Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМНЕҢ ӘДӘБИ-ТЕОРЕТИК ФИКЕР ДӨНЬЯСЫ

Гали Халитнең тууына 100 ел
Күренекле галим Гали ага Халит белән мин үткән гасырның кырыгынчы еллары
ахырында, университетта укып йөргән чакта таныштым. Ул безнең группада Мәҗит
Гафури иҗаты буенча махсус семинар алып бара иде. Аның җитәкчелегендә реферат
яздым. Ул зачёт куярга яраклы дип табылды.
Студент һәм аспирант елларында без Гали аганың «Халык шагыйре Тукай», «Мәҗит
Гафури иҗаты», «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре», «XX йөз башында татар
әдәбияты» китапларын игътибар белән өйрәнә, кайбер урыннарын язып та ала идек.
«Тормыш һәм ирек җырчысы: очерк» китабына рецензия дә язарга насыйп булды. Ошбу
китап Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗаты турында иде. Икенче басма. Бу шагыйрь
турында Г. Рамазанов, Х. Госман, Ә.Нигъмәтуллин, С.Кудаш, П.Тычина һәм башка
авторларның татар, башкорт, рус телләрендә чыгарган җитди китаплары, мәкаләләре,
истәлекләре бар. Гали Халит үзенең әлеге китабында әдип иҗатын өйрәнү юлында моңа
кадәр ирешелгән барлык гыйльми казанышларга, шул җөмләдән үз тәҗрибәсенә дә
таяна, ләкин аларның берсен дә кабатламый, үз карашын, үз концепциясен тәкъдим итә.
Кирәк урыннарда автор Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институтында һәм башка оешмаларда, музейларда саклана торган кулъязма архив
материалларын файдалана, шулар ярдәмендә әсәрләрнең бөреләнү тарихын ачыклый.
Хезмәттә мөһим теоретик положениеләр бар. Әмма алар берсе дә абстракт фикер йөртү
рәвешендә генә барлыкка килмәгәннәр, бәлки әдәби фактларның үзләреннән килеп
чыкканнар, язучы әсәрләрен тирән өйрәнү, иҗат процессын гомумиләштерү нигезендә
туганнар. Язучының идея-поэтик эволюциясен күзәтү дәвамында без китап авторының
да фикерләре тоташ үсә баруын күрәбез.
Хәзерге татар прозасында психологизм турында монография һәм диссертация
язганда, мин Гали Халитнең «Шагыйрь, чор, герой», «Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт
белән», «Рождённые революцией» китапларына еш кына мөрәҗәгать иттем, ул китаплар
белән киңәштем.
«Психологизм в современной татарской прозе» дигән докторлык диссертациясен
миңа Алма-Атада, Казакъстанның фәннәр академиясендә якларга туры килде. Гали
Халит оппонент иде. Бу уңай белән кайбер иптәшләр, ничек дип әйтим, сорау
рәвешендәге фикерләрен дә сиздереп куйдылар. Гали Халит — бик таләпчән тәнкыйтьче
бит. Ничек курыкмадыгыз, дип әйтүчеләр булды. Ләкин мин үзем Гали аганың оппонент
булуын сорадым. Ул аеруча тирән белемле, киң эрудицияле, принципиаль галим. Яклауга
чыкканчы шундый остазның иләгеннән үтү зыянга булмас дип уйладым. Оппонент
булып моннан тыш тагын Уфадан Башкорт дәүләт университеты проректоры Мидхәт
Гайнуллин, Алма-Атадан Казакъстан фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Ш.К.
Сатпаева билгеләнде. Диссертация советы составына өстәмә рәвештә Казаннан Нил
Юзиев, Алабугадан Тәлгат Галиуллин кертелде. Казакъстан фәннәр академиясенә,
шулай итеп, Россиядән биш кеше барып төштек — бишебез дә СССР Язучылар союзы
члены идек.
Үзенең чыгышында Г.Халит диссертациягә төпле анализ ясады. Совет әгъзалары
канәгать калдылар. Зур хезмәтне бәяләргә риза булганы, тәвәккәлләп ерак юлга
кузгалганы өчен Гали агага — өлкән галимгә ихлас рәхмәтлемен. Мин шулай ук Мидхәт
Гайнуллинга, Нил Юзиевкә, Тәлгат Галиуллинга, Ш.К.Сатпаевага, Алма- Ата диссертация
советына рәхмәтле. Яклау күңелле үтте.
Совет чорында оппонентлык өчен академия системасында хезмәт хакы түләнә иде.
Кассир акчаны утырыш залына кертеп үк тапшыра иде. Иҗат йорты бакчасында ял итеп
йөргәндә, Гали ага, киңәшкәндәй, әйтеп куйды:
— Гонорар акчасына әллә костюм алыйм микән? — диде. Бераз торгач өстәде: —
Аны соң туздырып булыр микән?
Иҗат йортында ял итүче казакъ, уйгыр язучылары Рәсәй кунаклары белән бик җылы
аралаштылар, хәл-әхвәл белештеләр. Уйгыр язучысы Абдукәрим Ганиев бишебезне дә
зурлап үзенә кунакка чакырды. Бер бик ачык йөзле, шаян-шук уйгыр композиторын да
136
дәшкән иде. Ул озын саплы думбрасын күтәреп килеп керде, бик матур, колакка ятышлы
көйләр уйнады. Мәҗлестә уйгырлар үзләренчә, татарлар үзләренчә сөйлиләр. Һәммәсе
дә ачык аңлашыла. Композитор әйтә:
— Ул инде татар сүзләрен авызны бераз кыйшайтып әйтсәң, уйгыр кәлимәләре
килеп чыга, — ди.
Биредә рухи якынлык, уртаклык яхшы тоелды, уйгыр мәдәнияте тарихының
тамырлары бик тирәнгә киткәнлеге сизелде.
Ул вакытта, үткән гасырның сиксәненче елларында, Гали Халит тә, Нил Юзиев тә
ИЯЛИдә эшлиләр иде. Яшь аермасы хәтсез булуга карамастан, алар бик дус иде. Үзара
якын, җылы мөнәсәбәт аларның һәр сүзеннән сизелеп тора иде. Казакъстанга да бергә
килделәр, бергә киттеләр. Шөкер, исән-имин кайтып җиттеләр.
Г.Халит Тукай иҗатын яратып өйрәнде, «Тукай үткән юл», «Габдулла Тукай и
татарское литературное движение начала XX века», «Тукай и его современники»
китапларын чыгарды. Моннан тыш Дәрдемәнд, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Ш.Бабич,
С.Сүнчәләй, Н.Думави иҗатын тикшерде, поэтик үзгәлекләрен, уртаклыкларын
яктыртты.
Г.Халит совет чоры әдипләренең тормыш юлын, язмышларын өйрәнүгә дә күп көч
салды. Такташ поэзиясенең серләрен ачуга «Шагыйрь, чор, герой» (1971), «Поэзия
дерзаний: Творчество Хади Такташа и вопросы метода, героя и стиля в татарской поэзии
20-х годов» (1980) китапларын һәм мәкаләләрен багышлады. Биредә «Гыйсъянчылык
һәм Такташ», «Яңа герой һәм яңа сурәтләр эзләгәндә», «Киләчәккә карап» дигән
мәсьәләләр тикшерелә.
Г.Халит хезмәтләрендә шулай ук Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, М.Җәлил,
Ф.Кәрим, Н.Исәнбәт, Ә.Еники, Ф.Хөсни иҗаты мөһим урын алып тора.
Г.Халит XX йөз татар әдәбияты тарихын гыйльми анализлау белән бер рәттән сүз
сәнгатенең теориясен яктыртуга да җитди игътибар бирде. Аның бу юнәлештәге тирән
карашлары «Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән» (1975), «Поэзия дерзаний» (1980),
«Портреты и проблемы» (1985), «Многоликая лирика» (1990) китапларында бәян
ителгән. Боларда автор тизләтелгән әдәби үсеш һәм иҗат методларын, әдәби- эстетик
фикерләр мәйданының киңәюен, метод һәм стиль, әдәби-эстетик фикер үсеше, лирика
һәм лирик герой, җан диалектикасы, шагыйрь образы, әдәбиятның халыкчанлыгы
мәсьәләләрен яктырта. «Әдәбият теориясе» китабын язганда, мин боларга еш
мөрәҗәгать иттем, алар аркылы фикерләрнең нигезлеме, түгелме икәнлеген сынадым.
Бу эштә гүяки Гали ага шәхсән үзе дә ярдәм итә килде. Ул «Фәрит дуска, хөрмәт белән,
Г.Халит» дигән автограф куеп, саллы китапларын бер-бер артлы бүләк итә торды. Ничек
укымыйсын ди аларны!
XX гасыр татар әдәбиятын гыйльми яктыртуда филология фәннәре докторы Гали
Халитнең өлеше шактый зур булды