Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАНЛЫ ҮТКӘННӘРДӘН — ЛАЕКЛЫ КИЛӘЧӘККӘ!

«Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе
— «Татнефть» компаниясенең чишмә башы. Ә идарәне барлыкка китергән, дөньяга тудырган предприятие
— Бөек Ватан сугышында җиңүнең артиллерия салютлары тынар-тынмаста ук, ягъни, 1945 елның 30 маенда оешкан эреләндерелгән Шөгер нефтепромыселы. Нәкъ менә шушы вакыттан башлап республикадагы беренче нефть һәм газ чыгару идарәсенең тарихи елъязмасы башлана, башкача әйткәндә, Татарстан нефть сәнәгате үсешенең тиңдәшсез марафонына старт бирелә дә инде.
Шөгер нефть ятмасын ачучы булып Иске Шөгер авылы янында борауланган Беренче номерлы легендар скважина санала. Әлеге скважина көненә 20 тонна «кара алтын» биреп, сугыш барган 1943 елда ук биредә нефть запасларының булуы турында бөтен илгә хәбәр итә.
Скважиналар турында сөйләгәндә, аларның тагын берсе, данлыклы Өченче скважина турында да искә төшерми ярамас. Нәкъ менә ул, күптән көтелгән нефть фонтанын аттырып, 1948 елның июлендә исеме еракларга таралачак Ромашкино «кара алтын» ятмасын ачучы булды. Әлеге ике скважина бүген дә сафта. Алар, үзләрен дөньяга китергән, данлы иткән беренче нефтьчеләрнең тиңдәшсез хезмәт батырлыкларын онытмаган төсле, бүген дә нефть бирүдән туктамыйлар.
Ромашкино ятмасы ачылу Татарстанда нефть чыгаруның көчәеп китүенә төп сәбәп булды. Ятма ачылып, сигез ел үтүгә, республикабыз кара алтын табу буенча илдә беренче урынга чыкты. 1950 елда Татарстан нефть промыселлары илгә 860 мең тонна (илдә табылган нефтьнең 2,2%) җир мае биргән булсалар, 1958 елда җир астыннан 28 миллион тоннадан артык, 1960 елда — 42,8 миллион, 1968дә
— 83 миллион тонна «кара алтын» чыгарыла. Ә инде 1971 елның маена республика нефтьчеләре чыгарган нефтьнең гомуми күләме миллиард тоннага җитә. Ун ел үтүгә, әлеге санга тагын бер миллиард өстәлә. Ә 2007 ел тарихка республикада җәмгысы 3 миллиард тонна җир мае чыгару белән кереп кала.
Яңадан тарих сәхифәләрен актарыйк. 1950 елда СССР Министрлар Советы карары нигезендә «Татнефть» берләшмәсе төзелә. Әлеге берләшмә соңыннан бу төбәкнең үсешен, чәчәк атуын, тотрыклылыгын тәэмин итәр дип уйлаучылар ул вакытта күп булды микән? Шөгер эреләндерелгән промыселыннан яралган, Союз карамагында булган дәүләт тресты «Бөгелмәнефть» шул елны ук «Татнефть» составына кертелә. «Лениногорскнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең хәзерге атамасы исә нефть сәнәгатендә идарә һәм оештыруны камилләштерү нәтиҗәсендә 1970 елда барлыкка килә.
«Лениногорскнефть»нең артык зур булмаган тарихы бер үк вакытта шушы төбәктән чыккан, соңыннан кара алтын чыгаручы зур-зур коллективларның, тармакның, Министрлыкның җитәкчеләре дәрәҗәсенә ирешкән, «кара алтын» тармагы белән бергә үскән күренекле нефтьче-белгечләрнең биографиясе дә дияргә булыр иде. Соңыннан Союз масштабындагы җаваплы вазифалар башкарган хәтсез җитәкчеләр үзләренең беренче университетларын Ромашкино җирлегендә үттеләр.
ДАНЛЫ ҮТКӘННӘРДӘН — ЛАЕКЛЫ КИЛӘЧӘККӘ!
39
Мәсәлән, Р.Ш.Мингәрәев — промысел башлыгы урыныннан «Татнефть»нең генераль директоры, СССР нефть министры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес. Р.Т.Булгаков — шулай ук промысел җитәкчесеннән Берләшмәнең генераль директоры вазифасына, СССР Госпланы бүлеге җитәкчесенә ирешкән белгеч. Зур җитәкчеләр турында сөйләгәндә, А.К.Мөхәммәтҗановны — оператор ярдәмчесеннән «Татнефть» җитәкчесе биеклегенә генә түгел, хәтта ки СССР нефть министры урынбасары булып та эшләгән легендар шәхесне искә төшерми мөмкинме?! Биредә шулай ук СССР Нефть министрлыгының баш геология идарәсе башлыгы урынбасары вазифасына ирешкән фән докторы, Нефть һәм газ дәүләт академиясе профессоры, хезмәт юлын гади геолог булып башлаган М.М. Ивановны да олы хөрмәт белән искә алырга кирәктер.
Әле тагын шунысын да искәртү зарур: 13 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Советлар Союзы Герое — үзләренең хезмәт биографиясен «Лениногорскнефть» идарәсе белән бәйләгән кешеләр.
«Лениногорскнефть» идарәсенең беренче карашка артык озын да булмаган 70 еллык тарихы үзе берничә этаптан торуын да билгеләргә кирәктер. Нәр этапның үз җиңүләре, үз казанышлары булган кебек, үз кыенлыклары, проблемалары да була.
1950 елны «Бөгелмәнефть» тресты барлыкка килү уңаеннан, аның балансына 41 скважина бирелә.
кирәк, заманы өчен бу шактый олы күрсәткеч. Ул вакытта трестта җәмгысы 200 кеше хезмәт куя, оешмада нефть чыгару буенча биш бригада, скважиналарны ремонтлау буенча янә бер бригада һәм автотранспорт хуҗалыгы эшли. Нәм әлеге коллектив, туып торучы кыенлыкларга карамастан, шул вакытта ук 426 мең тонна нефть чыгарып, еллык планны 25 процентка арттырып үти.
Ул вакытларда промыселларда тракторлар да, бульдозерлар да булмый әле. Беренче скважиналарга хәтта электр тогы килеп җитми. Нефтьне камиллектән ерак торган үтә дә гади насослар суыра. Аларның двигательләре 30нчы елларда ук колхозларда ашлык сугучы молотилкалар өчен ясалган була. Үзәктән куучы беренче насос та бары тик 1953 елда гына кулланыла башлый.
50нче еллар урталарында беренче тапкыр пласттагы басымны киметмичә саклау системасы эшләнә. Ә 1954 елдан башлап Ромашкино ятмасында пластларга су кууга керешәләр. Нефтьле пластларга су тутыру технологиясе үз нәтиҗәсен алай озак көттерми. Республикабыз 1956 елда ук илдә нефть табу буенча әйдәп баручы төбәккә әверелә. Бу казанышта П.С.Васильев, М.М.Иванов кебек геологларның һәм инженерларның хезмәте бигрәк тә зур була. Әлеге алымны куллануның төп нәтиҗәсе шул: 1959 елга республикада нефть табу аена 1 миллион тоннага (!) җитә.
60нчы еллар республикабызга нефть тармагында яңа уңышлар алып килә. 1963 елга биредә 18,2 миллион тонна җир мае чыгарыла. «Лениногорскнефть», иң эре идарәләрнең берсе буларак, кара алтынны чыгаруда хәтта СССР масштабында да алдынгылар рәтендә бара.
Шул ук 60нчы елларда скважиналарда «кара алтынны» автомат рәвештә суырту системалары барлыкка килә башлый. Аның беренчесе данлыклы 3нче номерлы скважинага куела. Бер үк вакытта торбаларның парафинлануы белән дә нәтиҗәле көрәш башлана. Парафин ябышмасын өчен, торбаларның эчен пыяла белән каплау технологиясе булдырыла.
Расланган план нигезендә, трест көненә 921 тонна нефть чыгарырга тиеш була. Әйтергә
РАФАЭЛЬ НУРМӨХӘММӘТОВ
40
1965 елда «Лениногорск- нефть»кә караган мәйданда, төгәлрәге, 4090, 3998, 1899нчы номерлы скважиналарда, пласт басымын саклауда революцион алым — ав- томатлаштырылган су куу чыганаклары булдырыла. Бу эшнең башында башта идарәнең, аннан соң «Татнефть» берләшмәсенең баш геологы, бүгенге көндә ятмаларны үзләштерү буенча Президент киңәшчесе булып эшләүче Р.Х.Мөслимов тора.
1971 елның 14 маена табылган 1 миллиард Татарстан нефтендә Лениногорск «кара алтын» табучыларының өлеше 288 миллион тонна, ягъни республикада чыгарылган нефтьнең биштән берен тәшкил итә. Шушы ук ел идарә тарихында иң күп кара алтын чыгарылган ел булып та тарихка кереп кала. «Спутник» дип аталган группада эшләүче ждйланмалар кертү, скважиналарны цикллап суландыру да шушы вакытта башлана.
70нче еллар урталары. Әлеге чор идарә тарихына, беренчедән, скважиналарга агымдагы ремонтны оештыру процессын ждйлау, күпләп ремонт үткәрү (елына 3 мең скважинага ремонт) һәм, икенчедән, тирәндә эшләүче насос җиһазларын төзәтү буенча илдә беренче торба базасы оештыру белән кереп кала.
Ә менә 80-90нчы еллар «Лениногорскнефть» өчен яңа технологияләр, техника куллануда, пластларга яңача тәэсир итүдә яңарышлар вакыты — идарә үсешендә тагын да бер олы этап булды. Шушы елларда ук нефть үткәрүче торбаларның ярылу, тишелүе белән дә нәтиҗәле көрәш башланды. Әлеге максатларны күздә тотып, «ДИНА-1» дип аталучы дефектоскопия җиһазы кулланыла башлый. Бераз соңрак эченә пыяла катламы йөгертелгән су торбалары куллану гамәлгә ашырылып, аннан алда ук диаметрлары 114 миллиметрдан 325кә кадәр булган барлык торбаларны шул рәвешчә, ягъни пыялалап күгәрүдән саклау цехы да сафка баса...
1981 елга республикабызда икенче миллиард тонна «кара алтын» чыгарыла. Әлеге күләмдә «Лениногорскнефть» идарәсенең өлеше бу юлы барлык табылган нефтьнең чирегенә якынын (494 миллион тонна) тәшкил итә.
1992 елда күптән көтелгән металлопластмасс торбалар цехы ачыла. Шушы ук елларда янә бер алдынгы технология — торба һәм резервуарларны протектор юлы белән күгәрүдән саклау ысулы эшләп китә.
«Татнефть»нең алдынгы һәм иң беренче булып оешкан нефть һәм газ чыгару идарәсе «Лениногорскнефть» тармактагы төрле башлангычлар, инновацион технологияләр кертү, яңа техника, җиһазлар куллану буенча да беренче урында бара. Идарәнең промыселларында беренче булып пластны гидроерту (гидроразрыв) технологиясе һәм гидроком агымы белән тишкәләү (гидропескоструйная перфорация) кулланыла башлый. «Лениногорскнефть» идарәсе «Халибартон» фирмасы белән берлектә барлыгы 26 гидроерту башкарып, шуның 25е уңышлы була. Бу юнәлештәге тәҗрибәне тиздән «Татнефть»нең башка идарәләре һәм Башкортстан нефтьчеләре куллана башлый. 1978 елда СССРда беренче тапкыр биредә — «Лениногорскнефть» идарәсендәге промыселларда мицеляр-полимер суландыру технологиясе тормышка ашырыла. Моннан кала янә дә «Татнефть» берләшмәсендә беренче тапкыр, пластлардагы басымны саклау өчен, УЭЦН дигән яңа тип насос сынала. Пластларга реагент куучы горизонталь КНС-14 насослары да тәүге тапкыр «Лениногорскнефть» цехларында беренче чыныгу ала. Шунысын да әйтергә кирәк: КНС-14 насосы, соңыннан, «Татнефть» берләшмәсендә киң кулланыш тапкан пласт басымын саклаучы аз көчәнешле барлык насосларның «агасы» була.
ДАНЛЫ ҮТКӘННӘРДӘН — ЛАЕКЛЫ КИЛӘЧӘККӘ!
41
Пәм менә 2007 елда Татарстанда табылган «кара алтын»ның күләме 3 миллиард тоннага җитә. Биредә республикадагы беренче нефть һәм газ чыгару идарәсенең өлеше 625 миллион тонна, ягъни барлык нефтьнең янәдән дә биштән берен тәшкил итә... Идарә коллективына горурланыр өчен сәбәпләр бик күп. Җыеп әйткәндә, үткән 70 ел эчендә Лениногорск нефтьчеләре илдәге нефть сәнәгате үсешенә әйтеп бетергесез зур өлеш керттеләр дисәк тә, хата булмас. Бу — әйткәнебезчә, кара алтын чыгаруның яңа ысуллары, алдыңгы технологияләрне сынау һәм куллану, яңа техника һәм җиһазлар белән тәҗрибәләр.
Нефтьчеләребезнең һәрдаим авангардта булуы һәм хезмәт героизмы дәүләт тарафыннан һәрчак лаеклы бәяләнде. 70 ел эчендә ярышларда даими җиңеп барганы һәм югары хезмәт казанышлары өчен идарәгә мәңгелек саклауга дип КПСС Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының, Нефть сәнәгате министрлыгының 16 Кызыл Байрагы тапшырылды...
Бүген «Лениногорскнефть» идарәсе Ромашкино ятмасында эшләвен дәвам итә, Лениногорск районының көнбатышындагы мәйданда, Зәй-Каратай, Куакбаш, Абдрахман нефть мәйданнарында кара алтын чыгара. Идарә эшчәнлеге Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә районнары, Самара өлкәсенең Келәүле районы да кергән 1331 квадрат километр гомуми мәйданга җәелгән.
Идарә балансында бүген 8326 скважина. Шуларның 6309ы «кара алтын»ны өскә күтәрсә, 2017се пластларга су куа. Лениногорск нефтьчеләре бүгенге көндә елына 3 миллион тоннадан артык җир мае чыгарып киләләр. Ләкин тормыш шундый: ул алга яңадан-яңа мәшәкатьләр чыгарып, проблемалар да куеп тора. Берьяктан, искереп баручы скважиналар фонды, нык суланган пластлар, икенче яктан, нефть табуны елның-елына азга булса да арттыру зарурлыгы нефтьче белгечләрне һәрчак уяу булырга, эзләнүләрне дәвам итәргә, технологияләр сайлауда ялгышмаска этәрә...
Хронологияне дәвам итеп сөйләгәндә, тагын шунысын да искәртергә кирәктер: 2014 елда идарә тарихында беренче тапкыр девон катламына горизонталь скважина борауланды. Шушы ук елда торбаларны саклауда һәм ремонтлауда цемент җепселле материаллар кулланышлы яңа технология дә гамәлгә кертелде.
Лениногорск нефтьчеләре алдында торган күпсанлы бурычларның берсе — нефть чыгару күләме сакланып килгәндә һәм артып торганда, чыгымнарны чикләү, киметү өстендә эшләү. Бу максатны тормышка ашыру йөзеннән биредә комплекслы чаралар алып барыла, эффект бирүче яңа технологияләр, геолог-техник алымнар куллану арта...
Нефть һәм газ чыгару идарәсе составында бүген гадәти «кара алтын» чыгаручы 8 цех эшләп килә. Алардан башка тагын куе, ягъни битумлы нефтьне табу белән шөгыльләнүче аерым цех та бар. Пласт басымын саклаучы ике, нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру буенча янә ике цех, скважиналарга җир асты ремонты һәм торак-коммуналь цехлары эшли. Коллективта 2300 кеше хезмәт куя. Шунысы да сөендерә: әлеге санның өчтән бере — 33 яшькә кадәр булган яшьләр. Тик идарәнең данлы үткәне онытылмаган кебек, Татарстан нефтенең башында торган кешеләр дә җитәкчелекнең даими кайгыртуын тоеп торалар. Ветераннар оешмасы ике меңгә якын кешене берләштерә. Бүгенге көнгә «Лениногорскнефть»тә, әйтергә генә ансат, 613 хезмәт династиясе бар. Аларның гомуми хезмәт стажын санасаң, ифрат та олы сан — 62 мең 968 ел килеп чыгар иде. Иң данлыклы 5 династияне генә алганда да, аларның һәрберсенең «Татнефть» составындагы гомуми стажы — 400 ел. Болар — Галиевлар, Абдуллиннар, Ершовлар, Мигачёвлар, Асадуллиннар династияләре...
Нефть сәнәгатендәге уңышлар идарәгә социаль программаларга да вакыт һәм көч кызганмаска мөмкинлек бирә. Социаль юнәлешне һәрчак саклап килгән «Татнефть» компаниясенең состав өлеше буларак, «Лениногорскнефть» идарәсе дә бу максатта эзлекле эш алып бара.
Идарәдә эшләүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен «Лениногорский» дигән бик тә затлы санаторий-профилакторий барын да әйтеп үтик. Шулай ук ел әйләнәсендә ачык спорт базасы бар. Идарә һәм аның хезмәткәрләре карамагында «Юбилейный» ябык йөзү бассейнының да ишекләре һәркөнне ачык. Балаларны ял иттерүдә, сәламәтләндерүдә үз өлешен даими кертеп килгән ике җәйге лагерьга ел саен 1500 бала юллама ала.
Идарә үз хезмәткәрләренең генә түгел, шәһәрнең һәм авыл торак пунктларының яшәеш проблемаларын хәл итүдә дә актив катнаша. «Лениногорскнефть» инде менә ничә еллар буе торак төзелешендә, социаль-мәдәни объектларны торгызуда да төп заказчы булып кала. Шәһәрдә яшәүчеләр теләген даими истә тотып, нефтьчеләребез акчасына мәктәпләр, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, заманча спорт комплекслары, поликлиникалар, кунакханәләр төзелде һәм төзелеп тора.
Татарстан нефтенең 70 еллыгына идарә Карабаш бистәсендәге аквапаркны төзүдә, Иске
РАФАЭЛЬ НУРМӨХӘММӘТОВ
42
Шөгер һәм Абдрахман авылларында мәдәният йортларын ремонтлауда, Кама- Исмәгыйль авылында мәктәп торгызуда, Шөгер төбәгендәге юлларны асфальтлауда актив катнашты. Шушы араларда гына Шөгер авылында идарә катнашында яңа балалар бакчасы төзелә башлады.
2005 елның 1 гыйнварыннан алып санаганда, шәһәребездә ипотека төзелеше программасы буенча, нефтьчеләребез булышлыгы белән 13 йорт сафка бастырылды. Татарстан нефтенең 70 еллыгына шушы яңа микрорайонда махсус проект буенча төзелгән, 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы эшли башлады. Шул ук елны өлгертелгән теннис-холл, капиталь ремонт үткәрелгән бала табу йорты һәм үзәк хастаханәнең генекология бүлекләре дә шәһәребез халкына лаеклы бүләк булды. Бүгенге көндә идарәнең турыдан-туры катнашында икенче номерлы мәктәпкә яңа бина, ә санаторий-профилакторий өчен йөзү бассейны төзелә.
Идарәгә квалификацияле белгечләр әзерләп торучы Лениногорск нефть техникумы да «кара алтын» табучылардан күпкырлы даими ярдәм алып килә. Идарә күз уңыннан бер дә төшермәгән Лениногорск балалар йорты да, шефлыкка алынган 2, 5, 12нче мәктәпләр дә нефтьчеләребезнең җылы канаты астында.
Лениногорск нефть һәм газ чыгару идарәсенең — 70, шәһәрнең 60 еллыгын каршылаганда, нефтьчеләребез үзләре яшәгән шәһәргә һәм районга янәдән дә олы бүләкләр әзерләде. 1, 3нче номерлы тарихи скважиналар янындагы һәйкәлләр танымаслык итеп төзекләндерелде. «Зәңгәр күл» буенда элек үлән һәм агачлар каплаган яр хәзер курорт шәһәренең диңгез буен хәтерләтә. Эшчеләрне промыселларга озатып калучы автовокзалга да сокланмый карау мөмкин түгел. Шәһәрне аркылы кисүче Чайковский урамы яңа сулыш алды.
Үз тарихы алдында һәрчак олы җаваплылык хисе тоеп яшәгән, 70 ел дәвамында «кара алтын» чыгаруда күпкырлы тәҗрибә туплап, олы казанышларга ирешкән һәм барыннан да бигрәк санап бетергесез изге эшләр эшләгән «Лениногорскнефть» идарәсе киләчәктә тагын да зуррак уңышлар, яңа үрләр яулар, моннан соң да үзенең күркәм традицияләрен дәвам итәр дигән ышанычта калмый мөмкин түгел.


Рафаэль НУРМӨХӘММӘТОВ,
«Лениногорскнефть» идарәсе җитәкчесе.