Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ

ТАРИХИ-ПУБЛИЦИСТИК ЯЗМА
Мәңге истә
Олы юлның тузанында Югалттым
эзләремне...
Татар халык җыры
...1939 елның 30 ноябрендә СССР белән Финляндия дәүләте арасында сугыш башлана.
144
Чама белән бик кыска гомерле дип бәяләнгән бу сугыш (1940 елның 12 мартында
тәмамлана ул) аяусызлыгы, дәһшәтлелеге белән истә калган. Әлеге сугышта Германия
хәрби көчләренең дә яшерен рәвештә финнарга ярдәм итүе сугыш барышын тагын да
кискенләндерә төшә. Өч ай тулмастан, солых килешүе төзелә, финнарның җиңелүе
таныла. Әмма бу сугыш халык күңелендә СССР хәрби көчләренең зур югалтуларга дучар
булганлыгы белән истә калган. Ә ил җитәкчеләре һәм югары дәрәҗәле хәрбиләр бездәге
сугыш техникасының заман таләбенә туры килми башлавын ачыклыйлар. Бигрәк тә
безнең очкычларның тизлек һәм корал куәте буенча артка калуы күзгә ташлана. 1935
елдан сафта булган И-15 истребителенең (очучылар аны яратып «Чайка-Акчарлак» дип
йөрткән) очу тизлеге сәгатенә 370 км чамасы, ә Германиядә җитештерелә башлаган
«Мессершмитт- 109»ның исә 540 км булган. Шул сугыштан соң аерым танк
бригадаларын һәм корпусларын тизләтеп оештыруның кирәклеге дә раслана. 1937 елда
репрессияләнгән маршал М.Н.Тухачевский һәм аның фикердәшләре заманында
оештырыла башлап та, кирәкмәс дип соңыннан таркатылган шундый гаскәри
берәмлекләрне күбрәк оештыру кирәклеге ачыклана. Бөек Ватан сугышы башланганчы
безнең армиянең бу эштә беркадәр соңлаган булуы бик аяныч нәтиҗәләргә китерәчәк.
Вермахтның куәтле танк колонналарына каршы торырлык күләмдә шундый корыч
колонналар бездә 1942 елда гына күренә башлый.
Без бүген аларны, сугыш афәтен үз язмышлары аша үткәргән шул меңнәрдән
кайберләрен, аеруча зур батырлык күрсәтеп, олы хөрмәткә лаек булган меңнәрнең бер
өлешен кабат искә алып китәрбез. Алар барысы да безнең кадерле кан кардәшләребез,
дөресрәге, күпләребезнең әти-бабалары булган бит. Әйе, шушы дәһшәтле, гарасатлы
сугышта күпләребезнең якыннары катнашкан. Алар арасыннан исән калып, туган-үскән
якларына кайту бәхетенә ирешкәннәре дә, зур бәрелешләр барышында һәлак булып,
төрле тарафларда ятып калганнары да меңнәрчә. Сибгат ага Хәким бер шигырендә бик
төгәл итеп әйткәнчә, бөтен Европа киңлегенә — Иделдән алып Эльба елгасы
буйларынача сибелде безнең якташ һәм милләттәш сугышчыларның каберләре.
Яңа күршеләр, яңа дуслар...
Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә...
Татар халык ж.ыры
1939 елны безнең ил халкы өчен иң хәтәр елларның берсенә кертергә кирәк. Ил
күләмендә ул ел шулай бәяләнергә тиеш тә. Бу елда Советлар Союзының көнбатыш
чикләрендә дә тынычлык булмый. Анда бер-бер артлы кан коюлы сугышлар дәвам итә.
Ләкин Совет хакимияте елларында ул сугышлар бездә сирәгрәк телгә алынды.
Матбугатка да, тарихны барлаучы китап битләренә дә шул тарафтагы кан коюлы
вакыйгалар өзек-төтек кенә үтеп кергәләде. Һәм ул хакта әле бүген дә бик җәелеп, төгәл
саннар китереп сүз алып барылмый диярлек. Хәтта ул сугышларда катнашып дан алган,
орден-медальләр белән бүләкләнгән батырларның тулы исемлеге дә юк, дигән хәбәрләр
дә ара-тирә матбугат битләрендә күренгәләп китә...
Әлегә 1939 елның августына әйләнеп кайтыйк. Шул айның 23ендә фашистик
Германия белән СССР арасында «дуслык» килешүе төзелә. Тарихта ул килешү бу
илләрнең шул вакыттагы Тышкы эшләр министрлары И.Риббентроп белән В.М.Молотов
исемнәренә бәйле рәвештә «Молотов-Риббентроп пакты» дип тә йөртелә. 1941 елгы
сугыш башланган көннән соң ук диярлек Совет илендә бу килешү-пактны бик сирәк искә
алдылар. Ә аның яшерен, күрше илләрне бүлешүгә багышланган пункт- параграфын
искә алу гомумән дә тыела иде. Совет хакимияте таралуга барган бер чорда да әле СССР
Югары Советы депутатлары шундый фактның булуын, бигрәк тә аның ике якка да күрше
булган бер дәүләт биләмәсен икегә бүлү турындагы өлешен танымаска тырышып, күп
мәртәбәләр трибунага күтәрелде. Фәкать А.Яковлев, А.Д.Сахаров, А.А. Собчак кебек аек
фикерле депутатлар һәм шәхесләр тырышлыгы белән генә ул фактның булганлыгы
турында рәсми карар кабул ителгән иде.
Әйе, безнең илдә кайбер шундый «уңайсызрак» тарихи фактларны онытырга
тырышу, киң җәмәгатьчелек андый очракларны истә тотмасын дип, «изге ялган»га бару
очраклары бер бу вакыйга белән генә дә төгәлләнми, билгеле. Әйтик, әле илленче еллар
ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ
145
башында, бөек юлбашчыбыз И.В.Сталин заманында нәшер ителгән китапларда, шул
исәптән югары уку йортлары өчен чыгарылган дәреслекләрдә дә 640 еллар элек булган
«Куликово кыры» сугышын Рязань кенәзлеге кенәзе Олег оештырган, Тверь кенәзлеге
кенәзе Михаил аңа ярдәмгә үзенең кыз туганының якынын — Витовтны җибәргән дип
яздылар. Мондый фактлар күренекле рус тарихчысы Николай Михайлович
Карамзинның «История государства Российского» томнарында ук теркәлгән. Ә
алтмышынчы-җитмешенче елларда идарә иткән кайбер идеологлар шул тарихтан төп
фигурант Олег кенәзне төшереп калдырды. Ул яу-сугышны оештыру фәкать Мамайга,
Олег тарафыннан чакырып китерелгән «киллерга» гына йөкләнә башлады. Хәзер әлеге
кенәзләрнең ул тарихта катнашуын кайбер ике йөрәкле тарихчылар гына искә алгалый.
«Молотов-Риббентроп пакты» да хәзер шулай сирәк искә алына. Әмма Бөек Ватан
сугышы әлеге пакт нигезендә барлыкка китерелгән үзгәрешләр белән бик тыгыз
бәйләнгән. Һәм безнең ил тарихы ул вакыйгаларны читләтеп үтә алмый.
1914-1918 еллардагы Бөтендөнья сугышы вакытында Россия белән Германия бер-
берсенә каршы якта торып сугыша. Ә 1922 елда, патша Россиясе җирлегендә барлыкка
килгән Совет хакимияте белән «яңа Германия» хакимияте арасында беренче яшерен
«дуслык килешүе» төзелгәнлеге мәгълүм. Андый адымга бу дәүләтләр 1919 елгы
Версаль солых килешүеннән соң бөтендөнья илләре тарафыннан бераз читләтелгән
булганлыктан баралар. Германия — элекке сугышта бик актив катнашучы буларак, ә
СССР барлык капиталистик илләргә дошман дәүләт сыйфатында читләштерелә. Шул ук
вакытта СССР юлбашчылары әле Карл Марксны тудырган Германия җирендә дә
социалистик дәүләт барлыкка киләчәгенә өметләнеп яшиләр. Нишләп өметләнмәсеннәр
ди, 1919 елда Берлинда һәм Мюнхенда немец хезмәт ияләре шундый талпыныш ясап
карадылар ич инде! Бавария Совет Республикасы бер ай чамасы яшәп алды!.. Шул
өметләрне дә истә тотып булса кирәк, Германия җитәкчеләре тәкъдимен СССР
башлыклары кабул итә. Шул рәвешле якын күршеләре өнәп бетермәгән ике ил
арасындагы мондый якынлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру акланган кебегрәк була. Нәм
әүвәл 1922 елгы яшерен төп килешү, соңрак тагын берничә өстәмә килешүләр барлыкка
килә, дип язган шул чор немец дипломаты Пауль Шмидт-Карелл «Гитлер идёт на восток»
китабында (Емельянов Ю. Был ли заговор Тухачевского? //Журнал «Слово». 1991, №12).
Ул вакытта Германиягә корал җитештерү, үз хәрби көчләрен тоту, укыту тыелган
була. Шул сәбәпле ул ил башлыклары, СССРга яңа хәрби техника булдыруда ярдәмләшү
тәкъдиме ясап, әлеге техниканы үзләштерүче гаскәриләрне дә безнең илдә укытырлык
уртак хәрби мәктәпләр ачу тәкъдиме белән чыгалар. СССР җитәкчелеге алар фикере
белән ризалаша. Берлинда һәм Мәскәүдә үз конторы булган ярым рәсми «ГЕФУ» сәүдә
фирмасы төзелә. Шул рәвешле СССРда берничә уртак хәрби завод һәм хәрби мәктәп
ачыла. Ул заводларда эшләүчеләрнең күпчелеге, төп эш башкаручылар немец эшчеләре
— киләчәктә Германияне социлистик ил буларак үзгәртерләр дип өмет ителгән кадрлар
була. (Мәсәлән, Алтайда, Новокузнецк металлургия заводын аякка бастыруда катнашкан
бер төркем эшче шундыйрак хыял белән мавыгып та ала бугай.) Шул заводларның иң
эреләрен атап үтик. Германиянең «Юнкерс» фирмасы Мәскәү янәшәсендәге Фили
бистәсендә 1924 елдан яңа төр металлдан (дюраль) коелган корпуслы самолётлар
җитештерүгә, башка бер компания Ленинград, Тула, Златоуст заводларында туп
снарядлары коюга керешәләр. Пауль Шмидт-Карелл язганнарга ышансак, патша
заманыннан бирле эшләп килүче, немецлар ярдәме белән бераз заманчалаштырылган
соңгы өч завод елына өчәр йөз мең чамасы снаряд җитештергән. Бу снарядлар да, аерым
җиһазлар рәвешендә сүтелгән килеш зур әрҗәләргә тутырылган самолётлар да, гади
сәүдә товары буларак, Балтыйк диңгезе буйлап Германиягә озатылып торган. Дөрес, ул
козгын «Юнкерс»ларны ул еллардагы документларда, бәлки, кайбер илләрдә, шул
исәптән СССРда да пассажирлар йөртү өчен кулланылган «юаш» «Юнкерс»лар белән
тиңләп яза торган булганнардыр. Бу «уртак» заводларның уртак булудан кайчан
туктатылганлыгы төгәл генә мәгълүм түгел. Мөгаен, Адольф Гитлер Германия иленең
«тәхетен» биләгәннән соң булган бугай андый хәл. (Бераз соңрак әлеге заводлар
җитештергән снарядларның һәм «Юнкерс» ише авыр бомбардировщикларның безнең
илгә ничаклы зыян китерүен әйтеп һәм исәпләп бетерерлек тә түгелдер.)
Липецк каласы янәшәсендә 1924 елдан ярым яшерен СССР-Германия очучылары
мәктәбе (4нче «совет» эскадрильясе), 1927дән Саратов ягында сугышта химик агулар
куллануны үзләштерүчеләрнеке ачыла. Ә егерменче еллар ахырында Казан читендә,
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН, БУЛАТ ХӘМИДУЛЛИН
146
Урта Кабан күле тирәләрендә танкистлар әзерли торган «Кама» мәктәбе эшли башлый.
Бу мәктәпнең рәсми исеме «Осоавиахим» техник курслары» дип аталган була. 1929-
1933 елларда әлеге уртак хәрби мәктәпнең җитәкчесе немец офицеры Фридрих Кюн,
аның урынбасары С.М.Ерошенко булган. Бу мәктәптә укучы вермахт курсантлары
әзерлеген тикшерү өчен, 1930 еллар башында Казанга Германиянең булачак баш
танкисты генерал Х.В.Гудериан да килеп киткән дигән мәгълүмат бар. Башлангыч
елларда мәктәптә укучы вермахт курсантлары саны өчтән ике нисбәтендә булган.
Германиядә хакимияткә Адольф Гитлер килгәннән соң, ике яклы килешүләр туктатыла.
Уртак оешмалар бетерелә. 1933 елның сентябреннән алып 1941нең мартына чаклы бу
хәрби мәктәп Кызыл Армия өчен генә танкист кадрлар әзерли. Аны тәмамлаучылар
арасында Алабуга төбәгендә туган генерал, 10нчы танк корпусы командующие Василий
Герасимович Бурков һәм безнең «Батырлар китабы»нда теркәлмәгән берничә Советлар
Союзы Каһарманы да бар. 1941 елның март аенда бу уку йорты пехота мәктәбе белән
берләштерелә һәм Казан танк училищесы дип йөртелә башлый.
«Юнкерс» ише «товар» җитештерүче заводларга иң кирәкле чимал да, җайланмалар
да Германиядән китерелгән. Шушы хезмәтләр өчен Германия бюджетының байтак
өлеше тотылган. Мәсәлән, 1926 елда йөз илле миллион күләмендә дәүләт акчасы
тотылуы теркәлгән. «Дәүләтнең ул елдагы бюджетының өчтән бер өлешенә якын
сумма», — дип хәбәр ителә әлеге китапта. Димәк, «Үзең тапкан, үз башыңа төшкән бәла»
дигән гыйбарә шушындый хәлләргә бәйле рәвештә тугандыр инде, мөгаен. Дөрес, 30нчы
елларда Германиядә юлбашчылыкка Гитлер һәм аның фикердәшләре килмәгән булса,
сугышка әзерлек өлкәсендә ике ил арасындагы уртак хезмәттәшлек, бәлки, болай ук
фаҗигале юнәлеш алмаган булыр иде.
1939 елгы икенче дуслык килешүе исә ике ил арасында көтелгән сугышны
берникадәр вакытка чигендереп тору, шул арада күбрәк көч-куәт туплау нияте белән
төзелгән бугай. Әлбәттә, әлеге «дуслык килешүе»нең озакка бармасын ул килешүгә адым
ясарга ниятләгән ил башлыклары аңлый. Әйе, ул килешүнең төп пункты бу илләрнең
якын арада бер-берсенә каршы сугыш башламаячагын белдерү була. Ә инде икенче —
яшерен пункты турында бераз соңрак сүз булыр. Ике ил арасында төзелгән ул
килешүдән соң, СССР белән Германия халыкларының үзара дуслыгы турында вакытлы
матбугатта төрле язмалар басыла башлый. Уртак башка чаралар да үткәрелә.
Шул рәвешле, ике арада «көтмәгәндә, капылт кына башланасы сугыш» берникадәр
вакытка кичектерелеп тора. Бу вакытта вермахт гаскәрләре Германиягә күрше булган
илләрне яулап алу сугышларын башлап җибәрә. 1939ның 1 сентябрендә, Польша
дәүләтенең чиктәш өлкәләрендә күпмедер күләмдә немец халкы вәкилләренең дә
яшәвен сылтау итеп, Германия бу илнең көнбатыш өлешен яулап алырга керешә. Ә
киләсе елның май-июнь айларында Бельгия, Франция кебек илләрнең җирләрен басып
ала.
Бу айларда СССР хөкүмәте дә тик ятмый, үз биләмәләрен көнбатыш тарафкарак
киңәйтү чараларына керешә. «Молотов-Риббентроп килешүе»нең яшерен пунктында
украиннар белән белоруслар күпләп яшәгән төбәкләрне СССРга кушу зарурлыгы да
каралган була. Балтыйк диңгезе буенда урнашкан кечерәк өч дәүләт язмышы да шул
«пакт» нигезендә СССР карамагына калдырыла.
Өлкәнрәк буын укучылар хәтерлидер, 1919-1920 еллардан башлап СССР белән
«паннар Польшасы» арасында дошмани сәясәт яшәп килде. Ике ил арасындагы мондый
мөнәсәбәт соңрак тагын да катлаулана төшә... Көнбатыш Украина белән Көнбатыш
Белоруссия өлкәләрен һәм Балтыйк буе дәүләтләрен СССРга кушу өчен 1939 елның
сентябрь урталарыннан кыска вакытлы яулап алу сугышлары башлана. Анда безнең күп
кенә гаскәри берәмлекләр катнаша. Ә вермахт гаскәрләре инде бу вакытта «паннар»
иленең көнбатыш төбәкләрендә исә үз тәртипләрен урнаштырып та өлгергән була.
Шулай итеп, әлеге килешүне төзегән «дус» дәүләтләргә ашыга-ашыга яңа чик буйларын
ныгыту эшләренә керешергә, анда яңа казармалар, яңа аэродром һ.б. төр корылмалар
төзи башларга туры килә. Кемдер моңа тизрәк ирешә, кемдер соңлый, әлбәттә. СССРның
шул чик буйларында урнашкан алтмышлап яңа аэродромыннан кайберләренең 1941
елның май-июнь айларында әле төзеп тә бетерелмәгәнлеге мәгълүм. Дөрес шул, әгәр
алдан чарасын күрмәсәң, бәла көтмәгәндә килә...
Яңа өлкәләрне яулау, чик буен үзләштерү вакыйгаларында безнең якташларыбыз
һәм милләт вәкилләре дә катнашкан. Ләкин элегрәк елларда, бигрәк тә Совет хакимияте
ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ
147
дәверендә ул җирләрдә барган сугыш турында безнең илдә бик шауламадылар. Ул
сугышларга багышланган истәлек язмалары да, тарихи хезмәтләр дә сирәк басылды.
Шуңа күрә безнең халык күңелендә ул чор «герман солдатлары белән кыска вакытлы
дуслык еллары» буларак кына истә калган. Шул ук «Батырлар китабы»на кергән, төрле
вакытта Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булган кешеләр арасында да
көнбатыш чикләрне киңәйтү сугышларында катнашкан дистәләп исемне күрсәтеп була.
Ләкин алар анда ни-нәрсәләр эшләгән — ул хакта сүз юк. Бу вакыйга алар
биографиясендә фәкать «1939 елда совет гаскәрләренең Көнбатыш Белоруссиягә (яки
Көнбатыш Украинага, Балтыйк буе өлкәләренә) походында катнашты», дигән
бертөрлерәк җөмләләрдә генә теркәлгән. Әйтерсең, туристик походта булып
кайтканнар.
1939-1940 елларның көзге һәм кышкы айларында дөнья күргән матбугат
битләрендә СССР белән Германия дәүләтләренең «мәңгелек дуслыгы»на багышланган
язмалар бар, газета-журналларда фотоматериаллар да урнаштырылган. Башына
будённовка кигән, аркасына мылтык аскан совет кызылармеецы белән каскалы вермахт
солдаты кочаклашып төшкән плакат сурәтләре дә матбугат битләрендә очрап тора.
Польша җирләрендәге җиңү сугышларыннан соң вермахт гаскәрләре белән бергә
уздырылган парадларда СССР гаскәриләренең һәм кайбер гаскәр башлыкларының
катнашуын күрсәткән фотолар да очрый анда.
Язучы Мәхмүд Максуд — шул вакыйгаларның шаһиты булган шәхес. Шул хакта аның
хатирә язмалары бар иде. Ул сугыш вакытында М.Максуд бер хәрби газета
редакциясендә эшли, өлкән политрук. Шул сәбәпле аңа «вермахт гаскәрләренең җиңү
парадларын» күрү, киләчәктәге дошман армиясенең бериш командирлары һәм каскалы
солдатлары белән якыннан аралашу да насыйп була. «Батырлар китабы»нда
урнаштырылган Каһарманнарыбыз исемлегенә күз төшерсәк, якташларыбыздан 1939
елгы ул яуларда танкист Борис Винокуровның, укчы взвод командиры Семён Ильченко
(1915-1962дән соң), шул сугыш чорында укчы ротада лейтенант, соңрак танылган
партизан булган Иван Кабушкин (1915-1943), очучы Гали Мәҗитов (1912- 1955тән соң)
һ.б.ның катнашуын ачыкларбыз. Казанда туган каһарман очучы, яу кырында 1943 елда
һәлак булган Василий Михайловка багышланган белешмәлектә генә бераз аңлаешлырак
итеп: «Участник ввода Советских войск на территорию Западной Украины и Западной
Белоруссии в 1939 г.», — дип язылган.
Шул елның беренче айларында алар да бит ике як гаскәриләренең дуслык
очрашуларында булганнар. Танкист белән танкист, тупчы белән тупчы очрашканда,
һичкайчан бер-берсенә төбәп атмаска сүз куешканнар... Шул яуда да булып, сугыш
афәтләрен кичеп кайткан кайбер солдатлар әле илленче елларда да көнбатыш чик
буендагы шундый очрашулар турында искә алгалап сөйләрләр иде. «Әйе, немец солдаты
да безнең кебек кеше. Гитлер һәм аның иярченнәре генә алар холкын бозды», — дип
әйтүчеләр дә булгалар иде.
* * *
«Яңа дуслар, яңа күршеләр» белән үзара сугыш башланыр алдыннан, яңарак
барлыкка китерелгән чикнең ике ягындагы гаскәрләр күпме булган? Алар
карамагындагы корал нинди һәм ничаклы булган соң? Бу сорауларга җавап бирүе безгә
шактый авыр. Шунысы хак: дошман яхшырак коралланган була, самолёт, танк, туплар
исәбенчә өстенлек аның ягында кала. Германия ягында торып сугышырга ризалык
биргән илләр дә ишле генә: Италия, Венгрия, Румыния, Финляндия.
Җ.И.Гыйльмановның «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» дигән китабына күз
төшерик. «Ул вакытта бөтен Көнбатыш Европаның дип әйтерлек хәрби ресурслары һәм
икътисады безнең дошман кулында иде... Кайбер Көнбатыш илләрен яуларга
әзерләнгәндә һәм аларны басып алу вакытында кирәкле тәҗрибә дә тупланган була.
Шуңа күрә Советлар Союзына баштарак бик кыенга туры килде. Сугыштан соңгы
елларда хөкүмәт оешмалары тарафыннан да билгеләп үтелгәнчә, бу кыенлыкларны
арттыруга үзебездәге җитешсезлекләр — «фашистик Германиянең һөҗүмгә күчү
вакытын билгеләүдәге ялгышлар да, заманча техниканың вакытында җитештерелмәве
һәм башка төр кимчелекләр дә өстәлә», — дип, хөкүмәт карарыннан бер җөмлә китереп
яза ул. «Великая Отечественная война Советского Союза 1941-1945» (Мәскәү, 1967, 33 б.)
китабында бу чорга караган кайбер саннар да китерелгән. Бөек Ватан сугышы алдыннан
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН, БУЛАТ ХӘМИДУЛЛИН
148
безнең дошманнар карамагында җәмгысы сигез миллион биш йөз мең чамасы гаскәри,
унбер меңнән артыграк санда төрле куәттәге танк һәм үзйөрешле туп («бронялы
пушка»), унбер мең чамасы самолёт булган, диелгән. Ләкин бу саннар 1980 елда нәшер
ителгән «Советский энциклопедический словарь» белешмәлегендә (205 б.) бераз
киметеп күрсәтелә. Бу вакытта чик буенда Германия белән союзниклары карамагында
биш миллион ярым гаскәри, өч мең дә җиде йөз танк (алдагы саннан өч мәртәбәгә
кимрәк), биш меңгә якын (икенче бер белешмәлектә төгәлрәк сан китерелә — 4980)
самолёт булган, диелә. Безнең уйлавыбызча, әлеге саннарның икенчесе дөреслеккә
якынрактыр кебек. Шуларның азчылык өлеше Германиянең башка фронтларында
(мәсәлән, Африкада) кулланылса, күпчелеге СССРга каршы ташланган. Германиянең һәм
аның белән килешү төзегән илләрнең гомуми дивизияләре саны элегрәк йөз туксан
булган дип күрсәтелгән иде. 1980 елгы белешмәлектә бу сан юк. Германия һәм аның
җәптәш илләре самолётларының гомуми саны биш мең чамасы булса, «Великая
Отечественная война Советского Союза 1941-1945» китабының 1965 елда нәшер ителгән
басмасында күрсәтелгәнчә, бу санның яртысыннан күбрәге вермахт гаскәрләре
һөҗүменең төп юнәлешен тәшкил иткән безнең Көньяк-көнбатыш һәм Көнбатыш хәрби
округлары каршына туры килгән икән.
Менә СССР Авиация сәнәгате халык комиссариаты хезмәтләрендә теркәлгән, сугыш
алдыннан безнең көнбатыш фронтлар карамагында булган самолётларга бәйле бер
белешмә. Кара диңгез буеннан алып Төньяк боз диңгезенә кадәр сузылган озын чик
буенда безнең 79 һава көчләре дивизиясе һәм 5 авиабригада булган икән. Аларның бер
өлеше катнаш составлы булган, ягъни ул бригада һәм дивизияләрдә истребительләр дә,
бомбардировщиклар да бер җитәкчелеккә буйсындырылган. Ә гомумән алганда, чик
буйларында урнашкан бу һава көчләре гаскәрләре сафында истребительләр — 59,
бомбардировщиклар — 31, штурмовик-пикировщиклар 5 процент булган икән. Шул ук
документта бомбардировщиклар санын бераз киметеп, истребительләр белән
штурмовикларны анда күбрәк урнаштырасы булган икән дигән җөмлә дә бар. Бу
дивизия белән бригадаларның 32се, ягъни яртысы чамасы, Көнбатыш хәрби округы
биләмәсендә урнашкан була. Димәк, дошманның туп-туры Мәскәү тарафына юл тотасы
юнәлешендә.
Чик буендагы безнең гаскәри берәмлекләрнең саны һәм көч-куәте тулаем безгә
мәгълүм түгел. Ул саннар элек бездә күрсәтелмәде, киң җәмәгатьчелек өчен тулы килеш
бәян ителмәде дә бугай. «Энциклопедик словарь» да безнең гаскәриләр саны 2,9 млн.,
танклар — 1800, самолётлар 1540 булган дип китерелә. Самолётлар саны алдыннан «яңа
конструкцияле» дигән сыйфат билгесе дә куелган. Дөрес, берише шулай яңарак эшләнә
башлаган яңа төр очкыч та булгандыр. Бердән, аларның күпчелеге, бер мең дә ике йөзе,
сугышның беренче көннәрендә үк юк ителгән бит. Ә ул чордагы безнең
бомбардировщикларның ни хәлдә булуы белән бу хезмәтне укучылар әле таныша алыр.
Минск, Могилёв, Смоленск тирәләрендәге яу кырында көн дә диярлек булган хәрби
корреспондент һәм язучы Константин Симонов үзебезнең беренче танкны, бер җиңел Т-
26ны июльнең дүртләре тирәсендә күрдем, дип яза. Ә 30 июнь иртәсендә Березина
елгасы юнәлешендә фанердан ясалган иске ТБ-3 бомбардировщикларыбызның ничек
бер-бер артлы юкка чыгарылуын шулай ук аның 1982 елда Мәскәүдә нәшер ителгән
«Разные дни войны» китабыннан укып белеп була. Димәк, «яңа һәм яңартып» эшләнгән
самолётлар әле сугышның башланган атналарында сугыш кырына бик аз күләмдә генә
барып җиткәндер. Аның шулайрак икәнлеге Авиация сәнәгате халык комиссариаты
эшчәнлегенә кагылышлы кайбер язмалардан да чамалана. Мәсәлән, 1939-1940 елларда
яңарак истребительләрдән иллеләп Як-1 (сугышка багышлы язмаларда бу самолёт бик
сирәк искә алына, аз күләмдә чыккан булгангадыр), йөз егерме МиГ (аларның да
егермесе генә МиГ-3, калганнары «устаревшие МиГ-1» диелгән) җитештерелә. Ә 1941
елда исә өч мең дә бер йөз МиГ-З, җиде йөзләп ЛаГГ-3 эшләп чыгарыла. Ләкин бу МиГ,
ЛаГГларның яртысыннан күбрәге сугыш башланганнан соң, шул елның соңгы чирегендә
җитештерелгән, дип язалар. Бомбардировщиклардан яңа Ил-4ләрне 126нчы завод 1940
елда йөз данә, 1941дә өч йөз сиксән биш данә чыгарган. ТБ-7 яки Пе-8ләр Казан
заводында 1940 елда — 18, 1941дә 23 данә җитештерелгән. Әйе, болары Мәскәү белән
Казан заводларында эшләнгән. Бер карасаң, бездә дә самолётлар шактый ук
җитештерелгән кебек. Ләкин шуларны зур бер ил буйлап таратып чыксаң — анда да,
монда да җитешми башлаганлыгы күренәчәк. НКАП белешмәлегендә 1942 елның
ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ
149
июленәчә җитештерелгән самолётларның 47 проценты гына яңа төр очкычлар иде,
диелә. Бигрәк тә бомбардировщиклар арасында бу сан бик түбән — 10 процент кына
булган. Күпчелекне әлеге фанер ТБлар («тяжёлый бомбардировщик»лар) тәшкил иткән.
Ул вакытта безнең бөтен Көнчыгыш Европа-Азия буйлап сузылган илебездә 160
дивизия була. Бу сан тарихчы Җ.Гыйльманов хезмәтендә дә, К. Симоновның әлеге
ҖИҢҮЛӘР ҖИҢЕЛ БИРЕЛМӘДЕ
150
6. «К. У.» № 6
китабында да китерелә. Аның Бөек Ватан сугышы тарихын яхшы белгәнлеге беркемдә
дә шик уятмыйдыр, шәт. Архивларда тупланган бик-бик күп документлар белән дә
таныш булган К.Симонов. Үзенең әлеге китабында да ул, көндәлектә теркәлгән берәр
фактны раслау өчен, күп санда төрле архив чыганакларыннан алынган мәгълүматка
таянып эш итүен белдерә. Җ.Гыйльмановның алда искә алып кителгән китабында:
«Сугыш башланган айларда мобилизацияләнгән кешеләр исәбенә тагын кырыктан
артыграк дивизия оештырыла», — дип язылган. Шуларга 1942 елда яңа оешканнарын да
өстәсәк һәм яу кырында юк ителгәннәрен чигерсәк, 1943 елда сугышчыларның милләт
санын барлауда катнашкан 200 дивизия килеп чыгадыр, мөгаен. Сугыш башланган
беренче җәйдә сугыш кырында күпме дивизиябез таркалган, камалышта калган, юкка
чыккан соң? Саннар төрлечәрәк китерелә. 1941 елның җәй-көз айларында безнең егерме
сигез дивизия юк ителгән яисә камалышта калып таркатылган дигән хәбәр бар. Менә
сугыш башланган айларда ук гаскәри берәмлекләребезнең, димәк, солдат һәм
офицерларыбызның ни дәрәҗәдә тиз кимүен дәлилләүче бер мисал. «Великая
Отечественная война Советского Союза 1941-1945» китабында (90 б.) «1941нең сентябрь
башында Көньяк-Көнбатыш фронт оештырган «Киев операциясе»ндә СССР ягыннан 677
мең гаскәри катнашты, шул операциядән соң 150 мең чамасы гына калды», — дип хәбәр
ителә. Көнбатыш фронт юнәлешендә, икенче төрле язылганча укысак — «Смоленск
төбәгендә барган сугышларда» безнең унбер дивизия юкка чыгарылган, дигән фактлар
бар. Шулар арасыннан икесе — элек Казанда оештырылганнары. Әйе, 1984 елда
Мәскәүдә нәшер ителгән «Великая Отечественная война. Вопросы и ответы» китабында
да гаскәри берәмлекләр исемлегеннән төшерелгән дивизияләр санының егерме сигез
булуы раслана.
Сугыш башланыр алдындагы ике ел дәвамында СССРның ашыгып корал
җитештерүен, яңа төр техника үзләштерә башлавын һичкем инкяр итмәстер, шәт. Бу
табигый хәл. Бүген-иртәгә зур сугыш башлану ихтималын көткән һәр ил дә шулай эшләр
иде. Бу елларда яңадан атаклы Т-34 танклары, яңа төр очкычлар җитештерелә башлый.
(Тухачевский төркеме кулга алынгач, Т-34ләрне һәм үзйөрешле тупларны чыгаруны
туктатып торуны күпләребез, бәлки, ишетмәгән дә булгандыр.) Элегрәк әкрен йөрешле
ТБ-3 очкычлары җитештерелгән булса, бу елларда завод ангарларында Ил-4, ТБ-7
(соңрак бирелгән атамасы — атаклы Пе-8) сафка баса. Дөрес, сугышка чаклы бу очкычлар
саны әле бик аз була. Әмма алар сугыш башланган җәйдә үк Берлин, Данциг, Кёнигсберг
кебек бик ерактагы дошман шәһәрләрен бомбага тотарлык очкычлар буларак таныла.
(Бу самолётларны җитештерүдә, әлбәттә инде, Мәскәү янәшәсендәге заводта
«Юнкерс»ларны эшләүдә кулланылган җиһазлар да катнашкандыр. Димәк, Германия
белән элекке бер килешүнең файдасы да тигән икән.) Совет авиациясен яңадан-яңа
очкычлар белән тулыландыру юнәлешендә Казан авиация заводы сугыш елларында
уңышлы эшли. Бу уңышта, әлбәттә, сугыш башлангач ук Мәскәүдән Казанга күчерелгән
заводның да өлеше зур. Бергә кушылган заводларның берсенең иске исеме калдырылуы
да шуны раслый торгандыр инде. Шул ук елларда Казан заводында тагын да тизрәк
очышлы, танк колонналарына төбәп туп-пулемётлардан атарга да, бомба ташларга да
сәләтле Пе-2 «бомбардировщик-пикировщикларын» җитештерүгә дә керешелә. Ләкин
сугыш башланган чорда әле бу коралларның — яңа төр самолёт һәм танкларның саны
җитәрлек булмый шул. Казанда урнашкан 2нче, 387нче санлы завод та бу елларда
151
яңа төр истребитель самолётларын — ЛаГГ-Зне сафка бастыруда катнаша. Ул
очкычларның канатлары әлеге Бишбалта заводына караган, хәзерге шәһәр стадионы
тирәләрендә урнашкан цехларда эшләнгән. Ләкин бу заводның төп юнәлеше По-2
самолётларын җитештерү була. Сугышка чаклы әлеге очкычлар шәһәрара элемтә
урнаштыру, пассажирлар йөртү тармагында һәм булачак очучыларны очарга өйрәтүче
уку йортларында кулланылган. Сугыш башлангач, аларны, фотоаппаратлар
урнаштырып, дошман көч-куәтләрен барлаучы разведка эшләрендә дә, партизаннарга
кирәкле корал ташу, яралыларны фронт сызыгы аша үзебезнең якка чыгару
максатларында да кулланалар. Бомба ташлау җайланмалары беркетелгән По-2, У-2
(бераз сугыш шартларына җайлаштырылган вариант) самолетлары атаклы хатын-
кызлар авиаполкының — каһарман очучыларыбыз Ольга-Ләйлә Санфирова (1917-1944),
Мәгубә Сыртланова (1912-1971), кардәш казакъ кызы Ьибазә Доспановалар полкының
төп «аты» да булган бит. Сугыш елларында әлеге заводта унбер мең чамасы шундый
биплан җитештерелгән.
Сугыш башлануын көткән айларда кайбер башка төр оештыру эшләре дә башкарыла,
яңа карарлар да кабул ителә. Мәсәлән, 19З9 елның З1 августында кабул ителгән карарда
хәрби хезмәткә мобилизацияләнүчеләрнең яшен яшәртү — 18гә төшерү, югары уку
йортларында укучыларны хәрби хезмәткә алуны кичектереп торучы льготаны юкка
чыгару каралган була. Әлбәттә, хезмәткә каралучыларның яшен ике яшькә яшәртү —
өстәмә гаскәри берәмлекләр, дивизияләр туплау дигән сүз. СССР Югары Советы
Президиумының 1940 елгы 26 июнь карары белән илдә элекке җиде сәгатьлек эш көне
урынына сигез сәгатьлек эш көне кертелә. Эш атнасы да җиде көнгә җиткерелә. Ягъни
завод-фабрикаларда эшләүчеләр «базар көн»сез эшләү режимына күчерелә. Хәтта Яңа ел
бәйрәмен дә «элекке бай-буржуйлар бәйрәме» дип бәяләү очраклары булган. Ул елларда
фәкать Яңа ел, 1-2 май һәм 7-8 ноябрь көннәре генә рәсми бәйрәм көне саналган.
Димәк, корал җитештерү өчен тагын сәгатьләр, көннәр өстәлгән. Совет-фин
сугышыннан соң билгеләнгән яңа хәрби министр С.К.Тимошенконың 1941 елның май
ахырында кабул иткән карары да «тиздән сугыш башланачак» дигәнне аңлатып тора. Ул
карарда хәрби уку йортларын тәмамлап чыгу вакытын алгарак күчерү, аны
тәмамлаучыларны, җәйге ялга таратмыйча, кичекмәстән хезмәткә билгеләнгән
урыннарына җибәрү тиешлеге каралган була.
Ләкин, шундый чаралар күрелүгә дә карамастан, бик күпләр өчен ул сугыш
«көтмәгәндә башланган» кебек кабул ителгән. Гади халык арасында гына түгел, байтак
кына хәрби җитәкчеләр арасында да булачак сугыш нәтиҗәләренә җиңелчәрәк карау
чире — ваемсызлык өстенлек иткән кебек тоела. «Японнарны (Халхин-Гол сугышында),
финнарны, әнә, бик тиз дөмбәсләдек, башкаларны да шулай тиз генә бәреп егачакбыз»,
дигәнрәк фикер күпләрнең күңелен юаткан булса кирәк ул елларда...
Лирон ХӘМИДУЛЛИН,
Булат ХӘМИДУЛЛИН


Дәвамы бар