Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ (дәвамы)

ТАРИХИ-ПУБЛИЦИСТИК ЯЗМА
Өметләрнең акланмау һәлакәте...
Бер өйләрдән чыгып киткәч,
Кайтып булмый тиз генә...
Ике ил арасында көтелгән сугышны берникадәр вакытка чигендереп тору, шул арада көч-
куәт туплау нияте белән 1939 елда СССР белән Германия арасында төзелгән «дуслык, уртак
хезмәттәшлек пакты»ның гомере бик кыска булып чыга. Өметләр акланмый. Ул килешүне
башлап СССР бозды дип әйтмәсеннәр өчен, безнең ил җитәкчелеге чик буендагы гаскәрләргә
165
бик сак кыланырга, дошман як тарафыннан әледән-әле кабатланып торган провокацияләргә
җавап бирмәскә куша. Мондый саклык чире бик йогышлы була.
Кыска вакыт аралыгында булып алган дустанә мөнәсәбәтләр, Мәскәү тарафыннан әледән-
әле «сак кыланыгыз» дип кисәтеп торулар безнең кайбер югары дәрәҗәле гаскәр
башлыкларының да башын әйләндергән, ваемсызландырган. Шул сәбәпле бездә Германия
гаскәрләренең бер кояшлы иртәдә кинәт һөҗүм итүе көтелмәгән хәл буларак кабул ителде.
«Ьич көтмәгәндә герман сугыш башлады», дип аклануга җирлек булды.
Бөек Ватан сугышы башлануның икенче көнендә батальон комиссары (майор)
дәрәҗәсендәге хәрби корреспондент Константин Симонов Мәскәү-Минск поездына утырып
юлга чыга. Шунда ул үзе белән бергә баручылар арасында көнбатыш чик буендагы гаскәри
берәмлекләренә ялдан кайтып килүче күп кенә командирларны очрата. Күпчелеге урта буын
дәрәҗәсендәге кешеләр, полк, дивизияләр белән идарә итәрдәй майор, подполковниклар һәм
хәтта бер полковник та бар араларында. Шуларны күргәч, журналист аптырабрак кала.
«Казалось, что половина командного состава Западного фронта была в отпуске. Я не понимал,
как это случилось», — дип яза ул «Разные дни войны» китабында. Димәк, яңа Хәрби министр
булачак лейтенантларны тизрәк үз гаскәрләренә барсын өчен чаралар күргән бер мәлдә,
кемнәрдер ул сугышчан берәмлекләрнең командирларын ялга озаткан булып чыга түгелме?
Моны ваемсызлык димичә, ни диярсең?
Мондый хәлләрне, чик буе сагында торучы кайбер гаскәр башлыкларының ярым- йорты
хәзерлек белән сугышны каршы алуларын, булачак дошманның ялган вәгъдәләренә ышанудан
башлары әйләнгәнлек белән генә аңлатырга буладыр, мөгаен.
Сугышның беренче көннәрендә үк чик буенда урнашкан аэродромнарда самолётлар,
гаражларда килеш танк, машиналар күпләп юк ителгән. Штабы Минск каласында урнашкан
Көнбатыш хәрби округы (сугыш башланган көннән Көнбатыш фронт) идарәсе беренче көндә
үк төрле типтагы җиде йөз утыз сигез самолётын югалта. Шуларның күпчелеге аэродромнарда
килеш бомбага тотылып юк ителәләр. Тарихчы Анатолий Иванов хәбәр итүенчә («Боевые
крылья Татарстана» китабы, Казан, 2005), Кара диңгездән алып Төньяк боз диңгезенәчә
сузылган бөтен көнбатыш фронт буенча ул көннәрдә безнең бер мең дә ике йөз очкыч һавага
күтәрелмәс дәрәҗәгә китерелгән. Дөресрәге, аларның күпчелеге бер генә очыш та ясарга
өлгермәстән, үз аэродромнарында килеш бомбага тотылган. Югыйсә, шул ук автор хәбәр
итүенчә, сугыш башланырга дүрт сәгать калганда округ штабларына Мәскәүдән: «Бу төндә
дошманның һөҗүм итүе мөмкин», дигәнрәк эчтәлекле телеграмма да җибәрелгән була. Ни
сәбәпледер, күпчелек очракта әлеге хәбәр алгы сафтагы гаскәри берәмлекләр штабларына
җиткерелмәгән булып чыга. Югыйсә меңләгән самолёт үз очу кырларында, башка төр техника
үз базаларында
Ахыры. Башы узган санда.
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН, БУЛАТ ХӘМИДУЛЛИН
166
ук юк ителмәгән булыр иде. 1980 елда басылып чыккан «Советский энциклопедический
словарь» белешмәлегендә китерелгән саннарга ышансак, сугыш башланыр алдыннан СССРда
1540 очкыч исәптә торган. Шулардан 1200ен сызып ташлагач ни кала? 1941 елның июнендә
мондый башбаштаклык очракларының кабатланып торуын югары дәрәҗәле кемнәрнеңдер
ваемсызлык нәтиҗәсе димичә, тагын ни дип кенә аңлатып була инде?
Дөрес, үз вакытында өлгерлек күрсәтердәй уяу командирлар да очраштыргалаган. Яисә үз
өстенә җаваплылыкны алып, тиз арада чара күрергә керешүчеләре дә булган. Сугыш
башланырга бер атна калганда, үз белдеге белән шундый бер чараны батыр милләттәшебез,
очучы Фәрит Фәтхуллин (1914-1942) да башкарган. Көнбатыш Украина биләмәсенә кергән
Луцк шәһәре тирәсендәге очу кырыннан күтәрелеп, ул чик буен күзәтүгә керешә. Шунда Фәрит
чик буе кагыйдәләрен санламыйча, безнең якка кереп, безнең гаскәрләр урнашкан җирләрдән
очып баручы дошман самолётын күреп ала. Нәм тиздән аны, беркемнән дә рөхсәт сорап
тормастан, бәреп тә төшерә. Хәер, сорап та тора алмаган ул — күпчелек очкычларда әле
җитәкчелек белән элемтәгә керердәй җиһазлар куелмаган була. Ә вермахт самолётлары ул
вакытларда үзләрен бик иркен тоткан, даими рәвештә безнең биләмәләргә унар- егермешәр
чакрымга кереп йөргән. Андый-мондый хәл килеп тумасын, сугыш башлауда без гаепле була
күрмик, дигән сылтау белән аларга элек тимәгәннәр. Ә бу батыр, андый кисәтүләрне онытып,
көнчыгышта япон самолётлары белән көрәшкән мизгелләрне истә тотып, шушындый гөнаһ
эшләп ташлый. Бу кыю очучыга карата катгый чаралар күрелер дип йөргән арада чын сугыш
башланып китүе генә Ф.Фәтхуллинны көтелгән җәзадан коткара.
Сугышның беренче көннәрендә дә шундый батырлык кылучы очучылар табыла. Бу көндә
көнбатыш юнәлештә дошманның унсигез самолёты бәреп төшерелә. Шундый өлгер очучылар
исәбендә тагын бер якташыбызның булуы сөендерә. Татарстан егете, 9нчы Нава көчләре
дивизиясенә кергән 124нче истребительләр полкының звено командиры кече лейтенант
Дмитрий Кокорев (1918-1941) бу иртәдә бер дошман бомбардировщигын, атар патроннары
беткәч, үз МиГ-3 самолёты «күкрәге» белән бәреп төшергән, дип хәбәр итә А. Иванов алдарак
күрсәтелгән китабында. Бу вакыйга 22 июньдә иртәнге бишенче сәгатьтә Замбрув шәһәре
тирәләрендә була. Димәк, Бөек Ватан сугышы барышында иң беренче булып бик гаярь эшкә
— таранга барырга батырчылык кылган лачын да безнең якташыбыз икән ләбаса. Ләкин аның
ул батырлыгын үз вакытында бәяли генә белмәгәннәр. Шул ук китапта хәбәр ителгәнчә,
Ленинград фронтының Иава көчләре гаскәрләре командующие А.А. Новиков та сугыштан соң
нәшер иткән бер хезмәтендә: «Дмитрий Кокоревның һавада таран кылуы хакында соңлап
белдем», — дип үкенеп язган икән.
Шул җәйдәге Ленинград фронты тирәсендәге сугышлар вакытында Д. Кокорев вермахт
гаскәренең тагын биш самолётын бәреп төшергән. Октябрь аендагы бер бәрелеш барышында
үзе дә һәлак булган.
Сугышның башланган көннәрендә Ленинград фронты сугышларында тагын бер якташ
очучыбыз катнашкан. 1910 елда Казанда туган, 1934 елда атаклы Оренбург хәрби мәктәбендә
очучы һөнәрен үзләштергән Василий Михайлов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән
үк яу кырында. 125нче бомбардировщиклар полкында ул — эскадрилья, соңрак полк
штурманы була. Алар полкының эскадрильялары һәр төнне диярлек тылдагы дошман
көчләренә каршы һөҗүмнәр оештыралар. Көнбатыш Белоруссия белән Көнбатыш Украина
өчен барган сугышларда туплаган тәҗрибәсе аңа даими рәвештә дошман тылына оештырылган
очышларны уңышлы төгәлләп кайтырга ярдәм итә. 1941 елның декабренә кадәр ул җитмеш
биш сугышчан очышта катнашып, дошманның тылдагы хәрби объектларына, корал
складларына, төрле техника тупламышларына үз кулы белән йөзләгән тонна бомба ташлый.
(Әйе, бомба ташлау урыннарының адресларын минутлап санап билгеләү, үз вакытында бомба
ташлау рычагларына баса белү — штурманнар эше. Андый очышларның уңышы очучы белән
штурманның уртак осталыгыннан тора.) Һәм яу кырындагы уңышлары өчен ул шул айда Ленин
ордены белән бүләкләнә. Майор Василий Михайловка икенче Ленин ордены һәм Алтын
Медаль 1943 елның 10 февраль карары белән тапшырыла. Советлар Союзы Каһарманы
В.Михайлов шул ук җәйдә Курск тирәләрендә барган мәгълүм зур сугыш мәйданындагы һава
көчләре бәрелешләрендә дә катнаша. 1943 елның 6 июлендә сугышчан бурыч үтәгәндә һәлак
була. Курск шәһәрендә җирләнгән.
Шул ук көннәрдә Львов шәһәре тирәләрендә хезмәт иткән очучы Илья Иванов та дошман
самолётына таран ысулы белән зыян китергән. Һавада дошман белән көрәшкәндә башка чараң
калмаса, таран ысулын кулланырга кирәк, дигән фикерне яшь очучыларга кайчандыр талантлы
очучы Валерий Чкалов әйтә торган булган икән... Безнең кулда хәрби очучы И.Иванов турында
тулырак мәгълүмат юк. «Таран кылган» дигән факт теркәлгән бер хәбәр генә бар. Мондый
вакыйгаларны тирәнрәк өйрәнгән галим Анатолий Иванов: «Сугыш башланган көндә
ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ
167
дошманның унсигез самолёты безнең очучылар тарафыннан бәреп төшерелгән», — дип хәбәр
итә. Шулар исәбендә Д.Кокорев, И.Иванов, И.Калабушкиннар тарафыннан сафтан чыгарылган
самолётлар да бардыр, дип фаразларга кала. Очучы-истребитель Иван Калабушкинның сугыш
башланган атналарда өч дошман самолётын юк иткәнлеге шулай ук гомуми фактлар
китерелгән бер хезмәттә генә теркәлгән.
Дошманны коралдан атып юк итү мөмкинлеге беткәч, үз очкычы белән дошманга зыян
китерү үрнәген бер айдан соң икенче бер гаскәри полкның эскадрилья командиры капитан
Николай Гастелло (1907-1941) да кабатлый. 26 июльдә ул үзенең «яралы, төтенләп янган»
самолётын дошманның танк, машина колонналары өстенә юнәлдерә. Шулай батырларча һәлак
булып, ул берничә танк һәм машинаны юк итә, дошман көчләренең алга барышын берникадәр
вакытка тоткарлый. 1941 елның 26 июлендәге батырлыгы өчен Н.Ф.Гастеллога, һәлак
булганнан соң, Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә.
Ә шушы вакыйгадан бер ай элек, 4 июль иртәсендә, Н.Ф.Гастеллоның яшьтәше, икенче бер
авиация полкы командиры подполковник Степан Супрун (1907-1941) да дошман
карчыгаларына каршы батырларча көрәшеп һәлак булган. Көнчыгышта, японнарга каршы
сугыш-бәрелешләрдә очучы осталыгы белән дан казанган, Советлар Союзы Каһарманы
исеменә лаек булган С.П.Супрунга бу көнне берүзенә дошманның алты истребителенә каршы
сугышырга туры килә. МиГ-3 истребителендә ул аларның икесен бәреп төшерергә өлгерә.
Ләкин үз лачыны да, «каты яраланып», җиргә таба мәтәлә. СССР Югары Советы
Президиумының 1941 елның 22 июль карары белән С.П.Супрунга, һәлак булганнан соң, икенче
мәртәбә Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелгән.
Дошман явының икенче көнендә 39нчы истребительләр дивизиясе очучысы кече лейтенант
Михаил Жуков (1917-1943) та Псков шәһәрен бомбага тотарга килүче берничә дошман
самолётына бер ялгызы каршы төшә. Беренче сугышчан очыш ясаган шул көндә үк зур уңышка
ирешә — дошман бомбардировщигын бәреп төшерә. Гитлерчылар инде безнең тәмам тар-мар
ителгән һава көчләре вәкилләреннән мондый шуклыкны көтмәгән булганнардыр, мөгаен. «Без
аларның барлык очкычларын аэродромнарында ук юк иттек», дип тынычланган булганнардыр.
Безнең Кокорев, Жуков, Супрун, Иванов, Фәтхуллиннар кебек кыю лачыннарыбыз буласына
фәһем итмәгәннәрдер, күрәсең. Сугышның беренче көннәрендәге батырлыгы өчен Советлар
Союзы Каһарманы исеменә лаек булган Михаил Жуковка шушы вакыйгадан соң да байтак
кына сугышчан очышларда катнашырга, тагын берничә дошман самолётын дөмектерергә туры
килә. Әмма бер очыш вакытында үзе дә «өлешсез» калмый — 1943 елда бу тапкыр һәм батыр
очучы да һәлак була.
Балтыйк буенда хәрәкәт итүче 5нче истребительләр полкы очучысы, азәрбайҗан егете
Гөсәен Алиев (1919-1941) та сугыш башланган беренче атналарда дошманга каршы
бәрелешләрдә бик актив катнаша. Нибарысы егерме җиде көн яшәп калган лейтенант Алиев
кырык тугыз мәртәбә сугышчан очыш ясап һавага күтәрелгән. Дошман самолётлары белән
бәрелешләрдә дә, җир өстеннән һөҗүм итеп килүче көчләргә каршы көрәштә дә катнаша ул.
Шәхсән аның тарафыннан дошманның бер танкы, өч автомашинасы, берничә мотоциклы һәм
дистәләгән гаскәрие юк ителгәнлеге теркәлгән Г .Алиевне бүләкләү документында. 18 июльдә
ул берүзе дошманның өч «Юнкерс»ына каршы ташланырга мәҗбүр була. Шул
бомбардировщикларның икесен бәреп төшергәннән соң, үзе дә каты яралана. Көч-хәл белән үз
самолётын аэродромга утырканнан соң, ул озак яшәми — вафат була. Батырлык кылып вафат
булган очучы Гөсәен Алиевне СССР Югары Советы Президиумы Ленин орденына лаек дигән
карар чыгара. Ә бераз соңрак «Правда» газетасында күренекле журналистка Вера Кетлинская
егерме ике яшен дә тутырмыйча һәлак булган бу егетнең данын илгә белгертә — «Воля» исемле
очеркын бастырып чыгара.
Әйе, Г. Алиев дошманның бер генә самолетын бәреп төшермәгән очракта да, 27 көн
дәвамында 49 очыш ясавы һәм үлем хәлендә булып та үз самолетын саклап җиргә төшерә алуы
белән генә дә данлауга лаек.
Бу мисаллардан күренә ки, сугышның беренче көннәреннән үк вермахт очучыларына да
«үз күрәчәкләрен күрергә» туры килгәләгән. Сугышның беренче айларында аларның да
шактый гына «Юнкерс», «Хейнкель», «Фокке-Вульф», «Мессершмидт» һ.б. самолётлары
безнең батыр очучыларыбыз һәм тупчы-зенитчыларыбыз тарафыннан дөмектерелгән. Тарихчы
А.Иванов китабында мондый факт та китерелә: 25 июньдә безнең гаскәрләрнең һава көчләре
дә дошманның унтугыз аэродромына берьюлы контрһөҗүм оештырган икән. Ул һөҗүм
барышында безнең 263 бомбардировщик һәм 224 истребитель катнашкан. Шул көнне
дошманның кырык бер самолёты аэродромнарда юк ителгән. (Автор бу контрһөҗүмнәрнең
кайсы фронт тарафыннан оештырылган булуын гына хәбәр итми. Мөгаен, ул кыю һөҗүм дә
Ленинград фронты Һава көчләре гаскәрләренеке булгандыр. Бу вакытта Көнбатыш һәм
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН, БУЛАТ ХӘМИДУЛЛИН
168
Көньяк- көнбатыш фронтларның авиациясе тәмам сафтан чыгарылган була ич.)
Вермахт гаскәрләре мондый югалтуларның нәтиҗәсен сугыш башлануның беренче елында
ук — Мәскәү шәһәре өчен барган яу вакытында ук сизә башлый. Кайбер мәгълүматларга
караганда, алар бу чорда бигрәк тә очучылары җитмәүдән җәфа чиккән.
Әйе, сугышның иң авыр айларында да дистәләрчә, йөзләрчә сугышчы яу кырында
батырлык үрнәкләре кылган, гомерләрен корбан итү исәбенә алар җиңү көнен якынайтуга үз
өлешләрен керткәннәр.
* * *
Сугыш башланган көннәрдә үк безнең самолётларның күпләп юкка чыгарылу фаҗигасе
үзен әле байтак вакыт сиздереп торачак. Шундый бер фаҗигале вакыйга Константин
Симоновның әлеге китабында да тасвир ителә. К.Симонов һәм аның белән бергә
корреспондент вазифасын үтәүче «Правда», «Известия» һ.б. газеталар вәкилләре, үзләренә
беркетелгән полуторка яисә «Пикап» машиналарында һәркөн кая да булса йөреп торган.
Көнбатыш фронт штабы карамагында сугышның беренче атналарында ул төркемдә хәрби
корреспондент һәм шагыйрь Алексей Сурков, «Известия» газетасы фотографы Павел Трошкин
бергәрәк йөриләр. Үзләренә бирелгән машиналарда алар фронт карамагындагы гаскәри
берәмлекләргә яңа чыккан газета бәйләмнәрен өләшә. Һәм бер үк вакытта үзләренә кирәкле
мәгълүматны туплап кайталар. Кичләрен сугыш вакыйгаларын чагылдырган язмаларын
әвәләп, үз газеталарына җибәрә торган булалар. Шуның өстенә К.Симонов күргән-белгәннәрен
көн саен диярлек көндәлек дәфтәренә теркәп барырга да иренмәгән.
Менә шул куен дәфтәренә бер аяныч вакыйганы күргәннән соң язылган юлларны күздән
кичерик әле. Чик буенда урнашкан һәм сугышның беренче көннәрендә үк бомбага тотылган
аэродромнарның күпчелегендә истребитель самолётлары тупланган була. Алар дошман
очкычлары һөҗүменә каршы торучы төп көч бит. Аларның беренче бурычы — дошман
самолётларын һавада юк итү, үз биләмәсенә аларны үткәрмәү. Икенче бурычлары — дошман
гаскәре өстенә яисә хәрби корылмалар, заводлар өстенә бомба ташларга баручы үз
бомбардировщикларыбызны каршы як истребительләреннән саклау. Яу кырында җиңел
хәрәкәт итүчән шундый очкычларның җитешмәве безнең авыр йөк белән еракка очарга тиешле
һава көчләренә дә зур зыян китергән. Алар дошманның ажгырып килгән танк колонналарын,
гаскәрен вакытында бомбага тота алмаганнар. Истребитель сагыннан мәхрүм ителгән
бомбардировщикның язмышы хәтәр.
Чалт аяз көн — 30 июнь иртәсе. Совет гаскәрләренең Минскидан соң Борисово шәһәрен дә
калдырып, Березина елгасының көнчыгыш тарафына чигенгән чагы. Шул көнне Могилёвта
урнашкан фронт штабында вермахт гаскәрләренең Березина елгасын кичә башлавы турында
хәбәр алына. Хәрби корреспондентларның полуторка машинасы ул иртәдә шул тарафтагы бер
дивизиягә барырга чыккан була. «Элек безнең өстән әкрен хәрәкәт итүче унбишләп ТБ-3
самолёты көнбатышка таба очып үтте, — дип яза К.Симонов шул көндә күргәннәрен. —
Аларны озатып баручы истребительләр күренмәде. Халхин-Гол сугышында әкрен хәрәкәт
итүчән ул ТБларны төнлә генә куллана башлаганнар иде. Болар саксыз-нисез көпә-көндез очып
бара. Бераздан безнең ТБлар тирәсендә дошманның берничә «Мессершмидты» пәйда булды.
Тиздән бер ТБ-3 яна да башлады. Аннан сикереп төшкән берничә парашютчының якындагы
урман читенә таба юнәлгәне күренде. Без бу күренешләрне күзәткән арада тагын безнең җиде
ТБ-3 бер-бер артлы аска мәтәлделәр. Дөрес, бер «Мессершмидт» та, кара төтенгә уралып, түбән
таба тәгәрәгән иде», — дип яза әдип. Штабка кайткач ачыклыйлар — бу самолётлар ул көнне
Березина елгасын кичә башлаган танк колоннасын бомбага тотарга җибәрелгән булган икән.
Аларның берише билгеләнгән урынына барып җитә алмаган. Барып җитеп, үз эшләрен
башкарганнарының күпчелеге дә кире әйләнеп кайта алмаган икән. «Березина кичүен бомбага
тотарга җибәрелгән егерме бер бомбардировщик бүген кире әйләнеп кайтмаган», — дип яза
көндезге аяныч вакыйганы күзәткән автор.
Армия штабында теркәлгән документларга караганда, шул ук көнне Минск, Борисово
калаларын бомбага тотарга дигән боерык та булган. Тарихчы Анатолий Иванов та, шул көнге
Көнбатыш фронт штабы документларына нигезләнеп, мондый фактны бәян иткән: «Фронт
буенча 30 июньдә йөзгә якын СБ, ТБ-3 кебек авыр самолётлар кире әйләнеп кайтмаган».
Күңелләре әрнеп, күз төпләре дымланып бу фаҗигале вакыйганы күзәтеп торган
корреспондентлар, парашют белән төшкән үзебезнең очучыларны урманнан эзләп табып,
штабка алып кайталар. Яралыларын врачлар карамагына, исән-сауларын кирәкле урыннарга
тапшыралар. «Аяныч, янган өч самолётның очучы-стрелоклары, соңгы секундкача дошман
очкычлары тарафына атып, парашютта сикерергә өлгермәгән икән. Аларны бергәләп искә
алдык. Яралы очучы капитан, кулларын болгый-болгый бик хәтәр сүгенеп, кемнәргәдер
ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ
169
ләгънәт укыды», — дип яза К.Симонов. Ләгънәтләр укырлык та шул. Бер көндә генә дә бит
Көнбатыш фронт үз карамагындагы бомбардировщикларның байтагыннан колак кага.
* * *
Шушы юлларны укыганда күңелдә: «Мондый хәлдә калуыбызда кемнәрдер гаепледер
бит?» — дигән уй туа. Әлбәттә, иң беренче чиратта, ил җитәкчеләре — И.В.Сталин,
В.М.Молотов, сугыш алды елларында хәрби министр булган К.Е.Ворошилов, алар төркемендә
йөргән С.М.Будённыйлар искә төшә. (Әйе, С. Будённый шул елларда хәрби министрның
урынбасары да бит әле.) Гражданнар сугышы заманында гаярь сугышчы булган, «ат уйнаткан»
соңгы ике шәхесне яшьрәк буын замандашлары соңыннан еш кына : «Приверженцы к старым
порядкам, к кавалерийским атакам», — дип искә алырга ярата. Нәкъ шушы кешеләр Блюхер,
Тухачевский кебек алдынгы карашлы хәрби җитәкчеләр вакытында армиядә башланган
яңарышка каршы булалар. Киләсе сугышның төп коралы булачак Т-34 танкларын, танкка
каршы атучы куәтле тупларны җитештерүне тоткарлау карарларын кабул итәләр. Маршал
Г.К.Жуков та үз хезмәтләрендә сугыш алды еллары аксакалларын бик аямый. Дөрес тә инде,
яңа заманның танк колонналарына кылыч болгап кына каршы торып буламы соң? Сугышның
башлангыч дәверләрендә еш макталган кавалерист командирлар Лев Доватор белән
«Шәйморатов генерал» (милләттәшебез Миңлегали Шәйморатов) җитәкләгән атлы гаскәри
дивизияләр дә бит әнә 1942 елдан соң яу мәйданында бик күренмиләр.
Әйе, сугышның беренче чорындагы уңышсызлыкларыбыз барысы да менә-менә сугыш
башлана дип көтелгән көннәрдә кемнәрнеңдер нәрсәләрнедер эшләп бетермәве, ваемсызлыгы
яисә җитәкчелек итү тәҗрибәсе җитмәве аркасында туган хәлләрдер. Шул вакыттагы иң
җаваплы юнәлештәге Көньяк-көнбатыш һәм Көнбатыш хәрби округлары командующийлары
М.П.Кирпонос белән Д.Г.Павлов элек зур хәрби берәмлекләр белән җитәкчелек итмәгәннәр.
Ул чорда күпчелек дивизия командирлары полковник дәрәҗәсендә була. Боларны исә бер ел
дигәндә берничә дәрәҗә баскычын сикертеп, генерал-полковник һәм армия генералы
дәрәҗәләренә күтәрәләр. Дөрес, икесе дә — Совет-фин яки Халхин-Гол сугышларында
катнашкан, дивизия командирлары булган шәхесләр. Икесе дә — Советлар Союзы
Каһарманнары. Ягъни икесе дә биологик яктан куркаклар рәтенә кермиләр. Күпмедер дәрәҗәдә
хәрби белемнәре һәм осталыклары да булгандыр. Аларын һичкем инкяр итә алмас. Ләкин,
хәрби корреспондент буларак барлык ул дәвер сугышларында катнашкан К.Симонов берничә
урында билгеләп киткәнчә, 1937-1939 еллардагы репрессияләр нәтиҗәсендә байтак кына эре
хәрби берәмлекләргә оештыру тәҗрибәләре җитенкерәп бетмәгән командирлар да билгеләнә.
Шул ук «үзебезнең» Кирпоносны алыйк. Гражданнар сугышы елларында туган ягында —
Украинада аз санлы бер полк командиры. Фрунзе исемендәге академияне тәмамлагач та
диярлек (шул ук елларда анда безнең хәрбиләрдән Муса Мортазин, Хөсәен Мәүлүтовлар да
укыган) Казанга эшкә билгеләнә, урта белемле хәрбиләр хәзерләүче гадәти бер уку йортын
җитәкли. Әйе, 1934-1939 елларда ул Татар-башкорт кызыл командирлар хәрби мәктәбе
башлыгы булган. Кыска вакытлы Совет-фин сугышында ул — яңарак оешкан 70нче укчы
дивизия командиры. (Үзе теләп сугышка киткән, дип яза Җәмил ага Гыйльманов.) Шуннан соң
ук аны Киевка зур бер хәрби округ командующие итеп җибәрәләр. Өч-дүрт ай чамасы фәкать
дүрт полк белән идарә иткән бер дивизия командирын! Ә ни өчен анда кырык-иллешәр мең
гаскәри тупланган корпус яисә йөзәр меңләп сугышчысы, дистә меңләп заманча техникалы
берәмлекләре булган армия башлыкларын билгеләмәскә ди? Кемнәргәдер яраклаша белгәнгә
генә шулай эшләнгәнме? Әллә соң... шундый эшкә барырдай тәҗрибәле шәхесләргә кытлык
заманы булгангамы? Үз фикерендә нык торган андыйларның меңәрләп юк ителгән чоры ич.
(Утызынчы еллар ахырына кырык мең чамасы хәрби командир репрессияләнгән, дип язалар
хәзерге белешмәлекләрдә. Шул исәптән кайберәүләрнең милләтенә бәйле рәвештә
репрессияләнүе турында үзәк «Известия», «Комсомольская правда» газеталарында аерым
мәкаләләр дә булгалады.) Эзәрлекләнүчеләр арасында югары дәрәҗәле командирлар бик ишле
булган. Сугыш башлангач та аларның кайберләре, исән калганнары, мәхбүслектән азат ителеп
фронтка озатыла. Шундый язмышлы генераллардан К.К.Рокоссовский әнә Мәскәү яны
сугышларында 16нчы армия командующие буларак танылачак. Л.Г.Петровский һ.б.
кайберәүләр армия, корпус ише зур-зур хәрби берәмлекләр белән оста җитәкчелек итәчәкләр.
Кирпонос, Павловларның үз округларында хәрбиләрчә ныклы тәртип урнаштырып өлгерә
алмаганлыгын чик буе сагындагы дивизияләрнең беренче көннәрдә үк авыр хәлдә калуы, хәрби
техниканың күпләп юк ителүе дәлилли. Әйе, дошманның беренче һөҗүменнән соң ук
меңәрләгән самолёт, танк, туп һәм башка төр корал яу кырына чыгар-чыкмастан ук юк ителгән.
Шул округлар өчен дип җибәрелгән снаряд, мина һ.б. корал төяүле ике мең тимер юл вагоны
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН, БУЛАТ ХӘМИДУЛЛИН
170
да, безнең гаскәрләргә барып җитмичә, дошман кулына эләгә. Дөрес, ул чорда көчләр дә тигез
булмагандыр. Ләкин булган кадәрле корал, көч белән уңышлы идарә итә белмәү очраклары да
хәттин ашкан. Сугышның беренче көннәрендә үк чын осталык күрсәтеп сугышкан гаскәри
берәмлекләр дә бар ич. Әйтик, Брест сагында торган 44нче укчы полк һәм аның командиры
Пётр Гаврилов — шундый үрнәкләрнең берсе. Яисә Ленинградтан төньяктарак, Карелия
җирләрендә урнашкан бер чик буе отряды, якташыбыз Никита Каймановның оста җитәкчелек
итүе нәтиҗәсендә, бер ай чамасы үз урыныннан чигенмичә сугыша. Шул хакта «Правда»
газетасының 27 август санында (1941) түбәндәге сүзләр язылган: «Өлкән лейтенант Кайманов
группасы сугышның беренче көннәрендә дошманның алтмышлап һөҗүмен кире какты. Басып
алучылар озакламыйча бу отрядның тылына үтеп керделәр... Отрядтан исән калганнар,
күпчелеге яралылар, фәкать 22 июльгә каршы төндә генә үз позицияләрен калдырып китәләр».
Совет-фин сугышында чыныгу алган, шуннан соң Мәскәүдә югары «Выстрел» курсларын
тәмамлаган Никита Кайманов Бөек Ватан сугышында татарстанлылардан икенче кеше буларак
Советлар Союзы Каһарманы исеменә ия була. СССР Югары Советының шул хактагы указы
1941 елның 26 августында кабул ителгән.
Могилёв шәһәре сагында сугышучы 172нче укчы дивизия һәм шул дивизиягә кергән
«Кутепов полкы» сугышчылары батырлыгы да күпләргә үрнәк булырлык. Аларны бераз соңрак
искә алып китәрбез...
Генерал Кирпонос сугыш башланган көздә, гаскәрләр тәртипсез рәвештә чигенгән вакытта
һәлак булган дип исәпләнә. Ул җитәкләгән хәрби округта хәрби газета корреспонденты булган
шагыйрь Евгений Долматовскийның «Зелёная брама» дип исемләнгән документаль әсәрендә
аның мескеннәрчә үлеме вакыйгаларына ишарә ителгән юллар бар.
Икенче иң зур, иң җаваплы хәрби округның командующие булган генерал Павловның
язмышы да гыйбрәтле — сугыш башланганның беренче көннәрендә үк ул округ гаскәрләренең
дә күпчелеге шулай ук тәртипсез рәвештә чигенә. Менә-менә сугыш башланачак дип көтелгән
көннәрдә бу округ гаскәрләренә беркетелгән самолёт, танкларның бер ишенең ремонтка
куелуы, байтак кына полк һәм хәтта дивизия командирларының вакытында үз урыннарында
булмавы (хәтерлисезме, сугыш башлангач, Мәскәү-Минск поездында «ашыгып» хезмәт
урынына кайтып килүче майор, подполковникларны), туп белән танкларга кирәк булган
снарядларның чик буе гаскәрләрендә беренче көндә үк диярлек җитешми башлавы — болар
барысы да шушы округ командующийларының җитешсезлеге нәтиҗәсе. Вермахт танк
колонналары безнең чик буена бәреп кергән вакытта Брест каласы тирәсендә торган 30нчы
танк дивизиясе танкларының бер өлеше ремонтта була. Алар шунда кала (аннары дошман
шуларны үзебезгә каршы кулланачак). Ике атна чамасы сугыша-сугыша чигенгәннән соң,
дивизиядә нибарысы ике җиңел Т-26 танкы үз-үзен йөртер хәлдә була. «Чигенгәндә
танкларның бер ишен без үзебез шартлаттык, — дип сөйли К. Симоновка дивизиянең бер
берәмлек командиры. — Ягулык та, снарядлар да беткәч, аларны дошманга калдырып китү зур
хыянәт булыр иде».
Унбер-унике көн дигәндә бу округ штабы да, урыннан-урынга күчә-күчә, Мәскәү өлкәсе
белән янәшәдә булган Смоленск шәһәренә барып сыена. 16 июльдә исә Смоленскины да
дошман көчләре яулап ала. Кайбер белгечләр хәбәр итүенчә, шушы егерме-егерме биш көн
эчендә Көнбатыш фронт унбер-унике дивизиясен югалта. Дөрес, округ штабы Смоленскига
күченгәндә, Д.Павлов инде вазифасыннан азат ителгән һәм кулга алынган була. Ул шунда ук
Мәскәүгә озатыла һәм кылган гаепләре, җавапсызлыгы өчен шул көздә төрмәдә атып та
үтерелә. Мөгаен, аны «немецларга сатылгансың» дип гаепләгәннәрдер. (Ә аның һәм аның кул
астындагы югары дәрәҗәле командирларның җавапсызлыгы нәтиҗәсендә бу фронтның сугыш
мәйданында берничә йөз мең сугышчы юкка чыгарылган.) Берара аның вазифасын —
Көнбатыш фронт белән идарә итү мәшәкатьләрен хәрби министр С.К.Тимошенко үзе һәм
бераздан соң М.С.Будённый башкаралар. Дошман көчләре Мәскәүдән утыз- кырык чакрым
ераклыктагы Звенигород каласына һөҗүм башлаган көннәрдә Югары Ставка җитәкчелеге бу
авыр вазифаны үтәүне Георгий Жуковның үзенә — кайчандыр шул дәрәҗәле кәнәфине биләсен
дип Павловны кодалаган кешегә ышанып тапшыра. (Алар Халхин-Гол сугышында бергә
катнашканнар.) Һәм ул андый ышанычны, бик усал чаралар күреп, аклый. Мәскәүне коткарып
кала. Моңа ул шактый ук рәхимсез карарлар кабул итүе белән ирешә. Аның иң беренче катгый
әмере — артка чигенү, качу хәрәкәте ясаган һәр сугышчының шунда ук атып үтерелергә
тиешлеге турында була. Гади гаскәриме ул, командирмы — шуңдыйрак талпыныш ясаган икән
— шунда ук атып үтерелсен! Шул чара башкаларга үрнәк булсын! — дигән максатны истә
тоткан кискен чара — яңа командующийның әмере — бу очракта үзен аклаган да, ахрысы.
Звенигород, Истра кебек Мәскәүгә якын калалардан соң, башкаларына дошман кул суза
алмаган. (Илленче еллар башында авторларның берсенә шушы ике кала аралыгында хезмәт
ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ
171
итәргә туры килде. Сугыш чоры окоплары да, җир өстендә аунаган бомба, снаряд ярчыклары
да күмелеп бетмәгән иде әле.)
Ул җәй һәм көздәге сугыш мәхшәрен үз җилкәсендә татыган күпчелек хәрбиләр
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН, БУЛАТ ХӘМИДУЛЛИН
172
Кирпонос, Павлов ише оештыру сәләте, вакыпында дөрес чара күрү сәләте булмаган югары
дәрәҗәле командирларның байтак булуыннан зарлана. Оештыру сәләте чикле шундый
командирларның кайберләре аннары, артистларча кыланыш, «эмка» машиналары, танк
түбәләренә басып, үз-үзләрен атып та үтергәли. Көнбатыш хәрби округы һава көчләренең
хәрби хәзерлеге өчен җаваплы генерал Копец та, аңа буйсынган гаскәрдәге йөзләгән
самолётның сугышнытң беренче көнендә юк ителүен белгәч, округ штабы янытндагы
мәйданда кызыл флаг төсенә буялган самолёты канатына басып, үз-үзен шулай атып үтерә.
Ләкин ул уңышсыз командирларның андый үлеме генә тиңдәшсез яу кырында йөзәр меңәрләп
кырылган, шәһит киткән гаскәриләр белән бергә үк җир куенына кергән байтак гади халык
үлемен акламый шул. Сугышны тупчы лейтенант буларак башлаган күренекле совет язучысы
Юрий Бондарев та «Горячий снег» романында шундый сәләтсез бер командирның, «эмка»
машинасы түбәсенә басып, үз-үзен атып үтерү күренешен китерә дә роман геройларының яу
кырында дошман сугышчылары белән соңгы сулышкача көрәшеп үлгәнлекләрен үрнәк итеп
күрсәтә. Әлбәттә, кылган гөнаһлары өчен үз-үзен үлемгә «хөкем иткән» генерал Копец һәм
аның үрнәген кабатлаган кайберәүләр чын егетләрчәрәк юл да сайлый алган булырлар иде.
Әйтик, шул ук Копецның үз самолётында томырылып очып менеп, немецның берәр
«Юнкерс»ын кызыл әләм төсендәге лачыны күкрәге белән бәреп төшереп үлү мөмкинлеге дә,
алай эшләрлек осталыгы булмаган очракта дошманның җирдәге гаскәре, танк колонналары
өстенә төшеп, каһарманнарча үлү очрагы да бар иде ич. Ә ул, артистларча кыланып үрә катып
басып, «менә күрегез, менә ничек мин үземә җәза бирәм» дип, җыелган кешеләр алдында үз-
үзенә ата. Яу кырында һич югы бер дошманны юк итеп үлүең күпкә отышлырак бит.
Тынгысыз көннәр һәм төннәр
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп...
Сугышның беренче атналарында, беренче айларында ук дошман армиясе тарафыннан юк
ителгән, таркатылган безнең гаскәри берәмлекләр байтак булган. Мәсәлән, А. Иванов әлеге
китабында хәбәр итүенчә, полковник Ванюшкин командалык иткән 23нче авиация дивизиясе
сугышнытң беренче атнасында ук юкка чыгарылган. Милләттәшебез, генерал-майор Миркас
(Мирхуҗа) Салихов командалык иткән 60нчы укчы дивизиянең язмышы да шуңа охшаш. Бу
дивизия яңарак кына Советлар Союзы биләмәсенә кергән Балтыйк буе республикасының бик
хәтәр бер чигендә урнашкан була. Беренче көннән үк бик авыр сугышларда катнаша. Вермахт
армиясенең танк колонналары тиздән шул төбәктәге гаскәри берәмлекләрне камап үткәч,
60нчы дивизия сугышчылары да, төрле тарафка таркатылып, камалышта калалар.
Данлы гаскәри берәмлек башлыгы Чапаев исемен йөрткән укчы дивизия бөек Ватан
сугышын көньяк-көнбатыш чик буенда каршыглый. Шул дивизиягә кергән 396нчы укчы полк
командиры, милләттәшебез, Балык Бистәсе районында туган Алексей Яковлевның сугыштан
соң нәшер ителгән, «Сквозь огонь» дип исемләнгән китабын кулга алыйк. Анда бу полк һәм
дивизия сугышчыларының нинди мәхшәрләр кичеп, көн саен диярлек зур югалтулы сугыш-
бәрелешләрдә катнашып, көньяк Днепр буйларына таба чигенүе тасвирлана. «1941 елның
сентябрь урталарына безнең 135нче укчы дивизиядән аерым төркемнәр генә калды. Дивизия
бетте, таркалды», — дип яза автор.
Тагын бер милләттәшебез, шул ук Көньяк-Көнбатыш хәрби округына кергән 789нчы укчы
полк командиры урынбасары Хәйретдин Мөҗәйнең көндәлекләре нигезендә нәшер ителгән
«Сугыш язмалары» китабында да сугыш башланган атналардагы таркаулык, бер дивизиягә
кергән берәмлекләр арасында да үзара элемтә булмау кебек «кыямәт» ләр бәян ителә. «Дошман
безнең өскә танклары, машиналары, мотоцикллары белән ябырыла торды. Без сугыша-сугыша,
командирларыбызны, сугышчыларыбызны югалта-югалта һаман чигендек. Югалтулар күп
булды», — дип яза ул. Күп тә үтми полк командиры да яраланып сафтан чыга. Х.Мөҗәйне
аның урынына билгелиләр. «Ьаман сирәгәябез, — дип яза ул берничә көннән соң. — Әйе,
дошман «моторы» белән һөҗүм итә. Бездә моторлар юк. Мылтык-пулемётлардан никадәр куе
ут ачылса да, ул «моторларга» зыян тими. Алар җиңә...»
Беркөнне ике авыл арасына сыенган урман эчендә тупланган дивизия сугышчылары өстенә
иртәдән тугыз самолёт гөжләп килеп чыга. «Әйләнеп-әйләнеп килеп бомбаларын
ташлагандагы мәхшәр, хәзер күземне чытырдатып йомсам да, һич күз алдыннан китми.
Туракланып, кисәкләнеп һавага ыргытылган гәүдәләр, куллар, аяклар, ат гәүдәләре... Дивизия
командиры Макарчук, һава белән әллә кая ыргытылып ташланса да, гомере бетмәгән икән, сау-
сәламәт калды», — дип язган Х.Мөҗәй шушы хәтәр вакыйгадан соң кулына алган куен
ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ
173
дәфтәренә.
Шушындый фаҗигаләрдән соң күпме кеше юкка чыккан. Әйе, укчы дивизия һәм армия
кебек зур хәрби берәмлекләр беренче айлардагы сугыш барышындагы башбаштаклык һәм
тәртипсезлекләрне күп күргән. Хәер, мондый хәлләр Көнбатыш һәм Көньяк-Көнбатыш
фронтларга гына хас күренеш түгел. Шундый ук хәлләр Төньяк боз диңгезе буеннан алып Кара
диңгезгәчә сузылган бөтен фронтның барлык төбәкләрендә дә диярлек кабатланып торган.
Гаскәрләр ашыгып чигенгәндә, снарядлар булмау сәбәпле, тап-таза тупларны яисә ягулыгы
булмаган машина, танкларны, дошманга калмасын өчен дип, шартлатып китүләр еш
кабатланган. (Аларның барысы да шулай юк ителдеме икән әле? Бер өлеше, дошман кулына
эләгеп, үзебезнекеләргә каршы сугышларда да кулланылгандыр, мөгаен.) Шул рәвешле күпме
корал, машина юк ителгән бит. Ә меңләгән берәмлек коралның, шул исәптән ике мең вагонга
төялгән снарядларның яу кырына барып җитмичә, дошман кулына эләккәнлеге турында да
язалар. Андый хәлләрне ишеткәч һәм белгәч, йөрәк әрнеми нишләсен! Әмма, гади сугышчы
һәм урта буын командирларның бу тәртипсезлекләрдә, ваемсызлык очракларында һич тә гаебе
юк. Әйе, шушы дәһшәтле, гарасатлы сугышның барлык кыенлыкларын беренчеләрдән булып
үз җилкәләрендә татып, үз язмышларында чагылдыручы ул кешеләр ваемсызлык күрсәтсә —
шундук аларны үзләрен яки иптәшләрен үлем көтәчәк ич. Ә безнең халык вәкилләре нәкъ менә
шундый язмышлы сугышчылар иде — һәрвакыт ут эчендә, сугыш мәйданының үзәк
өлешләрендә йөрүче гади сугышчы һәм кечерәк берәмлек командиры. Хәер, андый кечерәк
берәмлек белән түгел, полклар белән идарә итүче командирлар да сугышның беренче
дәверләрендә гади сугышчыга тиң дәрәҗәдә атака, һөҗүмнәрдә турыдан-туры катнашырга
мәҗбүр булган ич. Әйе, һөҗүм-бәрелешләр вакытында еш кына гаскәриләрне әйдәп атакаларга
алгы сафта ташланырга тиешләр арасында ул чорда еш кына полк командирлары да булганы
истәлекләрдән мәгълүм... Һәм нәкъ шундыйлар — үз-үзен аямастайлар, сугыш барышында
үрнәк булып алдан атлаучы командирларның сугышчылар арасында абруе да зур булган.
Мондый батырлыклар бигрәк тә сугышның беренче айларында, беренче өлешендә үзен нык
аклады. Шуңа күрә дә батальон, дивизион, полк кебек гаскәри берәмлекләр белән җитәкчелек
иткән командирлар арасында бик-бик тә көтеп алынган Җиңү көненәчә яши алганнары, исән
калганнары уннан бер өлеш чамасы гына да.
Полк — теләсә кайсы гаскәри берләшмәнең иң актив звеносы. Безнең милләттәшләр
башлыча полк һәм шуннан түбәнрәк гаскәри берәмлекләр белән җитәкчелек иткән. Чик
буендагы Брест кальгасы сагында торып сугышкан Пётр Гаврилов, катюша туплары
дивизионы командиры Барый Йосыпов, икенче чик буе саналган Днепр тирәләрендәге авыр
сугышларда сынатмаган Фёдор Баталов, Барый Кадыйрмәтев, Хәйретдин Мөҗәйләр,
Ленинград шәһәре сагындагы иң җаваплы юнәлешләрнең берсендә сугышкан полк башлыгы
Әхмәт Мостафин — шундый үрнәк командирлар булганнар. Язучы Александр Фадеев 1942
елда Әхмәт Мостафин
174
һәм аның полк сугышчылары уңышларын үрнәк итеп очерк та язып бастырган. Европа
үзәгендәге бер шәһәрне азат иткәндә һәлак булган полк командиры Зәки Хәбибуллин
батырлыгы да онытылмас. Истребительләр полкы командиры, Советлар Союзы Каһарманы
исеменә лаек булган Фәрит Фәтхуллин да башкаларны әйдәп алдан баручы үрнәк
командирларның берсе була. Һәлак буласы көнендә дә ул өч мәртәбә һавага күтәрелеп,
дошманның өч самолётын юк иткән.
Бөек Ватан сугышы чорында дивизия, берничә дивизияне берләштергән корпус, армияләр
белән җитәкчелек иткән командирларыбыз да бар. Севастополь оборонасының соңгы
көннәрендәге язмышы өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган милләттәшебез Пётр
Новиков (әсирлектә вафат була), 1942 елда Харьков тарафындагы бер контрһөҗүмнең алгы
сафтагы дивизиясе командиры Зәки Котлин (шул һөҗүм барышында һәлак була), Курск
төбәгенә бәйле сугышларда укчы дивизия командиры булган Фатих Булатов, Сталинград
сугышы барышында сугышчылары шактый уңышларга ирешкән дивизия командиры Гани
Сафиуллин (соңрак 25нче укчы корпус командующие) — халкыбызга горурлык хисе китергән
шәхесләр. Көнбатыш чик буе сугышларында полк командиры буларак тәҗрибә туплаган
генерал Алексей Яковлев та соңыннан сугышны дивизия командиры һәм армия штабы
башлыгы буларак дәвам иттерә. Халкыбызның горурлыгы булган, Гражданнар сугышы
чорында ук эре бер хәрби бригада белән җитәкчелек итүдә катнашкан Якуб Чанышев Бөек
Ватан сугышы елларында укчы корпус белән командалык иткән. («Вспоминая былые походы»
китабы авторы да ул. Казан, 1973.)
Аерым гаскәри берәмлекләр белән дәвамлы җитәкчелек итмәгән, әмма сугыш барышында
бик җаваплы оештыру эшләре башкарган шәхесләребез дә бар. 1943 елда авиация һәлакәтендә
һәлак булган, 1939 ел ахырыннан Идел буе хәрби округында гаскәр туплау бүлеге башлыгы
вазифасын башкарган генерал Ярулла Хәбибуллин (Әлдермештә туганлыгын яңарак кына
белдек) безгә икеләтә якын. 1932-1938 елларда ул Казанда тупланган 1нче татар укчы
дивизиясенең штаб башлыгы урынбасары да булган бит әле. Икенче бер генералыбыз, Совет-
фин сугышы алдыннан Генераль штаб академиясен тәмамлаган, Бөек Ватан сугышын генерал-
майор дәрәҗәсендә Генераль штабның оператив бүлеге хезмәткәре буларак каршылаган
Шакир Гыйниятуллинны да онытмаска тиешбез. Шул бүлекнең башлыгы С.М.Штеменко,
«Генеральный штаб в годы войны» китабында, яу кырыннан штабка сирәк кайтып, даими
рәвештә төрле юнәлешләрдәге фронт, армия тарафларында йөреп җитди бурычлар үтәгән
хезмәттәшенең эшчәнлеген бик уңай бәяли. Шул сугышчан бурычларны уңышлы башкарганы
өчен хөкүмәт тарафыннан Ленин ордены белән бүләкләнгән генерал Ш.Гыйниятуллин
турында белешмә нишләптер үзебезнең «Татар энциклопедиясе» китапларына гына керми
калган. Республикабызга чиктәш Оренбург өлкәсендә туган булгангадыр, бәлки. Бөек Ватан
сугышы елларында иң югары хәрби дәрәҗәгә ирешкән, С.Штеменкога чаклы әлеге оператив
бүлек башлыгы булган, аннары Генераль штаб башлыгы урынбасары вазифасын үтәгән армия
генералы Алексей Антоновның нәселендә дә безнең милләткә бәйле буыннар бар, дип язалар
кайберәүләр. Хәер, «Война и мир» романында Лев Толстойның Наполеонга нисбәтләп
әйтелгән һәм башка кайбер тарихчылар тарафыннан да кулланылган бер җөмлә бу очракта һич
тә шикләнергә урын калдырмаска тиеш. ХХ йөзнең урталарында гына да әле илебезнең үзәктән
көньяктагырак өлешләрендәге байтак авыл, шәһәр читләрендәге зиратларда ай яисә
төркиләрнең Хәзәр каһанлыгы заманнарыннан калган алты кырлы йолдызлары сурәтләрен
очратып була иде... Күпчелек хәрби җитәкчеләр, шул исәптән Г.Жуков та Антоновның
эшчәнлеген югары бәялиләр. 1943-1944 елларда Генераль штаб башлыгы маршал Александр
Василевский, Югары Ставка кушкан йөкләмәләрне үтәп, айлап, атналап фронт штабларында
булган вакытларда, үзәк штабтагы төп эшләрне һәм көненә ике мәртәбә Югары Ставка
вәкилләре белән И.Сталин алдында исәп-хисап тоту бурычларын да бик төгәл рәвештә
А.И.Антонов башкарды, дип яза Г.Жуков та.
Лирон ХӘМИДУЛЛИН,
Булат ХӘМИДУЛЛИН