Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Адлер ТИМЕРГАЛИН
Пауза турында хикәя

(Кыскартып бирелә)
(Огерме алтынчы елның көз айлары... Комсомол ячейкасында җыелып сөйләштек тә авыл
яшьләре көче белән театр куярга ниятләдек.
Пьесаны әзерли башлагач күрәбез: китап текстында урыны-урыны белән әллә ниткән Пауза
да очрый бит, әй.
Сезгә менә көлке, ә без аптырашта калдык... Исеменә карасаң, Пауза хатын-кыз булырга
тиеш. Берәр җиңгиме ул? Кыз баламы? Нигә теләсә кем арасына килеп керә, ник авыз ачып бер
сүз дәшми үзе? Болары аңлашылмый. Мөгаллимебез дә кистереп әйтә алмады. Аны да
гаепләрлек түгел, чөнки ике ай кантонда курста булып кайткан, әлегә бөтен гыйлеме шул да
гәзит-журналда укыганы гына. Шулай да ул безгә төпле киңәш бирде. Пауза ролен мәктәпнең
иң чая малае Җиһангирга тапшырыйк та вәссәлам, диде. Кызлар итеп киендерербез, ерып
чыгар, диде.
Малайны чакырып сөйләштек. Сәхнәгә чыгарга атлыгып тора.
Менә кичәбез дә килеп җитте. Иске клуб халык белән шыгрым тулды. Шунысы гына бераз
шикләндерә: алгы рәтләрдә җыен алыпсатар, кулак иярчене, куштаннар, койрык болгаучылар
утыра һәм астыртын усаллык белән елмая иде.
Тамашабыз шома гына башланып китте.
Берзаманны суфлёрыбыз: «Пауза! Пауза керә!» — дип пышылдады. Черт-черт кенә атлап,
сәхнәгә Пауза-Җиһангир чыкты. Ботинкасы биек үкчәле, ялт та йолт килә, әллә апасының
кершәнен сылаган инде... һәрхәлдә, дегет түгел. Керде дә, аны-моны сөйләмәстән, билгеле,
сәхнә аркылы үтеп, почмакка кереп басты. Залда, җанланып:
— Тау ягы Кәраметдин кызы бугай, и хәерсез!
— Вәт малай, ыспай кием нишләтә! Кәртинкә бит! — диешеп алдылар.
Менә шул чагында гына башыбызда «Пауза сәхнәгә керүен керә, тик кайчан чыга икән соң
ул, каһәр?» дигән әкәмәт бер сорау оешты.
Ашык-пошык киңәшләштек тә, тәнәфес арасында суфлёрны чакырып алып, Пауза
сәхнәдән чыгып китәргә тиешле урыннарны китапта үзебезчә төрткәләп куйдык.
Тагын пәрдәне ачтык. Берзаман суфлёр: «Пауза!» — дип дәште. Башка артистлар, Пауза
кергәнне көтеп, сүздән туктадылар. Ә Җиһангир юк та юк. Суфлёр, оясыннан башын тыгып:
«Пауза, дим! Җәтрәк бул!» — дип кабатлагач кына, Җиһангир-Пауза, бу юлы инде икенче
яктан кереп, почмакка, пәрдә янына басты. Ботинка бавы чишелгән булган икән, шуны бәйләп
азапланган. Ботинка күргән малаймыни?
Алгы рәтләрдән:
— Тагы керде бит әле бу... — дигән сүзләр ишетелде.
— Әллә телсез инде... И мескен... — дип куйды берсе.
Ул ара да булмады, спектакльнең иң җитди төшендә бот чабып көләргә тотындылар.
Өченче пәрдәнең буеннан-буена залда көлеш бер дә тынмады, кайчагында тәрәзә өлгеләре
«зың!» итеп куя иде...
Чибәр Паузабыз сәхнәдә тик кенә тормаган икән. Сүз дәшәргә роле кушмагач, халык белән
«аңлашу» җаен Җиһангир үзе тапкан: башта егерме беренче елгы ачлыкта баеп калган
Гаптеринең олы кызы аяк өсте ничек йоклаганны күрсәткән, аннары куштан Толып
Фәләхетдиннең ифрат ачы телле хатынына да эләккән...
Без, өлкән артистлар, соңыннан Паузабызны нишләтергә дә белмәдек. Тотып тиргәргә дә
вөҗдан кушмый, хупласаң да, пьесаны үз белдегең белән үзгәрткән сыман килеп чыга. Ахырда
шулай хәл иттек: әгәр арттыра башласа, суфлёрга Җиһангирны сәхнәдән озатырга кушылды.
Паузаның чынлыкта «кем» булуын белгәләгәнче, театр белән күрше авылларны да әйләндек.
Ә Җиһангирыбыз андагы «тискәре типлар»ны алдан ук өйрәнеп куя иде, усал.
Соңыннан, гыйлем якларыбыз ныгый төшкәч, Паузаны тора салып чыгармый башлаганнан
соң да әле, халык: «Нигә Пауза юк? Паузаны нишләп катнаштырмыйсыз? Әллә пауза
чирлиме?» — дип теңкәгә тия иде.


Гәрәй РӘХИМ
ҮТЕНЕЧ

(Каләмдәшләрем Нур Әхмәдиев һәм Рәшит Бәшәргә)
Мин соңыннан китсәм, и Бәшәрем, Оҗмах
ишегеннән керү белән:
- Нихәл, дустым! — диеп дәшәрмен.
...Безнеңурын, шиксез, оҗмахтадыр.
Нур Әхмәдиев

Сез оҗмахта... Моңа сокланмыйча
Кала алмый сыңар шагыйрь дә!..
Бераз гына көнләшүем бар да,
Зур бер йомышым да бар сезгә.
Нык ышанам сезгә, бөрадәрләр,
Сөйлисез сез һич тә ялгансыз.
Исән чагыгызда ук оҗмахтан
Бик блатной урын алгансыз.
Үтенеч шул: алдан әйтеп куям,
Зинһар, бер-бер җаен табыгыз —
Оҗмах дигән шул санаторийга
Миңа да бер бронь алыгыз.


Роберт МИҢНУЛЛИН
Яра

Туфан Миңнуллин ТНВдан сөйли: «Шагыйрьнең җанында, эчендә һәрвакыт яра булырга
тиеш. Ул һәрвакыт авыртып торырга тиеш. Шул чагында гына ул әйбәт шагыйрь була ала...»
Шифаханәдә телевизор карап яткан Роберт Миңнуллин бу сүзләрне ишеткәч, сөенеп куя:
«Миндә дә ашказаны язвасы таптылар, минем дә эчем постоянно авыртып тора. Димәк, мин дә
әйбәт шагыйрь булып чыгам», — ди эченнән генә, эчен уа-уа.


Җырчы Асаф Вәлиевкә
Асаф нигәдер сәхнәгә

Сирәк кенә чыга.
Аякларын көчкә-көчкә

Сөйрәп кенә чыга.
Җырларын да җырлап тормый —

Сөйләп кенә чыга.


Равил Шәрәфигә
Равил Шәрәфинең юморы:

Билдән түбән... тездән югары.


Марсель ГАЛИЕВ

Акыл теше
Жарсель Гали, телефоннан Ркаил Зәйдуллага чылтыратып, шатлыгынмы,
кайгысынмы белдергән:
— Бүген соңгы акыл тешен алдырып кайттым. Гади кешеләрнеке икәү генә була бит.
Минеке — дүртәү иде.
— Минем берәү дә юк иде ул.
— Әйтәм аны... сизелә иде шул...
Бу сүзгә Ркаил Зәйдулла яшен аткан кебек чытырдап көлгән дә ахырдан:
— Акыл тешләреңне яшь чакта ук алдырып аткан булсаң, ару гына урында түрә булып
утырасы идең бит хәзерге көндә, — дигән.

Хикмәт исемдә генәме?
Исмәгыйль Шәрәфиевме? «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире. Әйе, кырыс чырайлы. Үзе дә кешедән елмаю өмет итмичә, гел шаяртып сөйләшер. Шаяртуының кайсы
төшендә көләргә икәнен сиздереп тормас. Аның иң тотрыклы сыйфаты — соңгы утыз биш ел
эчендә үз гәҗитендә бер шигырь дә бастырмавында. Чөнки ул, гомумән дә, шигырьне яратмый,
яратмый гына түгел — күралмый, күралмый гына түгел — җене сөйми! Һәрхәлдә, болгавыр
шагыйрь халкы шулай уйлый.
Ә бер көнне... Шагыйрь Газинур Морат «Татарстан яшьләре» гәҗитен селкеп йөри. Ни
гаҗәп! Авызы ерылган, кызылча йөзе пар бөркеп тора. Аның болай ук та шатланганын күргән
кеше булды микән — көпә-көндез бит, эш вакытында! Әллә, минәйтәм, Нобель премиясе
алганмы бу?! (Өметеңне сузма яһүдпремиясенә, үзеңнекен булдыр, кысмыр төрки кавеме!) Юк
ла! XXI гасырда күрелмәгән вакыйга булган бит — Газинур Моратның бер көлтә шигыре
«Татарстан яшьләре» гәҗитендә басылып чыккан! Күпләр, бу хәлгә ышанмыйча, гәҗитне
тотып-тотып карыйлар.
«Ни булган Исмәгыйль Шәрәфигә?», «Ничек рөхсәт биргән?», «Оныгы туган
шатлыктанмы әллә?», «Кан басымы күтәрелеп, күңеле нечкәреп китмәгәндер бит?» — диләр.
— Менә шулай чын шигырь языгыз, егетләр, «Татарстан яшьләре» бастырырлык булсын!
— ди Газинур Морат, куанычыннан «р» авазын да буксовайт иттермичә, тел өстеннән тибеп
шома гына төшерә.
Исмәгыйль Шәрәфиев аның шигъри көлтәсен укып мәшәкатьләнмәгән, исемен генә күргән
дә шунда ук «б а с а р г а!» дип кул куйган. Ә исеме ничек дип атала дисез? — «К А Р А К Л А Р"!

Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.