балачагын чагылдырган әсәр язып бирде. Әмма, ни кызганыч, үзе исән чакта мин аны сәхнәләштерә алмадым. Безнең репертуар папкасына башка әсәрләр керде. Ул шулай чигенде дә чигенде.
Узган елның декабрь аенда «Әйт әле, күбәләк»нең премьерасы булды. Бу аның рухына дога булып барсын! Гаиләсе, Нәҗибә ханым, кызы да: «Монда нәкъ Туфан әйтергә теләгән фикер ишетелә. Ул үзенең җаны фани дөньяга күбәләк булып күченәсен сизенде кебек», — диделәр.
Ренат ӘЮПОВ,
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт
яшь тамашачы театрының баш режиссёры