Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШ СӨРЕМЕ ҖАНДА УТЫРА

Сугыш беткәнгә җитмеш ел...
Соцгы елларда Бөек Ватан сугышы турында төрле язмалар укырга, чыгышлар тыңларга туры килә. Берәү: «Совет илен немец фашистлары тоташ яулап алган булсалар, безгә — татарларга күп җиңеллекләр бирер иде», — дисә, икенчесе Җиңүгә җитмеш ел тулган көннәрдә бер чарада чыгыш ясаганда, бу көнне: «Так называемый «җиңү» көне», — дип кенә җиппәрә. Бөек Ватан сугышы чорына шикле ревизия ясарга маһирлар бар ул. Безнең арада да, читтә дә. Кем кемнең тегермәненә су коя монда? Җавап эзләп баш ватасы юк.
Украинада Совет чоры атрибутларын юк итүгә тотындылар. Иң беренче итеп күренекле полководец Г.К.Жуковның һәйкәлен җимереп аттылар. Андагы хәлләр кем кушуы һәм тоташ контрольлеге астында баруы сер түгел. Дөньяны үзенчә үзгәртеп корырга маташкан яңа дәвер «карчыгалары» немец-фашистларын тар-мар иткәндә, совет гаскәрләренең тоткан урынын кечерәйтеп күрсәтү өчен бернәрсәдән дә чирканмыйлар.
Сугыш афәтләрен кичкән авылдашларымны һич онытмыйм. Туган авылым Әмәкәйдән (Мөслим районы) 380 кеше фронтка китә. Шуларның алтысы
— хатын-кыз. 253 кеше яу кырында ятып кала. Җиңү яулап авылга 87 кеше кайта. Шулардан 41 кеше — сугыш инвалиды.
Күңелемнән нәселебездән яу кырында ятып калган дистәләгән туганымны санап чыгам. Әнкәйнең өч абыйсы да сугыш корбаннары. Бертуган абыйлары Шәйхаттар һәм Шәйхенур һәлак булалар, өченчесе — Мәхмүт абый ике кулсыз әйләнеп кайта. Сугыштан алган яралардан яшьли дөнья куя. Әткәй сугышның беренче көнендә үк яуга китә, фронт юлларын үтеп, Берлинны алып, кырык алтынчы елның башында авылга кайтып керә. Башта кавалериядә, дошман тылында дистәләгән рейдларда катнаша, аннан артиллериядә наводчик була. Өч мәртәбә яралана, госпитальдән, яралары төзәлмәс борын, кабат яу кырына ыргыла. Кыю яугир булганлыгы турында Хәрби архивтан алынган документлар сөйли.
Әткәйгә йөз яшь тулып килгәндә, телевидениедән берәү нотык тота: «Чын батырлар алар яу кырында ятып калдылар. Бүген ветеран дип йөрүчеләр каһарманнар түгел...» Әткәй көрсенеп, телевизор каршыннан читкә китеп утырды. «Их, бала, сугышның ни икәнен читтән генә бер күрсәтәсе иде сиңа,
— диде ул сыкранып. — Барлык кеше дә сугышта һәлак булып калса, җиңүне кем яулар иде соң? Без үзебез өчен дә, һәлак булганнар өчен дә сугыштык, Берлинны алып, фашистларны үз өнендә тончыктырдык. Ни сөйли бит, башсыз нәрсә!» — диде. Моңарчы сугыш турында сөйләшергә яратмаган әткәйнең җаны кайнаганын сиздем.
Маршал Жуковның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә (1896-1996) ветераннарга маршал Жуков медален тапшырдылар. Әткәй медальне кулына алгач: «Улым, моны костюмга, сугыш орденнары янына тагып куй әле», — диде. Шаяртып: «Әллә орденнардан да өскәрәк тагыйммы?» — дигән булдым. «Әйе, — диде әткәй ныклы тавыш белән, — иң өстә булсын, Жуков сурәте анда. Җиңү маршалы бит ул!»