Котлыйбыз!
Котлыйбыз!
Вакыйф Нуруллинга 80 яшь
1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында
туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, ул бер ел колхозда эшли, аннан җидееллык
мәктәпне һәм Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлый. 1954-1957 елларда
армия хезмәтендә булып кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм
әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елны, университетның соңгы курсында укыганда,
«Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә эшкә алына һәм
1977 елның июненә кадәр анда башта — хатлар бүлегендә әдәби хезмәткәр, аннан проза
бүлеге мөдире булып хезмәт итә.
Вакыйф Нуруллин — 60нчы еллар башында әдәбият мәйданына чыккан һәм
үзенчәлекле әсәрләре белән танылган язучыларның берсе. Шул чорда аның бер төркем
хикәяләре басыла. 1964-1966 елларда үзенең беренче күләмле әсәрен — «Шинельсез
солдатлар» исемле повестен яза. 1968 елда повесть «Казан утлары» журналында, аннары
шул ук елны аерым китап булып басылып чыга. Сугыштан соңгы авыл тормышына
багышланган һәм колхоз җитәкчесенең үзенчәлекле образын тудырган «Күпер
чыкканда» (1968-1969) исемле икенче повесте да авторга уңыш китерә.
Җитмешенче еллар дәвамында В.Нуруллин, үз иҗатының төп тематик юнәлешен
үстерә барып, «Әгәр син булмасаң» (1970-1973), «Аккан су юлын табар» (1978)
повестьларын һәм «Яшьнәп үткән яшьлек» (1971-1975) исемле документаль әсәрен яза.
В.Нуруллинның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы белән
аерылып тора. Ул, әдәби иҗат эшеннән тыш, җәмәгать эшенә актив катнаша: Татарстан
Язучылары берлегенең партия оешмасында өч ел рәттән (1974-1977) секретарь
вазифасын үти, Казан шәһәр советына депутат итеп сайлана.
1972 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы
исем бирелә.