Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫ СӘНГАТЬКӘ ЮЛ

Быел Казан дәүләт консерваториясе ачылуга — 70 ел. Шул уңайдан консерватория
ректоры, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рубин Кәбир улы
Абдуллин белән әңгәмә кордык.
— Рубин Кәбирович, Казанда консерватория ачылуның әһәмиятен моннан 210
ел элек Казан университеты ачылуга гына тиңләп буладыр. Университет белән
чагыштырганда, бик яшь әле консерваториябез. Шуңа да карамастан, аның шанлы
тарихы бар... Шул тарихка кечкенә генә күзәтү ясап алыйк.
— Консерваториягә нигез салу — ул үзе тарихи вакыйга иде. Аңа хәтле булган мөһим
күренешләрдән, университетның ачылуы белән беррәттән, Казанда опера театрына
нисбәтле профессиональ музыкантларның, алар арасында дөньякүләм йолдыз — Фёдор
Шаляпинның булуын әйтеп китәр идем. Нәм, әлбәттә, барлык татар композиторлары
диярлек белем алган музыка училищесының 50 еллык эшчәнлеге бик зур роль уйнады.
Алга таба музыка белемен тагын да югарырак дәрәҗәгә үстерү таләбе туды, һәм моның
өчен Мәскәү консерваториясе каршысында татар студиясе ачылды. Казанда Нәҗип
Җиһановның «Качкын», «Алтынчәч» опералары, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты
сәхнәләштерелде. Татарстанның музыкаль сәнгате үсешендәге бу казанышлар
республикада консерватория ачу ихтыяҗын арттырды, музыка белемен югары
биеклеккә җиткерү кирәклеген ачык күрсәтте. Р.А.Гуммерт оештырган музыка
мәктәбендә, аннары музыка училищесында һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы
опера студиясендә белем алган музыкантлардан безнең тарихи шәһәребез өчен кирәкле
булган профессиональ рухи җирлек оешты. Татарстанның Композиторлар союзын
оештыру, беренче музыкаль спектакльләр, симфоник әсәрләр кую тәҗрибәсе, музыка
коралларында уйнау — барысы да сәхнә сәнгате формалашуны таләп итә иде.
Консерватория иҗтимагый-мәдәни өлкәне һәм профессиональ сәнгатьне яңа дәрәҗәгә
күтәрү ихтыяҗыннан чыгып оештырыла. Нәҗип Җиһанов шушы өлкәдә булган барлык
көчләрне һәм шәхесләрне берләштерә, ләкин бу гына җитенкерәми. Югары музыка
белеме йортын лаеклы дәрәҗәдә булдыру өчен, Җиһанов дөньякүләм танылган
музыкантларны консерваториягә эшкә чакыра: Мәскәү консерваториясе профессорлары
Генрих Литинский, Григорий Коган, Ленинград консерваториясе профессоры Михаил
Юдин килә. Профессиональ музыкантларның бөтен илебез өчен бик авыр булган
сугыштан соңгы беренче елларда консерватория ачу идеясе тирәсендә берләшүләренә
сокланырга гына кала. Шулай итеп, бөтен авырлыкларга да карамастан, Казанда югары
музыка белеме йорты булдырыла.
— Консерватория Боек Җиңүгә санаулы көннәр калган вакытта ачыла. Татар
язучыларын, рәссамнарын фронтка озаткан кебек, япь-яшь
композиторларыбызны да суырып ала сугыш. Беренче олы иҗат җимешләрен күрә
алмыйча, алар анда мәңгелеккә ятып кала. Бездә сугыш чоры әдәбияты дигән иҗат
дәвере бар... Музыкада да андый чор-дәвер аерып караламы?
— Әлбәттә, музыкада да бар ул чор. Татар музыка сәнгатендәге сугыш чоры исә — ул
музыкантларның сугыш елларындагы иң авыр шартларда иҗади активлык үрнәге
күрсәтү, үз-үзләрен аямыйча, тулысынча бирелеп эшләү чоры. Әлеге еллар Татарстан
профессиональ музыка сәнгатенең барлыкка килеп, үсеш алуында мөһим этап булып
тора. Бу чорда төрле жанрдагы күркәм әсәрләр языла: Салих Сәйдәшев, Мансур
Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзинең киң даирәдә башкарыла торган героик-патриотик
җырлары һәм маршлары, Нәҗип Җиһановның «Илдар», «Түләк», Мансур
Мозаффаровның «Зөлхәбирә», Михаил Юдинның «Фәридә» опералары. Симфоник
133
жанрлар да туа. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Идел буе республикаларында — Чувашия,
Мордовия, Удмуртиядә — сугыш елларында музыка уку йортлары ябылса, Казанда
музыка училищесы да, музыка мәктәпләре дә эшләп килә. Укыту белән генә чикләнмичә,
алар музыкаль тормышның үзәгенә әверелә. Концертлар үткәрелә, педагоглар киң
дәрәҗәдә музыка белеме бирү эшләре белән шөгыльләнә. Музыкантларның
тырышлыгы Казан консерваториясенең уңышлы эшли башлавына да зур этәргеч бирә,
чөнки әлеге уку йортына нәкъ менә сугыш елларында музыка училищесында белем
алган беренче студентлар кабул ителә.
— Консерватория диюгә, күз алдыбызга симфоник оркестр, опера, балетлар
килеп баса. Соңгы дистә елларда дөнья опера сәнгатенең алтын хәзинәсе булып
танылган җырчыларның иҗат очы — юл башы консерваториябездән башлана.
Димәк, безнең мәктәбебез дөньякүләм стандартларга тиң... Милли опера
сәнгатебезнең киләчәген ничек күзаллыйсыз?
— Консерваториядән башка профессиональ симфоник оркестрның барлыкка килүе
дә мөмкин булмас иде. Бүген дә Республика Дәүләт симфоник оркестры артистларының
95 проценты безнең консерваториядә укыган. Әйтергә кирәк, оркестрга нигез салучы
Натан Рахлин коллективка төрле шәһәрләрдән бик күп музыкантлар тартты. Бу опера
театры труппасына да кагыла. Театрның оркестры да, хоры да, опера труппасы да безнең
югары музыка мәктәбен үткән музыкантлардан тора. Бу исә татар композиторлары
язган әсәрләрнең опера театры сәхнәсендә һәм симфоник оркестр концертларында
ешрак яңгыравына этәргеч бирде. Бүгенге көндә Казанда берничә симфоник коллектив,
камера оркестры эшли һәм аларның һәрберсе даими рәвештә яңа әсәрләр башкара. Әлеге
коллективлардан берсенең Яңа музыка оркестры исемен йөртүе дә очраклы хәл түгел.
Консерваториянең үзендә генә 8 иҗат коллективы эшли: симфоник оркестр, опера
студиясе, хор, милли инструментлар оркестры, камера оркестры, тынлы оркестр,
фольклор ансамбле, репертуарының зур өлешен татар музыкасы тәшкил иткән
Татарика оркестры. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: опера дигән музыкаль спектакль —
сәнгатьнең синтетик жанры ул. Ул автордан симфоник культураның һәм вокаль
сәнгатьнең нигезләрен тирәнтен өйрәнүен, спектакльнең темасын төгәл билгеләвен,
аның җәмгыять өчен әһәмиятен аңлавын таләп итә. Консерваториябездә
композиторның, симфоник коллективның, солистлар төркеменең, хорның иҗатын
берләштерә торган опера студиясе нәтиҗәле эшләп килә. Соңгы ун ел эчендә генә дә
опера студиясе тарафыннан 40 спектакль куелган. Студия репертуары нигезен чит ил
һәм рус классик операларыннан торган классик хәзинә һәм шуның белән беррәттән
Татарстан композиторлары әсәрләре, Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип
Җиһановларның яңартылган музыкаль спектакльләре тәшкил итә.
— Милли музыка белгечләрен, музыка укытучыларын әзерләү буенча эш
ничек тора? Консерваториядә белем алучыларның үз республикабызда эшкә
урнашу мөмкинлекләре нинди?
— Казан консерваториясе, илдәге барлык профессиональ музыка уку йортлары
кебек үк, сәнгать өлкәсе өчен расланган дәүләт стандарты нигезендә эшли. «Стандарт»
төшенчәсе үзе миндә каршылыклы хисләр уята, чөнки сәнгать ул күренешләрнең
көндәлек чикләре артына чыгуны күз алдында тота, безне иҗади талантлы
музыкантлар эзләүгә, сәнгать әсәрендә бүгенге тормыш контекстын
гадәти булмаган яктан, югары дәрәҗәдәге рухи кыйммәтләрне чагылдырып аңлатуга
этәрә. Әмма канунга барыбыз да буйсынырга тиеш. Музыка белгечен әзерләү — белем,
осталык һәм традицияләрне берләштергән бик катлаулы процесс. Шуның нигезендә
музыканы башкару осталыгы, композиторларның иҗат итүе, музыка белгечләренең
фәнни эзләнүләре үсеш ала. Пәр музыкаль белгечлек буенча белем бирү өчен, бездә
лицензияләр булдырылган һәм шул нигездә уку-укыту процессы алып барыла. Белем
алган белгечләр өчен эш мөмкинлекләре бик күп: шул исәптән мәдәният һәм мәгариф
өлкәләренә караган музыкаль мәктәпләр, урта махсус музыкаль уку йортлары,
профессиональ музыка коллективлары. Пичшиксез, музыкаль җәмәгатьчелекнең югары
зәвыклы һәм таләпчән булуы башкаручыларның осталыкларына карата яңа, тагын да
югары дәрәҗәдәге критерийларны куллануны таләп итә. Әйтергә кирәк, Казан
134
консерваториясе, минемчә, дөнья күләмендә музыка сәнгатендәге югары дәрәҗәгә лаек
һәм безгә чит илләрдән килеп укырга керүчеләр саны елдан-ел арта. Мисал итеп,
дөньяның иң танылган опера театрларында чыгыш ясый торган җырчыларыбыз
Альбина Шаһиморатова, Михаил Казаков, Алексей Тихомировларны китерү дә җитәдер.
Шулай ук бөтен дөньяда танылган пианистлар Рэм Урасин һәм Евгений Михайловларны
әйтеп үтү кирәктер. Казан консерваториясенең студентлар хоры исә ничә еллар инде
Европа илләрендә уңышлы гастрольләр алып бара. Мин китергән мисаллар академик
музыка белгечлекләренә кагыла, бу өлкәдә артистлар арасында көндәшлек искиткеч
зур. Шуңа күрә Казан мәктәбе Европаның иң дәрәҗәле музыка вузларына һәм, әлбәттә,
безнең иң өлкән Санкт-Петербург һәм Мәскәү консерваторияләренә тиң булырга тиеш.
— Консерваториядә чит илләр, чит континентлардан килеп укучылар да
күренә. Алар өчен аерым укыту программасы бармы?
— Чит ил студентлары Россия студентлары белән бер үк программа нигезендә укый.
Алар, әлбәттә, тел өйрәнүгә һәм уку шартларына яраклашуга күбрәк көч сарыф итәргә
мәҗбүр. Болар исә, гадәттә, аларның укуга әзерләнү елына туры килә.
— Журналыбызның 5нче санында, Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан,
Кырымнан җырчы Шәфыйка Котдусованы операда җырларга чакырып алулары
һәм аныц Казанда төпләнеп калуы турында язма басылды. Сезнец дә биографиягез
Кырым белән бәйле... Бүген һәм киләчәктә милли музыкабызның язмышын ничек
күзаллыйсыз?
— Өлешчә җавап бирелде инде бу сорауга. Милли традицияләрне саклау — Казан
консерваториясенең төп бурычларыннан берсе. 1991 елдан бирле бездә татар музыкасы
кафедрасы эшли, музыкада милли традицияләрне туплау өстендә эшли торган Татарика
оркестры оештырылды. Ел саен татар музыка сәнгате факультеты студентлары җәйге
экспедицияләр вакытында фольклор үрнәкләрен җыя. Соңыннан җыелган материал
профессионаллар тарафыннан эшкәртелә, аның чынлап та яшәп килгән традициягә
кагылышлы булуы тикшерелә. Шуның нигезендә этномузыкологиягә караган фәнни
хезмәтләр бастырыла. Урта Идел төбәге — гасырлар дәверендә төрки, угро-фин һәм
славян традицияләре янәшә яшәп килгән һәм сакланган күпмилләтле регион ул.
— Соцгы дистә елда консерваториябезнең йөзе танымаслык булып үзгәрде.
Концерт залы... Өр-яца инструментлар... Орган үзе генә ни тора... Консерваториябез
дөньяныц кайсы музыка үзәкләре белән хезмәттәшлек итә? Сез консерваторияне
тагын егерме биш елдан соң ничек күз алдына китерәсез?
— Һәрдаим күрсәткән игътибары һәм консерваториянең материаль базасын
үстергәне өчен, коллективыбыз Татарстан президентына һәм аның хөкүмәтенә
рәхмәтле. Озакламый татар музыка сәнгате факультеты Зур Кызыл урамындагы бинага
хуҗа булыр дип өметләнәм, чөнки ул бит шуның өчен дип билгеләнгән иде.
Консерваторияне материаль яктан заманча дәрәҗәдә тәэмин итү эше өзлексез алып
барыла һәм күп көч сорый. Европа стандартлары буенча эшлибез икән, димәк,
музыкантларыбызның эш шартлары да һәм студентларыбызның яшәү шартлары да шул
дәрәҗәдә булырга тиеш дигән сүз. Без Европа институтлары белән партнёрлар
дәрәҗәсендәге мөнәсәбәтләрдә яшибез: болар — Лондонның король музыкасы
академиясе дә, Берлиндагы Тюркология институты да, Германиянең Любектагы һәм
Штутгарттагы Югары музыка мәктәбе дә. Бу учреждениеләрнең күбесендә үзебез
укытып чыгарган белгечләр эшләгәнен дә онытмаска кирәк. Шулар бит инде музыкаль
белгечлек өлкәсендәге әлеге контактларны урнаштырырга ярдәм итә. Россиядә болар —
Санкт-Петербург һәм Мәскәү консерваторияләре, Гнесиналар исемендәге Россия музыка
академиясе, Себер һәм Ерак Көнчыгыш, Әстерхан, Саратов, Түбән Новгород
консерваторияләре. Россиядә аерым гына бер консерваториянең эшләвен күз алдына
китерү мөмкин дә түгел. Бу бит киң даирә профессиональ музыкантларның фәнни иҗат,
сәхнә хезмәте өлкәсендәге эшчәнлекләре бергә үрелеп бару дигән сүз.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Уцышлар Сезгә!


Әңгәмәдәш — Илфак ИБРАҺИМОВ.