УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Зәки НУРИ
Көлдермәсә...
— Юмористтан көлке шигырь алып кайттым,
Юмор дигәч, ышандым бит, юләрмен мин:
Кил яныма, кил, кытыкла әле, хатын,
Укыганда, бәлки, бераз көләрмен мин.
«Дан иясе»
— Менә шунда миңа һәйкәл куеп,
Төрле якка сукмак сузарлар.
Кешеләр килер, алар бер-берсеннән:
— Бу кем? — диеп сорап узарлар.
Туфан МИҢНУЛЛИН
Ркаил Зәйдуллага
Дрессировщик! Син алай ук узынмачы,
«Мин йөрәкле», — дигән булып түш киермә,
«Мин циркта юлбарысны йөгәнлим», дип,
«Сез куркак», — дип шагыйрьләргә тел тидермә.
Арысланның авызына башны тыгу —
Шул да булдымы геройлык, и бичара.
Батыр булсаң, аек баштан, Ркаилдәй,
Театрда Президентны кочып кара!
Рафаэль ХӘКИМ
Милләтче түгел
Мәскәүнең милли идея табасы килеп бәргәләнгән елларында Россия
Федерациясендә безнең республиканың вәкаләтле вәкиле булып Назиф Мириханов
эшләде. «Яңа идея» тирәсендә шаулаша башлауга, Мириханов дәррәү күтәрелеп каршы
чыга, газеталарда кайнар мәкаләләр бастыра, радио-телевидениедән чыгышлар ясый,
төрле инстанцияләргә, хәтта Россия Президенты аппаратына да, бу идеяне фаш итеп
хатлар җибәрә. «Сезнең вәкаләтле вәкилегез — милләтче», — дип безгә югары
даирәләрдән кисәтүле хатлар килә тора.
Бервакыт шылтырата бу миңа:
— Ишеткәсендер, Куликово кырындагы сугышны искә алуны бөтенроссия милли
бәйрәме итмәкчеләр. Русны татарга каршы котырталар. Моны рус коралының татарны
җиңүе дип буламыни?! Шулай бит?
— Килешәм синең белән. Алтын Урда эчендә барган үзара чәкәшеп алу гына бу.
Туктамыш ханның бердәме буларак, Дмитрий Донскойның Мамайга каршы күтәрелүен
купайтырга тырышу. Тарихчылар өчен бар да ачык.
Мириханов тагын да саллырак, тагын да кыюрак язмаларын бастыра башлый. Россия
Президенты аппаратыннан: «Тыегыз бу милләтчегезне!» — дип усал тонлы хат килеп
төшә. Аппарат җитәкчесе Әгъзам Самат улы, түземе бетеп, жалоба белән Президентка
керә.
Мирихановның «гөнаһлары» турында Минтимер Шәймиев сабыр гына тыңлый да
гадилеге белән бөек фикер әйтә:
— Милләтче түгел ул, үзе шундый...
Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ
Мулла
(нимес әсирлегендә күргәннәрдән)
беркөнне полицай Волков барыбызны да сафларга тезде дә көтелмәгән сорау бирде:
— Арагызда мулла бармы?
Каккан казыктай катып калдык. Саташамы бу әллә?.. Монда күбесе социализм
төзегән яшьләр, нинди мулла булырга мөмкин?
Теге нәләтнең тавышы тагын да катырак яңгырады:
— Кем мулла, ике адым алга, марш!
Сафлар дәшми, бер-беребезгә аптырап карашабыз. Дустым Хәйдәр колагыма
жуылдый:
— Димка, син сказкаларны яхшы сүлисең, может, азанны да беләсең? Вота ул чакта
ашап күрсәтер иек, муллага өстәмә пурсы бирәчәк тә бирәчәк инде...
— Кем вакытлыча мулла эшен башкара ала?!
Шул мәлдә тоттым да алга чыгып бастым. Сәләмә киемнән, яланаяк, кыяр
түтәлендәге карачкы сыман басып торам. Кара күн перчаткалы, камчылы нимес
офицеры, җир кортына караган шикелле чирканып кына миңа күз атып, полицайга
нидер мыгырдады. Полицай әшәке калын иренен җәеп елмайды да миңа дәште:
— Син чынлап та мулламы, дога укып күрсәт әле!
— Мин мулла түгел, әмма мулла укыган чаклы гына булдырам, — дидем һәм
шикләнеп тә куйдым. Әгәр бу җүнсез бәндә Коръәнне белсә. Әнә нимес тә камчы сабын
елтыр итек кунычына суккалый башлады. Рәт-рәт тезелгән әсирләр тын да алмый карап
торалар. Дустым Хәйдәрнең карашы «бетерделәр малайны...» дигән шикелле
кызганулы... Шалишь, брат! Әнкәй мине малай чагымнан ук күп нәрсәгә өйрәтте. Кирәге
булмады тормышта, ләкин аз-маз булса да кайбер догалар истә калган. Нишләп әле мин
бу мокытлардан куркып торам? Боларның берсе дә гарәп телен белми ич. Мин үзем дә
укыганымның нәрсә аңлатканын белмим... Маршировкаларда җырлап чарланган көчле
тавышым белән укып җибәрдем, агай...
— Бисмил-лаһир-рахманир-рахим. Әл-хәмдү лил-ла-һи Раббил галәмин. Ир-
рахманир-рахим. Малики яу-миддин. Иййакә нәгъбүдү вә иййакә нәстәгыйн. Иһдин әс-
сирател мөстәкыйм...
Полицай авызын ачкан, нимеснең күзе челт-челт йомыла, әсирләр чүгеп калды.
Шулай бер-бер артлы укыйм белгән догаларымны, әмма белүем чамалы гына. Полицай
тагын, тагын укуымны сорый, нишләргә, белмим дип, туктап калуы да уңайсыз... Әһә...
Туктап калырга ярамый, мин сүзләрен үзем дә аңлап бетермәгән төрле сүрәләрдән
алынган өзекләрне тезәм генә...
— Әл-хәмдү лил-ләһи раббил гәләмин. Әр-рахманир рахим. Сталин умер, Гитлер
карт мөртәтин, — дип, кулны кушырып күтәрдем, әлбәттә, соңгы юлларны авыз эченнән
мыгырданыбрак төгәлләдем, шулай итеп, «Аллаһу әкбәр», дип амин тотам, йөзләгән
әсирләр дә миннән күрмәкче, кулларын күтәреп амин тоталар. Бу мәрәкә тәмам булгач,
полицай, нимес офицерына борылып, алман телендә нидер ләңгелдәде дә, безнең якка
карап:
— Бүгеннән башлап менә бу (миңа төртеп күрсәтә) мулла булыр. Үзеңә ярдәмче ал.
Баланда аңа ике порция бирелергә тиеш.
Соңыннан мин Хәйдәр янына килеп:
— Син минем ярдәмчем булырсың, — дидем. Мишәрем күзләрен тасрайтып карады
да:
— Анаңны орган нәрсә! Азанчы икәнеңне белгән булсам, якын да килмәгән булыр
идем! — дип ярып салды.
— Авызыңны яп! — дим тегеңә. — Мулла абзаң белән әдәпле генә сөйләш...
Баланданы кешеләрдән күбрәк ашап, аякка баскач, моннан тайганда, миңа рәхмәт
әйтерсең әле...
Хәйдәрем бу сүзләрдән соң йомшап калды.
Иртәнге намазга соңга калынган. Монда бит әтәчләр кычкырып уятмый, каян
беләсең вакытны? Барактан чыктым да нидән башларга белмичә торам. Кран янына
килеп, үземчә тәһарәт алган булдым. Башка әсирләр дә нәкъ минемчә кыланалар.
Шуннан соң мин ташландык бина түбәсенә мендем дә көйләп җибәрдем:
— Аллаһу әкбәр... Аллаһу әкбәр... Әшһәдү әл-лә иләһә илләллаһү...
Түбәнгә карыйм: йөзләрчә әсирләр, учларын кушырып, авызларын кыймылдатып
нидер укыган булалар. И Хода бәндәләре, болар кичәге коммунизм төзүчеләр бит инде,
югыйсә...
Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ
Таба алсалар
Археотог казып чыгаргач та,
Җайлы булсын танып алырга:
Җиде теше исән баш сөяге
Минеке ул, әйтеп калдырам.
Бездәйләргә тәтемәс
Урак-чүкеч төшкән орденым бар,
Тырыш хезмәт өчен бирделәр.
Егетлекнең күрке иде элек
Түшкә таккан затлы билгеләр.
Тәкъдим итсәләр дә, бүген алмам
Дәрәҗәле дәүләт бүләген,
Йодрык зурлык тәре, ике башлы
Кошны күтәралмас күкрәгем.
«Гафу итегез», — дип баш тартырмын,
Мин мөселман, шуны белсеннәр.
Әй хыялый... мондый фикер белән
Кемнәр сиңа медаль бирсеннәр?!
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.