Логотип Казан Утлары
Комедия

БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР

ИКЕ ПӘРДӘЛЕ КОМЕДИЯ
Галиябану — авыл карчыгы.
Айсылу — авыл кызы.
Сихерче карчык.
Варвара — балалар бакчасында тәрбияче.
Хөллия
«Бомба »
« Мисс Пипис »
Л ә лия
Маша кеше хокукын яклаучылар.
Элизабет.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ.
Җир шары өстендә урын-җире җәелгән карават. Күктә ай һәм йолдызлар. Айга эленгән бауда Вәсим белән Вәсимәнең бергә кочаклашып төшкән рәсеме эленеп тора. Сәхнә өстендә тар гына экран. Анда сәхнәдә барган вакыйгаларга комментарий рәвешендә икеюллыклар язылып бара. Вакыйга башланыр алдыннан экранда:
Куйдык та сыртны сыртка,
Пешердек тозсыз ботка,
дип язылган. Караватның ике ягында сыртны сыртка куеп ир белән хатын — Вәсим белән Вәсимә утыра.
Туфан
Миңнуллин
Катнашалар:
Вәсимә
Вәсим
} ир
белән хатын.
Сәлимә
Хәтимә
авыл хатыннары.
Наташа
Шарлотта .
> «аллар».
« Попка »
> тәтәйләр.
Гузелька Наташенька
} балалар.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
18
Вәсим (авыз эченнән көйләп).
Былтыр җуйган балдагымны
Быел таптым утлыктан.
Җырлыйсым килеп җырламыйм, Җырлыйм хатын юклыктан.
(Вәсимәгә таба борылып.) Әйт инде берәр сүз.
Вәсимә. Җырла, җырла. Оятсыз. Янында хатыны утыра, хатын юк, ди.
Вәсим. Дәшмисең бит, сөйләшмисең бит. Мин сине юк дип торам.
Вәсимә. Юктыр шул. Сөйрәлчекләр янында йөргәч, хатын юк булып күренәдер.
Вәсим. Сөйрәлчек дип бүтән хатыннарны мыскыл итмә, Вәсимә. Алар да бит синең җенестәшләрең. Сөяркәләр диген.
Вәсимә. Үртәмә. Миңа сөяркә ни, сөйрәлчек ни. Мир үгезе.
Вәсим. Алай түгел ул, Вәсимә. Сөяркә хатын кебек үк күңелгә якын була. Үзең кебекләрне мыскыл итмә.
Вәсимә. Минем кайчан сөйрәлгәнем бар?
Вәсим . Алла диген, Вәсимә. Дөнья бу. Ярый ла синең менә дигән ирең бар.
Вәсимә. Синме ир?
Вәсим. Кем соң?
Вәсимә. Әйтер идем инде...
Вәсим. Син әйт, Вәсимә. Барысын да әйт, мин белеп торыйм. Ир түгел дисең инде? Син, Вәсимә, ни сөйләгәнеңне белеп сөйлә. Уйлабрак әйт. Үзең мир үгезе дисең, үзең ир түгел дисең. Сөяркәләрең дисең, үзең ир түгел дип әйтәсең. Ир булмаган ирнең сөяркәләре буламы?
Вәсимә. Көлмә миннән. Җитеп килә торган кызларың бар. Оялмыйсың да, һаман сөйрәләсең.
Вәсим. Әйдә болай сөйләшик, Вәсимә. Син минем кебек оятсыз белән торма, аерып җибәр. Үзеңә менә дигән ир тап.
Вәсимә . Бик кирәкләре бар. Барыгыз да бер иш. Кулымнан килсә, бөтенегезне кырып бетерер идем. Берегезне дә калдырмас идем җирнең йөзендә.
Вәсим. Бөтенебезне дә димә инде. Арабызда әйбәтләребез дә бардыр... Мин дә ул кадәрле үк начар түгел инде.
Вәсимә. Сине беренче булып юкка чыгарыр идем.
Эленеп торган карточканың алдын артка әйләндереп куя.
Вәсим. Карточкадан үч алма.
Вәсимә. Тормасын җан көйдереп.
Вәсим. Рәхмәт, Вәсимәкәй. Ләкин булып чыкмый ниятең. Ирләрсез яши алмый хатын-кыз.
Вәсимә. Яшәмәде ди, көтеп тор. Әнә Сабира апа әйтә, ирдән котылгач, рәхәтләнеп яшим, ди.
Вәсим. Сандугачым...
Вәсимә . Әйтмә миңа сандугачым дип.
Вәсим. Карлыгачым...
Вәсимә. Мыскыл итмә, диләр.
Вәсим. Ярый алайса, сандугачым да димәм, карлыгачым да димәм, чыпчыгым диярмен. Менә нәрсә, чыпчыгым, синең рәхәтләнеп яшим дигән Сабира апаң беркөн миңа әйтә — бер генә кочакла әле, Вәсим, ди.
Вәсимә. Алдашма. Кирәгең бер тиен.
Вәсим. Ярый инде алайса. Бер тиен тек бер тиен. Хәзерге тиенне җирдә ятса да иелеп алучы юк. Шулайдыр инде без дә. Ничек соң сине бәхетле итәргә, Вәсимәкәй? Син, әйдә, болай эшлә. Ходайдан сора, и Алла, бу дөньядан ир дигән хайваннарны юк ит, үзебез генә калып рәхәтләнеп яшик, диген.
Вәсимә. Авызың ерма, сорармын да шул.
Вәсим. Юк, Вәсимәкәй. Алла андый этлекне эшләмәс. Ни әйтсәң дә, ул безне алдан яраткан. Аннан соң безнең кабыргадан — сезне. Син иң яхшысы — сихерче карчыклардан сора. Алар явыз. Алар сине тыңлар. Мин бетәргә риза үзе. Әйдә, икәү бергә чагында ятып сөйләшик. Мин сине кочагыма алырмын, син шунда ирләр кирәкми, диярсең. (Ята.)
Вәсилә . Якын киләсе булма, орынасы булма. (Вәсимгә аркасын куеп ята. Серле музыка астында серле утлар сәхнәдә хакимлек итә. Ай дерелди, йолдызлар сикерешә. Сәхнә яктырганда, Вәсимә ялгызы гына караватта ята. Вәсим яткан урынны капшап карый. Вәсим
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
19
булмагач, торып эзләнә.) Әй, кайда син? Вәсим! Вәсим, дим.
Экранда язу:
Ирләр бетсен, үлсен, катсын, Хатыннар чәчәк атсын.
Сихерче карчык пәйда була.
Сихерче карчык. Вәсим юк. Ирең юк.
Вәсимә . Ничек юк? Син кем?
Сихерче карчык. Мин бөтен җир шарындагы сихерче карчык - ларның президенты. Кичә сезнең ишегалдында безнең җыелышыбыз булды. Көн тәртибендә сезнең теләкне тикшерү иде. Озакка сузылган фикер алышулардан соң, сезнең теләкне канәгатьләндерергә булдык.
Вәсимә. Нинди теләк?
Сихерче карчык. Кулымнан килсә, бөтен ирләрне дә кырып бетерер идем, дидегез. Дидегезме?
Вәсимә. Дигән идем.
Сихерче карчык. Дисәгез, шул: теләгегез үтәлде. Җир шарында һәм кос-моста бөтен ир заты юкка чыгарылды.
Вәсимә. Ничек?
Сихерче карчык. Сихер көче белән. Рәхәтләнеп яшәгез, Вәсимә ханым.
Вәсимә. Туктагыз әле...
Сихерче карчык. Туктарга ярамый безгә. Без һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Сихерчеләр илендә сездәгечә түгел. Бездә барысы да уй- ланылган. Без сүзләребезне уйлап сөйлибез. Сүзебезне төгәл үтибез. Бездә кризис-мризис юк. Бездә барысы да модернизацияләнгән һәм структури- зацияләнгән. Бездә сездәге шикелле бюрократизм юк. Хушыгыз. (Югала.)
Вәсимә, сәхнәнең төрле ягына барып карана. Тыңлый. Жир шарындагы хатын-кызларның шатлыктан көлгән тавышлары яңгырый. Күрше хатыны Хә-тимә керә. Аның белән бергә экранда:
Тыныч ашаган ашым —
Юк янымда алкашым, дигән язу языла.
Хәтимә. Вәсимә, минеке сезгә кермәдеме ул? Иртә таңнан чыгып югалды, заразы, дуңгыз прачункасы.
Вәсимә . Синеке түгел, үземнеке дә юкка чыккан әле.
Хәтимә. Бергә киткәннәр микәнни? Алай дисәң, синеке минеке кебек дуңгыз урынына эчми дә инде. (Һавада «Ур-ра!» дигән хатын-кыз тавышлары яңгырый.) Син ишетәсеңме, нәрсә кычкыралар анда?
Вәсимә. Сихерче карчыкның әйткәне дөрес булып чыкты, ахрысы.
Хәтимә. Нинди сихерче?
Вәсимә. Иртән торсам, каршымда бер карчык тора. Бөтен ирләрне бетердем, ди, хатын-кызлар гына калды җир шарында, ди.
Хәтимә . Кит әле! Нишләп икән?
Вәсимә. Кичә Вәсимгә ачуым чыккач, бөтен ирләрне бетерер идем җир шарындагы, дип теләк теләгән идем, шул теләгең үтәлде, ди.
Хәтимә. Кит аннан!.. Чынмы икән?
Вәсимә . Юк бит, синеке дә, минеке дә юк.
Хәтимә . Ходаем, шундый бәхетнең дә килер көне булыр микәнни? (Каранып.) Кара, чыннан да урамда ир заты күренми. Тукта, Санияләргә кереп чыгыйм әле, аның хөрәсәне нишләде икән. (Чыгып чаба.)
Вәсимә . Кара, көтмәгәндә килеп чыкты бит әле бу. Нишләргә икән? Кызык булып китте бит әле. (Жырлый.) Мондый көнне күрер көн дә булыр икән, Тормышыма бәхет ташып тулыр икән - Ир дигән азгыннан котылдым, Ялгыз башым — тыныч колагым дип кенә Үз җаема, үз көемә ипләп кенә Рәхәттә яшәргә тотындым.
Кайчан кайтып керер икән бу азгын дип, Кайсы кошны тотты икән бу козгын дип, Ут йотып ятмамын төннәрен;
Бәхетемне шатлыгыма төйнәп кенә, Җырлап кына, көен көйгә көйләп кенә Рәхәттә үтәрдер көннәрем.
Хәтимә (атылып кереп). Валлаһи, дөрескә чыкты әйткәнең, Вәсимә, Са-ниянең дә ишәге юкка чыккан, Әминәнең дә сарыгы югалган. Сөенеп туялмый Әминә. Аерылам, аерылам дип яшәдем шул сарык белән, ди. Рәхмәт яусын Вәсимәгә, ди. Авыл тулы өйләнмәгән егетләр иде, урам этләре кебек өерелеп йөриләр иде, берсе дә күренми. Чыннан
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
20
да, кая олактылар икән алар?
Вәсимә. Үле гәүдәләре дә күренмиме?
Хәтимә . Ю-ук, күренмәве яхшы да әле аның. Күмеп мәшәкатьләнер идек. (Көлешәләр.)
Сәлимә керә.
Экранда язу:
Мохтаҗ түгел ир-атка, Сезнеке булган чакта.
Сәлимә. Карале, кызлар, ирләр юкка чыккан, диләр, дөрес микән? Карагыз әле, законный ирләр генә бетте микән, законный булмаганнар калды микән?
Хәтимә. Өметләнмә, Сәлимә, бетте килгән-киткән мужикларың.
Сәлимә. Ир бетсә дә, сөяркә бетми ул, жаным.
Вәсимә. Вәсимгә дә өметең сузма, югалды.
Сәлимә . Юкка шикләнәсең, Вәсимә, синекенең кунганы булмады.
Хәтимә . Синдә кунмаган ир булды микән.
Сәлимә. Аллага шөкер, анысы.
Тагын да кунарлар әле. Болай гына юри генә әйтәләрдер әле, бетмәгәндер ирләр. Ирләр бетсә, дөнья бетә ич.
Шулвакыт «Тыңлагыз! Тыңлагыз!» дигән тавыш яңгырый.
1 тавыш. Тыңлагыз! Тыңлагыз! Казан сөйли. Мәскәү вакыты белән сигез сәгать кырык минут.
2 тавыш. Говорит Москва. Мос-ковское время восемь часов тридцать минут.
Сәлимә . Карале боларны. Икесе ике төрле сөйли. Казан кырык минут ди, Мәскәү утыз, ди. Әллә Мәскәү безгә вакытны бераз арттырганмы?
Хәтимә . Тукта, тырылдама, тыңлыйк.
1 тавыш. Казан сөйли. Бүген иртәнге сәгать алтыда бөтен жңр шарында ир женесеннән булган затлар юкка чыкты. Бары тик хатын-кыз же- несеннән булган затлар гына калды.
2 тавыш. Сегодня в шесть часов утра на всей территории земного шара
ликвидирован мужской род. Остались только особы женского рода.
Сәлимә. Мәскәү әйткәч, дөрес булып чыкты алайса. Мәскәү белми сөйләмәс. Аның ялганы да дөрескә охшаган. Этлек ишетәсең килсә, Мәскәү радиосын тыңла. Ходаем, нишләрбез икән ирләрсез.
Вәсимә. Нишләрбез икән димә, нишләрмен икән диген.
Сәлимә . Аллага шөкер, мин ичмасам күрәсен күреп калдым. Бетсәләр дә, үкенечкә калмады. Үкенечкә калмады. Китим әле, берәрсе берәр жңрдә посып калмады микән. (Чыгып китә.)
Вәсимә. Сөйрәлчек.
Хәтимә. Шулар аркасында бозылды да инде дөньясы. Алар булмаса, син дә теләк теләмәгән булыр идең. Карале, күрше, кемнәр ул тегендә? Әллә бүген берәр бәйрәмме?
Экранда язу:
Үзебез үзебезгә —
Кирәкми ирләр безгә.
Ал төстәге флаглар, лозунглар күтәргән бер төркем хатын-кызлар керә. Лозунгларда: «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!», «Яшәсен хатын- кыз белән хатын-кыз мәхәббәте!», «Ал төс — затлы төс!» дигән язулар. Төркем Вәсимә каршына килеп җиткәч, сафларга тезелеп җыр суза.
Без котылдык безне басып торган, Безне изгән ирләр затыннан.
Без әйткән сүз — безнең девизыбыз:
Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!
Безнең байрагыбыз ал төстә — Ал төс балкып торсын һәр төштә.
Җыр тәмамлангач, төркемдәгеләр Вәсимә алдына чәчәкләр сибәләр.
Хөллия (алга чыгып). Хөрмәтле Вәсимә! Сез җир йөзеннән ирләр дип аталган котсыз, шыксыз, кыяфәтсез, шөкәтсез, килбәтсез, мәнсез, рәтсез, нурсыз, йогышсыз, көшпәтсез, мөрәвәт-сез затларны кырып-себереп ташлап, бөек эш эшләдегез. Бу гамәлегез безне чиксез шатландырды, куандырды, сөендерде. Төрле төбәкләрдә яшәүче, төрле телләрдә сөйләшүче аллар исеменнән сезгә зур
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
21
рәхмәт. (Вәсимәне үбеп ала.)
Наташа (Хөллияне алыштырып алга чыга). Дорогая наша подруга Васима! Уничтожив безобразный род человечества — мужчин, вы сделали огромное дело. От имени всех розовых вам огромное спасибо! (Вәсимәне үбеп ала.) А вы очень сладкая, Васима.
Вәсимә. Туктагыз әле, сез кемнәр?
Шарлотта. Мадам Васима... (Хөллия белән Наташа әйткәннәрне французча кабатлый һәм Вәсимәне караватка егып салып үбә. Башкалар кул чабып котлап торалар.)
Вәсимә (Шарлотта кочагыннан котылып). Нишлисең син? Сез кемнәр?
Хөллия. Әйткәнемчә, без — аллар. Әллә ишеткәнегез юкмы? Икенче төрле итеп әйткәндә, лесбиянкалар. Без — дөньяның рәхәтен ирләрдән башка гына татый белүчеләр. Без — нәфислек символлары. Ирләр дип аталган тупас җаннардан җир өстен арындыруыгыз өчен без сезгә роза чәчәкләре алып кил-дек. Ә болары ал төстәге мәк чәчәкләре. (Җырга күчеп).
Мәк чәчәге, мәк чәчәге,
Мәк чәчәге ал була;
Күзең сирпеп бер карасаң,
Йөрәгемә ял була.
Белегез, кадерле Вәсимәкәй, без мәк чәчәген чүп үләне белән бутаучылар түгел. (Мәк чәчәге бәйләмен Вәсимәгә тапшыра. Хатыннар төрле телләрдә Вәсимәгә рәхмәт әйтәләр. «Огромное женское спасибо!». «Данке шон!», «Мерси!», «Сенкью веремеч» дигән авазлар яңгырый).
Хөллия (Хәтимә янына килеп). Ә сез кем буласыз?
Хәтимә . Мин Вәсимәнең күрше - се — Хәтимә булам.
Хөллия. Сез дә чибәр хатын.
Наташа (Хәтимә янына килеп). Аппетитная, правда?
Хәтимә. Сез әллә кыз-тәкәләрме? Ирдәүкәләрме?
Хөллия. Анысы да түгел, монысы да түгел. Без — нәфислек фәрештәләре. Килегез әле бирегәрәк, кочаклагыз әле мине.
Хәтимә. Хатын-кыз кочакларга мине кем дип белдең?
Хөллия. Ә син кочаклап кара. (Хәтимәне кочаклый-үбә.)
Хәтимә. Нишлисең, җибәр! (Хөл-лиядән ычкынып, Наташа кочагына керә. Аңардан ычкынып чыгып чаба. Аллар төркеме көлешә, кул чаба.)
Хөллия (Вәсимә каршына килеп). Без китәбез, Вәсимәкәй. Без әле очрашырбыз. Безне эзләп табарга теләсәң, безнең адрес — бөтен җир шары.
Наташа. Наш адрес: весь земной шар.
Безнең байрагыбыз ал төстә.
Ал төс балкып торсын һәр төштә,
дип җырлап чыгып китәләр.
Хәтимә керә.
Хәтимә . Киттеләрме? Шулар бу, Вәсимә, шулар — кыз-тәкәләр. (Көлеп). Кочаклый, үбә... Кытыкны китерделәр. Начар түгел икән үзе.
Вәсимә. Ни сөйлисең син?
Хәтимә. Ни сөйлисең дип... Дөньяда булмаган эшме? Исерек ирнең өстеңә атлануы түгел инде. Иркәләнәсе дә килә бит. Кил әле, кочаклыйм әле үзеңне, Вәсимәкәй.
Вәсимә. Якын киләсе булма.
Хәтимә . Курыкма, шаярам гына. Әй дөньялар, дөньялар. Кая таба бара бу дөньялар? Нишләтәсең, Вәсимә, ирләр исемен йөртеп, ир булмаганнар дөнья тулы. Алар бар дип алданып яшәгәнче... Аптыраганнан инде болар барысы да. Үгез теләп тә үгез булмаса, сыер өстенә сыер да атлана шул. (Караватка чалкан ава да жыр суза.)
Наз күрәлмыйча үтте гомерләр, Чәчәк атмыйча сулдылар гөлләр. Яфрак атмыйча корды каеннар, Корган каеннар — безнең кайгылар.
Синең ичмасам, ирең азгын булса да, ир иде. Рәхәтен күрә идең.
Вәсимә. Каян беләсең?
Хәтимә. Үзең зарлана идең ләбаса. Йокларга ирек бирми дия идең. Бүтән
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
22
хатыннар янына йөргәнгә тузына идең. Йөрерлек ирең булсын иде лә ул. Миңа да булмады, бүтәннәргә дә тәтемәде. (Вәсимәне кысып кочаклый да чыгып китә.)
Экранда язу:
Ир-атлар да кешеләр,
Почти хатын-кыз ишеләр.
Портфельләр тоткан, ирләрчә ки-енгән күзлекле өч-дүрт хатын керә.
Л ә л и я. Керергә рөхсәттер дип беләбез. Исәнмесез. Здравствуйте, бонжур, гутен таг. Гражданка Вәсимә Бариева биредә яшиме?
Вәсимә. Әйе.
Ләлия. Безгә аны күрергә мөм- кинме?
Вәсимә. Мөмкин. Мин ул Вәсимә Бариева.
Ләлия. Бик яхшы. Без Халыкара кеше хокукын яклау оешмасыннан.
Маша. Мы правозащитники че-ловеческих прав. Из всемирной орга-низации правозащитников.
Элизабет. (Маша әйткәнне инглизчә кабатлый. Тезелешеп басып, үз оешмаларының гимнын жырлыйлар).
Һәр җирдә һәм күктә, һәр төштә Бертигез хокукта кешеләр: Ирләр һәм хатыннар барысы Һәм безнең, һәм сезнең ишеләр.
На земле, на небе, повсюду Равные права у людей.
Женщины, мужчины всех мастей Все равны, нет рабов, нет судей.
(Гимнны инглиз телендә жырлыйлар).
Ләлия. Безнең оешмада ирләр дә бар иде, ләкин алар кинәт кенә юкка чыктылар. Ишетүебезчә, аларны юкка чыгаручы — сез.
Вәсимә. Мин түгел, сихерчеләр.
Ләлия. Ләкин сезнең үтенечегез буенча.
Вәсимә. Мин үтенмәдем, теләдем генә.
Ләлия. Димәк, сезнең теләкне искә алып, сихерчеләр жңр өстендәге ирләрнең тамырын корытты?
Вәсимә. Тамырлары ук корыма-гандыр, юкка чыгулары хак бугай.
Ләлия. Сез, ханым, үзегезнең жи- наятьче икәнлегегезне таныйсызмы?
Вәсимә. Ниткән жинаятьче?
Ләлия. Сез аңлыйсызмы, бер кешене үтерүчене гомерлеккә төрмәгә ябалар, ә сез миллиард кешенең башына житкәнсез.
Вәсимә. Нәрсә сөйлисең син, ниткән кеше?
Ләлия. Сезнеңчә, ирләр кеше түгелмени?
Вәсимә. Минем кешедә эшем юк, үз ирем белән теләсә нишлим.
Телим икән үтерәм, телим икән яшәтәм.
Элизабет. Сезнең ирегез дә кеше бит.
Вәсимә. Ул сезнең өчен кешедер, минем өчен ир генә.
Маша. Вообще-то она права.
Вәсимә. Сез нәрсә, мадам Мария. Сез җинаятьчене якларга җыенасызмы?
Маша. Я в том смысле, что не все мужья мужчины.
Элизабет. Ах, бу Россия! Бөтен милләтләрнең дә хатыннары бертөсле. Европада, мадам Мария, бөтен ирләр дә кеше.
Маша. И вашу Европу я знаю. Кочаклап йокларлык ир юк.
Элизабет. Ләкин алар кешеләр. Сез безне гаҗәпләндерәсез, мадам Мария. Үзегез кеше хокукларын яклау үзәгенең әгъзасы, үзегез, кешелек дөньясын юкка чыгарган авыл хатынын яклыйсыз.
Вәсимә. Нәрсә һаман миңа бәйләнәсез, мин иремне генә беләм, калганын сихерчедән сорагыз.
Элизабет. Юк, без сине хөкемгә тартабыз.
Л ә л и я. Кеше хокукларын яклаучы оешма исеменнән халыкара трибуналга мөрәҗәгать итәчәкбез.
Вәсимә . Итмәгәегез. Минем иремдә берәүнең дә эше юк.
Элизабет. Әгәр дә сез үз ирегез кебек ирләрне генә бетерсәгез — бер хәл. Ләкин сез ир-атлар исеме йөртеп тә ирлек вазифаларын үти алмаганнар - ны да юкка чыгаргансыз.
Вәсимә . Аларында минем эшем юк. Сез нәрсә әле, хатын-кыз башыгыз белән
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
23
алкашларны яклап йөрисез?
Ләлия. Алкогольнең монда катнашы юк.
Вәсимә. Ничек булмасын! Әнә Сания әйтә: эчә дә йоклый, эчә дә йоклый, ир рәхәтен күрми изаланам, ди. Нәрсәгә кирәк андый ир?
Маша. Браво! Браво! Дөрес! Нечего их кормить.
Элизабет. Мадам Мария, әгәр дә сез безгә каршы фикер йөртсәгез, без сезне халыкара оешмадан чыгарырга мәҗбүр булабыз. Сез кеше хокукларын яклый белмисез.
Маша. Извините, кешеләрне яклыйм мин, ир була белмәгән ирләрне генә якламыйм.
Ләлия. Алар да кеше, аңлагыз.
Маша. Булмагайлары. Мин — марҗа, миңа мине төнлә йоклатмыйча кочаклаучы мужик кирәк. (Вәсимәгә.) Синең ирең төнлә сине йоклата идеме?
Вәсимә . Мине генәме! Ярты районның ирсез хатыннарына җитешә иде.
Маша. Һәм син шундый ирне юкка чыгардыңмы, дура?
Вәсимә. Бүтәннәргә дә булма - сын, миңа да булмасын.
Элизабет. Сез кыргый халыклар, мадам Мария һәм мадам...
Вәсимә. Вәсимә.
Маша. Ә сез кем? Ир-ат белән йоклаган гомоларны яклап йөрисез.
Элизабет. Без кеше яклыйбыз. Кемнең кем белән йоклавында безнең эшебез юк. Кешенең теләсә кем белән йокларга хакы бар.
Вәсимә. Алтын икән акылыгыз. Йокламый торсыннар әле. Сөйрәлчекләр белән йокларга яраткач өйләнмәскә иде. Мин көчләп өйләндермәдем. Яратам, диде, артымнан ялынып йөрде. Синнән бүтәнгә карамыйм, диде.
М а ш а. Да, жаль мужика. Я бы его простила, пусть бегает. Хороший бык на всё стадо хватает.
Ләлия. Җитте! Туктатыгыз эро-тиканы!
Элизабет. Бу эротика гына да түгел, бу — порнография. Кыскасы, мадам Вәсимәне халыкара трибунал хөкем итәчәк. Сез безнең белән китәсезме, мадам Мария? Әллә бу хатынның адвокаты булып каласызмы?
Маша. Юк, мин бу хатынны яклый алмыйм, шундый ирне юк иткәне өчен җәзаның иң катысын сораячакмын.
Вәсимә . Нинди була инде ул иң катысы? Асасызмы, атасызмы?
Маша. Юк, җиңел генә котылырга уйлама, дорогая. Без сине менә бу хатыннар ише хатыннар белән гомер буе яшәргә мәҗбүр итәчәкбез.
Элизабет. Безгә һөҗүм итмәвегезне үтенәбез.
Л ә л и я. Китәбез, коллегалар. (Вә-симәгә). Ә сез халыкара трибуналда җавап тотарга әзерләнегез. (Китәргә борылалар.)
Маша (китеп барган җиреннән тук-тап). Әгәр дә мужигыгыз табылса, миңа хәбәр итәрсез. Дура ты, дура. Такого му-жика потеряла. (Частушка җырлый.)
Помидоры, помидоры,
Помидоры — овощи:
Баба едет в карете, Муж на скорой помощи.
Мой милёнок в армии -
Атлар эчерәм, дигән;
Пока гуляй — время шулай, Кайткач кичерәм, дигән.
И-и-их! (Чыгып китә.)
Экранда язу:
Алдың булса, арт кирәк — Карчыкка да карт кирәк.
Галиябану керә.
Галиябану (карана). Монда берәр кеше бармы?
Вәсимә. Бар, Галиябану әбекәй, бар.
Галиябану. Күзем күреп бетерми, кай тирәдә син?
Вәсимә. Менә ич. Каршыңда басып торам.
Галиябану. Шулайдыр. Шулай икән шул.
Вәсимә. Уз, утыр, Галиябану әби.
Галиябану. Узам, утырмыйм.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
24
Утырсам, тора алмыйм. Мин ята алам да басып тора алам. Кайда, кайда минеке? Тизрәк чыгар да кайтып китик.
Вәсимә. Нәрсә сорыйсың, Галиябану әбекәй?
Галиябану. Нәрсә түгел, кем.
Вәсимә. Кемне сорыйсың?
Галиябану. Кемне дип... Үземнекен сорыйм. Хәлилемне. Юкка чыкты. Янымда яткан килеш юкка чыкты. Арканы аркага куеп рәхәтләнеп җылынып ята идек. Нигә аркам туңа дисәм, Хәлилем юк. Кая киткән бу бер сүз дә әйтмичә дип урамга чыксам, әйтәләр — бөтен ирләрне дә Түбән оч Вәсимәсе җыештырып-төештереп абзарына ябып куйган, диләр. Ышанмадым ышануын, шулай да килдем менә. Дөресме шул, дөрес түгелме?
Вәсимә. Дөрес түгел, Галиябану әби. Үземнең дә Вәсимем югалды.
Г алиябану. Ни булды икән алайса? Җитмеш ел буе янымнан китмәгән иде. Дүрт елга сугышка гына барып кайтты да гел янымда булды. Кеше әйткәч тә шикләндем үзе. Япь-яшь хатын нишләсен туксан яшьлек картым белән, дим. Болай ул мутын мут та инде. Әле беркөн кибеткә барган идек, шунда Гайниҗамал итәгенә ышкылып-ышкылып үтә. Тегесе дә бит аның, нихәлләрдә, Хәлил абзый, җир җимертеп йөрисеңме, дигән булып чытлыклана.
Вәсимә. Ирләр барысы да бер. Туксан яшьтәгесе дә, унтугыз яшьтәгесе дә. Синеке дә шул, минеке дә шул.
Галиябану. Синекен белмим, минеке, Аллага шөкер. Үзем сайлап алдым бит. Бер театр караган идем, шунда җырладылар. Берәү гармун тотып чыкты да җырлый. (Жырлый.)
Таң әтәчләре кычкыра —
Әллә таң ата микән:
Тәрәзә ачып карап калды,
Галиябану — сылуым-иркәм, Әллә ярата микән?
Миңа атап җырлый дип торам. Га-лиябану дип җырлаучысы Хәлил исемле икән. Шунда мин үземә Хәлилне эзләргә керештем. Күршедә генә булган икән. Кая китте икән соң? Берәр җирдә егылып ятмаса ярый инде.
Вәсимә. Юк, Галиябану әби, Хәлилең егылып ятмый. Сихерче карчыклар алып китте аны.
Галиябану. Кит әле, миннән дә сихерчерәк карчык бар микәнни. Хәлилем дә миңа сихерче дия иде, си-херләдең дия иде. Дөрес сүз түгелдер. 90 яшьлек картны кем сихерләсен.
Вәсимә. Картына-яшенә карама-ганнар, барысын да җыеп алганнар.
Галиябану. Шундый закон чыкканмыни?
Вәсимә. Законсыз гына җыеп алганнар.
Галиябану. Юк, юк, законсыз бирер хәлем юк. Ул минем законлы картым. Сугыш вакытында закон чыкты — биреп тордым.
Вәсимә . Юк икән юк инде, йөрмә аптырап туксан яшьлек карт өчен.
Галиябану. Нәрсәме дисең?
Вәсимә. Туксан яшьлек карт нәрсәмә кирәк инде дим.
Галиябану. И-и-и, кара моны. Хәлил бит ул. Минем Хәлилем бит. Унике баламның атасы ич ул. Хәзер генә ул атасыз балалар туа. Без ирләрсез бала таба белми идек.
Вәсимә . Надан булгансыз, шуңа ул. Хәзер баланы элеккечә тапмый башлаячаклар. Ирләрнең кирәге кал-маячак.
Галиябану. Кит аннан!.. Шундый закон чыкканмы?
Вәсимә. Әлегә чыкмаган. Чыгачак...
Галиябану. Кит аннан!.. Булмас.
Вәсимә. Син колхозда эшләдеңме?
Галиябану. Эшләмәскә. Гомерем сыер астында фермада үтте.
Вәсимә. Ясалма орлыкландыруны беләсеңме?
Галиябану. Белмәскә. Әстәгъ- фирулла, әллә кыз-хатыннарны да шулай итәчәкләрме?
Вәсимә. Итәчәкләр. Ирләр кирәк булмаячак.
Г алиябану. Кит аннан! Без генә җүләр булып ирдән бала тапканбыз алайса?
Вәсимә. Шулай. Бар, җүләрләнеп йөрмә. Эзләмә картыңны.
Галиябану. Соң, аңгыра бәрән,
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
25
Хәлилем миңа бала табар өчен кирәк-мени?! Арка җылытырга кирәк ул.
Вәсимә . Мичкә терәп ят аркаңны.
Галиябану. И Алла! Пич белән ирләр аркасы бер буламыни?! Ирләр аркасының җылысы шифалы аның.
Экранда язу:
Ирләрсез бала булмый, Аны бала да аңлый.
Сигез-тугыз яшьтәге кыз балалар төркеме керә. Аларны тәрбиячеләре Варвара иярткән. Балалар, әлбәттә инде, җырлап керәләр.
Безгә бирде әниләр
Бәхетле балачак:
Әтиләр булганда, без
Бәхетле булачак.
Нам подарили мамы
Наше будущее,
Папули подарят
Нам грядущее.
Варвара. Дети, становитесь в ряд. Гузелька, начинай.
Галиябану. Сөбханалла! Кем балалары бу?
Варвара. Бабуля, не мешай. Тебя нет в сценарии. Гузелька, начинай.
Г узелька.
Вәсимә апа, без сездән
Бик сорыйбыз үтенеп,
Зинһар өчен, син безгә
Кайтар әтине.
Галиябану. Сөбханалла!
Варвара. Бабуля, замолчи. Ната-шенька, продолжай.
Наташенька.
Мне нужна мама,
Мне нужен папа.
Да здравствует СНГ,
Пусть подохнет НАТО.
Галиябану. Сөбханалла!
Варвара. Бабуля, заткнись! Гуленька, давай.
Энекәш кирәк миңа,
Бик бәләкәй булса да,
Колга хәтле булса да, Башкортстанда туса да, Татарстанда торса да. Энекәш кирәк миңа.
Галиябану. Машалла, машалла!
Варвара. Бабуля, заткнись! На-ташенька, давай.
Наташенька.
Братик мне нужен, Я хочу братика.
Да здраствуй дружба, Не нужна критика!
Галиябану. Здорово!
Варвара. Бабуля, подавись! Гу- зелька.
Гузелька.
Безгә абый да кирәк, Тормыш ямьсез абыйсыз. Татарстан абыйлары Хоккей яхшы уйныйлар. Варвара. Наташенька, не спи. Наташенька.
Наши дяди молодцы, Всем другим народам Они старшие братья. Да здравствует великая держава! Галиябану. Ләхәүлә вәлә куате. Варвара. Бабуля, убью. (Вәсимәгә.) Дорогая Васима апа, верните нашим девочкам любимых отцов, старших и младших братьев. Наши девочки цветочки счастливого светлого капиталистического будущего. Заодно верните мне моего любимого Маратика Мухаметсултанбековича.
Экранда язу:
Телим икән, сатам, Теләмәсәм, эткә атам.
Сәлимә керә. Аңа «Бомба» ияргән.
Сәлимә (Вәсимәгә күрсәтеп). Әнә ул — үзе.
« Бомба » (артта калганнарга кыч-кыра). Шалава!
Бер төркем кәттә кызлар керәләр.
« П о п к а » (бәләкәй кызларга). Что за пионеры? Вон отсюда!
Кызлар чыр-чу килеп чыгып чабалар. Тәрбияче дә аларга иярә.
« Бомба » (Вәсимәгә күрсәтеп). Әнә ул.
Вәсимә. Сезгә кем кирәк?
« Бомба». Син Вәсимәме? Ирләрне юкка чыгарган хатынмы? Кулымнан килсә, бөтен ирләрне кырып бетерер идем
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
26
дидеңме? Шулмы?
Вәсимә. Мин юкка чыгармадым. Сихерче карчык.
«Бомба» (Галиябануга). Синме ул сихерче карчык?
Галиябану. Әстәгъфирулла, нишләп мин сихерче булыйм. Мин...
« П о п к а » . Молчать!
Галиябану. Әстәгъфирулла... Нигә кычкырасың, кем булдың ул кадәрле?
« Попка » . Ты, колдунья, верни.
Галиябану. Әстәгъфирулла... Нәрсә вирни? Кемне вирни?
Вәсимә. Бәйләнмәгез аңа, ул сихерче түгел. Аның гаебе юк.
« Бомба» . Алайса, ычкын моннан, җен карчыгы.
Галиябану. Әстәгъфирулла... Кемнәр булды соң бу? (Чыгып китә).
« П о п к а » (Вәсимәгә). А ты, падла, верни наших клиентов.
Вәсимә. Туктагыз әле, сез кемнәр?
« Бомба » . Нәрсә, танымыйсыңмы?
Вәсимә. Каян таныйм, күрмәгәч.
« Бомба». Әй, «Попка», таныт әле үзенә.
« Королевна ». Иди-ка сюда, кому говорят.
Вәсимә. Кеше өенә бәреп керергә ни хакыгыз бар? Чыгып китегез.
«Мисс Пипис» . Плиз! Плиз! («Попка» белән икәүләп Вәсимәне эләктереп алалар. Кулларын каерып тоталар.)
« Бомба » . Кайтар хәзер үк ирләр - не. Кайтар клиентларны.
« Попка». Или плати, падла. Башляй.
« Бомба » . Түлә.
Вәсимә. Нәрсә түлим?
« Мисс Пипис». Баксы. Бабло.
«П опка » . Рубль, падла. Плати.
Вәсимә. Ни өчен?
« Бомба » . Әле һаман да безне танымыйсыңмыни? Казанны ишеткәнең бармы?
Вәсимә. Булмаска.
«П опка». Южную трассу знаешь?
« Мис Пипис ». Монако... Мон лартр... Куртизанки беләсең?
«П опка» . Про досуг слышала?
« Бомба » . Шалаваны беләсеңме?
Вәсимә. Каян белим ди. Сәлимә, син ияртеп кердең, кемнәр алар?
Сәлимә. Телевизор карыйсың бит, әллә танымыйсыңмы?
Вәсимә. Каян таныйм?
Сәлимә. Болар үзләре.
Вәсимә. Кемнәр?
Сәлимә. Аңгыра баш. (Вәсимәнең колагына пышылдый.) Шулар.
Вәсимә. Синең ишеләрме?
Сәлимә. Авызыңа сугып тешеңне сындырырмын. Кайчан минем акча алганым бар?
Вәсимә. Фуражлата аласың.
Сәлимә. Алырсың синең сараныңнан.
« Бомба » . Аңладыңмы инде безнең кем икәнлекне? Аңладыңмы кем булып эшләгәнебезне?
Вәсимә. Сез эшлисезмени?
« Бомба » . Кем әйтте эшләми дип?
Вәсимә . Шулай дип әйттеләр.
«П опка» . Какой тёмный народ. Час — тысяча рублей, поняла?
« Мисс Пипис» . Йөз баксы. Доллар. Илле евро.
Вәсимә. Каян килсен миңа андый акча?
« Бомба » . Алайса клиентларны кайтар.
Вәсимә . Ничек кайтарыйм? Мин сихерче түгел. Үз иремне дә югалттым.
« Бомба » . Сихерчене ничек ча-кырдың, хәзер дә шулай чакыр.
«П о п к а » . Иначе мы тебя... Зови, падла. (Вәсимәне тезләндерәләр.)
Вәсимә . Мин аны чакырмадым, теләдем генә.
«Мисс Пипис» . Хәзер дә телә.
Вәсимә. Әй, сихерчеләр! Мин ирләр кире кайтсыннар дигән теләк телим.
«П опка». Не так. Җылый-җы- лый телә. Иначе мы тебя...
Вәсимә. Әй, сихерчеләр! Мин җылый-җылый теләк телим. (Аңа кәттә кызлар да кушыла.)
Кәттә кызлар. Әй, сихерчеләр! Кызганыгыз безләрне. Өстебез ялангач булса да, тамагыбызны ач итмәгез. Безне эшсез калдырмагыз. Без бит иң борынгы профессия кешеләре. Без ирләр булганда эшсез тормадык. Безгә ирләр кирәк. Ак-чалы ирләр кирәк. (Жырга күчәләр.)
Кәрлә буйлы булса да, Тәртә буйлы булса да, Бик матур булмаса да, Чын
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
27
батыр булмаса да, Калын кесәсе булса, Түләр акчасы булса, Ир заты кирәк безгә. Көчкә басып торса да, Чалкан ятып торса да, Үз өендә булса да, Безгә килеп кунса да, Калын кесәсе булса, Түләр акчасы булса, Ир заты кирәк безгә. Хәленнән килмәсә дә, Нишлисен белмәсә дә, Яткач йоклап китсә дә, Эчеп эче күпсә дә, Калын кесәсе булса, Түләр акчасы булса, Ир заты кирәк безгә.
« Бомба » . Күренмиме берәрсе?
«Попка» . Нет.
«Мисс Пипис» . Ноу.
« Бомба » (Вәсимәгә). Харап иттең безне, кабахәт хатын.
« Попка». Мы сейчас уходим. Завтра опять придём. Если денег не будет — убьём.
« Бомба». Сыерың булса, сыерың сат...
« Мисс Пипис» . Сарыгыңны, казыңны сат...
« Бомба» . Өстәвенә, өеңне сат. Безнең минималь хезмәт хакыбызны әзерләп куй. (Китәләр.)
Вәсимә (Сәлимәгә). Син алып килдеңме аларны?
Сәлимә. Менә кызык. Нишләп мин алып килим?
Вәсимә . Син дә бит шулар ишеннән.
Сәлимә. Мыскыл итмә, ярыймы. Ир табылмаганга әллә мин гаеплеме?
Вәсимә . Эшлибез дигән булалар. Шундый эш буламы?
Сәлимә. Дөрес әйтәләр инде анысы. Эшне кем үзе теләп эшли? Акча кирәккә эшлиләр. Боларга да акча кирәк. Менә эшлиләр.
Вәсимә. Акча кирәк дип инде.
Сәлимә. Нәрсәгә исең китте? Кул эшли бит, аяк белән йөреп эшлисең бит. Башы эшли бит башлы кешеләрнең. Эшләп акча табалар. Нигә ул гына эшләмәскә тиеш ди. Бүтән нәрсәләр эшләгәнгә рәхәтләнеп ятмасын.
Вәсимә. Бар чыгып кит.
Сәлимә . Кумасаң да чыгам. Мин бәйләнмәгәнгә рәхмәт әйт. Күрше Каенлык авылыннан Кылый Баһау өй башыңны төзәтеп китәм дигән иде. Менә хәзер син төзәтеп бирерсең. Бер ирең аркасында млиард кешене бетердең. Ярамаган ир. Синең белән торганына рәхмәт.
Вәсимә. Миңа нәрсә булган, ә, миңа нәрсә булган? Сөйрәлчек.
Сәлимә. Нәрсә дидең, ә, нәрсә дидең?!
Вәсимә . Нәрсә ишеттең — шуны әйттем.
Сәлимә . Күрсәтермен мин сиңа сөйрәлчекне. (Вәсимәгә килеп ябыша. Тарткалашалар.)
Хәтимә керә.
Хәтимә . Нишлисез сез, тилеләр. (Хатыннарны аера.)
Сәлимә. Күрсәтермен сөйрәлчекне. Вәсимең генә кайтсын, тартам да алам үземә. Әлегә хәтле тими йөрдем. Күрсәтермен. (Чыгып китә.)
Хәтимә. Нәрсә бүлешә алмадыгыз?
Вәсимә Әллә ниләр сөйләнә.
Хәтимә. Син дә инде. Киңәшми, нитми... Алкаш булса да ярап тора иде әле. Айныган арада ни дә булса эшләп ала иде. Без җыелышып калып нишләрбез икән?
Вәсимә . Аптырама, әтиләр сугышка киткәч, әниләр җыелып калганнар әле, үлмәгәннәр.
Хәтимә. Бала-чагага тимәсәләр дә ярар иде. Саниянең дүрт малаеның дүртесе дә юк.
Вәсимә . Үскәч ир була инде алары да.
Хәтимә . Харап итеп ташламасаң ярый инде дөньяны.
Экранда язу:
Күпме эремәгән бозлар кала, Күпме сөелмәгән кызлар кала.
Елап Айсылу керә.
Хәтимә . Ни булды, Айсылу?
Айсылу. Бүген килеп алып китәм дигән иде.
Хәтимә. Кем?
Айсылу. Хәбиб... Хәбибулла. Ничә ел килеп алганын көттем. Башта Зәмирә артыннан чапты, аннан Хәбирәгә тагылды, аннары Асия үзенә каратты. Миңа чираты җиткән иде. Синнән әйбәтен очрата алмадым дигән иде. Бер
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
28
генә атна йөреп калган идек. Кочаклаттырмаган да идем. Башта өйлән, аннары кочакларсың дигән идем. Бүген килеп алам дигән иде. Кыз килеш картаям бит инде болай булгач. Вәсимә апа, җаныкаем, кайтар әле Хәбибулламны. Ирләр кулы тимәгән тәнем салкыная барганда сөенгән идем. Кайтар Хәбибулланы, Вәсимә апа.
Хәтимә. Кайтара алмый Хәбибулланы Вәсимә апаң.
Айсылу. Ник?
Хәтимә. Үз ирен дә кайтара алмый әле.
Айсылу. Вәсим абый кайтмаса да, Вәсимә апа аның кочагында ятып калган. Минем бит ирләр кочагы күргәнем юк.
Хәтимә . Йоклап йөрмиләр аны. Төсең-кыяфәтең, буең-сының бар.
Айсылу. Бар дип нишлим инде. Егетләр кочагына барып егыла алмыйм ич инде.
Хәтимә. Бүтәннәр егыла бит. Әнә Казан мәктәпләрендә кызлар юк инде, дип сөйлиләр. Авыз ачып йөрмиләр аны.
Айсылу. Ни сөйлисең син, Айсылу апа? Авыз ачып йөрмичә, итәк ачып йөри алмыйм ич инде. Әни дә насыйбы чыгар дип әйтеп тора. Насыйбы чыккан иде дә... Вәсимә апа, җаныкаем, бәхетсез итмә мине.
Вәсимә . Туктале, җылама. Үземнең дә акылым чуалган. Барысы да шул Вәсим аркасында...
Айсылу. Вәсим абый беркөнне урамда туктатып миңа да әйтте.
Вәсимә. Нәрсә әйтте?
Айсылу. Оятсыз сүз әйтте. Кочаклап кына карыйм әле, диде.
Хәтимә. Кочаклап карыйм дигән сүз оятсыз сүз түгел инде анысы.
Айсылу. Мин бит кыз кеше.
Хәтимә. Кыз кеше булгач, җылап йөр инде хәзер.
Айсылу. Әни дә җылый. Безнең нәселне Ходай каргаган, ди. Әнинең апалары кыз килеш картайганнар. Ул вакытта ичмасам сугыш булган, егетләре сугышта үлгән. Хәзер бит сугыш юк. Хәзер без тыныч заманда яшибез.
Хәтимә. Хатыннар гына җыелып калса, ирләр кебек кенә сугышмаслар әле. Алла сакласын.
Айсылу. Вәсимә апа, җаныка- ем...
Вәсимә . Бар әле, канымны кайнатма.
Айсылу кергәндәгедән дә катырак кычкырып елап чыгып китә.
Хәтимә. Кияүгә чыгып карамаган шул, мескен. Нигә чыкканына үкереп җылар иде.
Вәсимә . Бар әле син дә, эчемне пошырып йөрмә. Алкаш дигән булып менә дигән иреңне.
Хәтимә. Кара, кара, нәрсә сөйләнгән була. Алма кебек Вәсимен харап итеп ташлады да...
Вәсимә . Кем харап итте?.. Каян беләсең харап булганын?
Хәтимә . Сихерчене әллә мин ча-кырттыммы? Вәсим кебек ирем булса, сихерчегә биреп җибәрмәс идем әле. (Пырлап чыгып китә.)
Вәсимә. Харап иткән, имеш... Итәрсең, бар. Йөридер әле сихерче кызлар белән буталып. (Арты белән эленеп торган Вәсим фотосын әйлән-дереп куя.)
Экранда язу:
Азгын инде азгынга, Тик ялгыштым аз гына.
Вәсимә (фотога карап сөйли). Барысы да синең аркада, азгын. Бер нәфесеңне тыйсаң, нәрсә була иде. Менә хәзер юкка чыктың. Кайларда йөрисең икән инде?! Харап итеп ташламасалар ярый инде. Сихерче кызлар минем кебек кенә итмәсләр. Артыгын әйтеп ташладым бугай шул үзем дә. Кем уйлаган сихерчеләр ишетеп алыр дип. Бүтән чакта күренмиләр, монда җыелышып килгәннәр. Тегеләр тагын акча сорап килсәләр, нишләрмен? Әйт, азгын, акча каян табыйм? Синең машинага дип җыйган акчаңны биреп җибәрәм инде. Хәбәр салырлык җирдә булсаң, хәбәр сал. Үтереп үк ташламаганнардыр. Ачуымны китерсәң дә, яратып чыктым бит үзеңә. Яратмаслык та түгел идең, чукынчык. Менә хәзер карап торасың инде елмаеп,
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
29
мин җүләрдән көлеп. Дөрес көләсең инде. Кирәкмәгәнне эшләп ташлыйбыз шул кайчакта. Кызларыбыз әти кайда дип сорасалар, ни әйтермен... (Жырга күчә.)
Тели белсәң генә теләк,
Тели белмәсәң — имгәк, шул.
Тели белмәсәң — имгәк.
Тели белмичә теләдем
Мин шул имгәктер, димәк, шул, Мин шул имгәктер, димәк.
Хәзер инде тешләп булмый Терсәк якын булса да, шул, Терсәк якын булса да. Яннарында ятып булмый,
Карточкада торса да, шул, Карточкада торса да.
Шулвакыт карават астыннан хатын- кыз киеменә киенгән Вәсим чыга. Аны күреп, Вәсимә куркып артка чигенә.
Вәсим. Курыкма, бу — мин — Вәсим.
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ.
Беренче пәрдәдәге күренеш.
Экранда язу:
Бирәсем юк үлгәндә дә,
Гүрләргә кергәндә дә.
Вәсим. Курыкма, Вәсимәкәй. Бу мин — Вәсимең.
Вәсимә. Син каян килеп чыктың?
Вәсим. Кешеләр каян чыга соң, Вәсимәкәй?
Вәсимә. Дуракланма, әйт, кайда идең?
Вәсим. Карават астында идем.
Вәсимә. Дөньяда бөтен ирләр юкка чыкканда син ничек калдың? Ходаем, булсаң да булырсың икән. Бөтенесен дә ишетеп яттыңмы?
Вәсим . Ишетеп яттым, Вә - симәкәй. Бик кызык булды. Теге шәрә ботлы кызларның гына ботларыннан тотып карыйсы килде дә, түздем.
Вәсимә. Хәзер нишлибез инде?
Вәсим. Белмим, син нишләрсең икән? Минем нишлисем билгеле — җир шарының хатыннары миңа калды бит.
Вәсимә (Вәсимне кочаклап алып). Бирмим, берәүгә дә бирмим.
Вәсим. Ничек инде «бирмим». Алай булмый ул, Вәсимә.
Вәсимә . Берәүгә дә бирмим. Алып кына карасыннар. Муеннарын чәйнәп, борыннарын тешләп өзәрмен. Үземнеке генә син.
Вәсим. Бүтән хатыннар нишләр?
Вәсимә. Бүтәннәрдә эшем юк. Ходай сине миңа калдырган.
Вәсим. Ходайны катнаштырма, Вәсимә. Аның мәшәкате болай да җиткән. Син борчылма, кем янына барсам да, сиңа кайтып егылам мин.
Вәсимә. Бирмим, бирмим!..
Хәтимә керә.
Хәтимә (бу күренешне күреп). Бәтәч! Ни бу? Вәсим. Син ич бу.
Вәсим. Мин шул.
Хәтимә. Ничек?
Вәсимә. Бер-ике сәгатькә җибәрделәр. Вәсимәң сагынган, диделәр.
Хәтимә . Кайда идең соң?
Вәсим. Каф тавы артына җыйды - лар безне. Андагы халыкны күрсәң... Барысы да ир-атлар.
Хәтимә. Минеке күренмәдеме?
Вәсим. Бергә идек. Әйдә, кайтып килик, дигән идем, кайтмыйм, ди. Анда аракыны бушка эчерәләр. «Татспиртпром»нан иң затлы аракылар килеп тора.
Хәтимә . Тиенгән икән, алкаш.
Вәсим. Бик сагынса, бик юксынса, хат язып җибәрсен Хәтимә, диде.
Хәтимә. Шулай дидеме?
Вәсим. Кайчан минем ялганлага-нымны күргәнең бар?
Хәтимә . Дөресен дә сөйләгәнең юк инде. Хат язып тормыйм, телдән генә әйт. Кайтып китсә дә ярый дип әйтте диген. Тик кайтканда аек булсын дип әйтте диген. Йә, ташла әле салып шул хатын-кыз күлмәген, туеп беткән аны күреп. Вәсимә, салдыр әле күлмәгеңне. (Вәсимә
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
30
Вәсимнән уз күлмәген салдыргач). Менә ичмасам, күзгә рәхәт. Сөендеңме, Вәсимә?
Вәсимә. Сөендеңме дип, ярый инде.
Хәтимә. Кайту, ни дисәң дә, китү түгел инде. Кил әле, кочаклап карыйм әле үзеңне. Ирләрне кочаклау ничек була икән.
Вәсим. Мин пионер кебек, һәрвакыт әзер, Хәтимә. Тик Вәсимәдән рөхсәт ал.
Вәсимә. Сиңа ярый. Тик кочагына кермә. Президентлар кочаклашкан кебек кенә кыланыгыз.
Хәтимә (Вәсимне кочаклап). Абзар башын да ябып бирерсең инде, Вәсим.
Вәсимә . Юк инде анысы. Беләм мин абзар башы ябам дип кунып чыккан ирләрне.
Вәсим.
Ай-ли, Гөлҗамал,
Көтәм әле мин һаман.
Бер генә төн кундыр әле, Абзар башыңны ябам.
Вәсимә. Тукта, оятсыз.
Хәтимә. Тыйма, Вәсимә, ирләр тавышы ишетәсе килә.
Сәлимә керә.
Сәлимә. Әстәгъфирулла! Өстә Гарифулла! Бу нәмәрсә?
Вәсимә. Бар, бар, бар! Чыгып кит!
Сәлимә. Тукта, җаным-кисәгем. Ничек инде чыгып китим? Ирләр яныннан чыгып киткән Сәлимәне кайчан күргәнең бар?
Вәсимә . Якын киләсе булма Вәсимгә. Вәсим! Кер карават астына.
Сәлимә. Юк инде, җаным-кисә- гем. Бөтенебезне ирләрдән мәхрүм итеп, үзеңә яшереп калдырдыңмыни? Алай булмый ул, җаным-кисәгем. Элек иреңә тими түздем. Бу юлы бүлешәсең инде. Кара син аны, яшереп калдырган да үзе генә рәхәтләнмәкче була. Вәсим!
Вәсим. Нәрсә, Сәлимә?
Сәлимә. Киттек безгә, «Тефаль» чәйнегем кайнап тора, мич башында көмешкәм сайрап утыра.
Вәсим. Мин... Мин нәрсә... Вәсимә белән сөйләш. Вәсимә бит командир.
Сәлимә. Хатын-кыздан куркыр көнгә калдыңмыни? И җаным-кисә- гем! Кара син аның карап торуларын. Нәрсә, кызыгасыңмыни миңа?
Хәтимә. Сәлимә, ымсындырма ир-атны, ымсынырга гына торалар.
Сәлимә . Торсыннар. Ирләр ымсынмаган хатын-кыз хатын-кыз-мыни?! Дөньяда ирләр булмасын дип сихерчегә заявление язган хатын-кыз да хатын-кыз түгел.
Вәсимә. Авызыңны үлчәп ач, сөйрәлчек.
Сәлимә. Юк, җаным-кисәгем, мин сөйрәлмим, минем арттан сөйрәләләр. Синең арттан сөйрәлүче юк. Мин әле бер генә ирнең дә гайбәтен сатып йөргәнем юк. Син шушындый айгыр кебек иреңне яманлап йөрисең.
Вәсимә . Чыгып китәсеңме, юкмы?
Сәлимә. Бир иреңне, китәм.
Вәсимә (кәҗә тоягы ясап). Менә моны күрәсеңме? Вәсим, нәрсә авызыңны ерып торасың? Әйт үзенә, чыгып китсен.
Вәсим. Хатыннар сөйләшкәндә кысылырга ярамый, Вәсимәкәй. Кы-сылып үлүеңне көт тә тор.
Вәсимә . Хәтимә, ни карап торасың? Әйдә, типкәләп чыгарыйк шуны.
Хәтимә. Тибәргә аның да аягы бар шул, Вәсимә. Ярый, чыгыйм әле мин. Вәсим, син абзар башы турында онытма инде, ярыймы. (Чыгып китә.)
Вәсимә (Сәлимәгә). Бар, ычкын син дә.
Сәлимә. Ычкынды ди, көтеп тор. Биреп тор Вәсимне бер төнгә.
Вәсимә. Вәсим, ни сөйли ул? Нигә дәшмисең? (Елый.)
Сәлимә. Нәрсә, хәзер җылый- сыңмыни ? Алдарак җыларга иде, җаным-кисәгем.
Вәсимә (чыгырыннан чыгып). Кит! Үтерәм.
Сәлимә. Ярый, бу юлы китәм. Мине үтерерсең дә, тегеләр килсә, нишләрсең? (Чыгып китә).
Вәсимә. Вәт кәнтәй, вәт кәнтәй! (Вәсимгә). Ә син ияреп китәргә генә торасың?
Вәсим. Кирәкмәгәч китәсең инде ул.
Вәсимә. Ничек инде ул кирәкмәгәч?
Вәсим. Кирәк булсам, сихерчеләр чакырмас идең.
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
31
Вәсимә. Мин чакырмадым, ча-кырмадым. Әйттем генә. Әйттем генә мин. Уйламыйча гына әйттем.
Вәсим. Уйлап әйт дип ничә әйттем үзеңә. Йә, ярый, тынычлан. Кил яныма, утыр. (Вәсимәне кочагына алып караватка утыра). Менә шулай.
Вәсимә (иркәләнеп). Хәтимәнең абзар башын япсаң да, Сәлимә янына барма, ярыймы?
Вәсим. Кистереп әйтә алмыйм, Вәсимәкәй, дөнья бу. Минем күзләрем дөрес түгел, Вәсимә. Менә бер күзем сиңа карап торганда, икенчесе читкә карый. Ә анда чибәр хатыннар.
Вәсимә. Мин дә ямьсез түгел бит инде.
Вәсим. Түгел, Вәсимә, түгел.
Вәсимә. Сәлимәдән чибәррәк бит.
Вәсим. Әлбит тә, әлбит тә. Шуңа күрә Сәлимәгә түгел, сиңа өйләндем. Ләкин, Ходайның хикмәте, дөньяда синнән дә чибәррәкләр очрый. Нишлисең, күңел уйнап китә бит шунда. Бозау да бит кояш күрсә сикеренә.
Вәсимә. Азгынлык ул, Вәсим.
Вәсим. Азгынлыктыр, сүзем юк. Кызык кына, әйеме? Үгез ничә сыер ар-тыннан йөри, аны азгын димиләр. Безгә нигә ярамый? Нигә инде Ходай мине кеше итеп яраткан? Үгез итеп яратса, син дә җыламас идең, Сәлимә дә сүгенмәс иде, Хәтимәнең дә абзар башын ябасы булмас иде. Әйдә, без болай эшлик, Вә-симә. Чакыр син сихерчеләреңне...
Вәсимә. Нәрсә инде сез барыгыз да. Минем сихерчеләрем түгел алар.
Вәсим . Ярый, ярый. Чакыр сихерчеләрне. Әйт, алып китсеннәр мине. Дезертир булганым өчен җәзасын да бирсеннәр. Армиядән качып йөрүче егетләрне судка бирәләр бит. Мине дә утыртып куйсыннар.
Вәсимә. Беркая да җибәрмим. Минеке генә буласың дип кияүгә чыктым, минеке генә буласың.
Вәсим. Алайса, кара инде үзеңә, үзеңә кара.
Вәсимә . Өйдән беркая да чыкмыйсың. Әйт, чыкмыйм диеп.
Вәсим. Әйтә алмыйм өзеп, әйтә алмыйм.
Вәсимә.
Әйт, җаным, җанкисәгем, Бердәнберем, бәгырем, Башым миңгерәү булганга Белмәгәнмен кадерең.
Вәсим.
Вәсимәкәй, җанкисәгем, Бакчамдагы багалмам. Өйдән бер дә чыкмамын дип Өзеп кенә әйталмам.
Вәсимә.
Якты дөньядан киткәч тә, Белермен мин кадерең. Синең каберең янында Булыр минем каберем. Вәсим.
Вәсимәкәй, җанкисәгем, Асыл кошым, күз нурым. Кайларда гына йөрсәм дә, Өйгә кайтып кунырмын.
Вәсимә. Әгәр дә син өйдән чыксаң, алып китәчәкләр бит сихерчеләр.
Вәсим. Китсәләр китәләр инде. Мин бит президентлар кебек — халык кайда, мин шунда.
Вәсимә. Президентлар да юк бит инде. Президент хатын-кыз булса, калган булыр иде урынында. Нишләрбез инде, нишләрбез. (Тәрәзәдән күреп). Галиябану әби килә, кач тизрәк.
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
2. «К. У.» №8 32
Экранда язу:
Мәхәббәт картлыкка карамый, Картлардан көләргә ярамый.
Вәсим. Керсен. Ул карчыкка мин нигә кирәк?
Галиябану керә.
Галиябану (Вәсимне күреп). .Дөрес әйткән икән Сәлимә. Нихәл, улым?
Вәсим. Исән-сау, Галиябану әби.
Галиябану. Кайттыңмы, кай-тардылармы?
Вәсим. Качтым, Галиябану әби.
Галиябану. Качып була торган җирмени? Безнеке нигә качмый?
Вәсим. Сагындыңмы әллә, Галиябану әби?
Галиябану. Сагынмаска. Хәлил бит ул.
Таң әтәчләре кычкыра,
Әллә таң ата микән?!
Төшләремә керсә чыкмый,
Хәлил бәгърем, җанкисәгем,
Һаман ярата микән?!
Урам аша чыккан чакта,
Бүрәнәгә абындым.
Сәгате — ел, минуты — ай,
Хәлил бәгърем, җанкисәгем, Шулкадәрле сагындым.
Күрдеңме үзен, нәрсә ди?
Вәсим. Бер ун елсыз кайтып булмас, ди.
Галиябану. Әстәгъфирулла. Йөздә була бит инде ул чакта. Мин нишләрмен? Мин бит ялгыз торырга, ялгыз йокларга күнекмәгән. Күз алдымда ир-ат булып болганып йөргән кешене күрергә өйрәнгән.
Вәсим. Бер-ике сәгатькә үзем барып килермен, Галиябану әби. Күз алдыңда болганырмын.
Галиябану. Әстәгъфирулла...
Вәсим. Хәлил бабайның киемнәрен киеп торырмын. Ул дип уйларсың.
Галиябану. Кит, юньсез, Хәлилемнең бөкресен каян аласың? Аныкы кебек килешле бөкре беркемдә дә юк. Тагын да шул Каф тавы артына барыр булсаң, әйт Хәлилемә, кайтып җитсен. Вәт юньсез, кешенең ирләре кайтып җитте, ул юк.
Вәсим. Яратмыйдыр үзеңне, Га-лиябану әби.
Галиябану. Әстәгъфирулла. Хәлилнең Галиябануны яратмаганын кемнән ишеткәнең бар? Күзебез күзләрдән китмәде. Килер иде гармунын култык астына кыстырып тәрәзә каршына. Мин аны тәрәзәдән тартып алыр идем. Сөйләшеп туймый идек. Таң әтәчләре кычкырганда гына кайтып китәр иде. Арабыздан чебен дә очып үтәрлек түгел иде. Исмәгыйль дигән бер бай малае гына арабызга кереп маташты. Алтатар дигән мылтыктан Хәлилгә атты да әле, юньсез. Ярый әле Хәлилемне бүлнистә коткарып калдылар. Ул чакта безнең авылда да бүлнис бар иде. Хәзер яптылар. Хәзер бөтен нәрсәне ябалар, итәкне генә ачалар.
Вәсимә . Галиябану әби, озынмы әле сүзең?
Галиябану. Тыңлыйсың килмимени? Шулайдыр шул, ир кадерен беләсезмени ул хәзерге хатыннар?! Без өйләнешкәч...
Вәсимә. Йөз тапкыр тыңлаган бар инде.
Галиябану. Мең тапкыр тыңласагыз да таманга килә әле сезгә.
Жыр авазы ишетелә. Жырлап халык-ара хокук яклаучылар килә.
Экранда язу:
Тимәгез кешегә, тимәгез, Ул фәлән, ул төгән, димәгез.
Халыкара хокук яклаучылар жыры:
Без — хокук яклаучылар, Кешедә шәхесне саклаучылар. Гаепленең гаебе булса да, Кешене какмаучылар.
Да здравствует человек!
Кешенең хокукы яшәсен!
Ист лебе геноссе айн менш!
Вәсимә. Киләләр, Вәсим, кач тизрәк. (Вәсим карават астына кереп кача.)
Ләлия. Күрдек, качуның кирәге юк. Нәм, гомумән, кеше качып яшәмәскә тиеш, кешене карават астында яшәтү — кеше хокукларын бозу.
Маша. Человек! Звучит гордо!
(Карават астына керергә маташа.)
Вәсимә. Кая барасың?
Маша. Я освобождаю человека.
Вәсимә. Күрсәтермен освобож-
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
2.* 33
даюыңны. (Яртылаш карават астына кергән Машаны сөйрәп чыгара.) Чык, Вәсим. (Вәсим чыга.)
Ләлия. Исәнмесез, Вәсим әфәнде.
Маша. Здравствуй, Васимчик.
Элизабет. Гутен таг, һерр Васим.
Вәсим. Мин гаепле түгел.
Ләлия. Без сезне гаепләргә җы-енмыйбыз. Сезне рәнҗеттеләр. Сезне хатыныгыз карават астында яшәтә. Бу — кешегә карата гаделсезлек.
Маша. Мужика не надо держать под кроватью, его место под юбкой.
Вәсимә. Өйрәтмә.
Элизабет. Вас ист дас?
Ләлия. Әнә фрау Элизабет та әйтә, безнең халыкара оешмада сезгә берәр ярдәм кирәкмиме, ди.
Вәсимә. Кирәкми, кирәкми.
Галиябану. Ярдәм миңа кирәк.
Хәлилемне кайтарыгыз.
Маша. Кто вы такая?
Галиябану. Я Халила невеста. Потерялся мой жених.
Маша. Ура! Сама старуха, сама по-русски знает. Вот она права человека.
Галиябану. Кайтарыгыз Хәлилемне.
Элизабет. Вас ист дас?
Ләлия. Әби, без — югалганны кайтаручылар түгел, без — кайтканны югалтмаучылар. Без кеше хокукын яклаучылар.
Галиябану. Минем дә картым белән яшәргә хокукым бар.
Ләлия. Әби, безгә эшләргә ко-мачаулама.
Маша . Не мешай, бабушка.
Не стариков, молодых надо беречь. (Вәсимнең кулыннан алып читкәрәк китә.) Ты мне нравишься.
Вәсим. Ты тоже.
Маша. Может где встретимся?
Вәсим. Конечно.
Вәсимә (Вәсим белән Маша янына килә). Нишлисез монда?
Маша. Не мешайте, у нас инди-видуальная беседа.
Вәсимә. Үз ирең белән беседуй.
Маша. А где мой муж? Что сделала с моим мужем? Значит так, Ләлия ханум и фрау Элизабет. Моё предложение: отобрать у этой женщины мужика и сохранить его в особой изоляции.
Ләлия. Әйе, әйе. (Вәсимгә). Без сезне алып китәбез һәм аерым бер резервациядә яшәтәбез.
Вәсим. Ни өчен? Минем гаебем юк бит.
Ләлия. Ир булсын, гаебен табабыз без аның. Сине хатының янында калдырырга ярамый, син — бердәнбер экземпляр. Без сине якларга һәм сакларга бурычлы.
Вәсимә. Мин аны үзем дә саклыйм.
Элизабет. Вас ист дас?
Ләлия. Ирен саклаган хатын аны карават астында яшәтми.
Вәсимә. Мин кертмәдем аны карават астына, үзе керде. Вәсим, нигә бер сүз дә дәшмисең, алып китәләр бит үзеңне.
Вәсим. Мин нәрсә... Безнең сүз йөрми бит хәзер, сезнең сүз дөрес. Нәрсә эшләтәләр, шуны эшлибез инде хәзер.
Вәсимә. Ишәк булма, Вәсим бәгырькәем, тыңлама алар сүзен, китмим, диген. (Елап Вәсимнең кочагына ташлана.)
Маша. Ай-ай-ай... Нельзя! Теперь он под нашей опекой. (Вәсимне Вәсимә кочагыннан азат итәргә тели. Тарткалашалар.)
Вәсим. Уходи.
Маша. Сама уходи. Ләлия ханум, что смотрите, помогите освобождать человека. Фрау Элизабет, арбайте, шнель!
Вәсимә. Галиябану әби, харап итәләр. Бир әле таягыңны.
Г алиябану. Нишләп сиңа бирим ди, үземнең дә кулларым бар минем. (Таяк белән халыкара кеше хокукларын яклаучыларны дөмбәсли. Тегеләр чырылдап чыгып качалар.)
Вәсимә . Рәхмәт, Галиябану әби. Вәт заразылар, тапканнар гатавый мужик.
Галиябану. Ир бирмәк — җан бирмәк. Мин дә китим инде. Бәлкем Хәлилем дә кайткандыр. Исмәгыйль очрап, алтатарыннан атып үтермәсә, кайтыр, Алла боерса.
«Урам аша чыккан чакта», — дип җырлап чыгып китә.
Вәсимә. Вәт заразы. Татар ирләре күрсә, күзләре акая. Болай да инде тартып алып бетерделәр.
Вәсим. Алар алмады, без үзебез
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
34
алдык.
Вәсимә. Сиңа хатын-кыз итәге генә күрсәт инде, жңленнән исерәсең.
Вәсим. Сез тәмле булганга, безнең ни гаебебез бар? Имиегез белән ниегез булмаса, мин сезгә әйләнеп тә карамас идем.
Вәсимә. Әйдә, Вәсим, берәр жңргә китик. Эзләп табарлык булмасын.
Вәсим. Кая?
Вәсимә. Безнең авылга.
Вәсим. Авылыгыз юк ич инде.
Вәсимә . Бик яхшы. Ул инде картадан сызып ташланган. Чурт та эзләп табалмас.
Җыр ишетелә.
Экранда язу:
Безгә кирәкми ирләр,
Без үзебез маһирләр.
Вәсимә . Кач, Вәсим, тагын киләләр.
Вәсим. Кая качыйм, жңр шарында безнең караваттан башка урын юк. (Карават астына кача.)
Җырлап «аллар» керә:
Алларын алга манам,
Ал булса гына алам;
Иркәм алларның да алы,
Шуның утында янам.
Ал таң ата, таң ата;
Аллар алны ярата;
Аллар алларыма ятып
Кайгыларым тарата.
Хөллия (Вәсимәгә). Кайда ул?
Вәсимә. Кем?
Х ә л л и я. Затсыз, котсыз, юньсез, мәнсез, шөкәтсез, йогышсыз, көшпәт- сез, ятышсыз җан иясе.
Наташа. Где он?
Шарлотта. ...
Вәсимә . Нәрсә сөйлисездер, аңламыйм.
Сәлимә. Кыланма инде, Вәсимә. Вәсимне эзлиләр алар. Кайда ул?
Вәсимә. Каян белим, чыгып киткәндер.
Сәлимә. Алдашма инде, Вәсимә. Чыгып китсә, мин күрми калмас идем. Үз өеннән чыгып киткән ир миңа кагыл-мыйча үтми. (Карават астына карап). Әнә ул. (Карават астына кермәкче була.)
Вәсимә (Сәлимәне сөйрәп чыгарып). Якын барасы булма. Чык, Вәсим.
Вәсим (чыгып). Сөбханалла, нинди чибәр кызлар. (Хөллия каршына килә.)
Хөллия. Якын килмә, җирәнгеч җан иясе.
Вәсим Наташага таба атлый.
Наташа. Не подходи, тварь вонючий.
Шарлотта (каршына килгән Вәсимгә). ...
Хөллия (Вәсимгә). Җыеныгыз, кабахәт җан иясе.
Вәсим. Кая?
Наташа. Ты осуждён на смертную казнь.
Вәсим. За что?
Наташа. За то, что остался жив.
Хөллия. Гүзәл җир шарының ямен бозып йөрергә бездән рөхсәт юк. Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!
Наташа. Понял?
Шарлотта. ...
Вәсимә (Сәлимәгә). Син алып килдеңме аларны?
Сәлимә. Килдем шул. Сиңа гына рәхәт яшәргә димәгән. Сиңа да булмасын, миңа да... (Алларга). Сез, кызлар, аны миңа бирегез, мин аны үзем буып үтерәм. Үлде дигән справкасын үзем илтеп бирермен.
Вәсимә. Юк!!! Үзегез алып китеп теләсәгез нишләтегез, Сәлимәгә бирмим.
Сәлимә . Син закон чыгаручы түгел, Вәсимә. Законны хәзер болар чыгара. Алар Вәсимне миннән үтерт- терергә телиләр. Шулай бит, кызлар? Вәсимне мин үтерергә тиешме?
Вәсимә. Вәсим! Син нигә бер сүз дә дәшмисең?
Вәсим. Миңа кайсыгыз үтерсәгез дә ярый.
Вәсимә . Их, Вәсим, Вәсим! (Жырга күчеп).
Яратышкан идек бит без, Сөешкән идек.
Син минеке, мин синеке,
Диешкән идек.
Тулган айны икәү бергә
Калкыткан идек;
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
2.* 35
Таң аттырып, җирнең йөзен Балкыткан идек.
Сандугачларны уятып
Сайраткан идек.
Гашыйклар гына җырларлык
Көй тапкан идек.
И, Вәсим, Вәсим... Ничек син ятлар кочагында үләргә ризалык бирәсең? Мин сине кочаклап үтерә алмас идеммени? (Вәсимне кысып кочаклап) Бирмим, берегезгә дә бирмим, үзем кочаклап үтерәм.
Шарлотта. ...
Наташа. Дура.
Хөллия. Тиле.
Сәлимә . Аерып алыгыз инде, ни карап торасыз?
Хөллия. Мин әле сезгә карап торам. Үзегез шундый чибәр, ниндидер җирәнгеч җан иясенә ымсынасыз. Килегез әле, кочаклыйм үзегезне. (Сәлимәне кочаклый.)
Сәлимә. Кит, кытыгымны китерәсең.
Хөллия кочагыннан ычкынып чыгып йөгерә.
Хөллия (Кочаклашып торган Вәсим белән Вәсимәгә күрсәтеп). Моны нишләтәбез?
Вәсимә . Ул үлде. (Вәсимне кочагыннан чыгара, Вәсим егыла). Күрәсезме, ул үлде. Мин кочаклап буып үтердем.
Наташа. Ну и баба. Мне бы такую. Пойдем с нами, дорогая.
Вәсимә. Куда?
Наташа. В рай. В раю с нами будешь жить.
Вәсимә. Ярый. Мин бу азгынны күмим дә килермен.
Хөллия. Көтәбез.
Жырлашып чыгып китәләр.
Вәсимә. Рәхмәт, Вәсимем. «Үл!», дип әйттем колагыңа, үлдең. Бу егетлегеңне мәңге онытмам.
Вәсим. Шундый тәмле итеп ко-чакладың, ничек инде үлмисең.
Вәсимә . Рәхмәт, бәгырь кисәгем. Мин сине һәрвакыт шулай кочаклармын.
Вәсим. Мин дә шулай үләрмен.
Вәсимә. Кочаклашып үләрбез без үлгәндә дә.
Вәсим. Кочаклашып көләрбез без көлгәндә дә.
Вәсимә. Кызыкмассың Сәлимәне күргәндә дә.
Экранда язу:
Әтисез бала булса да,
Ирләрсез бала булмый.
Гузелька белән Наташеньканы ияртеп Варвара керә.
Варвара. Гузелька, начинай.
Г узелька.
Вәсим абый, без сине Кайткан өчен котлыйбыз.
Безнең әтиләрне дә, Кайтарырсыз дип уйлыйбыз. Варвара. Наташенька. Наташенька. Дядя Вася, спасибо,
Что вернулись вы к нам.
Наших пап тоже верните, Они очень нужны нам.
Вәсим (кызлар каршына тезләнеп). Нинди чибәр кызлар. Әниләрегез бармы?
Варвара. Балаларга якын килмәгез, педофил ясап, судка бирербез. Гузелька, продолжай.
Г узелька.
Вәсим абый, без Сезгә Гел рәхмәтләр укыйбыз. Үсеп җиткәч, мәктәптә Отличнога укырбыз.
Вәсим. Най, рәхмәт. (Варварага күрсәтеп). Бу апагыз кем?
Гузелька. Ул безнең воспита-тельница.
Вәсим . Шулаймыни? Исеме ничек?
Гузелька. Варвара Васильевна. Вәсим. Бигрәк матур икән.
Варвара. Гузелька, не отвлекайся. Наташенька, продолжай.
Наташенька.
Дядя Вася, вы — герой, Сбежали от плена.
Ищет моего папу Марата Моя мама Елена.
Вәсим. Вот спасибо, вот спасибо! (Варвара янына килеп). Сәгать ничәдә килим?
Варвара. Как всегда.
Вәсим. Сагындым.
Варвара. Я тоже. Пойдём, Гузелька. Наташенька, пойдём.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
36
Чыгып китәләр.
Вәсимә. Көтәм, дидеме? Вәсим. Кем?
Вәсимә. Әй, жаным, кем дигән була. Белмиләр ди. Антун авылына барып йөрергә иренеп, безнең авылга китерттердең бит.
Вәсим. Нәрсә инде син? Ул бит маржа, мин мөселман.
Вәсимә . Синме мөселман? Сине бит теге дөньяда хәтта тәмугка да керт-мәячәкләр. Тәмуг капкасына асып куячаклар.
Вәсим. Алай димә, Вәсимәкәй. Минем берәүне дә көчләгәнем юк. Үзегез килеп ябышасыз да безне гаеплисез. Безне көчләгән өчен теге дөньяда сезгә аерым статья булачак. Безнең аяк астына егылгач, без абынып егылабыз инде ул.
Вәсимә . Барасыңмы шул маржа янына?
Вәсим. Мин бармасам, син барырсың.
Вәсимә . Нишлим мин аның белән?
Вәсим. Күрдең бит — аллар заманы да зәңгәрләр заманы.
Аклар булды яман,
Ә кызыллар таман.
Аллар белән зәңгәрләргә
Калып бара заман.
Вәсимә. Тьфү!
Вәсим. Иске коега төкермә, Вә- симәкәй. Мәкальне онытма.
Вәсимә. Сиңа түгел лә, заманына төкерәм.
Экранда язу:
Елата да, көлдерә дә мәхәббәт, Елавы да, көлүе дә рәхәт.
Тышта шау-шу. Үкереп елаган Ай-сылуны җитәкләп, Хәтимә керә.
Хәтимә . Әйдә, әйдә, кемнән ояласың? Менә — Вәсим, менә — Вәсимә. Бу кыз баланы жылавыннан туктатыгыз. Әйт, Вәсим, күрдеңме син акай Габдулла малае Хәбибулланы булган жиреңдә? Күрдем, диген, исән-сау, диген, гел Айсылуны уйлый, диген, озакламый кайтырга да мужыт, диген.
Вәсим. Юлга чыккандыр да инде. Ерак ара бит, Каф тавы артында.
Хәтимә (Айсылуга). Ишетәсеңме, нәрсә ди Вәсим абыең, кайтырга чыккан, ди. Ничә көн кайтыр икән, Вәсим?
Вәсим. Йөгереп кайтса, иртәгә монда булачак.
Хәтимә (Айсылуга). Ишетәсеңме, иртәгә монда булачак, ди. Ишетсен колагың, ирләрне кирәгеннән артыгын яратырга ярамый.
Айсылу. Ул бит әле минем ирем түгел.
Хәтимә . Булыр, «Алла бирсә»не әйтсәң.
Айсылу. Алла бирсә.
Хәтимә. Менә шулай. Гел җылап тормыйлар ул. Кияүгә чыккач та өлге-рерсең. Әтисенә охшаса, җылатыр әле Хәбибуллаң.
Айсылу. Ул андый түгел.
Вәсим. Сөйләшеп утырдык Хәбиб белән. Айсылудан бүтән беркемгә дә карамаячакмын, ди. Айсылудан да чибәр беркем дә юк дөньяда, ди.
Хәтимә (Айсылуга). Ишетәсеңме, нәрсә ди Вәсим абыең?
Вәсим. Вәсим абый, диде Хәбиб, исән-сау кайтып җитеп, Айсылу синең янга мине сорашырга килсә, мине юксынып җыласа, кочагыңа алып юат, диде.
Вәсимә. Юатырмын менә мин сиңа! Кочаклап кына кара.
Вәсим. Кызык син, Вәсимә. Мин түгел бит, Хәбиб әйтте.
Вәсимә . Әйтмәде, әйтмәде. (Айсылуга). Йөрмә, җыен юк-барга ышанып. Хәбибне дә, чуртны да күрмәде ул. Карават астында ятты. Син дә йөрмә, Хәтимә, кыз баланы алдап.
Хәтимә. Әй, Вәсимә, Вәсимә! Син Вәсимне яманлаганда, синең яклы булып йөри идем, болай булгач, Вәсим ягына күчәм.
Вәсимә. Күчәрсең дә. Ир күргәч, башыгыз әйләнде.
Хәтимә. Киттек, Айсылу. Үзем табып бирәм Хәбибуллаңны.
Үкереп елаган Айсылуны житәкләп чыгып китә.
Вәсим. Син — надан хатын, Вәсимә. Кеше гашыйк булган, беләсеңме син шуны — гашыйк булган, гашыйк булган!
Вәсимә. Булса. Сиңа түгел бит, нәрсә
БЕТСЕН ИРЛӘР, ЯШӘСЕН ХАТЫННАР
37
кочакларга үреләсең.
Вәсим. Әй, Вәсимә, Вәсимә... Кеше җанын аңламыйсың син. Кешене юатырга кирәк, кешенең өметен өзәргә ярамый.
Вәсимә. Бик күпләрне өметләндердең, беләм.
Вәсим. Их, качасы калмаган карават астына. Халык белән бергә беткән булсам. Халыктан аерылырга ярамый шул, ярамый. Президентлар бит: «Мин халык белән», — дип юкка гына әйтми. Алар халык белән бергә булгач, тамаклары да тук, өсләре дә бөтен. Халык үзе ач булса да, авызыннан өзеп аларны ашата. Ничек син, Вәсимәкәй, шуны аңламыйсың?
Вәсимә. Президентлар Айсылу кочаклап йөрми, үз хатынын кочаклый.
Экранда язу:
Безгә кирәкми секс,
Булсын безгә тик бакс.
Тантана иткән кыяфәт белән шар-кылдап көлеп Сәлимә керә.
Сәлимә . Киләләр! Киләләр, Вәсимә. Күрсәтәчәкләр алар сиңа. Үтүт Вәсимең, алып китәчәкләр. (Кул изәп чакырып). Кәй, һәй, һәй! Тизрәк килегез. Мона ул Вәсимә, менә ул Вәсим. (Тәтәйләр төркеме кергәч). Менә ул Вәсим, алыгыз.
«П о п к а » . Вот как. Синмени инде ул Вәсим?
Вәсимә . Якын килмәгез. («Попка»га ябыша.)
«П о п к а » . Уберите её.
Тәтәйләр Вәсимәне бөтереп алалар.
Вәсимә. Караул, караул!..
« Попка». Заткните рот. (Вәсимгә). Вәсим, Вәсим... Ярыйсы экземпляр. Где другие? Бүтәннәр кайда?
Вәсим. Кем кирәк сезгә?
«П о п к а » . Безгә кем кирәген әллә белмисеңме? Где остальные мужики?
Вәсим. Мин каян белим? Әнә хатыннан сорагыз.
«П о п к а » . Какой хатын... Нам не нужна хатун, нам мужик нужен.
«Мисс Пипис» . Плиз, плиз.
Сәлимә. Чишен, диләр, Вәсим. Тамагың туймый иде, хәзер туяр.
Вәсимә. Ходаем, нәрсә соң бу? Вәсим, ни карап торасың? Бир шуларга кирәкләрен.
Вәсим. Аларга акча кирәк, мин кирәкмим.
Вәсимә. Бир шуларга, бир. (Түшеннән акча чыгарып). Мә, бир. Сөт саткан акчама тыгылсыннар.
«П о п к а » . Юк, түти, моның белән генә котыла алмассың. Ә без күбәү җир шарында. Кайтар мужикларны. (Вәсимнең изүеннән алып). Кайда бүтәннәр? Әйт, югыйсә печәбез.
« Бомба » . Да, кастрировать будем.
Сәлимә. Кызлар, кызлар! Теләсәгез нәрсә эшләтегез, тик печмәгез генә.
«П опка». Әй, шалава! Тентегез өйләрен, безгә яраклыларын барысын да алыгыз.
Тәтәйләр кайсы кая китеп акта-рыналар.
Вәсимә. Сәлимә, бәгырькәем, зинһар, алып кит шуларны.
Сәлимә. Әһә, мин дә бәгырькәем булдыммы? Алып китәм, бер кичкә биреп тор Вәсимеңне.
Вәсимә. Юк, юк, теләсә нәрсәмне ал, Вәсимне бирмим. Бер кичкә дә, бер сәгатькә дә, бер минутка да бирмим. Бирмим, бирмим, бирмим!
Вәсимне кочагына алып, караватка ава. Ут сүнә. Бөтен шау-шу тынып кала. Ут янганда, караватта Вәсимә ыңгыраша, бәргәләнә.
Вәсим (торыпутырып). Нишлисең син? Вәсимә, Вәсимә!
Вәсимә уянып торып утыра. Ни булганын аңламыйча, Вәсимгә карап тора.
Вәсимә . Ни булды ул?
Вәсим. Әллә куркыныч төш күрдеңме?
Вәсимә . Төш идемени ул?.. Синме соң бу, Вәсим?
Вәсим. Яныңда кем ятарга тиеш иде соң?
Вәсимә. Йә, Алла. Аллага шөкер, уяндым.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
38
Вәсим. Нәрсә күрдең, миңа да сөйлә.
Вәсимә. Сөйләрлек түгел ул, Вәсим... Кил әле, бер кысып кочаклыйм әле үзеңне. Син бит минем бердәнберем. Син минем алтыным, син минем...
Вәсим . Ни булды? Ятканда сыртың куеп яткан идең. Азгын дип сүккән идең.
Вәсимә . Сүккән идем, яткан идем... Ачуланма, зинһар. Азгынын азгын инде. Аннары шунысы да бар бит, Вәсим: хатыннар күзе төшмәслек ир дә ир түгел инде. Тик Сәлимәгә генә карама, ярыймы? И-и-и-и, минем Вәсимем! Вәсимем минем! Вәсимем бар бит минем! Ишетәсеңме, минем Вәсимем бар. Вәсимәнең Вәсиме бар!.. (Экранда: «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар!» дигән язу чыккач), Алыгыз, алыгыз ул лозунгыны. Кирәкми ул язу. «Яшәсен ирләр, яшәсен хатыннар!»
Экранда: «Яшәсен ирләр, яшәсен хатыннар!» дигән язу чыга.
Пәрдә.