ТАТАРСТАН НЕФТЕНЕҢ ТУГАН ҖИРЕНДӘ
Лениногорск шәһәренең барлыкка килүе, үсүе Шөгер, Ромашкино нефть ятмалары ачылу белән бәйле. Әлеге үзенчәлекле вакыйгалардан сон Татарстанның көньяк - көнчыгышында үсешнең яна этабы старт ала, безнен шәһәрнең тарихы языла башлый.
Быел алтмыш еллыгын билгеләүче шәһәребезнең үткәне чын мәгънәсендә горурланырлык. Татарстан картасында 60 ел элек барлыкка килеп, ул республиканың көньяк-көнчыгыш шәһәрләре арасында лаеклы урын алды.
Юбилей якынлашкан саен, тарих сәхифәләренә ешрак күз салабыз. Шәһәрнең барлыкка килүе Яңа Писмән авылы белән бәйле, аңа 1795 елда Иске Писмән авылыннан күченеп килүчеләр тарафыннан нигез салына. Яңа авыл тиз үсеп китә. 1914 елга Яңа Писмән төбәкнең иң эре торак пунктларының берсе булып санала. 1918 елда әлеге волостька 20 авыл керә. 1930 елда ТАССР районнарга бүленеп, аның нәтиҗәсендә Яңа Писмән Бөгелмә районында кала, ә 1935 елда Яңа Писмән районы оеша, аның үзәге Яңа Писмән авылы була. Район 48 колхоз, ярымкустар май заводы, «Заря» промартеле һәм ике аз егәрле машина-трактор станциясеннән тора. Кешеләр авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнә, аяк астында зур нефть хәзинәсе булуын уйламый да.
Ә җир асты байлыклары галим һәм тикшеренүчеләргә өч йөз ел буена тынгылык бирми. Бары тик 1943 елда гына Шөгер авылы янындагы 1нче номерлы скважинадан беренче промышленность нефте алына, бу Татарстанда әлеге кыйммәтле чималның булуын исбатлый. 1945 елның җәендә Шөгер авылында Шөгер эреләндерелгән нефть промыселы барлыкка килә, соңрак ул «Лениногорскнефть» идарәсе дип атала башлый. Бүген ул — шәһәрнең иң өлкән предприятиесе. «Лениногорскнефть» идарәсе — аз чыгым белән нефть табуны арттыру һәм аның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән йөзләрчә башлангычның инициаторы, фәнни эшләнмәләрне, яңа техника һәм технологияләрне промышленностька кертү буенча үзенә күрә бер тәҗрибә мәктәбе. Идарә «Татнефть» берләшмәсенең — «Әлмәтнефть», «Азнакайнефть», «Елховнефть», «Иркеннефть» кебек мөстәкыйль яңа идарәләрнең барлыкка килүендә база ролен үтәде.
1948 елда Тимәш авылы янында 3нче номерлы скважинадан көчле девон нефте фонтаны бәреп чыга. Әлеге мизгелдән илнең иң эре нефть чыганагын үзләштерү башлана. Әлеге уникаль Ромашкино чыганагының даны меңнәрчә кешене үзенә тарта. Илнең төрле почмакларыннан белгечләр һәм эшчеләр килә. Баку, Грозный, Краснодар, Башкортстан, Сахалин һәм башка төбәкләрдән килгән бораулаучы, нефть табучы, төзүче һәм башка һөнәр ияләре төзеләчәк шәһәрнең халкы булып китә. Монда шулай ук тирә-як авыл һәм районнардан кичәге колхозчылар да агыла. Яңа урында тормыш чатыр, землянка, бараклардан башлана. Нефть чыганагын үзләштерү белән бер үк вакытта шәһәр дә төзелә.
1950 ел уртасында беренче йортлар торгызыла башлый, нефтьчеләрнең беренче бистәсе төзелә, халык аны Зеленогорск дип атый. Эш көндез дә, төнлә дә алып барыла. 50нче еллар азагында Зеленогорск чокырлар белән әйләндереп алынган зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Мәктәпләр, хастаханә, балалар бакчасы,
һөнәри уку йортлары, клуб, кибетләр, промышленность предприятиеләре төзелә башлый.
Яңа Писмән авылы янәшәсендә яңа шәһәр үсә. РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән 1955 елның 18 августында Яңа Писмән эшчеләр посёлогы Ле- ниногорск шәһәре дип үзгәртелә.
базары, типография, универмаг халык яратып йөри торган урыннарга әверелде.
Социаль-икътисади үсеш җәһәтеннән караганда, Лениногорск муниципаль районы республика районнары арасында беренче унлыкка керә Үсешнең нигезен беренче чиратта нефть промышленносте алып тора. Мәсәлән, үткән ел районда 18 миллиард сумлык промышленность продукциясе җитештерелде. Район үсешендә кече һәм урта эшмәкәрлек тә мөһим роль уйный, бездә 600дән артык кече бизнес предприятиесе һәм 1 мең ярым тирәсе шәхси эшмәкәр бар. Аларда 4 мең ярым тирәсе кеше эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан үткән ел 1 миллиард 600 миллион сумлык азык-төлек җитештерелде. Бүгенге Алтмыш ел вакыт узып та киткән. Әлеге чорда шәһәр гел үсештә, алга китештә булып, үзенең кабатланмас йөзен тапты. Иң төп объектларга, әлбәттә инде, алтмышын- чы-җитмешенче елларда ук нигез салына. Шәһәрнең үзәк китапханәсе, телеүзәк, шахмат клубы, Техниклар йорты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре, «Яшьлек» стадионы, нефть музее, музыка-сәнгать педагогика училищесы, колхоз көндә ике дистәгә якын фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә, шәхси хуҗалыкларда 3 мең баш мөгезле эре терлек тотыла.
Шәһәр елдан-ел үсә, матурлана бара. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән тормышка ашырыла торган төрле милли программа-проектларда актив катнашуыбыз үзенең нәтиҗәсен бирә. Республика хөкүмәте ярдәме, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте булышлыгы белән шәһәрдә күп кенә социаль объектлар торгызылды. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен йортлар төзелде. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясалды. Җылылык челтәрен модернизацияләү буенча зур күләмле эш башкарылды. Берничә заманча автоном котельный төзелде, җылылык челтәрләре реконструкцияләнде, 49 ике катлы һәм 6 күпкатлы йорт шәхси җылылык системасына күчерелде. Мәдәният учреждениеләре, спорт корылмалары, сәламәтлек саклау һәм белем бирү объектлары ремонтланды. Соңгы елларда гына Садриев, Толстой, Шашин, Ленинградская урамнарында унлап күпфатирлы йорт төзелде. Садовая һәм Добролюбов урамнарында ветераннар, ятим балалар, чернобыльчеләр өчен торак йортлар салынды. «Ал җилкән» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәгенә капиталь ремонт ясалды. «Бәләкәч» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә шәһәр балалар бакчаларында йөзләрчә өстәмә урын булдырылды. Яңа җиденче микрорайонда «Родничок» дигән 14нче балалар бакчасы ачылды. 3нче, 6нчы, 7нче мәктәптә, 11нче гимназиядә капиталь ремонт ясалды. Алар мультимедиа җиһазлары белән тәэмин ителеп, уку, тәрбия бирү, балаларның ялын оештыру өчен уңайлы шартлар тудырылды. Юбилей алдыннан шәһәребезнең иң алдынгы уку йортларының берсе булган 2нче мәктәп өр-яңа заманча бинага күчәчәк. Лениногорскида яшь буынга белем һәм тәрбия бирү — һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бу җәһәттән ул республикада беренче унлыкка керә. Мәктәпне тәмамлагач белем алу мөмкинлеге дә зур. Моның өчен КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы, нефть техникумы, музыка-рәсем педагогика колледжы, политехник колледж бар.
Алар нигездә «Татнефть» һәм «Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр» җәмгыятьләре өчен кадрлар әзерли.
Лениногорск — спорт каласы. Җитмешенче елларда ук монда спорт үзәкләре, стадионнар төзелә башлый. Трамплиннар комплексы үзе генә дә ни тора. Спортның әлеге төре буенча база 1972 елда булдырыла. Башта — 20 метрлы, аннары 65 һәм 40 метрлы трамплиннар сафка баса. Кырык ел инде трамплиннан сикерү буенча «Олимпия резервы» спорт мәктәбе эшләп килә. Биредә тәрбияләнүчеләр Россия күләмендә һәм халыкара ярышларда җиңүләр яуладылар. Сочи олимпиадасында катнашкан Иван Панин — Лениногорскиның горурлыгы. Бүген дә шәһәребездә яңа спорт корылмалары төзелә тора. Күптән түгел «Теннис-холл» спорт сарае ачылды. Аннан ерак түгел Вахитов урамында спортның экстрималь төрен үз итүчеләр өчен скейт-парк булдырылды. 7нче, 8нче, 10нчы, 13нче мәктәп, 11нче гимназия һәм 12нче лицей янында яңа универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка килде.
Яшеллекнең күп булуы — Лениногорскинын бер үзенчәлеге. Шуңа аны «Татарстанның яшел хәзинәсе» дип атыйлар. Шәһәр хуҗалыгы үсешендә, аны төзекләндерүдә халык зур ярдәм күрсәтте, бакча, скверларга агачлар утырту өчен өмәләргә чыкты. Лениногорскилылар көче
Алтмыш ел вакыт узып та киткән. Әлеге чорда шәһәр гел үсештә, алга китештә булып, үзенең кабатланмас йөзен тапты. Иң төп объектларга, әлбәттә инде, алтмышын- чы-җитмешенче елларда ук нигез салына. Шәһәрнең үзәк китапханәсе, телеүзәк, шахмат клубы, Техниклар йорты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре, «Яшьлек» стадионы, нефть музее, музыка-сәнгать педагогика училищесы, колхоз
ТАТАРСТАН НЕФТЕНЕҢ ТУГАН ҖИРЕНДӘ
9
белән меңнәрчә төп тирәк, юкә, миләш, өрәңге, каен, чыршы, нарат утыртылды. Бездә шәһәрне биектән карау мөмкинлеге дә бар. Моның өчен баскычтан махсус мәйданчыкка менәсе. Кала уч төбендә кебек күренә.
Әйе, матур безнең шәһәребез. Тукай урамын гына күрегез: ике якта эскәмияләр, уртада бизәкле беседка, шуның янында җәен тамашалар күрсәтер өчен сәхнә, бераз китсәң, «Балерина» фонтаны... Шәһәрнең нәкъ уртасында — Ленин исемендәге парк. Анда заманча плитәләр түшәлде, бизәкле беседкалар урнаштырылды. Шушында ук — Михаил Фомин барельефы. Ул шәһәрне яшелләндерүне башлап йөрүче фидакарь кеше иде. 2010 елда Җиңүнең 50 еллыгы проспектында Дан орденнарының тулы кавалерлары М.Алаевка, Г.Мотыйгуллинга, Я.Николаевка барельеф куелды. Быел Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Мәңгелек ут» тирәсе төзекләндерелде. Тиздән монда Җиңү паркы ачылачак.
«Урман паркы» дигән бик матур урыныбыз да бар әле безнең. Соңгы елларда анда зур күләмдә төзекләндерү эшләре алып барылды, юллар салынды, балалар өчен яңа аттракционнар булдырылды. Шәһәрдәге тагын бер паркны «Мәхәббәт паркы» дип атадык. Аңа күперчекләр, «Ак Барс» фонтаны ямь биреп тора. Фонарьлар куйгач, махсус үлән чәчелгәч, бу парк тагын да матурланды. Шәһәребезнең матурлыгы талантларның күп булуына да тәэсир итми калмыйдыр. Аларны үстерү өчен дә мөмкинлекләребез җитәрлек: районда 37 мәдәният йорты, шәһәрдә Мәдәният сарае, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре бар. Аларда меңнәрчә укучы белем ала. Туган якны өйрәнү музее, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эшләп килә.
Үзгәрешләр күз алдында бара. Хәзер безнең бурыч — меңнәрчә кеше хезмәте белән булдырылганны тиешенчә бәяләү, саклау.
Быел Лениногорск шәһәренең — 60, «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Әлеге юбилейларны бер-берсеннән аерып булмый. «Лениногорскнефть» идарәсе шәһәр инфраструктурасын һәм социаль өлкәне үстерүгә гаять зур өлеш кертте. Бу уңайдан идарә коллективын барлык лениногорскилылар исеменнән олуг юбилей белән котлыйм, предприятиенең киләчәктә дә чәчәк атуын телим. Шәһәр юбилеена килгәндә, аның төзелешенә меңнәрчә кеше үз өлешен кертте. Менә шулай бергәләп заманча шәһәр булдырдык. Иң мөһиме — анда тырыш, булдыклы кешеләр, өметле яшьләр яши. Һәрберсен әлеге юбилей белән котлап, исәнлек-иминлек, уңышлар, рух күтәренкелеге телим.
Шәһәребез киләчәктә дә чәчәк атсын, безне гел куандырып торсын.