БӘШИРИ «МЫРАУ »ЛАП КЫНА ЯЗГАНМЫ?
ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНДА МИРАСЫБЫЗ ТУРЫНДА БЕР УЙЛАНУ
Әй, татар! Бу көнгә чаклы саклады, бел, кем сине?
...Шөбһәсездер, саклаган шәй - тик мөкатдәс тел
сине...
З. Бәшири
Соңгы елларда әнә шул мөкатдәс, бөек
телебез саклаган рухи байлыгыбыз- ның
бер өлеше булган газиз әдәбиятыбызның
егерменче гасыр башы чорына игътибар
бик нык артты. Әйе, әйе, татарда чын
әдәби ренессанс, алтын чорыбыз, милли,
рухи дөньябызның иң югары үсеш
ноктасы булган бу санаулы гына (1905-
1917) елларга без күңелдә,
уйда һаман ешрак кайтабыз.
Нигез сагындыра! Шул нигез -
нең олуг баганаларыннан берсе
Г.Исхакыйның бай иҗаты белән дә
таныштык, ниһаять: аның тансык әсәр-
ләренең унбиш томлыгы басылып, безнең
кулларга һәм җаннарга иреште.
Тукаебызның алты томда
булачак тулы әсәрләрен туплаган
академик басмасының беренче томнары
да инде дөнья күрде. Күптән көтелгән
энциклопедиясе дә юбилеена чыгып
җитәр дип ышанабыз. Тагын бер алтын
баганабыз — Г.Ибраһимов иҗатын да
тулырак ачачак яңа «Әсәрләр»е әзерләнә
дип беләбез. Соңгы елларда әдәбиятның
аерым тармакларын, шул исәптән Тукай
чоры шигъриятен колачлаган антология
характерындагы мәҗмугалар, күмәк ки-
таплар да дөнья күрде. Нәтиҗәдә, элек
«онытылып» торган шигъри әсәрләр
кабат кайтты. Әйтик, Н. Думавиның
«Шәрык даһие», М.Гафуриның «Адәм вә
Иблис», Ф.Бурнашның «Коркыт»,
Б.Мирзановның «Җен туе» кебек поэ-
малар, Сөембикәгә, Чура батырга ба-
гышланган шигъри әсәрләр, Сүнчәләй,
Ченәкәйләрнең үзенчәлекле лирикасы, Ф.
Ибраһимов, Г. Харис, Г. Сөнгати, Заһидә
һәм Сания Гыйффәтләрнең һәркайсы
үзенчәлекле шигъри мирасы бу
китапларда тулырак бирелеп, узган гасыр
башы поэзиясенең чикләрен тагын да
киңәйтте. Болар арасында заманында
Тукаебызның тәнкыйть, һөҗүенә юлыгып
«тамгаланган» һәм шигырьләренә карата
тик тискәре генә мөнәсәбәт булган Зариф
Бәшири кебек шагыйрьләр дә кайтып, әле-
ге мәҗмугаларда (З.Рәмиев, Ф.Яхин
төзегән китапларда) шигырьләре дә
мулдан бирелеп, иҗатларын яңача бәя-
ләргә мөмкинлек туды бугай. Шунсын
да әйтик: Тукайдан соңгы йөз елда
шигъриятебез бик күп яңа исемнәргә
баеса да, талантлы шагыйрьләр өстәлеп
торса да, бер нәрсә бәхәссез: Тукай
биеклеге һәм бөеклеге һаман «үсә», ачыла
гына бара! Нәм гаҗәбе шул: Тукаебыз
«үскән», биегәйгән саен, замандаш
шагыйрьләренә, хәтта каләменә,
тәнкыйтенә эләккәннәргә дә игътибар
арта, алар кызыклырак, хәтта калкурак та
күренә. Шуңа да аларны аерым-аерым
өйрәнү, бүгенгедән торып иҗатларына
яңача караш та сорала, мөгаен...
Гел-гел лилипутлар арасында «кылыч
айкаган ялгыз Гулливер» булмаган лабаса
Тукай: янәшәсендә Дәрдемәнд, С.Рәмиев
кебек «дәү»ләр дә булган, алар белән дә,
үзе әйткәнчә, «чәкәләшеп алган» ул. Кая
инде ул 18-19 яшьлек, кичәге
«Мөхәммәдия» шәкерте, Оренбургка китеп,
«Шура» ларга «борныны тыгып»,
«Чүкеч»тә Тукайга каршы төрле тупас
язмалар чыгарган Зариф Бәшири белән
санашу! Шәхси мөнәсәбәтләр ачыклауга да
күчә алар — әле күптән түгел матбугатка
бөтенләй белмәгән, яңа гына газета-
журналларга «тиенеп», кинәт кенә бәхет
килгән бу каләмнәр — сүз мәйданын
үзләренең зәүкы-холкына карап та
файдаланмаганмыни? Каян килсен әле
кичә генә «фикердә коллык җебен» өзгән
яшь талантларга каләм этикасы, матбугат
әдәбе? Төрле шәһәрләр, милли учаклар,
ЗАРИФ
БӘШИРИ
тз ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ
156
матбугат тирәсендә дә үзара «тел ярышы»
(Тукайча — «тиле ярыш»!) гына булмыйча,
үзара көрәш, карашлар, максатлар сугышы
булмаганмы? Шул чорның кайсы әдибен
генә алып карама, публицистикасы үзара
«сүгешү» дән башка булмаган икән, дисең.
Хәтта, Ф.Кәрими, Г.Исхакый, Ь.Максуди,
Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар эшчәнлегендә
бу шулай... Ә Тукаебыз инде әлеге
мәсьәләдә иң аяусыз һөҗү остасы: ул аткан
«ук» ларның җәрәхәте йөз елдан соң да
төзәлмәгән — менә нинди ул әдәби сүз
көче!
Менә шул сүз көченә юлыгасын,
язмышында нинди роль уйныйсын яшь,
дуамал, үзенчә горур Бәшири аңлап та
бетермәгәндер әле... Аңлаганда инде соң
була, мөгаен... Башка чорлар килә, яңа
кешеләр, яңа карашлар... Сөрген, төрмәләр
чоры...
Юк, Зариф Бәшири иҗаты да оны-
тылмады. Әле искә алынган антология-
ләрдәге шактый мул шигырьләре белән
бергә, соңгы елларда «Идел» журналында
атаклы «Чуваш кызы Әнисә» повесте,
«Безнең мирас»та — «Мишәрләр» исемле
этнографик язмасы басылып чыкты.
Мәзкур «Әнисә»се узган елда гына чуваш
шагыйре В.Тургай тәрҗемәсендә чувашча
(һәм татарчасы — бергә!) Чебоксарда чык-
ты; «Казан утлары» журналында режис-
сёр-әдип Ә.Зариповның З.Бәшири белән
очрашуы, аның иҗади язмышы, Г.Тукай
белән мөнәсәбәтләре турындагы ис- тәлек-
уйланулар характерындагы язмасы
басылды. Шулай ук әдипнең иҗатына ба-
гышланган диссертация язып, С.Галимов
аны Казанда уңышлы яклады да...
Ниһаять, узган ел ахырында Татарстан
китап нәшрияты З.Бәширинең шактый
калын, каты тышлыкта, затлы эшләнеш-
тәге «Сайланма әсәрләр»ен бастырып
чыгарды (истәлекләр, бәян, публицистик
язмалар, туган телгә багышланган ике
шигырь). 430 битле бу китапның төзүчесе,
кереш сүз («Бәхетсез почмак әсире»... Бу да
— Тукаебыз гыйбарәсе!) — кыска, әмма
шактый мәгълүмат, фикер сыйдырган,
үткен, шагыйранә каләм белән язылган
мәкалә авторы — шагыйребез Ркаил Зәй-
дулла икән. Ул — З.Бәширигә туган да
тиешле — үзендәге киңлек, иҗат холкы
— өслүбе дә шул кайнар «кан»ның дәвамы
түгелме икән, дип уйлап та куясың.
З.Бәширинең сеңлесе булган «ерак әбисе»
әйткәндәй, даулы, шаулы шагыйрьлек
шаукымы да: «Зариф агайдан инде бу,
шуңардан»! Чынлап та, 1888 елда Буа өязе
Чүти авылында (атаклы Шәкүр Рәхимов та
шуннан) туып, катлаулы озын гомер, аннан
да бигрәк каршылыклы иҗат юлы үткән
З.Бәшири Уфада, нәкъ Ркаилебез туган
1962 елда вафат була; үзенең теләге
буенча, бик ихтирам иткән замандашы,
шагыйрь С.Рәмиев кабере янәшәсендә
күмелә. Туксанынчы еллар башында яшь
галимә Ч.Зариф белән без С.Рәмиев
мәркаден З. Бәшири кабере янында икәнен
белеп, шактый озак эзләп тапкан да идек.
Уфаның тау башындагы мөселман
зиратында, шагыйрьләр язмышын уйлап,
озак тын торган идек. 1959-1961 елларда
Уфада университетта укыган шәкерт чо-
рымда әдәбиятка, Тукайга гашыйк мин
— малай З.Бәширинең озак еллардан соң
1959 елда Казанда басылган юка
«сайланма»сына да юлыккан идем. Башта
көлеп кенә куйганым истә: янәсе, йә ни
генә яза алсын инде ул «ямьсез мырау-
лаган», «Шура»ларга «борныны тыккан»
Бәшири? Кем инде ул безгә бүген? Шәри-
гем, элеккеге офицер, аннан «Кызыл таң»
газетасында эшләгән, соңлап кына студент
булган язучы Вазыйх Исхаков мине ипләп
кенә үгетли иде:
— Алай җиңел генә карама син. Башта
чоры белән бәйләп өйрән, укы... Объектив
фикер йөртергә өйрән, бу сиңа киләчәктә
дә кирәк булыр, — дип әйтә иде, тиздән
Казаннарга таба кузгала- сымны алдан
белгәндәй. Өлкән дустым, әлбәттә, хаклы
булган! «Сайланма»дагы шигырьләргә
артык мөкиббән булмасам да (яңа гына
«ачкан» Бабич, Туфаннар белән шашкан,
хыял күкләренә ашкан чак бит!),
китаптагы «Чуваш кызы Әнисә»не бик
яраттым. Гасыр башы зыялысы — яшь
егетнең рухи үсешкә омтылышлары да,
эзләнү, мәхәббәте, кардәш халыкларга
мөнәсәбәте дә күңелемдә онытылмаслык
эз калдырды. Бүген дә
фикерем шул: егерменче гасыр башы
прозасының күренекле әсәрләреннән
берсе ул! Һәм әдип иҗатында да бер би-
еклек үрнәге, дияр идем. Хуш, ә үзен, әле
Уфада яшәгән исән әдипне нигә барып
күрмәдем икән? Әнә бит, үзе язганча,
Казаннан килгән студент егет, соңыннан
олуг галимебез булачак Миркасыйм
Госманов та З.Бәширине эзләп, Уфаның
дәвамы Черниковскийга кадәр бара,
торган җирен дә табып, аны күреп кайта.
Кайчандыр, гасыр башында, Кытай
РӘДИФ ГАТАШ
157
чигендәге Капал дигән казакъ шәһәрен-
дәге мәктәптә аның әнисе Гөлҗиһанны
нәкъ менә З.Бәшири укыткан икән. Һәм
аны, нәкъ илле елдан соң! — бүгенгедәй
хәтерли дә булып чыга карт әдип. «Бәләкәй
генә бабай кисәге»нең хәтеренә шакката
Миркасыйм. Шулай, бу хәтер сарае
кемнәрне генә сыйдырмаган да, нинди
генә җирләрдә кайсы гына замандашлары
үзенең эзен, истәлекләрен калдырмаган
әдип күңелендә. Ә бит Ка- палдан башка,
күпме мишәр авыллары, чуваш «пиччә»
ләре, Оренбург, Алматы, Ташкент,
Сәмәркандларда, Донбасста күпме булган
ул эшләгән редакцияләр
— татар, башкорт, казакъ, үзбәк, уйгыр
халыклары вәкилләре белән бергә ул хез-
мәт иткән газета-журналлар, институтлар
үз чорының күренекле вәкилләре белән
күпме очрашулар, әңгәмәләр, бәхәсләр
— З.Бәшири тормышында. Дәрдемәнд,
Исхакый, Тукай, С.Рәмиев, Максудилар,
Шәрәфләр, Гафури, Камаллар, Думави,
Сүнчәләй, Мотыйгый һ.б. бик күпләр! Шуңа
күрә ул язган мемуарлар китабын
егерменче гасыр татар зыялылары тор-
мышыннан мавыктыргыч, төрле персо-
нажларга бай роман кебек укыйсың да.
Нәкъ менә Сәйфи ага Кудашның
«Хәтердә калган минутлар» китабындагы
кебек! Ул китапны искә алуның тагын бер
ягы бар: анда 1916 елда бер төркем татар
шагыйрьләренең Уфада очрашып, төшкән
фоторәсеме дә бар: М.Гафури, С.Рәмиев,
С.Сүнчәләй, Н.Думави һәм З.Бәшири...
Китаптагы ул рәсемне университет буенча
остазым — иске төрки тел укытучысы
Закир ага Шакиров (ту- мышы буенча
безнең күрше Карача-елга авылы кешесе.
Аның улы Мидхәт Шакиров Башкортстан
обкомының беренче секретаре булды...
Аларның Уфадагы йортында бүген
Башкортстан Язучылар союзы урнашкан —
Тукай һәм Бабич турында истәлекләр
сөйләвен сорап, Закир ага янына, шул
йортка баруым иде. Нинди әрсезлек, ә?!)
белән бергә карагач: «Кара инде, басып
торганы Бәшири бит! Нинди көяз,
мәһабәт... Хәзер бер бөтәшкән карт инде
ул», — дигәне истә. Үзе озын буйлы, чал
мыеклы матур карт иде Закир агабыз... Сүз
җаеннан: соңгы «сайланма»сында
фотосурәтләр дә күп бирелгән. Үзенең дә
ялгыз йә дуслары белән төшкәннәре.
Шактый мәгърур, чая кыяфәтле аларда
Зариф агай Бәшири. Холык, үҗәтлек кайда
да чагыла шул. Шулай булмаса, утызынчы,
кырыгынчы елларны, төрмә-сөргеннәрне
үтеп, исән калыр һәм үз чорының,
замандашларының портретын язарга
алыныр идемени әдип?!
Китабының Гафури, Бабич турындагы
бүлекләрен Уфада, «Агыйдел» журналында
бастыра ул. Аннан, тәвәккәлләп, Казанга
юл ала: 1961 елда нәшриятка тапшыра...
һәм 1968 елда, кулъязмасы бик каты
кыскартылып, күп бәхәсләрдән соң гына
укучыга барып ирешә «Замандашларым
белән очрашулар» китабы.
Бәширинең — «бәхетсез почмак
әсире»нең кара бәхете инде бу — язмышы
шундый, күрәсең. Китапны үзе күрә алмый
әдип. Ә басылмый калган өлешләре кайда?
Соңыннан керми калган ике бүлеген
Л.Хәмидуллин нәшрият архивыннан табып
ала (алар яңа басмага кертелгән), ә
«төшерелгән» башка бүлекләр? Бүгенге
укучы күзлегеннән караганда, китап бит,
һичшиксез, үз чорының реаль
панорамасын тудыра алган. Тукайның
«кайсына биргән яшен кибриа» дигән
юлларын бу урында мемуарлар авторына
карата да әйтеп буладыр: әдипнең
эрудициясендә, чын художникларча кү-
заллау-күрүенең киңлеген, күп төсләргә
байлыгын, классика дип әйтерлек яхшы
тел-өслүбен танымаска мөмкинме? Барсы
да колоритлы, чын мәгънәсендәге зур
шәхесләр һәм көрәшчеләребез, халыкны
яшәтү уе белән янган фидаи затларыбыз,
милләт хадимнәре урын алган анда. Нәм,
шуны да әйтү кирәк: узган гасырда
тоталитар система кушканча, шул чор
«стиле»нә хас булганча, шәхесләребезне
төрле сыйнфый бүленеш һәм социаль
каршылыклар аша күрсәтү дә чагыла
китапта, советча «сайрарга» тырышып,
бөекләребезнең кимчелекле якларын
калкытып кую да сизелә. Әмма сәнгатьчә
дөреслек үзенекен итә: әдипнең сүзләренә
хилаф рәвештә вакыйгалар, реаль эшләр,
документлар киресен сөйли башлый: әлеге
алтын чорыбыз, татар рухи дөньясының
иң асыл сәхифәләре мәйданга чыга. Алыйк
Рәмиевләрнең милли матбугатка иткән
игелекләрен йә Уфалы морза
Җантуринның асыл затларга хас тәрбияле,
затлы мөгамәләсен, — әйе, булган шул чын
мәгънәсендә меценатларыбыз! Мемуарлар
авторы да бик яшьли зур кешеләр белән
очрашып аралаша: мадъяр галиме
Ю.Мессарош, чуваш Ашмарин белән
әңгәмәләре һәм шулар нәтиҗәсе буларак,
этнографик хезмәтләре, «Шура»да
басылган мәкаләләре туа бит инде.
З.Бәширинең уйгыр һәм үзбәк халыклары
белән озак аралашулары да эзсез узмый:
егерменче елларда әдипнең «Уйгыр
әдәбияты», «Үзбәк әдәбияты» исемле
китаплары дөнья күрә. Ташкентта яшәгән,
үзбәк газеталарында эшләгәндә, ул
Фитрәт, Чулпан кебек шул чорның үзбәк
шагыйрьләрен дә тәрҗемә итә. Кызганыч,
истәлекләрендә 1917 елдан алып,
Төркестан, Үзбәкстан чорына караган
сәхифәләр бик аз. Ә бит анда бик куәтле
татар диаспорасы булган ул елларда.
Ш.Әхмәдиев, Г.Акчурин кебек партия
җитәкчеләре, К.Бәкер, Ш.Мөхәммәдъяров
кебек чын зыялылар, Г.Сәгъди кебек
галимнәр дә яши, эшли анда. Ә Ташкентта
иҗат канатларын кага башлаган яшь
Такташ белән мөнәсәбәтләре? Берсен-
берсе «плагиат»та гаепләп, әдәби судларга
кадәр барып җитүләр?! Болар турында,
шул күп милли өметләр
уяткан чор турында кемнәр язар хәзер?
«Нишләрсең, татар, телеңне алып, аузыңа
башка бер телне тыксалар?» — шулай
язган Гафури, узган йөздәге явыз Дума
эшчәнлеген аңлап. Ярый әле безнең чор —
бүгенге Думада андый омтылышлар юк
шикелле? Әллә бармы? Аһ, хөрмәтле
Гафури, Бәшири агаларыбыз! Сез бит, нәкъ
Тукаебыз кебек үк, газиз әнкә теле өчен
янып-көеп, аның өчен көрәшеп яшәгәнсез,
язгансыз.
Үзара әйткәләшүләр, үпкә-сапкаларны
онытып, милләтне саклау юлында
янгансыз сез, изге бер мәйданга шул
максат белән җыелгансыз да. Шуңа да
З.Бәширинең бүгенге «Сайланма»сы да
(редакторы Ф.Җамалетдиновага да рәх-
мәт!) туган телгә багышланган шигырь
белән башланып, ахыры да шундый ук
газиз телебезгә мәңгелек яшәү теләгән
хитаб-шигырь белән тәмамлануы гаҗәп-
ме? 2018 елда юбилее да көтелгән
З.Бәширинең шигырьләреннән дә сайлап
яхшы бер томлык әзерләп чыгарырга
кирәк түгелме?
Һәр хакыйкать дошманына карата бу
ялкын телем,
Хакны куйма, эзне җуйма, җан телем,
алтын телем,
Шундый юлларны язган, шөбһәсез,
шигырьдә Тукай мәктәбеннән исәпләнергә
хаклы З. Бәшири иҗатына без дә эзне
җуймабыз, шаять.