Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВТОНОМИЯДӘН МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕККӘ ТАБА

1920 елнын 27 маенда В.И.Ленин һәм М.И.Калинин Татарстан Автономияле республикасын төзү турындагы декретны имзалыйлар. Әгәр дә шушы документ булмаса, 1990 елгы Суверенлык декларациясе дә булмас иде. Бу ике документ бергә энә белән җепне хәтерләтәләр. Алар бергәләп — Татарстанны илнен мөстәкыйль республикага әверелдерү чыганаклары.
Республика төзү Декреты төрле яктан әзерлекле җирлектә ята. Халкыбыз дәүләтчелеген аякка бастыру юлына тулы әзерлек белән килә. Анын тарихи хәтере 1552 елдан сонгы дәүләти бушлыкны тарихи җыр һәм бәетләрдә саклап килде. Сөембикә ханбикә образы легендалаштырылды. Кыскасы, татарнын тарихи хәтереннән ватан төшенчәсе беркайчан да китмәде.
Бер адым алга басам да Киресенчә, ул ватан-дәүләт хыялы белән байый торды. Бу хыялга тормышка ашу өчен унай шартлар гына кирәк иде. Нәм ул шартлар барлыкка да килә. Аларны революция чоры тудыра.
Без Бишенче елны бер көнне уяндык тан белән, дигән Тукаебыз. Шушы елларны татарнын, Дәрдемәндчә әйтсәк, тарихи каны белән сугарылган изге сөте куера, анын өсте куе каймакка әверелә. Халкыбызнын яшәү көче, иреккә омтылу куәте бермә-бер арта. Анын дәүләти омтылышын Тукай, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Шәехзадә Бабич, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов һәм башка әдипләребез, журналистларыбыз куәтләп торды. Нәкъ Мәҗит Гафури язганча: Әйләнәм мин артыма.
Кайда басканнар икән дип
Күз салам мин халкыма.
Аларнын тырышлыгы аркасында беренче рус революциясе елларында татарнын 20дән артык газета-журналы барлыкка килә. Күп менләгән тираж белән китап бастырып, халык арасында тарату гадәти хәлгә әйләнә. Татарлар Россиянен ин укымышлы халкы булып җитлегәләр.
Кыскасы, Рәсәй күгендә татар йолдызы балкый башлый. 1911 елны «Вакыт» газетасында басылып чыккан бер хатта шушы күренеш болай сурәтләнә: «Үзенен китап теле һәм әдәбияты, үзенен тарихы, менә дигән үткәне булган халык беркайчан да юкка чыкмас... Менә безнен халык уяна, өстендәге кабер туфрагын кагып төшерә һәм озаклап яткан кабереннән чыга. Татарнын киләчәге томанлы түгел, ул бик тә ышанычлы».
Шул ук елгы бер жандарм белешмәсендә: «Казан губернасында һәм кайчандыр куәтле булган тарихи татар патшалыгынын үзәге Казанда алдынгы татар элементлары җыела», — диелгән. Шул елларны Петербург шәһәрендәге татар студентлары «Татар учагы» исемле оешма корып, анда татарлар өчен махсус республика булдыруны үзләренен бурычлары итеп билгелиләр. 1917 елнын маенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнары съездында Габдулла Сөләймани исемле Нижгар мулласы Россияне штатлар рәвешендә үзгәртеп кору һәм анда татарлар өчен махсус штат булдыру идеясен күтәрә. Дөрес, бу бердәнбер тәкъдим булмый. Ләкин татар күнелендә нәкъ менә шушы тәкъдим тамыр җәя, башка тәкъдимнәрнен унай яклары белән баетылып, 1917 елнын көзендә ул тормышка да аша башлый.
Киресенчә, ул ватан-дәүләт хыялы белән байый торды. Бу хыялга тормышка ашу өчен унай шартлар гына кирәк иде. Нәм ул шартлар барлыкка да килә. Аларны революция чоры тудыра.
Без Бишенче елны бер көнне уяндык тан белән, дигән Тукаебыз. Шушы елларны татарнын, Дәрдемәндчә әйтсәк, тарихи каны белән сугарылган изге сөте куера, анын өсте куе каймакка әверелә. Халкыбызнын яшәү көче, иреккә омтылу куәте бермә-бер арта. Анын дәүләти омтылышын Тукай, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Шәехзадә Бабич, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов һәм башка әдипләребез, журналистларыбыз куәтләп торды. Нәкъ Мәҗит Гафури язганча:
11
Бу башлангыч Милләт мәҗлесе тарихына бәйле. Мәҗлескә сайлау үткәрү турындагы карар 1917 елның июлендә өч мөселман съездының уртак җыелышында кабул ителә. Һәм аңа яшерен рәвештә тавыш бирү принцибы нигезендә гомум сайлаулар да үткәрелә.
Шул ук елның 20 ноябрендә Уфада Милли мәҗлес җыелып, күренекле шәхесебез Садри Максуди җитәкчелегендә эшен башлап та җибәрә. Ул 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Бу уңайдан «Известия Всероссийского Мусульманского Военного Шуро» болай дип яза: «Хәзерге заманда һәр милләт үзенең эчке тормышын кору белән мәшгуль. Инде ниндидер съездлар, кәгазь резолюцияләр вакыты үтте — иске җимереклекләр нигезендә Россия халыкларының яңа, якты киләчәкләрен төзергә кирәк. Милләт мәҗлесе нәкъ менә шул практик эш белән шөгыльләнә». Мәҗлестә Бөтенрусия Мөселман Хәрби шурасының рәисе, 22 яшьлек прапорщик Ильяс Алкин күтәреп чыккан татарчылык рухы хөкем сөрә. Безнең, ди ул чыгышында, тарихи хәтеребез көчле һәм без аңа таянып, нинди генә юллар белән булмасын, Татарстанны барлыкка китерергә тиешбез.
Мәҗлес Урал-Идел Штатын төзүнең Коллегиясен сайлый. Аның составына И.Алкин, С.Янгалычев, Г.Шәрәф, Ф.Мөхәммәдьяров, Ф.Сәйфи, С.Атнагулов, Г.Гобәйдуллин, Н.Хәлфин кертелә. Җитәкчелек вазифалары Ильяс Алкинга йөкләнә. Ә аның рәистәше итеп күренекле галим Галимҗан Шәрәф сайлана. Монда тагын руслардан — 5, чуашлардан — 2 һәм чирмешләрдән 1 кеше кертү тиешле табыла. Коллегиянең Казанда эшләргә тиешлеге фаразлана.
Хәрби Шура 1918 елның 17-18 гыйнвар көннәрендә бу эшкә кичекмәстән тотынырга кирәклеге турында карар кабул итә. Карарда Штатның II Бөтенроссия мөселман хәрби съездында игълан ителергә тиешлеге күрсәтелә. Тиз арада тыл һәм фронттагы хәрби частьлардан съездга 200 делегат сайлана. Һәм 1918 елның 8 гыйнварында ул үзенең эшен башлап та җибәрә. Аны Ильяс Алкин ача. Йосыф Мозаффаров, кулына Галимҗан Шәрәф төзегән Штат картасын тотып, аның асылы турында доклад ясый.
Шул ук көнне съезд Совет властен яклап, III Бөтенроссия Советлар съездының карарларын тулысы белән таныганлыгын белдерә. Тик менә Казан Советы аларны да, Идел-Урал Штатын да танырга теләми. Аның К.Грасис һәм Я.Шейнкман кебек җитәкчеләре теш-тырнаклары белән Штат игълан итүне булдырмаска тырышалар. Һәм татар сулларына таянып, аларның кулы белән съезд җитәкчелеген кулга алалар. Һәм Штатны 28 февральдә игълан итү кичектерелә. Ә инде аннан соң бөтенләе белән юкка чыгарыла.
Бу вакыт Мулланур Вахитов Петроградта Бөтенроссия Мөселман Комиссариатын җитәкли. Аның урынбасары — Галимҗан Ибраһимов. Комиссариатта башка күренекле татарлар һәм башкортлар. Алар барысы да Совет хөкүмәте белән аңлашып эшләү тарафдарлары, аңа ихластан ышанучылар. Аларның барысының да күңелләрен дәүләтчелегебезне торгызу максаты били. Алар, документларда күрсәтелгәнчә, Штат мәсьәләсендә аңлашу өчен Ленин янында да булалар. Нәтиҗәсе безгә билгесез, визитның уңышсыз төгәлләнгән булуы ихтимал. Чөнки бервакыт, бәлки, шуңа риза булмавын белдерептер, Мулланур Вахитов постыннан җибәрүне сорап гариза яза. Күрәсең, аны тынычландырганнардыр, чөнки урынында калырга күндерәләр. Менә шунда булса кирәк, Татар-Башкорт республикасы идеясе калкып чыга. Шуңа тәңгәл рәвештә Үзәк Мөселман Комиссариаты Татар-Башкорт Комиссариаты итеп үзгәртелә. 1918 елның 11 мартында шушы Комиссариатның Баш коллегиясе республиканы тормышка ашыру өчен махсус фонд төзергә карар бирә. Һәм 1918 елның 22 мартында И.В.Сталин һәм Мулланур Вахитов тарафыннан имзаланган Татар-Башкорт республикасы турындагы Положение пәйда була. Тик ул да, күрәсең, тормышка ашыру өчен түгел, сәяси уен рәвешендә генә туган документтыр. Чөнки аны берәү дә гамәлгә ашырырга җыенмый. Мулланур Вахитов зур вәкаләтләр белән Казанга җибәрелә. Тик, ни кызганыч, аклар кулына эләгеп, анда һәлак була. 1919 елның 13 декабре көнне РКП(б) Политбюросы Милли Эшләр Халык Комиссариатының Татар-Башкорт республикасы турындагы положениесен юкка чыгара һәм республиканы төзү өчен агитация алып баруны тыя.
Шуннан соң бервакыт республиканы Казансыз һәм Уфасыз төзү идеясе туа. Монысы кайдан килеп чыккан да, кемгә кирәк булган ул? Моңа тулы анык җавап юк. Тик, ничек кенә булмасын, моңа инде барлык күренекле зыялылар бердәм рәвештә каршы чыгалар. Һәм шуның нәтиҗәсендә 1920 елның 27 маенда Татарстан автономияле республикасын төзү турындагы декрет барлыкка килә.
ИНДУС ТАҺИРОВ
12
Республиканы оештыру өчен Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендәге революцион комитет төзелә. Республиканың чикләрен билгеләү эше Галимҗан Шәрәф җитәкчелегендә башкарыла. Кич кенә дә җиңел эш булмый бу, чөнки ул төрле губерналарның татарлар күпчелекне тәшкил иткән өязләреннән барлыкка килергә тиеш була. Самара губернасының Бөгелмә, Сембер губернасының Буа, Уфа губернасының Минзәлә, Вятка губернасының Алабуга һәм Әгерҗе өязләре шушы республиканың төп җирлеген тәшкил итәләр.
Татарстанны төзү декретында искәрмә рәвешендә Уфа губернасының Бөре һәм Бәләбәй өязләренең республикага керү мәсьәләсе плебисцит, ягъни халык фикере нигезендә хәл ителергә тиеш, диелгән. Әмма берәү дә халык фикере белән кызыксынмый. Республиканы төзү өчен бар ителгән Ревком плебисцит үткәрү өчен зур әзерлек күргән булса да, бу тормышка ашмый кала. Күрәсең, монысы да уен гына булгандыр. Бу өязләр Татарстанга кертелмиләр, ә 1922 елда исә алар Башкортстанга бирелә.
Монда Солтангалиевнең битарафлыгын күрсәтеп китмичә булмый. Ул әлеге ике республиканың барыбер кушылачакларына шикләнми һәм шунлыктан плебисцит үткәрүнең әһәмияте юк дип саный. 1920 елның 26-27 сентябрендә республиканың Учредительный съезды үтә. Анда аның Үзәк Башкарма Комитеты төзелеп, рәисе итеп — Борһан Мансуров, Халык Комиссарлары Советының рәисе итеп Сәхибгәрәй Сәетгалиев сайланалар. Хөкүмәт составына сәламәтлек саклау халык комиссары булып Кәшшаф Мохтаров, Җир эшләре халык комиссары булып Юныс Вәлидов керәләр.
Моннан соңгы еллар республика өчен зур сынау була. 1921 елны республика халкы коточкыч ачлык кичерә. Шушы елларны Спасс өязендә ачтан — 48 мең, Зөя өязендә — 36 мең, Чистай өязендә 29 мең кеше үлә. 1920-1926 елларда республикада татарлар саны 300 мең кешегә кими. Күп урыннарда көн саен 5-6 кешене бер кабергә җирлиләр.
Ачлык фаҗигасен җиңүдә Помгол оешмасы белән бергә АКШның сәүдә министры Герберт Гувер җитәкчелегендәге АРА оешмасы зур эшләр башкаралар. Буа өязенең «Якты юл» авылы крестьяннары «безгә иң авыр вакытта Помгол һәм АРА ярдәмгә килделәр», дип әйтә торган булганнар. Чыннан да, әгәр авылда 120 баланы тукландырырлык ашханә ачылган, олыларга паёклар бирелә башлаган икән, ничек моның өчен рәхмәтле булмаска кирәк. Башка урыннарда да бу оешмаларның эшләре уңай бәяләнә.
Ачлыкка каршы көрәшне оештыруда мөфти хәзрәт Баруди зур тырышлык күрсәтә. Төркия һәм Азәрбайҗаннан шактый күп ярдәм алуга ирешә ул. Шушы изге юлда йөргәндә авырып китеп, Мәскәүнең Боткин хастаханәсендә вафат була. Җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлиди дә Казанга берничә эшелон икмәк китертә.
Ә менә хөкүмәт башлыгы Сәетгалиев халкы турында кайгыртудан битәр республикага салынган продразвёрстканы арттырып үтәү белән мәшгуль була. 1921 елны республикага 10,5 млн. пот икмәк развёрсткасы билгеләнә. Моны Шамил Усманов республикага үлем карары чыгару дип бәяли. Развёрстка исә артыгы белән үтәлә.
Тиздән Сәетгалиев урынына хөкүмәт рәисе итеп Кәшшаф Мохтаров билгеләнә. Ул зур тормыш мәктәбен үткән, зирәк акыллы, тәҗрибәле кыю шәхес була. К.Мохтаров җаны-тәне белән Татарстанны тулы хокуклы чын республикага әверелдерү өчен көрәшә, хөкүмәт һәм партия органнарының вазифасын ачык итеп билгеләүне алга сөрә. Татар телен гамәлгә кертү эшен җайга сала. Республикада икетеллелек хөкем сөрә башлый.
Аның белән кулга-кул тотынышып эшләүчеләр арасында иң әүвәл җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлиди исемен атау урынлы булыр. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә заманында су, юл буйларыннан куылып җирсез һәм сусыз калган
АВТОНОМИЯДӘН МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕККӘ ТАБА
13
татар крестьяннары өчен Идел буйларында, башка уңайлы урыннарда «Кызыл Байрак», «Чыңгыз», «Мәгариф» кебек махсус посёлоклар барлыкка килә. Тик шул вакыттагы партия өлкә комитеты җитәкчелегенә аның бу эшләре һич кенә дә ошамый. Вәлидине партия оешмасының эшендә катнашмауда, кадрларны дөрес сайламауда, чәчү кампаниясен өзүдә гаеплиләр. 1922 елның 18-19 апрелендә партия өлкә комитеты бюросында хәтта аның персональ эше дә карала. Аны катгый рәвештә Халык Комиссарлары Советы рәисе Кәшшаф Мохтаров яклап чыга. Ул Вәлидинең Комиссариат белән җитәкчелегенең дөрес юнәлештә икәнлеген, аның максатчан эшчәнлеген ассызыклый һәм, чәчү кампаниясен өзү турында сүз дә булырга мөмкин түгел, ди.
Өлкә комитеты һәм хөкүмәт арасындагы каршылык партия Үзәк комитеты исеменә юнәлтелгән «39 төркеме» хатының барлыкка килүенә китерә. Татар кадрлары имзалаган шушы хатта Өлкә комитетның башбаштаклыклары, татар кадрларын кысуы бәйнә-бәйнә дәлилләнгән була. Тик Үзәк комитет җирле партия оешма җитәкчеләрен яклый. Кәшшаф Мохтаров хөкүмәте отставкага җибәрелә.
Партия һәм Совет органнары арасындагы тартышлар шулкадәр дә кискенләшә ки, 1927 елны Шәһимәрдән Шәймәрдәнов җитәкләгән хөкүмәт тулы составы белән ярдәм сорап Мәскәүгә, РКП (б) Үзәк комитетына килергә мәҗбүр була. Тарихка бу факт наркомнар стачкасы дип кереп калган. Хөкүмәт Мәскәүдә ярдәм таба алмый. Киресенчә, республиканы кысрыклаулар арта гына төшә. Совет органнарының, гомумән, республиканың хокукы бертуктаусыз чикләнә тора.
Әгәр моңарчы республиканың 6 комиссариаты бары җирле хөкүмәт органнарына гына буйсынып, ниндидер күләмдә автоном хокукларга ия булган булса, СССРның һәм РСФСРның 1936-1937 елларда кабул ителгән конституцияләре нигезендә алар турыдан-туры Мәскәүгә буйсындырылалар. Шулай итеп, автономия бары тик коры куыкка яки хокуксызлык синонимына әверелә. Гомумән, Россия республикаларының хокуклары гади административ берәмлекләрнең хокуклары белән тәңгәлләштерелә. Ә Никита Хрущёв заманында ул республикаларның җисемнәрен генә түгел, исемнәрен дә бетерү, аларны бөтенләе белән юк итү мәсьәләсе көн тәртибенә басты. Бу турыдагы карарда «пока республики сохраняются» дигән сүзләр бар.
Менә ни өчен дә Татарстаныбызны декретлы республикадан үзбилгеләнү хокукына нигезләнгән суверен республикага әверелдерү кирәк була.
Илне үзгәртеп кору дулкынында Татарстан үз статусын союздаш республикаларныкы белән тигезләштереп, яңа шартнамә нигезендә үзгәртеп корылырга тиешле Союзга тулы хокуклы мәмләкәт буларак керүне дәгъвалый. Алай гына да түгел, хәтта бәйсез дәүләт булдыру таләпләре дә яңгырый башлый. Бу эшнең башында Марат Мөлеков җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге тора.
1990 елның 30 августында республикабызның Суверенлык декларациясе кабул ителә. Бу документта Татарстанның РСФСР субъекты икәнлеге язылмаган. Чөнки, әгәр дә күрсәтелгән булса, ул яңа Союзга турыдан-туры керү мөмкинлегеннән мәхрүм калган булыр иде. Документта Россия һәм башка республикалар белән шартнамә нигезендә махсус мөнәсәбәтләр урнаштырылырга тиешлеге ассызыкланган. Декларациянең әһәмияте — Россиянең бөтенлеген бозмастан мөстәкыйль дәүләт төзүгә юнәлтелгән бердәнбер уникаль документ булуында. Бу — моңарчы беркайда да күрелмәгән уникаль документ. Аны тормышка ашыру өчен Россия җитәкчелеге белән аңлашу кирәк иде. Һәм шушы максатка ирешү максатыннан, ике яктан ике делегация төзелде. 1991 елның 12 августында Мәскәүнең Ак йортында сөйләшүләр булып үтте. Россия делегациясенең җитәкчесе — РСФСРның Дәүләт секретаре Геннадий Бурбулис, Татарстан делегациясенеке — республиканың вице-президенты Василий Лихачёв.
Делегацияләрнең 15 август көнне кабул ителгән уртак беркетмәсендә моннан соң Россия һәм Татарстан мөнәсәбәтләре ике яклы шартнамә нигезендә алып барылачак, дип язылган. Әгәр дә шул елның 19 августы көнне башланган ГКЧП фетнәсе яңа Союз шартнамәсенә кул кую юлын бикләмәгән булса, Татарстан аны мөстәкыйль рәвештә имзалаячак иде. Тик ни эшләмәк кирәк, СССР кояшка чыгарып куелган боздай эреп юкка чыкты. Әмма Татарстанның шартнамәле республика булырга тиешлеге үз көчендә калып, сөйләшүләр дәвам итте.
ТАССР Югары Советы «Бәйсезлек акты» — «Акт о независимости» кабул итте. Ьәм шуның нигезендә 1992 елның 21 мартында республикада референдум үткәрелеп, Татарстанның
14
суверен статусы халык фикере белән ныгытылды. Шушы статусны республика сайлаучыларының 61,39 проценты яклап чыкты. Бу исә Татарстан делегациясенә сөйләшүләр алып бару өчен көч өстәде.
Ниһаятъ, 1994 елның 15 феврале көнне Б.Н.Ельцин һәм М.Ш.Шәймиев Россия белән Татарстан арасында үзара вәкаләтләр бирешү турындагы шартнамәне имзаладылар. Шулай итеп, 1920 елның 27 май декреты нигезендә туган республика шартнамәле республикага әверелде. Моның әһәмияте шунда ки, әгәр декретлы республиканы шундый ук декрет белән юкка чыгарып булса, суверенлыгы шартнамә нигезендә танылган республиканың язмышын халык үзе генә хәл итәргә хаклы.
Безнең республикага ияреп, Россиянең кырыктан артык төбәге Үзәк белән шуңа охшаш шартнамәләр төзеде. Шулай итеп, шул елларны күпләр тарафыннан горур дип аталган Татарстан унитар Россияне федератив рельсларга бастыра алды. Дөрес, Россия төбәкләренең күбесе, шартнамә биргән вазифаларны тарта алмаслыкларын сизеп, аннан ваз кичтеләр. Татарстан исә шартнамә биргән мөмкинлекләрдән ныклап файдалана алды. Бу очракта республикабызны тулысы белән газлаштыру, тузган торак программасын тормышка ашыру, Казанның меңьеллыгын үткәрү, башкалабызда метро төзү һәм тагын бик күп гамәлләребез турында сүз алып барып булыр иде. Кама аша күпер салу үзе генә дә ни тора!
2007 елның июнендә яңа шартнамә барлыкка килде. Монысы Россия Федераль җыелышының ике палатасы аша үтеп, Президент В.В.Путин тарафыннан имзаланды. Шулай итеп, ул закон төсен алды.
Бүгенге көнне Татарстан — Россиянең бердәнбер шартнамәле республикасы. Ул махсус статуска ия.
Казанның меңьеллык бәйрәмен үткәрүдә БДБ илләренең җитәкчеләре һәм кайбер ерак чит ил вәкилләре дә катнашты. Алар республикабызның уңышларына зур бәя бирделәр. Шул көннәрне Казанда БДБ илләренең саммиты да булып үтте. Казанда узган Универсиада республикабызга өстәмә дан китерде.
Шушы үзгәрешләр Татарстан өчен киң мөмкинлекләр ачты. Республикабыз халыкара мәйданга чыкты, чит мәмләкәтләр белән күп төрле мөнәсәбәтләргә керде. Күп илләрдә аның вәкиллекләре барлыкка килде.
Шулай итеп, Декларация кабул итеп, аны референдум рәвешендә халык фикере белән ныгыту 1920 елның 27 маендагы декрет буенча барлыкка килгән республикага сыйфат үзгәреше кертте. Кабатлап әйтәм: моңарчы декрет белән барлыкка китерелгән республикабызга бүтән декрет белән юкка чыгарылу куркынычы янап торды. Инде әйткәнемчә, Хрущёв заманында аның язмышы кыл өстендә иде. Хәзер исә Татарстан халыкның үзбилгеләнү хокукы нигезендә үзгәртеп корылды. Никадәр янасалар да, хокукларын никадәр кыссалар да, аны инде декрет белән юк итеп булмый.
Ил карабын җитәкләгән, бәйсезлегебезнең юл башында торган Минтимер Шәймиев Президент вазифасын Рөстәм Миңнехановка тапшырды. Ул — тәҗрибәле, кыю фикерле, киң карашлы шәхесләребезнең берсе. Аңа көч-куәт, дәрт һәм дәрман биреп торыйк, кадерле милләттәшләрем. Бербөтен, бүленмәс һәм көчле халык булып яшик!
Татар халкы зур сынаулар үтеп, бәйсезлек баскычына басты. Авырлыклар күптин-күп. Бертуктаусыз дәвам иткән прокурор протестлары, законнарыбызга каршы чыга торган суд карарлары, гаделсез Дума законнары аша үтәргә туры килә республикабызга. Илебез өстендә бертуктаусыз хәтәр җилләр исә. Ләкин халкыбызның рухы нык, яшәү көче зур. Аның 1920 елның 27 маенда билгеләнгән, референдумда үз фикере белән ныгытылган дәүләтчелек юлын дәвам итәчәгенә тулы ышаныч бар.