Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Төзәтә алмаслык хата
SMSHBI укыгач, кыз бетте генә инде.... Анда өч кенә сүз язылган иде.
«Мин башкага әйләнәм...» Әлеге коточкыч сүзләрне укыгач, Алия җансыз сынга
әверелгән кебек катып калды. Кояш нурларыннан балкыган чалт аяз кәнне кара болыт
каплаган, аяк астында җир убылып, дәнья яшәешеннән туктаган сыман тоелды. Ул,
мең тәрле вак кисәкчекләргә бүленгән уйларыннан арынып: «Бу БМБны Айназ
язмагандыр, кемдер безнең хисләребездән кәлергә җыена», —дигән фикергә килде.
Дәреслекне тизрәк беләсе килеп, кулы кесә телефонына үрелде. Күңелендә
яшеренгән горурлык хисе аны бу гамәленнән тыеп: «Тукта әле, ул егет кеше бит,
үзенең шалтыратуын кәт», — диде. Әйе, бик дәрес, кыз бала үзенә генә хас булган
тыйнаклыгын беркайчан да җуймаска тиеш. Аннары, әлеге сүзләр чын булса, бу хакта
аңа Айназ үз авызы белән әйтеп карасын.
Кәтелмәгән хәбәрдән башы әйләнгән вакытта күзе тәрәзәгә тәште. Ә урамда бәтен
дәньяны сафлыкка күмеп, җиһанны гүзәллек белән бизәп, ап-ак кар ява. Кар
бәртекләре Алияне үткәннәргә, бары күңелле вакыйгалар белән хәтер сандыгында
сакланган мәктәп елларына алып килде. Алия белән Айназ икесе дә бала чактан бергә
уйнап үстеләр, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр кулга-кул тотынышып атлап үттеләр.
Озын кара чәчен үреп, ап-ак бантик тагучы мәлаем сыйныфташын ошату, якын итү
хисе сабый вакыттан ук Айназның үзе белән бергә үсеп, чын мәхәббәткә әверелде.
«5»ле билгеләренә укыган тырыш Алия генә үзе янында бәтерелгән малайларга артык
игътибар итмичә, бәтен күңелен укуга бирде. Башында катлаулы мисаллар, әдәби
әсәрләр генә булган кызның йәрәген яулау Айназга җиңел булмады. Алия гашыйк
егеткә 11нче сыйныфта укыганда, район күләмендә үткәрелүче театр конкурсына
әзерләнгәндә якынайды. «Әле кичә генә яз иде» спектаклендә тәп рольләрне икесе
бергә башкарганда, Айназның әмет чаткылары уйнаган күзләренә, нур балкыган
йәзенә игътибар итте ул. Кулларының йомшаклыгы, тавышының ягымлылыгы, матур
сәйләве кызның күңеленә сәю орлыклары салды.
Шул вакытлардан алар мәхәббәт диңгезендә пар аккошлар кебек бергә йәзделәр.
Сихри айлы кичләрне, яшьлекнең гүзәл елларын күңелле үткәрделәр. Кирәк булса
бер-берсе әчен гомерләрен бирердәй булып, ихластан сәеп- сәелделәр. Айназ
программист, Алия чит телләр укытучысы дипломын алуга гомер юлларын мәңгелеккә
бергә ниятләделәр. Максатларына ирешергә күп тә калмады, ярты елдан укулары
тәмамланачак һәм гәрләтеп туй ясаячаклар. Кән саен мәҗлесне кайда, ничек үткәрү
турында планнар корганда, кинәт Айназга ни булган соң? Нишләп аннан мондый
акылга сыймас хәбәр килеп тәште? Сәйгәненең шалтыратуын атналар-айлар буе
әзелеп-әзелеп кәтсә дә, юкка чыкты, югалды бердәнбере. Инде шалтыратуларын
кәтмәскә, йәрәгеннән алып ташларга тырышып йәргәндә, аннан башка яшәргә
әйрәнгән кәннәрнең берсендә, тулай торакның капка тәбендә, Айназны очратты ул.
Аларның күзләре бер ноктада кисештеләр, икесенең дә беренче уйлаган уйлары
нәкъ бертәсле булды: «Ник мин сине югалттым?» Сорауга җавап эзләп, кысып-кысып
кочаклашу теләгеннән арына алмыйча, сүзсез озак басып тордылар. Алия аңлашырга
тәкъдим ясаганнан соң, паркка таба атладылар. Үзләре яраткан парлы ак каеннарның
икесе ике ягына килеп сәялгәч, Айназ Алиянең күзенә карамаска тырышып, кыюсыз
гына сүз башлады. Аннан башка тәнге клубка баруын, Казан кызы белән танышуын,
очраклы очрашудан әлеге кызның бала кәтүен, шул сәбәпле әйләнергә мәҗбүр булуын
сәйләгәндә, Алиянең йәрәге күкрәк читлегеннән бәреп чыгардай булып ярсыды.
Уйламыйча эшләнгән адымнан бәхетсезлеккә очраган егет үзенең беренче, гомерлек
мәхәббәтеннән гафу үтенде: «Мин туганнан бирле сине генә яраттым һәм соңгы
сулышыма кадәр бары сине генә сөячәкмен!» — диде дә, чиксез соклану, сагыну
хисләре кичереп, саклык белән озын чәчләрен сыпырды. Мөлдерәгән күзләреннән
тамган ачы яшьләрен күрсәтмәс өчен, кинәт кенә борылып, башын аска игән килеш
китеп тә барды.
Алиянең кадерле кешесенең юлына каршы төшәсе: «Мин синнән башка яши
алмыйм!» — дип әйтәсе килде. Тик күз алдына ак биләүгә төрелгән гөнаһсыз сабый
килеп басты. Айназның әле тумаган баласы, дөньяга аваз салганда ук: «Миңа әти
кирәк, мин әтиемне беркемгә дә бирмим!» — дип кычкырадыр кебек тоелды. «Юк, юк,
нарасый, әтиеңә тимим, аны синнән тартып алмыйм. Ул синеке, бары синеке», — дип
кабатлый-кабатлый, яфрак ярырга бөреләнгән сылу каенны кочаклаган килеш
тезләнде дә үрсәләнә-үрсәләнә елады. Канаты каерылган кош сыман өзгәләнгән Алия
киләчәктә үзен тагын да көчлерәк яңа сөю, парлы бәхет көтәчәген, ә Айназның төзәтә
алмаслык хата кылуын, зур югалтуын, мәхәббәттән башка корган тормышының
чәлпәрәмә киләчәген әлегә белми иде...
Динәрә ГЫЙЛЬФАНОВА,
Янил мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы,
Кукмара районы


Гомерлек үкенеч
«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер» ди. Интернет аша танышуларны өнәп
бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә
уйламаган иде.
Язгы чәчәк кебек гүзәл яшьлегенең сизелмичә үтүенә борчылган Алиягә бүгенге
замананың хикмәтләре кызык тоела. Чыннан да, кирәк-ярагыңны сатып алу, озын
чиратларда торып түләүләреңне түләү өчен өеңнән чыгып торасы да юк. Кешедән
калышмаска тырышып үткәрелгән туйлар, акчасы күп кешеләрнең чит илләрдә ял
итүләре турындагы мәгълүматлар белән беррәттән нинди генә яңалыклар,
мөмкинлекләр юк компьютерда. Алия дә эче пошканда аның янында төннәр буе
утырганын сизми дә кала. Үзе кебек гаилә корырга азапланып йөргән яки өйләнеп тә
парлы тормыштан бәхет таба алмыйча аерылган егетләрдән килгән БМБлардан да
арыды. Интернеттан яхшы кияү табып булмасына шулкадәр ышанып, егетләрнең әле
бер, әле икенче җиреннән гаеп эзләде. Берсенең буе кыска, икенчесенең чәче коела
башлаган, өченчесенең мыегы килешсез, кичә танышырга тәкъдим ясаганының кесәсе
сай кебек күренә.
Алия бу көннәрдә төшендә күргән татлы кичерешләре белән тәэсирләнеп,
канатланып йөрде. Озын буйлы, түгәрәк йөзле чибәр егет белән зәп-зәңгәр диңгездә
икәүдән-икәү көймәдә йөзделәр. Егетнең чем-кара күзләре өнендә күргән кебек күз
алдында тордылар, аңа дип атап сөйләгән матур сүзләре колагында чыңладылар.
Төштә күргән күңелгә ятышлы егет минем булачак тормыш иптәшемдер дип уйлады.
Гадәттәгечә эштән арып кайтып фоторәсемнәр карап утырганда, бер сурәт аны таң
калдырды, күңелен әсир итте. Бу — ул төшендә күргән егет ләбаса. Серле елмайган,
йөзендә ниндидер сагыш сизелгән билгесез кешене җентекләп тикшергәннән соң,
аның кем булуын белергә ашыкты. Егет Алмаз исемле, 33 яшьлек икән. Иң мөһиме,
өйләнмәгән һәм ул да Казанда яши, Алиянең таләпләренә туры килә торган ир заты.
Ул гомерендә беренче тапкыр үзе башлап Алмазга танышырга тәкъдим ясап хат язды.
Озак та үтми, кыз күңеленә хуш килерлек җавап алды. Ул көнне алар бик озак
аралаштылар. Күк йөзендә очкан кошлар кебек кыска хатлар ике арада назга сусаган
җаннарның күңелләренә сары май булып ята бирде. Озакламый Алия белән Алмаз
аралашулардан туган ләззәтле хисләрнең гашыйк булу икәнен аңладылар. Бер-
берсенә шулкадәр нык якынайганнан соң, Алмаз үзендә мәхәббәте хакына очрашырга
көч тапты. Алар, һәр гашыйк пар кебек, Бауман урамында күрешергә сүз куештылар.
Икесе дә чиксез дулкынлану белән, сәгать телләренең кичке алтыны сугуын
көттеләр. Алия егетне атаклы галимнәр йолдызлыгы янында кулына чәчәк бәйләме
тоткан килеш каршы алыр, бер-беребезнең җан җылыбызны тоеп, кичке шәһәр
урамнарында йөрербез дип хыялланды. Машинасыннан төшүгә, ышанычлы адымнар
белән тәүге очрашу урынына атлады. Бәхетле мәхәббәткә зур өметләр баглаган Алия
Алмазны ерактан ук күзләде. Ул урында кемнедер көтүче бер кеше дә күренмәгәч,
беренче күрешүгә үк соңга кала бит бу дип уйлады. Йөзләрендә нур балкыган
гашыйкларның җитәкләшеп узып китүләренә сокланып карап торганда, үзенә таба
килүче ике егеткә күзе төште. Имән кебек нык, сөйкемле ир затының коляскада
утыруына, ә кыскарак, чандыр яшь егетнең аны этеп баруына игътибар итте ул. Алар
нәрсәдер хакында сөйләшә-сөйләшә, елмаеп Алия янына килеп туктадылар. Ерактан
күзләп китергән әлеге имгәкнең аның сөйгәне икәнен аңлаудан югалып калган Алия,
«Сез мине, Алмазны, көтмисезме?» — дигән сүзләрен дә әллә кайдан, томан эченнән
ишеткән кебек булды. Әйләнә-тирәсендәге бернәрсәне күрмәс, сизмәстәй булып
катып калды. Менә сиңа ир булырга тиешле кеше диген ә! Аларның аралашулары
көтелгәнчә түгел, салкын булды. Сүзгә-сүз ялгана алмау, югалып калуның сәбәбе дә
нәкъ әнә шул каһәр суккан коляскада иде. Гарип булуын күргәч, Алиянең йөзендәге
елмаюының эреп юкка чыгуын, ул кичергән хис-тойгыларны шунда ук аңлады Алмаз.
Аерылышканда һәр икесе дә киләчәкләре юклыгына инанган иделәр. Яратса да, Алия
Алмазны кабул итә алмады. Юл һәлакәтенә очрап аякларын җуйган Алмазның
бердәнбер гомерлек яры, балаларының әтисе булуын теләмәде. Ул булачак тормыш
иптәшенең үзе белән янәшә атлавын, аны кулларына күтәреп ЗАГСның
баскычларыннан алып менүен көтте.
Алия мәхәббәтеннән баш тартып, киләчәктә үзе теләгән кешене очратуына
өметләнеп яшәсә дә, төшендә күреп, интернет аша гашыйк булган Алмазны оныта
алмады. Яраткан, кадерле кешесеннән башка тормыш кора алмаячагын аңлагач,
язмышның тайгак юлларында ташлап калдырган Алмазны янә эзләп тапты. Тик соңга
калуын аңлау аның йөрәген парә-парә телгәләде. Бәхетсез тормышында Алмазның
юлына мәрхәмәтле, үзен аңлаучы, яратучы хатын-кыз очравын, малай белән кыз
үстерүләрен белгәч, бик үкенде Алия. Тормышта хыялларыңа ирешер, бәхетле булыр
өчен Ходайдан бирелгән язмышыңны узып алга да чапма, артта да калма икән...
Илфат ӘХМӘДУЛЛИН,
Ядегәр мәктәбе директоры, татар теле
нәм әдәбияты укытучысы, Кукмара районы


Мәңгелек сер
14 февраль. Гашыйклар көне. Туй мәҗлесе тәмамланып, яшьләр өчен
кунакханәдә алып куелган бүлмәгә кайтып керүгә, Илүсәнең телефонына SMS
хәбәр килеп төште: «Мин сине һаман да яратам!»
Яралы йөрәгендә Данияр дип язылган тирән эзләрне мәңгелеккә сызып ташлар
өчен генә кияүгә чыккан Илүсә әлеге БМБны укыгач, тагын да күңелсезләнде. Кеше
гомерендә бер генә мәртәбә була торган истәлекле, иң бәхетле булырга тиешле туй
көне дә аның хәсрәтен юа алмады. Май кояшы кебек балкып торучы, шат холыклы
кызның йөзендәге ямансулыкны кунаклар да сизенделәр. Бүгеннән тормыш иптәше
булган Равилне яратмавын үзе бер генә кешегә әйтмәсә дә, сагышлы күзләре, кияү
егетенә булган битарафлыгы бу хакта ачык сөйләделәр. «Мин аны ничек булса да
онытырга тиеш! Әниемнең үтенечен аяк астына салып ташларга хакым юк!» — дигән
гыйбарәне берөзлексез башында әйләндерде. Үзе теләмәсә дә, Илүсә өчен язмыш
ачы сынау әзерләгән шул.
Уч төбе кадәрле генә йөрәген шулкадәр нык биләп алган мәхәббәт хисеннән башы
әйләнеп, үзен күкнең җиденче катында сизеп йөргән вакытта Сания апа Илүсәне
янәшәсенә утыртты да, кулларын кысып, салмак кына:
— Кызым, кадерлем! Күңелемә тынгылык бирмәгән, җан көйдергеч хәсрәтемне
тыңласаң һәм мине аңласаң иде, — дип сүз башлады. Әтисе Рәис белән яратышып
өйләнешүләрен; тәүге мәхәббәт җимешләре булып Илүсәнең дөньяга аваз салуын;
сөеп-сөелеп яшәгәндә, елан кебек шуышып килеп кергән хыянәтнең бәхетләрен
җимерүен; иренең сөяркәсе яныннан кайтканын төннәр буе көтеп утыруларын; үзенең
югалган йөзеген көндәшенең кулында күргәч, йөрәгенең әрнүләрен; төшке аш
вакытында бергә каядыр китүләрен карап калганда гарьләнүләрен күз яшьләрен тыя
алмыйча сөйләде. Илүсә әлеге коточкыч хәлләрне башына сыйдыра алмыйча, әнисен
кызганып:
— Әнием, кем соң ул хатын? Мин аны беләмме? — дип сорады. Сания апа бер
бөртек кызының йөрәген яралыйсын, аның гүзәл дөньясын җимерәсен белгәнгә,
кыюсыз гына:
— Ул — Даниярның әнисе Тәнзилә, — диде. Илүсә, әнисе әйткән сүзләргә
ышанмагандай:
— Нәрсә дисең? Әнисеме?! — дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Ул
кечкенә вакытта менә ни өчен өзгәләнә-өзгәләнә елаган икән әнисе. Шул мизгелдә ике
кадерле кешесенең кычкыра-кычкыра талашулары, үзенең читтән генә куркудан
дерелдәп карап торулары күз алдыннан йөгереп үтте.
— Әйе, аның аркасында күпме җәфа чиккәнемне үзем генә беләм.
Очрашуларыгызны дәвам итеп, гаилә корырга уйласагыз, безнең саф хисләребезне,
җылы мөнәсәбәтебезне урлаган шул карак белән туганлашыйкмы? Кодагыйлар булып
бер табында чәй эчикме? — Әнисе, өстенә эссе су койган чебешкә охшап калган
кызының алдына тезләнеп:
— Мине газап утларында яндырган шул хыянәтченең малае белән араңны өз,
зинһар! — дип үтенде.
Илүсә телефонын сүндереп, бүлмәсенә кереп бикләнде дә төне буе күз яше түкте.
Аның әтисенең якасына ябышып, Даниярның әнисенең битенә сугып: «Оятсызлар
сез!» — дип әйтәсе килде. Сөюләренә киртә булган әлеге ике адәм затының Илүсә
белән Даниярга гомер бүләк итүләре исә уеннан кире кайтырга мәҗбүр итте.
— Беркайчан да ташламам дип антлар иткән, үзен фәрештәләргә тиң күреп
яраткан бердәнберемә аерылышу турында ничек аңлатыйм соң хәзер? Синең әниең
кайчандыр безгә кайгы алып килгән, кеше гаиләсен җимерүче азгын хатынның малае
белән очрашмавымны үтенде газиз әнием, дисенме? Әгәр дә дөреслекне әйтсә, үрнәк
булырдай ана нинди сурәттә килеп баса үз баласының каршына? Данияр аны гафу
итә, кичерә алырмы, бу авырлыкны ул ничек күтәрер? Юк, Илүсә беркайчан да аңа бу
турыда әйтмәс. Нинди генә булса да, Тәнзилә апа аны якты дөньяга тудырган ана бит.
Ул Даниярның яраткан кызын югалту газабыннан әнисенә карата нәфрәтләнүен
теләми. Шуңа күрә бу аның мәңгелек сере булып калачак.
Илүсә соңгы очрашуга гадәттәгечә канатланып түгел, күңел әрнүләреннән
нишләргә, күз яшьләрен тыярга ихтыяр көчен каян алырга белмичә барды. «Минем
башка егетем бар», — дип ялганлаганда, нинди хисләр кичергәнен әйтеп-аңлату
мөмкин түгел иде. Икесе дә аерылышуны авыр кичерделәр, төшләрендә бер-берсен
эзләп, таба алмыйча тилмерделәр. Нишлисең бит, әти- әниләренең хаталары өчен
балалары кыйммәт түләгән кешеләр җир йөзендә бер алар гына түгел. Илүсә бер-
берсен онытырга ярдәм итүен, Даниярга бәхетле тормыш бирүен Аллаһы Тәгаләдән
ялвара-ялвара сорады.
Рәзинә ӘХМӘДУЛЛИНА,
Янил урта мәктәбенең татар теле ҺӘМ
әдәбияты укытучысы,
Кукмара районы