Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ

XXI гасыр мәкальләрен - авторлы мәкальләрне җыю дәвам итә. Шәпләрен китап
итеп бастырып чыгарачакбыз.
• Йокың симергән саен, рухың ябыга барыр.
• Миңа кирәк — мин тырыш, сиңа кирәк — тик торыш.
• Рухы чистаның юлы чиста.
• Таш тишәр өчен тамчыга чүкеч кирәкми.
• Чыпчык та үзенә күрә сандугач.
Индус СИРМАТОВ


• Ир белән хатын — тормыш көймәсенең ике ишкәге.
• Ялгыз башның җаны тыныч, эче буш.
• Әтәч, кукрайма, тавыктан башка синең кирәгең юк.
Мансур ШАМБАЗОВ.


Түбән Кама
• Ялкауның ялы бетмәс, телендә зары бетмәс.
• Премиясе булса, лауреатлар табыла ул.
• Тауның биеклеге менгәндә беленә.
• Хатын-кыз бизәнә-бизәнә матурлыгын җуя.
• Тәртип булмаган илдә геройлар күп була.
• Түрә сүзе ахмак булса да хак.
• Моңсыз күңел — мәнсез күңел.
• Җәллад булса, балта табыла ул.
• Тәкәләр сөзешми, патшалар сугышмый яши алмый.
• Гильотинаны башсыз кеше уйлап тапкан.
• Ялкау эт ятып өрер.
• Гомер буе ике кесәсендә ике йодрык йөртте...
• Бер түрә өчен җиде куштан якаларын өзешкән.
Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН


Сәрхушләр турында
• Хәмерле тост — шайтанга бер дога!
• Аек таулар актарыр, исерек эчкәне белән мактаныр.
• Руль тоткан сәрхушнең юлдашы — Газраил.
• Хәмерле баш — мәкерле баш.
• Сәрхуш ата нәселне вата.
Фаварис ГАЛИЕВ.
Балтач районы Смәел авылы.


Мәкаль иясен эзлибез!
Бер авторыбыз мәкальләрен исемен куймыйча гына язып җибәргән. Бәйләнешкә
чыксын иде ул. «Пароль» мәкаль: «Чөгендер суы как түгел, тәхетсез хан хан түгел».