Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әдәби берләшмәләрдә

Һич аңламыйм
Әллә нәрсә булды,

Ямь табалмыйм яздан.
Юктан кызып китәм,

Үпкәлимен аздан.
Нинди сагыш соң бу,

Тыныч түгел күңел.
Барына бит шөкер,

Ач-ялангач түгел.
Кояшым да чыга,

Яңгырым да ява.

Тик тынгысыз җанга, Һич
табалмыйм чара.
Әллә «картлык чире»,
Әллә үзем кире,
Үзем аңлый алмыйм,

Кем аңласын мине!
Башка суктымы соң

Язгы дымлы һава?
Ник җанымны телеп,

Гөрләвекләр ага?
Бәлки гомеремдер,
Гөрләп агып бара?
Нинди назлы яз ич,

Ник сагышка сала?..
...Җанга сагыш сара...
Наил ГЫЙЛӘҖЕВ

Ятимлек
Гади бер көн. Уен-көлке

Балалар бакчасында...
Бәхет урап алган сыман

Аларның барчасын да...
Әмма дөнья тигез түгел,

Һәркемнең үз өлеше.

Берәүгә булса бакыры,

Икенчегә — көмеше...
Уйный сабыйлар онытылып,

Тирә-як гөрләп тора...
«Син — әтисез», — диде берсе...
Бу сүзләр йөрәк яра.
«Минем әти бар, ул килә!
Син белмисең, син тиле!» —

Өзгәләнде бала җаны,

Канлы сүз уктай тиде...
Шул чагында нарасыйның

Сытылып чыкты яшьләре...
Әйтерсең лә аяз көнне

Күкрәде дә яшьнәде...
И сабыем, артык иртә

Сынауларың башланды...
Тигез, җылы пар кочактан

Ятимлеккә ташландың...
Нык бул, балам, тормыш авыр,

Бөек затны онытма...
Изгелек булсын юлдашың,

Бозыклыкка юлыкма...
Нурия СӘЛМАНОВА


Әткәй назы
Туган йортым, синнән аерылуның

Авырлыгын тойдым үзем дә.
Сиздем, әткәй, тыштан сабыр булдың,

Яшьләр тулды күңел күзеңә.
Күзләреңне тутырып карап калдың,
Хәерле юл теләп балаңа,
Шушы караш —
Кат-кат күз алдыма килде,

Йөргән чакта иркен далада.
Әткәй назы күңелемдә йөрде,

Уч төбендә сөеп үстергән.
Авырлыкка каршы торсыннар дип,

Яшәр өчен куәт-көч биргән.
Аерса да еллар аргамагы,

Ерагайтып юллар арасын,
Тормышымда гүя киңәш биреп,

Янәшәмдә атлап барасың.
Халидә БИГҖАНОВА


Сагышыңны ничек яшерәсең син?..
Сагышыңны ничек яшерәсең син?
Сары яфрак белән күмәсеңме?
Көз яңгыры әрнеп елаганда,

Тамчы итеп җиргә түгәсеңме?
Сагышыңны ничек яшерәсең син?
Сахраларга чыгып җырлыйсынмы?
Яшьләреңне җилгә яшереп,
Качып кына әллә елыйсыңмы?
Сагышыңны ничек яшерәсең син?
Тешең кысып кына түзәсеңме?

«Сагынмыйм да, юксынмыйм
да», — диеп, Үзәгемне генә өзәсеңме?
Сагышыңны ничек яшерәсең син?
Очраганда дәшми узасыңмы?
Еллар арасыннан еракларга
Күңел җепләреңне сузасыңмы?
Сагышыңны ничек яшерәсең син?..
Гөлгенә ӘХМӘТОВА