Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЙЛАРЫМ — ЙӨРӘК ТИБЕШЕМ

Туган авылым Чыршылы
Инешләрең төбәп ага

Шушмаларга күзләрен.

Басуында ялан тәпи —

Бала чагым эзләре...
Дулкын-дулкын Әби тавы

Кылган чәчләре белән.
Яңгырдан соң күңел җилси

Калган яшьләре белән...
Салкын чишмә җыр чыгарган,

Белик дип кадерләрен.
Җил канатлары сәламли

Яудагы каберләрне...
Бәбкә үләнен уйнатып

Чаба бала-чагасы.
Капка төбенә утырып

Күзәтә ил агасы...


Игенче турында проза
Басуда туа, картая,
Гомере шулай уза.
Бу җиһанда ул берүзе
Буразналарга хуҗа.
Сабый сымак ул гөнаһсыз,
Эше тора хикмәттән.
Патшалар да кече кала
Ул пешергән икмәктән.
Туганын көтеп алгандай
Каршылый ел фасылын.
Күңелендә кояш аның
Тәшкил итә асылын.
Күктә янган кояшка да
Иядер кебек кеше.
Ике кояш җимеше бит
Гәрәбәдәй бу көшел.
Басуда туа, картая,
Юк, картаймый, яшь кала.
Игенченең йөрәге ул
Әйтерсең лә яшь бала.


Миңнурый чишмәсе
Каршымдагы чишмәбезнең

Исемнәре Миңнурый.
Чишмә суыдай саф хисем

Җырымда урын сорый.
Халык җыры

Исемең калган, инәй, чишмәләрдә,
Игелегең — безнең йөрәктә.
Кайткан саен еллар кайтавазы
Дулкын булып кага күкрәккә.
Зыярәт кылып китәр өчен генә
Без кайтмыйбыз, инәй, яныңа.
Жылы кулың, якты карашларың
Гел яңарып китә аңымда.
Телем, денем, инәй, синнән күчкән,
Әти биргән исем каралмас.
Самум җиле исеп актарса да,
Сездән күчкән хисләр таралмас.
Нигезебез каршысында чишмә
Исемеңне җырлый балкытып.
Уч тутырып эчсәм салкын суын,
Кайгыларым китә юылып.
Безнең күңелләрдә яшәр шулай
Мәңге тынмый торган моң булып.
Биш баласы кебек биш улакка
Көмеш суы агар җыр булып.
Фатихасын биреп озатыр да
Көтеп алыр безне «Миңнурый».
Чишмә тамчысында, инәй, синең
Чагыла төсле якты күз нурың.


Озата барсын иде
Дөнья маллары эзләмим,

Тапканым — маңгай сырым.

Аралый каралыклардан

Йөрәктәге чын җырым.
Бәрәкәтле булсын иде

Эзләгәнем — табышым.
Уйларым — йөрәк тибешем.

Язмышым бар, ялгышым.
Дөнья маллары бер көнлек,

Җырларым калсын иде.

Үземнән соң дусларны да

Озата барсын иде.


Чишмәләр иле
Чишмәләр иле син, Туган як!

Зәмзәмсу чишмәләр — саны юк.

Җырлыйлар, ургыйлар чишмәләр,

Җиремнең сусаган чагы юк.
Су ала яшь кызлар — чык кипми —

Чиләкләр кайталар җыр белән.
И хозур! Чишмәләр чылтырый, —

Ярлары — ямь-яшел үр-келәм.
Ял итеп кит бездә, мосафир,

Отып кит чишмәләр көен син.

Туганнар ишетеп шат моңны,

Сөенсен, дошманнар — көенсен!
Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр чылтырап...


Яңа дуска
Иске дошман яңа дус булмас.
Халык әйтеме

«Елан ята куенында», дисәләр дә,
Кабул иттем ялган сүз итеп.
Якын күреп, ихлас күңел белән

Йөргән идем сине үз итеп.
Кыен чакларымда серем ачтым,

Гел-гел сиңа барды юлларым.
Үз-үземә аптырыйм, күрмәгәнмен
Яшеренеп ятуын еланның...
Юк, рәнҗемим инде, үпкәләмим,

Пакьлек өчен җаным яралган.
Ә шулай да мин өйрәндем бугай
Аерырга чынны ялганнан.
Дәверләрдән күчеп дәвергә,
Яши әле һаман яман көч.
Ташла инде, ташла хөсетлегең,
Янап карый аннан үкенеч.