ТУГАН ТЕЛЕҢ УЛ БИТ - МОГҖИЗА
Казан — безнең газиз башкалабыз
Сиңа атап шигырь чыгарабыз,
Сиңа атап җырлар башкарабыз.
Син бит үзебезнең Үзәк-бәгырь,
Мәңге яшә, Казан — башкалабыз!
Заманында иңләп-буйлап Илне,
Җирен, суын, һаваларын гизеп,
Кая гына барып чыкмый идек,
Тел вә җан-кардәшлек сулышын сизеп...
Рәсәй белән бергә тарих кичеп,
Гыйбрәт алдык бик күп нәрсәләрдән.
Таркалмаслык ныклык кирәк икән,
Таран белән китереп бәрсәләр дә...
Без яуладык хокук — Туган җирдә
Яшәтергә Туган телебезне!
Борынгылык мөһерен сукканчы ук
Дөнья таныган иде инде безне...
Казан — татарларның хәләл бишеге.
Күпләр өчен рухи мәктәп тә ул.
Казан безнең былбыл-сандугачлы
Моң бакчабыз, шигъри Мәккә дә ул!..
Без Казан дип шигырь чыгарабыз,
Без Казан дип җырлар башкарабыз.
Мәскәү, Питер — бөек пайтәхетләр, Әмма
Казан безнең — милли башкалабыз,
Мәдәни һәм төрки башкалабыз!!
«Шәһәр дулкынына» көйләнеп...
Кичә генә ямь-яшелдән иде,
Бүген инде ап-ак киемнән
Карап тора дөнья тәрәзәмә,
Чык дөньяга, диеп, өеңнән.
Чык урамга, монда мәңгелек җил
Исеп тора — үсәр күңелең...
Эш бетми ул — хәлең бар чагында
Син урамны әйлән иң элек...
...Авыл җире түгел түгелен дә...
Үз болдырың, капка төпләрең,
Ишегалдың булса, син соң өйдә
Утырыр идеңме соң бикләнеп?..
Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә күптән
Минем «табигать» не өйрәнгән...
Минем тормыш инде ярты гасыр
«Шәһәр дулкыны»на көйләнгән...
Кайталмыйча калдым авылыма,
Иптәш-ярым янда булмагач.
Ялгыз башым кайтсам, «урман» көлер,
Каян күчкән, диеп, бу агач?
Берүземә анда көн итәргә
Килер иде тагы да кыенга...
Шуңа гына җаным минем монда
Фатир почмагына сыенган...
Насыйп булмаган ярым
Кемне көттем икән соң мин?..
Һәрбер егетем артында
Ул тора иде басып...
Күзәтми дә, кисәтми дә,
Чакырмый да, эндәшми дә...
Аңладым инде соңыннан:
Шул булган икән минеке,
Шул булган икән хыялым,
Ярым — Түгелем насыйп...
Насыйп түгелем, җан ярым.
Бердәнберем — шул булган...
Шуңа күрә, сүзсез генә,
Хуҗа булырга омтылган
Һәр гашыйкны ул куган...
Күләгәме, шәүләме —
Хәзер инде шәйләмим...
Хәзер инде беркемнән дә
Җылыйсы да юк качып...
Югалды «Насыйп түгелем»,
Ул үзе нәрсә көткәндер —
Китмәде серен ачып...
Кисәтмәде, сүз әйтмәде,
Яратканын күрсәтмәде —
Шулай да ул бар иде...
Әмма ул нәрсә көткәндер
, Ник вакыт әрәм иткәндер —
Китмәде серен ачып...
Хыялым ярында һаман
Торадыр сыман басып,
Ярым — «Түгелем насыйп»...
Әле соң түгел
(«Соңгы» поэма)
...Кеше җырын зурлый торган
Чын йөрәк тибә бездә...
Г.Садә
Җир йөзендә соңгы поэмасын
Язып утыра Шагыйрь...
Укырга
Табылырмы Кеше?! — Тәмамлагач,
Чыгып укыр аны ул кырга.
Ишетмичә калмас әле туфрак...
Һич югында, җилгә тыңлатыр.
Ярсу йөрәккәен басар өчен,
Җилгә кушылып, курай чыңлатыр.
Кырда анысы кеше булмый калмас,
Ишетер ул Шагыйрь тавышын:
Сизми калмас аның сагыш катыш
Шатлык тулы йөрәк кагышын...
Бу поэма Сүз кадерен белгән,
Сүзнең тәмен тойган һәркемгә
Хәтерләтер арыш ипиенең
Изге тәмен — пешкән һәр көнгә...
Әйе, бәйрәмгә дип түгел, һәр көн
Ашар өчен пешкән икмәкнең...
Ипи-тоз күк кирәклеген хуплар
Кешеләргә шигъри хикмәтнең.
Колак салыр кырда эшләүчебез.
Ул — игенче, белә тир тәмен...
Ни хакында язылса да аңлар,
Җырга салса Шагыйрь җир ямен...
...Хикмәт нидә? Ни өчен соң әле
«Соңгы» поэма дип ачындым?..
Шигырь укымыйлар ди бит хәзер (?!) —
Капиталның асылы ачылды!..
Нәрсә укый икән соң ул? Бәлки,
Хәреф танудан да бизәр ул.
«Коръән укый» диеп акланырлар...
(Әйе, шигъриятле, гүзәл ул!)
Шигырь укымаган надан бәндә
Коръән сүзен ләкин аңлармы?
Тормыш поэмасын сурәтләгән
Сүрә-аятьләрне санлармы?..
Музыка да, театр да, җыр да,
Киносы да, рәсем-сурәт тә —
Һәммәсе дә кирәк — биюе дә,
Сүз сәнгате — анысы бигрәк тә!
Сүз — авазлар гармониясе ул
Һәм аһәңе халык теленең.
Шул аһәңгә карап төсмерләнә
Холкы хәтта халкың, илеңнең.
Ник соң җырлап кына сөйләшмиләр?
Ник соң биеп кенә йөрмиләр?
Курай, гармун, скрипка тагып
Көннәр буе «концерт» бирмиләр?
Аңлашалар сөйләм теле белән,
Остараклар сөйли шигырьләп:
Мәкаль, әйтем, тапкыр сүзләр өстәп,
Теле белән тарта «сихерләп»...
Сүз сәнгате — иң бөеге Җирдә,
Оныталар аның кадерен.
Арыш икмәгедәй — күнегелгән,
Һәрдаим ул кирәк — бәгырем...
Шигырь сөймәүчеләр үзләре үк
Сагыначак шигырь аһәңен.
Ник әдәбиятның кадере китте? —
Сәбәбе бар һәрбер бәһанең...
Халык теле — үзе шигырь бит ул,
Димәк, халык хакын хакла син!
Сөйләшмичә яшәп кара бер көн —
Андый хәлдән Ходай сакласын!
Ә үз телең — атаң-анаң теле,
Туган телең ул бит — могҗиза!
Бүтән бер телне дә белмәсәң дә,
Шуны белсә кеше — мең риза...
Барыбер аңлаячак аны дөнья:
Соң, ни әйтсен адәм баласы?! —
Тормыш сүзе — һәр көн кирәкле сүз,
Мантыйк белән генә барасы.
...Әмма телне төптән аңламасаң,
Шигырь тәмен белми каласың.
Шул затлы тәгамнән мәхрүм итмәк
Кайбер затлар адәм баласын...
Сүз сәнгатен камил белсәң — бәхет!
Аз шул «ипи-тозлык» кынасы...
Телгә нигезләнгән һәр милләтнең
Театры, җыры, киносы...
Туры килде «Соңгы» поэманы
Бергәләшеп, җыелып укырга.
Тәмләп аш ашаган, чәй эчкән күк,
Кырык эшне куеп бер кырга...
Әфәнделәр! Булмый поэмасыз,
Яшәгәндәй йортсыз-түбәсез.
Ә Китап ул — Поэманың йорты,
Сез шул йортны читкә тибәсез!..
Кампитрдан шигырь уку — юк эш,
Җитми китап тотып укуга.
Иң кадерле дустын тапкан сыман,
Ничек сыена, күрче, ул кулга!
Китап — ләззәт! Электрон «каплар»
Чыксын әйдә... Алар — саклагыч.
Дөнья исән-аман торган чакта
Китап тотып уку — соклангыч!..
Калын-калын, йөзәр-меңәр томнар
Шырпы кабыннан да нәнирәк
Тартмачыкка сыеп бетсен әле! —
«Нәни технология!» — ни кирәк!
(«Нәни технология» дип йөртәм
Нанотехнологияне мин...)
Тукта, читкә киттем төп темамнан,
Онытып гүя шигырь гамен мин. .
..Кырда шулай Шагыйрь игенчегә
Укыды да яңа язганын,
Күңеле тулып, җиргә чүгәләде,
Үбеп алды буразналарын...
Ә игенче арыш башакларын
Сыйпап куйды, күзе яшьләнеп...
Кеше җырын зурлап, нечкәрде дә
Тынды эчтән, артык дәшмәде.
* * *
...Зур вакыйга булды бүген Илдә:
Яңа шигъри әсәр тыңлады,
Башакларын чайкый-чайкый җилдә,
Киң күңелле иген кырлары...
«Кеше каны су түгел» дигәндәй,
Кеше җыры коры сүз түгел...
Чын йөрәктән мәхрүм калган затлар!
Кеше җанын тойган шагыйрьләргә,
Кеше хәлен белгән шаһ ирләргә
Бәя бирүчеләр сез түгел!
Уйланыгыз! Әле соң түгел!..
Редакциядән:
Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер, иж.ат уңышлары телибез.