КЕШЕЛӘРЕҢ СИНЕҢ ЧЫН ХӘЗИНӘ...
Лениногорск төбәгенең даны җырларда җырлана. Мәсәлән,
Тальян гармун уйнаталар
Безнең Шөгер буенда.
Ятсам-торсам, керсәм-чыксам, Тик син генә уемда,
— дигән җырны белмәгән кеше юктыр.
Бу — халык җыры. Аның сүзләрен дә халык чыгарган, көен дә халык үзе язган. Һәм бу —
татар халкы арасында иң яратып җырлана торган моңлы җырларның, берсе. Ә Лениногорск
каласы турында «Нурлы калам» дигән җыр җырлана (Р.Габделхакова сүзләре, К.Шәрәфов һәм
А.Володин көйләре). Ул гына түгел, Лениногорск төбәгендәге һәр авылның үзенә багышланган
җыры бар. Әйтик, «Керкәле таулары» (Г.Зәйнашева сүзләре), «Кирлегәч» (Т.Шәмсуаров
сүзләре), «Чишмәле ил — Түбән Чыршылы»- (Ф.Мотыйгуллин сүзләре), «Сугышлы авылы
җыры» (Җ.Дәрзаман сүзләре) һ.б. Ә менә Зәй-Каратай авылына бер генә түгел, хәтта ике җыр
багышланган: «Бәхет биргән авылым» (Җ.Рәхимов сүзләре, Р.Вәлиуллин көе) һәм «Зәй-
Каратай» җыры (Ә.Шәрипов сүзләре, Р.Зарипов көе).
Илһам килмичә генә мондый җырлар язылмый, әлбәттә. Әгәр дә үзең яшәгән төбәк, аның
табигате һәм кешеләре сине рухландырмый икән, мондый җырлар туа алмый. Ә безнең
Лениногорск төбәгенең табигате искиткеч матур: таулар-урманнарга күз төшерәсеңме, җәйге
җил уйнаклап торган кыр-басуларга чыгасыңмы, чишмәләрдәге тешләрне камаштырырлык
сап-салкын суын эчәсеңме — син бу төбәкнең матур табигатенә сокланмыйча, аңа гашыйк
булмыйча һәм илһамланмыйча кала алмыйсың. Ә кешеләре? Кешеләре аның чын-чынлап
алтын хәзинә...
***
Лениногорск төбәгендәге татар әдәбиятының берничә гасырлык тарихы бар. XVIII-XIX
гасырларда ук монда күренекле галимнәр, шагыйрьләр яшәгән, үзләренең үлемсез әсәрләрен
иҗат иткән. Халкыбыз арасыннан мәгърифәтчелек байрагын иң беренчеләрдән булып күтәреп
чыккан кабатланмас шагыйрь, энциклопедик галим, дин белгече Габдерәхим Утыз Имәнине
аласыңмы, тарихыбыз өлкәсендә титаник хезмәт күрсәткән, XVIII-XIX гасырлардагы татар
зыялыларының тулы бер корпусын барлыкка китергән мәшһүр Ризаэддин Фәхреддин
хезмәтләренә мөрәҗәгать итәсеңме яисә әдәбият-мәдәният тарихында тирән эз калдырган
Фазыл белән Кәбир Туйкиннарны искә төшерәсеңме — аларның барысының да тормышы һәм
иҗаты шушы Лениногорск төбәге белән бәйле.
Узган гасырның 40-50нче елларыннан бу төбәкнең яңа тарихы башлана. 1948 елда
Ромашкино нефть чыганагы ачылганнан соң, республикада нефть сәнәгате барлыкка килә һәм
әлеге төбәктә зур үзгәрешләр башлана. Район үзәге Яңа Писмәнгә илебезнең төрле якларыннан
бораулаучы, нефть чыгаручы, төзүче һ.б. лар килеп урнаша. 1955 елның августыңда Яңа
Писмән бистәсе Лениногорск дип үзгәртелә һәм аңа шәһәр статусы бирелә.
1958 елда Лениногорск шәһәрендә татар телендә «Ильич васыятьләре» дигән газета чыга
башлый. Шул ук елны яшь язучы Шамил Бикчурин газета редакциясе каршында «Чишмә»
дигән әдәби берләшмә оештырып җибәрә. Шушы төбәктә яшәп каләм тибрәтүчеләр, яшь
язучылар өчен бу бик вакытлы гамәл була. Тиздән берләшмә утырышларына хикәя, шигырь
язучылар гына түгел, рәссамнар, композиторлар, җырчылар да килә башлый һәм ул «Чишмә»
әдәбият- сәнгать берләшмәсе» дигән исем ала. Күп еллар буена әлеге берләшмәгә Шамил
Бикчурин җитәкчелек итә. «Чишмә» күп кенә каләм ияләренә канат куя, зур әдәбият дөньясына
чыгара. Аның мәктәбе аша күпләгән прозаиклар, шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар,
җырчылар үсеп чыга. Шамил Бикчуриннан соң берләшмәне Җәмит Рәхимов, Разим Вәлиуллин,
Рәшит Шиһапов, Рәмзия Габделхакова, Альберт Хәсәнов һ.б. каләм ияләре җитәкли. Бүгенге
көндә бу вазифаны Рәсим Хәбибулла алып бара.
Әдәби берләшмәнең исеме юкка гына «Чишмә» дип куелмаган икән. Чыннан да,
Лениногорск төбәгендә яшәп иҗат итүче каләм әһелләренең әсәрләре чишмә булып татар
әдәбияты дигән олы Иделгә килеп коя бит. Хәзер шуларны күздән кичереп үтик. Иң элек
прозаиклар иҗатына тукталып алыйк. Аларның әсәрләре башлыча хезмәт кешеләрен зурлауга
багышланган.
ӘНВӘР ШӘРИПОВ
134
Лениногорск төбәгендәге әдәбият-сәнгать дөньясында язучы Шамил Бикчурин иҗаты
аерым бер мөһим урынны алып тора. Ул әдәбиятка 1950-1960 елларда нефтьчеләр
тормышыннан очерклар һәм хикәяләр язып килеп керә. «Ташлы тауда» (1959), «Истәлекле
таш» (1961), «Могҗиза тудыручылар» (1968) кебек хикәя һәм очерк китапларын бастыра. Ә
1972 елда «Каты токым» дигән романын язып төгәлли. Әлеге әсәрне шул чорның «произодство
романы» дип атарга һәм аны производство темасына язылган башка романнар белән, мәсәлән,
Г.Ахуновның «Хәзинә» (1963), «Хуҗалар» (1968), Г.Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» (1958)
әсәрләре белән чагыштырып карарга да мөмкин. Алардан аермалы буларак, «Каты токым»
романында нефть эзләүчеләр, нефть разведчиклары тормышы, яңа нефть мәйданын үзләштерү
дәверендә төрле җирләрдән җыелган кешеләрдән эшче коллективы оешу процессы күрсәтелә.
Роман үзәгенә гәрчә нефть разведчикларының җир куеныннан кара алтын чыгару өчен көрәше
куелган булса һәм шушы максат әсәрнең буеннан- буена сузылып барса да, бу идея төрле
холыклы һәм төрле милләттән булган Фазыл Урәзмәтов, Кадермәт, Тин-Тиныч, Сапарбай,
Саакян, Фәрхетдин һ.б.ларның характерларын ачу, аларны укучы күз алдына җанлы кеше итеп
китереп бастыру өчен бары гомуми фон ролен генә үти. Язучының төп игътибары кеше
характерларын бирү, тормышның катлаулылыгын ачып күрсәтүгә юнәлтелгән: Ш.Бикчурин
укучы күз алдына шушы кешеләрнең һәрберсенең эчке дөньясын, характер сыйфатларын,
киләчәккә өмет-омтылышларын китереп бастыра, аларның тулы канлы образларын бирә алган.
Һәм шунысы мөһим: язучы боларны алар турында сөйләп түгел, ә
A. П.Чехов кебек геройларның хәрәкәт-гамәлләрен күрсәтеп, тасвирлап бирә. Бу аның
язучылык осталыгы турында сөйли.
«Каты токым» романы бәхетле язмышка очрады. 1974 елда ул татарча һәм
B. Чивилихин тәрҗемәсендә рус телендә аерым китап булып басылып чыкты, ә 1977 елда
Чехословакиянең Братислава шәһәре нәшриятында словак телендә, бераз соңрак Киев дәүләт
нәшриятында украин телендә дә дөнья күрде. Бу романы өчен әдип 1976 елда ВЦСПС
Президиумы һәм СССР Язучылар берлеге идарәсенең эшчеләр сыйныфы турындагы әсәрләргә
уздырылган конкурсында II дәрәҗә премиягә лаек булды (беренче премия берәүгә дә
бирелмәде).
1961 елда Ш.Бикчурин «Тальян моңы» дигән музыкаль комедия яза. Нефтьчеләр белән
авыл кешеләре арасындагы дуслык-хезмәттәшлекне оста чагылдырган бу әсәр шул ук елны
Әлмәт татар драма театрында һәм соңрак Казанда М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры
сәхнәсендә куела. Язучының татар һәм украин халыкларының дуслыгына багышланган «Бергә
гомергә» исемле икенче драма әсәре 1964 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрында сәхнәләштерелде.
1980 елда Ш.Бикчурин укучыларны үзенең яңа романы — «Тирән катлам» әсәре белән
шатландырды. Бу романда язучы күбрәк Себер нефтьчеләре тормышын сурәтли; әлеге әсәр дә
тәнкыйтьтә уңай бәя алды һәм, русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә һәм Казанда аерым китап
булып басылып чыкты. Биредә шуңа да игътибар итәргә кирәк: «Каты токым» да, «Тирән
катлам» да нефть чыгаручыларга бәйле төшенчәләр буларак китерелсә дә, алар символик
мәгънәдә кулланылган. «Каты токым» дип автор нефть эзләүче разведчиклар коллективын —
суыкларга чыдам, каты җилләргә биргесез, авырлыкларны теш кысып җиңә торган
коллективны, ә «Тирән катлам» дип кеше күңеленең тирәнлеген атый; тирән катлам ул — кеше
күңеле, чыннан да, тирән катлам! Биредә шулай ук Ш.Бикчуринның вакыйгаларны җиңелчә
юмор белән тасвирлавын да әйтеп үтәргә кирәк.. Гариф Ахунов, мәсәлән, Ш.Бикчуринны:
«Кеше күңеленең иң тирән төпкелләрендә яткан хисләрне ачып бирә алырдай, җитди, төпле
акыллы, эшлекле язучы», — дип атады.
Шамил Бикчурин вафатыннан соң, Лениногорск шәһәр хакимияте, аның исемен
мәңгеләштерү максатында, 1992 елда «Шамил Бикчурин исемендәге премия»не гамәлгә куйды.
Бу бүләк әдәбият-сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән кешеләргә бирелә.
Лениногорскиның бер урамы Шамил Бикчурин исемен йөртә.
Иске Шөгер авылында туып үскән Җәмит Рәхимов та (1935-1996) зур күләмле әдәби мирас
калдырды. Әдәбиятка ул 1960-1970 елларда нефть чыгару төбәкләрендә барган зур
үзгәрешләрне, авыл эшчәннәре белән нефтьчеләр тормышын яктырткан очерк һәм мәкаләләре
белән килеп керә, «Алтын яткан җирләрдә» (1966), «Якташларым» (1972), «Батырлык
чакрымнары» (1976) исемле очерклар җыентыклары бастыра. 1978 елда «Өлешемә тигән
көмешем», 1981 елда «Тәвәккәл таш яра» повестьлары дөнья күрә. Бер үк вакытта ул төбәк
тарихын да өйрәнә, нефть ягы авыллары тарихына караган материаллар эзләп, Казан, Мәскәү,
Самара, Уфа һ.б. шәһәрләрдәге архивларда эшли. Авыл тарихлары турында Әлмәт һәм
Лениногорск район газеталарында күпсанлы мәкаләләр бастыра. Авылларның килеп чыгышы,
КЕШЕЛӘРЕҢ СИНЕҢ ЧЫН ХӘЗИНӘ...
135
аерым нәселләрнең шәҗәрәләре хакындагы ул мәкаләләр хәзер дә туган як тикшеренүчеләре
өчен ышанычлы бай чыганак. Шул материаллардан торган «Шөгер төбәге — хәзинәләр
чишмәсе» дигән китап авторның вафатыннан соң, 1997 елда басылып чыкты. «Җәмит
Рәхимовның тарихчы буларак үзенчәлеге шунда ки, ул авыллар тарихын гына тикшерми, аның
өчен беренче урында халык һәм аерым шәхесләр язмышы, — дип язды әдип турында академик
Индус Таһиров. — Халыкның яшәү рәвеше, аның көнкүреше Рәхимов өчен беренче урында».
Шулай да Җ.Рәхимовның иң күренекле хезмәте — «Батырша» романы (1992). Татар
халкының патша колонизаторларына каршы 1755 ел күтәрелешенең җитәкчесе, милли азатлык
хәрәкәте идеологы, имам-хатип һәм мәдрәсә мөдәррисе Абдулла Алиевның (Батыршаның)
каһарманлыгы тарихи документаль чыганаклар нигезендә тасвирлана бу әсәрдә. Анда шул чор
татар тормышы, аның гореф-гадәтләре, төрле катлау кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр калку
итеп сурәтләнгән. Әлеге роман XX йөз татар әдәбиятының тарихи роман жанрында язылган иң
күренекле әсәрләренең берсе булып санала.
Җәмит Рәхимов исеме дә мәңгеләштерелде: шәһәрнең бер урамы хәзер аның исемен йөртә.
1970-1990 елларда «Чишмә» әдәби берләшмәсенең терәге булып торган язучыларның
тагын берсе — Әсрар Галиев (1938-1998). «Төнге җыр» исемле беренче китабына (1980)
кертелгән «Йөрәгем хәзинәсе» повесте һәм бер бәйләм хикәяләрендә ул татар халкы яшәү-
көнкүрешенең милли үзенчәлеген сурәтләргә омтыла. «Асыл кошым минем» повесте (1987)
һәм «Көн яктысы» романында (1993) шахтёрлар тормышы сурәтләнә. Гомеренең соңгы
елларында ул татар халык әкиятләренә кергән Гали батыр оныклары Әбрар батыр, аның уллары
Мөсәвир, Мөнәвир, Разак һәм Әсләм батырлар тормышына багышланган «Гали батыр» исемле
җиде томлы трилогия иҗат итте. Әлеге киң планлы әсәр XIX-XX гасырлардагы вакыйгаларны
иңләп ала, Гали батыр оныкларының XX гасыр башында һәм Ватан сугышы елларындагы
каһарманлыклары зур әдәби осталык белән тасвирлана. Әмма бу трилогия бүгенге көнгә кадәр
безнең әдәбиятта үзенә лаеклы бәясен ала алмады әле. Аның томнары да 1996-1997 елларда бик
кечкенә тираж белән «Татнефть» акционерлык җәмгыяте «ТатАСУнефть» идарәсенең
тизләтелгән басмалар бүлегендә генә дөнья күрде һәм бик аз гына укучыга барып иреште.
Әдәби тәнкыйть тә бу әсәрне читләтеп үтте. Әлеге зур хезмәт киләчәктә, һичшиксез,
әдәбиятыбыз тарихында үзенә тиешле урынны алырга тиеш.
Биш дистәдән артык басма китап авторы Альберт Хәсәновның иҗаты да Лениногорск
шәһәре белән бәйле: 1960 еллардан бирле ул шушы шәһәрдә яшәде, Шамил Бикчурин белән
тыгыз бәйләнештә иҗат итте. 1966 һәм 1967 елларда табигать һәм җәнлекләр турындагы
хикәяләрдән торган «Озын аяк», «Таң йолдызы» китапларын, 1976 елда «Юллар үргә илтә»
дигән очерклар китабын, алдынгы хезмәт коллективлары турында «Байрак тапшыру», «Фәндәм
фонды» кебек документаль повестьларын бастырып чыгарды. 1985 елда «Дружба народов»
журналында басылган «Несказанный свет» повесте өчен журналның махсус бүләгенә лаек
булды. Соңгы еллардагы әсәрләре «Сөенеч», «Кемгә сөйлим серләремне», «Кан үче» исемле
китапларында дөнья күрде. Аның совет матрослары тормышын сурәтләгән «Данәгөл» романы
башта «Казан утлары»нда (2011, №7-8), аннан 2012 елда аерым китап булып басылып чыкты.
Бу әсәрдә совет солдатының үз антына тугрылыклы булып калу проблемасына ялганып, чит
илдә торып калган өлкән яшьтәге татар кешесенең туган илен сагынып җирсүе, чит илдә дә
үзенең татар икәнлеген тоеп, татарча яшәү рәвешен, ахыр чиктә үзеннән соң нәкъ менә татар
токымы калдырырга омтылуы сурәтләнә. 2014 елда А.Хәсәновның 2 томлык «Сайланма
әсәрләре» дөнья күрде; рус телендә балалар өчен «Чатан» китабы нәшер ителде.
Рәмзия Габделхакова — күпкырлы талант иясе, төрле жанрларда иҗат итә. Ул шагыйрә дә,
прозаик та, драматург та. Башка күп әдипләр кебек, ул да әдәбиятка шигърият аша килде. «Кар
өстендә миләшләр» (1996), «Көзге яшен» (2005) җыентыкларындагы әсәрләрне укучылар
яратып кабул иттеләр. Аларда хатын-кыз мәхәббәте, яшьлек хыяллары, кеше язмышы
хакындагы фәлсәфи уйлар, ихлас хис-тойгылар сурәтләнә. Аның поэзиясе хакында Ләйсән
Кәшфиева: «Кабатланмас назларын, сагышларын калдырып, гомер язы артта калган,
тормышның ачысын- төчесен татыган, күңелен каната-каната чытырманнар ерган, акыл
утырткан, шулай да шагыйранә хыялый булып калган лирик шәхес үзенең уй-кичерешләре аша
заманга җитди бәя бирә, укучыны уйланырга, сагышланырга, сагынырга, табынырга мәҗбүр
итә», — дип язды. Шигырьләренең байтагына композиторлар көйләр иҗат итте. Гомумән,
Рәмзия Габделхакова поэзиясе безнең рухи дөньябызга бай азык бирә, тормышның кадерен
белеп яшәргә чакыра, кеше күңеленең моңа кадәр тын гына яткан нечкә кылларын уятып
җибәрә.
Проза өлкәсендә Р. Габделхакова таланты тагын да тулырак ачылып китте. Әдәбият
сөючеләр аны күбрәк хикәяләр остасы буларак беләләр. 2006 елда ул «Көмеш тун» исемле
ӘНВӘР ШӘРИПОВ
136
хикәяләр китабын бастырды. Аеруча да «Сират күпере», «Айның соңгы чиреге», «Мөгез»,
«Китүчеләр», «Даладан килүче», «Көмеш тун», «Җылы карлар яуганда» хикәяләре зур уңыш
казанды. Аның турында шәһәрдәш язучы Альберт Хәсәнов: «Әдәбиятыбызга үзенә хас мамык
телле, яңача фикерләү стиле белән бик сәләтле прозаик килде. Бу автор тагы шул ягы белән
кызыклы: ул — XXI гасыр язучысы. Геройлары да, тырышып-тырмашып дигәндәй, яңа
гасырны үзләштерәләр, үзләренчә бииләр. Рәмзия Габделхакова оста итеп конфликтны кора
белә, образларына, персоналына хас төсмерләрне дә оста таба», — дип язды.
Соңрак язучының «Тау артында кояш бар» дигән роман һәм хикәяләр җыентыгы басылып
чыкты (бу китабы «Ел китабы — 2011» бәйгесендә беренче өчлеккә керде). Әлеге романга
галим Хатыйп Миңнегулов: «Ул үз каһарманын бизәү, идеаллаштыру, аның эш-гамәлләрен
аклау юлы белән бармый, кызны табигатенә хас яшәештә, хәрәкәттә, хаталары, кимчелекләре,
шатлык-куанычлары, үкенеч- газаплары белән күрсәтә. Автор Наргизәнең психологиясен, ир-
ат әдипләр тәмам ачалмаган уй-кичереш дөньясын шактый белеп, үтемле шәкелдә
гәүдәләндерүгә ирешкән», — дигән бәя бирде. 2014 ел әдибә өчен мул уңышлы булды:
Татарстан китап нәшриятында «Нишләттегез Гөлкәйне?» дигән китабы дөнья күрде. Анда
«Кояшлы мизгел», «Соңгы сорау»,«Син икәнсең...» һ.б. повестьлар урын алган. Шул ук елны
Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Р.Габделхакованың «Өзелгән
яфраклар» дигән пьесасын сәхнәләштерде. Тамашачы әсәрне бик җылы кабул итте.
Татар әдәбиятына «Соңарган сөю» исемле повесть һәм хикәяләр җыентыгы белән (2012 ел,
«Рухият» нәшрияты) Наил Шәрифуллин да үз өлешен кертте. Бүгенге көн сулышын
чагылдырган «Дала әсире», «Күңел күзе» повестьлары, «Көттермәгән каһәр», «Гөлзадә»,
«Урыс уеннары һәм татар кызы» кебек хикәяләрендә язучы бүгенге кырыс чынбарлыкка аек
күз белән карап, үз бәхетең өчен көрәшергә чакыра. 2014 елда Н.Шәрифуллинның «Кая бара
бу дөнья?» исемле публицистик мәкаләләр җыентыгы дөнья күрде. Соңгы елларда үзе баянчы,
үзе шагыйрь Ринат Вилданов «Сиңа багышлыйм» дигән шигырьләр китабын һәм ике томлы
«Күргән вә ишеткәннәрем» дигән проза китапларын бастырып чыгарды.
Шагыйрьләргә дә бай Лениногорск төбәге. «Бер дуска» дигән шигырендә бу турыда Таһир
Шәмсуаров болай ди:
Туры әйткәнеңә үпкәләмим,
Куанамын гына, бел, бәгырь!
Урамыбыз саен җырчы. безнең, Авылыбыз саен бер шагыйрь!
Моны укыгач, кылт итеп искә XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьяр килеп төшә. 1540 елда ул
да Казан турында болай ди бит:
Бу шәһәрнең гаҗәп тулы эче дә:
Шагыйрь булган барча олы-кече дә.
Исләрең китәрлек: Мөхәммәдьярдан соң бүгенге көнгә кадәр биш гасырга якын вакыт
узган, ә әдипләр халкыбызның шагыйрьлеге турында бер үк төрле сүзләр әйтәләр! Бу туган
халкыбызның, чыннан да, бөеклеген, аның илһам чыганагының саекмаслыгын күрсәтеп
тормыймы, Тукаебызның «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»
дигән сүзләрен куәтләмиме әллә?!
Әйе, Лениногорск төбәге әдәбиятыбызга Гәрәй Рәхим, Җәүдәт Дәрзаман, Рамазан
Байтимеров, Разим Вәлиуллин, Рәшит Шиһапов, Җәдит Хәбибуллин, Мәхмүт Газизов, Таһир
Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиуллова, Әгъләс Шәйхетдинов, Наил Гыйләҗев, Рәхимә
Габделганиева һ.б. шагыйрьләрне бирде. Аларның һәрберсенең үз йөзе, үзләре ирешкән
биеклекләре бар. Алар барысы да безнең туган төбәкнең кабатланмас матур табигатеннән
илһам алып иҗат итәләр.
Лениногорск халкы, әлбәттә, беренче чиратта, Татарстан гимны авторы, фронтовик
шагыйрь Рамазан Байтимеров белән горурлана. 1923 елда Башкортстанның Авыргазы районы
Исмәгыйль авылында туган Рамазан, Казанда югары белем алгач, 1958 елдан алып соңгы
көннәренә кадәр Лениногорскида яши: район газетасы редакциясендә эшли, «Чишмә»
берләшмәсенә йөри, әдәби хәрәкәттә актив катнаша. Лирик һәм патриотик рухтагы шигырьләр,
поэмалар яза, чын шагыйрь булып монда җитешә. Ул барыннан да элек җыр текстлары остасы
булды, халык күңеленә җырлары белән кереп калды. Күренекле композиторлар Р.Яхин,
С.Садыйкова, Б.Мөлеков, Ә.Бакировлар белән тыгыз бәйләнештә иҗат итте. Аның «Туган
ягым» шигыре Рөстәм Яхинны җыр язарга рухландырды, соңыннан ул җыр Республикабызның
КЕШЕЛӘРЕҢ СИНЕҢ ЧЫН ХӘЗИНӘ...
137
гимны булып әверелде. 1980-1990 елларда аның «Туган ягым», «Җырларым- солдатларым»,
«Канатларым» дигән шигырьләр җыентыклары дөнья күрде. 2013 елда 90 еллык юбилее
уңаеннан «Җырга күчкән язмыш» дигән зур күләмле җыентыгы, ә җырлары ноталары белән
2015 елда «Очрашырбыз әле җырларда» дигән китапта басылып чыкты.
Шагыйрь, композитор, җырчы, укытучы, Татарстан Язучылар һәм Композиторлар
берлекләре әгъзасы Разим Вәлиуллинның (1942-2010) да иң актив иҗат иткән чоры — 1967-
1993 еллар — Лениногорскида үтә. Биредә ул башта «Чишмә» әдәби берләшмәсенә йөри, 1983-
1993 елларда аның җитәкчесе була. Төрле жанрлардагы әсәрләр — лирик һәм публицистик
шигырьләр, поэмалар, балладалар, җырлар иҗат итә. Беренче әсәрләре 1970 елда «Беренче
карлыгачлар» күмәк җыентыгында дөнья күрә. Аннан бары 1990 елларда гына башта Әлмәт,
аннан Чаллы нәшриятларында бер-бер артлы шигырь җыентыклары басылып чыга.
Әсәрләрендә автор милләт гаме, Ватан язмышы, мәхәббәт һәм сөю-сәгадәт, шәхес һәм аның
борчулары, гомумән, күп кенә шундый катлаулы мәсьәләләргә җаваплар эзли. Үзенең
шагыйрьлек кредосын ул 1980 елда ук:
Мин бары шигырьдән торамын,
Минем Һәр күзәнәк Шигърият, шигърият, Шигырь дип сулкылдый,
— дип тасвирлады.
Әйтергә кирәк, биредә Р. Вәлиуллинның зур күләмле һәм тирән мәгънәле поэзиясенең
идея-эстетик үзенчәлеген анализлау максат итеп куелмый. Шуңа күрә ул шигъриятнең төп
мотивларыннан бары берсенә генә тукталыйк. Ул мотив шул
— шагыйрь үз иҗатында гомумкешелек әхлакый һәм эстетик идеалларны алга сөрә, шуның
өчен көрәшергә өнди:
Көрәш өчен туган кешеләр без!
Көрәш безнең яшәү байрагы!
Без планета буйлап атлаганда, Чыны балкый, чүгә ялганы.
Композитор буларак, төрле шагыйрьләр сүзләренә үзе язган җырларны ноталары белән ул
1994 елда «Үз ягым» дигән җыентыкка туплап чыгарды. Бу китапка язган сүз башында
композитор Фасил Әхмәт болай ди: «Композитор җыр һәм романсларында үз интонацияләрен,
үз аһәңен формалаштырырга тырыша, күп очракта ул аңа ирешә дә. Татар җырларында сирәк
очрый торган септима, октава кебек интервалларны уңышлы куллануы исә аңа үз стилен
табарга ярдәм иткән».
2010 елда «Ихлас» нәшриятында Разим Вәлиуллинның 5 томлы «Сайланма әсәрләре»н
бастырып чыгару планлаштырылган булган. Әмма бүгенге көнгә аның бары ике томы гына
дөнья күрде. Безнең белүебезчә, икенче томга Ләйсән Кәшфиева язган мәкаләдән тыш,
Р.Вәлиуллинның зур күләмле, киң кырлы иҗат мирасы әдәбият тарихында әле бүген дә үзенең
лаеклы бәясен алмаган көе кала килә.
Яңа Иштирәк авылында туып үскән Таһир Шәмсуаровны Лениногорск якларында «Туган
як җырчысы» дип атыйлар. Һәм бу чыннан да шулай. Шөгер, Лениногорск якларын аның кебек
чын күңелдән яратып, шунда яшәвенә горурланып иҗат иткән башка бер шагыйрь дә юктыр,
мөгаен. Туган ягын ул үзенчә, самими, балаларча ярата шикелле. 2010 елда чыгарган «Моң
коесы» җыентыгындагы байтак шигырь туган якны данлауга багышланган. Мәсәлән, бер
шигырен генә алып карыйк:
Туган якның болыты да әнә Моңнар сибә, яңгыр түгел лә. Шөгер, диеп
әйтеп өлгермисең, Шигырь бөреләнә күңелдә,
— ди ул.
Аның шигырьләре туган халкыбызга тирән хөрмәт, ярату хисләре белән сугарылган.
Алардан татар халкының зурлыгы, бөеклеге, гадилеге, тыйнаклыгы, кешелеклелеге,
кунакчыллыгы кебек сыйфатлары аңкып тора. Шунысы әһәмиятле: шагыйрь бу сыйфатларны
әби-бабаларыбызның ерак гасырлардан килә торган иң күркәм гореф-гадәтләре традицияләре
яктылыгында сурәтли. Безнең фикеребезчә, Таһир Шәмсуаров — бүгенге татар әдәбиятында
ӘНВӘР ШӘРИПОВ
138
иң халыкчан шагыйрьләрнең берсе. Аның дүрт шигырьләр җыентыгы бар: «Әтиләр нигезе»
(1977), «Гомер дисбесе» (2008), «Моң коесы» (2010), «Яу кырыннан хатлар» (2010). «Мәйдан»
журналының 2013 ел, 12нче саны Таһир Шәмсуаров иҗатына багышланып чыгарылды.
Иҗаттагы уңышлары өчен 1994 елда Шамил Бикчурин исемендәге премия белән бүләкләнде.
Ә Мәһәрша Вәлиуллованы Лениногорскида «Кояшлы шагыйрә» дип атыйлар. Әйе, аның
шигырьләреннән ниндидер күңел җылылыгы, яктылык, нур сибелеп тора шикелле. 2012 елда
аның «Тормышка мәхәббәт» дигән шигырьләр китабы дөнья күрде. Жыентыкнын исеме,
чыннан да, дөрес куелган. Андагы әсәрләр туган табигать матурлыгына, туган тел, әни, Тукай,
милли йола-бәйрәмнәргә багышланган; анда шулай ук авторның әдәбият-сәнгать әһелләренә
багышламалары да бар. Гомумән алганда, Лениногорск шәһәрендә әнә шундый саф күңелле,
матурлыкны җырлаучы шагыйрә дә яши.
Лениногорск төбәгендә туып үскән бер төркем талант ияләре, үсеп җиткәч, әлбәттә, туган
якларында гына калмадылар, ә төрле башка шәһәрләрдә, күпчелеге башкалабыз Казанда яшәп
иҗат иттеләр. Ләкин алар барыбер безнең якташлар булып калды. Шундыйлардан без Роза
Хафизова (Сарабикколдан), Гәрәй Рәхим (Федотовкадан), Жәүдәт Дәрзаман (Сугышлыдан),
Мәхмүт Газизов (Туктар Урдалысыннан), Халисә Ширмән (Зәй-Каратайдан) һ.б.ларны әйтә
алабыз. Алар да туган төбәкләреннән илһам алып иҗат итәләр. Татарстан Язучылар берлегенең
А.Алиш бүләге иясе, балалар шагыйре Рәшит Бәшәрнең иҗаты да Лениногорск шәһәрендә
башланып киткән иде.
Лениногорск районы хаклы рәвештә үзенең атаклы галимнәре белән дә горурлана.
Абыйлы-энеле профессорлар, тарих фәннәре докторлары, Татарстан Фәннәр академиясенең
хакыйкый әгъзалары Индус Ризакович һәм Энгель Ризакович Таһировларга фән юлына
фатиханы Иске Шөгер мәктәбе укытучылар коллективы биргән, алар ун ел буе шушы мәктәптә
укыганнар. Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән һәм техника
эшлеклесе Әсфәндияр Хәлиуллович Хәйруллин исә Сугышлы мәктәбендә белем алган.
Лениногорск төбәгендәге илһам чыганагы булган «Чишмә» әле бүгенге көндә дә саекмый,
саф суын биреп тора: өлкән яшьтәге Әгъләс Шәйхетдинов, Рәхимә Габделганиева, Наил
Гыйләҗев, Нурия Сәлманова, Рузидә Даутова кебек каләм ияләренең үкчәләренә басып,
әдәбият мәйданына яшьләр килә. Людмила Аланлы, Гөлназ Хәкимова, Фәридә Әхмәтшина,
Зилә Мөдәррисовалар һәрберсе үз тавышы, үз язу стильләре белән әдәбиятыбызга яңадан-яңа
әсәрләрен биреп торалар.
Яшеллеккә күмелгән Лениногорск шәһәрендә шагыйрь һәм язучылар гына түгел, ә
сәнгатьнең башка төрләрендә иҗат итүчеләр дә яши. 1958 елда шәһәрнең Мәдәният сарае
каршында Татар халык драма театры оештырылды. 1990-1995 елларда аның белән талантлы
режиссёр һәм шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Бикчурин бүләге иясе
Рәшит Шиһапов җитәкчелек итте (театр хәзер аның исемен йөртә). Шул ук Мәдәният сарае
каршында 2003 елда татар яшьләренең «Ядкәр» җыр һәм бию студиясе ачылды, аны
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Идиятова җитәкли. Ә авылларда
үзешчән сәнгать коллективлары эшләп килә.
Лениногорск шәһәрендә бер төркем композиторлар, баянчылар, җырчылар да иҗат итеп
яши. Бу төбәк халкына Марат Габитов, Александр Володин, композитор, баянчы һәм педагог
Каюм Шәрәфов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фәйзи Хөснуллин,
Миләүшә Идиятова һәм үзе композитор, үзе шагыйрә, үзе җырчы Людмила Аланлының
җырлары яхшы таныш. Шәһәрдә һәм
139
авылларда үткәрелә торган әдәби кичәләрне атаклы җырчылар Ринат Хәбипов, Әнвәр Ямалиев,
Тәслимә Рафикова, Миләүшә Идиятова, Әлфия Низамова, Таһир Шәмсуаров, Рәйсә Якупова,
Фәридә Әхмәтшина, җырчы һәм баянчы Равил Гыйматдинов һ.б.ларның моңнары бизи; бу
моңнар, күңелләргә үтеп кереп, тамашачыларны яңа эшләргә рухландыра.
Лениногорскида Татарстан Рәссамнар берлегенең Көньяк-Көнчыгыш төбәге бүлеге
урнашкан. Ул 40 рәссамны берләштерә, шуларның унөче Лениногорскида яши. Алар төрле
жанрларда иҗат итәләр. Мәсәлән, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге
премия лауреаты Тамара Самойлова бер үк вакытта графика, сынлы сәнгать һәм монументаль
жанрларда иҗат итә. Агуник Таманян да графика, сынлы сәнгать һәм скульптура өлкәләрендә
эшли. Аларның күбесе иҗатларын укыту эше белән бергә алып бара: Мәгъшия Мөхәммәтова,
Ирина Хөсәенова, Нина Крылова, Владимир Чихановлар — Лениногорск сәнгать
колледжында, ә Асия Гречная Х.Мәснәви исемендәге сәнгать мәктәбендә укыта. Иҗат
ялкынын өлкән яшькә кадәр саклап килүче, пенсия яшендәге рәссамнар да бар. Шөгер
бистәсендә яшәүче ветеран, Рәсәй һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Мансур Закиров,
шулай ук Вячеслав Гецев һәм Владимир Степановлар бүгенге көндә дә кулларыннан
пумалаларын төшермиләр. Дәрәҗәле исемнәргә лаек булучылардан Олег Кульпинны
(Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР, Рәсәй һәм Татарстан Рәссамнар
берлекләре әгъзасы) һәм Яскәр Зиннәтуллинны (Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы,
Ш.Бикчурин премиясе лауреаты) атарга мөмкин. Рәссамнар берлеге бүлеге белән
Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис
Минһаҗев җитәкчелек итә. Әлеге бүлек әгъзалары халыкка хезмәт күрсәтүдә уңышлы гына
эшләр башкара: төрле шәһәр һәм авылларда даими рәвештә күргәзмәләр оештыра. Соңгы
вакытта гына шундый күргәзмәләр Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Уфа, Октябрьск, Баулы,
Азнакай, Ижау шәһәрләрендә, Җәлил, Актүбә, Шөгер бистәләрендә, Зәй-Каратай авылында
оештырылды, хәтта Казакъстанның Җаек шәһәренә кадәр барып җитте.
Биредә, безнеңчә, бер хакыйкатькә игътибар итәргә кирәк: Лениногорск шәһәре һәм шушы
төбәк авыллары, чыннан да, табигатьнең матур бер почмагына урнашкан. Тауларына менсәң,
тирә-якта уннарча чакрымга сузылган иген кырлары, үзәнлекләр, урманнарга гаҗәеп бер
манзара ачыла. Күкрәгеңне тутырып бер сулыш аласың да: «Нинди матур бу яклар!» — дип
куясың. Шушы матур табигать әдәбият һәм сәнгать әһелләренә илһам бирә дә инде.
Җәмит Рәхимов үзенең бер шигырендә:
Таулар зәңгәр, мәгърур. Ә шулай да
Кешеләрең синең чын хәзинә! — дип язган иде.
Әйе, чыннан да шулай, дөрес сүзгә җавап юк.