Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧАЛ ТАРИХНЫ САЛГАН ИҢЕНӘ

Туган ягым Колмаксар
Колмаксар — минем туган авылымның

гаҗәеп гүзәл бер төбәге. 1955 елда анда

биек нефть вышкалары пәйда булды.

Хәзер бу төбәктә мул итеп кара алтын чыгарыла.
Урманыңа кереп җырласам да,

Сандугачлар мине тыймаслар.
Тик куркам шул, ташкын хыялларым
Урманыңа гына сыймаслар,
Туган ягым минем, Колмаксар!
Кайчан гына нинди тыныч иде,

Ялгыз иде монда сукмаклар.
Нефть эзләп килгән шат егетләр —
Бүген синең якын кунаклар,
Туган ягым, гүзәл Колмаксар!
Кая киткән тап-тар кыр юллары,

Асфальт өсләрендә кырпак кар.

Машиналар шавын тыңларга да

Өйрәнсеннәр әле колаклар,
Әй гүзәл як, туган Колмаксар!
Вышкаларга ак бәс кунаклаган,
Вышкалар бит — безнең юлдашлар.
Кыштыр-кыштыр миңа серен сөйли
Көз коелмый калган колмаклар,

Әй яңа як, таныш Колмаксар!
Урманыңа кереп җырласам да,

Сандугачлар мине тыймаслар.
Тик сыймас шул, бетмәс шатлыкларым

Урманыңа гына сыймаслар,

Бик яратам сине, Колмаксар!
Сездәй ирләр яшәгәндә
Нефть якларында туып,

бүгенге көнгә кадәр шунда ут

уйнаткан күренекле якташ егетләргә
Җәйрәп ята илем киңлегендә
Әлмәт, Шөгер, Баулы, Бөгелмә,

Азнакае, Зәе, Шушмалары —

Чал тарихны салган иңенә.
Тугайларда — яшел әрәмәләр,

Әрәмәдә — яшел балтырган.
Шул балтырган шулпасыннан гына

Арык тәндә бер уч җан торган.
Тик тупылдап кына торган җаннар.
Тик сулкылдап кына типкән каннар

Безне исән-имин саклаган.
Чөнки сине, минем бөек халкым,

Үзеңә хас ирләр яклаган.
Туган халкым мул яшәсен өчен,

Җирнең маен сыгып ала торган,

Туган халкы инде яңадан да

Ашамасын өчен балтырган,

Бөтен җанын-тәнен фида кылган

Фидакарьләр туган бу якта.
...Үз җирендә үз җырларын тапкан

Ирләр алган илне кочакка.
Ватанпәрвәр егетләр сез бүген,

Туган якның патриотлары!

Нефть якларының титаннары,

Алга табан барыр хутлары!
Инде Әлмәт, Шөгер, Баулы,

Зәйләр, Азнакайлар,

Шушма, ямьле жәйләр А

ртка табан юл алмаячак!
Илдә сездәй ирләр яшәгәндә, Т

уган халкым югалмаячак!..
Татар халкы югалмаячак!..


Без — Шөгердән
Без тумыштан нефть якларыннан,

Төгәлрәк әйтсәк — Шөгердән.
Шөгернең дә әле иң түреннән,

Чишмәләре бәргән җиреннән.
«Шөгер» белән «йөгер» дигән сүзне

Без рифмага салдык яшь чакта.
Һәм ил буйлап чыгып йөгердек без,

Уналты яшь тулар-тулмаста.
Чабаталар киеп йөгердек без

Заводларга, шахта, далага.

Шунсы рәхәт: нинди эш тә бата

Чабаталы гади балага.

Тулып ташты хезмәт кенәгәсе

Без татыган төрле һөнәрдән.

Аннан торып чаптык белем эзләп,

Без бит йөгерергә өйрәнгән.

Ләкин менә Сабантуйларында

Җыелышып эчеп булмады

Шөгердәге Алан авылының

Бәреп торган чишмә суларын.

Берәребез әгәр ялга кайтса,

Яшьтәшләрен эзләп Шөгергә,

Икенчебез ил йомышы белән

Себерләргә чыгып йөгерә.

Йөгерәләр минем яшьтәшләрем,

Инде күптән әти үзләре.

Киләчәккә карап йөгерәләр,

Яңа өмет тулы күзләре.

Йөгереп менеп китәр кебек алар,

Айда яңа эш бар дисәләр.

Йөгереп кенә качып китәр кебек,

Шыксыз үлем үзе килсә дә.

Тумышыбыз нефть якларыннан,

Төгәлрәк әйтсәк — Шөгердән.

Без — тынгысыз, без бит киң дөньяга

Шул Шөгердән чыгып йөгергән.

 

Минем күңел... Синең күңел...

Сезнең авыл Шушма буенда,

Безнең авыл Куак1 суында.

Куак суы коя Шушмага —

Бездән сезгә көмеш су ага.

Су түгел ул, минем моңнарым,

Шушма суын чумырып ал, җаным.

Сезнең яктан җилләр исәләр,

Сездән башланалар иртәләр.

Эссе көндә безнең авыллар

Сезнең яктан яңгыр көтәләр.

Сезнең яктан килгән яңгырлар

Шундый җылы булып яудылар.
Шушма, Куак — Лениногорск районындагы елгалар.
Шушмагыздан безнең инешкә

Йөзеп менә ап-ак балыклар.

Сезгә кадәр тезелеп киткәннәр

Безнең якта үскән таллыклар.

Балыклардан хәлең сорыйм мин,

Таллар аша сәлам юллыйм мин.
Сезнең авыл Шушма буенда,

Безнең авыл Куак суында.

Минем күңел Шушма буенда,

Синең күңел Куак суында.


Кулың алтын
«Татнефть» ААҖнең быел 70 еллыгын бәйрәм итүче

данлы «Лениногорскнефть» идарәсе җитәкчесе Рафаил Сәет улы Нурмөхәммәтовка
Минем туган җирләремнең

Куенында кара алтын.

Аны сыгып чыгарырга

Кемнәрнең соң кулы алтын?
Якташларым белән бергә

Кем юл бирер хәзинәгә?

Алтын куллы егет килде —

Икеләнми әз генә дә.
Сәет улы Рафаил ул —

Уңган егет! Булган егет!

Туган ягымны яшәртә

Кара алтын, кара дегет.
Сәет улы Рафаилгә
Рәхмәт әйтә туган халкым:

«Гомеркәең озын булсын,

Күнелең саф, кулың алтын!»