ГОМЕРЕМНЕҢ ЧИШМӘ БАШЫ — ШӨГЕРЕМ
Данлыклы Шөгер. Безнең өчен аннан да якынрак, аннан да кадерлерәк җир юк. Ул — туган
җир, безне тудырган һәм дөньяга чыгарган җир. Аның моңнары, аның сагышлары,
кичерешләре һәммәбезнең күңеленә сеңгәндер. Туган илгә, халкыбызга, телебезгә
мөнәсәбәтләр шунда яралган. Милли рухның нигезе шунда салынган.
Хәтерлим, бабабыз Шәйхетдин шушы җирнең никадәр шифалы икәнлеге турында сөйли
иде. Имештер, монда яшәгән кешеләрнең озын гомерле булуы шушы җирнең изгелегеннән.
Мондагы кешеләр чиргә бирешмиләр. Аларга җир үзе дәва һәм шифа биреп тора. Шушыларны
сөйли-сөйли, бакчабыз кырыенда челтерәп аккан инешебезгә терәлеп үскән калын
әрекмәннәрнең тамырларын иске чалгыдан ясаган үткен пычагы белән чистартыр, аны инеш
суында чайкап алыр иде дә, мә әле, улым, ашап җибәр, моннан да файдалы ризык юк, дип
кулыбызга тоттырыр иде. Шуннан соң инешебезнең никадәр суы Шушма елгасы аша Кама вә
Иделгә, шушы дәрьялар аша Каспийга аккандыр. Инде шул бабабызның дөнья куйганына да
шактый вакыт үтте. Атасы Таһертдин һәм без белгән җиде бабабыз белән бер зиратка
җирләнде.
Шөгер — ул батырлар җире. Моннан Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган җиде
каһарман чыккан. Ул халкыбызга күп галимнәр, язучылар, шагыйрьләр үстереп биргән җир.
Татар нефтенә юл ачкан җир дә — Шөгер.
Аңа багышланып китаплар языла, җырлар туа. Аңа дан җырлау дәвам итә. Шулай булырга
тиеш тә. Чөнки тирән тамырлы, мәңгелек җир ул — безнең Шөгер.
Әйе, Шөгер безнең күңелебез түрендә. Тик шулай да, әгәр дә Әлмәт турында фикеремне
белдермәсәм, дөрес булмас иде. Безне дөньяга китереп, үстергән, аякка бастырып, тормышка
юл ачкан әниебез Әминә Габдулкаюм кызына карата гаделсезлек булыр иде бу. Ул — изге ил
аналарының безнең өчен иң якыны. Телебезне дә ул ачты, туган халкыбызга карата мәхәббәт
хисләрен дә ул уятты. Мәктәпкәчә үк укырга да ул өйрәтте, яшәү тәртипләрен дә аның аша
белдек. Яхшылыкның яманлыктан өстен булырга тиешлеген дә безгә ул сеңдерде. Ул — безнең
беренче укытучыбыз.
Әни Әлмәттә туып үскән. Атасы, безнең бабабыз Габделкаюм, хатыны үлгәч, 65 яшендә
икенче мәртәбә күрше Түбән Мактама авылы кешесе Хәмидулла кызы Бибигайшәгә өйләнә.
Алар икесе биш бала үстерәләр. Әниебез дөньяга килгәндә, аңа 83 яшь була. Ике елдан соң
әниебезнең сеңлесе Галимә апабыз дөньяга килгән. Бабай балаларын аякка бастырып, аталык
вазифаларын тулысы белән үтәгәннән соң, йөз яшен тутырып, дөнья куя.
Анабыз әтиебез Таһиров Риза Шәйхетдин улы белән Шөгердә кавыша. Аны Бөгелмә
шәһәрендәге ике баскычлы педагогик юнәлештәге мәктәпне тәмамлаганнан соң, яңа оешкан
Шөгер районына укытучы итеп җибәрәләр. Аңа Бөгелмәдә Ьади Атласи, Фазыл Туйкин кебек
галим-педагоглар ныклы белем биргәннәр. Ул Шөгерне чын күңеле белән ярата, шушында
ныгый, тәҗрибәле педагог булып өлгерә. Мондагы укытучыларын, аларның изгелекләрен
гомере буе онытмый яшәде.
Әниебез үзенең гомерлек дусты, Бөгелмәдәге сабакташы Саҗидә апа белән булган бер
вакыйганы кат-кат сөйли иде. Аның турында язып чыкканы да булды.
Бервакыт мәктәпнең икенче катыннан аска төшеп барганда, Саҗидә апага Ьади Атласи
очрый һәм аңардан: «Саҗидә, син намаз укыйсыңмы?» — дип сорый. Җавабын да көтеп
тормастан тиз-тиз генә «укы, укы», дигән сүзләрен әйтеп, үз юлы белән китеп бара. Язмыш
Саҗидә апаны да Шөгергә китерә. Алар икесе дә остазларының васыятен онытмадылар,
гомерләре буе динебезгә, милләтебезгә турылыклы булып яшәделәр.
Ул елларны гореф-гадәтләрне саклау авыр булса да, халык татарча яшәвен туктатмады.
Шөгернең мәчете беркайчан да ябылмады. Дөрес, анда йөрү, бигрәк тә яшьләр өчен мөмкин
түгел иде. Шунлыктан интеллигенция вәкилләре, укытучылар намазларын кача-поса гына
укыдылар. Балаларга кайбер догаларны әбиләре өйрәтә иде. Безгә 158
153
догаларны әниебезнең әнисе (без аны барыбыз да әнкәй дип йөртә идек) өйрәтә иде.
«Бисмилла» әйтеп ашагыз, ашап туйгач, дога кылыгыз, дип әйтә торган иде мәрхүмә.
Әни әтиебез Риза Шәйхетдин улы белән гаилә корып җибәрәләр, гөрләтеп яши башлыйлар.
Безне, Дамир абыебызны, мине һәм энебез Энгелне, дөньяга китерәләр. Әтиебез авылда колхоз
оештыручы да, авыл советы рәисе булып та эшли. Гомумән, ул бик актив кеше була.
Җыелышларда ул сөйләгәнне таң калып тыңлый торган булалар. Ул — романтик рухлы, җыр-
моңга гашыйк кеше. Үзе дә матур итеп җырлый торган булган.
Әниебез Казан педагогия институтында читтән торып укуын дәвам иттерә. Бер елны аның
сессиядән кайтуына әтиебез йорт өлгертеп куя.
Ләкин шушы рәвештәге матур тормышка 1941 елның 22 июнендә башланган сугыш кискен
үзгәреш кертә. Авылыбызның затлы ирләрен сугыш кырлары йота тора. Яшәүне төп дәвам
иттерүчеләр булып хатын кызлар һәм өлгерер-өлгермәс үсмерләр кала. Бу язмыш безне дә
читләтеп үтмәде.
1941 елны әти фронтка китә. Аны, гомумән, күпләгән авылдашларыбызны озаткан көн
бүгенгедәй күз алдымда.
Әти абыебыз Дамирны, мине җитәкләп кибеткә алып керә һәм безгә мандолина сатып алып
бирә: «Мин кайтканчы уйнарга өйрәнеп куегыз»! Без аның бу васыятен үтәдек. Абыебыз да,
шушы көнне өйдә бабасы янында калган бер яшьлек Энгел дә үсеп җиткәч, мандолинада
уйнарга өйрәндек.
Менә китүчеләр, аларны Келәүле стансасына кадәр озата баручылар кибет каршындагы
олауларга төяләләр. Әниебез дә әтине озата бара. Арбалар кузгала. Без елыйбыз. Әтиебезнең
бертуган абыйсы Кыям абзый безне юата: «Еламагыз, балалар, еламагыз», — ди, ләкин үзенең
дә күзеннән яшь ага. Озакламастан үзе дә китте һәм шул китүеннән әйләнеп кайтмады.
Булачак хәләл җефетем Люциянең атасы Мөгыйн Шакирҗан улы Шәрипов Шөгер районы
барлыкка килгәч, аның «Тоташ колхоз» исемле газетасының редакторы була. 1941 елны сугыш
афәте башлангач, фронтка китә. Анда ул политработник булып, капитан дәрәҗәсенә ирешә.
Воронеж тирәсендәге канлы сугышларның берсендә, дошманга каршы атакага күтәрелеп, «ур-
ра, фашистларга үлем», дип кычкырып, сугышчыларга дәрт һәм дәрман биреп барганда,
фашист пулясы аның гомерен өзә. Шулай да атака уңышлы була, дошман җиңелә һәм
чигенергә мәҗбүр була. Мөгыйн Шакирҗан улы Шәрипов шушы батырлыгы өчен югары
дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә.
Мин Шөгер дим, аның тауларын, урманнарын мактыйм. Ләкин Шөгер ул бер авыл гына
түгел. Сүз Шөгер яклары, аның тирә-ягындагы кайчандыр төгәл бер районны тәшкил иткән
авыллар турында бара. Шушы районга кергән Түбән Чыршылы авылы да күңелемә ныклап
урнашкан. Революциягә кадәр бу авылда тирә-якта дан тоткан мәдрәсә эшләп килгән. Анда
күпмедер вакыт Ризаэтдин Фәхретдинов та эшләгән.
Сугыш башлангач, әниебезне ул вакыттагы Шөгер районының иң зур авылларыннан
булган Түбән Чыршылы авылына мәктәп директоры итеп билгелиләр. Без сугыш елларын
шунда үткәрдек. Мәктәптә — 500дән артык бала. Барысының да диярлек әтиләре һәм
туганнары фронтта. Ятимлек, ачлы-туклы тормыш...
Әнине партия оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар. Аңа халык арасында агитация
эшләрен оештыру да йөкләнә. Укытучыларның барысы да аның тирәсендә. Барысы да —
агитаторлар. Алай гына түгел, үзешчән сәнгатьтә дә шулар ук. Клубтамы, колхоз
кырларындамы — халык булган һәммә җирдә алар. Концертлар оештыралар, фронттагы һәм
илдәге хәлләр белән таныштыралар. Халыкка яшәү көче биреп торалар.
Укытучылар үз көчләре белән «Ак калфак», «Наёмщик», «Талир тәңкә» кебек пьесаларны
куялар. Ирләр рольләрен дә хатын-кызлар башкара.
Укытучылар печән өстендә дә, уракта да колхозчылар белән. Ял вакытларында фронттан
килгән хатларны уку, кемнеңдер төшләрен юрау... Жыр да була. Елаулар да өзелми.
Без — шул укытучыларның балалары да, сәхнәгә менеп җырлый һәм декламацияләр сөйли
идек.
Чыршылының да табигате матур. Шөгердәге кебек таулар. Ике Чыршылыны, Түбәнен һәм
Югарысын, Куак суы бүлеп тора. Бу авыллар бер булып яши иде.
Мин шушы авылда мәктәпкәчә үк хәреф танырга, укырга өйрәндем. Беренче класста да
шушы авылда укыдым. Мине укыткан Мөнәвәрә апа Чапаеваны, Зифа апа Гыйлаҗеваны һаман
да оныта алмыйм. Мөнәвәрә апа инде гүр иясе, урыны җәннәттә булсын. Зифа апа әле исән. Ел
саен Чыршылыда очрашып, хәтер яңартабыз.
Әтиебез турында да сөйләп китү урынлы булыр. Ул һөнәре буенча укытучы булмаса да,
тормышта һәрвакыт укытучы булып яшәгән. Шөгердәге беренче колхоз да, авыл советы да —
аның тынгысыз хезмәте нәтиҗәләре. Аның җыелышлардагы чыгышларын таң калып тыңлый
ИНДУС ТАҺИРОВ
154
торган булалар. Ә бит ул вакыттагы сүзең үтемле, һәммә кешене ышандырырдай булмаса,
уңышсызлыкка очравыңны көт тә тор, чөнки кискен борылыш еллары бу. Заман
җитәкчеләреннән укытучы-педагог, психолог булу да таләп ителгән.
Әти чын педагогларга хас хисле, күңеле җыр-моң белән сугарылган кеше булган. Аның
дары исе сеңгән хатларыннан да сафлык, табигатькә соклану хисләре бөркеп тора. Фронттан,
ике сугыш арасында язган хатыннан өзек китерми булдыра алмыйм.
«Әминә, менә бүген 9 май. Күрсәң иде мондагы урманның, кырларның матурлыгын! Урман
тулы төрле чәчәкләр, ямь-яшел чирәм. Иртән сызылып таң атканда, күкеләр кычкыра,
сандугачлар сайрый. Кызарып кояш чыга, урмандагы чәчәкләрне коча. Әкрен искән жил туган
илебез ягына саф һава алып китә. Жылы жңлләр чәчәк исләрен тарата. Кичләрен күлдәге
бакалар да үзләренә хас моң белән кычкыра. Барлык кошлар төнге ялга кадәр ашыга-ашыга
үзләренең моңнарын суза.
Шул вакытта күңелдә кузгалган ике төрле ашыгыч уй шундый матурлыктан
файдаланырга ирек бирми: берсе, безгә һәркөнне кайгы-хәсрәт китерүче немец-дошманны
гадәттәгечә үтереп тора алмыйм (озакламый безгә аларның ояларын туздырырга приказ
килеп житәр), икенчедән, сезнең белән бергә булмау. Юкса кайгысыз булганда, тирә- якта
урман-яланнар күп, һава яхшы, су керә торган жирләр бар.
Элеккегечә жиләккә бардым. Андый җиләкне күргәнем юк иде. Монда җир җиләге юк икән,
гел каен жиләге, кызыл япма япкан кебек, бер кеше дә жыймаган. Башта таптамыйча-
нитмичә сокланып карап тордым. Мин әйтәм, хәзер шушы урынга Әминә белән балаларны
китереп куясы иде дә, сөйләшә-сөйләшә, жиләк жыясы иде, дим...
Ярый, Әминә, 30-35 көннән бәрәңгегез өлгереп, әкренләп ашый башларсыз. Бәрәңге ашый
башладык дигән хәбәрегезне ишетсәм, жаным беркадәр тынычланыр иде. Кәжәгез торамы,
балаларга әзрәк сөт бирә аламы? Әминә, көзгә дошманнарны тар-мар иткәч, кайта
башларбыз. Тизрәк күрешүне теләп, сагынып, сәлам белән,
Риза. 9 май, 1944 ел».
Бу аның соңгы хаты. 1944 елның 26 ноябрендә Латвиядә фашистларга каршы барган каты
сугышларда рота командиры Риза Таһиров һәлак була.
Безгә аның Ауцк өязенең Звани хуторында җирләнгәнлеге турында хәбәр килде.
1967 елның август аенда, аның каберен эзләп, Ауцк шәһәренә юл тоттым. Автобустагы
латышлар үз милләтләреннән булмаган кешенең илләрендә ни эшләп йөрүе белән
кызыксыналар. Мин аларга сәфәремнең максатын сөйләп бирдем. Алар миңа теләктәшлек
белдерделәр, автобустан төшкәндә, җылы саубуллаштылар, уңышлар теләделәр.
Тик менә Ауцкта бу шәһәрнең беркайчан да өяз үзәге булмаганлыгы ачыкланды. Анда миңа
Ригага барып, республика хәрби комиссариатыннан тиешле мәгълүмат алырга киңәш иттеләр.
Кайсы полковникка мөрәҗәгать итәргә икәнлеген дә әйттеләр.
Шуннан соң мин Ригага бара торган автобуска кердем. Күрәм, анда минем теге
юлдашларым. Алар юлым уңмаганга бик нык борчылдылар.
Автобусыбыз Ригага чаба. Кинәт күкне кучкыл болытлар каплап, яңгыр коя башлады. Алда
берни күренми, автобусыбыз туктады. Мин борчылам: эш вакыты
беткәнче военкоматка барып җитә алырмынмы икән? Минем бит кайту өчен кичке поездга
алынган билетым кесәмдә. Аңа кадәр эшләремне башкарып өлгерергә кирәк. Миннән дә
ныграк юлдашларым борчыла. Аларның берсе шофёр янына килде дә хәлне аңлатты, бернигә
дә карамастан, юлны дәвам иттерүен сорады. Моңа башка пассажирлар да дәррәү кушылды.
Автобусыбыз яңгыр киртәсен ерып, юлын дәвам итә. Ә көн ахырына якынлаша. Мин ул
военкоматны кайчан һәм ничек табармын икән? Монда да юлдашларым ярдәмгә килде. Алар
шофёрдан мине военкоматка кадәр илтүне сорадылар. Ул аларның сүзен тыңлап, автобусны
военкоматның ишеге төбенә кадәр китереп куйды. Минем шушы латыш дусларның изге
гамәлен һич тә онытасым юк.
Сәгать кичке алты. Военкоматка кереп барам. Каршыма өйләренә кайтырга чыккан
офицерлар очрый. Мин аларның һәрберсен диярлек туктатып, аның миңа исеме мәгълүм кеше
түгелме икәнлеген сорашам. Шуларның берсе нәкъ менә кирәк кеше булып чыкты. Гафу
үтенеп, йомышымны аңлаттым. Шуннан соң ул хәлемне аңлап, мине тиз генә үз бүлмәсенә
алып керде. Тиешле документларны бик тиз тапты. Әтиебезнең җәсәде Салдус шәһәрендәге
туганнар каберлегенә күчереп җирләнгәнлеге ачыкланды.
Берничә елдан соң мин шул калага барып, туганнар каберендә җирләнгәннәрнең
исемлегеннән әтиебезнең исем-фамилиясен таптым.
1987 елны без энем Энгел белән әниебезне шунда алып бардык. Әни Коръән сүрәләре
укыды. Әтиебез белән кавышты да, хушлашты да. Кабер туфрагын Казанга алып кайтты һәм
ГОМЕРЕМНЕҢ ЧИШМӘ БАШЫ — ШӨГЕРЕМ
6. «К. У.» № 7 155
шуңа гөл утыртып үстерде.
Инде янә Шөгер хатирәләрен дәвам иттерәм.
Сугыштан соң без янә анда кайттык. Шушма буенда, инешебез кырыенда. Иске Шөгер
мәктәбендә безне Асия апа Гыйльметдинова укытты. Аның дәресләрен, бигрәк тә җиңел ысул
белән тапкырлау таблицасын өйрәтүен һаман да оныта алмыйм. Алай гына да түгел, үзем дә
шактый кешене, шул исәптән улларыбызны да, шул ысулга өйрәттем. Әйе, Асия апа безне күп
нәрсәләргә өйрәтте. Мин аңардан матур язарга гына өйрәнә алмадым һәм гомерем буе
интектем. Язуымны башкалар түгел, кайвакыт үзем дә танымыйм. Шунлыктан машинканы,
аннан соң компьютерны үзләштерергә туры килде.
Әйткәнемчә, безнең беренче укытучыбыз — әниебез. Аны укучылар да, укытучылар да,
гади халык та бик тә ярата иде. Аның эшләгән елларын һаман да сагынып сөйләүчеләр бар әле.
Тормыш юлы җиңелләрдән булмаса да, аның язмышы бәхетле. Чөнки башына төшкән
авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне, берсеннән-берсе зур югалтуларны батырларча җиңә белгән
зат иде ул. Ата-анасыннан васыять итеп алган «сабыр төбе — сары алтын» дигән сүзләр аның
яшәү кагыйдәсе булды. Аны безгә дә васыятъ итеп калдырды.
Ул чын мәгънәсендә кешелекле зат иде. Гомере буе берәүдән дә көнләшмәде, киресенчә,
кеше шатлыгына шатланып яшәде, беркайчан да беркем турында да начар сүз әйтмәде, берәүгә
дә рәнҗемәде, берәүне дә рәнҗетмәде, берәүне дә каргамады, берәүгә дә ачу сакламады,
берәүгә дә начарлык теләмәде. Ул һәрвакыт безнең өчен ихласлык үрнәге булды.
Без Шөгер балалары тигез ятимлектә үстек. Урам тулы бала, берсенең дә әтиләре юк.
Шулай да, балачак хатирәләре күбрәк романтика белән бәйле.
Шөгер малайлары китап укырга хирыс иде. Без — абыем Дамир һәм тагын 4-5 малай, атна
саен тау бите буйлап битум заводы бистәсендәге китапханәгә йөри идек. Анда татарча
китаплар күп иде. Аларның күбесе — латин шрифтында. Безнең мәктәптә инглиз теле
дәресләре булганлыктан, латиницадагы бу китапларга бик тиз ияләштек. Аларны өйгә бирәләр
иде. Бер-беребезнең китапларын алмашып укый идек.
Без үскән заманда, кая барсаң да, рус телен белү кирәк иде. Аны белмәсәң, югары уку
йортларына керү мөмкин түгел. Шунлыктан әни безне русча да укытты. Татар мәктәбендә өч
классны тәмамлагач, ул мине район үзәгендәге рус мәктәбенә урнаштырды. Шуңа кадәр мин
русча белми идем. Ничек өйрәнүемне хәтерләмим. Күрәсең, ул минем өчен әллә ни авыр
булмагандыр.
Бу мәктәптә дә безне бик яхшы педагоглар укытты. Аларның берсе — Николай
Михайлович Дементьев. Искиткеч таләпчән. Әллә ни кызыклы булмаган рус грамматикасын
аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп аңлата белә иде ул.
Әнием белән бәйле хатирәләрне яңартканда, Әлмәтне искә алган идем. Бабабызның
вафатыннан соң тормыш авырлыгы безне тагын Әлмәткә китерде. Әтиебез һәм аның
туганнарының берсе дә сугыштан әйләнеп кайтмагач, әниебезнең туганнары безнең шунда
күчүебезне теләделәр. Сигезенче класска шушында бардым. Унны шушында тәмамладым.
Әниебез анда да, Шөгердәге кебек үк, РОНО инспекторы булып эшләде.
Әтиебез салып калдырган алты почмаклы йортны әниебезнең бер туганы
— сугыш афәтеннән исән-имин кайткан мәрхәмәтле җан — Фатыйх абыебыз үз йорты
каршысындагы бер буш урынга күчереп салды.
Әлмәт — район үзәге. Ул — ямьле Зәй буенда урнашкан саф татар авылы. Аның тирәсе
тау, урманнар. Зәйнең аръягында — куе әрәмәлек. Әрәмәлегендә — шомырт, карлыган.
Урманында — җир җиләге, бөрлегән. Болар җыеп бетерерлек түгел. Без моңа кадәр белгән
Әлмәт шундый иде.
Монда нефть табылу сәбәпле, авыл руслаша башлады. Төрле яклардан килгән халык өчен
бараклар һәм йортлар төзелде. Берничә рус мәктәбе ачылды. Кыскасы, Әлмәт русча сөйләшә
башлаган еллар бу.
Хрущёв заманындагы амнистия, монда урнашкан ике хезмәт хәрби полкын таратып,
солдатларын Әлмәттә калдыру, ирекле тормышка күчерү аркасында үтереш, кеше кыйнау-
талау гамәлләре бермә-бер артты.
Ләкин ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. Тиздән нефтьчеләрдә эшли башлаган
абыебыз Дамирны хәрби хезмәткә алдылар. Ул Германиянең Потсдам шәһәрендә хезмәт итте.
Частьларында «зав. секретным производством» вазифасын башкарды. Шушы җаваплы урынга
урнашырга аның пөхтәлеге, тырышлыгы, матур итеп яза белүе ярдәм иткәндер.
Кече энебез Энгел шулай ук укуын дәвам иттерде. Туганнарыбыз белән аралашып
гөрләшеп яши башладык. Әниебезнең олы туганы Хафиз абзый, аның хәләл җефете Сәрвәр
ИНДУС ТАҺИРОВ
156
апа, аларның берсеннән-берсе чибәр кызлары Шаффа, Шифа, Флёра белән озак еллар бергә
булдык. Абзыебыз бик тә тапкыр кеше иде. Менә аның тормышыннан бер кызыклы факт.
Колхозлашу елларында кулаклар исемлегенә кертелгәнен белгәч, абзыебыз гаиләсе белән
Урта Азиягә китә. Эш кирәк, ә ул юк. Үзбәкләр аннан мич чыгара беләсеңме, дип сорыйлар.
Нишләсен абзый, башка җай юк, «беләм», дип җавап бирергә мәҗбүр була.
Гомерендә бу эшне эшләгәне булмаган абзыйның беренче миче тартмый, төтенли. Моны
күреп торган үзбәкләр, аны «алдакчы татар» дип тирги башлыйлар. Абзый югалып калмый:
«Беләсезме, мин бит мичне Европада чыгара идем, ә монда Азия, һава башка»,
— ди. Ьәм шунда ук хатасын аңлап, төзәтә. Мич дөрләп яна башлый. Үзбәкләр риза,
көлешәләр. Ә абзый 20 елдан соң иленә шушы һөнәрне үзләштереп кайта.
Инде телгә алынган Фатыйх абзыебыз. Ул — сәнәкчеләр фетнәсен оештыручыларның
берсе. Совет власте аны шуның өчен гомер буе эзәрлекли. 1921-1922 елларда авылдашларын
ачлыктан коткару максаты белән, Себергә барып, аннан зур авырлыклар белән икмәк алып
кайта. Халкыбыз өчен шундый изге гамәлләр кылган кеше булуына да карамастан, аны
партиядән чыгаралар. Фронтта аны партиягә тагын кабул итәләр. Тагын чыгаралар. Ләкин үзе
гомере буе оптимист булды. Абзыебыз хәләл җефете Рабига абыстай белән дүрт бала үстереп,
аларны зур тормыш юлына чыгардылар. Без алар белән көн саен аралашып яшәдек. Сальма
апабыз, Рубин абый, Луиза туганыбыз һәм Зилә сеңелкәш белән һәрвакыт диярлек бергә
булдык.
Әниебезнең бертуганы Галимә апабыз бигрәк тә йомшак күңелле, туган җанлы, ярдәмчел
кеше иде. Әниебез командировкага киткән вакытларда безне үз балалары кебек сыендыра иде.
Монда да укытучыларыбыз яхшы. Мирза Каюмович Таһиров географиядән керә иде.
Шушы тәҗрибәле, тирән белемле кеше безгә бик күп тарихи мәгълүматлар да бирде. Җае белән
бездә милли хисләрне дә уята белә иде. Тарих фәнен Зоя Анатольевна Кашаева укытты. Бу
искиткеч кешелекле мөлаем ханым да безгә шулай ук бик күп тарихи мәгълүматлар ирештерде.
Ул бүген дә исән, үзенең туган җире Тәтеш шәһәрендә гомер кичерә.
Классыбыз төрле милләт балаларыннан тупланган. Монда татар, рус, мукшы һ.б. бар. Җан
дустым — Разим Ибраһимов. Без аның белән һәрвакыт бергә. Бергә мәктәпкә барабыз, бергә
кайтабыз, рәхәтләнеп су коенабыз. Икебез дә җырларга
ГОМЕРЕМНЕҢ ЧИШМӘ БАШЫ — ШӨГЕРЕМ
6* 157
ярата идек. Өебез баскычына утырып, татар, рус җырларын җырлыйбыз. Күп вакыт йә аларда,
йә бездә кунабыз. Серләребез уртак.
Мәктәптән соң ул гади шофёр булып эшләде. Мин армия хезмәтеннән кайтып,
университетта укый башлагач, аның да шунда килүен теләдем. Үзенең дә укыйсы килде. Анда
керү өчен документлар да хәстәрләдек. Ләкин фаҗигале язмыш бу планыбызны чәлпәрәмә
китерде. 1963 елның 24 июлендә аның бензовозы авариягә эләгеп, дөрләп яна башлый һәм
шартлый. Дустым шунда һәлак була.
Изил Йосыпов — искиткеч тырыш, миннән аермалы буларак, бик пөхтә кеше. Мин
сызымны яратмыйм. Ә ул, киресенчә, аны, гомумән, төгәл фәннәрне ярата иде. Һәм мине,
көчләп диярлек, линейка, циркуль белән эш итәргә өйрәтте. Дөрес, бу өлкәдә әллә кая китә
алмадым. Шулай да бу фәннән начар билгеләр дә алмадым.
Без аның белән дә сердәшләр идек. Ул да Разим дустым кебек сер саклый торган, гомумән,
дуслыкка тугрылыклы җан иде. Мәктәптән соң Уфа нефть институтын тәмамлап, бик тиз фән
юлына кереп китте. Баштарак — кандидатлык, аннары докторлык диссертацияләрен яклады.
Бөгелмәдәге ТатНИПИ нефть институтының директоры дәрәҗәсенә иреште, Татарстан Фәннәр
академиясенең мөхбир-әгъзасы итеп сайланды. Ни кызганыч, бүген ул да юк инде арабызда.
Дусларымның тагын берсе — Нур Гарипов. Нур мәктәптән соң Рязаньда хәрби училище
тәмамлап, бераз вакыт армиядә хезмәт иткәннән соң, Мәскәүдә Бауман исемендәге Югары
техник училищеда белем алды. Ул шунда укыган елларда мин, Казан университетының
аспиранты буларак, Мәскәүгә архивларда эшләргә килә идем. Үзәк хәрби тарих архивында
/ЦГВИА/ бик еш утырырга туры килә иде. Ә ул архив шул институтның тулай торагы урнашкан
Бауман урамында. Мин анда бик еш керә идем. Хәтта Нурның дуслары белән дә дуслашып
киттем.
Укуын тәмамлагач, Нур Мәскәүдә калып, фәнни-тикшеренү институтында эшли башлады.
Ләйлә белән кавышып, матур тормыш корып җибәрделәр. Без һаман да бик еш очрашып
торабыз.
Классташларым турында күп язып булыр иде. Алар моңа лаек. Мордва егете Фёдор Алаев
— һәрвакыт турысын әйтә торган кеше. Без аларның өендә еш була идек. Ата-анасы да
игелекле, кунакчыл кешеләр булып истә калган. Рубин Әхмәтов йомыграк кебек күренсә дә,
сөйләшә башлагач, белмәгәне юк икәнлегенә инандыра. Поляк Виталий Юрьевич —
ышанычлы, дуслыкка тугрылыклы шәхес. Армиядә чагымда миңа хатлар язып торды.
Кызларыбыздан зифа буйлы, мөлаем Разита Нугаева, күпләребезне гашыйк иткән киң
күңелле Эмма Михайлюк, барыбызга карата да игътибарлы Ләйсән Ризвановаларны искә
төшерәм. Гомумән, кызларыбыз алма кебекләр, берсеннән-берсе чибәр иделәр.
Шулай итеп, Әлмәт миңа Шөгеребез кебек үк якын, кадерле. Без ел саен берничә мәртәбә
кайтабыз. Әниебезнең, абыебыз Дамирның, әби-бабаларыбызның, башка туганнарыбызның
каберләрен зиярат кылабыз.
Әйткәнемчә, гаиләдә без өч ир бала үстек. Олы абыебыз Дамир нефтьче иде. Кызганыч ки,
1994 елны автокатастрофада һәлак булды. Ике улы югары белем алып, матур гына тормыш
корып җибәрделәр. Энем Энгел — минем кебек үк тарихчы, фәннәр докторы, профессор,
финанс-икътисад институтында кафедра мөдире. Аның да ике кызы, бер улы бар.
Нәселебез ике яктан да ныклы. Бабаларыбыз йөзгә җитеп үлгән. Аллаһы Тәгалә үзләрен
озын гомерле итеп яраткан. Шул яшькә җитүләренә, булганына шөкерана кылып, ризалыкта
яшәүләре, ярдәмчел, миһербанлы, мәрхәмәтле булулары да ярдәм иткәндер.