СУ КАРГЫШЫ
Бәгырь авазы
Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә — Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә — Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Тиенсәк тә, тилерсәк тә, тибелсәк тә — Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Көн китсә дә, Дин китсә дә, Ден китсә дә — Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Сөелсәк тә, сөрелсәк тә, сибелсәк тә — Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә — Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Учарланып, юашланган учакларның
Чал көлендә бөгәрләнеп калырбызмы?
Ут хәтере сүнсә әгәр, су хәтере кала —
С у с ү р ә с е н аңлап, сабак алырбызмы?
Ходай биргән Милләт дигән таҗны җуеп,
Киләчәккә гидай булып барырбызмы?!
Барыберме сезгә?
Безгә барыберме?!
Ханчишмә рухы
Бала-сумы, Ана-сумы —
Үз ярына таман су.
Акмый калган сулар булса —
Ямансулап, талган су.
Уемланып, алкаланып,
Уелланып аккан су.
Башкаланың Баш чишмәсе —
Үз кадерен тапкан су.
И Ханчишмә, тамчың саен
Кояш көлеп баккан су.
Идел-Йортны ут ялмагач,
Кан-яшь түгеп аккан су.
Ярасына, язмышына
Авыр туфрак япкан су.
Гасыр катламнары аша
Хәтер ярын каккан су.
Төн — уятып, көн — оялтып,
Чор күзенә баккан су.
Җан сулышын саклый белеп,
Җир астында чыдар су.
Елдырым-шам кылыч булып,
Ташлар ярып чыгар су!
Су кыйссасы
«Иман китереп, игелекле гамәл кылгучыларга
чишмәләре агып торган җәннәтләр хозуры булачак,
дип кешеләрдән сөенче ал...»
Коръән. Бәкара сүрәсе, 25 аятьтән
Кизләү күзе тирәндә ачыла.
Тома караңгылыкта... җир җелеге аша чемердәп саркый да, каты токым уентыгында яралган су бөреләре нәзберек челтерәп ачыла, таҗлары киерелә башлый... Аннары... куәтләнеп, нәни тояклары белән тибенә-тибенә, туң-сыкылы ташларны чатнатып, катлы-катлы җир сүрүен умырып, ирек-иркенлек даулап, тәкатьсез үҗәтлек белән өскә, биеккә — яктыга таба юл яра.
Нинди омтылыш, нинди тыелгысыз дәрт бу?
Кайсы халыкның тәнен-җанын сугаруда аның саф тамчылы теләге?
Дөнья йөзендә тәкъдир аңа рәхмәтле кыйбла юраганмы?
Юрамаган очракта да, су шаукымы чигенүне белми.
Туфани дәвер тавы — хәзерге Богылтау — җир күзәнәкләре аша Сабый су салкынын тоя, текә яры кизләү туасы бөек мизгелне тулгаксып көтә. Яшел үлән келәменә күләгә сирпеп үскән сыгылма гөл-чәчәкләр с ө е н ч е алырга әзер...
Менә ул — илаһи мизгел!
Кинәт ургылып чыккан лайлалы ташкын, — йә Хода, нинди якты Җиһан! — искиткеч нурлылыктан коты алынуданмы, соклануданмы — чарпаланып, елтыр бөртекләргә таркала... Аннары... Болганчык төсеннән кыенсынып, үлән арасында оя ясарга җыенгандай, бер тәлгәшкә җыелып түгәрәкләнә дә... салмак кына тона, чистара, сафлана, җетеләнә башлый.
Тургайлы күк, тугайлы җир шаһит: кизләү-чишмә гомер буе шушылай аккандыр сыман. Ургылып чыккан төбендә — толымланып, үлән арасыннан, салмакланып, җем-җем тәңкәле, үтә күренмәле елан сыман ыспай бормалана-бормалана килә дә ул, сөзәк ярдагы Үги ана яфраклары астыннан челтер-чырыйлап, мәтәлә-мәтәлә төшеп, олы елгага — Казансу куенына назланып сыена.
Кизләүнең кендеге өзелми.
Тамыры, тирәндә тармакланып, олы дәрьялар хасиятенә тоташа. Шулай итеп, С у к ы й с с а с ы , С у с ү р ә с е языла башлый.
Богылтауда Казан атлы ташкала, ханлык тотар Башкала нигезен салу дәвере килә. Эчке һәм тышкы кирмән диварлары төзелә. Манаралар калка. Азан моңнары Күк гөмбәзен биегәйтә. Хан сарае түбәсендә җилфердәгән сары байракта канатлы елан, гайрәт чәчеп, очып китәр шикелле «бәргәләнә».
Олы Мөхәммәд хан кизләүнең кашагасын ак мәрмәрдән, сәнгати зәвык белән, нәкышләп, иң өскә ак лачын сурәтен уйдыртып эшләткәннән соң, Башкаланың баш кизләүе — Ханчишмә исемен ала.
Тәме — көмеш, җыры — көмеш, тәнгә сихәт бирмеш Ханчишмә халык телендә «Изге» дигән мәртәбәгә ирешә.
Әгәр су телен тоя алсак, «Әүвәлгенең дә әүвәлгесендә минем каршымда Атилла үзе тезләнде!» — дигән фалнамәгә төшенер идек. Әйе, Көн баешы илләренә үтеп барышлый, һун бабаларыбыз башлыгы — атаклы саргаскәр Атилла, Богылтауга тукталып, тирмәләр кордыргандыр. Җәнлекләр такырайткан бормалы сукмактан ул, кизләүгә төшеп, сусавын баскандыр да... Ерак юлга кузгалыр алдыннан, дымлы тире белән тышланган
СУ КАРГЫШЫ
5
чүлмәкләргә су тутырып алырга боергандыр.
Мәшһүр шагыйребез Кол Гали ерак илләрдән — Шәрыктан килгән ашуглар белән сәяхәт кылып йөргәндә, кыргый куаклар күләгәсендәге бу кизләү янында тукталып истирәхәт кылмаган да, язылачак дастанына су тәменә тиң илһамлы сүзләр теленә килмәгәндер димә:
Гәүнәр таш ул, ләкин нәр таш гәүнәр булмас,
Тикмә кеше гәүнәр кадрен аңлый алмасI.
Болгарда яшәп алган чорында Идел-Чулманның бөдрә урманлы ярларыннан үз биләмәләрен карап йөргән Бату ханны да кизләү сукмагы үзенә тарткандыр. Теш камаштыргыч салкын суын татып карап, тәменнән мәмнүн булып калуын гел исенә төшергәндер әле...
Сөембикә-ханбикәнең дә соклангыч чибәрлеге Шәрык илләреннән сәүдә кәрваннары белән кайтартылган затлы ислемайлар хушлыгыннан гына түгел, ә без белгән Ханчишмә суының догалы тылсымы килешкәнгәдер бәлки...
Көнне сәламләп, кояш чыга. Ил яши. Тормыш кайный. Мәйданда фанфаралар яңгырый. Кирмән капкалары вәкарь белән ачыла да ябыла. Урам ташларын кытыклап, ат тояклары тупырдый. Һәммә тарафтан Казанга илчеләр, мосафирлар, сәүдәгәрләр, төрле һөнәр ияләре туктаусыз килә-китә тора.
...Елларга йомгакланып гасырлар уза. Ханчишмә, уйнап-көлеп ага да ага. Берни дә сизми әле, берни дә сизенми... Казан ханлыгының кояшы баю сәгате, тәкъдирнең үз ихтыярыннан тыш, инде билгеләнгән. Бәхеткә юралган ил нигезенә, менә ничә кабат, афәт яный. Мәскәү кенәзлеге моңарчы күрелмәгән көч туплый, үз күршесендә имин дәүләт яшәп ятуын кичерә алмый (бу хасият аңа тумышыннан һәм гомерлеккә бирелгән).
Казан күген авыр болытлар баса, кирмәнне кара чирү уратып ала. Явыз Иван тәреле байраклар астында хәлиткеч һөҗүмгә күчә. Көчләр тигезсез. Ядгәр ханның утыз мең укчысына каршы йөз илле мең укчы куела. Әмма сугыш кануны катгый: көче азрак якны — аклый да, көче күбрәк якны хаклый да алмый. Аның өчен ике як та уртак фаҗига корбаны...
Канкоеш сугыш берничә атнага сузыла.
Мәкерле алым куллану, җир астыннан казып килеп, кирмән диварын шартлату
— Казанның калканын ача. Коточкыч шартлау дулкыныннан җир тетри, диварлар актарылып калка, ташы-ташка аерылып, йөзтүбән ава. Әгәр Ханчишмәнең йөрәге булса, бу дәһшәтле мәлдә йөрәге ярылыр иде. Астан бәргән яман шартлау гарасатыннан бәллүр чишмә, өскә чөелеп, аягүрә баскан килеш киселә, җаны убыла.
Ишетүче булды микән Ханчишмәнең соңгы аһын?!
Кем ишетсен... Илләр көл ителгәндә, ирләр кол ителә... Казан күкрәгендә
— канлы мәхшәр. Сугышмы бу — суешмы? Орышмы бу — кырышмы?! Йөзгә-йөз... Үчкә-үч... Көчкә-көч капма-каршы килә... Атыласы — атыла. Тураласы — турала. Сатыласы — сатыла... Адәм җаннарын рәхимсез кыя-кыя, кылыч йөзләре тупаслана. Кара-каршы очкан ук яңгыры, бәрелешеп, очкын чәчә. Сөңге очлары шартлап сына. Атлар, ахак кан кешнәп, күкрәгенә гөрселдәп ава. Байраклар таптала. Дуамал көч дуенында, утлы итәген бөтереп, Иблис бии, шаша, тантана итә. Иблис каһкаһәләп көлә...
Йөзенә кан чәчрәгән Кояш, бу вәхшилектән имәнеп, офык читенә хәлсез кырынайган.
... Сугышның да соңы була. Тынлыгы да шомлы була. Исән калган яугирләрнең чатнаган иренендә бары бер ыңгырашу өне: су... су... су...
Ханчишмә кабере өстенә эңгер караңгылыгы ишелә...
Су — тереклекнең бисмилласы.
Адәми зат Ана карынында су сүрүе эчендә ярала. Судан гына диярлек торган адәми зат үзе дә бит, үтәли күрә алсаң — тере су һәйкәле, тере су балбалы.
Милләт, төс-кыяфәт, холык-фигыль ягыннан төрле булсак та, без — кешеләр, бу җирдә Тәңре бар иткән уртаклыкка, с у к а р д ә ш л е г е н ә и я и к ә н б е з ...
Суга төкергән, димәк, үз-үзенә төкергән. Мондый бәндәне борынгылар җәзага
I «Йосыф китабы»ннан
тартканнар.
Кизләүгә кизәнгәннең заты корыр, дигәннәр кадимиләр. Шулайдыр! Ханчишмәне шартлатырга боерган рус кенәз-воеводаларының Казан-Мәскәү сугышыннан соң кичергән язмышы гыйбрәтле: аларның берсе дә мантымаган... Каланы яклаучыларны сусыз калдыру коткысы белән Ханчишмәнең төгәл урынын русның гаскәр башлыкларына күрсәткән сатлыкҗаннарның нәсел-нәсәбе дә, кинәнеп яшәргә дип, Мәскәү куенына күчкәч, эт тибенгесендә калып, гаип булып бетә.
Залимнәрнең залимлеге аңлашыла, әмма мондый хакыйкать бар бит әле:
Җимергән як — бер гөнаһлы булса, җимерткән як — ун гөнаһлы.
Нәләт корымы, аямыйча, ике якка да төшә.
Хәтеребезне яралап торган, әлеге тарихи шартлау гарасаты — дәһшәтле манзара, к и с ә т ү л е я ң г ы р а у б у л ы п, гасырлар аша һәр татарның үкенечле йөрәгенә сулык-сулык сугачак әле! Әмма халкыбызның тамак ялына, кесә малына ялманып яшәүче кушканга-куштан катлавы отыры калыная бара. Үз ихтыяры белән татарлыгын үзе буа барган әлеге хыянәтчел кавем — б у я ң г ы р а у г а
— с а ң г ы р а у шул инде, с а ң г ы р а у...
Су сүрәсен чем-кара Җир күге ала, Су каргышы Җир өстендә сыктап кала...
Казан нигезендә
Берни булмагандай, гасырларның
Дулкын-дулкын агылып барышы.
Берни, димә, яфрак өзелсә дә,
Сискәндерә моңсу кагынышы.
Кем ишетә: Җир өстендә түгел,
Җир астыннан килә су тавышы.
Җир бәгыреннән су сыктавы килә,
Хәтәр аның безгә кагылышы:
Су каргышы — Казан нигезендә,
Казан нигезендә — су каргышы...
Әллә шуңа чүгеп калганбызмы?
Күндәмлектән мәмнүн кешеләр без.
Башкалада кайчак башны чөйсәк,
« Кисекбаш» ны искә төшерәбез...
Ә хыялда... шундый адарынып,
Чама белми, ташып түгеләбез:
Хаҗи да без монда, казый да без,
Хуҗа да без монда,түгел дә без...
Асыл холкын җуйган халык булып,
Бүтән телгә күчеп сүгенәбез.
И генә без, ахры, и генә... без...
Су каргышы төшә — йөзебезгә,
Су каргышы төшә — өнебезгә
Су каргышы төшә — төнебезгә,
Су каргышы төшә — көнебезгә...
Әй Ханчишмә! Суың шундый булган:
Җанга шифа, тереләрдән-тере!..
Раббы җирдә мең-мең кизләү ачкан,
Һәр кизләве Аның — бердәнбере!
(Саксыз кизәндеңме — көт «әҗер»ен).
Терек суын җуйган халыкныңмы
Дәхеле бар гадел бәхетенә...
Ваемсызлык юшкыннарын кагып,
Тәвәккәллик чишмә ләхетенә...
Су каргышы төшә — буебызга,
Су каргышы төшә — уебызга,
Су каргышы төшә — телебезгә,
Су каргышы төшә — денебезгә.
Имле дога кыла алсак
Су рәнҗеше... Су ләгънәте... Су каргышы...
Бу зынҗырдан безгә ничек арынырга?
Канга күчеп, күпме дәвер нәгърә орган
Бу гөнаһтан безгә ничек кагынырга?
Халык инде элеккеге халык түгел,
Тетрәп тормый фидаилар муллыгыннан.
Ә шулай да... дәрт җитәр бит, убылган су —
Ханчишмәне коткарырга коллыгыннан.
Изге суның мәрхәмәтен уяталсак,
Якты дөнья йөзләренә кайтаралсак,
Сәҗдә китеп, имле дога кыла алсак,
Башны чөеп, бөтен буйга калка алсак —
Көмеш шифа йөгермәсме тәнебезгә,
Раббы — нурын иңдермәсме кальбебезгә?..
Җир-суларның ярлыкавы мисалында
Бер яктыру балкып алыр Казанымда...
Халык-дәрья ярыннан
Бер очынып, бер ачынып, бер ачылып,
Шуны әйтик догалы сүз азагында,
Юк чагында түгел әле, бар чагында:
«Чыбыркылыйк!» үзебезне кайчагында.
Идел-Урал, Җаек-Себер сыйган уртак
Дөньябызга кысыр ятьмә үрмик әле;
Хакыбызны, атыбызны, халкыбызны
Төрләндереп, телем-телем бүлмик әле!
Бу — минем җан, бу — минем тән, бу — минем кан —
Ничә бөртек татар яши җир йөзендә? —
Ниһаять, бер гадел санга килик әле!
Саекмыймы халык-дәрья Ил күзендә? —
Һәр тамчысын учта чөя белик әле;
Сыналганда кырыс язмыш бизмәнендә,
Үткен дала рухын җуя күрмик әле,
Чит кан кертеп, тере килеш үлмик әле!
Без бит атлы дәверләрнең каһарманы,
Күп кавемне кызыктырган кадер-данны
Хәтерсезлек каберенә күммик әле.
Үчләшсеннәр, көнләшсеннәр, үлчәшсеннәр —
Булганбыз ла! Булабыз да! Булачакбыз!
Мең елдан да т а т а р булып туачакбыз!
Соңгы нота
Су сүрәсе... Меңьеллыклар аръягыннан
Килә — сәмави аң Җиһан ярларыннан.
Сеңә — кайнар тынлы һәрбер Сүзебезгә.
Санлаганнар өчен, сынмаганнар өчен
Тәфсиренең сере — Ана телебездә,
Иң борынгы бөек телебездә!
Тик үҗәт бер сорау һаман гаҗизләнә:
— Барыберме сезгә?
Барыберме безгә?!