«КАЗАН УТЛАРЫ» ЯКТЫСЫ
«Казан утлары» журналыннан берничә ел аерылып торган идем. Кабат алдыра
башлагач, үземнең бик күп нәрсә югалтканымны аңладым. Минем кебек уйлаучылар
тагын да бардыр, чөнки тиражыгыз шактый арткан.
Язылуымның сәбәбе — үзем укыткан укучымның мәртәбәле журналда эшләве, аның
әсәрләренең басылуы. Сүзем — Айгөл Әхмәтгалиева турында.
«Таллыкүлдә былбыл бар» бәянын укый башлагач, үзеннән-үзе әсәр эченә чумасың,
чөнки бу проблема һәр авыл укучысына якын, таныш. Мондый проблемалар күп
язучыларның әсәрләрендә чагылыш таба. Ә менә геройлар, образларның бирелеше,
язучы теленең сыгылмалылыгы, вакыйганың чишелеше — үзенчәлекле. Күп әсәрләрдә
вакыйга бик күңелле тәмамлана, хыянәтләр дә читтә калмый. Ә Айгөл Әхмәтгалиеваның
152
6*
әсәре исә «чиста», күңелгә ятышлы. Менә шулар аның тәрбияви әһәмиятен арттыра.
Тормыш сазлыгыннан Наилә кебек чыгучылар да җитәрлек бит бүгенге
тормышыбызда. Акча артыннан куып та күңеле тупасланмаган, кешелеклелеген
җуймаган Шамил образы күңелгә аеруча якын. Андыйлар бит, гадәттә, «текә»
машиналарда тузан туздырып кайтып күренеп китәргә генә яраталар. Бүгенге кырыс
заманда ничек аңарда нечкә күңеллелек, кешелеклелек, авылны ярату, сагыну бетмәгән,
сакланып калган? Нәрсә тартып кайтарган аны? Тамырлар монда булгангамы? Әллә
инде кендек каны тамган, тәпи атлап киткән яшел чирәмнәр, Наилә белән бергә эшләгән
чөгендер басулары, әбисенең әйткән сүзләреме? Әгәр тормышыбызда Шамил кебек
эшмәкәрләр үз авылларын шулай яратып, кабат торгызырга алынсалар, бүгенге кризис
чорында бөтен Татарстан өчен зур файда булыр иде. Бу әсәрне укыгач, күңелдә шундый
уйлар туа.
Журнал саннары бик бай чыга. Кемгәдер Хисам Камаловның «Яңа шәһәрдә» бәяны
ошаса, ялгызлык ачысын татыганнар Гөл Мирһадиның «Төш» бәянын елап укулары
турында сөйлиләр. Ә барысы да яратып укыган хикәя — Айгөл Әхмәтгалиеваның
«Капка» хикәясе. Телевидение аша Айгөл белән очрашу бу әсәрне укыйсы килү теләген
арттырды. Журналны көтеп алдык.. Хикәяне укыгач, Мәхмүт Кашгарый исемендәге
Халыкара хикәяләр конкурсында аның II урынны лаеклы рәвештә алуына ышанасың.
«Капка» хикәясе Айгөлне зур юлга — Азәрбайҗан башкаласы Бакуга «алып баруына»
укытучысы буларак бик сөендем, горурландым.
Тирән эчтәлекле, тәрбияви бу әсәр чынлап та олы бәягә лаек. Хикәядә бүгенге көн
проблемалары һәркем күңеленә үтеп керерлек, тетрәндерерлек, уйландырырлык итеп
күтәрелгән. Азмыни Касыймнан Коляга әйләнгән татар егетләре? Татар сүзе ишетергә
тилмереп яшәүче милләттәшләребез? Кем гаепле? Сораулар, сораулар... Бүгенге татар
авылларында, Айгөл язганча, буш нигезләр, тәрәзәләре кадакланган йортлар күп... Синең
өчен бик кадерле йортның читләр тарафыннан сүтелүе гадәти күренешкә әверелеп бара.
Кайтыр нигезе калмыйча, шәһәрдәге дүрт стена арасында читлектәге кош кебек
бәргәләнүчеләр бүген дә җитәрлектер. Кайтыр җире калмаганнар, кулыннан эш
килгәннәр, мөмкинлеге булганнар, Айгөлнең Шамиле кебек, туган авылында кемнеңдер
буш нигезендә яңа йорт калкыта. Безнең авылларда шундый күренеш күзәтелә башлады.
Бу күңелдә өмет уята.
«Казан утлары» журналының үткән елгы саннары кулдан-кулга йөреп, «мунчалага»
әйләнеп беткән иде. Быел исә безнең кечкенә генә Качкын бүлекчәсенә уннан артык
журнал килә. Ә бу үз чиратында журналның абруе арту турында сөйли. Иҗат уңышлары
телим Сезгә! Әлеге әсәрләр кебек матур язмалар көтеп калабыз.