МӘҢГЕЛЕК ҺӘЙКӘЛ
1990 елның 23 августында Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы янә айлы булды.
Бөтендөнья Татар лигасы президенты Гали Акыш бу гамәлне Суверенитет турында
декларация игълан ителү белән янәшә куйган. Ошбу вакыйгадан соң беренче мәлләрдә күпләр
(шәхсән үзем дә) әлеге гамәл «өстәгеләр» кушуы буенча чынга ашырылды дип уйласалар,
соңыннан моның асылда мәдәният министрының төзелеш-архитектура һәм мәдәни мирас
ядкарьләрен төзекләндерү буенча урынбасары Габбас Нурулла улы Мөхәммәтшинның
тырышлык нәтиҗәсе икәне мәгълүм булды. Аның бу изге һәм тәвәккәл адымга баруының
нигезендә нәрсә ята соң? Әлеге сорауга җавап эзләүне ошбу шәхеснең ерак үткәненнән башлау
дөрес булыр кебек.
Тугач ук ятим
1935 елда Лениногорск (элекке Шөгер) районының Кирлегәч авылында дөньяга килгәндә
үк ятим булырга язган икән Габбаска. Ил буенча колхозлаштыру шаукымы башлангач, ике
атын, ике сыерын, танасын, бик күп ашлыгы һәм башка байлыкларын Нурулла агайның күмәк
хуҗалыкка керергә теләмәвенә үч итеп тартып алалар. Бусы инде — талауның өченче дулкыны.
Бу хакта Габбас Нурулла улының туганнан туган абыйсы Шамил Хәнифов күп еллар узгач
менә ниләр дип искә ала:
— Нурулла абыйны кайткан уңайда эләктереп, авыл советына алып килерсең, дип кеше
калдырып киттеләр. Сакчы бик яхшы абзый иде. Кеше-кара күргәнче дип, аңа үзе качарга
булышкан. Абый авылдан чыгып китеп, Үзбәкстандагы Коканд шәһәренә барып урнашты,
ләкин ярты ел да үтми вафат булды. Алтынчы бала булып Габбас туа. Шундый авырлыклар,
кимсетелүләр аша узып та ул, югары белем алып, җитәкче урыннарга күтәрелә.
Репрессия тәгәрмәче бер гөнаһсыз миллионнарча җаннарны һәлак иткән, тагын күпме
миллионнарның язмышларын чәлпәрәмә китергән шул куркыныч елларда алты баласы белән
япа-ялгызы торып калган Бибигайшә җиңги кеше чыдамаслык авырлыкларга ничек түзгәндер
дә балаларын ничек аякка бастыра алгандыр — анысын үзе генә белә. Властьлар алай да
тынычлыкта калдырмый, куркыту-җәберсетүләр һаман дәвам итә. Ахырда, золымга түзмичә,
Мөхәммәтшиннар гаиләсе башта Оренбург өлкәсенең Богырыслан ягына күчә, берничә елдан
Әлмәт районының Чупай авылында төпләнә. Шул чагында 1939 елның көзендә Габбас сабый
варварлыкка тиң яманлыкка шаһит була. Үзенең атаклы «Семь ступеней минарета Сююмбеки»
китабында болай дип язачак ул:
— Мәчет янәшәсендәге бакчалардан бәрәңге алып ятканда, район үзәгеннән авылга
вәкилләр килеп төшеп, халыкны җыйды һәм мәчет манарасын кисеп, аны сүтүне оештырды.
Без, әле мәктәп яшенә дә җитмәгән кечкенә балалар, дәшмичә генә күз яшьләрен сөртүче
өлкәннәр белән беррәттән, бу кыргыйлык актын котыбыз очып читтән генә күзәтеп тордык.
Манараны аудару вакыйгасы, бик күп кешеләрнең бер урынга җыелуы, аларның
чарасызлыктан гаҗизлек бәреп чыккан чырайлары, яшь белән тулган күзләре, дәшмәсәләр дә,
явызлык гамәленә ризасызлыклары, бөтен халык алдында ачыктан-ачык кылынучы гөнаһ
безнең сабый аңыбызга вә җаныбызга шулкадәр тирән үтеп кергән ки, инде менә 60 елдан
артык вакыт узуга да карамастан, мин әле хәзер дә ул вакыйгалар агышын бөтен ваклыкларына
кадәр, тетрәнеп хәтеремә төшерәм.
159
Мәчет манараларын саклыйсы, кадерлисе килү хисе әнә шул чактан ук күңеленә кереп
калгандыр, мөгаен, Габбас Нурулла улының... Мәчетне ничек яратмасын ди ул. Җирдә кар
эреп, аз гына сукмак салынуга, алар күрше малае белән икәүләп яланаяк якындагы шул мәчеткә
чабып килә торган булалар. «Мәчет баскычыннан менеп, ачык ишек аша эчкә үткәч, чарлакка
алып менүче агач басмалар буйлап өскә күтәреләбез, ә аннан, селкенеп торучы күперчекләр
аша, куышып, манараның аскы өлешенә күчәбез, — дип сөйли Габбас ага. — Аннан, бормалы
баскыч буйлап, калай белән тышланган түгәрәк галерея-балконга күтәреләбез. Моннан, кошлар
оча торган биеклектән, авылның бөтен җире күренә, кардан арчылган текә тау битләре, кырлар
һәм ерактарак урман шәйләнә. Кояш астында җылынган калайлы идән һәм балкон
култыксалары җылысында безгә рәхәт, һәм без, озын кыш буенча җәйне сагынганлыктан, кеше
күзенә чалынмыйча гына (юкса анда йөрүләргә чик куярлар дип куркып), вакытыбызны шунда
үткәрә идек...»
Әнисе Бибигайшә апаның кечкенә китапханәсе дә булган. Анда гарәп һәм фарсы телендә
язылган иске китаплар сакланган. Әнисенең читләр күзеннән яшереп саклаган китаплары
барын яхшы белгән кечкенә Габбас, мәчет чарлагында аунап яткан дини эчтәлекле байтак
язмалар арасыннан яхшыракларын сайлап (гарәп имласы белән язылган китапларны шәхес
культы елларында юк иткәннәр), күлмәге астына яшереп өенә алып кайта торган булган.
— Яшь чагында абыстайдан сабак алудан башка белеме булмаган, мәктәп, университетлар
да тәмамламаган әнием галимнәр белеменә һәм акылына ия иде, — ди әнисе турында Габбас
Мөхәммәтшин. Укыган китапларының эчтәлеген бик теләп балаларына, үзе янына киңәш
сорап яисә гәп корырга килүчеләргә дә сөйләгән ул. Сөембикә-ханбикә һәм аның манарасы
турындагы легенданы да беренче тапкыр әнисеннән ишетә төпчек малай. Ьәм ул аның зиһененә
инде беркайчан онытылмаслык булып кереп кала.
Казан ямьле каламы?
Шулай да Казанга тәүге тапкыр, армия чыныгуы үткәннән соң, шактый тормыш тәҗрибәсе
туплаган белемле һөнәр иясе булып, 1960 елда гына килә ала ул. Бөгелмә аэропортыннан ике
апасы белән очкычка утырып оча. Казан аларны август ахырына хас булмаган салкын һавасы,
шыксыз күренешләре белән каршы ала. Алтмышынчы еллардагы Казан бер ягы белән дә эре
провинциаль шәһәрләрдән аерылып тормый диярлек. Шундый ук шыксыз соры биналар,
каядыр ашыккан караңгы чырайлы кешеләр. Кайчандыр монастырь булган, ташландык хәлгә
килгән барак-складка охшаган озын корылмалар яныннан үтеп, Кремль каршындагы тар
мәйданга килеп чыккач та егет каршылыклы хисләр кичерә.
Кремль туфрагында да күзне сөендерерлек нәрсә күренми: уң кулда зур тәрәзәләрен
елтыратып ике катлы озын биналар сузылып киткән, ә сул якта шундый ук эчпошыргыч
бертөрлелеккә өртелгән хәрби казармалар сураеп утыра. Аларны үткәч, уң тарафта дәү чиркәү
силуэты калкып чыга, ә аннан соң, Кремль калкулыгының көнчыгыш ягыннан, кальганы камап
алган тешле стеналар өстеннән, Казансу елгасына сырышкан бер, ике катлы иске кирпеч һәм
агач йортлар күзгә ташлана. Салкын төньяк җиле исә. Бу күренешләр Габбаста һәм апаларында
авыр тойгылар калдыра.
Ниһаять, Сөембикә манарасы! Әнә ул — очын горур рәвештә күккә чөеп, бу изге урын өчен
ят тоелган башка биналар арасында үзенең төгәл һәм нәфис формасы белән аларны магнит
кебек үзенә тартып, җаннарны иркәли. Тик ул күптәннән адәм балалары игътибарыннан
мәхрүм шул инде, юньле-рәтле төзәтү эшләре үткәрелмәгәнлектән, ятим, ялгыз һәм моңсу
күренә. Чак кына көнчыгышка авышып, өслегендәге кайбер урыннарда чүп үләннәре һәм вак
куаклар үсүгә һәм фасад өлеше җимерелә башлауга карамастан, ул егеткә һәм аның апаларына
барыбер газиз. Менә ул — әниләре легендаларга төреп сөйләгән кадерле манара. Тик очында
ае гына юк. Шул чагында бөреләнә башлаган инде Габбас күңелендә манара очына ай куйдыру
уе.
Без белмәгән Габбас
Татарның холкына элек-электән эзләнүчәнлек, яңалыкка омтылу хас. Габбас
Мөхәммәтшин әүвәл башлангыч мәктәптә укып, аннары өлкән апасы чакыруы буенча Урта
Азия якларына яшәргә күчкәч, анда җидееллык мәктәпне гел «бишле»гә тәмамлый. Шуннан
соң күңеленә якынрак һөнәр үзләштерү нияте белән Себер киңлекләрендәге ерак Иркутск
каласына юл тота. Андагы хәрби техниклар әзерләүче мәктәпне сайлый ул. 1954 елда уку
йортын «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлый. Хезмәт юлын Владивосток тимер юлларында
махсуслаштырылган эшләр буенча мастер булып башлап җибәрә. Армиягә чакырылыр вакыты
ФИРДӘВЕС ХУҖИН
160
да җитә. Ике ел Ерак Көнчыгышта, Сахалин утравының Охот диңгезе ярларын саклаучы полкта
хәрби хезмәттә үтә.
— Озакка сузылган көзге яңгырлар астында чыланып, күз ачкысыз бураннарда, кышның
зәмһәрир салкыннарында өшеп-туңып, текә кыялы диңгез ярларында еш кына көннәр-
төннәрне окопларда үткәрә идек. Минем белән бергә хезмәт итүче татар егетләре аз булмады.
Безнең полктагы ике Советлар Союзы Героеның берсе утыз яшьләрдәге майор Гобәйдуллин
иде. Утрауда татар авыллары да бар икәнен белдек. Кайларга гына сибелмәгән безнең татар!
— дип искә ала Габбас ага ул ерак көннәрне.
Ватан алдындагы бурычы үтәлгәннән соң, егет кабат Владивостокта өч кенә ай эшләп
өлгергән мастерлык вазифасына кайтып урнаша. «Матур булса да торган җир, сагындыра туган
җир», дип юкка гына җырламыйлардыр. Бер ел үтәр-үтмәс Габбас өзелеп-өзелеп Әлмәт
якларын, балачагының ялан тәпиле чакларын үзендә калдырган Чупай яны чирәмлекләрен һәм
урманын сагына. 1957 елда Әлмәткә кайтып, тимер- бетон эшләнмәләр заводына өлкән мастер
булып эшкә керә. Егетнең тырышлыгын, алдына куелган йөкләмә-бурычны төгәл һәм
вакытында үтәвен күреп, карьера баскычыннан күтәрүне дә тоткарламыйлар — күп тә үтми
аны предприятиенең производство-техник бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенлиләр.
Хәрбиләрчә төз гәүдәле, үтә пунктуаль егет тормышның бөтен сынауларын һәм андагы
каршылыкларны үзбаш хәл итәргә, һәр биеклеккә үз тырышлыгы белән күтәрелергә өйрәнсә
дә, никтер һаман шәхси тормышын «кешечә көйләү»не кичектерә килә. Бары 1963 елның
август аенда гына булачак гомер юлдашын очратып, бер атна эчендә гаилә корып җибәрә ул.
Светлана апа иренә турылыклы хатын булып яши, татарларны бик хөрмәт итә һәм аларның
телләрен өйрәнеп, кирәк чагында аралашырга да авырсынмый.
Габбас Нурулла улының Әлмәттәге хезмәт юлын ике этапка бүлеп карарга ярыйдыр: 1978
елга кадәр һәм 1980-1987 елларда. Ике дистә елдан артыкка сузылган беренче өлешендә ул
тимер-бетон эшләнмәләренең берләштерелгән заводы директоры вазифасына кадәр күтәрелсә
һәм эш күрсәткечләрен моңа кадәр күрелмәгән югарылыкларга җиткерсә дә, кайбер хөсетле
бәндәләрнең астыртын гына «югарыдагылар»ны өстереп торуларыннан туеп (турысын әйткән
— туганына ярамаган), Латвиянең Лиепая каласына китүне һәм анда төзелеш материаллары вә
конструкцияләре җитештерүче комбинатны җитәкләүне хуп күрә.
Ике ел Лиепаяда эшләү дәверендә латышларның да ихтирамын казанырга өлгерә Габбас
Нурулла улы, ул җитәкләгән комбинат күркәм нәтиҗәләргә ирешә. Мондагы яшәү шартлары
Әлмәттәгедән күпкә яхшырак булса да, «Востокмонтажгаз» тресты управляющие Мөхәммәт
Сабиров кабат нефтьчеләр төбәгенә (инде югарырак урынга) чакыргач, 1979 елда Әлмәткә
кайта. Мөхәммәт Галләм улы аның ни-нәрсәгә сәләтле икәнлеген чамалый шул — берничә ел
аякка баса алмаган йортлар төзү комбинатын җитәкләр өчен Габбас Мөхәммәтшиннан да
кулайрак затны табып булмаячак. Шулай булып чыга да, яңа җитәкче, яңа эш алымнарын
гамәлгә кертеп, инде ике ай дигәндә предприятиене алдынгылар сафына чыгара. Орден-
медальләр, дәрәҗәле исемнәр белән бүләкләнү бер нәрсә, кешеләрне сөендерүдән дә зуррак
бәхет бармы икән дөньяда? Йортлар төзү комбинаты сиксән беренче елдан башлап кала
нефтьчеләре өчен һәр елны планнан тыш 120 фатирлы бер йортны файдалануга тапшыра.
Мөхәммәт Сабиров 1984 елда Казанга, ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары
(1989-1995 елларда ТР премьер-министры) вазифасына күчә. «Гади» халыктан чыккан премьер
«гади» халык баласы, республиканың атказанган төзүчесе Габбас Мөхәммәтшинның халык
өчен мәркәздә күбрәк файда китерәсен белә, әлбәттә — 1987 елда аны үз хозурына дәшеп, 1989
елда Татарстан мәдәният министрының төзелеш һәм тарихи ядкарьләрне төзекләндерү буенча
урынбасары вазифасын тәкъдим итә.
Ай күрдем аман белән
«...Ай күрдем аман белән,
Күңелем тулды иман белән.
Шушы айларда вафат булсам, Кабул кылсын Ислам белән...
— Бу тирән мәгънәле сүзләр — яшәүгә өмет итеп, иманыбызга тугрылык йөзеннән әйтелә
торган изге дога», — дип яза үзенең истәлекләрендә Габбас Нурулла улы. Ул — гомере буена
иманына тугрылыклы булып калган зат. Аның мәдәният министры урынбасары булып эшли
башлаган еллары Михаил Горбачёвның империя киңлекләренә «җепшеклек» алып килгән
чагына туры килә. Зирәк акыл, югары интеллектка ия шәхес өчен бу бер дигән җирлек инде.
Урынбасар вазифасына керешүенең беренче көнендә үк министрлыкның исәп- хисап
эшчәнлегенә җаваплы баш хезмәткәрен чакыртып, милли проектларны гамәлгә ашыруга
МӘҢГЕЛЕК ҺӘЙКӘЛ
161
бюджеттан күпме акча бүленүе белән кызыксына. Финанслау мәсьәләсе ул елларда
җиңелләрдән булмаса да, республикабызның төрле районнарында 180нән артык яңа Мәдәният
йорты һәм клуб сафка баса. Күренекле шәхесләребез Гаяз Исхакый, Салих Сәйдәшев, Бакый
Урманче, Евгений Боратынский музейлары төзекләндерелеп яисә төзелеп файдалануга
тапшырыла. Сынлы сәнгать музеенда фондлар саклау һәм күргәзмә оештыру өчен өр-яңа ике
катлы бина, Ирек мәйданында Зур концерт залы төзелә. Минзәлә театрында озак елларга
сузылган реконструкция эшләре тәмамлана һәм ул заманча җиһазландырыла. Казанда Җыр һәм
бию ансамбле бинасы, музыка училищесының яңа корпусы, хореография училищесының
төзекләндерелгән бинасы сафка бастырыла. Башкалабызның архитектур бизәлешен милли
төсмерләр белән баету максатыннан да биниһая күп эшләр башкарыла: Әҗем, Иске Таш, Кабан
арты мәчетләре төзекләндерелә, аларның манараларына ай куела. Киров урамындагы элекке
Печән базары, Тукай урамындагы Солтан мәчетләренең XX гасырның 30нчы елларында юк
ителгән манаралары яңадан торгызыла. Арча, Балтач, Кукмара һ.б. район-авылларның милли
архитектура үрнәкләре булган, тарихи һәйкәлләр исәбенә кертелгән барлык иске агач мәчетләр
төзекләндерелеп һәм манаралары куелып рәткә китерелә. Мондый эшләр Болгар тыюлыгында,
Зөя утравындагы һәйкәлләрдә дә алып барыла. Бу кадәр эшләрне гамәлгә ашыру өчен бюджет
акчаларын гына берничек тә җиткереп булмас иде, әлбәттә. Габбас Мөхәммәтшинның газиз
милләтен өзелеп яратуы, бөтен рухи һәм физик егәрен, вазифаи һәм эчкерсез дуслык
мөмкинлекләрен файдаланып, бәгъзе химаячеләрне уртак милли проектларга җәлеп итә алуы
да зур ярдәм була.
Милләтенә бирелгәнлеген, татарның ерак гасырлардан килгән шанлы үткәнен, югары
культурага ия икәнлеген шик астына куеп пычрак атучыларны, кемнең кем булуына
карамастан, һәркайда үз урынына утыртуын Габбас Нурулла улының Япониягә баргач,
Нагасаки шәһәрендә гидның туристларга:
— Татар-монголлар берничә гасырлар элек, карабларга төялеп, ике мәртәбә Нагасаки
тирәсендәге Япония ярларына чирүләрен төшерергә маташып караганнар, тик икесендә дә
көчле штормга очрап, һәлакәткә тарыганнар. Әгәр җил-давыл купмаса, алар утрауларны
оккупацияләр һәм японнар тора-бара татарлардан әшәке сүзләргә өйрәнерләр иде, безнең
Русиядәге шикелле, — диюен ишеткәч, җавап итеп әйткән сүзләре раслый.
— Мин монда нәкъ менә сез әле генә «мактап» телгә алган татарның бер вәкиле, — ди
ул. — Монгол-татарлар флотилиясе көньяк Япония утрауларын оккупацияләргә омтылу
фактын шик астына куярга җыенмыйм. Шулай да, безнең арадагы башка мөселман-төрки
вәкилләре миңа ялганларга ирек бирмәс, бездә — мөселманнарда — әшәке сүз, сүгенү иң авыр
гөнаһлардан санала һәм төрки халыкларда кабахәт сүзләр куллану гадәткә кермәгән, ә инде
сөйләшкән- аралашканда тозлап-борычлап «әни» дигәнне дә искә алсаң, гомумән, ник дөньяга
туганыңа үкендерүләре бар. Русиядә гадәткә кергән кулланыштагы «матур» сүзләрне,
киләчәктә туристларның башларын бутап, татарларныкы димәскә киңәш итәр идем, — ди ул.
Моның асылында «Бүлгәлә һәм хакимлек ит!» дигән мәкерле сәясәт ятуын, «зур кешеләр»
җыелган җирдә татарга каршы коткы тарату эффектының дистәләрчә мәртәбә арту ихтималын
(ошбу публиканың, ялгыш фикергә килеп, соңыннан башкаларга да шуны таратачагын) яхшы
аңлый Габбас. Аңарга мәдәният министрлары дәрәҗәсендә уздырыла торган «Тюрксой»
симпозиум-очрашуларында катнашырга туры килә. Шул чагында ул аеруча Азәрбайҗан
мәдәният министры Полад Бюль-Бюль углы белән дуслаша. Инде Габбас ага лаеклы ялга
чыгып ун ел үткәннән соң, 2005 елда Полад Бюль-Бюль углы Казанга килә, шунда ул Габбас
ага белән очрашып, җылы әңгәмә кора. Араларындагы дуслык-туганлык хисләре әле бүген дә
сүрелмәгән.
Габбас ага, республикага исем биргән милләтнең турылыклы улы һәм дәүләт эшлеклесе
буларак, Татарстан парламенты республиканың дәүләт флагы эскизын эшләүгә конкурс игълан
иткәч, анда бик теләп катнаша. Аның проекты 1991 елның 16 августында «Комсомолец
Татарстана» газетасында басылып чыга. Проект эскизындагы яшел һәм кызыл төсләр арасында
ак полоса сузылып, яшел җирлектә ак төстәге йолдыз һәм ай урагы янәшә урын алса, рәссам
Тавил Хаҗиәхмәтовның «Шәһри Казан» газетасының 1991 елның 22 август санында тәкъдим
ителгән зәңгәр, ак, кызыл полосалары белән килешми. Бәхеткә күрә, Югары Совет 1991 елның
29 ноябрендә Габбас Мөхәммәтшин тәкъдим иткән төсләрне (яшел, ак, кызыл) төп өлге итеп
ала. Үзгәреш — яшел һәм кызыл төсләрнең тигез күләмдә һәм ак полосаның таррак булуында
гына. Мөхәммәтшин проектында яшел төс өстенлек итә). Аннары шунысы: флагта тәкъдим
ителгән ай вә йолдыз сурәтләре урын алмаган.
ФИРДӘВЕС ХУҖИН
162
Сөембикә манарасы киртләч-киртләч
Шулай да Габбас Нурулла улының татар халкы, бөтен төрки галәм өчен кылган иң олы
гамәле — Казан Кремлендәге ханлык заманыннан калган бердәнбер тарихи корылма —
Сөембикә манарасына ай куйдыртуда башлап йөрү. Манара очында ай торган була инде. 1918
елның 8 мартында куелып, утызынчы елларда алына ул. Бу олы һәм изге ният һич тә күп кешедә
берьюлы тумый, әлбәттә. Габбас аганың тәкъдименнән башлана бар да. Тәкъдим иҗтимагый
фикер булып үссен һәм гамәлгә ашсын өчен, шактый көч салына аның тарафыннан. 1990 елда
гаммәви мәгълүмат чаралары манара очына нинди билге халыкта киңрәк яклау табуын белер
өчен, җәмәгатьчелек фикеренә үз битләрендә киң урын бирә. Аерым кешеләр, оешмаларның
җавапларыннан күренгәнчә, тәкъдимнәрнең сиксән процентлабы манара очына кабат ай куюны
хуплый. Моны ТАССР Министрлар Советы каршында тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау
буенча оештырылган «Мирас» комиссиясе дә 1990 елның 25 маенда уздырылган киңәйтелгән
утырышында яклап чыга. Җәмәгатьчелектә киң яклау табылу бер нәрсә, кайбер эшем
ияләренең икеләнүе-читләшүе, беришләренең куркып-каушап калуы, ә бәгъзеләренең
хөсетләнүе һәм аяк чалуы (яшерен һәм ачыктан-ачык та) — боларның һәммәсе белән
очрашырга туры килә Габбас Нурулла улына. Шундый вазгыятьтә уйланылган проектның
чынга ашмау куркынычы килеп туа. Әмма 1960 елның октябрендә Казанга килеп, Кремльдә
күргәннән соң ук күңеленә кереп урнашкан Сөембикә манарасын ифрат якын итү хисен болар
гына сүрелдерә аламы соң? Ул инде психологик яктан үзен төрле вариантларга әзерләгән, шул
исәптән, иң начарына да. Изге күңелле кешеләр бар бит алар. Шундыйларның
МӘҢГЕЛЕК ҺӘЙКӘЛ
163
берсе — Казанның «Вакууммаш» заводындагы цех җитәкчесе Шамил Сәфәров (мәрхүм инде,
урыны җәннәттә булсын). Үзләре өчен таныш түгел, уникаль заказны әлеге игелекле зат
бушлай үтәргә теләк белдерә. Әлеге хәлләргә чирек гасыр узганнан соң да, элекке мәдәният
министры урынбасары Шамил әфәндене һәм аның коллегаларын, рус кешесе булуына
карамастан, гозеренә хәерхаһлык күрсәткән заводның баш инженерын рәхмәт сүзләре белән
искә ала. Айны һәм башка детальләрне манара очына урнаштыру матавыкларына турыдан-
туры җитәкчелек иткән Александр Костинны үзен ярты сүздән аңлаучы (рус кешесе булса да,
татарча да яхшы сөйләшүче) фикердәше һәм булышчысы дип атый. Конус, шарлар һәм ай
урагын кую эшләре 23 августта төгәлләнә. Татарстанны Югары Совет утырышында суверен
республика дип Декларация кабул итүгә төгәл бер атна калган, димәк. Сөембикә манарасы
очында алтынай ялтырауның да өлеше зур бу тарихи җиңүдә (шунысын да әйтмичә
булмыйдыр: суверенитет бүгенге көндә кәгазьдә генә калды, ә татар халкының символы горур
төстә балкуын дәвам итә).
Габбас Нурулла улы әлеге изге гамәлне чынга ашыруда хәлиткеч рольне ул чагында
ТАССР Министрлар Советы рәисе Мөхәммәт Галләм улы Сабиров уйнавын ассызыклый.
«Тирә-юньдәге бу проектка бик үк уңай булмаган мөнәсәбәткә карамастан, Министрлар
Советының 317нче карарын 1990 елның 24 август датасы белән имзалавы (ай
урнаштырылганның икенче көнендә) барлык ыгы-зыгы чыгу мөмкинлекләренә нокта куйды»,
— ди ул.
Шулай да Сөембикә манарасына ай куюның рәсми датасы (алтын йөгертелгән ахыргы
варианты) булып 1990 елның 26 сентябре санала. Габбас Мөхәммәтшин менә ни дип искә ала
бу гамәлне:
— 26 сентябрьдә, айны алтынлап, бөтенләйгә ныклап беркетү тантанасы булды. Ай өчен
киләчәккә бүгенгедән бүләк-әманәт итеп Коръәни Кәрим китабы, манарага ай куюны үтенеп
язылган иллеләп хат, бу изге эшне башкаруда тырышып йөргән, ярдәм күрсәткән берничә
кешенең исеме һәм шул көннәрдә генә чыга башлаган «Шәһри Казан» гәзитенең беренче саны
куеп калдырылды. «Хәерле сәгатьтә» дип язып куйдым мин гарәп хәрефләре белән ул
төргәкнең тышына. Бу теләкне Габдулла хәзрәт дога кылып раслады. Ул көз болытлы, җилле-
яңгырлы көннәре белән истә калды. Әмма озак көтелгән кояшлы көннең һаман булмавы
сәбәпле, эшне озакка сузарга теләмичә, айны 26 сентябрь көнне урынына беркетергә ниятләдек.
Изге ният буш булмас, ди безнең халык. Чыннан да, эш башларга килгәндә, ни гаҗәп, яңгыр
туктаган, балкып кояш чыккан, күктә бернинди болыт әсәре дә күренми, йомшак кына җылы
җил исә иде.
Манара янында, ай кую хәбәрен ишетеп, 60-70 кеше җыелган. Сәгать 12ләрдә бу, өйлә
вакытында эш инде азагына якынлашып килә иде. Җыелган халык, бик кызыксынып күзәтеп
торганнан соң, таралыша башлады. Менә шунда бер гаҗәеп, серле вакыйга булып алды. Айны
урынына беркеткәч һәм аны чорнавыннан азат итә башлагач, зәңгәр күктә кыйбла ягыннан
килгән зур гына ак болыт күренде. Нәкъ безнең өстә кинәт кенә бер-бер артлы чатнатып өч
мәртәбә яшен яшьнәде. Нәм кояшлы яңгыр сибәли башлады.
Манарабызга айны кайтару, беренче карашка, кечкенә генә вакыйга кебек, әмма ул
күңелләрдә яңа өмет, шатлык-куанычлар тудырды. Күпләр моңа сөенде. Ләкин бу изге эшне
юкка чыгарырга тырышучылар да булмады түгел. Ә без уяу, сизгер булып, саф акыл белән эш
итеп, үз кыйблабыздан тайпылмыйча гына алга атласак иде.
164
Җиде баскычлы манара
Ярый, хуш. Татар халкының риваятьләренә кергән, аңа багышлап бәетләр чыгарылган
легендар манара очына, тарихи гаделлек тантана итеп, алтынай куелды шулай. Инде
тынычланырга да була кебек. Юк икән шул, үз милләтебездән булсалар да, кайберәүләр (бик
күп белүләрен күрсәтергә теләптерме, әллә кемнәрнеңдер заказын үтәпме) кызып-кызып
манараның урыс чорына караган архитектура үрнәге икәнен исбатларга алыналар. Аларча
корылма XVII гасырга, ә кайберәүләр раславынча, XVIII гасырга карый. «Урыс варианты»н
яклаучыларның дәлилләре, комнан бау ишкән шикелле, гади сорауны да күтәрә алмый анысы.
Шулай да азартка бер кергәннәрне тиз генә туктатырмын димә. Боларның барысына җавап
йөзеннән Габбас Нурулла улы, дәүләт хезмәтеннән китеп, Казан, Мәскәү һәм башка
шәһәрләрнең архивларында озак вакытлар казынып, үзенең «Семь ступеней минарета
Сююмбеки» дигән хезмәтен яза. Ошбу урында әлеге исем белән 2002 елда китап басылып
чыкканнан соң, кайбер танылган милләттәшләребез язып җибәргән фикерләрдән сөземтәләр
китерү урынлы булыр.
Филология фәннәре докторы, академик Марсель Әхмәтҗанов: «...Ярый, Сөембикәнең
паспорты юк ди, хәтта Сөембикәнең үзенең дә кабере мәгълүм түгел, күршеләребезнең
шундый гадәтләре булганга безнең гаеп юк. Эзләрбез. Әйе, менә мәдәниятебез, тарихыбыз
өчен «аһ» дип йөргән Габбас Мөхәммәтшин бюрократлар кебек паспорт юк дип тормый, аны
таба. Менә минем алдымда Габбас батырның Сөембикә табышмагына җавап рәвешендә
язылган яңа китабы. Ул үзенең «Семь ступеней минарета Сююмбеки» исемле зур хезмәтендә,
данлы манараның җиде ярусын өеп менгән кебек, үзенең тарихи чыганакларын югары күтәрә.
Габбас Мөхәммәтшин тапкан һәм әйләнешкә керткән чыганаклар бөек архитектура
һәйкәленең югалганы урынына бирелгән ышанычлы паспорты хезмәтен үтиләр. Йә, моңа
кадәр әле кайсы галимнең манараның кирпечләренә әтрафлы фәнни анализ ясаганы бар?!»
Шагыйрь Рафис Корбан (2012 елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе) болай
ди: «Кешенең иң зур, мөһим, төп эше була. Үзен, үзенең гомерен фидакарьләрчә бары тик шуңа
гына багышлаган изге хезмәте. Урыста аны «дело жизни» диләр. Бу китап — Габбас Нурулла
улы Мөхәммәтшинның әнә шундый олы эше. Ләкин укучылар берүк Габбас Мөхәммәтшинны
бөтен гомерен шушы китапны язуга гына багышлаган кеше икән дип уйлый күрмәсен. Бу
китапны укып, алар аның тормыш һәм хезмәт юлы белән, әлбәттә, танышырлар. Ә бу китап
үзе — Габбас әфәнде башкарган бөек хезмәтнең бер өлеше, икенче зур кисәге. Аның беренчесе
— халкыбызның йөзләрчә елларга сузылган михнәтле язмышының татлы өметләрен
гәүдәләндерүе Сөембикә манарасына Ай куюны оештыру булса, икенчесе — шушы газиз
манарабызның үзебезнеке икәнен (әйе, үзебезнеке булуын! Китапны укып чыкканнан соң,
укучылар монысын да аңларлар) исбатлавы, шуның өчен көрәше, манарабызны яклавы. Шушы
хезмәте белән ул күрше итеге астында тапталып та, хөр булып калган, үз йөзен, кыйбласын
югалтмаган, рухы сынмаган, горур халкыбызның зурлыгын, бөеклеген күрсәтеп бирә...»