Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУРӘТЛӘРДӘ — ТАРИХ...

«Идел суы ага торыр, дулкыннарын
кага торыр...» Идел буенда күпме халыклар
яшәгән-киткән, тарихында күпме данлы-
шанлы яисә дәһшәтле вакыйгалар
кабатланып торган — узган, күпме
буыннар берсен-берсе алыштырган.
Ә Идел ага да ага... Тик, заманалар үзгәргән
саен, Идел дә үзгәрә. «Бер кергән суга
яңадан кереп булмый», — ди халык мәкале
дә. Ага да китә ул. Ә аккан сулар кире
кайтмый. Хәтердә генә яңара.
Өлкәнрәк буынга Татарстан
телевидениесе һәм радиосы дикторы
буларак яхшы таныш, соңрак, Казаныбыз
турындагы үзенчәлекле открыткаларны,
фоторәсемнәрне туплап, шуларны төрле
формаларда халыкка ирештерүче
филокартист, хаҗи Абдулла Дубинның
соңгы вакытта тагын бер мавыктыргыч
фотоальбомы басылып чыкты. Монысы —
Иделгә багышланган. Аккан сулар турында
хатирәләр дә, аның бүгенгесе турында
уйлану, киләчәге турында борчылу да бар
анда. Дистә еллар буе зур иҗтиһад белән
тупланган күпсанлы открыткалар,
күргәзмә әсбап вазифасын үтәп, әнә шул
чынбарлыкны торгыза.
Идел дельтасындагы Әстерхан
шәһәрендә туып-үскән Абдулла Дубин бу
хезмәте белән туган җиренең игелекле улы
булуын раслый. «Идел кешеләренә, туган
шәһәремә, бөек якташларыма, ата-анам
каберләренә, укытучыларыма,
остазларыма, дошманнарыма теземне
чүгеп багышлыйм. Автор», — дип яза ул
китабының титул битендә үк.
Китапка сүз башын күренекле язучы,
Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премия-
ләре лауреаты Рафаэль Мостафин язып
калдырган:
«Идел — Россиянең төп елгасы булса,
әлеге тирән зәвык белән төзелгән альбом
шулай ук төп нәрсә — илнең генә түгел,
тулы бер чорның мөһим артериясе турын-
да сөйли. Бөек Иделнең зәңгәр тегәрҗебе
Рыбинск сазлыкларыннан башлап, Әс-
терхан дельтасына кадәр бөтен ил аша
сызылып үтә. Ьәм бу китапта Идел — га-
сырларны бәйләп торучы җеп хезмәтен
үти. Монда вакыт сулышы яши».
Алда ук әйтелгәнчә, әлеге фотоальбом
фило- картистның беренче тәҗрибәсе
түгел. Аңа кадәр Казанның әүвәлге һәм
хәзерге күренешләрен тасвирлаган
открыткалардан төрледән-төрле
тупланмалар әзерләп чыгарды инде ул.
2003 елда «Тарихи Казан» дигән, өч телдә
(татар, рус, инглиз) язылган күләмле
альбомы дөнья күрә. Автор анда
филокартист эшчәнле- ге турында менә
нинди мәгълүмат бирә: «Филокартия»
термины грекча «яратам» һәм латинча
«карта» дигән мәгънәдә яңгырый.
Открыткалар җыю, бер яктан, җанга ял
бирсә , икенче яктан, кешене рухи яктан да
баета дип әйтсәк, һич ялгыш булмас.
Филокартистның эшчәнле- ге өч
баскычтан гыйбарәт: беренчесе — ма-
териал туплау, икенчесе — аларны эзлекле
бер системага салу, тәртипкә китерү һәм
саклау, өченчесе — коллекция җәмгыятькә
хезмәт итәргә тиеш. Әйе , бу купшы сүзләр
түгел. Открыткалар коллекциясе , чыннан
да, җәмгыятькә хезмәт итә ала».
Димәк, Абдулла Дубинның китабы —
гади фотоальбом гына түгел, ул от-
крыткаларда, фоторәсемнәрдә җанлы
тарихның җуелмас эзе калган. Бу яңа
альбом «Иске Идел» («Старая Волга») дип
аталса да, анда Иделнең бүгенгесе,
киләчәге турында тирән борчылу бар.
«Уйлап тормыйча, борттан томырылган
миллионнарча тәмәке төпчекләре, тон-
налаган кер порошоклары белән аралаш-
кан көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары
елганың «сәламәтлеген» кискен какшата,
әлегә исән булган җан ияләрен җитди
авыруларга дучар итә. Чыннан да: «Тө-
кермә коега!..» — дип сыкрана автор.
«Идел — бөек рус елгасы» дигән
160
гыйбарәне кайсыбыз гына ишетмәгән. (Сүз
уңаеннан, альбомның монысы рус
телендә.) Фотоальбомдагы открыткалар
белән танышканда да бу сүзләр кабат-
кабат хәтердә яңара. Автор белдерүенчә,
беренче почта открыткалары Россиядә
1895 елда пәйда булган дип исәпләсәк, ул
чакларда безнең татарлар, мәсәлән, Явыз
Иван фәрманы буенча, зур елгалардан ким
дигәндә кырык чакрым ераклыкка сөрелеп
гомер кичергән шул. Кая анда тарихи
открыткаларда эз калдыру! Шулай да
альбомның 13нче битендә искиткеч гүзәл
Тверь мәчете төшерелгән открыткага
юлыгабыз. Әстерханда чыккан от-
крыткаларда исә кыргыз карты, кыргыз
кызы, фарсы йөкчеләре, атларга атланган
калмык кызлары-егетләре дә күренә. Га-
иләләре белән махсус фото-остаханәләргә
барып, бәйрәмчә киемнәрдән рәсемгә
төшүчеләрнең сурәтләре сокландыра.
Патша гаиләсе әгъзалары исемнәрен йөр-
ткән пароходларда сәяхәт итүче аксөяк
затлардан башлап, Идел бурлакларына
кадәр шушы альбомда бер-бер артлы те-
зелеп, укучыны (караучыны) ерак елларда
калган хыял илләрендә гиздерә.
Әйе, җир йөзендә бер әйбер дә мәңге-
лек түгел. Табигать-анабыз тудырган ма-
турлыкларның фото-сурәтләрдә теркәлеп
калуы киләчәк буын өчен дә олы ядкарь.
Открыткаларны, карталарны, мәгълү-
матларны эзләп табу, туплау авырлыкла-
рын һәм сөенечләрен альбомның авторы
үзе генә беләдер. Әмма танышларына-
дусларына төрледән-төрле открыткала-
рын, календарьларын истәлеккә тапшыр-
ганда, Абдулла абыйның яратып әйтә
торган бер сүзе бар: «Алу — бәхет түгел,
бирү — бәхет», — ди ул. Бу фотоальбомын
дөньяга чыгарып, кызыксынучан укучыга
тапшыруы аны тагын бер кат бәхетле
иткәндер. Һичшиксез, шулай!