ХИКӘЯЛӘР
Даладан килүче
Ул нидер исенә төшергәндәй, барган җиреннән кинәт туктап калды. Тирә- якка бакты. Зур итеп ачылган күзләрендә аптырау, курку, сискәнү иде. Гүя бу дөньяны тәүге тапкыр күрде. Гүя яңа туды, яңа уянды.
Әлегә хәтле ул барды да барды. Кая барганын белмәде. Кайдан килүен дә белмәде. Ьәм бу турыда уйламады да. Чөнки, туктап калганчы, боларның аның өчен бернинди әһәмияте юк иде.
Ләкин ул туктады, тирә-якка бакты.
Алда кара тасма сузылып ята, артта да шул ук тасма, һәм алар тарая-тарая, офыкларга барып тоташкан иде. Ә тирә-якта дала, иксез-чиксез ак бушлык...
Кеше курыкты. Аптырады. Ярдәм көткәндәй, гаҗиз карашын өскә, җиргә бик якынайган күккә төбәде. Тик кояшны күрмәде. Кояш тау-тау болытлар артына кереп качкан иде.
Әле бер, әле икенче якка төбәлеп, өмет уты эзләгән кеше, ниһаять аңлады: бу олы дөньяда ул япа-ялгыз иде... Тирә-ягында бер генә тереклек иясе дә юк, ни кош, ни җанвар, ни бөҗәк, ни агач, ни үлән...
Миңгерәгән, гүя зиһенсез калган башын учлап, юлчы җиргә тезләнде, инәлеп-инәлеп уйларын, хәтерен чакырды. Тик учларга кысылган башта «Мин кем? Кая барам?» дигән сораулардан башка бер уй юк, кешенең хәтере әллә үлгән, әллә йоклаган иде.
Әлегәчә ул барды да барды. Каядыр ашыкты, нидәндер качты. Туктап калганчы аның башында бернинди уй да, бернинди сорау да юк иде. «Мин кем? Кая барам?» дигән сораулар туктап калгач кына килде, утлы уклар булып миенә кадалды. Димәк, ул ялгышкан, туктарга кирәк булмаган.
Кеше уйлау сәләтен югалтмаган иде. «Мин кем? Кая барам?» дигән сорауга әкрен-әкрен генә өр-яңа уй ялганды: «Юл бар, димәк, ул каядыр илтә!»
Бу уй аның күңелен җылытты. Ьәм ул сикереп торып, кабат атлап китте. Атлаган саен тар тасма, киңәя-киңәя, аяк астына шуды. Тик офык үзгәрмәде. Офык һаман шул ук иде. «Мин бараммы? Әллә бер урында таптанаммы?» — дип шомланды кеше. — Әллә соң бу юлның ахыры юкмы? Әллә соң бу җир түгел, башка планетамы?!»
Күңелгә оялаган курку зурайды, киңәйде, бөтен күзәнәкләргә кереп тулды. Өметкә урын калмады. Кешене тоташ шом биләп алды. Ул адымнарын тизләтте, сулышына кабып йөгерә башлады. Кара тасма да, аның тизлегенә ярашып, тизрәк шуышты. Тик офык үзгәрмәде. Офык һаман шул ук иде...
Юлчы туктады. Арып, хәлсезләнеп җиргә утырды. Бөтен тәне яна, үлеп эчәсе килә иде. Сусавын басарга теләп, бер йомарлам кар алып капты. Кар баллы иде. Шул тәм дөньяда шул кардай ак, баллы шикәр барлыгын искә төшерде. Бу югалган дөньядан килгән тәүге хәбәр, тәүге истәлек иде. Кеше, сөенә-сөенә, тагы нидер исенә төшерергә азапланды, тик хыянәтче хәтер башка хәбәр салмады.
Билгесезлектән, чарасызлыктан тәмам йончыган Юлчы салкын асфальт өстенә бөгәрләнеп ятты. Инде беркая барасы килми, инде селкенәсе дә килми, инде яшисе дә килми иде. Кеше тормышның ни икәнен оныткан, аның кайдалыгын белми, аңламый, шуңа күрә барлыгына да ышанычы беткән иде. Тәненә суык үтте. Иксез-чиксез кара тасмадан, ак карлы даладан, авыр болытлардан торган сәер дөнья да әкрен-әкрен генә югалды...
... Аны кемдер төртеп уятты.
— Әй син, нишләп юлда ятасың? Катасың бит!
Юлчы күзләрен ачты, башын күтәрде. Каршында ала-кола бүрекле, кызыл чырайлы адәм баласы басып тора иде.
— Бу төшме? — дип сорады Юлчы, каршындагы җан иясенең югалуыннан куркып. Буш, салкын дөньяда кинәт пәйда булган бу затны күреп, ул чиктән тыш гаҗәпләнгән иде.
— Акыллы бәндә юлга сузылып ятамы? Синең өчен төрмәдә утырырга тагы! Хәсрәт! — дип мыгырдана-мыгырдана китә башлады кинәт пәйда булган серле зат. Ни могҗиза, ул чынлап та бар, бу төш тә, саташу да түгел, чынбарлык иде!
— Китмә! Калдырма мине! — дип кычкырды Юлчы.
Әллә кайдан көч тапты, сикереп торды, ятим баладай кызыл чырайлы адәмгә килеп сарылды: «Калдырма мине! Куркам мин!»
— Вот идиот! Курыккач, эчмәскә иде! Нишлим мин синең белән?
— Эчмәдем мин, эчмәдем... — үзен чакыручы булмаса да, кеше ала-кола бүрекле иргә иярде. Шунда ул озын әрҗәле, зур тәгәрмәчле соры машинаны күреп алды.
Машина! Дөньяда шундый әйбер дә бар бит! Кеше калтыранган куллары белән салкын тимергә кагылды. Хәтер төбеннән башка сурәтләр калкып чыкты, күз алдында елга булып агылган төрле-төрле машиналар пәйда булды. Алар да чуар тасма булып офыкка тоташкан иде.
— Утыр инде, алайса, — диде теләмичә генә Кызыл Чырай.
Юлчы, арыган гәүдәсен авырлык белән генә күтәреп, биек кабинага менеп утырды. Тәнен рәхәт җылылык төреп алды. Тынлыкка өйрәнгән колакларын сагайтып, ят тавыш ишетелде, аннары офыкка тоташкан кара тасма зур тизлек белән аларга таба шуыша башлады.
— Кая барасың? — дип сорады машина хуҗасы.
— Белмим, — диде кеше.
— Кы-ыы-зык... ничек инде белмисең? Шулай буламыни?
Кеше дәшмәде. Ул каршыга йөзеп килүче кара тасмага карап онытылган иде. Ни булды соң бу? Берни дә үзгәрмәде бит! Һәм үзгәрергә охшамаган да... Барысы да шул ук: иксез-чиксез ак дала да, офыкка тоташкан юл да, өскә ишелеп төшәргә торган тау-тау болытлар да... Аерма тик шунда: әлегә хәтле бу олы дөньяда ул бер ялгызы һәм җәяү атлый иде. Хәзер алар икәү, озын арбалы машинада баралар...
— Ә кулыңда ни ул? Нинди тартма?
Юлчы беренче тапкыр күргәндәй, кулындагы тартмага карап куйды.
— Белмим.
— Ник соң ачып карамыйсың?
— Минеке түгел ул.
Ялтыравык кәгазьгә төрелгән тартма, чынлап та аныкы түгел, ул аны кемгәдер тапшырырга тиеш бугай. Тик кемгә, ир моны үзе дә белми. Бары аң төбенә төшеп егылган бер уй кисәге генә шундый бурычы барлыгын искәртә иде.
— Бәлки анда шартлаткычтыр? — дип шикләнеп сорады Кызыл Чырай.
— Юк, — диде Юлчы бик ышандырып. — Анда шартлаткыч түгел.
— Кайдан беләсең?
Чынлап та кайдан? Ләкин белә, тартма эчендә ниндидер матур, затлы әйбер ятканын әллә нинди тойгы белән сизә. Тик тартманы ачарга ярамый, аны шулай матур итеп төргән килеш кемгәдер бирергә һәм бүләк иясен шатландырырга кирәк.
— Исемең ничек соң синең, Ходай бәндәсе?
Кеше уйга калды.
— Исемем... белмим...
— Сә-ә-ер... исемсез бәндә була димени?! Ну эчеп тә куйгансың син, туган! Исемсез ничек яшәмәкче буласың? Давай, исеңә төшер! Бәлки Иван? Бәлки Абдулла? Милләтең кем синең? Бәлки чукчадыр? — Кызыл Чырай кычкырып көлеп җибәрде. — Ну экземпляр эләкте миңа бүген! Карале, әллә башыңа типтеләрме? Бәлки сине кыйнаганнардыр, ә? Безнең баш бит шырпы кабы кебек кенә. Раз и готово — бөтен миең боткага әйләнә. Йөриләр аннары бичаралар иләс-миләс чайкалып.
— Мин белмим... Хәтерләмим...
— Бәлки сине больницага илтергәдер?
— Кайда соң ул?
— Нәрсә?
— Больница.
— Син бигрәк... артыгын кыланма инде.
Юк, ул кыланмый иде. Больницаның ни икәне, нинди икәне шул сүзне ишетүгә исенә төште. Күз алдына күп тәрәзәле зур таш йорт килеп басты, ак халатлы хатын-кызлар йөгереп үтте, соры җәймәле караватлар чагылып узды. Больницаның ни икәнен хәтер саклый иде. Ләкин кайда соң ул? Офыкларга тоташкан буш даладан, елан булып сузылган очсыз-кырыйсыз юлдан гайре дөньяда башка берни юк ич.
— Слушай, мин бу юлда егерме елдан артык йөрим. Синең кебек чудакны очраткан юк иде. Чынлап та, кайдан килеп чыктың син? Дала уртасында яп- ялгызың. Әллә айдан төштеңме?
— Белмим.
— Сә-ә-ер... сөйләсәң, кеше ышанмас. Бәлки син, теге ни, чит планетадандыр, ә? Марсмы анда, Венерамы... Чит планета хәерчесе! Өстеңә еламый карарлык түгел, ёлки-палки.
Кеше, тәүге тапкыр күргәндәй, үзенең өс-башына күз салды. Чалбар тезләре шомарып, ялтырап тора, ботинкасы шактый тузган икән... Курткасы да мактанырлык түгел, бер төймәсе өзелеп төшкән.
Һәрнәрсә чагыштырганда беленә. Әлегә хәтле дөньяда япа-ялгызы калган кеше өчен чагыштыру бигрәк тә мөһим иде. Кызыл Чырайның да кием- салымы гадәти генә, бер дә шаккатырлык затлы түгел. Тик нигә кимсетә ул аны, ник үзен өстенрәк саный, шунысы аңлашылмый. Ә машина хуҗасының тынычланырга уенда да юк.
— Карале, бәлки син төрмәдән качкансыңдыр, — дип, Юлчы өстенә чираттагы шик-гаебен ташлады.
Сорау кешене куркытмады, гаҗәпләндермәде. Ул балаларныкыдай саф, самими карашын рульдәге иргә төбәп, битараф кына сорап куйды:
— Кайда соң ул?
— Кайда-кайда... Магаданда! — Кызыл Чырай ямьсез итеп сүгенеп алды. — Юри
кыланасың син! Бәладән башаяк, әллә төшереп кенә калдырыйммы үзеңне?
Машина туктады. Офык әле үзгәрмәгән иде.
Юлчы ялварулы мескен карашын машина хуҗасына төбәде:
— Анда салкын. Мин куркам...
— Мин дә куркам! Кем син? Уеңда ни? Куеныңда ни? — дип ярсый-ярсый кычкырды Кызыл Чырай.
Кеше аңлады: дала уртасында кабат ялгыз басып калмас, бу җан иясеннән аерылмас өчен нидер сөйләргә, аңлатырга кирәк иде. Һәм ул тигезсез, карлыккан тавыш белән ашыга-ашыга тезеп китте:
— Мин бик озак бардым. Аңлыйсыңмы, бик озак! Мин кичәге көнне хәтерләмим! Миңа туктамаска кирәк иде. Туктамасам, берни уйламый идем. Сораулар туктагач килде. Ә җаваплар юк! Мин куркам. Бик куркам! Бу дөньяда мин ялгыз идем. Инде син дә ялгыз. Күрмисең, аңламыйсыңмыни, дөньяда шәһәрләр дә, йортлар да, кешеләр дә юк. Мине кусаң, син бөтенләй ялгыз калачаксың. Мин дә булмам. Тик мин дә ялгыз калачакмын. Бу бик куркыныч. Син әле белмисең, синең машинаң бар. Машинаң туктагач, син дә аңларсың...
Кызыл Чырайның бу сафсатаны тыңлап бетерергә түземлеге җитмәде, мыскыллы елмаеп:
— Идиот! — диде. — Психбольницадан качкансыңдыр син! Ничек инде дөньяда берни булмасын ди?! Сафсата!
— Ә кайда соң? Кайда тормыш? Кешеләр кайда? Мин килгән якта ул юк. Ләкин алда да юк. Без синең белән күпме юл үттек! Ә дөнья буш. Буп-буш!!!
— Ничек инде... Ничек алай?!
Машина хуҗасы бермәл аптырашта калды. Юлчының сүзләре күңеленә шомды. Ул инде икенче тәүлек шушы юл буйлап килә. Ул барасы калага тагы илле чакрымлап ара бар. Туган каласыннан чыгып киткәндә, ул әле исән, калада тормыш гөрли иде. Ләкин ирнең күңеленә шик керде, чөнки ул далада төн кунды. Димәк, машинасын туктатып ул йоклаган арада, нидер булган, дөнья үзгәргән... Бәлки чынлап та ахырзаман булган... Кешелек дөньясыннан бары тик шул өтек адәм генә исән калган. Дөнья аның күз алдында беткән, шуңа күрә бу бичара акылын җуйган, берни аңламый, берни хәтерләми...
Кызыл Чырай, ямьсез уйларыннан арынырга теләгәндәй, ала-кола бүрекле башын чайкап алды. Юк, юк, булмас! Бу тиле адәм саташа гына, ни сөйләгәнен үзе белми.
Ир кабаланып газга басты. Кара елан бөтерелә-бөтерелә, зур тизлек белән машина астына шуды. Аның койрыгы ифрат озын, нечкә очы офыкларны биләп алган күксел болытларга барып тоташкан иде.
Тизрәк! Тизрәк! Илле чакрымны үтәргә, алда тормыш барлыгына ышанырга! Шул тормышны үз күзең белән күрергә!
Кызыл Чырай, юлдашын сискәндереп, кинәт кычкырып җибәрде:
— Әнә ич! Барысы да элеккечә! Дөнья бетмәгән! Бетмәгән!
Ул шатлыктан җырлап ук җибәрде. Шәһәр утлары якынайган саен, тавышы көрәйде. Юлчы да, йотыла-йотыла офыкны күзәтте. Офык үзгәргән иде. Офык кына түгел, тирә-як та үзгәрде. Даланы кала йотты. Күз алдында зур-зур таш, биек йортлар пәйда булды. Юл инде аларныкы гына түгел, анда әрле-бирле төрле машиналар агыла иде.
— Дөнья беткән, имеш! Идиот! Йөрисең кеше куркытып. Дөнья бетми ул, без бетәбез.
Тормыш кайнап торган кала эченә тирәнрәк кергән саен, ни хикмәт, Юлчының куркуы тагы да зурайды. Болай булырга тиеш түгел иде кебек. Ләкин шулай булды.
— Кайда төшәсең? — дип сорады машина хуҗасы.
Кешенең күзләрендә аптырау иде. Ул бу сорауга әзер түгел иде. Төшү турында ул гомумән уйламады. Әгәр төшсә, аны ыжгырып торган машиналар, бихисап күп кешеләр таптап-изеп китәрләр төсле иде. Далада ул ялгызлыктан курыкты. Ләкин
дала һәрьяклап ачык, куркыныч кай тарафтан килсә дә, күзгә күренеп, алдан кисәтеп, кешегә әзерләнергә, сакланырга вакыт, мөмкинлек биреп киләчәк иде.
Калада мыжлап, кайнап торган тормыш эчендәге ялгызлык күпкә куркыныч икәнлеген Юлчы инде аңлап өлгергән иде. Шуңа да ул машинадан төшәргә, даланы бергә кичкән юлдашыннан аерылырга теләмәде. Үзе утырган машина әйтерсең туган йортына, ә аның хуҗасы, ни сөйкемсез, тупас булса да, газиз туганына әйләнгән иде. Чөнки Юлчы бу дөньяда башка беркемне белми, бердәнбер якын кешесе ул — Кызыл Чырай.
Тик тегесе моны аңламады, кырыс тавыш белән:
— Кайда төшәсең? — дип кабатлады.
— Мин төшмим, — диде Юлчы әкрен, күндәм тавыш белән.
— Ничек инде төшмисең?!
— Мин куркам. Зинһар, үзеңнән калдырма мине...
Кызыл Чырай аңа ачулы караш ташлады:
— Жүләр! Нәрсәдән куркасың? Кара, урам тулы кеше. Бу урман түгел, шәһәр! Монда бүреләр юк.
— Нәрсәдән икәнен белмим. Ләкин куркам... — диде Юлчы, гаепле кешедәй акланып. — Әгәр төшсәм, мин кабат югалачакмын.
— Ну дускай, мин сиңа нәнке булалмыйм инде. Минем үз юлым. Акча сорамаганга рәхмәт әйт. Телисеңме, юкмы, әнә теге тукталышта төшәсең дә каласың.
Машина туктады. Кызыл Чырай, юлдашы аша үрелде дә, киереп ишекне ачты.
— Төш! Төш тизрәк!
Бу бәндә үз сүзеннән кире кайтыр дигән өметкә урын юк иде. Кеше теләмичә генә җылы урыныннан кузгалды.
— Хуш! — диде Кызыл Чырай. Шап итеп ишеген япты. Алагаем зур машина, төтеннәр бөркеп кузгалып китте...
Ул китте... Далада очрашканнан соң ике күңел арасында сузылган нечкә, зәгыйфь җепләр шартлап өзелде дә, авырттырып, чеметеп, кешенең йөрәгенә килеп бәрелде.
— Нидән куркасың? — дип сораган иде аннан Кызыл Чырай.
Юлчы моны үзе дә белми, аңламый иде. Аның хәтере дә, зиһене дә юк, барысы урынына мөлдерәмә булып курку кереп тулган иде.
Хәлбуки тәнен-җанын, бар халәтен биләп алган, кешенең рухын сындыра, җанын кол итә торган бу куркуның сәбәбе бар, әмма аны тудырган вакыйга кеше хәтереннән сызып ташланган иде.
Вакыйга Яңа ел бәйрәме алдыннан булды. Кеше кәефсез генә эштән кайтып килә иде. Көтелгән хезмәт хакы ул көнне дә бирелмәде... Димәк, бәйрәм табыны булмаячак, кызына вәгъдә ителгән бүләк алынмаячак. Хатыны, мескен тормышларына эчтән генә мең кат кимсенеп-үртәлеп, ни булган ризык белән тыйнак кына табын корыр. Ә телевизор эчендәге шешенке йөзле, мул авызлы Ил хуҗасы көр тавыш белән «халык» дигән җан ияләрен Яңа ел белән котлар, тик күп, бик күп өйләрдә бәйрәм шатлыгы юклыгын аңламас...
Кешенең ул көнне өйгә кайтасы килмәде. Шуңа да ул бик әкрен атлады, өенә урау юл белән кайтты. Утлары әллә кайдан балкып торган биек тәрәзәле кибет каршында туктады да витриналардагы аллы-гөлле уенчыкларга, матур-купшы киемле курчакларга кызыгып карап торды. Яңа ел бәйрәмендә кызын бик шатландырасы килгән иде шул. Әмма насыйп булмады, вәгъдә ителгән хезмәт хакы бирелмәде.
Ир шуларны уйлап, эчтән көрсенеп уйга батып торганда, аңа дәштеләр. Никтер нәкъ менә аңа дәштеләр.
— Дяденька!
Ир борылып карады. Янәшәдә генә, тротуар кырында туктаган чия төсендәге җиңел машинаны күрде. Аның арткы тәрәзәсе тулысынча ачылган, шул тәрәзәдән яртылаш диярлек чыгып, ал башлыклы, сары бөдрә чәчле биш-алты яшьлек нәни кыз,
елмая-елмая аңа кул болгый иде.
— А у вас кошелёк упал! — диде кызчык һәм кычкырып көлеп җибәрде.
Кызчык шаярта иде. Ир моны аңлады, әмма үпкәләмәде. Ул балаларны ярата иде, үзе дә елмаеп кызга бармак янады.
— А у меня собачка есть! — диде кызчык.
Тәрәзә уемында зәңгәр бантиклы ак йомгак күренде. Көчек, яңа туган бәрәндәй, бөдрә ефәк йонлы иде. Ул үзенең этлеген итеп өргән булды, әмма йомшак һәм ягымлы иде.
— Аның исеме Джулия. Матурмы? — дип сорады кызчык.
— Матур, бик матур! — дип елмайды ир.
Шулчак машинаның алгы тәрәзәсе дә ачылды, анда ифрат сөйкемле чибәр йөз пәйда булды. Коңгырт чәчләрен иңнәренә таратып салган, өстенә затлы көмеш тун кигән ханым, елмая-елмая:
— Кызым, абыйны йөдәтмә, — диде. Аннары аксыл йөзен иргә төбәп: — Минем кызым шундый инде, һич сөйләшми тора алмый. Юлыгызны бүлгән өчен гафу итегез, — дип өстәде.
Ир урыныннан кузгалмады, сихерләнгән кебек яңа танышларына карап торуында булды. Чөнки күптән, бик күптән йөзләренә елмаю кунган бәхетле кешеләрне күргәне юк иде. Шуңадырмы, алардан аерыласы килмәде, бу шат, матур кызчыкка, аның сөйкемле әнисенә караган саен карыйсы килә, гүя шул ике зат ирнең караңгы шыксыз дөньясына җылы нур сибә иде.
Менә машина янына, ялтыравык кәгазьле тартмалар кочаклап, энә-җептән киенгән мәһабәт кыяфәтле бер ир килде, арткы ишекне ачып, кулындагы тартмаларны шунда ташлады.
— Ой, папочка! Сколько подарков! — дип кул чаба-чаба сөенде кызчык.
— Сезнең заказны 100 процентка үтәдем! — Әти кеше горур һәм канәгать, аның да зур кара күзләре дөньяга сөенеч һәм бәхет нурлары чәчә иде. Баласын, хатынын сөендерә алган гаилә башлыгы ничек бәхетсез булсын ди?!
Ир исә өенә буш кул белән кайтып керәсен уйлап, күңелсезләнеп куйды. Аның кызы кул чаба-чаба сөенмәячәк. Аның хатыны, менә бу чибәр ханым сыман елмаймаячак...
— Әти, ярыймы, мин бу абыйга бүләк бирәм? Яңа ел белән. Ярыймы?
Кызчыкның яңгыравык шат тавышы ирне авыр уйларыннан аралады. Ата кеше бераз икеләнеп торганнан соң:
РӘМЗИЯ ГАБДЕЛХАКОВА
— Алай бик телисең икән, бүләк ит, — диде.
Кызчык иң өстә яткан тартманы аптырап басып торган иргә сузды:
— Это вам от Катюши и Джулии. С Новым годом, дядя!
Ул көчегенең нәни тәпиеннән тотып: «Абыйга сау бул дип әйт», — диде. Үзе дә нәни кулларын тәрәзәдән чыгарып болгады.
Машина кузгалып китте.
«Дөньяда бәхетле кешеләр бар. Болай булгач, хәлләр өметсез түгел икән әле. Киләчәктә, бәлки, безгә дә бәхет елмаер», — дип уйлады ир.
Шат күңелле, тормыштан канәгать кешеләрне очрату, жңтмәсә көтмәгәндә бүләкле булып та кую аның кәефен күтәргән иде. Ул өенә ашыкты. Шәһәрнең көндәлек, таныш сулышын бозып яңгыраган ят, дәһшәтле тавыш аны сискәнергә, туктарга мәжбүр итте. Ни булганын аңларга теләп, ул як-ягына каранды. Күрде һәм катып калды: әле генә аның яныннан кузгалып киткән, дүрт бәхетле җанны үз кочагына алган чия төсендәге машина дөрләп яна, барысы да тоташ ялкын эчендә калган иде...
Ир кешеләрнең кычкыруын ишетмәде, аларга кушылып чапмады. Ялтыравык кәгазьле тартманы күкрәгенә кысып, шашкан карашы белән бу коточкыч күренешкә карап катып калды...
Аннары йөгерде. Бик озак йөгерде. Берни күрми, берни тоймый, берни уйламый, ник йөгергәнен дә, кая йөгергәнен дә аңламый йөгерде...
... Әйе, кеше әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә, бу вакыйганы тулаем оныткан, ул аның хәтереннән мәңгегә сызып ташланган иде. Кеше курыкты, тик нидән куркуын белмәде...
Машиналар, кешеләр бертуктаусыз агылган шәһәр урамында ул япа-ялгыз калды. Кай тарафка юл тотарга да белми икеләнеп торганнан соң, тукталыш кырындагы белдерү-игъланнар белән чуарланып беткән баганага килеп сөялде. Аның күңелендә нәни генә өмет баш калкытты: «Бәлки, кем дә булса мине таныр? Бәлки, бу йөзләгән-меңләгән кешеләр арасында минем танышым да бардыр?» Әмма күпме генә басып торса да, аңа игътибар итүче булмады. Барысы да каядыр ашыга, бер-берсен этә-төртә йөгерә иде. Кеше ялварулы, гажңз карашын халык агымына төбәп: «Мине күрегез!» — дигән сыман, калкынып, башын күтәребрәк басты. Ләкин баганага сөялеп торучы бичара кешедә беркемнең эше юк иде.
— Ярдәм итегез! Зинһар, булышыгыз! Мин югалдым. Үземне табарга ярдәм итегез! — дип аваз салды кеше.
Аны ишетмәделәр. Ишеткәннәре дә аңламады. Ярдәм сораучының аяк астына вак акчалар сибелде. Тик кеше аларның нигә, ни өчен кирәклеген оныткан иде.
Вакыт узды.
Халык төркеме, машиналар агымы әкренләп саега башлады. Инде алар берәм- берәм генә үтә иде, аннары берсе дә калмады. Җан ияләре таш йортларга кереп тулды. Урам бушады. Бөтен жңр тып-тын калды. Шәһәр гүя буш далага әйләнде.
Инде кеше дә баганага сөялеп тормый, хәлсезләнеп жңргә чүккән иде. Аны йокы басты, тәненә салкын үрмәләде. Багана башындагы ут аны җылытмый, бары салкын яктылыкка гына төрә иде. Шул яктылыкта кеше җирдәге вак акчаларның җемелдәвен күрде. Күктәге йолдызларның җемелдәвен күрергә үз баганасындагы һәм башка баганалардагы җансыз утлар комачаулый иде.
Кеше күзләрен йомды. Бүтән ул бернинди яктылык күрмәде...
***
Кеше бөтенләйгә югалды.
Дөнья югалмады. Дөнья калды. Җылы кояш, якты ай, нурлы йолдызлар, шау чәчәкле гөлбакчалар, яшел болыннар, иксез-чиксез диңгезләр, биек таулар, 106
мәгърур кыялар — барысы-барысы калды. Шаулы калалар, тын авыллар, озын-озын юллар калды. Миллионлаган төрле тереклек: очар кошлар, көчле җанварлар, пакь күңелле горур кешеләр калды.
Әмма кансыз ерткычлар, җирәнгеч хәшәрәтләр дә калды. Шәһәрне төн пәрдәсе каплап алгач та, алар юеш тараканнар сыман, яшерен ояларыннан чыктылар да, кара эшләрен таң атканчы башкарып өлгерер өчен, таш урамнарга сибелделәр.
Хәшәрәтләрнең берсе белдерү-игъланнар белән чуарланып беткән багана янына килде, пычрак тупас итекле аягы белән кешегә китереп типте. Корбанының көчсезлеген, һичнинди каршылык күрсәтмәвен аңлап, кабалана- кабалана, аны чишендерергә кереште: башындагы куян бүреген йолкып алды, мышный-мышный ботинкаларын салдырды. Аннары комсызланып, курткасына килеп ябышты. Шулчак ир кочагындагы купшы тартманы күреп, аны мизгел эчендә ботарлап та ташлады.
Тартма эченнән кара бөдрә чәчле, алсу йөзле, озын керфекле, зәп-зәңгәр күзле курчак килеп чыкты. Күз явын алырлык матур, нәфис иде ул. Өстендәге алсу күлмәге җем-җем итеп тора, чәчләренә дә нәкъ шундый бант тагылган иде. Курчакның күпереп торган алсу иреннәре чак-чак ачылып, энҗе тешләрен күрсәтеп елмая иде.
Затлы тартмадан үзе өчен бер кирәкмәгән әйбер килеп чыгуына хәшәрәтнең ачуы килде. Ул төнге дөньяны тагы караңгылатып, ямьсез итеп сүгенде дә матур курчакны ачу-нәфрәт белән болгап атты. Курчак берара һавада бөтерелеп алды, аннары шапылдап трамвай юлына килеп төште.
Авыртуның, югалтуларның, җан-тән әрнүенең ни икәнен белмәгән таш курчак, энҗе тешләрен күрсәтеп, әле һаман елмая, бәхетле елмая иде...
Мөгез
Кайгы аларга озакка дип килде. Киерелеп түр башына менеп утырды да, кабер суыклары бөркеп торган карашы белән өтә-өтә, өй эчендәге җан ияләрен күзәтте. Шатлык чыгып качкан йортта күләгәдәй хәрәкәтләнүче бу тере мәетләр аңа ошый иде. Кайгы тантана итте. Чакырмасалар да, хуҗалар белән бергә табынга утырды. Ашларына кара таракан булып төште. Кайгы белән уртаклашкан табынның яме, ашның тәме бетте, аның агулы карашы төшкән ризыклар тамактан үтмәде. Кайгы әрсез, оятсыз иде. Аның боз сөңгеләредәй салкын бармаклары һәркайсының күңеленә сузылды, йөрәкләрен телде-тапады, болай да кан саркып торган җаннарын умырды. Бу йорттан йокы качты, тынычлык качты, яшәү яме качты.
Кайгы йорт анасын чиргә сабыштырып урынга салды, атаны хәмер шешәсенә бөгәрләп тыкты, йорттагы бердәнбер ир баланы куркак җан итте.
Ана көне-төне «улым» дип ыңгырашты. Ата эчеп кайтты да, каешын алып, малайны кыйнады: «Ник энеңне ташлап киттең? Ник карамадың? Ник үзең белән урманга алып бардың?»
Ә малай елады да елады. Югыйсә ул гаепле дә түгел иде. Зәкине беркемнең дә урманга алып барасы килмәгән иде. Ул үзе, киреләнеп, ялына-ялвара, аларга иярде. Ул үзе, арыдым дип ыңгырашып, аланда утырып калды. Аңа кат-кат кисәтеп әйттеләр, шунда гына тор, беркая китмә, безне көт, диделәр. Зәки утырып калган алан олы юлдан ерак түгел иде. Зәки анда адашырга тиеш түгел иде! Ләкин адашты, югалды. Авылга ансыз кайттылар. Ул мөгаен кайтып киткәндер, дип уйладылар. Тик Зәки кайтмаган иде. Аны өч көн, өч төн буе бөтен авыл белән урманны айкап эзләделәр, тик тапмадылар.
Алар урманында бүреләр юк иде. Ләкин алар урманында Дию сазлыгы бар иде. Шуннан шикләнделәр, шунда баткандыр балакай, дип малайны кызгандылар. Ләкин күрәзәчеләр, барысы бергә сөйләшкән кебек: «Ул исән, табылачак», — дип күңелгә җылы өмет салды. Ә бер йөзьяшәр сихерче карчык: «Оланыгыз адашып йөри. Аны
РӘМЗИЯ ГАБДЕЛХАКОВА
104
әнисе ризыгы кайтарачак», — дип тә өстәде. Әмма аның сүзенә кеше ышанырлык түгел иде. Чөнки әниләре ризык пешерү түгел, үз йомышына да тора алмый иде. Чөнки әниләре сөекле төпчеге югалып, ел үткәч тә, җан бирде. Бу йортта Зәкине тартып кайтарырлык ризык пешерүче юк иде...
***
Имтияз күзләрен ачты. Башта ап-ак түшәмне күрде. Карашын сулга күчерде. Ул якта пәрдәсез ялангач тәрәзә, тәрәзә буена куелган өстәл шәйләнде. Күзләр күрә иде. Аннары колакларын сагайтып тынлыкны тыңлады. Колаклары аңа хыянәт итмәде, тынлыкның бәллүр савытын җимереп, дөньяның чуар авазлары килеп иреште. Урам ягыннан машина кычкырткан тавышлар ишетелде. Коридорны яңгыратып, авырткан башын чыңлатып, кемнеңдер үкчәле туфлиләре тык-тык басып үтте.
Күзләр күрә, колаклар ишетә иде... Олпат гәүдәсе белән тар караватны тутырып яткан ир җиңел сулап куйды. Бу инде яшәргә өмет бар дигән сүз иде. Хәзер аяк-кулларны тикшереп карау кирәк. Имтияз сул аягын селкетте, уңын... Аяклар аны тыңлый иде. Чират кулларга җитте. Учларын йомарлады. Уң кул аны тыңлады. Сулы җавапсыз калды. Сул кулга баш мие җибәргән сигнал барып җитмәде. Ул хәрәкәтсез иде.
Аллага шөкер, аяклар сизә, хәрәкәтләнә, уң кул аны тыңлый. Иң мөһиме, һәр әгъзаның падишасы булган зиһен югалмаган, баш эшли, уйлый. Бу дөньяда башсыз яшәп булмый, тормыш итәр, гомер кырын иңләр өчен акыл кирәк!
Гомере булгач, менә кире кайтты. Югыйсә караңгылыкка очкан, «беттем!» дип уйлаган, шул уйдан бәгырен үкенү-үртәлү, ачыну хисе телеп алган иде.
Хәтерендә үз аңында булган соңгы мизгелләре яңарды. Әкрен генә тирбәлеп, эчпошыргыч бертөрле җырын көйләп поезд бара. Тәрәзәдән сузылган кояш нурлары вагондагы пычрак, тынчу һаваның хисапсыз тузаннарын учларына салып, күрәсезме, ни сулыйсыз, дип юлчыларны үрти кебек. Юл арыта, талкый, ике көн буе каршыңда бер үк йөзләрне күреп, кемнәрнеңдер зар-моңын тыңлап бару туйдыра. Тизрәк бу ирекле тоткынлыктан котылып, язгы саф һавага чыгасы, күкрәк тутырып сулыйсы, тәннәрне яздырасы килә.
Имтияз каршында өстенә озын кара капчык-күлмәк кигән, кара сакаллы урыс рухание утыра. Карап торышка 40-45 яшьләр чамасындагы аксыл йөзле, зәңгәр күзле мөлаем гына ир-егет. Күкрәгендәге көмеш тәресендә кояш нурлары чагыла. Вагон тирбәлеп барган шәпкә өстәлдә буяулы йомыркалар әрле-бирле тәгәри.
Поп бик пөхтә. Ипине бик кадерләп, валчыкларын учларына җыеп ашый.
— Христосе воскресе! — дип Имтиязга яшел күкәй суза.
— Рәхмәт, — ди Имтияз. — Киләсе станцада мин төшәм.
Ул инде курткасын кигән, төенчеге кулында. Чиләбегә җитәргә тагы егерме минутлап вакыт бар.
Поп юл буе нәсарә диненең өстенлеген, хаклыгын, Иисусның изгелекләрен сөйләп килде. Имтиязның юлдашлары, ирле-хатынлы гаилә аны авыз ачып тыңладылар. Тегесе боларга Тәңре улы хакында ялтыравык тышлы китаплар бүләк итте. Кешеләрне изге юлга тартуына поп ифрат шат иде.
Имтияз сөйләшүгә кушылмады. Күңеленнән Аллаһка, аның берлегенә, барлыгына ышанса да, мөселманлыгы «бисмилла» һәм «иншалла» белән генә чикләнә. Үз динен яклап, күкрәк сугып бәхәсләшерлек белем-гыйлеме дә, кыюлыгы да юк. Болай да аз сүзле, урыс телен белүе дә чамалы булган авыл агае, бик теләсә дә, менә бу яшь, гайрәтле поп сыман кешеләрне үз авызына каратып, уй-фикерләрен болай сеңдереп сөйли алмый. Шуңа күрә «аерым калхуз» булып дәшми баруны кулай күрә.
Имтияз артык юаш, куркак бала булып үсте. Ул гел читтә, гел ялгыз иде, гомере буе күңелендә, кара йомгак булып, шом яшәде. Бала чагында җанына сеңеп калган ул шом елдан-ел үсә-үрчи барып, аның бар булмышын ялмап алды, олыгайгач та кимемәде, киресенчә, искеләре урынына яңалары кереп оялады. Имтияз хатыны
авырып китүдән, аны югалтудан, ялгыз калудан курыкты. Шуңа күрә Мөслимәсен күз карасыдай саклады. Йорт анасы сәламәт, шат, көр күңелле булырга тиеш. Әни кеше елмаеп яшәсә генә, өйдә ямь була, шул чагында гына бу йортта балалар да көлеп-сөенеп яши. Ә Имтияз әнисез үсүнең, ятимлекнең ни икәнен яхшы белә иде. Үги ана һәм каты куллы исерек ата белән яшәүнең дә ни икәнен белә иде ул. Имтияз хәмергә ияләнүдән курыкты. Хәмер кешенең акылын томалый, исерек бәндә хәтта үз баласына кул күтәрә башлый. Имтияз начар әти булудан, балаларын рәнҗетүдән, күңелләрен кимсетүдән курыкты. Балалары аның иң кадерле һәм иң олы байлыгы иде. Ул аларны беркайчан да ялгызларын урманга җибәрмәде...
Имтиязның очып-канатланып газиз улы янына баруы. Фаязының бәхете булды, хезмәт итәргә Чиләбегә эләкте. Ә анда Имтиязның бертуган апасы яши. Ялга чыккан саен, малай туп-туры шунда элдерә, Сәрия апасы пешергән бәлеш-өчпочмаклар белән сыйлана. Ата белән ана шуңа сөенеп бетәлми. Бер баруда апасын да, улын да күреп кайтачак Имтияз. Ул инде очрашу шатлыгы белән балкып утыра. Анда буяулы күкәй кайгысымы. Чукынган халык: «Христос воскрес!» — дип сөенә. Имтиязның шатлыгы да аларныкыннан ким түгел. Улын сагынуы чамадан ашты. Күңеле белән газиз баласын кочып-сөеп, аңа җиткерәсе сүз-хәбәрләрен барлап, алда көткән күрешү шатлыгыннан ләззәтләнеп утыра...
Шулчак поезд кисәк кенә тартылып куя, тәгәрмәчләр тигез тукылдаудан туктый, күкрәгән-дөбердәгән ят, куркыныч тавыштан җанга андаешсыз шом йөгерә. Өстәлдәге буяулы йомыркалар идәнгә тәгәри, аларны алырга иелгән поп үзе дә бар буе белән аяк астына сузылып ята... Имтияз да әкрен-әкрен генә никтер сулга авыша... Өстенә өске полкалардагы чемодан-сумкалар коела. Имтияз башы белән каршы яктагы тәрәзәгә килеп бәрелә, шул арада, ни хикмәт, вагон эчен күреп-күзәтеп өлгерә. Ул гына түгел, башкалар да сулга авыша икән. Баласын күкрәгенә кыскан хатын өстенә әзмәвердәй ир ава... Ике кулын алга сузган карт авызын зур итеп ачкан... Калын беләкле хатын таза куллары белән йөзен каплаган, ә үзе сулга янтайган... Вагон идәненә ак мендәрләр, ак җәймәләр, буй- буй матрацлар коела... Барысы да шундый әкрен хәрәкәтләнәләр, вакыт гүя сагыз кебек сузылган. Коточкыч авыртудан Имтиязның башы яңгырап-чыңлап китә, сул ягына гүя балта белән китереп чабалар... Шул мизгелдә бәгырен әрнетеп- йолкып, яшен угыдай соңгы уй атыла: «Беттем!!! Гаиләм ятим кала...»
***
Палата ишеге ачылып китте дә, ишек уемында тоташ зәңгәрдән киенгән озын буйлы шәүлә пәйда булды. Титаклый-титаклый, култык таякларына таянган 15-16 яшьләрдәге үсмер егет килеп керде. Егетнең кашлары күмер кебек кара, калын иде, ач яңаклы кечкенә йөзенә баксаң, караш иң әүвәл шуларга туктала. Егет Имтияз ягына күз ташлады, аның уяу икәнен күргәч, нечкә иреннәре белән үз итеп рәхәтләнеп елмаеп куйды. Елмайганда куе кашлары биеп-сикереп алды.
— Син дә безнең поезданмы? — дип сорады Имтияз.
Тавыш, үз юлындагы элпе-пәрдәләрне җимерә-ерта, авырлык белән булса да иреккә чыкты. Ул әле артык зәгыйфь, көчсез иде. Шулай булса да бар иде, югалмаган иде!
Егет аны ишетте, җавап бирде:
— Юк, абый, мин машина белән сөзештем.
— Белмисеңме, үлүчеләр бармы?
— Бар, абый. Алгы вагоннардан беркем исән калмаган, диләр. Сез кайсы вагонда идегез соң, абый?
— Җиденчедә...
Җиде — бәхетле сан шул...
Имтиязның сул җилкәсенә ниндидер тимер кисәге кадалган булып чыкты. Башта шуны тартып алганнар, аннары ямап, беләген генә түгел, ярты күкрәген бинт белән
чорнап куйганнар. Ул кул эшләсә дә, хәрәкәтсез ята торгач, ахры, оегандыр. Бәлки наркоздан айнып бетмәгәндер. Ничек булса да, ярасы зыянлы түгел, терелеп аякка басуына өмет бар. Иртән обход ясаган врач хатын шулай диде.
Поездагы күршесе, юлда пасха күкәйләре ашап барган поп та алар палатасына эләккән икән. Имтияз каршында ята. Ак җәймә өстендә кара сакалы гына сатуга куелган парик сыман калкып-күренеп тора. Операциядән соң йоклый да йоклый атай, тавышы-тыны чыкмый. Кичкә таба гына наркоздан айнып, күзен ачты, култык таяклы малайдан су китертте, пышылдап кына үзенчә догалар укып алды. Имтияз колагына «Спаси и сохрани» дигән сүзләре генә килеп иреште.
Икенче көнне Имтияз янына апасы килеп җитте. «Бөтен балнисларны айкап чыктым, көч-хәл белән таптым үзеңне», — ди. Яралы пассажирларны төрлесен төрле җиргә таратканнар, беркемнән берни белә торган түгел. Кешеләр дә, документлар да, әйберләр дә буталып беткән. Кайсы кем икәнен дә, кемнеке икәнен дә аңлап- белеп бетерә торган түгел. Ярый әле Имтиязның бар язуы кесәсендә иде.
— Фаязга әйтмә, борчылып тормасын, — диде Имтияз.
— Ул белә инде, анда бөтен Чиләбе ду килә. Товар поезды белән бәрелешкәнсез, тилвызырдан көн-төн шуны сөйлиләр. Ничек Фаяз гына ишетми-белми калсын ди. Аллага шөкер, үзең исән, калганы җайланыр.
Апасы алып килгән күчтәнәчләрен сумкасыннан чыгарып өстәлгә тезә башлагач, Имтияз көлемсерәп баш чайкады:
— Боларны ашап бетерергә бирәнме әллә мин? Ник шулхәтле төяндең?
— Аша, энем, аша. Ашаган малда өмет бар дигәндәй, тизрәк тернәкләнерсең. Бергәләп сыйланыгыз, сез дә авыз итегез, — диде Сәрия, палатадагы башка авыруларга күз салып.
Поп агай, бинт уралган башын бора төшеп, карашы белән өстәл өстендәге ризыкларны капшый башлады. Ике тәүлек буе авызына ризык капмагач, тамагы ачкандыр шул.
— Ашагыз, аша, — диде Сәрия, аңа бәрәңге тәкәсен сузып. — Әле кап- кайнар, суынырга өлгермәгән. Әллә ничә кат тастымалга төрдем.
Поп ыңгырашып, авырлык белән генә урыныннан кузгалды. Аксыл нечкә кулларын ризыкка сузды, ләкин авыз итәргә ашыкмады, тәкәне кулларына алгач та, әйләндергәләп карап-тикшереп чыкты:
— А что это?
— Безнең якларда тәкә диләр... Эчендә бәрәңге дә суган, кайнар килеш бик тәмле була инде. Шикләнми ашагыз.
Сәрия ирнең ризыктан бер-бер гаеп табарга теләгән сыман төпченүен өнәп бетермәде бугай. Ризыктан гаеп эзләү, чиркану иң түбән җанлы бәндәнең эшедер инде ул. Тәрбияле кеше бала-чага сыман болай килешсез кыланмас. Урысларның камыр ризыгына исләре китми, анысы хак. Аларга тозлы кыяр, кәбестә булсын. Ошамаса, баш кына тарт, ни дип ризык тикшереп утырасың.
— Тэкэ... — дип кабатлады ир. — Тэкэ...
Шулчак могҗиза булды, дөньяга икенче тапкыр туган ир кинәт ап-ачык итеп саф татарча сөйли башлады:
— Минем әни дә тәкә пешерә иде. Тик мин аңа «мөгез» дия идем. Мөгез... Странно... я это вспомнил... Тәкә... Әни...
Аның сүзләрен ишетеп, апалы-энеле өнсез калдылар. Икесенең дә уйлары үткәннәргә, туган якларга йөгерде. Күз алларына урманда адашып югалган энеләре килеп басты. Ул да бит шулай дия иде, миңа мөгез кирәк, мөгез ашыйсым килә, дип әниләрен йөдәтә иде. Аның бу сүзеннән Имтияз белән Сәрия тәгәрәп көлә иде. Тәкә ул, мөгез түгел, дисәләр дә, Зәки киреләнеп үзенекен тукыды... Төпчек малай гаиләдә иң кадерле зат иде, аның сүзе өскә чыкты. Ул шулай теләгәч, Зәкигә ияреп бәрәңге тәкәсен «мөгез» дип йөртә башладылар...
Хәтердә сихерче карчыкның сүзләре яңарды: «Ул исән... Аны әнисе ризыгы
кайтарачак...»
Имтияз, башын күтәреп, урыныннан калыкты, тынгысыз карашы белән юлдашы йөзеннән таныш чалымнарны эзләде, күңелендә талпынган өмет күзләре тапкан нәни генә охшашлыкка да сөенде. Әле бая гына җиде ят булып саналган кешенең аксыл йөзендә Зәкинекедәй яшькелт-соры күзләр балкый иде.
— Син... урманда адашып калган энебез... — Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, болай да көчсез тавышы дулкынланудан калтыранып-өзелеп чыкты.
— Син Зәки түгелме? — дип кистереп сорады Сәрия.
Үз уйларына батып мәрткә киткән поп кинәт күзләрен зур ачып, башын артка ташлады, аның йөзе агарынып, иреннәре күгәреп китте, куллары, тотыныр-ябышыр урын эзләгәндәй һавада чәбәләнә башлады. Бичара ир коточкыч тавыш белән илереп җибәрде, бәргәләнгән тәнен кай тарафка атарга белмәгәндәй, уңга-сулга чайкалды да гөрселдәп идәнгә килеп төште. Кулындагы ризык ныгытып кысылган бармаклар арасында изелеп калды...
Күренеш котны алырлык иде. Палатага йөгереп кергән шәфкать туташы авыруның авызына тимер калак каптырды, беләгенә укол кадады. Шул арада палатадагыларны тынычландырырга да өлгерде:
— Курыкмагыз, эпилепсия өянәге генә бу, бераздан үз хәленә кайтыр.
Ләкин авыру күзләрен башка ачмады... Җирдә йөргән көннәренә, гамәлләренә соңгы ноктаны шунда куеп, йоклаган килеш бакый дөньяга күчте. Имтияз белән Сәрия өметләнеп көткән җавапны, язмышының бар серен үзе белән мәңгелеккә алып китте...
Кара күлмәккә төренгән авыру тәнен ташлап, кайларга ашкынды, кай тарафларга очты икән бу бичара җан?
Ә бит ул, чынлап та, урманда адашкан татар малае иде...
Яңгырдан соң
Басу уртасындагы тар юл буйлап бер атлы килә. Соры бия ашыкмый гына атлый. Хәер, аны ашыктыручы да юк. Сыртында хуҗаның нәзек, ачы чыбыркысы уйнамый. Ә хуҗа, утыз-утыз биш яшьләрдәге такыр башлы ир, дөньяда бер гаме юк кеше сыман, дилбегәсен итәгенә җыеп тоткан да, мәрткә киткәндәй, үз уйларына чумып утыра. Бәлки яңгырдан соң сафланып, яктырып киткән дөньяга сокланып-хозурланып баруыдыр, бәлки җәйге татлы һавадан исереп, изрәп-йомшап киткәндер.
Ә бит матур, бигрәкләр дә матур безнең якларда җәй башы! Яңгырларына хәтле көләч, җанга тансык бит! Әле генә күк йөзен тау-тау болытлар каплап алган, бар җиһан караңгылык кочагына кереп чумган иде югыйсә. Инде күр, ул болытлар кай арада таралышып беттеләр дә, кай арада җиргә алтын нурларын коеп, кояш та балкый башлады. Жылы яңгырдан соң һава сулап туймаслык тәмле, тузаннан арынган дөньяның садә, пакь төсләре күзләрне генә түгел, күңелне дә иркәли. Яшел генә димәссең, аның да әллә ничә төрле балкышы бар. Яңа яфрак ярган агачлар, сабыйларның ефәк чәчедәй куерып үсеп килгән чирәм, һаваны балландырып, борын төртүче яшь игеннәр — җәйнең сафлыгыннан, илаһи төсләреннән, бу кадәр гүзәллегеннән акылың шашарлык, валлаһи! Шул матурлык эчендә кара тасма булып сузылган туфрак юлның яңгырдан соң төерле боткага әйләнеп, җәяүлегә түгел, дүрт аяклы атка да көч- хәл белән атларлык хәлгә килүе дә күңелне тырный алмый. Жир бит ул, туган җир! Читкә киткәннәр шул газиз җиргә тезләнеп, туфрагын, үбә-үбә, учларына салып ашардай булып сагынып-ашкынып кайталар лабаса!
Арбада утырган ир бәлки шуларны уйлап тын калгандыр. Бәлки ул да бик ерактан кайтадыр? Әле чагыштырмача яшь булса да, аның шома уйчан йөзендә бу җирдә яши-яши арыган, күпне күргән картлар сагышы ята.
Ә кызлар шырык-шырык көләләр дә көләләр. Әйе-әйе, ир бит арбада ялгыз түгел.
РӘМЗИЯ ГАБДЕЛХАКОВА
108
Аның аркасына терәлеп диярлек, аякларын арба артына салындырып ике кыз утыра. Каптырмалы җиңел туфлиләрен кара кәлүшкә әйләндереп, калын саз катламы ябешкән.
Ә кызлар барыбер шат, чөнки юллары уңды. Яңгыр астында юешләнеп, саз ерып, көч-хәл белән кайтып килгәндә, бәхетләренә менә бу атлы очрады. Очрады гына түгел, сорамаган килеш арбасына да утыртты. Югыйсә авылга тагы өч чакрымлап атлыйсы бар иде әле.
Кызлар шат. Чөнки бүген соңгы имтиханнарын бирделәр. Алда чыгарылыш кичәсе, алда бәхет-шатлык тулы озын гомер. Әнекәй генәм, ничек күңелле бу якты дөньяда яшәүләре! Бигрәк тә яшь, матур чагыңда.
Кызларның берсе аеруча шат. Ике ел буе, гыйшык утларында яна-көя, яшерен генә яратып йөргән кешесеннән уч кадәрле хат кисәге алды бит ул бүген! Беренче тапкыр шундый назлы хат алды! Шул хат аның иңнәренә канат куйды, көне буе йөрәгендә, талпына-талпына, бер серле кош сайрый. Кыз үзен алда бик зур, татлы бәхет көткәнен бөтен җаны-тәне белән тоя. Дөньяга сыймаслык бу олы шатлыкны иптәш кызы белән уртаклашмакчы була, тик тегесе, юк, аңламый бит моның йөрәк хәлләрен.
— Ярату ничек була соң ул? Ник син нәкъ менә аны яратасың? Нигә кирәк ул сиңа? — дип баш катыра.
Яшьлекнең Мәхәббәт дигән татлы алмасы эләкмәгән шул әле аның кулына. Бу кызыйда егетләр кайгысы түгел, илһамланып-дәртләнеп Буран исемле эте турында сөйләп кайта. Иртән Буран аларны озата барган иде. Өйгә кайттымы икән, яңгыр астына эләгеп, юешләнмәде, өшемәдеме икән дип, көне буе ут йотты кыз.
Шулай итеп, берсе — этен, икенчесе егетен сөйләп, бер-берсен үртәшеп, шаяра-көлешә кайта кызлар. Ә ир аларны гүя ишетми дә.
Аның күз алдында нур чәчеп торган ай йөзле, назлы карашлы, йомшак тавышлы бик кадерле бер генә кеше тора. Инде ничә ел тора. Күпме рәнҗеде аңа Мисбах, күпме гаепләде! Ә күпме сагынды! Елый-елый, саташа-саташа сагынды. Ник китте, ник кайтмый дип тәмам гаҗиз булды. Күпме хатлар язды аңа...
Бик соң ачтылар аңа дөреслекне. Гаепсез икән бит кадерле кешесе. Ул да аның кебек газапланган, хәсрәт сулары эчкән икән бит! Ә бит әйтмәделәр... Кат-кат килгәнен дә, ишек шакуларын да, елый-елый ялваруларын да, очрашу өметләнеп капка төбендә кунуларын да әйтмәделәр...
Белгән булса, шул гомер күрми торыр идеме, шул гомер бер хәбәрсез йөрер идемени?! Әллә үзеннән, әллә аңардан, әллә ачы язмышыннан качып, ничә еллар буе туган җирдә тамырланып калган бәхетен читтән эзләде. Бугазыннан үлем килеп тоткач кына әйтте әтисе:
— Улым, барып күр син аны. Юкка рәнҗеттек, минем өчен дә бәхиллек сора, — диде. Кайда яшәвен дә шунда гына әйтте.
Инде менә Аның янына бара Мисбах.
Күңелендәге сагыш-моң күкрәгенә генә сыймый, җыр булып дөньяга түгелә:
— Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул, шул;
Караңгы төн, болытлы көн — Без аерылган көн бит ул...
Ир бар йөрәге белән әрнеп-сызланып, бала чагыннан ук күңеленә сеңгән, гомеренең мәңгелек юлдашына әйләнгән таныш җырны суза...
Ә кызлар көләләр. Аларның әлегә бер хәсрәте дә юк. Алар әле хәсрәтнең ни икәнен дә белми. Күңелләре кояшлы көн кебек яп-якты, ап-аяз. Йөрәгенә Мәхәббәт кошы кунган кызның күзләреннән нур түгелә, елмаюлы иреннәреннән сөйгәненең исеме талпынып чыгарга гына тора. Күңеленнән генә ничә тапкыр пышылдады инде
ХИКӘЯЛӘР
109
ул дөньяда бер матур исемне! Әллә сулыш алган саен, тынына кушылып чыга инде?!
Калкулыкка күтәрелгәч, авыл да күренде. Түбән авыл. Серле яшерен авыл ул, тәмам килеп җитмичә, барлыгын да сиздерми, мәче баласы сыман чокырда шыпырт кына йомарланып ята.
Шул авылда Кизләү тыкрыгы янында шифер түбәле җыйнак кына бер йорт бар. Ул йортта карт белән карчык тыныч кына гомер итәләр.
— Аллага шөкер, — ди Гайния апа. — Тормышыбыз җитеш, балалар исән- сау. Табыннарыбыз тулы.
Татар кешесе гомер-гомергә шулай, азга да канәгать, сабыр. Кайгы килсә дә, зарланмый-уфтанмый, тешен кыса да: «Күрәчәктер, Ходай кушмаган эш булмас. Алдагысы хәерле булсын», — ди.
Гел ачык йөзле, үзалдына елмаеп йөргән Гайния апаның бәгырен нинди уйлар телгәнен, йөрәгендә нинди хәсрәт йомарланып ятканын бары берәү генә белә. Ул аның җан дусты, ахирәте, гомерлек күршесе Минҗиан. Минҗиан астай — кырык йозакка бикләнгән сер сандыгы ул. Кешенекен кешегә түкми, җилгә чәчми. Әңгәмәдәшен сабыр гына бүлдерми тыңлый да кулына ышанып тапшырылган сер йомгагын күңел төбендәге сандыкка яшереп-бикләп тә куя. Ул белә: беркем дә аннан ярдәм өмет итми. Һәр кешенең сабыр касәләре тулгач, мөлдерәмә тулы күңелен кемгәдер бушатасы килә — шул гына.
— Әй, Минҗиан астай, төшемә керсә дә, шатланып уянам бит. Үткән айда Сәкинә килгән иде. Килендәшне әйтәм. Коточкыч хәбәр әйтте: балакаем төрмәгә эләккән икән бит. Инде ике ел утыра ди. Авылга шундый хәбәр кайткан. Ышанмадым. Бигрәк йомшак күңелле иде бит ул, мәче баласына да ризыкны чәйнәп каптыра иде. Берчак шулай чебиләр яңгыр астында калды. Бәбкәчәем шуларны җыеп кергән дә мич башына тезеп куйган. Үлгән чеби тереләмени ул? Ташлатмады тәки, шулар янына беркемне якын да китермәде. Үзе йоклап киткәч кенә, чыгарып күмдек бичараларны. Нишләп төрмәгә эләксен ди инде шундый йомшак күңелле бала?! Юк-юк, мәңге ышанмыйм.
Ничәнче кат сөйли инде бу сүзләрне Гайния. Тик Минҗиан астай аны барыбер бүлдерми. Сөйләсен. Аллаһы Тәгалә адәм баласына телне юкка гына бирмәгәндер. Хәсрәтеңне эчкә җыя башласаң, көннәрдән бер көнне сабыр җепләрең өзелеп, упкынга тәгәрәвең бар. Тәнендә җаны-күңеле булган кеше генәме, ерткыч булып ерткыч та, наныйларын җуйса, бөтен дөньяны тетрәтерлек итеп улый лабаса.
Дустын тыңлый-тыңлый да, тегесе тын алган арада, тыныч, йомшак тавышы белән Минҗиан да сабыр гына үз сүзен кыстырып куя:
— Эләгүе дә бар шул, Гайния... Бер гаепсезгә дә тыгып куялар бит бәндәләрне. Кешесе булса, эстәтясе генә табыла инде аның. Алла сакласын, диген.
— И-и балакаем... Караңгы зинданнарда дөнья яктысын күрергә тилмереп утырсын өчен таптыммыни мин аны?! Үз янымда булса, мондый хәсрәтләр күрер идемени?! Анаң үги булса, атаң җизнигә әйләнә шул... Исән чакта күрешүләр насыйп булырмы икән безгә, Минҗиан астай? Никләр генә шундый ачы язмышлар язган икән миңа, беркемгә зыяным тигәне юк лабаса.
Белә Минҗиан, белә, Гайниянең дөнья бәясе кеше икәнен дә, башкаларга явызлык кылу түгел, тел тибрәтеп, авыр сүз әйтергә дә кыймавын белә. Ләкин якты җиһанның тузанлы юлларында байтак йөргән карчык тагын шуны да яхшы белә: бу дөньяда Гайния кебек игелекле җаннар никтер күбрәк кагылалар, күбрәк михнәт-газап күрәләр шул.
— Яратканыма бирермен, дигән бит, Гайния. Бу бәндәм бик сабыр, күтәрер әле дигәндер.
— Сабырлыклар төкәнеп килә шул инде, Минҗиан астай. Үзем генә беләм хәлләремне, үзем генә беләм... Абзыема да сөйли торган түгел. Ир-атның күңеле барыбер каты. Каян аңласын ул мине, аныкылар атна саен янында бит...
Гайния кытыршы бармаклары белән күз тирәләрен сыпырып ала. Көмеш
РӘМЗИЯ ГАБДЕЛХАКОВА
110
җепләрдәй яңагына тузгып төшкән берничә бөртек ак чәчен кабат чуар яулыгы эченә яшереп маташкан була. Берничә тапкыр тамак кырып куя. Бәгырьгә яшьләр төелгән бу мизгелне ничектер үткәреп җибәрергә кирәк...
Аның хәлен яхшы аңлаган Минҗиан, җәһәт кенә урыныннан кузгала да, Үзбәкстанда яшәүче кызы алып кайткан ялтыравык бизәкле касәләргә шаулатып кайнар чәй өсти. Авылда шулай, бусагаңнан атлап кергән кешене чәй эчерми чыгару юк.
— Суынганчы эч әле, Гайния, кәнфитләреннән авыз ит. Әкәмәт тәмле, йомшак кәнфитләр, әфлисун тәмнәре килә. Кала күчтәнәче, энемнең кызы кертеп чыккан иде. Ирләрне гаепләп булмый инде, Гайния. Аларныкыннан түгел, безнең йөрәктән өзелеп төшә бит бала. Ирләрнең хатын-кызны мәңге аңлыйсы юк.
— И Раббым, исән чакта бер күрешәсе, нурлы йөзләрен бер булса да күрәсе иде. Кан дошманы түгел ләбаса, тудырган, имезеп үстергән анасы. Яшьлеге белән аңламыйдыр инде балакай. Бер гөнаһым юк та бит, котыртучылар җитәрлек. И бу дөньялар...
Ул тирән итеп бер уфтана да, боек карашын тәрәзәгә күчереп, үзалдына җырлый башлый:
Су буйлары моңсу иде
Без аерылган чагында, шул;
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әле, тагын да...
— Кушар, кушар, боерса. Аллаһының кодрәте киң. Исән булсын дип телә, Гайния. Исән кешеләр кайчан булса да бер күрешә. Менә минеке бакча башында, аяк астында гына да бит... Үкереп еласаң да, яннарына төшеп булмый, җир астына юллар юк... — дип юата аны ахирәте.
Яшь иде әле ул чакта Гайния. Утызы да тулмаган иде. Сугыштан исән-сау кайту бәхетенә ирешкән Нургата белән яратышып-йөрешеп, гаилә кордылар, көтеп алган нарасыйлары туды. Авылда егет белән кыз гомерлеккә дип кавыша. Гаилә бозып, хатын аерып, бала ятим калдыру Саклык авылы тарихында моңа кадәр юк иде. Нургата беренчесе булды. Ярты Европаны йөреп, башка халыкларның тормышын күзәтеп-күреп кайткан таза-шәп солдатка бер хатын гына җитмәде, күрәсең. Беркемнән яшерми, ни Ходайдан, ни бәндәдән оялмый, каладан кайткан яшь, чибәр китапханәче кыз белән чуала башлады. Утлар йотты Гайния, уртлары канаганчы тешләрен кысты. Мендәр кочып кайнар яшьләрен койса койды, әмма күңел яраларын ятларга түгел, җан дусларына да сиздермәде. Чуалыр-чуалыр да туктар-басылыр дип көтте. Җиләк кебек хатынын, күз нурыдай баласын ташламас бит ире.
Дөрес, баласын ташламады Нургата... Сөяркәсен өй түренә кайтарып утыртты да Гайнияне урамга куып чыгарды... Бусы инде авылда гына түгел, дөньясында да сирәк очрый торган, бөтенләй кеше ышанмаслык хәл иде.
Бигрәк яклаучысыз иде шул Гайния. Яшьли әтисез калган, ялгыз анасына бердәнбер бала иде. Ятимә хатыннар белән санашучы булмады. Дөрес, кача- поса көндәше килде, алдына тезләнеп:
— Апа, кичерә күр, бала көтәм, бармый чарам калмады бит, — дип зар елады.
Кичерде, каргамады аны Гайния. Ир бирмәк — җан бирмәк, дисәләр дә, Нургата өчен дә өзгәләнмәде алай. Бары тик:
— Баламны бирегез! — дип кенә ялварды.
Сабые үз янында булса, бу кадәр әрнемәс, утлы күмер йоткандай янмас- көймәс иде.
Ләкин бирмәделәр... Рәхәтләнеп сөяргә түгел, хәтта күрергә дә рөхсәт булмады. Максатлары баланы үз анасыннан биздерү, аның барлыгын оныттыру иде.
Ире дә, каенанасы белән каенатасы да нык торды. Бу йортның ишекләре Гайния
ХИКӘЯЛӘР
111
өчен мәңгегә ябылды. Йөрәк өзгәләнүләренә түзә алмый, оланын ерактан булса да бер күрер өчен, килен булып төшкән йортның коймаларына ябышып, капка төпләрендә ауный-ауный еласа да, ананың җан әрнүләренә колак салучы булмады. Хатын сабыен сагынудан чиргә сабышты, ашау-эчүдән калды.
Аны Казанга акылы җиңеләйгәннәрне дәвалый торган больницага илтеп салдылар. Савыгып авылга кайтканда, Нургата, аның бәгырь җимешен дә ияртеп, гаиләсе белән читкә күчеп киткән иде...
Гайния өчен тормыш мәгънәсе югалды. Үзенә бикләнеп, кайгысына уралып җан асраган булды. Күзенә кояш та, ай да күренмәде.
— Болай булмый, кызым, — диде әнисе. — Гомерең заяга үтә. Яшь чакта тормышыңны көйләргә кирәк. Сине урнаштырмыйча, бу хәлдә калдырып, ни күңел белән китим? Минем дә тынычлап үләсем килә ләбаса.
— Миңа барыбер, — диде Гайния.
Шуңа күрә Түбән авылдан үзен хатынлыкка сорап килгән ике балалы тол иргә кияүгә чыгарга берсүзсез ризалык бирде. Күңеленә юаныч, зур шатлык булып кызы туды. Баш өстендәге авыр болытлар акрын-акрын таралгандай булды, күзенә дөнья яктысы күренә башлады. Юк, онытмады ул беренче нарасыен. Йөрәгеннән өзелеп төшкән, күкрәк сөтләрен имезеп үстергән сабые мәңгелек җан әрнүе булып аңа ияргән иде. Кызын сөйгәндә дә, аны уйлады.
Авылга кайткан саен, кардәшләреннән баласы турында сорашты, тик күңел юатырлык сүзләр ишетмәде.
— Ул атасы янында түгел, имеш. Каядыр читтә кайтмый йөри ди. Үзләре дә белми икән кайдалыгын. Чыккан да югалган, — диделәр.
Ә аннары, бурлыкта йөргән, шуның өчен төрмәгә япканнар, дигән бик тә авыр, күңелсез хәбәр килеп иреште...
Бер утка икенчесе өстәлде. Түзсәң —түз, түзмәсәң — ела.
Еламый Гайния, яшьләренә төелә-төелә җырлый гына:
— Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә, шул;
Минем кайгыларымны да Илтеп сал, дип, диңгезгә.
Кем елап, кем җырлап юана...
Авыл очына килеп җиткәч, ир юлдашларына таба беренче тапкыр борылып эндәште:
— Зыятдин абыйлар кай тирәдә тора?
— Беренче урамга кергәч тә, уң якка борыласы. Без дә шул якка кайтабыз, абый. Килеп җиткәч әйтербез, — диде кызларның берсе.
Икенчесе, мәхәббәтеннән кояш булып балкыганы, дустына төртеп куркып кына пышылдады:
— Кем бу? Мин бу абыйны белмим.
Дусты исә, кем белгән инде аны дигәндәй, иңнәрен генә сикертте.
Алар бу кешене танымый иде.
Урамның болай да пычрак юлын тагы бер кат актарып бара торгач, кирәкле капка турына килеп җиттеләр.
Иң башта арбадан көләч кыз сикереп төште...
Шулчак Минҗиан астайның капкасы шыгырдап ачылды да, аннан әкрен генә басып, тулган айдай түгәрәк йөзле, ягымлы карашлы олы яшьләрдәге бер хатын-кыз килеп чыкты.
— Әни! — дип аңа таба йөгерде Гөлфия. — Мин имтиханны «бишле» гә бирдем!
— Яхшы булган, кызым, бик әйбәт булган.
Гап-гади билге өчен дә шулчаклы сөенер, коштай очыныр икән баласы. Яшьлекнең шатлыклары да бөтенләй үзгә шул...
РӘМЗИЯ ГАБДЕЛХАКОВА
112
— Әни, бу абый безгә килде, — диде Гөлфия, арбадагы кешегә ишарәләп.
Гайния апа кызыксынып, ул күрсәткән якка төбәлде. Арбадагы кешене танырга тырышып, күзләрен кыса-кыса, игътибар белән карады. Йөзендәге тыныч шатлык әллә куркуга, әллә аптырауга әйләнде. Күзләре тулы сорау иде. Шулай байтак кына һушсыз калып, аңгы-миңге торганнан соң, бар йөрәге белән иңрәп-пышылдап бары бер сүз әйтә алды:
— Улым?! Улым... Улым!!!
Ул бу сүзне бәгырь яшьләренә төелеп, мең-мең тапкыр пышылдады!
Ул бу сүзне ничә еллар буе җан авазы белән бушлыкка кычкырды!!!
Ләкин аны бары бүген ишеттеләр...