Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАККА КИТЕП КАРАСАҢ...

Лениногорск районы республикабызның Түбән Кама, Тукай, Минзәлә, Мөслим, Актаныш,
Сарман, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Ютазы районнары белән бергә Татарстанның Көнчыгыш
Кама аръягы зонасына керә. Ул — республика территориясенең иң биек (380 метрга кадәр)
өлеше. Монда көньякка таба урманнарны дала алмаштыра. Табигый-климатик шартлар уңай
булганга күрә, бу җирдә төрле этник төркемнәр, кабиләләр хуҗалык итүнең утрак һәм күчмә
юлларын сайлаганнар. «Әлмәт энциклопедиясе» программасы нигезендә Лениногорск
территориясендә 14 археологик һәйкәл ачыкланган. Алар нигездә бронза һәм тимер чорларына
карый. Мондагы җирләр җентекләп өйрәнелгән тәкъдирдә аларның саны тагын да күбрәк
булыр иде.
Район Евразия мәдәният һәм цивилизация системасында мөһим урын алып тора. Урта
гасырда биредәге җирләр Идел-Уралдагы дәүләтләрнең, шул исәптән Алтын Урда, Нугай
Урдасы, Казан ханлыкларының чиге булып исәпләнгән һәм халыкның үзара багланышларында
зур роль уйнаган. Бу җәһәттән Ьиндстанга чыгу мөмкинлеген бирә торган Себер — Идел буе
юлыннан файдаланганнар. Мондагы җирләр XVII-XVIII гасырларда Россия дәүләте
территориясенә кертелгәч, халыкның бирегә күпләп күченеп килүе күзәтелә.
Татарстан җирендә 500ләп «бура культурасы» һәйкәлләре булуы ачыкланды. Шуларның
149
күбесе — Кама аръягында. ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, тарих фәннәре докторы,
профессор, остазым А.Халиков сүзләренә караганда, алар безгә көньяктан килгән. Күп кенә
галимнәр бу һәйкәлләрнең безнең эрага кадәр XV-XVI гасырларга каравын әйтә. Аларның
безнең эрага кадәр VIII-IX гасырларга бәйле булуын раслаучылар да бар.
Кабиләләр игенчелек-терлекчелек белән шөгыльләнгән, мөгезле эре терлек, кәҗә, сарык
асраганнар. Монда табылган бөртек тарту җайланмалары, ураклар эш кораллары булган.
Тимер чорында дала, урман-дала киңлекләрендә яшәүчеләр күчмә тормыш алып
барганнар. Алардан соң курган-каберлекләр генә калган. Кабиләләрнең тормыш- яшәү
рәвешен шуларны казып кына белә алабыз.
V-VIII гасырларда Идел-Урал территориясендә төрле культураларның һәм этник
төркемнәрнең үзара багланышлары күзәтелә. VII-VIII гасырларда Урта Идел территориясенә
элекке болгар кабиләләре үтеп керә. Алар чыгышлары белән төрки, угыр, көнчыгыш фин
булган җирле кабиләләрне үзләре тирәсенә берләштерә башлый. IX гасыр ахыры — X гасыр
башында Болгар дәүләте төзелә һәм Идел-Уралда беренче мөселман цивилизациясе барлыкка
килә. Идел Болгарстаны составына Кама аръягы һәм Көньяк Урал җирләре керә. Лениногорск
районы Сарабиккол авылы янында шул чорның байтак һәйкәлләре, шул исәптән 3 борынгы
шәһәр, 20 авыл урыны билгеле.
1236 елда Болгар монгол гаскәрләре тарафыннан басып алына һәм Алтын Урда барлыкка
килә. Алтын Урда чорына караган әйберләр Бөгелмә, Әлмәт, Ютазы районнарында табылды.
Хәлбуки, алар Лениногорск районы территориясендә дә булырга тиеш, шәт, киләчәктә
табылыр.
XIV гасыр ахыры — XV гасыр башында Алтын Урда таркала, аның территориясендә
берничә ханлык, шул исәптән Казан ханлыгы барлыкка килә. Тарихи чыганакларга
караганда, Кама аръягындагы җирләрнең бер өлеше — аңа, көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш
өлеше Нугай Урдасына керә. Без күздә тоткан территориядә нигездә нугай кабиләләре яши.
Алар күчмә тормыш алып бара, терлекчелек белән шөгыльләнә. Ныгытылган стационарлары
булса да, бер урында озак тормаганнар.
1708 елда Казан губерниясе төзелә. Аңа Бөгелмә өязе составында хәзерге Лениногорск
җирләре дә керә. XVIII гасырда шушы территориядә барлыкка килгән авыллар: Зәй-Каратай
(1720-1740 елларда нигез салына), Федотовка (Ана авылы, 1720-1740), Урмышлы (1720-1740),
Юлтимер (1720-1740), Куакбаш (1730), Түбән Чыршылы (1730), Иске Шөгер (1730), Иске
Иштирәк (1730), Иске Куак (1730), Сугышлы (1730), Туктар-Урдалы (1730), Медведка (1732),
Иске Писмән (1738), Сарабиккол (Әби авылы, 1746 елдан билгеле), Кирлегәч (1746 елда нигез
салына), Керкәле (1748 елдан билгеле), Кузай (XVIII гасыр уртасында нигез салына),
Спиридоновка (1750), Яңа Иштирәк (1760-1780), Чүти (1760-1780), Бәкер (1760-1780), Глазово
(1760), Тимәш (1762), Яңа Чыршылы (1770), Яңа Үтәмеш (1770), Югары Чыршылы (1785 елдан
билгеле), Мөэмин-Каратай (1785), Мордовская Ивановка (1785), Мордовская Кармалка (1785),
Новое Серёжкино (1785), Алешкино (1785), Түбән Писмән (1795 елда нигез салына). XIX
гасырда барлыкка килгән авыллар: Сходнево-Чертанла (гасыр башында нигез салына),
Ивановка (гасырның беренче чирегендә), Савочкино (гасырның беренче чирегендә), Дурасово
(гасырның беренче яртысында), Михайловка (1812), Горкино (1820), Иске Варваринка (1830),
Сергеевка (1830), Кузьминовка (1830), Вәли авылы (1840) Петропавловка (1850).
Шушы торак пунктларның берсе — Түбән Писмәннән (монда 1858 елда 1416 кеше яши)
Лениногорск шәһәренең тарихы башлана.
1860 елга кадәр мондагы халык түбәндәге категорияләргә бүленә: Алешкино, Бәкер,
Югары Чыршылы, Ивановка, Керкәле, Кузай, Кузьминовка, Медведка, Мордовская Ивановка,
Мордовская Кармалка, Түбән Писмән, Яңа Серёжкино, Савочкино, Сергеевка, Спиридоновка,
Иске Куак, Сходнево-Чертанла, Тимәш авылларында — дәүләт крестьяннары; Зәй-Каратай,
Кирлегәч, Куакбаш, Яңа Иштирәк, Сарабиккол, Иске Шөгер, Иске Иштирәк, Сугышлы,
Туктар-Урдалыда — типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары; Мөэмин-Каратайда — башкортлар
һәм дәүләт крестьяннары; Түбән Чыршылыда — башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт
крестьяннары; Глазово, Горкино, Дурасово, Иске Варваринкада — алпавыт крестьяннары; Яңа
Үтәмештә — типтәрләр; Петропавловка, Михайловкада — удель крестьяннары; Иске
Писмәндә — отставкадагы солдатлар (1820 елда алар дәүләт крестьяннары исәбенә кертелә).
1860 еллардагы аграр реформалар Россия икътисады, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы
РАФАЭЛЬ ВӘЛИЕВ
150
үсешенә зур этәргеч ясый. Җирдән файдалану мөмкинлеге арта. XIX гасырның икенче
яртысында — XX гасыр башында бу төбәктә халык санының кискен үсүе күзәтелә. Авыл халкы
да күпкә арта. Җир җитми башлый. Урманнарны кисәләр. Агачлар үсеп утырган яшеллек
мәйданының байтак өлеше иген кырларына әверелә.
Халыкның төп өлеше игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Авылы- авылы белән
башка һөнәрләрне үзләштерүчеләр дә була. Мәсәлән, Бәкер халкы умартачылык белән
шөгыльләнә. Югары Чыршылыда яшәүчеләр — итек басучылар, балта осталары.
Горкинолылар известь, алебастр алу өчен таш вата. Зәй-Каратай халкы сәүдә эшенә маһир.
Куакбашта сатарга көл җыялар, Түбән Писмәндә он тарталар, Сарабикколда кием тегәләр,
чабата үрәләр. Спиридоновкада шулай ук он тарталар, базарга тозлы балык чыгаралар.
Сугышлылар Бөгелмә өязе авылларында йорт салып йөри. Иске Куак кешеләре җирләрен
күрше-тирә авылларда яшәүче татарларга арендага биреп тора.
XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында тагын берничә торак пункт барлыкка килә.
Болар — Яңа Елхово (1895 елда нигез салына), Яңа Варваринка (1905), Аккүл (1910),
Александровка (1910). 1883 елда Түбән Писмән волость үзәгенә әйләнә. Монда чиркәү, аның
каршында мәктәп, хәрби хезмәткә чакыру урыны, станция, земство мәктәбе, 8 су тегермәне
була. 1910 елда халкы — 1959 кеше.
151
ЕРАККА КИТЕП КАРАСАҢ...
«Җир турында декрет» нигезендә кырлар, урманнар, болыннар, туфрак эшкәртү кораллары
крестьяннарга бүлеп бирелә. Элек хосусый милек булып саналган җирләргә крестьяннар
күченеп килеп утыралар. Авыл хуҗалыгы кооперацияләре, коммуналар һәм, әлбәттә, яңа торак
пунктлар барлыкка килә. Яңа Шөгер (1919 елда нигез салына), Марьяновка (1920), Тукмак
(1920), Үзбәк (1920), Карагай (1921), Воздвиженка (1922), Восход (1922), Мичурин исемендәге
бистә (1923), Болгар (1924), Үрнәк- Күмәк (1924), Бохар (1924), Алтай (1924-1925), Югары
Каран (1927), Ялтау (1928), Чиялетау (1929), Яшеллек (1940), Урманасты (1954) — болар XX
гасыр башында һәм уртасында барлыкка килгән торак пунктлар.
Хәзерге Лениногорск районы җирләре 1920-1930 елларда — ТАССРның Бөгелмә
кантонына, 1930 — 1935 елларда Бөгелмә һәм Шөгер районнарына керә. 1935 елның 10
февралендә Яңа Писмән районы оештырыла. 1940 елда районның мәйданы — 889 квадрат
километр, халкы — 22,8 мең кеше, торак пунктлары саны — 55, авыл советлары — 16. 1955
елда Яңа Писмән бистәсе Лениногорск шәһәренә әверелә. 1959 елның 12 октябрендә аңа Шөгер
районын кушалар. ТАССРның административ берәмлекләрен эреләндерү максатында 1963
елның 1 февралендә Лениногорск районы территориясенә тагын элекке Беренче Май
районының бер өлеше кертелә. Шулай итеп район территориясенең мәйданы — 2936 квадрат
километрга, халкы 78,8 мең кешегә җитә. 1965 елда ТАССРның административ-территориаль
бүленешенә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Лениногорск районы территориясенең мәйданы —
1827 квадрат километрга, халкы 41,8 мең кешегә кала. Торак пунктларының саны — 79, авыл
советлары — 17.
1948 елда Ромашкино нефть чыганагының ачылуы бу төбәкнең үсеш тарихын тамырдан
үзгәртә. 1950 елда «Бөгелмәнефть», «Татбурнефть» трестлары барлыкка килә. Халык бу
якларга эшкә күпләп агыла. Лениногорск нефть промышленностенда иң эре үзәкләрнең
берсенә әверелә. Бу җәһәттән без иң әүвәл «Лениногорскнефть» идарәсе, «Татнефть
Лениногорскбурнефть» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, пластларның нефть бирү
мөмкинлеген арттыру һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсе, «Тампонаж эшләре»
идарәсе, «Геотех» акционерлык җәмгыятьләре эшчәнлеген күздә тотабыз.
Лениногорск районының тарихи-мәдәни мирасы — халкыбыз, Татарстаныбыз тарихи-
мәдәни мирасының бер өлеше ул. Киләчәктә ул тагын да ныклап өйрәнелер, яңадан-яңа
ачышлар һәм кыйммәтле табышлар белән баетылыр.


Рафаэль ВӘЛИЕВ, тарих фәннәре докторы,
профессор, Казан дәүләт мәдәният нәм
сәнгать университеты проректоры,
ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни нәм табигый
мирасны саклау оешмасының Россия милли
комитеты рәисе урынбасары, һәйкәлләрне нәм
истәлекле урыннарны саклау Халыкара
советының Россия комиссиясе вице-
президенты