Логотип Казан Утлары
Роман

БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА (роман)

Тормышның максаты — бәхет...
Теодор Драйзер
Көпә-көндез ут элдереп кеше эзләгәнче, аны үзеңдә тап.
А. Давидович
Беренче кисәк
I
Алар Тәнзилә белән һич көтмәгәндә, уйламаганда таныштылар. Салкынча бер көзге кичтә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында мәшһүр җырчы концерты бара иде.
Равил Илһамның җырлавын бик ярата, аның концертларына бармый калмый, мөкиббән китеп тыңлый, учлары авыртканчы ихлас күңелдән кул чаба, җырчының кабат-кабат чыгуын теләп «афәрин» дип залны яңгырата иде. Менә бу кичне дә Равил күңеленең әллә кайсы төпкелләренә үтеп кергән моңга бирелеп , күршесендә утырган кызның кулын каты итеп кысканын сизми дә калды. Җибәрегез, зинһар, авырттырасыз ич, дип пышылдаган тавышка борылып караса, күрше кәнәфидә утырган алсу күлмәкле , дулкынлануы, ләззәт кичерүе йөзенә ташып чыккан чибәр кызның йомшак кулын чытырдатып кыскан икән ләбаса.
— Ай, зинһар, гафу итегез... гафу, — диде Равил, кыенсынып. — Җырга бирелеп онытылып киткәнмен. Мондый иркен сулыш, аһәңле, киң колачлы вокаль осталык аңа каян килә икән, ә?
— Әйе шул. Сокландыргыч. Үзем дә тәмам дөньямны онытканмын, күр инде, күр инде сезнең кәнәфигә авышып беткәнмен ич.
— Илһам җырлаганда, халкыбызның авыр тарихы, уй-хыялы моң булып агыла, күңелләрне әсир итә, — диде Равил урамга чыккач. Аннары карашы белән кызның озын куе керфекләре артына яшеренгән кара күзләрен, киң маңгаендагы карлыгач канатыдай сызылып киткән кашларын, грек кызларыныкына охшаган туры борынын, энҗедәй балкыган ап-ак тешләрен сыйпап узды.
Әнәс ХӘСӘНОВ (1935) - шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче. «Җырым - ал җилкән», «Кояшлы яңгыр», «Әнис алмалар» һ.б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши.
— Минем өчен бүгенге кич икеләтә бәхетле, онытылмаслык кич булды,
— дип өстәде.
— Дөрестән дә, концерт бик матур булды. Илһам җырлаганда, тормыш ваклыклары онытылып тора, хисләр өермәсе әллә нинди ераклыкларга алып китә. Сезнең дә шулаймы?
Егет белән кыз әллә кайчангы танышлар кебек, концерттан алган тәэсирләре рәхәтендә урам буйлап шактый озак йөрделәр. Кыз үзенең туңа башлаганын сизгәч кенә:
— Ярар, хушыгыз. Мин кайтып җиткәнмен икән, — дип туктап калды.
— Хушыгыз, хуш. Үзегезгә рәхмәт. Шундый матур концерттан соң сездәй чибәр кыз белән уртак хисләр бүлешү үзе бер бәйрәм.
— Сез әдәбиятчы, ахрысы. Сизелеп тора, — диде кыз, Равилнең балкып торган елмаюлы йөзенә карап.
— Әйе, мин педагогия институтында филфакта укыйм. Ә сез?
— Мин авиация институтында, КАИда. Соңгы курста.
— Мин дә быел бетерәм. Сез шәһәр кызымы?
— Шулай дисәң дә була. Авылда туганмын, җиде яшьтән әни Казанга алып
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
10
килгән.
— Ә мин чын авыл егете. Әти-әни авылда яши.
— Ә минем әтине Себер якларына эшкә җибәргәннәр дә, ул шунда югалып калган.
— Алай икән... Була андый хәлләр. Карагыз әле, ярты шәһәрне әйләндек, ә исемегезне сорамадым.
— Тәнзилә мин. Күпләр Зилә дип кенә йөртәләр.
— Ә мин сезне тулы исемегез белән атап йөртермен, яме, Тәнзилә.
— Ярар, очрашсак. Ә сезнең исемегез ничек?
— Равил. Сезнең белән танышуыма бик шатмын, Тәнзилә. Театрларга, концертларга бергә йөрсәк иде, чакырсам, каршы килмәссезме?
— Күз күрер. Исән булыгыз.
Тәнзилә-Зилә баскыч буйлап ике катлы агач йортның өске катына күтәрелде дә, кулын изәп күздән югалды.
Равил трамвайга утырып тормады, тулай торакка җәяүләп кенә элдертте.
Күңеле күтәренке. Шулай булмыйча, нинди чибәр татар кызы елмаеп, кул биреп хушлашты. Күз күрер, диде, димәк, әле тагын очрашырга өмет бар. Равилне күпсанлы кибетләрнең аллы-гөлле неон утлары җемелдәшә-җемелдәшә озата кайтты. Аның каршысына очраган кешеләрнең барысын да кочасы, бүгенге шатлыгын уртаклашасы килә иде.
Тәнзилә кыстатып тормады, Равил чакырган спектакльләргә, концертларга, дискотекаларга бик теләп йөрде. Беркөнне әнисе белән дә таныштырды. Халидә апа Равилгә:
— Кая ашкына икән бу бала дип уйланып кала идем, синең янга икән,
— диде сораулы карашы аша.
Аннары сүзен шәрехләп тә куйды:
— Тәнзиләне әйтүем... Ярар, шуны да онытмагыз: күз тиз төшкән җирдән күңел тиз кайта. Шулай булмасын, бу икегезгә дә кагыла.
Тәнзиләнең йөзенә күләгә кунды:
— Синең кешене беренче генә күрүең, әни, инде үгет-нәсыйхәт тә бирә башладың...
— Заманында без дә яшь идек, кызым. Яшьлек тиз уза. Халык юкка гына «кызлар үсә — гөл була, гөл яндымы — көл була», димәгән. Мин бит сезгә яхшылык кына телим.
Равил Халидә апага ихлас күңелдән рәхмәт әйтте. Аның үз әнисе дә һәрвакыт гел яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә, миһербанлыкка өйрәтте, Равилгә дә, энесе Рифатка да әтиләрен үрнәк итеп куйды.
***
Ильяс пәйгамбәр чыбыркысын шартлатып, бар җиһанны алтын кояш нурларына күмде. Шагыйрь әйтмешли, «март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә» туйганчы кар ашады. Барча җан ияләрен дулкынландырган җир исе аңкытып апрель дә узып китте. Чәчәкле майның эссе бер көнендә Равил Тәнзиләсен су коенырга чакырды. Яшьләр үзәге каршындагы пляж кызлар, егетләр тавышыннан гөрләп тора иде. Әйтерсең лә бөтен шәһәр яшьләре шушында җыелган. Равил Тәнзиләсен купальниктан гына күргәч, таң калды. Тәнзиләнең йөзе генә түгел, ап-ак тәне, сыгылып торган зифа буе, нечкә биле, аккошныкыдай озын муены искиткеч гүзәл иде. Калку күкрәкләре аяк атлаган шәпкә сикереп куя. Озын аяклары Микеланджело сыннарыннан гына төшкән диярсең — төз, матур. Үз гүзәллеген үзе беләме икән ул, дип уйлап куйды егет. Әлбәттә, беләдер. Әнә ич тирә-яктан күпме егетләр, кызларның сокланып карап калганын ул күрә, сизә, шуңа күрә вак-вак атласа да, төз аяклары сыгылып-сыгылып ала.
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
11
Сокланудан авызын да ябарга оныткан Равил янына килеп җиткәч, Тәнзилә, елмаеп:
— Башта бераз кызынабызмы? — дип сорады, егетнең җавабын да көтеп тормыйча, зур сөлгесен ком өстенә җәйде дә сузылып ятты. — Әйдә, ят минем янга.
Ятты Равил. Тик... Нишлисең бит, яшь тәннең кайнарлыгын тыеп була димени? Әйләнеп ятып та карады, торып утырып та карады, аптырагач гәүдәсен кайнар ком белән күмәргә тотынды. Җитмәсә, алар янында тыз-быз йөрүчеләр ешайды. Күзләре чекерәйгән. Булмады, Равил сикереп торды да, мин коенып киләм, дип елга ягына йөгерде.
Ул урап килгәндә, Тәнзилә туп сугучы бер төркем егетләр, кызлар арасында чырык-чырык килеп уйнап йөри иде. Әле уртага чыга, әле читкә төшкән тупны алырга йөгерә, һаваны ярып кычкырып ала, шаркылдап көлә, шаяра. Равилнең читтән генә карап торганын күргәч:
— Равильчик, әйдә, кил монда, кушыл безгә, — диде. Ул арада туп Равил янына килеп төште. Ул аны бар көченә сугып читкә очырды да киемнәре янына китеп барды.
— Уф, арыдым, — дип, бераздан аның янына Тәнзилә дә килеп ятты. — Әйдә, коенабызмы?
Равил эндәшмәде.
— Әйдә, коенып киләбез, дим. Нишләп сөмсерең коелды әле? Әллә үпкәләдеңме?
— Мин сине кычыткан чыпчыгы дип белми идем.
Тәнзилә җавапка кесәгә кереп тормады, авызын турсайтып:
— Мин дә сине үпкәчән дип уйламый идем. Мин үпкәлисе урынга... Үзең мине алып килдең дә ташлап киттең. Кем шулай эшли инде?
Равил монысын болай ук тирәннән уйлап бетермәгән иде шул. Кызлар күңеле төпсез диңгез, каян белеп бетерәсең, ди.
— Әйдә, алайса, тагын коенып килик.
Балалар кебек чыр-чу килеп бер-берсенә су чәчрәтеп уйнап туйгач, янә сөлге өстенә килеп яттылар. Яннарыннан кыска гына буйлы бер кыз узып китте. Тәнзилә:
— Равил, әйт әле. Син менә егет кеше. Башта кызларның битенә игътибар итәсеңме, әллә аякларынамы? — дип сорады.
Равил гаҗәпкә калды:
— Син әллә мине «сердцеед» дип беләсеңме?
— Юк ла. Менә миңа чибәрем дисең бит.
— Аңладым. Кешенең йөзе матур, ә аяклары кәкре икән, соклана алмыйсыңдыр инде. Төз аяк, ямьсез йөз дә сокландырмыйдыр. Сөйкемленең йә юләр, йә усал булуы да ихтимал ич әле. Андыйлардан ерак йөр дип тә әйтәләр бит.
Тәнзилә көлә башлады:
— Син әдәбиятчы гына түгел, философ та икәнсең. Кешегә эчке матурлык та кирәк дисең инде. Алайса, әйт әле, менә мин матурмы?
Равил үзләренең кайда икәнлеген дә онытып, Тәнзиләне үбә башлады:
— Син бөтен яктан да матур, Тәнзилә. Күз генә тимәсен. Йөзең дә, аякларың да. Һәм... Мин гел синең күзләреңә батып үләрмен ахрысы дип куркып йөрим...
— Син үзең дә төшеп калганнардан түгел, Равил. Дулкын-дулкын чәчләрең... Кызларныкыдай зур күзләрең. Кап-кара мыегың үзе генә ни тора.
***
Әй, ни-нәрсә икән ул мәхәббәт дигән илаһи хис! Йөрәгеңә канатын җилпедеме, бар дөнья гүзәллеккә чума, кешең очып кына йөри, табигать гел елмаеп тора, бакчалардагы агачлар, куаклар, үләннәр аңлатып бетерә алмаслык искиткеч сергә төренә, урамнар, йортлар сихри нурга күмелә. Бу изге хис күңелеңдә тамыр җәйдеме,
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
12
моңа кадәр гап-гади булган нәрсәләр олы мәгънә ала, көләсе, җырлыйсы, мәңгелек күкләргә очасы, кешеләргә кочак-кочак йолдызлар өләшәсе килә. Кояш, ай якыная. Җаның-тәнең ихтыярсыз сөйгәнеңә ашкына, аның гүзәл елмаюыннан, кайнар сулышыннан изри.
Менә Равил дә шундый халәттә, җылы, матур язгы кичтә өзелеп сөйгән Тәнзиләсе белән Галиәсгар Камал театры янында тын гына балкып яткан күлгә, яр кырыенда шатланып-куанып йөзеп йөргән үрдәкләргә, йомшак йон йомгакларга охшаган нәни бәбкәләренә карап, назлы рәхәтлеккә талып басып тора. Сөйгәненең йомшак кулыннан аның йөрәгенә кайнар агым ага, мең төрле ислемайлардан тәмлерәк тән исе аңын томалый. Егетнең кулы сөйгәненең биленә ята, кыз аны йомшак кына читкә этәрә. Сизелер-сизелмәс бу хәрәкәт Равилнең хисен көчәйтеп кенә җибәрә — кыз әдәпне белә, әмма бераздан кул янә аның биленә ята. Бу юлы кыз да аны этәрми, киресенчә, гәүдәсе белән егеткә сыена төшә.
Бу мизгелдә Равил башына бер уй килә. Ничек ул бу гүзәллекне күрмичә, белмичә, татымыйча яши алды икән, ничек институтка укырга йөргән, ашаган- эчкән, йоклаган?
Ә реаль тормышның үз кануннары, ул сине мәхәббәт дулкынында тирбәләсең дип тормый, бик тиз үз эзенә төшерә. Узынма, янәсе. Әле хәзер дә кайнар хис кочагында изрәгән Равил кинәт сискәнеп китте, кемдер арттан килеп башын ике куллап кысып тотты.
— Җә, ярар, җибәрегез, биреләм. Болай барыбер таный алмыйм, — диде Равил.
— Рамил, син бит бу! Исәнмесез! Исәнме, Тәнзилә. Югалган кеше табылган икән.
Равил борылгач аптырап калды, бу кыз таныш түгел иде. Ул үзе дә уңайсызланып әле Равилгә , әле Тәнзиләгә карап алды. Равил дә сөйгәненә сораулы караш ташлады.
Тәнзиләнең йөзендә дә көтмәгәндә килеп туган хәлдән уңайсызлану галәмәте. Ләкин ул бик тиз гадәти тыныч хәленә әйләнеп кайтты:
— Таныш бул, дус кызым Гөлфия. Без урта мәктәптә бергә укыдык.
Аннары дустына карап әйтте:
— Гөлфия, мин сиңа Равил исемле егет белән таныштым дип әйткән идем бит. Менә ул шушы егет инде. Син Рамил дип ялгыш ишеткәнсең, ахры.
— Шулай булган икән шул, — диде Гөлфия. — Гафу итегез, Равил. Ярар, мин китим әле, эшләрем муеннан. Хушыгыз. — Кыз ничек кинәт килеп чыкса, шулай кинәт кенә китеп тә барды.
— Сәеррәк очрашу, — диде Равил Тәнзиләгә, — хәл-әхвәл дә сорашып тормады. Үзең дә уңайсызландың кебек.
— Игътибар итмә, Равил. Шундый инде ул, дуамалрак. Шуңа күрә бик сирәк очрашабыз. Нинди матур кичнең ямен боза язды.
Равил күңелендә шик сыман нәрсә туган иде, шуны ачыклыйсы килде.
— Мин аның «югалган кеше табылган икән», диюен аңламадым, — диде.
— Син имтиханнар биреп йөргәндә, берара күзгә-башка күренми торган идең, хәтерлә әле. Гөлфия белән без шул чакта очрашкан идек. Шуны әйтүе булды, күрәсең.
Равил тагын нәрсәдер сорарга авызын ачкан иде, Тәнзилә сүз әйтергә ирек бирмәде, чиядәй иреннәре белән аның иреннәренә үрелде. Алар театрга керергә дип кузгалгач, Равилнең аягына эләккән буш консерв банкасы шалтыр-шолтыр килеп шактый тәгәрәп барды. Равил шундый чиста, матур ял урынын ник пычраталар икән, дип кәефсезләнсә дә, спектакль барышында моны тиз онытты.
Театрда «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле бара иде. Тамаша беткәннән соң Равил сөйгәненнән:
— Җә, ничек? Ошадымы? — дип сорады. Тәнзилә җавап бирергә ашыкмады. Аннары гына:
— Әллә тагы... Артистлар әйбәт уйный. Бигрәк тә Шәүкәт Биктимеров, Равил
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
13
Шәрәфиев, Рәшидә Җиһаншина. Тик спектакльнең төп фикере нәрсәдә соң?
— Син аңламадыңмыни? Тамашачыда оптимизм, тормышка актив мөнәсәбәт уятуда дип беләм мин.
— Әлмәндәр карт сугышларда катнашкан, гомере буе тырышып хезмәт иткән. Янында улы, килене, оныгы, ә үзе ялгыз. Аны санга сукмыйлар. Бөрешеп беткән Хәмдебану карчык та аңламый үзен. Әле бакчада беркемгә кирәкмәгән дача йорты төзеп ята тагы. Гомере бетеп бара бит инде. Кемгә төзи? Акчалы эш эшләсә, әле бер хәл иде.
— Хикмәт тә шунда шул, Тәнзилә. Нәрсә генә эшләмәсен, ул җир йөзендә кешеләрне авырлыкларга бирешмәскә, мәлҗерәп калмаска өнди, юл күрсәтә, эз сала. Юлның башы — эз, дип юкка әйтмиләр бит.
***
Институт артта калды. Диплом кулда, тик ул зур шатлык китермәде. Үткән гасырның сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы еллар башы хәвефле, болганчык булды. Дөньяның асты өскә килде. Үзгәртеп кору дип башланган эш ахыр чиктә кирегә мәтәлү, социализмнан капитализмга әйләнеп кайту булып чыкты. Равилгә укытучы булып эшләргә туры килмәде. Мондый шартларда кем сиңа эшкә юллама бирсен, кем кайгыртсын. Ул инде тулай торактан берәүләрнең хосусый фатирына күчкән иде. Беркөнне ул Тәнзиләгә:
— Әйдә, сиңа торган җиремне күрсәтим әле. Кереп чыгыйк, — диде. — Дипломнарыбызны да юган юк. Мин шампанское да алып куйган идем.
Кыз берни әйтмәде, иңнәрен генә сикертеп куйды. Аның йөзе уйчан, игътибары таркау иде. Үзе әле бер ноктага карап уйга тала, әле уянып киткәндәй җанланып ала.
— Сиңа ни булды, Тәнзиләкәй? — диде Равил. — Бик борчылгансың димме, йөзеңә бәреп чыккан.
— Булуын берни дә булмады... Тик ничек әйтим икән... Мине кияүгә сорыйлар... шул гына.
Равилнең күзләре киң ачылды, тавышы калтыранып чыкты:
— Ничек инде?! Шул гына-а? Кем? Кайчан?
— Урта мәктәпне миннән алдарак бетергән бер егет... Рамил... Волгоградта хәрби училище тәмамлап ялга кайткан. Әти-әнисе мине сорарга килгән. Хат язгалап торган иде.
— Менә сиңа яңалык! Бу нәрсә була инде?
— Укыганда минем арттан йөргән иде. Таза тормышлы. Өч бүлмәле фатирда яшиләр. Теге чакта ук машиналары бар иде. Мин аның, борынын чөеп, берьюлы берничә кыз артыннан сөйрәлгәнен белә идем. Шуның әти-әнисе килгән.
— Ә мин? Ә син?
— Минме? Мин каршы, әни кыса. Мәхшәр, ил тикле ил җимерелде, ди. Дөрестән дә, бөтен халык байлыгы өлгер җитәкчеләр, олигарх дигән бәндәләр кулына күчте. Хәтта казылма байлыклар да. Телевизорны гына ач, сүз боткасы, бәхәс. Горбачёв белән Ельцин власть бүлә. Ә халык бөлгенлектә. Азык-төлек талонга калган иде, хәзер ул да юк. Булганына да бәяләр котырып үсә. Әни йокысыз калды.
— Ә мин? Мин дим, Тәнзилә?
— Син — укытучы, мин — инженер. Икебез дә эшсез. Әни бик борчыла. Тормышның рәте бетте, башлы-күзле булып куясыңмы әллә, ди.
— Менә сиңа мә!
— Аңлыйм мин аны. Ялгыз калгач, авырлыклар үзәгенә үткән. Бернәрсәне дә әрәм-шәрәм итмә, сакчыл бул, дип гел колагыма тукып үстерде. Хәзер инде бигрәк тә. Кинәт кенә шундый көннәр килер дип кем уйлаган. Нишләргә дә белгән юк.
— Башка күсәк белән органдай булды бит бу, Тәнзилә.
— Менә шундый хәлләр. Авиация заводына эшкә урнашырмын дигән идем. Тик
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
14
анда да хәл мөшкел. Дәүләт заказлары юк, диләр. Бөтен җирдәге кебек анда да инженер-техник хезмәткәрләрне, квалификацияле эшчеләрне кыскартып торалар икән. Бездә эшләре юк та юк инде аларның. Син әле, Равил, бәлкем авыл җирендә эш табарсың. Ә менә мин... мин...
— Авылда хәлләр тагы да мөшкелрәк.
— Алайса нишлибез соң? Мине әни бик аптырата.
— Берләшәбез дә уртак нигез корабыз, Тәнзилә. Дөнья актарылганда бер-беребезне югалтуыбыз бар. Аерылганны аю ашар, диләр. Мин берничә көн элек авылдаш егетне очраттым. Эшендә хезмәт хакы түләми башлагач, күрше республикаларга, өлкәләргә кача-поса гына азык-төлек чыгарып сата икән.
— Мондый кытлык заманында каян ала икән соң ул аны?
— Әшнәлек хөкем сөрә бит, Тәнзиләкәй. Таныш-белеш аша инде.
— Элеккечә әйтсәк, бу спекуляция бит. Шуңа кача-поса эшли микәнни?
— Безнең республикада азык-төлек арзанрак булганга, аны читкә чыгару тыела икән. Тотсалар, эш харап, ди. Тик ничек тә яшәргә кирәк ләбаса. Безгә дә авылдашка иярергә кирәк. Икәүләп.
— Бу синең миңа өйләнергә теләвең, ягъни тәкъдим ясавың буламы инде?
Равил сөйгәненең кулларын үз кулларына алды:
— Мин сине беркемгә дә бирмим. Бик яратам мин сине, кадерлем. Чык миңа, гомергә бергә булыйк.
— Ярар, чыктым да ди. Шуннан?
— Башкалар нишли, без дә шуны эшләрбез.
Тәнзилә эче катканчы көлде, Равил хәтта аптырашта калды:
— Үзең ярар, дисең... үзең көләсең...
— Без гомер буе алыпсатар булып көн күрербезме? Шуңа көләм, гафу ит.
— Гомер буе болай булмас, Тәнзилә. Бу авыр хәл вакытлыча гына, диләр ич. Хосусый милек, шәхси бизнес тормышны аякка бастырачак, диләр. Без дә аннан читтә калмабыз, югары белемебез бар, гарип-гораба түгел... Җә, ничек, чибәрем?
— Тиктомалдан гына... Әни ни дияр бит әле.
— Күндерербез, Тәнзилә, күндерербез. Җавабыңны әйт, кадерлем.
— Әйттем ич инде.
— Рәхмәт сиңа, гүзәлем. — Равил суыткычтан шампан шешәсе алды. — Әйдә, киләчәк бәхетле, рәхәт тормыш өчен күтәреп куйыйк әле!
Шампан шартлап бөкесе түшәмгә бәрелде. Тәнзилә сискәнеп Равилгә сыенды.
— Әйдә, синең гүзәллегең өчен!
Тагын бер-ике тосттан соң башым әйләнеп китте дип, Тәнзилә караватка барып ятты. Равил дә аның янына сузылды. Егетнең кочагы кайнар, иреннәре татлы иде. Шампан градусларына егетнең мәхәббәт уты да кушылгач, Тәнзилә изрәп, эреп төште. Равил каударланып аны чишендерә башлады...
Иртән алар Тәнзиләнең әнисе янына киттеләр. Күз төпләре каралып калган ана, кызына шелтәле караш ташлап:
— Кызым, кайларда йөрисең, ә? Мин төн буе ут йотып, нишләргә белми арлы-бирле сугылып чыктым. Оят түгелме? — дип каршылады.
Тәнзилә әнисен кысып кочаклады да:
— Әни, әнкәем! Мин кияүгә чыктым. Менә ирем, Равил. Ачуланма инде... безгә бәхет кенә телә, — дип анасын өнсез калдырды. Халидә апа урындыкка сыгылып төште.
— Ничек инде? Рөхсәтсез... Син мине нинди хәлгә куйдың...
— Халидә апа, зинһар, ачуланмагыз. Мин бит Тәнзиләне бик яратам. Ул да, — диде Равил. — Без мәңге бергә булырга вәгъдә бирештек. Сезне дә ташламабыз. Фатихагызны бирегез инде.
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
15
Бүлмәдәге тынлык озакка сузылды. Әллә яшьләргә генә шулай тоелдымы? Бераздан аны әниләренең калтыранып чыккан тавышы бүлде:
— Әй, бу яшьлек юләрлеге... Миңа нишләргә кала соң? Ичмаса, туган- тумачаны гына булса да җыеп мәҗлес ясап алыйк.
— Кирәкми, әни, кирәкми. Вакыты андый түгел. Бурыч өстенә бурыч җыеп... Загска барып язылышабыз да бетте-китте.
— Равил, ә синең әти-әниең беләме соң? Алар ни дияр? Гаилә кору кеше гомерендә бер генә була торган җаваплы, шатлыклы, изге, күңелле вакыйга бит ул.
— Каршы килмәсләр, Халидә апа. Алар минем бик ипле кешеләр. Тәнзилә белән кайтып килербез, аңлатырбыз, — диде Равил.
— Әй, балалар, балалар... Инде шулай хәл иткәнсез икән, фатиха бирми нишлисең. Хәерле сәгатьтә булсын. Ходай Тәгалә шулай язгандыр, күрәсең.
Тәнзилә белән Равил әниләренә рәхмәт әйттеләр дә загска гариза бирергә чыгып киттеләр. Халидә апа мөлдерәп яшь тулган күзләре белән яшьләрне озатып калды.
***
... Язга чыктымы Рифатның күңеле сыерчык диярсең, очына башлый. Күптән түгел бөтенләй ялгыз калган әтисен, туганнарын, авылын, аның яшел чирәмле урамнарын, балачак дусларын сагына. Элегрәк яшьлектәнме, хәрби хезмәтенә бирелгәнлектәнме алай түгел иде. Тормыш кайда да бер инде бу илдә, дип фикер йөртте. Ә тора-бара туган ягын җирсенә башлады. Күз алдына урман юллары, чәчәкле аланнар, дус малайлар, алар үзләре генә белгән җиләклекләр, баланлыклар
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
килә дә баса, килә дә баса. Яшьлек дуслары хәзер кайда икән, исәннәрме икән? Җор сүзле, шаян табигатьле күрше Шәмсетдин бабай нихәл икән анда?
Бер елны, әле авылда мәктәптә укып йөргәндә, аларга утын кисәргә булышыйм дип кергәч, Рифат картның пычкы тоткан кулына игътибар итте. Картның бармаклары һәркайсы ничектер аерым-аерым, тырпаеп тора иде.
— Бабай, кулыңа ни булды? — диде Рифат, гаҗәпләнеп.
— Картая-картая сеңерләр дә бушый икән, улым, — диде бабай. — Ә күзе ашаганда күлмәк капламасына ябышып калган бәрәңге кисәгенә төшкәч, елмаеп карчыгын мактады. — Карчык шәп минем. Кайгыртучан. Менә бит, ашыйсы килсә дип, күлмәк капламасына да запаска бәрәңге салып куйган. — Аннары әллә шаярып, әллә чынлап әйтеп куйды. — Өйләнгәндә, улым, карап өйлән. Киленнең чибәрлегенә генә түгел, кешелегенә кара. Урынсыз терәлеп билеңне сындырма. Минем карчык шикелле үзеңә птходяший булсын.
Картлар сүзен кар басмас, ди халык мәкале. Шәмсетдин бабайның гыйбрәтле сүзләрен Рифат бик еш искә төшерә. Нишлисең, аңа шулай туры килде, әлегә кадәр ялгыз йөри. Тәвәккәл түгел дияр идең, андый кеше прапорщик булып хезмәт итә аламыни? Икенче яктан карасаң, аның яшендәгеләр әллә кайчан гаилә корып ду китереп яшәп яталар. Алма пеш, авызыма төш дип тормыйлар. Шәһәрдә булсынмы, авылдамы, тормышта үз урыннарын тапканнар. Сүзнең чиге юк, уйның төбе юк. Көн-төн уйлана Рифат. Уйлары яшь юртак сыман әле тегендә, әле монда ташлана, баш мие күзәнәкләреннән йөрәккә күчә, аны тасырдата, йокыны качыра. Тормыш корып җибәрергә әллә кайчан вакыт инде вакытын, тик һаман шул «птходяший» кыз туры килмәдеме, әллә Рифат үзе бик сайландымы шунда. Абыйсы Равил, Казанга кайт кына, менә дигән кәләш табарбыз, дип күптәннән чакырып яза.
Ниһаять, Рифат бер фикергә килде, дөрестән дә, кайтсын әле ул, Татарстандагы тормышны үз күзе белән күреп килсен. Газеталар, телевидение, радио андагы хәлләрне әле тегеләй, әле болай тасвирлый. Бәлкем, ул үзе шикелле сазаеп баручы берәр чәчбикәне дә очратып куяр. Буйдак килеш күпме яшәргә мөмкин...
Казанда инде Рифат башында өр-яңа уйлар бөтерелә башлады. Әллә бөтенләйгә кайтып урнашыргамы? Дөрес, Чиләбедә дә ярыйсы гына, командирлары ярата үзен. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел, бераз маясы да бар. Тик үз милләтебез кызлары күзгә ташланып тормый шул, ә башкалада алар, әлбәттә, күбрәк инде. Хәрби комиссариатта урын булмаса, башка эш табар. Абыйсы да ярдәм итәр. Әнә ул Казанда заманның ялына ябышып әйбәт кенә яшәп ята ич. Хатыннан да уңды бугай. Тәнзиләсе белән алны-ялны белмичә чабалар икән чабуын. Алмаш-тилмәш әле Төркиядән, әле Польшадан тауар ташып сатканнар, тормыш төбенә батмаганнар. Тора-бара тауарга Мәскәүгә, бүтән шәһәрләргә йөргәннәр, әле дә әнә хәтта Кытайга, Вьетнамга баралар икән. Эш урыннарында хезмәт хакы бирелмәгәч, бик күп халык шулай көн күрә, диләр. Нинди тауар үтемле, шуны белеп тору мөһим икән. Йөри, тырыша торгач, абыйларының эше җайга салынган, элегрәк бер кечкенә кибет кисәген дә арендага алганнар, аннары мең төрле авырлык белән аны үзләренеке иткәннәр.
Абыйсы туксанынчы еллар галәмәтләрен сөйләгәч, Рифат:
— Ә рэкет, криминал теңкәгезгә тимәдеме соң? Коррупция дигән нәрсә бөтен Россиядә котыра бит? — дип сорады.
— Әй, энекәш... Кемнең генә кесәсен калынайтмадык инде, — диде Равил. — Баштарак нәрсә икән соң ул коррупция, дип уйлый идем. Хәзер беләм, мең башлы елан икән ул. Дәүләт үзе үк — коррупционер. Күптән түгел дәүләт даруханәсенә кергән идем. Бер хезмәт ветераны, льготник ялына-ялына үзенә 16
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
17
тиешле даруны сорый. Юк, бетте, диләр. Әнә икенче бүлектә сатуда бар. Шуннан алыгыз, диләр.
Менә безгә генә кара. Барча салымнарны үз вакытында төгәл түләп барабыз. Ә аларны һаман үстерә торалар. Кибетне чиста тотабыз. Көнаралаш диярлек кызыл катыргылылар төрле тикшерү оешмаларыннан агыла. Янгыннан саклауныкыннан дисеңме, санэпидстанция дисеңме, «Водоканал»данмы, страховка оешмасыннанмы... Һи, аларның саны! Әле баштарак без сезнең «крыша» дип, бушка талап йөрүчеләр теңкәгә тиде. Нәрсә диләр бит: әнә күрше урамдагы кибетне яндырганнар, сезгә дә тия күрмәсеннәр, янәсе.
— Шуларга каршы юньле законнар юкмыни соң, ә?
— Ул законнарның кирәклеген һәркем белә. Үзәктә дә, урыннарда да. Сүз күп, нәтиҗә генә юк. Россия хәзер коррупция иң киң таралган илләрнең берсе. Бу бит әле безгә — вак эшмәкәрләргә кагылганы гына. Югарырак күтәрелгән саен, коррупция зурая, җәелә бара дип сөйлиләр бит. Анда миллионнар, миллиардлар үзләштереп яталар икән. Сум түгел, доллар белән.
— Ә авылда хәлләр ничек соң, абый?
— Авыл халкына кайчан гына җиңел булганы бар, энекәш?! Кырмыска шикелле көне-төне хезмәт, хезмәт. Һәркем хәл кадәри тырыша. Бәрәңгесен, яшелчәсен утырта, билен бишкә бөгеп мал карый. Карт-корыга аеруча авыр. Җегәрлеген җуйган кул-аяктан ни көтәсең?!
— Колхозларны таратып, җирне пайга бүлделәр ләбаса. Авыл кешесе җиргә үзе хуҗа булды. Эшлә, файдасын күр.
Равил кулын селтәп куйды:
— Биш-алты гектар җиреңне көрәк белән казып йөри алмыйсың бит инде. Һәр эштә техника кирәк, ягулык-майлау материаллары, ашлама. Барына да акча каян җиткерәсең. Бәяләре туктаусыз үсә бара.
— Аренда да гамәлдә түгелмени?
— Күрәм, хәрби хезмәттә син тормыштан шактый артта калгансың, энекәш. — Равил үпкәләтмим тагы дигән уй белән энесенең йөзенә карап алды. Юк, Рифатның йөзендә чынлап кызыксыну ярылып ята иде.
— Гамәлдә лә. Тик халык аннан да мантый алмый. Арендаторлар аренда хакына, печән-салам, дүрт-биш центнер ашлык ала, дип сөйлиләр. Тик, әйтик, ул ашлыкны игә китергәнче, ризык иткәнче күпме җәфа чигәсең бар бит әле. Заманында КПСС политбюро әгъзасы Яковлев дигән бәндәнең авыл хуҗалыгы турында әйткән сүзләрен белмисеңдер инде?
— Юк. Аны бит үзгәртеп кору дигән мәсхәрәнең «архитекторы» диләр иде. Юньле сүзе булмагандыр.
— Шул-шул. Бу хәлендә авыл хуҗалыгы «чёрная дыра», имеш. Безнеңчә «кара упкын» була инде. Ул акчаны суырып кына ята, нәтиҗәсе генә юк, янәсе. Шуңа күрә колхоз, совхозларны бетерергә кирәк. Чит илләрдәгечә авылны фермерлык нигезендә корырга кирәк. Бүгенге шартларда батканы тормыш төбенә батсын, калкып чыга алганы, яши алса, яшәсен, янәсе.
— Авыл җирендә дә кешеләр яши ләбаса. Алар нишләр дип уйламадылар микәнни?
— Яковлев карашы ялгыш иде ул, энекәш. Беләсеңме, безнең республика җитәкчеләре ул авыр чакта нәрсә дигән иде. Әгәр без авыл хуҗалыгын үз хәлен үзе күрсен дип, аңа ярдәм итмәсәк, аны ташласак, авыл үзенә бикләнәчәк. Андагы халык тырышыр-тырмашыр, үз тамагын үзе ничек тә туйдырыр, ә менә шәһәр өчен азык-төлек җитештерә алмас. Ул чакта шәһәр халкы нишләр? Менә ни өчен без авыл хуҗалыгына республика бюджетының дүрттән берен юллыйбыз. Ашлама алсыннар, шунсыз иген игү әхлаксызлык ул. Авылларда юллар төзиячәкбез, газ кертәчәкбез. Шәһәрдә дә, авылда да үзебезнең кешеләр яши бит, диделәр.
— Дөресе шул.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
18
— Килеп туган хәлне, проблемаларны кешечә хәл итү, халыкның тормыш дәрәҗәсен кайгырту менә шулай булырга тиеш ул. Татарстандагыча. Тузган торакны бетерү программасы үзе генә ни тора!
— Шәймиевләр теге Яковлевлардан акыллырак булып чыкты алайса.
— Минтимер Шәрипович авыл хуҗалыгын белә ул. Мелиорация министры булып озак еллар эшләгән бит. Әтисе дә егерме биш ел колхоз рәисе булып хезмәт иткән. Авылда да, шәһәрдә дә өзеклек булмады бездә. Бер мәлне мәскәүлеләр дә азык-төлекне Казаннан ташыды әле.
— Татарстанда фермерлар бармы соң?
— Хәзер бар. Аның өчен башта мая тупларга кирәк иде.
— Алайса, хәзер тормыш авылда да үзгәрә төшкәндер инде. Шулаймы, абый?
— Әле генә шуны сөйләп тордым ич. Авылга хәзер газ керә, юллар төзелә. Тик менә эшсезлек бар. Бигрәк тә яшьләргә авыр. Алар хәзер карашын шәһәргә төби... Тукта әле, Рифат, син һаман авыл да авыл, дисең. Әллә шунда кайтып төпләнергә җыенасыңмы?
Рифат тиз генә җавап бирмәде. Аннары үзалдына гына сөйләнгәндәй фикерен уртаклаша башлады.
— Мин шәһәрдә чыдый алмый башладым, абый. Әллә гел хәрби хезмәттә булгангамы, әллә туйдырдымы шунда. Шәһәр миңа казарманы хәтерләтә. Тимер ишекләр, әллә нинди йозаклар, видеокамералар. Урамда да, кибеттә дә. Сез менә кемнәр белән аралашасыз. Дус-ишләрегез бармы?
Равилнең чибәр йөзенә күләгә йөгерде:
— Заманы шундый, энем. Яңача яши башлау җиңел түгел икән ул.
— Әйе, армиядә дә җиңел түгел.
— Ишетәбез. Дедовщина дигән нәрсә теңкәгезгә тия, диләр. Дөресме?
— Армия җәмгыятьнең көзгесе ул, абый. Мондый тормышта аңлы дисциплинага ирешү шактый кыен.
— Әйе, яңа шартларга күчү, аңны үзгәртү кайда да авырлык белән барадыр, күрәсең. Хәзер әнә авылда яңа алпавытлар аякка басып килә. Әнә анда Балык Бистәсе районында асыл егетләр көн-төн хезмәт итеп, аена бары сигез-тугыз мең акча ала икән. Анда да арендаторлар ае-ае белән шул акча исәбенә кыйммәтрәк бәягә колбаса, атланмай, ярма кебек нәрсәләр сатып яталар ди. Авыл халкы чыдый, карышып нәрсә эшли ала соң? Син авыл ягына карама инде.
— Кайтып бераз торып килим әле. Әтине дә бик сагындым. Анда күз күрер. Кайда да кул кушырып утырып булмый.
— Ярар, авыл тормышын үз күзең белән күреп кил, алайса. Ә син, Тәнзилә, әтигә күчтәнәч җибәр.
Тәнзилә Рифатка бер кап чәй, тартмалы чәкчәк тоттырды. Равил азсынып:
— Син нәрсә инде? Кайчан тагын мөмкинлек чыгар әле, күбрәк бир — җимешен, лимонын куй, — диде.
Хатынының җавабы әзер иде:
— Авыл кибетләренең шәһәрнекеннән ким ягы юк, диләр ич. — Равилнең чырае сытылды. Син кайчан шулай саранланып киттең әле, димәкче булган иде, Рифат алдында тыелып калды.
— Шулайдыр ул, акчаң булса, — дип кенә куйды.
Алар әле кыз белән егет чакта ук ниндидер сүз уңаеннан Тәнзилә:
— Авыл кешесе бер банка кайнатмага да бик шат, — дигән иде.
***
Сагынылган, бик сагынылган икән шул. Рифат озаклап-озаклап авыл урамнарын, тыкрыкларын карап йөрде, очраган карты-яше белән сөйләшеп, хәл-әхвәлләрен сорашты. Зиратка барып әнисе, Шәмсетдин бабай кабере янында белгән догаларын укыды. Беркөнне аның үсмер чакта чикләвек, җиләк, балан, миләш җыеп йөргән
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
19
урманга барасы килде. Ябалдашларын җәеп горурланып утырган хуш исле юкәләрне таныды Рифат, таныды. Әнә алар янында гына миләш агачлары кукыраеп утыра. Куе яфраклар арасыннан яшь каеннарның аклы-каралы кәүсәләре балкып тора. Җирне ямь-яшел хәтфә келәм каплаган, чәчәкләр балкый. Аларны ярышып үбә-үбә нечкә билле бал кортлары безелди, күбәләкләр бөтерелә. Әйтерсең лә табигать балаларының зурысы-кечесе киерелә-талпына күккә, кояшка омтыла. Борынны кытыклап җир исе, үлән, чәчәк исе аңкый. Меңләгән бөҗәк үз эше белән мәшгуль. Бөтен урманны яңгыратып кошлар концерт куя.
Күңеле күтәренке чакта Рифат еш кына Фәтхерахман Әхмәдиевнең «Мәңге яшисе килә» дигән җырын җырлап йөри иде. Менә әле дә ул шул җырны көйли башлады. Композитор да табигатькә сокланып язгандыр бу җырны, мөгаен, шулайдыр, дип уйлады егет.
Көннәрнең берендә Рифат Актайның бормалы-бормалы ярлары буйлап малай чакта дуслары белән ду килеп су коенган урынга барып чыкты. Монда алар комда кызынып, очсыз-кырыйсыз зәңгәр күккә карап еш кына хыял диңгезенә чума иде. Кем очучы була, кем космонавт, инженер, укытучы, колхоз рәисе... Биредә әле дә күп нәрсә элеккечә, комлык та, читтәрәк шактый куе, биек булып үскән әрекмәннәр дә, колак төбендә безелдәп йөргән төклетуралар да. Хәер, үзгәреш тә бар икән, елга саеккан, Йомры тау юкка чыккан, юл салганда аның балчыгын техника белән ташып бетерделәр дигәннәр иде, дөрес икән.
Рифат бала чактагы кебек әрекмәннәр арасына керде дә комга сузылып ятты. Тәненә рәхәт җылылык таралды. Нәкъ элеккечә зәңгәр күкне чуарлаган мамык болытлар каядыр агалар да агалар. Чиелдап акчарлаклар килеп чыга, кинәт кенә суга томырыла. Томшыкларында нәни маймычлар тырпылдый.
Әнә үги ана яфрагына чикерткә килеп төште. Ул уңайлап урнашып ике аягын бөкте дә аркасын кашый башлады. Туктап ял итә дә кашый, ял итә дә кашый. Рифатка бу кызык тоелды, тотмакчы булып кулын сузган иде, чикерткә читкә атылды. Менә бит, шушы нәни генә җан иясенең дә яшисе килә, дип уйлап ятканда, ул уң кулының чәнти бармагына нәрсәдер кагылганын сизде. Әллә кәлтә микән? Рифат бу җан иясен куркытмас өчен башын чак кына борып кулына күз салды да кычкырып көлүдән көчкә тыелып калды. Аның бармак тырнагын соргылт үрдәк бәбкәсе чукый иде. Үрдәк бәбкәсе! Башын әле бер, әле икенче якка кыегайтып, нәни күзләрен йома-йома чукый да чукый. Рифат башын бераз калкытып бәбкәгә текәлде. Ә тегенең бернидә эше юк, һаман чукуын белде.
— Әй, сабый, бармакны нәрсә дип белдең соң? — дип уйлап куйды Рифат. — Анда нәрсә таптың? Әллә шулай дөнья белән танышып йөрүеңме? Тукта әле, ул монда ялгызы гына ничек килеп чыккан соң? Юк, бәбкә ялгыз түгел, әнкәсе якында гына: тирә-якны күзәтә икән. Ул Рифатны абайлап, күрәсең, бакылдап бәбкәләрен үз янына чакырды. Бәбкә әнисе тавышын ишеткәч, «пелт» иттереп кәкәйләп алды да әрекмәннәр арасына кереп югалды.
Рифатның башыннан кайнар уй йөгереп узды. Бу әллә кайчан борынлап, әле генә үзенә юл тапкан күптәнге уй иде. «Шушы матур дөньяга туып, шунда, авылның яшел чирәмендә аунап, Актайның шифалы, тәмле суын эчеп үскән туган җиреңнән башка ничек яшәргә мөмкин? Юк, ни булса шул, ул авылда
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
калачак! Тәвәккәллим, тәвәккәллек ярты бәхет дип юкка гына әйтмиләрдер. Димәк, Чиләбегә барып, эштән китәргә кирәк. Баста!»
Мондый карарга килгәч, аңа рәхәт булып китте, күңеле дә тынычлана төште. Авыл дигәндә, Равил абыйсы кара буяуны куерткан икән. Телевидение, радио эшләп тора, кибетләр бар. Берничә гаилә шәһәрдән кайтып йорт күтәргән, гөрләп яшәп яталар. Юләр, ник мин моңа башта ук игътибар итмәдем икән, дип Рифат үзен битәрләп тә алды.
Кинәт кыр ягыннан исеп куйган җылы шаян җил Актай маймычларын шатландырып су өстен шадралатты да Рифатны битеннән сыйпап каядыр китеп барды. Әйтерсең лә бала чагындагы кебек әнисе сыйпап иркәләде.
***
Мәҗмәр урта мәктәбендә укыганда, җәйге матур көннәрнең берсендә малайлар, кызлар Актайның Чулманга койган урынына су коенырга барганнар иде. Монда су да җылы, аулаграк та иде. Кызлар гадәттәгечә читтәрәк чыр-чу килде — егет кәмәшләре комачау итмәсен, янәсе. Итмәс алар, бар. Бастырып килеп тә җиттеләр, кызларны чырылдатып шаярта да башладылар. Бигрәк тә Рәкыйп. Әле Наиләнең, әле Рәшидәнең лифчигына сузыла. «Матур урыннарын» кояш та күрсен, янәсе. Рифатның ачуы чыкты, аның яшертен генә Рәшидәгә күз салып йөргәнен Рәкыйп белә ләбаса. Рәшидә үзе дә ник аңа ирек бирә, ник яңагына кундырмый! Ә теге юньсез тәки теләгенә ирешкән икән.
— Нишлисең син, оятсыз!
Рифат Рәшидә тавышына борылып карады да катып калды. Күзләре ирексездән кызның ап-ак күкрәкләренә, чиядәй ал ими очларына төште. Яшьлек яшьлек шул, бу гүзәл күренеш үсмер егетнең хәтеренә мәңгегә сеңеп калды, әледән-әле күз алдына килеп, күңелен кытыклап, ымсындырып торды, хәтта төшенә дә кергәләде. Күз бәрәңгедә дә бар бит ул, күңеле белән күрде, күрәсең. Җаен туры китереп, ул Рәкыйпкә:
— Рәшидәгә бәйләнмә, — диде.
— Шаярам гына ич мин. Юләр сатма инде, — диде тегесе.
Армия хезмәтенә алынгач, Рәкыйпнең һаман Рәшидә тирәсендә бөтерелүен ишеткәч, Рифатның чын-чынлап кәефе китте. Алай гынамы, шушы хәбәр аны хәрби хезмәткә калырга этәрде дә инде. Теге чакта Рәкыйпнең яңагына берне менеп төшәсе булган икән дип үкенеп тә алгалады. Хәер, тора-бара ачуы басылды, йөрәген талкып торган югалту хисе генә утырып калды. Рәшидәнең Казанда кияүгә чыгуын белгәч, әлеге хис бүселеп-бүселеп өскә калкып чыккалады.
Соңрак Рифат Рәкыйпкә карата ниндидер рәхмәткә тартым хис тә тоя башлады. Солдат хезмәтенең читен чакларында гүзәл күкрәк алмаларыннан көмеш тамчылар тамып торган теге мизгел күз алдына килеп, аны дәртләндереп җибәрә иде. Сары чәчләре кыеклап маңгаена төшеп торган Рәкыйпне дә күрәсе, рәхәтләнеп сөйләшеп утырасы килгән чаклар шактый булды. Их, кызлар, егетләр, сез хәзер кайларда йөрисез, ниләр майтарасыз икән?
Хөрмәтле укучым!
Син бу дөньяда могҗиза булуына ышанасыңмы? Бар ул, бар! Рифат туган авылы урамыннан әнә шундый сагынычлы уйларга батып атлаган бер мәлдә каршына килеп чыккан кешене син кем дияр идең? Әйе, ул Рәшидә, Рәшидә үзе иде. Моны могҗиза дими ни дисең!
Чигәләренә сизелер-сизелмәс кенә бәс куна башлаган куе чәчләре элеккечә калын, матур итеп толымлап үрелгән. Ике каш арасына нечкә генә матур бер сызык менеп утырган икән. Киеме дә килешле. Ап-ак кофтасы тулы яңакларына 20
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
21
аксыл төс сипкән, бу аны яшәртеп җибәргән. Күкрәк алмалары тагын да калкурак булып кабарып тора. Сокланып туймаслык.
— Рәшидә! Рәшидәкәй! Синме бу, ә? Менә ичмаса очрашу! Руслар ничек диләр әле? Сколько лет, сколько зим! Исәнме? Күңелем юкка гына авылга тартмаган икән.
— Исәнме, Рифат. Син кунакка кайткан дигәннәр иде шул. Абау, үзгәргәнсең. Озаккамы?
Рәшидә энҗедәй ап-ак тешләрен күрсәтеп, элеккечә, әллә кайчандагыча матур итеп елмайды. Бу елмаю аның төпсез зәп-зәңгәр күзләрендә туып, алсу иреннәре почмагына үрмәләп, көндез кояш, төнен ай үбеп иркәләгән нәни генә бит чокырчыкларына кереп эреде. Кап-кара каш, ап-ак йөз. Шушы капма- каршы төсләр Рәшидәнең чибәрлеген бермә-бер арттыра иде. Кашы янына кайчандыр кунып калган нәни генә яра эзе дә ачык йөзенә үзенә бер төрле матурлык биреп тора.
Рәшидәнең кулын кысып исәнләшкәндә, аның кайнарлыгыннан Рифат калтыранып китте. Моны сиздермәс өчен сораулар тезә башлады:
— Тормышлар ничек? Кемнәрең бар? Ирең кем? Рәкыйп авылдаш түгеллеген ишеткән идем.
— Ул мине алырга бик теләгән иде. Мин риза булмагач, Мәскәү тирәсендә яшәүче бер кызга өйләнеп китеп югалды. Үпкәләде инде, үпкәләде.
— Алай икән. Сабакташлар белән аралашасыңмы? Кайларда көн күрәләр?
— Аралашмыйм диярлек. Таралышып беттек, авылда беребез дә калмады. Казанда Наиләне, Рузалияне, Ленарны сирәк кенә очраткалыйм. Дөньяның асты өскә килде бит, барыбыздан да чабыш аты ясады.
— Шулай шул. Ирең белән кайттыңмы? Ул безнең яктан түгелме?
— И юк. Ирем Буа ягыннан иде.
— Иде, дисең. Әллә юләрләнеп аерылдыгызмы? Шундый чибәр хатынны ничек ташларга мөмкин?
Рәшидәнең йөзенә күләгә йөгерде. Ул зират өстендәге ялгыз болытка күз салып алды.
— Юк, юл һәлакәтенә юлыгып вафат булды ул. Бик тә яхшы күңелле, инсафлы егет иде. Уңган, кулы теләсә нинди эшкә ятып тора иде. Әрәм булды. Матур гына тормыш корып йөри идек... Ә үзең ничек яшисең соң? Кайларда? Синең читтә икәнеңне ишетеп белә идем.
— Чиләбедә яшәп ятам. Армиядә хезмәт срогын тутыргач, командование прапорщик булып калырга тәкъдим итте. Калдым. Прапорщиклар мәктәбен бетердем. Еллар йөгереп кенә узды. Менә хәзер күңел туган якларга тарта. Әнисез калганыбызга да шактый инде. Ни кызганыч, бәхилләшеп кала алмадым. Хәрби хезмәт бит, учениедә идек. Ник кайтмыйсың дип хатлар яза иде, мәрхүмәм... Аннары инде бер ияләшкән урынны ташлап китәсе дә килмәгәндер. Дөньялар әнә ничек актарылды бит. Кайтып нишлисең дип тә бик озак уйландым. Командирлар белән дә мөнәсәбәтем әйбәт.
— Ә гаиләң?
Рифат бу сорауны көткән иде. Авылда очраган һәр кеше хәл-әхвәлне сорауга гаиләң тормышы белән кызыксына башлый. Рифатның моңа бераз кәефе дә киткәләде. Уйлый торгач аңлады Рифат, балигъ булган кешенең тормышы гаиләдә уза лабаса. Кеше ике яшәми, Ходай биргән гомерне ирең, хатының, балаларың белән тату, матур, тигез итеп уздырырга кирәк шул. Тәмен, ямен табып. Халыкның иң изге теләкләренең берсе, ул да булса исән-сау, имин, тигезлектә яшәү ләбаса.
— Гаиләм юк минем. Әле дә өйләнмәгән. Баштарак хезмәт белән мавыгып шактый еллар уздырдым. Аннары карыйм, минем яшьтәге кызлар инде кияүгә чыгып, балалар үстереп яталар.
— Чиләбедә татарлар күп диләр ич. Берәр татар кызы таба алмадыңмыни?
— Димләп тә карадылар, каравын. Күңелеңә ятмаган кеше белән ничек тормыш корасың. Йә, ярар. Син дә үзең турында сөйлә инде.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
22
— Мин Казанда педучилищеда укыдым. Шунда булачак ирем белән таныштым. Ул үлеп гашыйк булды. Көләч егет минем дә күңел түренә кереп утырды. Укып бетердек кенә, дөнья үзгәрде дә куйды. Мин балалар бакчасына эшкә кердем. Мәсгут шофёр булып эшли башлады. Училищеда укыганда ук права алган иде. Өйләнешеп кеше почмакларында яшәдек. Бик авыр чакларда берәр авыл җиренә китик, эш табылыр әле дип, теңкәсенә тидем. Хәзер үкенәм. Бишкә ярылам, сөеклем, барыбер сине, туачак балаларыбызны бәхетле итәм, дия иде. Көне-төне эшләде, төзелешкә дә йөрде, йөк тә бушатты. Иске генә машина алып аны аякка бастырды, йокыларын калдырып, таксист булып йөрде.
— Уңган егет булган инде, алайса. Сине дә бик яраткан, күрәсең.
— Үлеп, дим ич. Тора-бара Ходай безне дә кеше белән тигезләде, иске булса да фатирлы булдык. Өстәвенә Мәсгуткә бер танышы Әтнәбайда җире белән йорт сатучы бар, арзанга гына сата икән, дип коткы салган. Әйдә, барып карыйк әле, ди. Сатучы олы яшьтәге бер әби булып чыкты. Кызы үзен Казанга кыстый икән. Сатмыйк, үзебезгә кирәге чыгар, дип әйтеп тә караган. Тегесе җир эшеннән гарык булдым, борылып та карыйсым килми, сат, дип каты торган. Риза булдым инде, нишлим соң, үземнең рәт бетте, ди. Бакча эшенә күптән ярамыйм инде. Җире шәп, кара туфрак. Алыгыз, балалар, ди. Үкенмәссез, үзебезнең мөселман кешесе генә булсын дип теләгән идем, менә Ходай сезгә язган икән, ди.
— Шулай итеп, сез дачалы да булдыгыз инде,
— Дача дип... Йорты шактый тузган иде. Төзәтәсен төзәтеп, җәйләрне шунда уздыра башладык. Бәрәңгесе, яшелчәсе дә ярап куйды. Ял көннәрендә кайтабыз, көне буе бакчада эшлибез. Ял итәбез, имеш. Дөрес, йортыбыз Камадан ерак түгел. Су кереп, рәхәтләнеп кызынып яткан чаклар да булды. Сирәк кенә. Шулай тормышны җайга салабыз дип кенә торганда, Мәсгутем гүр иясе булды... Менә шундый хәлләр, Рифат. Инде менә мин дә йорт-җирне сатарга кирәк дип торам. Бәясен дә түләп бетермәгән бит әле. Ялгызыма бик авырга туры килә.
— Ярдәм итәрлек кешең юкмыни соң?
— Юк шул. Улымны да күтәрәсе бар... Биш яшендә генә бит әле. Ул кул астына кергәнче әле, ай-һай.
— Олырагы юкмыни?
— Башта, тормышның рәтсез чагында бала табасым килмәде. Мәсгут ни ялынды, тап, үстерербез, кеше таба бит әле, дип үгетләде. Киреләндем... Аннары таптым, көнкүреш көйләнә генә дигәндә... Мәсгутем...
Рәшидә күзенә мөлдерәп тулган яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп, туктап калды. Рифат аны тынычландырырга кереште:
— Ярар, Рәшидәкәй, тынычлан. Дөнья тигез генә булмый шул. Минем әти, җан биргәнгә җүн бирә, ди. Улың кайда соң әле?
— Әнә йөгереп кайтып килә. Балык җене кагылды үзенә. Иптәш малайларына ияреп Актайга балык тотарга киткән иде.
— Кечкенә күренә бит. Ничек аны су янына җибәрәсең соң?
— Актай бик саеккан хәзер. Чыпчык тезеннән генә калган.
Ул арада малай сулышы кабып, йөгереп килеп җитте. Рифатка күз ташлап алгач:
— Әни, без Наил белән спорить иттек, — диде. — Менә бу балыкны ул алабуга, ди. Мин окунь, дим. Кто прав?
— Икегез дә, улым. Окунь — русча, алабуга — татарча.
— Ә-ә... — Малай борынын тартып куйды, озын козырёклы кепкасын салып, тирләрен сөртте. Аннары әнисе янындагы чит ирдән әллә кайчангы танышыдай сорап куйды:
— Абый, син тәмәке тартасыңмы?
— Так точно! Булгалый шул, энем. Ник сорыйсың?
— Тәмәке исе килә ич.
— Ну, гафу ит инде.
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
23
— Нәрсә ул «гафу»?
— «Извини» дигән сүз.
— Тартмасаң, извиню. Тартма син. Зарар була.
— Есть! Син әйткәч, тартмам.
— Ә синең машинаң бармы?
— Юк шул.
— Ни, йөртә дә белмисеңме?
— Анысын беләм.
— Мин белмим әле. — Малай көрсенеп куйды. — Үскәч шофёр булам мин. Әнине йөртәм.
— Абый, ә син боксёр түгелме?
— Бераз гына.
— Пирчәткәң дә бармы?
— Бар.
— Ә син мине бокска өйрәтерсеңме?
— Өйрәнәсең киләмени?
— Килә шул... Ишегалдына чыгам гына, Гриша килеп җитә. Җә акча, җә конфет сорый. Бирмәсәң, суга.
— Ә син?
— Ул көчлерәк. Бокска өйрәнсәм, кирәген бирер идем.
— Начар малай икән ул. Әниең рөхсәт итсә, мин сиңа пирчәткә бүләк итәрмен. Кечкенә боксчыларныкын.
— О-о! Рәхмәт. Честно?
— Так точно!
— Молодец! Я побежал. Скажу Наилю, что оба мы правы.
Малай үкчәләрен ялтыратып кабат елгага йөгерде. Олылар елмаеп карап калдылар.
— Егетнең исеме ничек соң?
— Эмир. Әтисез үсә менә. Борчылып та куям.
— Шәп исем. Җисеменә туры килгән булырга тиеш. Сөйләшүенә карап әйтүем. Кайсы айда туды?
— Августта.
— Әйтәм бит. Арыслан, димәк. Чәче әтисенекедер, синең — кап-кара, аныкы
— күксел. Сез кайчан китәсез?
— Иртәгә. Сеңлемнең хәлен белергә генә кайткан идек. Моннан туп-туры Әтнабайга. Ә син?
— Мин торам әле. Әтинең дә ялгызын калдырасы килми. Абый белән сөйләшеп, Казанга алып китеп булмасмы дип йөрим. Бәлки, үзем...
Рифат сүзен әйтеп бетермәде. Күрәсең, уйларының очына чыгасы бар иде.
Рәшидә кайнар кулын сузды:
— Ярар, Рифат, без киттек. Җыенасы да бар. Сау бул. Бер күрешү — бер гомер, диләр. Яшьлеккә кайткандай булдым.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
— Рәшидә, син миңа Казан адресыңны бирмәссеңме? Кем белә, бәлкем, очрашып куярбыз.
Рәшидә гаҗәпләнмәде. Рифат сиңа нәрсәгә инде ул дигәнне көткән иде.
— Азинода торабыз. Рәхим ит. Беркөн генә әле Мәҗмәрдә бездән алдарак укыган Нариман килеп чыккан иде. — Рифатның йөзеннән күләгә йөгереп узгангамыдыр, өстәп куйды. — Хатыны белән. — Без яхшы ният белән ишек каккан кешене генә ачык йөз белән каршылыйбыз. Тол хатын бусагасына кемнәр генә килеп кагылмый. Ярар, хуш иттек. — Рәшидә адресын әйтте, аннары улын чакырып алды.
— Хуш, хуш, Рәшидәкәй! Син дә сау бул, балыкчы. Ә пирчәткә миннән, яме.
— Ярар, рәхмәт. Абый, син миңа исемеңне әйтмәдең.
— Рифат абый мин. Синекен белдем — Эмир.
— Хуш Рифат абый.
Батып барган кояшның алсу нурларына коенып тыкрыкка кереп баручы Рәшидәне, аның әледән-әле борылып кул изәгән улын Рифат җылы карашы белән озатып калды.
***
Рифат абыйларының ишек төймәсенә басканда, инде күптән караңгы төшкән иде. Коридордан Тәнзиләнең төксе тавышы яңгырады:
— Кем бар анда?
— Мин әле бу, Тәнзилә.
Тәнзилә әллә ничә йозакны шалтыр-шолтыр китереп ачты.
— Исәнмесез, Тәнзилә. Мин йөрим әле.
Тәнзилә әле генә кибеткә чыгып кергән кешегә әйткәндәй, илтифатсыз гына:
— Нишләп йөрисең, ә? — диде. — Шулай соң...
Мондый тәкәллефсез каршы алуга Рифатның кәефе китсә дә , үзен тыеп калды.
— Менә шәһәргә килеп урнашырга дип йөрим әле. Абый кайда соң? Өйдә юкмы әллә?
— Өйдә мин, өйдә, Рифат. — Ванна бүлмәсеннән кызарып-бүртенеп Равил килеп чыкты. — Менә шәп булган. Ниһаять, хәл иткәнсең икән. Эш муеннан. Син миңа бик кирәк, энекәш, бик кирәк. Әйдә, Тәнзилә, чәй куй. Рифат юлдан арып килгәндер. Душта юынып чыгар.
Тәнзилә дәшми-нитми кухняга кереп китте.
— Нәрсә булган аңарга? — диде Рифат.
— Натурасы шундый инде аның. Игътибар итмә. Беренче күрүең түгел ләбаса. Йә, нихәлләр бар. Авыл ничек яши?
— Башта әти нихәл дип сора. Сәлам әйтте. Ник тавышы-тыны юк, ди.
— Бар андый гаеп, бар. Крутимся, как белка в колесе. Кайтып киләм генә диюем була, тагын тормыш басып ала. Күчтәнәчләрне ошаттымы соң?
— Әйе. Рәхмәт әйтте.
— Абый, син безнең урмандагы теге тарихи аланны хәтерлисеңме икән?
— Анда аланнар шактый иде.
— Теге чикләвеккә бай аланны әйтүем.
— Ә-ә... Хәтергә төште, төште. — Егетләр көлешеп алдылар. Хәзер, әлбәттә, көлке, ә теге чакта утырып еларлык иде. Авыл баласы, бигрәк тә малайлар, урман- кырсыз яши аламы соң. Равилгә ул чакта унөч, Рифатка ун гына яшь иде. Август аеның матур бер көнендә иптәш малайлары белән чикләвеккә бардылар. Шактый җыйгач, кояш нурына чумып утырган бер аланда ял итәргә тукталдылар. Кем нәрсә алып килгән, шуны чыгарды, тамак ялгап алдылар. Бары — бергә, 24
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
25
югы — уртак. Рифат алданрак торып, якындагы колмак каплаган куаклар янына килде. Аларда сап-сары булып өлгергән чикләвек тәлгәшләрен күргәч:
— Абый, малайлар, бәгырьләрем! Килегез әле, килегез! Монда чикләвек оясы икән, дөнья хәтле! — дип кычкырды.
Арганнарын да онытып, барысы да куакларга ябырылды. Шатыр-шотыр китереп, ах-ух итеп җыя да башладылар. Шул мәлне Таһир ачыргаланып кычкырып җибәрде дә ачыклыкка чыгып тәгәрәп китте:
— Малайлар, үләм! Уф, үләм!
— Нәрсә булды? Әллә елан чактымы? — дип барысы да Таһир янына йөгереп килде. Ул арада үрле-кырлы сикереп, үрсәләнеп Равил дә үләндә ауный башлады:
— Үтерәләр, качыгыз, кач!
— Шөпшәләр, шөпшәләр!
Инде Кәрип тә бөтерелә иде. Кинәт Рифатның да битенә зур гына шөпшә килеп кунды да үзәккә үтәрлек итеп тешләп тә алды. Рифат аны бәреп төшерүе булды, икенчесе муенына килеп ябышты.
Малайлар кайсы кая чәчелде. Ләкин куактагы ояларыннан кузгатылган шөпшәләр биетүләрен белделәр. Явызлар кием аша да тешли ала икән. Малайларның битләре, куллары, маңгайлары, хәтта йомшак урыннары да кызарып, шешеп, кабарып чыккан иде. Һөҗүм басылгач, бәхәс купты.
— Рифат аркасында гына булды бу хәл. Ул әйтмәгән булса, без шөпшә оясы янына бармаган булыр идек, — диде кайсыдыр.
— Нәбинең иренен карагыз әле. Сыерныкы белән бер. Ояны син кузгаттыңмы? — диде Равил. Аның үзенең дә бер күзе томаланып бара иде.
— Мин түгел. Аны Таһир кузгаткандыр. Иң элек ул үрсәләнә башлады:
— Колмак арасыннан күрмәгәнмендер инде.
— Һай, биеттеләр дә соң!
Малайлар шау-гөр килеп гаепне Рифатка сылтадылар. Хәер, үпкәләре озакка китмәде. Таһир капчыгын аланда ташлап калдырган булган икән. Аны алып килергә батырчылык итүче табылмагач, капчыкны Рифат барып алып иясенә бирде. Шул көннән башлап малайларның Рифатка ихтирамы бермә-бер артты.
— Әйе, һич онытылмаслык хәл булды ул.
— Мин шул аланга да барып чыктым.
— Мин генә бушый алмыйм. Ярар, нишләп озаклады соң әле бу? — диде Равил, аннары кухня ягына карап алды. — Тәнзилә! Буласыңмы инде, юкмы? — дип кычкырды.
— Өлгерерсез! — Кухнядан чынаяк тавышлары ишетелә башлады.
— Син, Рифат, иртәгә иртән үк эшкә тотын. Минем күрәсе кешеләрем бар, шулар белән йөрермен. Кибеткә күз-колак булырсың. Аннары торыр урыныңны кайгыртырбыз.
— Юк, абый. Мин монда күчәргә дип килмәдем.
Равилнең йөзендә артык дәрәҗәдә гаҗәпләнү, аптырау чагылды:
— Соң әле генә эшкә урнашам дидең ләбаса.
— Хәләл җефетең нишләп йөрисең дигәч, юри генә әйттем. Мин киңәшергә дип кенә килдем. Чиләбегә кайтып, эштән чыгарга да авылда төпләнергә уйлыйм. Берәр эш башлап җибәрергә кирәк булыр. Терлек-туар симертүме шунда, үрчетергәмедер... Әнә ич телевизордан күрсәтеп торалар, кем кошчылык белән шөгыльләнә, кем терлек фермасы тота.
— Оһо, син зурдан кубарга исәплисең икән. Ә сәмән?
— Шул-шул. Бераз запасым бар-барын. Җитмәсә нишләрмен, дим.
— Әтинең бераз ЭНЗЫсы юкмы икән соң?
— Каян килсен?! Ярар, берәр җае табылыр. Әти иждивениесендә ятмассың ич инде. — Равил кухня ишегенә карап алды. — Кая югалды соң бу? — дип чыраен сытты.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
26
Рифат аның тезенә кагылды:
— Абый, син чәчәгенә алданып, чәнечкегә кадалгансың бугай, — дип куйды. Аннары абыйсының йөзе агарып китүен күргәч: — Эчмәгән чәй түгел. Ник борчыласың, ә? — диде. — Мин кафега кереп тамакны туйдырган идем инде. Күрәм, сезнең тагын яңа җиһазларыгыз арткан. Бу ак күнле гарнитурыгыз кыйммәттер, ә?
— Кырык мең.
Тәнзилә ирләрне кухняга чакырды. Өстәл өстендә печенье, булка, шикәрдән кала башка ризык күрмәгәч, Равилнең тавышында канәгатьсезлек яңгырады:
— Син нишләп кайнар ризык хәзерләмәдең, ә? — диде. — Берәр төрле ботка пешерсәң дә начар булмас иде.
— Кайчан өлгерим? Мин дә арып кайттым лабаса. — Тәнзиләнең иреннәре аска салынды.
— Колбаса, сыр турап куй. Май чыгар. Без энекәш белән берәр рюмка да күтәреп куярбыз, дим.
— Сәүдәгәр кеше хәмерне авызына да китерми, диләр ич. Әллә Казанда алай ук түгелме?
— Әйтмә, Рифат. Безнекенең шул инде аның. Җае туры килсә, авызы шапылдап кына тора. — Тәнзилә Рифатның сүзен җөпләргә кирәк тапты.
— Юкка борчылмагыз әле, зинһар. Мин эчмим.
— Очрашу хөрмәтенә дәме? Алай булмый ич инде.
— Ярар, чәегез өчен рәхмәт. Мин китим әле, — дип Рифат урыныннан кузгалды.
— Кунарга калмыйсыңмыни? — Равил соравын Рифатка бирде, ә үзе карашы белән хатынына текәлде. Тегесе аны-моны дәшмәде, чынаяклар җыештыруын белде.
— Юк-юк, сезне борчып тормыйм инде. Сез эшегезгә бик иртә чыгып китәсездер. Ял итегез, мин дә кунак йортына кайтып аякларымны сузыйм.
— Ярар, алайса, энем. Син әйткән мәсьәлә турында уйлашырбыз, яме.
— Рәхмәт. Хушыгыз. Мин кагылырмын әле. Кибетегезгә диюем.
Рифат киткәч, Тәнзилә ире янына килеп утырды, нәзакәтле итеп чәчләрен таратып җибәргәч, кулларын Равилнең тезләренә куйды.
— Нәрсә уйга калдың, Равил?
— Дөньяда яшәүнең кызыгы бармы икән дип уйланып утырам. Булса, нәрсәдә?
— Син әле дә шуны белмисеңме?
— Белсәң, әйт.
— Кесәдә акчаң күп булса, әтәчкә атланып та очып була, дигәннең мәгънәсен ничек аңлыйсың?
— Син бөтен нәрсәне акчага кайтарып калдырасың алайса.
— Акча патшаны да җиңгән ди.
— Кешенең ашказаны ике түгел ләбаса. Ул берьюлы ике костюм, ике пальто да киеп йөрми, ике машинада да йөри алмый. Ә шулай да яшәүнең кызыгы бар дип уйлыйм мин. Тик байлык җыюда түгел. Башкаларга кирәгең булуда, аларның рәхмәтен ишетүдә. Нәфесеңне тыя белүдә. Кешелекле булуда. Дөрес, кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен дип юкка гына әйтмиләрдер. Мин менә шулай уйлыйм.
Тәнзилә йөзен чытты:
— Син тагын фәлсәфәгә керештең, Равил. Ник соң кешеләр эткәләшәләр, төрткәләшәләр, кансызланалар, бер-берсенә аяк чалалар, ә?
— Әйе, андыйлар да бар.
— Күпчелек. Акыл сатканчы син күршеләргә генә кара. Әнә Фердинанд коттедж сала башлаган. Министрлар кабинетында дусты бар икән. Ярдәм итә, ди. Ә син нәфес, нәфес, кешелек...
— Тәнзилә, менә бу дүрт бүлмәле квартира сиңа жңтмимени? Коттеджда нишләмәк буласың? Фердинандларның өч баласы үсеп килә. Ә безнең?
— Тагын шул иске балык башы... Таба алмагач нишлим соң? — Тәнзилә елый ук башлады. — Минем әрнүле йөрәгемә тоз сибәсең. Балага узгач, аны төшерергә үзең
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
27
дә каршы килмәдең ич. Дөрес, тормышыбызның иң авыр чагы иде. Ә хәзер мине гаеплисең.
— Гаепләмим. Сүз уңаеннан гына әйтүем. Әйдә алайса, тәрбиягә берәр бала алыйк. Үзеңә ирмәк, юаныч булыр иде.
— Хәзер! Шул гына жңтмәгән ие.
— Инде туганнар, дуслар белән дә аралашмый башладык. Акча, акча дип...
Тәнзилә торып басты, биленә таянып, тагын каршы төште:
— Кемең бар соң синең? Килеп карадылар бит инде. Бөтенесенең уенда ярдәм сорау. Әнә энең дә. Тормышыбыздан көнләшә кеше. Безгә дә берни дә күктән төшмәде. Алны-ялны белми йөгердек. Әле дә шулай!
— Саранның сарае салкын була, ди халык. Моллюсклар шикелле кабыкка кереп бикләнәбез түгелме?
— Бикләнмә! Ник бикләнәсең?.. Кеше ирләре...
— Менә тагын... Әй! — Равил кулын селтәп урамга чыгып китте. Юк, аңлата алмый хатынына үз уйларын, үз теләкләрен. Әле беркөн генә корбан чалып, Коръән укытыйк дигән иде, ник әйткәненә үкенде.
***
Рифатның карарын Газыйм абзый хуплап каршылады. Кайтып үз көтүен тапса, адашкан малның гаебе юк дип, улының моңача тормышын үзенчә бәяләде. «Хәзер өрәңгедә өрек үстерә торган чак, соң булса да, уң булсын, әйдә кайт», — диде. Контрактның срогы да килеп жңткән иде, Рифат аны яңартып тормады, тормышының шактый зур өлешенә нокта куеп, Казанга кайтып төште.
Аны күргәч, Тәнзилә тетрәнеп китте. Тәки кайтырга ризалаткан икән, дип ул Равилен гаепләде. Кайда торыр бу, кайда эшләр? Сагыз булып безгә ябышыр микән? Юк инде. Тәнзилә моңа юл куймаячак. Йомшак үләнне кырмыска ашый. Тәнзилә әле үз туганнарын да өнәп бетерми. Әнисенең дә тел төбендә бергәләп яшәү теләге сизелә, тик Тәнзилә тынычлык ярата. Тормышлары рәтләнеп киткәч, аларны әллә нинди ерак туганнары да килеп таба. Кайсына акчалата ярдәм кирәк, кайсының баласын вузга кертергә, кайсын шифаханәгә салырга. Хәзер бит һәрнәрсә акча исәбенә эшләнә. Акча — ул үзе закон, дип уйлый Зилә. Ишек какканның һәркайсына ярдәм кулы сузсаң, ыштансыз калырсың, көймәң бик тиз комга терәлер. Һәр кош үз оясын үзе кора.
— Бу чемоданнар сездә калып торсын әле, Тәнзилә, — диде Рифат. — Абый кайда соң? Өйдә юк мәллә?
— Юк шул, Мәскәүдә иде. Ник берәр кунакханәгә тукталмадың соң? Менә бит, ә! Минем дә аның янына жыенып йөрүем иде. — Зилә турыдан бәрде.
— Борчылма, Зилә. Мин сездә чемоданнарымны гына калдырып торам. Кунакханәдә тукталдым, барасы урыннарым да бар, кунарга кайтмам.
— Ярар, алайса... Гаеп итмә инде. Кстати, Рәшидә исемле хатын синең кемең ул? — Зилә кызыксынулы карашын Рифатның йөзенә төбәде. Адресыбызны ничек тапкандыр.
— Син аны каян беләсең?
— Әле берничә көн элек кенә ул хатын сине сорап килгән иде. Улы белән. Шундый усал, тере малай. Һаман ниндидер пирчәткә дип тәкрарлады.
— Кит аннан. Ул безнең авыл кызы. Бергә укыган идек. — Рифатның йөзенә алсулык йөгерде. — Йомышы төшкәндер. Авылдашлар бит.
— Белмим. Бәлки. Аның белән Равил сөйләште.
— Алай икән. Абый берни дә әйтмәдемени? Бу тол хатын нәрсә эзләп йөри икән димәдеме?
— Юк шул.
— Ярар, мин китим әле. Син кайчан юлга чыгасың соң?
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
28
— Кая?
— Мәскәүгә, дидең ич.
— Ә... Иртәгә инде. Иртүк.
— Ярар, хәерле юл сиңа. Хуш. Чемоданнарны сез кайткач килеп алырмын. Менә бу кечкенәсен генә алыйм да.
Рәшидә сине сорап килде, дигәч, Рифатның иңендә канат үскәндәй булды. Кайнарланган йөзен җилгә каршы куеп, ул урам буйлап китте. Башында уй өермәсе бөтерелә иде. Барып карасын әле ул. Алай дисәң, уйлары һаман теге чакта әйтелгән тол хатын бусагасына кем генә килеп кагылмый дигән сүзләргә барып төртелә дә, күңелдәге омтылышларны тышаулап ала. Килеп йөрүчеләр шулай күп булды микәнни? Һаман уй да уй.
Һәй, Рифатның йөрәген ул чибәр аңлый калса! Юкны бушка авыштырып йөрмә, Рифат. Һәр кош үз оясын үзе кора. Син дә шулай ит инде, дисә. Сиртмәле койрыкларың булмый калмагандыр, син шуларны кара инде, дисә. Икенче яктан, аңа да бер ялгызына җиңел түгелдер, үзе шулай диде ич. Бер канат белән генә очып булмый лабаса.
Ленин бакчасында шактый уйланып утыргач, Рифат бер карарга килде.
— Син нинди прапорщик буласың инде, йә! — дип үзен-үзе битәрләп ташлады. — Хәрби, имеш. Ник кайттың соң? Яшәешеңне төптән үзгәртәм дип түгелме? Нәрсә җебеп калдың әле. Рәшидә эзләгән икән, димәк, кирәгең чыккандыр. Бар, тап, күр, адресын беләсең. Теләгеңне әйтеп кара.
Һе, баруын барырсың да, нишләп йөрисең дисә. Янында берәр мыеклыны очрата калсаң, ни диярсең, ә? Менә тагын шик. Ярар, хәерле булсын.
Тукай мәйданында автобуска керәм дип торганда, Рифат кинәт туктап калды, Кабан күле ягыннан мәһабәт Мәрҗани мәчете манарасыннан моңлы, аһәңле азан яңгырый башлады:
— Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр!.. Әшһәдү әннә Мөхәммәд рәсүллуллаһ!.. Лә илаһә илләл-лаһ!
Бу минутта Рифат янында басып торган кешеләргә карата үзенә бер төрле җылылык, якынлык тойды, күңеленнән аларга бәхет-сәгадәт, саулык- сәламәтлек, иминлек теләде. Аның дулкынланган йөзендә елмаю уйный иде. Казан Казан шул инде!
Электр кыңгыравы төймәсенә басканда, ул кулларының калтыравын тойды. Эчтән таныш тавыш яңгырагач, Рифат мөмкин кадәр тыныч булырга тырышты:
— Мин әле бу... Рәшидә, мин әле бу, — дип аваз салды.
Ишек ачылып китте. Анда матур чәчәкле халат кигән Рәшидә пәйда булды.
— Мин бу, Рәшидә, мин. Керергә мөмкинме?
— Рифат! Синме бу? Сөбханалла! Әйдә, кер, кер!
Рифат бусагага абынмас өчен, аягын югарырак күтәреп эчкә атлады. Абынмады, шөкер.
— Әллә Себер ягыннан да җылы җилләр исә башладымы? — Рәшидә дулкынлануын яшерер өчен, элгечләргә эленгән киемнәрне төзәткәләргә кереште. Ярый әле бүлмәдән улы килеп чыкты.
— Әни, безгә кем килде?
— Менә Рифат абыең ич. Таныйсыңмы, улым? — диде әнисе. Аның зәңгәр күзләрендә очкыннар кабынган, яңаклары алсуланган, кызыл иреннәре тагын да кызыллана төшкән иде.
— Мин әле бу, егет! Эмир исемле бит әле син, әйеме?
— Так точно! Ә мин сине беләм. Авылда очрашкан идек.
— Син тагын да үсеп киткәнсең димме, Эмир. Менә сиңа бокс пирчәткәләре.
— Менә, улым, пирчәткәле дә булдың, — диде Рәшидә. — Авылда очраган абый бирәм, диде бит. Ул абый кайда соң? — дип теңкәмә тигән идең. — Аннары Рифатка борылды. — Рәхмәт инде сиңа, Рифат.
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
29
Рифат кулындагы конфет, чәй тартмалары тулы пакетны Рәшидәгә тоттырды. Хатын инде тынычлана төшкән иде.
— Әйдә, әйдә, түрдән уз, ник ишек төбендә басып торабыз соң әле, — дип ул кунакны бүлмәгә чакырды.
— Менә шушында улым белән икәүләп ду килеп дөнья куып ятабыз. Уз инде, уз.
Рифат залга узуга, дивардагы ир кеше рәсеменә игътибар итте. Аннан елмаеп һәм бер үк вакытта гаҗәпләнгән төсле чибәр генә ир карап тора иде. Секунды белән Рифатның миен, монда килеп зур ялгыш ясадым ахрысы, дигән уй чәнчеп узды. Бер караганда, ул һичнинди начар ният белән йөрми ләбаса. Рифатның карашын тоткан Рәшидә, аны тынычландырырга теләгәндәй:
— Безне әтиебез Мәсгут шулай күзәтеп тора, — диде. Ләкин бу Рифатны тынычландыру түгел, киресенчә, шөбһәгә төшерү булып чыкты:
— Җитмәсә, мин борчып йөрим!
— Юк, юк, Рифат, борчымыйсың. Утыр, утыр. Килүеңә, күчтәнәчләреңә рәхмәт. Хәзер чәй эчәрбез. Сез сөйләшә торыгыз, — дип Рәшидә кухняга кереп китте.
Эмир кунак абыйсы каршына килеп басты, иснәнеп:
— Абый, син хәзер тәмәке тартмыйсыңмы? — диде.
— Так точно! Ташладым. Зарар була, дидең бит.
Малайга җавап ошады, ул Рифатның ике тезе арасына кереп, нечкә генә кулларын аның иңбашына куйды, аннары Рифатның күзләренә, куе кашларына, яңакларына озак карап торды да:
— Син минем әтием буласыңмы? — дип сорады. — Бүтән малайларның әтиләре бар, ә минем юк.
Балаларга гына хас самими сораудан Рифат тетрәнеп китте. Аның өске ирене өстенә тир бөртекләре бәреп чыкты, шактый вакыт ни әйтергә дә белми торгач:
— Ә син, Эмир, минем әти булуымны телисеңме соң? — диде.
Малай аның муенына сарылды:
— Әйе, Рифат абый. Ишегалдындагы малайлар әтиләре белән чаңгы шуалар, уйныйлар, балыкка баралар. Ә мин... Пирчәткәләрне мин иртәгә үк аларга күрсәтәм. Ярыймы?
— Ярый, ярый... Син менә, Эмир, әти буласыңмы, дидең. Мин бик тә булыр идем. Тик әниең ни дияр бит әле...
Рифат Эмирны тезләре белән кысып, башыннан сыйпады. Малай аның кочагына кысылганнан кысыла барды. Шулвакыт кухнядан Рәшидә килеп чыкты. Улының Рифат белән кочаклашып торганын күргәч, йөзендә гадәттән тыш гаҗәпләнү чагылды. Рифат та бик нык каушады. Ул Эмирны кочагыннан аерырга теләде, тик малай аңа чатырдап ябышкан иде. Рифат, гафу үтенгәндәй, килеп чыккан хәлне аңлатырга дип торып басты:
— Рәшидәкәй... ни бит... Менә ничек килеп чыкты... Без Эмир белән аталы - уллы булырга килештек. Син үзең... каршы килмәсәң... Мин бу хакта гомерем буе хыялландым, Рәшидә...
Көтелмәгән бу хәлдән ахыр чиктә аптыраган, гаҗәпләнгән, дулкынланган Рәшидә:
— Әй... бу ирләрне... — дип кенә әйтә алды.
Аның күзләреннән эре-эре яшь тамчылары идәнгә, келәмгә коела башлады.
Эмир, Рифаттан ычкынып, әнисен кочаклады:
— Әнием, ник елыйсың, ә? — диде ул. — Елама, сине якларга хәзер без икәү булдык. Рифат абый да, мин дә.
— Улым, әле кичә генә миңа үзең ела, дидең ич. Бүген елама, дисең.
Рифатның сораулы карашын күргәч, Рәшидә аңлатып бирде:
— Кичә улым балалар бакчасыннан кайтканда ярды да салды. Әни, ела, ди. Ник мин еларга тиеш, улым, дим. Мин синең белән бүтән йокламыйм, ди. Сүз
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
30
тыңламаганда, үз янымда йоклатмаганда, ул елап җиңә иде. Мин кызыксына калдым, ник минем белән йокламыйсың соң, дим. Әйләнәм дә Динә белән йоклый башлыйм, ди. Улым өйләнеп куйса, нишләрмен дип борчылуым әле.
Эмир әнисен тынычландырырга кереште:
— Борчылма, әни. Әйләнмим мин. Ул бит кичә иде.
— Нишләп инде? Нәрсә булды?
— Динә риза түгел. Башта риза, диде. Риза дип пәп итеп тә алган иде.
— Чыннан да, бик җитди икән хәлләрегез.
Олылар, елмаешып, башыннан сыйпагач, Эмир күптәнге теләген белдерде:
— Рифат абый, иртәгә бакчага мине син илтерсең, яме. Малайлар күрсеннәр әле. Пирчәткәләрне мин анда да алып барам, ярыймы?
— Алар синеке бит, акыллым. Телисең икән, алып бар, — диде Рифат. — Үзең хуҗа.
— Ә мин сиңа әти-абый диярмен.
— Шулай булсынмы, Рәшидә? — Рифат әле икеләнә иде.
— Шулай хәл иттегез ич инде. Мин каршы килә алмыйм.
Җавап Рифатны күкләргә күтәрде.
— Рәхмәт, кадерлем.
***
Равил хатыны белән сөйләшкән саен, үзен бер уч тоз ашагандай хис итә, аны һаман бер уй җәфалый. Башына кайчан кереп утыргандыр, ул моны хәтерләми. Ни хикмәт, аңа үзенең дә, Тәнзиләсенең дә ике йөзе бар сыман тоела. Тышкысы — җандагы үзгәрешләрне, эч пошуны башкаларга күрсәтмәскә, сиздермәскә тырышу. Гаиләдә бары да ал да гөл, имеш. Икенчесе, ныклап эчкә яшерелгәне — үзләрен бәйләп торган җепләрнең сүсәргәнен сизеп тә шуны танырга теләмәүләреме, туры әйтергә батырлыклары җитмәүме шунда. Боларның кайсы хак, әллә икесе дәме, Алла белсен. Алар сөйләшеп утырганда иң мөһиме әйтелми кала бугай. Равил сизә: андый чакта икесенең дә күңелендә юшкын сыман канәгатьсезлек куерып кала. Әйтерсең лә араларында күзгә күренми генә салкын таш дивар үсә, тормышларының нигезен астыртын гына какшата.
Ярдәм кулы сузучылары булмаса да, алар шактый җитешле тормыш кордылар. Менә дигән квартиралары дисеңме, шәп машиналары дисеңме, итальян мебель, зиннәтле савыт-саба, кеше күзе төшәрлек кием-салым. Әмма, әмма... Акчасыз юл такыр, акча акылыңны алыр дигән гыйбарәнең соңгы өлешен истән чыгарганнармы әллә? Халык әйтсә, хак әйтә. Акча бар, ә шатлыгы кайда? Баштарак алар карамый калган яңа спектакль, концертлар сирәк иде. Иптәшләре, юлдашлары белән дә, үзләре генә дә чыгып йөгерәләр иде. Эшләренә зарар иткән чаклары да булгалады. Ә тора-бара... Әнә беркөн генә Төркиягә тауарга бергәләп йөргән Саимә шалтыратып, София Ротару концертына чакырды. Барырга җыенсалар да, Тәнзиләләр концертка эләкмәделәр.
— Ник килмәдегез? Билетлар чүт кенә янмый калды бит? — дип Саимә иртәгесен шелтә белдерде. — Сез мал дип үләсез инде. Юк нәрсәгез юк лабаса.
Бусы да көнләшә бугай, дип уйлап куйды Тәнзилә. Торна йомырка салганда, карганың арты ертыла, диләр. Саимәнең эшләре бик гөрләми шул.
— Кинәт кенә килеп чыккан эшне хәл кылдык без ул көнне, — диде Тәнзилә.
— Чыпчыкны бер кулдан ычкындырсаң, яңадан тота алмыйсың аны.
Концертка бардылар алар баруын, беркөнне, бардылар. Шәһәрне тутырган «татарча солянка» игъланнарын күргәч, Равил кызыксына калды. «Солянка» дигәч, моның тозы бардыр дип уйлады. Сирәк кенә эләккән буш вакытларында телевизорга төртелеп утыра-утыра кеше арасына чыгуны онытып та барабыз лабаса. Барыйк әле. Тәнзиләсе күлмәкләрен, балдакларын, алкаларын, түшенә эләсе кулоннарын сайлый-
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
31
сайлый, чәчләрен ясый-ясый чүт кенә соңга калмадылар.
Баштагы елларда спектакль, концерттан күңелләре хушланып, яктырып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сайрашып кайталар иде. Бу юлы исә җырчыларның ярым шәрә чыгуларыннан, «фанерага» җырлауларыннанмы, шулар тирәсендә болганучы «поддержка» төркемнәреннәнме күңелләрендә ризасызлык калды.
Алып баручыларның чинап-чинап алуларына, башкаручыларның һәркайсын «иң яхшы», «иң яраткан», «иң популяр», «менә хәзер сезнең кумирыгыз үзе чыга», дип урынлы-урынсыз мактауларына ачулары кузгалды, кәефләре бозылды. Җитмәсә, Равилнең икенче ягына күзен-башын юмарт майлаган бер чая хатын туры килде. Тончыктырырлык итеп хушбуй сипкән, колакларына кул учы хәтле алтын алкалар таккан. Борын яфрагында бриллиант җемелди. Үзе әледән-әле Равилнең йә җилкәсенә, йә тезенә кагылып гайбәт сипте:
— Мин бу җырчыны беләм, фатиры юк!
— Менә бусы бер хәерче ие, хәзер әнә ничек киенә...
— Бусы хатынын аерган, хәзер бик каты эчә икән...
Тәнзиләнең чын ачулары чыкты, курчак хатынның авызына бәрерлек булды. Терсәге белән Равилгә төртеп:
— Ник шуны туктатмыйсың, ә? Авызын ябарлык итеп әйт үзенә, — дип кайнар ысылдады.
Равил җилкәләрен җыерып, бер дә юкка башыңны катырма әле, дигәч, Тәнзилә фырт итеп читкәрәк борылып утырды. Юлда алар троллейбус тәрәзәсеннән урамга карап сөйләшми кайттылар. Җитмәсә «бөке»гә эләгеп, троллейбус акрын сөйрәлде. Машина куеп торырга урын булмавы, шәһәр транспорты белән йөрүләре болай да кәефләрен бозган иде. Биш йөз сумны суга салдык дип уйлады Тәнзилә.
Икенче көнне аларда бик күңелсез сөйләшү булды.
— Кара әле, Равил, — дип сүз кузгатты Тәнзилә, иренә озаклап карап торгач. — Син көзгегә күз салганын бармы, ә? Маңгаең ничек киңәеп килә бит. Ха-ха-ха... Пеләшең белән тоташып бара. Әле кайчан гына чәчең куп- куе, кап-кара ие. Халыкның акыллы чәч килделе-киттеле башта тормый диюе дөрес микән әллә?
— Син акыллы баш чәчне яратмый дигәнне дә онытма. — Равил шаян тонда сөйләшүне дәвам итәргә уйлады. Кәм ялгышты. — Тәнзилә, ә син үзең хәзер миңа беләсеңме нәрсәне хәтерләтәсең? Кулларың белән бөереңә таянганда, ике тоткалы кувшинны! Бүлтәеп чыккан корсагың нәкъ кувшин корсагы. Кая китте синең зифа буйларың...
Суы артыкка китсә, кечкенә инеш тә буаны ерып чыга. Икенче иягенә суккалап массаж ясап утырган Тәнзиләнең талагы ташып, буяулы матур күзләре түгәрәкләнде, зәңгәр очкыннар чәчрәтте. Зәңгәрле-яшелле тавышлар чыгарып, ул тотлыгы-тотлыга:
— Ә син... нәкъ рахитик... авыл гыйбады! Ир, имеш! — дип ярсып китте.
— Кеше ирләре хатыннарыннан көлми. Ә син! Хәчтерүш, мин булмасам, ниләр кырыр идең? Утырыр идең капкагыз төбендә бүрәнә өстендә! Әтиең шикелле.
Равил һич тә мондый реакция көтмәгән иде. Еракка китте Зилә, еракка. Үзе башлаган сүздән үзе үк ямьсез нәтиҗә ясады. Шулай итеп гаилә бәхетенең тагын бер зур канаты каерылды. Әти-әнисенә теш тидергәнне ир заты күтәрә аламы соң:
— Ә син мин булмасам, таракан баскан черек өегездә коргаксып яткан булыр идең! Ярар, барысын да әйтеп тормыйм инде!
Аның бу сүзләре калай түбәгә яуган боз кебек яңгырады. Хәер, боз ява да эреп бетә. Ә сүз йөрәккә салкын гына бөркеп калмый, озакка тамыр җибәрә.
— Таракан?! Коргаксып?!.
Зилә тагын нәрсәләрдер кычкырып калды, Равил ишекне дөпелдәтеп япты да урамга чыгып китте. Үзен кая куярга белми шактый йөргәч, ресторанга барып керде. Халык әйтсә, хак әйтә: тыштагы буранга чыдап була, өйдәге буранга чыдап кара. Ресторанда шактый эчте, әмма исермәде. Тирән уйларына батып утырганда, аның янына сап-сары чәчле, алсу йөзле, зәп-зәңгәр күзле чибәр генә бер кыз килеп утырды.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
32
Карап торган, күрәсең.
— Күрәм, сезгә нидер булган, ахрысы, — диде чибәркәй, чиядәй иреннәрен ялмаштыра-ялмаштыра. Аның шулай әллә кайчангы танышыдай сүз катуы Равилне уйларыннан айнытты. Каян гына очрап торалар соң шундый чибәр кызлар минем юлымда? Менә тагын берсе, дип уйлап куйды.
— Сез күрәзәчеме әллә, чибәр туташ? Әйе, хатыным белән бик каты сүзгә килдек әле.
— Шулайдыр, шулайдыр. Моның эшендәме, гаиләсендәме бер-бер хәл булгандыр, дигән идем. — Гүзәл кыз керфекләрен кыштырдатып, тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, Равил бүлдерде:
— Менә сез дә ялгыз. Сезнең дә күңел китек инде, алайса. Шулаймы?
— Шулай...
— Чибәрләргә дә яшәү җиңел түгелмени?
— Кәй, әйттегез! Киресенчә. Чибәр дип кем генә килеп бәйләнми. Кәрберсенең уенда бер генә нәрсә...
— Аңладым, гаиләгез юк, алайса.
— Бар иде... Ир дигәнем көнләшеп теңкәмә тиде. Кул күтәрде. Ә мин аңа турылыклы идем. Кул уйната башлагач, тоттым да хыянәт иттем. Шуның белән вәссәлам.
— Кайчаннан бирле сөйләшеп утырабыз, ә исемегезне белмим. Мин
— Равил.
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
2. «К. У.» №6 33
— Элеонора.
— Исемегез дә бик матур икән. Әйдәгез, танышу хөрмәтенә берәрне күтәрик әле.
Кыз кыстатып тормады. Равил рюмкаларга янә хәмер койды. Була бит шундый вакытлар: үз хәлеңне иң якын туганыңа да сөйләмисең, һәм кайвакыт кинәт кенә ачылып китәсең дә гомереңдә беренче очраган кешегә бөтен күңелеңне бушатасың. Хәмер тәэсиреннәнме, әллә чыннан да күңелдәге буа ерылып киткәнгәме, Равил янында сүзен хуплап утырган гүзәл кызга үз хәлен сөйләп бирде. Кыз озын нечкә бармаклары белән аны битеннән сыйпап да алгалады. Равил аны озата китте һәм бу төнне өенә кайтмады...
Тау башыннан кубып аска тәгәрәгән ташның төшкән саен тизлеге арта бара. Менә Равил дә Элеонора белән яшерен-батырын гына бер ялгыз карчык фатирында очрашып йөри башлады. Ә күптән түгел генә...
***
Доң-доң... Доң-доң... Доң-доң... Бу ни бу? Кем шулай буш мичкәгә бәрә? Башны яра бит бу... Равил һич аңлый алмый ята. Кайда соң әле ул? Җитмәсә укшыта... Уф! Әллә нинди исләр тагын... Каян килә? Торып утырмакчы булган иде, башына күсәк белән ордылар. Күз алдында тагын әллә нинди җеннәр биеп йөри башлады. Ул янә диванга ауды. Бераздан аңына килде бугай, тагын торырга талпынды. Бу юлы да күсәк башын яңгыратты, тик егылмады. Күзе дивардагы тонык кына янып торган лампочкага төште. Миеннән кайнар уй йөгереп узды: нинди кирпечләр соң анда? Кая килеп эләккән ул? Утыра-утыра тирә-ягына карарлык хәлгә килде. Әһә, әнә аның машинасы. Тукта! Кем әле ул аның машинасы янында ята? Ниндидер хатын-кыз... Өстендә сәдәпләре каптырылмаган кофта. Тәнзиләме? Ботын-чатын аерып болай ятмас аның хатыны. Ул түгел. Йоклыймы соң ул, юкмы? Равил уятырга теләп, хатынга кагылган иде, йөрәге жу итте. Аның тәне сап-салкын иде. Күзләре ачык. Ис аннан килә икән, ул коскан, тырпайган күкрәкләре буялып беткән.
Чү! Бу Элеонора ич! Ул, ул! Равилнең бөтен гәүдәсе җыерылып килде, тәненә салкын тир бәреп чыкты. Йа, Хода! Ничек булды соң әле бу! Ничек?
Равил көч-хәл белән торып басты, башы әйләнеп чүт кенә егылмыйча калды. Ул әкренләп чуалган уйларын тәртипкә китерергә кереште. Әйе, әйе, Элеонора белән алар кичә гаражга килделәр. Бикләнделәр, шәп итеп коньяк эчтеләр. Кызны ул кыстап-кыстап эчерде, эчкәч, син батыррак буласың, оялмыйсың, диде. Менә хәзер сөяркәсе гараж идәнендә аунап ята. Нәрсә булды икән соң аңарга? Беренче генә лаякыл эчүләре түгел ләбаса! Хәзер нишләргә инде?
Бу сорау миенә шырпы кебек кадалды. Коточкыч бәла, фаҗига бит бу! Аһ! Ул янә ятагына ауды. Моның өчен ул, ул җаваплы. Димәк, дөньясы җимерелде, кара көннәр килде. Болай да Тәнзиләсе белән аралары күптәннән салкынайган иде, ул Равилне кичермәячәк. Хәзер инде барысы да чәлпәрәмә киләчәк.
Болай күпме ятарга мөмкин? Торырга, чыгарга, нидер кылырга кирәк ләбаса. Тик нәрсәдән башларга? Нәрсәдән?
Аяк астында буш шешәләр тәгәрәде. Равил чайкала-чайкала ишеккә юнәлде. Саф һава аның сулышына бәрде, айнытып җибәрде. Һәм хәтерендә берәм- берәм кичәге хәлләр борынлый башлады. Алар машина төтененә тончыкканнар ич. Элеонора нәфесле зат, шуңа күрә төн урталарына кадәр калдылар. Равил хәмер парларыннан сыекланган баштан сөяркәсе туңмасын дип машинасын кабызган, күрәсең. Монысын ул үзе хәтерләми. Болай булга-ач! Эх, Тәнзиләсе аны гомердә дә гафу итмәячәк. Бетте, бары да бетте...
Әллә каян гына кечкенә болыт килеп чыкты да күк йөзен каплап алды, чиләкләп яңгыр коя башлады. Равил моны сизмәде, урам буйлап китеп барды. Ул әле кая барасын да белми иде.
Алпан-тилпән бара-бара ул милиция формасы кигән егетләрне абайлап алды. Ә-ә, аңа бит башта милициягә барып, хәлне сөйләргә кирәк. Бина ишеген ачып керүгә,
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
34
аның каршында дежур лейтенант калыкты:
— Гражданин, сез кем буласыз? Ни йомыш?
Аннары Равилнең өс-башын күздән кичергәч:
— Бу кыяфәттә ничек килергә уйладыгыз? Барыгыз, кайтып торыгыз, — дип ишеккә күрсәтте.
— Миңа ни булган? — диде Равил, кулын селтәп. — Миңа сезнең начальник кирәк. — Кинәт аны очкылык тота башлады.
— Сез айнып та җитмәгәнсез, фу-у! — лейтенант йөзен читкә борды.
— Кайтып йоклагыз. Аннары килерсез!
Шул чакта яннарына бер капитан килеп басты:
— Нинди тавыш бу? — Аннары Равилгә төбәбрәк карагач, аптырашта калды.
— Абау... Равил, син түгелме соң бу? Мондый кыяфәттә ничек килергә булдың? Что стряслось, парень? Үзеңнән хәмер, төтен исе аңкып тора.
Равил күтәрелеп карады. Аның каршында күптәнге танышы, ГАИ инспекторы Әгъзам Ихсанов басып тора иде.
— Авариягә очрамагансыңдыр бит?
— Әгъзам Вәлиевич, синмени әле бу? Авария дисеңме? Әйе, әйе, авария... Авариянең дә ниндие генә әле. Ә син монда нишләп йөрисең? Әллә үзең дә...
— Соң, эш урыным шушы бит инде.
— Ә-ә, ГАИ мени бу? Уф, Алла... Иш янына куш.
Әгъзам Исхаков, башын чайкый-чайкый, Равилне бер бүлмәгә алып керде. Чәйнеккә су агызып утка тоташтырды:
— Тукта әле, болай булмый... Чәй эчеп ал, аннары сөйләрсең.
Кайнар чәй авызын өтеп алса да, Равил моны сизмәде. Аның маңгаеннан аккан тиргә, йотлыга-йотлыга эчкәненә карап торгач, Әгъзам соравын кабатлады:
— Җә, ни булды? Машинаңны кайда калдырдың?
— Машинанымы? Машина исән лә ул... Гаражда. Ә менә аның янында мәет ята. Элеонора.
Равилнең сүзләрен Әгъзам исе китеп тыңлап торды. Чыннан да, Равил башына төшкән фаҗига коточкыч иде.
— Ә Тәнзиләң моны беләме соң? Аның каршына ничек килеп басасың инде? Аның характеры уңга түгел, сулга ясалган резьбә дигән идең ич.
— Юк, белми әле. Ул Мәскәүгә эш белән киткән иде. Бүген кич кенә кайтырга тиеш.
— Алай икән... Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, ди халык. Дөньяны онытып йөргәнсең шул. Ай-яй-яй...
— Әгъзам Вәлиевич! Киңәш бир. Нишлим? Минем бит милициянең тикшерү бүлегенә баруым иде.
— Нинди генә киңәш бирим икән инде. Милициягә бару дөрес булыр. Алар инде аннары үзләре карар... Бу кыяфәтеңдә урамда йөрмә инде. Әйдә, үзем илтеп куям.
— Әй-й, хикмәт кыяфәттәмени-и! Бөтен тормыш чәлпәрәмә килде бит. Кеше арасында мәсхәрә. Дус бар, дошман бар. Уф-ф!
— Да-а, сине бит утыртып куюлары да ихтимал.
— Шулайга ук китәр микәнни? Мин үтермәдем бит ул кызны! — Равилнең башы салынып төште. — Төтенгә буылыпмы, косыгына тончыгыпмы үлгән бит ул. — Үзем ничек исән калганмын әле. Әгъзам Вәлиевич, әйдә, гаражга барыйк әле. Үз күзең белән күргәч, бәлкем, берәр яхшы киңәш бирерсең, ә?
Әгъзам үзе дә аптырашта иде. Зур бәлагә тарган танышына ярдәм кирәген ул аңлый. Тик ничек ярдәм итәргә соң? Гаражга мәет янына барып ни кырасың?
— Равил, мин сине теләсәң кая илтеп куя алам. Тик гаражыңа түгел. Минем анда күренеп йөрүнең бер кирәге юк. Тикшерү эшләре башлангач, анда син нишләп йөрдең
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
2.* 35
диюләре ихтимал. Минем дә хатын бар бит. Аның да шиккә калуы мөмкин, — диде.
— Анысы да дөрес. Әйдә алайса... милициягә. Әллә башта өйгә кагылыйм микән? Тәнзиләгә записка язып калдырырга дим... Мине бит алып калулары бар.
Юлда ул күңеленнән Тәнзиләсе белән сөйләшеп барды. Әгәр дә аралары бозылмаса, Равил шушы фажңгагә юлыккан булыр идеме! Әчелешләре кайчан, ничек көчәеп китте соң аларның? Ике арада пыскып яткан утлы күмер Мәскәүдән теге Сәлим дигән адәм килгәч ныклап кабынып китте дисәң, аннан алда да кискен бәрелешләр булмады түгел...
***
Әйе, беркөнне Равил кибетләренә кайтып кергәч, эчке аулак бүлмәдә бер ят иргә юлыкты. Ул Тәнзилә белән көлешә-көлешә, авызын авызга куеп сөйләшеп тора иде. Тәнзилә:
— Равил, таныш булыгыз, менә Мәскәүдән Сәлим килгән. Безгә тәкъдиме бар, — дип торып басты.
— Мин Сәлим Мифтахов булам, бизнесмен, — диде киң иренле, жәенке борынлы ир, юеш кулын сузып. Зилә белән шуны уйлашып утырабыз әле. Сез монда нигездә чүпрәк-чапрак сату белән мавыгасыз икән. Ә мин сезне Мәскәүдәге оптовый базадан ашамлыклар белән тәэмин итеп тора алам. Транспорт үземнеке, чыгымнарын түләрсез.
— Моның өчен безнең кибет кысан бит.
— Кысылырсыз, кием-салымны киметерсез. Халык бит свежий азык-төлекне урып ала. Җә, ничек?
— Уйларга кирәк. Тиктомалдан гына эшләнә торган эш түгел.
Сүзгә катнашырга талпынып торган Тәнзилә:
— Тәвәккәллик, Равил. Файдалы тәкъдим ич, — диде.
— Азык-төлекнең срогы тиз чыга, Тәнзилә. Шуны да онытма син.
— Анысын хәл итү юлларын үзем өйрәтермен, — диде юеш кул иясе.
— Суыткычлар кирәк булачак. Аларны монда кая куярбыз?
— Ярар, уйлашыгыз. Бик керемле эш. Мин киттем. — Сәлим ишеккә борылды.
— Уйлашырбыз. Визиткагызны калдырыгыз әле.
— Мин аны Тәнзиләгә бирдем инде. Сау булыгыз.
Чокырлы ияге бүлтәеп торган бу кеше Равилгә күп ягы белән ошамады. Туктаусыз сагыз чәйнәве беләнме, йөнтәс кашлары беләнме, шул кашлар астындагы уйнап торган күзләре беләнме. Җәенке борыны тагы! Йөзенә күз ташлауга, Равил бу бәндә кашларын йолкып, әллә кырып йөри микән, дип уйлап алган иде. Кәефе китүен ул хатыныннан яшерә алмады.
— Менә шундый шома затлар сине кайдан килеп таба соң, ә? — диде ул Тәнзиләгә. — Теге юлы да берәү селәгәен агызып утыра иде...
Тәнзилә сүзне уенга борды:
— Син, Равил, матур, хуш исле чәчәкләрне яратасыңмы, юкмы?
— Яратсам...
— Аларны бит син генә түгел, бүтәннәр дә ярата. Әйт әле, мин матурмы?
— Тәнзилә! Мең кат әйткәнем бар! Син матур, син чибәр.
— Шулай булгач! Матурга кеше күзе төшми буламы инде. Моның өчен мине гаепләргә кирәкмени? Минем бер гаебем дә юк лабаса.
— Матур дип синең янга теләсә кем килеп йөрсенмени?
— Яныма кермәгез, йөрмәгез, дип кычкырып торыйммыни инде мин. Равил, Равильчик, җә инде, җә. Әллә бер дә юкка көнләшәсең инде? Син матур, шуңа күрә яратам, дип миңа өйләндең. Хәзер матурлыгым гаеп саналамыни?
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
36
Менә сөйләш син хатын-кыз белән!
«Красота правит миром», дип ничек өстәмәде әле. Равил кулын селтәп, сату залына чыгып китте.
...Бераз вакыт узгач, алар, Мифтахов тәкъдимен файдалы, кабул итәрлек дип таптылар. Мәскәүнең бер күпләп сату базарыннан Тәнзиләләр кибетенә товар килә башлады.
***
Фаҗигале үлем белән тәмамланган эш тирәсендә вакыйгалар куерганнан куерды. Равилнең кешелеге бетте. Йөрәген савып, миен суырып торган ачы кайгыдан, зур сынаулар көтүдән җаны гаҗиз иде. Йөрешләре үзгәрде, муены бөгелеп төште. Теге бәхетсез көнне Элеонораны моргка озатуга, аны тикшерү комитетына алып килделәр, көн буена җентекләп сорау алдылар. Шәһәрдән читкә чыгып йөрүне тыйган кәгазьгә кул куйдырдылар. Протоколга имза салганнан соң, тикшерүченең: «Әлегә кайтып торыгыз», — дигәнен ул аңламады. Иректә калуы аңына барып җиткәч тә күзләрен челт-челт йомгалап урыныннан кузгалмады. Тикшерүче Ризван Харисович Әшрәпов кабат:
— Әлегә китә аласыз, — дигәч кенә дөньяга әйләнеп кайтты.
— Сез читкә чыгып йөрү тыела, дисез. Минем эшем сәүдә белән бәйле бит. Чит шәһәрләргә барасым бар иде. Нишләрмен икән соң? — диде.
Тикшерүче — аксыл чырайлы, җитди, сөзүчән карашы белән үзәгеңә үтә торган егет гаҗәпкә калды.
— Равил Газыймович! Алайса, бераз сабыр итегез. Сез нинди бәлагә юлыкканыгызны аңлап бетермисезме әллә? — диде. — Тикшерү башлана гына бит әле. Эшләрегезне куеп торырга туры килер.
— Мин үзем дә чүт исән калдым лабаса. Әйттем бит инде. Элеонора сыман буылып ятканмын. Әлегә хәтле рәтләнә алмыйм.
— Ул хатынны ник гаражыгызга алып бардыгыз? Ник бикләндегез? Ник машинагызны кабыздыгыз? Гаражны төтен басачагын кем белми инде.
Равилнең маңгае тагын тиргә чыланды, башы күкрәгенә сыгылып төште.
— Үзе шалтыратты бит ул. Үлеп сагындым, диде. Мин үзебез барып йөри торган фатир хуҗасына шалтыратып карадым, өйдә туры килмәде. Элеонорага әйткән дә идем, башка көнгә калдырыйк дип, тыңламады. Бүген үк, хәзер үк очрашыйк, диде. Бик темпераментлы иде ул.
— Шуннан гаражыгызга алып киттегез инде?
— Бәхетсезлеккә каршы.
— Ә ни өчен аның квартирасына бармадыгыз?
— Мин анда бер генә бардым. Кеше күзенә күренеп йөрисем килмәде. Аннары, аның квартирасында эчемлек юклыгын белә идем. Медсестраның хезмәт хакы күпме икәнен үзегез дә беләсездер. Ә безнең гаражда сатарга дигән бер-ике әрҗә эчемлек саклана. Гараж гына түгел, склад та ул безнең. Бардыгыз, күрдегез, тикшердегез ич инде.
— Гаражыгызга еш йөрдегезме? Аның белән диюем?
— Юк. Вакытлыча йөри торган квартирага барырга мөмкинлек булмаганда гына.
— Аңлашылды. Ә диванны анда кайчан илткән идегез?
— Ике-өч ел элек. Дачалары булганнар искергән әйберләрен шунда ташый. Безнең дача юк. Яңа мебель алгач, ул диванны ташларга жәлләдем дә гаражга илтеп куйдым. Арып кайткан чакларда ял итеп алырга әйбәт иде.
Равил, башын иеп, йөрәген талкыган соравын бирергә батырчылык итте:
— Ризван Харисович, минем хәл шулай бик өметсез дип уйлыйсызмы?
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
37
— Тикшерү дәвам итә. Кан составын, эчемлекнең сыйфатын тикшерергә кирәк. Сез анда бушаткан шешәләрдәге бармак эзләре шактый икән. Кирәгегез чыгуга без сезне повестка жңбәреп чакыртып алырбыз. Әлегә барыгыз, кайтып торыгыз.
«Кайтып торыгыз». Тик кая кайтасы? Бу хәлләр фаш булгач, Тәнзилә ике генә сүз әйтте: күземә күренмә! Равил инде ничә көннәр дус-ишләрендә кунып йөри. Хәзер кайтмый да булмас, повестканы квартираңа жңбәрербез, диделәр бит. Күрше-тирә күзенә чалынмыйм дип, Равил караңгы капкач кына кайтты. Ярый әле Тәнзилә өйдә юк иде. Ул үзе белән алып кайткан ризыкларын капкалап кабинеттагы диванга барып ауды. Бик тырышып йокыга китәргә маташты, тик йокы алмады. Бераздан хатынының кайтып керүен, бүлмә ишеген ачып карагач: «Кабахәт! Кабахәт, кабахәт!» — дип тиргәвен ишетте, йоклаганга салышты.
Шулай берничә көн йөргәннән соң, Тәнзилә ишекне бәреп керде дә:
— Син чыгып китәсеңме, юкмы?! Әллә милиция чакырганны көтәсеңме?
— дип акырды. — Гаражыңа олак! Шунда рәхәтлек тапкансың бит!
Равил үзен мөмкин хәтле тыныч тотарга тырышып:
— Вакыты жңткәч китәрмен, — диде. — Син акырма әле. Квартираның яртысы минеке, хакым бар.
Тәнзилә «лып» итеп урындыкка утырды:
— Оятсыз, жңр бит! Әллә монда яшәмәкче буласыңмы, ә? Бар, фахишәң квартирасыз булмагандыр, шунда олак! Наследствосы сиңа булыр!
— Син, Тәнзилә, бик чәпчемә, — диде Равил. — Әйтсәм әйтим инде. Син мине бозау дип уйладың бугай. Мәскәүдә дә, монда да йөргән нәстәң барын беләм. Беренче укны син аттың. Барын да сөйлимме?
Тәнзиләнең нидер әйтергә теләгән авызы ачык килеш калды. Күзләре акайды, матур йөзен аклы-кызыллы тимгелләр басты.
— Миңа кадәр йөргән егетеңә: «Рамил, кадерлем, любимый мой, прости. Я глубоко ошиблась, пожалуйста, прости меня», — дип инәлеп язган хатыңны кая кыстырып куйганыңны хәтерлисеңме?
Тәнзилә сикереп торып арлы-биреле сугыла башлады:
— Ялган! Ялган! Не было такого! Ничего не было!
— Ялган, имеш. — Равил шкафтагы китапларның берсеннән эре-эре хәрефләр белән язылган дәфтәр битен йолкып алды.
— Ә менә бу нәрсә?
— Какая низость! Как ты мог?! — Ярсуын авызлыклый алмаганда, Тәнзилә русчага күчә иде. Ул кинәт очынып килеп ире кулыннан хатны йолкып алды да теткәләп ташлады.
— Мин соң аңладым шул. Ул егеткә син минем белән хыянәт иткәнсең, аннары аның белән миңа! Хатыңны ертып, дәлилне юк иттем дип уйлыйсыңмы әллә? Юкка! Мин аның копиясен алган идем инде. Син, Тәнзилә, артык чәбәләнмә! Так что мы с тобой квиты. Шунысы гажәп: мин бик яратышып өйләнештек дип уйлый идем.
— Кем белән яшәгәнмен мин! Кем белән яшәгәнмен! — Тәнзилә бүлмә ишеген бәреп чыгып китте дә серванттагы бәллүр вазаларны идәнгә бәрә башлады. Равил залга чыкты, исән калган сервизларны хатынына берәм-берәм бирә торды, Тәнзилә исә аларны кыруын белде. Бу мизгелдә аның миендә бер уй бөтерелә иде: «Нинди хәлгә төштем мин! Нинди хәлгә!»
***
Тикшерү эшләре дәвам итте. Беркөнне Тәнзиләгә дә повестка китереп бирделәр. Тикшерүче кабинеты ишеген ачканда, Тәнзиләнең тез буыннары калтырый иде, ярый әле керүенә урын тәкъдим иттеләр.
— Утырыгыз, Тәнзилә Әхмәтовна, — диде чәче агарып килә торган кырык- кырык бишләр тирәсендәге тикшерүче. Мин Ризван Харис улы Әшрәпов булам. Гаиләгездә килеп чыккан хәлнең сезнең өчен никадәр авыр икәнен аңлыйм. Ләкин
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
38
барын да ачыкларга тиешмен. Вазифам шундый. Сез минем сорауларга җавап бирергә әзерме?
— Яшермим, Ризван Харисович, сезнең тирәләргә кабат аяк басарга Ходай язмасын, дип килдем. Тик нишләмәк кирәк? Сорагыз.
— Ярый, алайса, рәхмәт. Әйтегез әле, сез квартирагызда спиртлы эчемлекләр тотасызмы?
— Аз-маз бар инде ул. Сату-алу эшендә кирәге чыккан чаклар була. Кибеттәгесен әйтеп торасы да юк. — Тәнзилә тир бәреп чыккан маңгаен, кызарып киткән яңакларын хуш исле кулъяулыгы белән сөрткәләп алды.
— Нинди эчемлекләр инде ул?
— Аракысы да бар... Коньягы да. Шәраблар — агы, кызылы...
— Ә гаражыгызда эчемлекләр сакламыйсызмы?
— Бу сәер сорау, Ризван Харисович. Безнең гараж берьюлы склад булып та хезмәт итә. Зур ул безнең. Эчемлекләр аның махсус бүлегендә тора. Хәер, мин үзем гаражда бик сирәк булам.
— Соңгы тапкыр кайчанрак булдыгыз?
— Ел, ел ярым чамасы элегрәктер, мөгаен. Товарны ирем Равил илтте, алып кайтты. Эчемлекләрне дә...
— Квартирагызданмы?
— Монысын төгәл әйтә алмыйм. Бәлкем, кибеттән дә алган чагы булгандыр.
— Тәнзилә Әхмәтовна, мин моны ни өчен сорыйм. Теге фаҗига көнендә, төнендә дисәк, дөресрәк булыр, бушаган эчемлек шешәләрендә сезнең бармак эзләре дә ярылып ята. Моны ничек аңлатыр идегез?
— Иптәш следователь, бу бик гади аңлатыла. Мин бит хатын-кыз. Өйдәге мебельне, сервант, гарнитурларны тузаннан даими тазартып торам лабаса. Шешәләрне дә...
— Ә кибеттәгеләрен?
Аларын да. Гаҗәпләнерлек урын юк монда.
— Бар шул, Тәнзилә Әхмәтовна. Бер шешәдәге эчемлек составында моңа кадәр күренмәгән бик көчле синтетик наркотик булганлыгы ачыкланды. Ул анда каян килде икән соң?
Моны ишеткәч, Тәнзиләнең йөрәге урыныннан купты, иреннәре калтырый башлады. Ярый әле шул мизгелдә өстәлдәге телефон телгә килде. Тикшерүче сөйләшкән арада Тәнзилә үзен кулга алып өлгерде.
— Нинди оятсыз, әшәке җан! Әле наркотик та кулланып йөргән икән, — диде ул аягүрә басып. — Димәк, теге кабахәт хатынны исертеп, йоклатып мәсхәрә иткән инде, алайса! Явыз! Үз башына булган икән.
— Сез ирегезне тиргисез инде?
— Кемне булсын тагын!
— Утырыгыз, утырыгыз, Тәнзилә Әхмәтовна. Менә су, эчегез. Тынычланыгыз. — Тикшерүче Тәнзиләнең йотлыга-йотлыга су эчкәнен карап торды. — Эш сез әйткәннән катлаулырак шул, — дип сорау алуын дәвам итте. — Хикмәт шунда: үлгән хатын канында да, ирегез канында да шул наркотик барлыгы беленде. Бу ничек була соң инде? Ирегез үз эчемлегенә дә наркотик салган буламыни?
— Белмим, белмим, Ризван Харисович. Моны сез аның үзеннән сорагыз.
— Сорадык, сорадык. Гомеремдә дә андый нәрсәне кулыма алганым юк, ди.
— Акланыр өчен ул ни әйтмәс.
— Эш әйтүдә генә түгел шул, Тәнзилә Әхмәтовна.
— Тагын нәрсәдә соң?
— Наркотикны ирегез салган булса, аны үзе эчәмени инде. Аннары кулындамы, киемендәме, машинадамы, табыннарындамы, гомумән, шул тирәдә азмы-күпме эзе калыр иде. Криминалистлар җентекләп тикшерде, һичнинди эзе табылмады. Ул
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
39
салмаган аны.
— Алайса, кем? Ул каян килгән?
— Менә без шуны ачыкларга телибез дә шул.
— Сез миннән шикләнмисездер бит?
— Моның өчен безнең дәлилләребез юк. Без әлегә тикшерү белән мәшгуль.
— Тикшерегез. Ләкин минем монда бер гаебем дә юк, Аллага шөкер. Мин Равилнең өстемнән фахишәләр белән йөргәнен белгән булсам, андый нәрсәләр белән маташмас идем. Башына шешәсе белән томырган булыр идем.
Тикшерүче көлеп куйды:
— Һәм бик нык ялгышыр идегез. Җә, ярар. Менә шушында кул куегыз да киттек, Тәнзилә Әхмәтовна.
— Кая?
— Сезгә, Тәнзилә ханым, сезгә. Гафу үтенәм, вазифам буенча без сезнең квартирагызда, кибетегездә тикшерү ясарга тиешбез. Менә ордер.
— Кирәк икән, тикшерәсез инде. — Тәнзилә тыныч калырга тырышып шулай диде диюен, әмма чигәләрендәге кан тамырларының бүртеп бик еш тибә башлаганын абайлады.
Ярты сәгатьтән тикшерүче, берничә криминалист бүлмәләрдәге мебельне, шкафлардагы сервизларны, савыт-сабаны, кием-салымны әллә ничә төрле аппаратлар, пумалалар белән тикшереп чыктылар. Тәнзиләне иң гарьләндергәне шул булды: понятойлар итеп аларның күршеләре чакырылган иде. Шулай ук җентекләп кибеттә дә тикшерү эшләре уздырылды. Алдан ук әйтеп куйыйк, наркотик эзе беркайда да табылмады. Исән калган бәллүр вазадан гараж ачкычлары килеп чыккач, тикшерүче белән криминалист бер-берсенә мәгънәле итеп карашып алдылар.
***
Тикшерүче Әшрәпов Равилне кабат чакыртып алды.
— Монда бер табышмак килеп туды бит әле, Равил Газыймович, — диде ул. — Соңгы вакытта Мәскәүдә дә берничә кеше шундый ук наркотик белән агуланып, хастаханәгә эләккән икән. Алар да сезнеке кебек коньяк эчкәннәр. Сезгә ничек килеп керде икән соң ул? Сез аны Мәскәүдән алабыз дигән идегезме әле?
— Әйе, Черкизов базарыннан Сәлим Мифтахов дигән кеше арзангарак китерә. Мин моның берәр хикмәте бардыр инде дигән идем, бик теләсәң, әйдә күбрәк түлә дип көлде. Мин шуны шәйләдем: Черкизов базарына аны Грузиядән күпләп китерүчеләр бар, күрәсең.
— Алай икән. Димәк, кемнәрдер идән астыннан гына эш йөртү җаен тапкан. Югыйсә бәяне төшермәс иде. Сезгә аны Сәлим Мифтахов китерә, дидегез. Соңгы партияне кайчанрак китерде?
— Хәтерләмим инде.
— Накладнойларны, сертификат кәгазьләрен алып килегез, дигән идем.
— Менә, рәхим итегез.
Ризван Әшрәпов, кәгазьләрне кат-кат карап чыккач:
— Болардан эчемлекләрнең күптән китерелгәне күренә, — диде. — Ә агулану очраклары яңа гына булды. Агулы шешәләр сезгә кайчан килеп эләкте икән соң? Хатыныгыз мин инде гаражга ел ярымнар тирәсе барганым юк, ди.
— Юк, ул авыр әрҗәләр күтәреп йөрми. Мин югында аңа барырга туры килсә дә, безнең гаражлар сак астында бит. Тикшереп була.
— Тикшердек, Равил Газыймович, тикшердек. Охрана ирләре соңгы вакытта бернинди чит машина килгәне булмады, диделәр. Шулай итеп, ул наркотиклы шешәләр сезгә элек китерелгәннәре арасында да булган күрәсең, дигән нәтиҗә ясыйсы кала. Ә аларның Грузиядән Мәскәүгә килү юлын тикшерү эше бара инде. Бер
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
40
ачыкланыр әле. Бүгенгә хушыгыз.
Берничә көннән Равил тагын повестка алды. Тикшерүче бүлмәсенә беренче керүе булмаса да, аның тез буыннары калтырый, күз кабагы тартыша иде.
— Равил Газыймович, тикшерү нәтиҗәсендә хатыныгызның да, үзегезнең дә наркотикка катнашыгыз юклыгы беленде. Кызганыч, сез эчкән эчемлеккә аның ничек эләгүен ачыклап булмады. Димәк, бу мәсьәләдә җаваплылык сезнең өстән төшә. Үлгән кыз квартирасында да шикле нәрсә табылмады.
— Анда да тикшердегезмени?
Следователь сорауны җавапсыз калдырды.
— Сүз уңаеннан әйтим әле, — диде Равил. — Әти-әнием күрше шәһәрдә яши, туганнарым да бар, дигән иде. Аларга хәбәр итәсе иде. Күмү чыгымнарын мин үз өстемә алам, шуны да аларга җиткерәсе иде.
— Хәбәр бирелде инде. Ә чыгымнарга килгәндә, бу чыннан да кешелекле адым булыр. Ә менә гаражыгызда кешенең төтенгә тончыгып үлүенә килсәк, монда тикшерәсе дә тикшерәсе әле...
— Аңлыйм, Ризван Харисович. Мәет — факт. Тик моның ничек килеп чыкканын һич кенә дә аңлата алмыйм. Мин машинаны кабызганымны хәтерләмим.
— Нәрсә генә хәтерлисез соң сез?
— Элеонора белән шактый күп эчтек...
— Анысы билгеле. Гаражыгыз төнгә таба салкынайды, шулаймы?
— Гараж гараж инде.
— Җә, җә?
— Ничек дип әйтим. Сез ир кеше, чамалыйсыз ич инде.
— Сөештегез дип белик.
— Әйе... Аннары мин йоклап киткәнмен. Озак йокланылган. Шундый кайнар кыз белән кайнар кичтән соң... ир кеше ләбаса. Уянып китсәм, ул үлеп ята. Башым ярылырлык булып авырта. Бөтен гәүдәм дер-дер калтырый. Үзем ничек исән калганмын, белмим. Үлсәм, яхшырак булыр иде.
Тикшерүче Равилне кешечә кызганды бугай, графиннан су салып бирде.
— Ярар, тынычланыгыз, Равил Газыймович. Хәвеф агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри. Әйтегез әле, машина ачкычын кая куйган идегез?
— Сумкада иде. Нәрвакыттагыча. Без гаражга җәяү генә бардык, ерак ара түгел бит. Кибеткә кереп кабымлыклар алдык әле.
— Тикшерү барышында сез ул ачкычны озак эзләдегез, тик таба алмадыгыз, шулай бит.
— Әйе, эзләмәгән җир калмады.
— Табылган ул.
Равил урыныннан сикереп торды:
— Каян? Кем тапкан? Төшереп калдырганмынмыни?
Тикшерүче Равилгә утырырга кушты да әйтергәме-юкмы дип икеләнеп торды, күрәсең, бераздан сүзе Равилгә нинди тәэсир ясар икән дип йөзенә текәлде. Аннары:
— Морг хезмәткәрләре тапкан, — диде. — Кызның учында. Ул аны шул тикле кысып тоткан, учына катып калган бармаклары арасыннан көчкә-көчкә аерып алганнар. Ә сумкагызда аның бармак эзләре ярылып ята.
Бу хәбәрдән Равилнең башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды. Ул куллары белән урындыкка ябышты, башында уйлар өере йөгереп узды. «Элеонорага ачкыч нәрсәгә кирәк булган, ул ник аны уятмаган, әллә уята алмадымы икән? Әллә туңа башлап, машинаны үзе кабыздымы икән? Бу хакта тикшерүче ни уйлый икән?»
— Сез, Равил Газыймович, аның торып йөргәнен хәтерләмисезме?
— Юк. Әйтәм ич тирән йокыга талганмын.
— Ачкыч аның учына үзе кереп утырмагандыр ич.
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
41
— Алайса, мин йоклагач, Элеонора машинаны кабызып маташкан микәнни?
— Әллә сүндерепме? Сез кайчанрак йокыга киттегез икән? Вакытны хәтерли алмыйсызмы? Чама белән булса да диюем. Бу бик мөһим нәрсә.
— Гаражда кунып калып булмый ич. Шуңа күрә мин сәгатькә күз салгаладым. Бик каты йокы килә башлагач, сәгать унберенче яртыларда кайтырга кирәк дигән уйга килгәнемне хәтерлим. Шуннан соң йоклап киткәнмен, күрәсең.
— Алай икән. Экспертиза ачыклады, Элеонорагыз сәгать өчләрдә әле исән булган. Сез йокыга китәр алдыннан ул сезнең яныгызда идеме, әллә юкмы?
— Иптәш следователь, мондый детальләр нәрсәгә инде, ә? Болай да җаным кыйнала...
— Сез сорауга җавап бирегез.
— Янымда иде. Кочаклап яткан иде.
— Ә сез уянганда?
— Ул машина янында ята иде. Өстенә кофта кигән иде. Сәдәпләре каптырылмаган иде. Карагыз әле, бу ничек була соң әле? Элеонора торып йөрде микәнни?
Тикшерүченең аксыл йөзе бераз алланып китте. Ул, саран гына елмаеп:
— Менә күрдегезме? Үзегез үк бик мөһим нәтиҗәгә килдегез, — диде. — Ә үзегез «детальләр», дисез. Үлгәнен белгәч, аңа кагылмадыгызмы? Урыныннан күчермәдегезме?
— И-и, кая инде ул, Ризван Харисович. Ул чактагы хәлемне белсә, бер Алла гына беләдер. Йөрәгем ярыла дип торам. Үзем дә чүт кенә үлемнән калдым лабаса.
— Әйтегез әле, хатыныгызның правасы бармы? Ул машина йөртә беләме?
— Барын бар. Тик ул рульгә утырмый дисәң дә була. Курка ул.
— Равил Газыймович, машинагызның запас ачкычы бармы? Аның кайда икәнен әйтә аласызмы?
— Алам, ник алмаска. Өйдә ул, залдагы гарнитурда ватылмый калган бәллүр ваза эчендә булырга тиеш.
— Сөяркәгез көндәлек алып барган икән. Анда Изергил дигән исем очрый. Кем ул?
— Көндәлек алып барганын белми идем. Конспиратор, имеш. Ә Изергил дип без сәгатьләп очрашып йөргән фатир хуҗасын атый идек. Горькийның бер әсәрендәге карчык исеме.
— Алайса сез Данко буласыз инде.
— Элеонора мине шулай дип атый иде.
— Көндәлегеннән күренә, ул сезне бик яраткан икән. Ә сез?
— Андый назлы хатынны яратмый мөмкин түгел. Мин көне-төне аны уйлап йөри башлаган идем инде.
Тикшерүче торып басты:
— Аңлашылды. Ярар, бүгенгә җитеп торыр. Кирәк булуга чакыртып алырмын. Хушыгыз.
— Ризван Харисович, чакыра калсагыз, повестканы сез мин вакытлыча тора торган адреска җибәрегез инде. Мин үз квартирамнан киттем бит.
— Алай икән. Менә протоколга имза салганда, яңа адресыгызны үз кулыгыз белән язып калдырыгыз.
***
Рифат ишекне шактый озак шакыды, әллә ялгыштыммы икән дип шиккә дә калды. Кабат-кабат шакыгач кына хәзер-хәзер дигән тавыш ишетелде. Тавыш абыйсыныкы иде. Энесен күргәч, Равил кызарып китте. Кочаклашып күрештеләр. Караңгы, кысан
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
42
гына бүлмәгә узгач, Рифат мондагы җиһазның шактый тузганлыгына, дивардагы төсләре әллә кайчан тоныкланган картинага игътибар итте. Урындыклар, сервант урыны-урыны белән кыршылып, тәрәзә төпләре тапланып беткән иде.
— Каян эзләп таптың, энекәш? — диде Равил. — Кеше күзенә күренмәс өчен менә шушында бикләнеп диярлек ятам әле.
— Әй, абый. Телевизордан безнеке шикелле фамилияле берәүнең бәлагә юлыкканын ишеткәч, Рәшидә, абый түгелме икән, бар, тап, алып кил әле дип чыгарып җибәрде. Кибетегезгә кергән идем, сатучы кыз ул бит гаражда булган хәлдән соң Вишневский урамындагы «Ял» кунакханәсе урнашкан йорттагы квартирага чыккан икән, диде. Менә килеп таптым. Соңгы минутка хәтле ул бәхетсез кеше син түгелдер дип уйлаган идем. Син икәнсең. Әйдә әле, безгә китик. Бу бәладән котылу юллары юк түгелдер. Дөнья бетмәгән, уртага салып киңәшик.
— Юк, энем. Бу турыда сөйләшәсем дә килми, гафу ит. Беркая да бармыйм. Әлегә адым да атлыйсым килми. Оят. Тәнзилә белән танышкач, түбәмә кояш чыкты, айның кирәге калмады дип ихлас күңелдән яратып йөргәннәрдән баш тарттым да менә хәзер үкенеп бетә алмыйм. Беләсең ич, классташым Наҗияне, аннары төркемдәшем Сәрияне әйтүем. Хәзер эш узган инде...
— Сирәк кенә очрашсак та, гаиләгездәге татулыкның чамалыгын белә идем. Шул инде ул, песи белән уйнасаң, тырналмый калмыйсың. Син бик нык тырналгансың шул. Түзәргә туры килә. Өмет бер дә юкмыни соң? Шуны гына әйт әле. Ничек ярдәм итим?
— Булыр кебек. Сүзең өчен рәхмәт. Тикшерүче кеше объектив күренә.
— Үзең ничек уйлыйсың соң?
— Детальләрен сөйләп тормыйм инде. Гаебем бар, тик әхлакый, мораль яктан гына. Аның өчен утыртып куймаслар дип өметләнәм. Өметсез шайтан, ди.
***
Ике көн дә үтмәде, Ризван Әшрәпов Равилне тагын чакыртып алды. Кабинетында кырык биш-илле яшьләрдәге ир белән хатын утыра иде. Икесенең дә йөзе сулган, хатынның күзләре тирәнгә батып кергән иде.
— Равил Газыймович, мин сезне менә Элеонораның әти-әнисе Булат Абдуллович, Сәгыйдә Ибраһимовна белән очрашырга чакырдым, — диде Әшрәпов. — Ә бу Равил Әкбәров була.
Моны ишеткәч, коточкыч кайгыдан гаҗиз калган ата-ана Равилгә текәлде.
— Ә-ә, шушымыни инде ул, — диде ир.
Хатыны торып басты, аның иреннәре тартышты, йөзе газаплы чалшайды, тамак төбеннән гырылдаган тавыш килде, тик бер генә сүз дә чыкмады. Булат Абдуллович хатынын акрын гына урынына утыртты, кулларыннан сыйпады:
— Сәгыйдә, зинһар, тынычлан.
Бүлмәдә тынлык урнашты.
Бәхетсез ата-ананы күргәч, Равил коелып төште, йөрәге өшеде. Әйтерсең лә аны күкрәгенә хәтле җиргә күмеп куйдылар. Башын чүкеч белән төяләрмени, чигә тамырлары бүртеп чыкты, йөзе комач төсенә керде. Ризван Әшрәпов үзе дә шактый каушаган иде, сулы стаканны читкәрәк этте, карандаш, ручка тулы приборын, алдындагы папкаларны кабат-кабат рәтләде. Киеренке тынлык озакка сузылды. Бераздан Равил торып баскан иде, чүт егылып китмәде.
— Булат Абдуллович, Сәгыйдә апа... сезнең каршыгызда, — дип сүз башлаган иде, гыжылдап кына чыккан үз тавышын үзе танымады, туктап торды. Аннары кипшегән иреннәрен ялап алды да сүзен дәвам итте. — Сезнең каршыгызда ... менә шулай басып тормас өчен, ун гомерем булса, унысын да бирер идем. Сезгә дә бит авыр, аңлый күрегез, миңа да... Аяк астыннан чыккан фаҗига булды ул. Зинһар өчен, гафу итә күрегез.
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
43
— Аяк астыннандыр шул. Әйе. Йөгәнсез, әхлаксыз булсаң, кайчан да бер килеп чыга шул ул. Сез бит ир затыннан, гаиләле кеше дә икәнсез. Җаваплылык кайда соң сезнең? — диде ата.
— Без бер-беребезгә ияләшеп өлгергән идек инде. Аны югалту миңа да бик авыр. Башыма сыймый, ничек шулай килеп чыкты.
— Авырдыр шул, авырдыр. Үз-үзеңне тыя белмәсәң. Мин кызыбызны да гаепсез дия алмыйм. Ике чабата — бер кием... Бөтен бәлаләрнең башы тотнаксызлыкта. Ул да тотнаксыз, җилбәзәк булды. Унынчы класстан ук иркен яши башлады. Өченче курстан институтны ташлады. Кияүгә чыкты, аерылды... Икенчесен тапты... аерылды. Вольному воля, имеш. Һәм менә нәтиҗәсе.
— Булат Абдуллович, икебездә дә гаеп бар. Сез хаклы, миндә күбрәктер дә әле. Хәзер нишләргә генә кала соң... Минем бер тәкъдимем бар. Элеонораны Ульяновскига алып китү, күмү, истәлек ташы, чардуган кую чыгымнарын үзем түлим әле, ә?
Ризван Харисович та сүзгә кушылды:
— Риза булыгыз, Булат Абдуллович. Равил Газыймович моны күптән әйткән иде инде.
Булат Абдуллович шактый дәшми торгач, теш арасыннан гына кысып чыгарды:
— Ярар соң... Сәгыйдә, син нәрсә дисең?
Хатын ләм-мим сүз әйтми һаман бер ноктага карап утыра бирде.
— Булат Абуллович, беренче очрашуда мин сезгә әйткән идем, — диде Әшрәпов. — Сез Равил Газыймовичны җавапка тартырга сорап прокуратурага гариза яза аласыз. Вазифам буенча мин сезгә шуны әйтергә тиеш. Ләкин тикшеренүләр нәтиҗәсендә, әхлакый якны исәпкә алмаганда, монда җинаять эше күренми. Мин юристлар белән дә киңәштем. Кызыгыз машинаны үзе кабызган булган бит. Бу мәсьәләне үзегез хәл итегез.
— И, Ризван Харисович. Фаҗига, фаҗига инде ул. Әмма хәзер гаеп эзләүдән, фаҗига өстенә фаҗига ясаудан ни файда. Кызыбызны кайтарып булмый лабаса.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
Менә Сәгыйдә апагызга, аның хәленә карагыз. Телдән калды бит. Равилнең дә ата-анасы бардыр.
— Ихтыярыгыз, Булат Абдуллович. Алайса, җинаять эше ачудан баш тартабыз дигән гариза калдыра аласыз.
— Ярар, калдырырбыз... Ә бу хәлләр Равилгә зур сабак булсын.
...Икенче көнне Равил, күз яшьләренә буыла-буыла, Элеонораны соңгы юлга озатып калды.
ИКЕНЧЕ КИСӘК
Күктәге аксыл болытлар, бер карасаң, әле биниһая зур коточкыч җанвар, әле елан, әле сарык бәрәне, әле аккош рәвешенә кереп, буталыпмы буталалар. Кояш нуры төшкән урыннары кан саркып торган җәрәхәтләрне хәтерләтә. Икенче карауда тау-тау булып өеләләр дә җир өстенә соры күләгәләрен сибәләр.
Равил бакчада утыра-утыра да якындагы супермаркетка юнәлә. Шунысы әйбәт: кибетнең икенче катында яхшы кафе бар. Анда төрле-төрле ризык хәзерләнә. Равил өчен иң кулае — өчпочмак, пәрәмәч, сумса. Күрше өстәлләр тирәсендәге тамак туйдыручыларның әңгәмәсенә колак салып ашап ала. Уртадагы өстәлләр тирәсенә утыруның сәбәбе шунда: күршеңдә кеше күп була. Ә Равилгә бүген шул кирәк. Күңел ачлыгыннан аптыраганга, шыксыз, эчпошыргыч ялгызлык җанын ашаганга күрә, ул кеше арасында булырга омтыла. Элеккеге танышлары тора-бара күренмәс булды. Үзе дә алар белән аралашуны өнәми, чөнки ул гаиләләрдә бәхет, тынычлык хөкем сөрә. Балалары гөр килә, әти-әниләре, әби-бабалары шулар белән «мәтәүләнә». Ә Равил көнне үткәрә алмый, төннәр аның өчен бигрәк тә газаплы, йокысыз ауный, күзе таң алдыннан гына йомыла. Төш күрсә, алары да ниндидер соры, күңелсез йә газаплы була. Аннан соң башы чатнап уяна.
Равил, тамагына капкалап алгач, павильоннар каршындагы урындыкка барып утыра, газета укый, ыгы-зыгы килеп йөрүчеләрне күзәтә. Башында һаман бер уй бөтерелә. Кешеләрне нинди пружина йөртә икән? Нишләп бу дөнья шулай бимазалы икән? Кыска гына гомерендә кеше нишләп әллә нинди авырлыкларга дучар икән?
Заманында ул М. Горькийның бер әсәрендә кешеләр тормышын балыкларныкы белән чагыштыруны укып гаҗәпләнгән иде. Бу җан ияләренең бар мәшәкате — тамак туйдыру, вакыты җиткәч, яңа буын булдыру. Шуның белән вәссәлам. Тыныч кына яши бир. Равил башта шулай уйлаган иде. Тора-бара бөек язучының төп фикеренә төшенеп бетмәгәнен аңлады. Кемкем, М.Горький кешеләр арасындагы тигезсезлекне, гаделсезлекне дошман иткән акыл иясе булган лабаса. Ерткыч балыклар да бар бит әле. Аларның исә бар максаты — тота алганны, көче җиткәнне кабып йоту. Үзеннән зуррак исә аның үзен дә тотып ашый. Кайда инде монда гаделлек? Җәмгыять тормышы балыкларныкыннан нәрсәсе белән аерыла соң? Берәүләр кешенекен, дәүләтнекен урлый, башкалар өлешен үзләштерә, хәрәмли, җинаять кыла, хәтта кеше үтерә. Икенчеләр — корбаннар — билен бишкә бөгә, тир түгеп хуҗасын баета. Моның ахыры бармы соң? Булырга тиеш бит ул. Шулай уйланып утыра- утыра кайвакыт Равил йокыга тала.
Беркөнне ул төш күрде. Имеш, аны милиция егетләре алып китәргә килгән. Ул карыша, барысы да ачыкланып бетте бит инде, минем гаебем юк, дип тартыша. Ә аны әйдә-әйдә дип һаман төрткәлиләр... Бакса, чыннан да төрткәлиләр икән. Тиргә батып уянып китсә, каршында елмаеп бер ир басып тора иде.
— Равил, син бит бу? Нишләп йоклап утырасың? Кибеттә мал сайлый- сайлый әлсерәп беттеңме әллә? — Ир берьюлы әллә ничә сорау бирде. Равил 44
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
45
башта аптырашта калды. Ирнең йөзенә, сөзәк маңгаен каплаган кара чәчләренә, бүселеп чыккан симез яңакларына текәлеп карап торгач кына хәтере кайтты.
— Син икәнсең әле, Энгельс... Милиция дип торам. Әйе, мин бу, утыра- утыра оеп киткәнмен.
— Җә, тормышлар ничек? Күптән күрешкән юк бит. Ябыгып, сулыгып калгансың димме. Алай да иске гадәт буенча Энгельс дип төрттерүне дә онытмагансың үзең, ә?
Әйе, институтта укыганда, Равилләр бу егетне, сакалы булмаса да йөзенең озынчалыгына ишарәләптер инде, Энгельс дип үртиләр иде. Беренче курста ук Роберт профсоюз комитеты активы булып йөрде. Өченче курстан аны комсомол өлкә комитетына инструктор итеп алдылар, тора-бара финанс-хуҗалык бүлеге мөдире итеп күтәрделәр. Елдан-ел өскә үрмәләп, ул хәтта Министрлар Кабинетының Эшләр идарәсе мөдире булуга иреште. Әмма кыек эшләре беленгәч, тиз генә тайды, югалып калмады, йонлы куллы әшнәләре ярдәме белән Мәскәү эшмәкәрләре ачкан супермаркетның управляющие булып төшемле эшкә урнашты. Равилнең Энгельс дип атавы шуларны искә төшерүе иде.
— Үпкәләмә тагы, — диде Равил. — Дусларча гына әйтүем. Мин монда еш булам. Дөнья куып китерә. Ярар, ә син нишләп йөрисең? Заманында Министрлар Кабинетыннан киткәнеңне ишеткән идем. Начальство янында эшләү җиңел түгел диләр шул.
— Әйе, парень. Җитәкчеләрнең холкына ярамасаң, эшең хөртигә әйләнә. Әйе. Мин хәзер монда управляющий. Дөнья һаман үзгәреп тора. Халык тормыш авыр дип зарлана, ә үзе кибетләрдә тыз-быз йөгереп кенә йөри. Әнә кара әле теге парны. Ничек киенгәннәр! Димәк, рәтләре бар. Ә бездә мал тулып ята, хе-хе-хе.
— Дөнья үзгәрсә дә, син югалып калмагансың, молодец. Ә менә минем көймәм комга терәлде. Эшсез дә калдым, торыр урыным да юк, — диде Равил.
Тормышы чәлпәрәмә килгәннән бирле беркем белән дә иркенләп сөйләшмәгәнгә, тыңлаучы табылгач, Равил кинәт кенә ачылып китте дә башыннан узган хәлләрне сөйләп бирде.
Робертның маңгаена җыерчыклар җыелды:
— Алайса, син кайда, нәрсә исәбенә яшисең соң?
— Миңа бурычлылар шактый иде. Сәүдә эшендә шулай инде ул. Шулардан әҗәтләрен алам. Вакытлыча берәр арзанрак фатир табасы булыр дип торам.
— Хатының белән араң бөтенләй өзелдемени соң?
— Окончательно һәм бесповоротно. Тиз пешкән җимеш тиз чери диләрме әле. Әллә ничек килеп чыкты безнең тормыш. Квартирабыз дүрт бүлмәле, шәп урында иде. Әнисе белән икәүләп син бит ир кеше, калдыр инде квартираны дип тәкрарлагач, чыгып киттем. Сатулашып, судлашып йөрүне җенем сөйми. Дөрес, үз өлешемне акчалата алдым алуын. Авырлык белән булса да квартираныкын да, кибетнекен дә. Машина баштан ук хатын исеменә алынган иде. Так что мин хәзер ирекле гражданин. Синең, Роберт, дус-иш күптер инде. Бәлкем, берәр эш табып бирерсең, ә?
Башын чайкый-чайкый тыңлап торганнан соң, Роберт Равилнең йончыган йөзенә, каралып калган күз төпләренә текәлде:
— Син эчмисеңме?
— Эчсәм, мин шундый җитеш тормыш корып җибәрә алыр идемме? Шундый елларда.
— Дөрес инде анысы. Эчкән кешедән рәтле эш көтмә. Син бер-ике атнадан минем янга кил әле. Бергәләп обмозгуем. Давай, башыңны имә, комсомол. Держи хвост трубой. Хуш, ну давай.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
Нәкъ ике атнадан Равил чиста киенеп, кырынып, кешелеккә кия торган киемнәрен киеп, тагын супермаркетка юнәлде. Роберт урыныннан торып, кул биреп күреште, урындык тәкъдим итте. Тәрәзә пәрдәләрен ачыбрак куйды. Бүлмәгә иртәнге кояш нурлары үрмәләде. Робертның эшләре әйбәт бара икән, дип нәтиҗә ясады Равил, бүлмәне күздән кичергәч. Кая карама, чит ил җиһазы. Идәндәге зур яшел келәм үзе генә дә ни тора! Диварның яртысы зурлыгындагы телевизор, өстәлдә ап-ак ноутбук, әллә ничә телефон. Шуларның берсендәге кнопкага басып, Роберт кофе кертергә әмер бирде. Дулкынланып килгәнгә күрә, монда кергәндә Равил секретарь кызга игътибар итмәгән икән. Ул кыз килеп кергәч, телсез калды — кыз сөйләп бетерә алмаслык сөйкемле иде. Макияжны белеп кенә салган ак йөзе, биленә кадәр төшеп торган калын чәч толымы, нечкә биле, төз, тулы аяклары, вак-вак атлаганда сыгылып торган сыны күзнең явын алырлык иде.
Равилнең сокланулы карашын тотып алган Роберт кыз чыгып киткәч:
— Симпатяга бит ә, каһәр! Тик недотрога, җиңеп кенә булмый үзен, — дип ычкындырды. — Югарыдагы берәү рәхәтен күрә. Бу да үз бәясен яхшы белә. Ярар, моны лирическое отступление дип саныйк. Әйдә, кофега җитеш. Бездә бер эш урыны бушарга тора. — Роберт җитди тонга күчте. Дөрес, әлләни күренекле эш түгел-түгелен. Синең дә сайлана торган чагың түгел. Икенче каттагы зур кием-салым залына сак эше тәкъдим итсәм, ничек карарсың?
— Директор итеп алмаячагың баштан ук билгеле иде инде...
— Башта ярап торыр, дус кеше. Аннары күз күрер. Сиңа хәзер «кара упкыннан» чыгу хәерле. Да, әйтергә онытып торам, сиңа урын бушатачак кеше тулай торакта яшәп ята. Мин әйтермен, ул чыгып китәр. Җә, ничек?
— Сайланып торыр чагың түгел, дип үзең әйттең ич. Чикләвек җыйганда җиләккә бармыйлар, ди халык.
— Килештек, алайса.
***
Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Бер айдан Равил бик зур супермаркет хезмәткәре булды. Робертның шәхси танышы булса да, сакчылар җитәкчесе аны читтән шактый вакыт күзәтеп йөрде. Эше авыр түгел, вазифасы сатып алучыларга, павильонга кереп-чыгып йөрүчеләргә күз-колак булып тору гына. Сатучылар күрмәгәндә кием-салымны кыстырып китмәсеннәр. Хәер, киемнәргә махсус сигнал төймәләре беркетелгән, түләмәгәннәр ишектән чыкканда, алар чыелдап тавыш бирә. Акчасын түләгәннәрдән кассирлар ул тауарның сигнал төймәләрен алып калалар, әйдә, китә бир, рәхәтен күр, рәхмәт.
Хезмәт хакы әлләни түгел, шулай да Равилгә ярап куйды. Шунысына аеруча шатланды: аңа тулай торактан үзенә генә кечкенә бер бүлмә бирделәр. Равил хәзер эштән кайта да рәхәтләнеп караватка ава. Көн буе аяк өстендә йөрү арыта шул. Аның каравы, маркет кафесында аны бушлай ашата башладылар. Равилгә, авылда үскән кешегә, берни түгел ич, нәрсә үтенсәләр, шуны эшли. Әрҗәләрен дә ташып куя, буш подносларны да җыеп ала. Тора-бара ул кафе хезмәткәрләренең якын кешесенә әверелде. Кайсы аңа Равил Газыймович ди, хатын-кызлар Равилчик дип тә җибәрәләр.
Бер ел чамасы шулай эшләгәч, Роберт аны үзенә чакырып алды да:
— Син ышанычны акладың, Равил, — диде. — Замечанием юк. Без сине үстерергә киңәштек.
Равил шатлыгын йөзенә чыгармады.
— Күрәм, кафеда син үз кеше булып киткәнсең. Бигрәк тә раздача кызлары ярата үзеңне. — Равилнең иреннәре агарып киткәнен күреп, Роберт елмаюын 46
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
47
яшерә алмады. Димәк, ул дөрес уйлый икән. Тәрәзәгә, аннан дивардагы картинага карап алгач:
— Әгәр без сине кафе мөдире итеп куйсак, моңа ничек карыйсың, — дип дәвам итте управляющий. — Ашханәгә халык агылып йөри. Күреп торасың, сәүдә шәп бара. Тәмле ризык пешерүнең файдасы зур. Әйдә, алын, дус кеше!
— Ә хәзерге мөдир китәмени?
— Җибәрәбез. — Роберт кеткелдәп көлеп куйды. — Керем читкә күп тая башлады. Мин аны кисәткәләдем. Төзәлгән була да, янә иске юлына төшә. Үзсүзлеләнә. Бу бигрәк тә Мәскәүдән хуҗалар килгәндә нык сизелә. Безнең бит Зияле буенда кунак йортыбыз бар. Аларны еш кына шунда урнаштырабыз да шунда сыйлыйбыз. Ну, мунча анда, шашлык, башкасы. Кыскасы, безгә анда ышанычлы үз кешебез кирәк. Килештекме?
Равилнең күз тирәләренә вак җыерчыклар өелде:
— Уйларга кирәк, уйларга...
— Нәрсә уйлап торырга? Яңа шартларда син үз бизнесыңны булдыра алгансың ич, моны гына булдырасың инде. Кул астындагыларны эшләтә генә бел. Дисциплина нык булсын. Урлашмасыннар, хәрәмләшмәсеннәр. Тагын бер-ике йомыш булыр. Аларны соңрак әйтермен. Кыскасы, сиңа яңа юл ачыла. Башкасы үзеңнән тора.
Тәкъдим көтмәгәндә ясалганга, Равилнең йөрәге урыныннан купкандай булды. Миеннән болай булгач, яшибез әле, дигән уй яктырып узды.
— Ярар, Роберт. Ышанычың өчен рәхмәт. Канатланып киткәндәй булдым. Кайчан керешергә?
— Иртәгә үк. Сузасы юк.
— Хуҗаларың белән килешенгәнме соң?
— Анысы минем эш. Ну, давай.
«Давай, давай». Яратмый шул сүзне Равил. Каян бөтен кеше теленә кереп оялады шул урыс сүзе. Менә Роберт та «хәерле сәгатьтә» диясе урынга «давай», ди. Хәзер «хуш» диясе урынга да «давай». «Bay» дигән инглиз сүзе дә урысы, татары теленә кырмавыктай ябышты. Татар кешесе «вау» диясе урында ник «абау» дими? Тьфу, валлаһи.
— Хәерле сәгатьтә дип, үзебезчә әйтик, Роберт.
— Ну, давай, алайса. Хәерле сәгатьтә.
***
Эшләр җайланды. Равил хәзер башын салып утырмый. Ашханә файда китерә, ит-сөт, он, яшелчә, җиләк-җимеш белән вакытында тәэмин итеп торсаң, эш тотрыклы бара. Пешекчеләр үз эшен белә. Равил әле күптән түгел генә училище бетергән ике яшь егетне дә эшкә алды. Егетләр уңган булып чыкты, кушканны тыңлыйлар, урлашмыйлар. Бу яктан Равил аларны баштан ук кисәтеп куйды, хезмәт хакыгызны күтәрә торырбыз, әмма кулыгыз кыекланса, үпкәләштән булмасын, диде. Кыскасы, ашханәдә тәртип, халык агылып йөри, ризыкны яратып ашый. Равил кайсы көнне тукланучылардан үзенең кемлеген сиздерми генә сораштырып ала: ризыктан канәгатьләрме, менюда тагын нәрсә күрергә телиләр.
Керем дә әйбәт. Равил Робертны аерым бүлмәдә кабул итә, алар дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә тәмләп ашыйлар, аз-маз утлы су да капкалыйлар. Дөрес, Равил ул мәсьәләдә бик сак, югыйсә. Аның күңелендә теге чактагы хәлләр таш булып ята. Ятарлык та шул.
Шулай хозурланып утырган бер көнне Равил дустына эч серен чиште.
— Роберт, минем сиңа тагын бер зур үтенечем бар бит әле, — диде. — Гомер буе тулай торакта яшәп булмый лабаса. Әллә берәр банктан кредит алып, квартира төзеп керим микән? Арзанракка диюем. Сатып алсам, тагын да яхшырак булыр иде. Син ничек уйлыйсың?
— Синеңчә үк уйлыйм. Бик мәслихәт.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
48
— Кирәк тә бит. Банклар бик зур процент каералар икән шул.
— Аңладым... Мин үзебезнең күптәнге таныш, әшнә банкир белән сөйләшермен. Бер булышырга дигәч, булышырга кирәк инде сиңа.
Роберт сүзендә торды. Равил күтәрерлек процент белән аңа кредит алып бирде. Равил хәзер алтмыш квадрат метрлы бер бүлмәле бик иркен фатирлы булды, аны өр-яңа җиһаз белән тутырып куйды. Җиһаз дигәндә хәзер аптырап йөрисе юк, ул кибетләрдә тулып ята, акчаң гына булсын. Хөррият! Кадак та таба алмыйча интегеп йөргән чаклар үтте шәт. Роберт белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, күз тия күрмәсен.
.Кайсы көннәрне Роберт аерым бүлмәгә бик кәттә киенгән, буянган-ясанган бер-ике яшь кыз белән килеп керә, аларны шәп итеп сыйлый. Андый чакта баштарак Роберт Равилгә чыгып торырга куша иде, тора-бара үзләре белән дә калдыра башлады. Кызлар еш алышынып торганга, Равил аларның исемнәрен дә белми кала. Хәер, эш исемдәмени. Галялар, Валялар, Розалар, Тосялар барысы да чаялар, сүзгә кесәгә кереп тормыйлар, ашап туйгач, анекдотлар сибәләр, аннары Роберт биргән машинага төялеп каядыр китеп тә баралар. Алардан соң бүлмәгә баш әйләндергеч хушбуй исләре генә тулып кала.
Беркөнне алардан соң бүлмәне җилләтим дип тәрәзәләрне ачып йөргәндә, теге кызларның берсе кабат әйләнеп керде . Равил башкалардан тыйнаклыгы, уйчанлыгы белән аерылып торган бу чибәр кызга башта ук игътибар иткән иде. Шомырттай чем-кара чәчләрен матур итеп, авылдагыча тасмалап үреп, иңнәренә салган бу кыз авызларын кече телләре күренгәнче ачып шаркылдаган иптәшләреннән пөхтәлеге, ниндидер сәер моңсулыгы белән аерылып тора иде. Керде дә:
— Равил абый, минем ридикюлем монда калмаганмы? — дип, өстәл асларын, кәнәфи артларын карады, урындыкларны эткәләп, Равил янына ук килеп басты. Гадәттә һәр кеше лифтта булсынмы, транспорттамы, янәшәсендәге кеше белән үзе дә сизмәстән билгеле бер ара тота, борынга-борын килеп терәлми. Ә бу кыз тыгыз күкрәк алмаларын китереп терәде дә, Равилнең күзләренә карап:
— Сез күрмәдегезме соң ул ридикюльне? — дип сорады.
Бу исерткеч якынлыктан Равилнең тез буыннары калтыранып китте. Аның бит күптәннән инде хатын-кыз назын, хатын-кызның кайнар сулышын да тойганы юк иде. Кулы үзеннән-үзе чибәр кызның нечкә биленә үрелде, ләкин ул ихтыяр көчен җыеп, тыелып кала алды, кагылмады. Ә бәлкем теге бәхетсезлек күмере баш миенең берәр почмагында әле дә пыскып ятканга шулай булгандыр.
— Юк шул, сеңлем, күземә чалынмады, — диде.
Кызның бал төсендәге күзеннән шаян очкын чәчрәгәндәй булды. Гаҗәпләнде дә бугай.
— Юк тек, юк. Ярар, алайса, — дип куйды. — Минем исемем бар, Равил абый. Тәскирә мин. Кызлар Тося дип йөртәләр.
— Син татар кызымыни әле? Белмәссең дә. Хәзер сезне аеру да кыен. Русча әйбәт сөйләшәсез, матур киенәсез.
— Ярар, мин киттем, алайса.
Тәскирә-Тося Равилнең тир бөртекләре бәреп чыккан киң маңгаена карап алгач, ничектер сәер елмаеп ишеккә юнәлде.
Һич көтмәгәндә килеп чыккан хәлдән, кызның кинәт кенә кереп, шулай сәер елмаеп китеп баруыннан аптыраган Равил бүлмә тәрәзәсен бер япты, бер ачты. Аннары кәнәфигә утыргач, хәлсезләнгән аякларын сузып, уйга калды: нәрсә булды соң әле бу? Тәскирә исемле бу кыз үзе чая кебек тә күренә. Бер үк вакытта күз карашында әнә нинди тирән моңсулык та сизелә. Елмаюы тагы... Әллә бу Равилне сынап карау булдымы?
***
Тикшерү эшләре тәмамлангач, Равил авылга әтисе янына кайтты. Карт килеп ирешкән хәбәрләрдән ачы кайгыга батып йөри иде. Шуңа күрә улы күзенә күренүгә,
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
49
каршына утыртты да:
— Ну, давай, сөйлә! Ил авызына кереп, ниләр кырыштырып җөрисең анда?
— дип җимерелгән йөнтәс кашлары астыннан Равилгә текәлде.
Әтисенең кырыс тавышыннан Равилнең иңнәре җыерылып килде. Картның таләпчән сорауларына ул җавап та хәзерләгән кебек иде, ә шулай да югалып калды. Урынлы-урынсыз:
— Менә бераз ял итеп алгач эшкә керәм, — дип куйды.
— Син, давай, боргаланма. Аяк-кулы сызламаган кешегә эш табылыр. Муены булганга камыт табыла, ди халык. Мин синнән аны сорамыйм. Тагын кайларда ишек бавы ишеп җөрисең? Кемнәр белән чәбәләнәсең хәзер? Әллә урамда ауныйсыңмы? Телевизордан сукбайларны күрсәтеп кенә торалар анда.
— Әй, әти, син бигрәк инде. Әлегә кунакханәдә торып торам. Уңайлы фатир тапкач, шунда чыгармын. Баш исән булсын. Шөкер, котылып калдым. Әрәм булмам.
— «Торып торам». «Әрәм булмам». Баш исән булсын, шул! Ба-аш! Әгәренки ул җилкәңдә булса-а. Их, улым, улым! Тәүфыйксызлыктан бәхет кача шул ул. Аннан инде фаҗигасе дә ерак йөрми. Сезнең хәлләрне телевизордан да сөйләгәннәр ди. Ун елга картайттың син мине. Әле ярый анагыз үлеп котылды, югыйсә акылдан язар иде.
Әтисенең сыкранулы сүзләреннән Равил тетрәнеп китте. Тикшерүчеләр алдында басып торуы бер хәл, кайгыдан җилкәләре салынып төшкән атаң каршына килеп басудан да авыррак тагын нәрсә бар икән?!
— Әти, зинһар, гафу ит. Зинһар, онытыйк инде.
— Онытырсың ди. Ул бәхетсез кызның да ата-анасы бардыр. Алар ни хәлдәдер. Балаң шулай фаҗигале үлеп китсен әле.
— Тикшерүче яхшы кеше булып чыкты. Төрле яктан килеп карагач, ул кызның үлеме үзенең саксызлыгыннан дип таптылар. Машинаны ул үзе кабызган дигән нәтиҗәгә килделәр. Төп гаеп миндә түгел, диделәр.
— Шуннан сиңа рәхмәт әйттеләр инде.
— Гомерлек сабак булды инде бу миңа, әти. Илдә тормыш әнә ничек үзгәрде. Аның читенә кагылганымны сизми дә калдым.
— «Сизми дә калдым». Шул-шул. Сүз уңаеннан шуны да сорыйм әле. Ул давыллы җылларда халык Казан урамнарын тутырып азатлык таләп итеп җөргәндә, син кайда булдың?
— Тамак кайгыртып йөрдем. Миннән көрәшче чыкмады инде.
— Күренеп тора. Әх! Гаиләсендә тәртип булдыра алмаган кеше башына ил кайгысы төшәме соң?
— Эчеп йөрмәдем ләбаса. Хатыннан уңмадым, анысы хак.
— «Сизми дә калдым». «Хатыннан уңмадым». Ирләр сүземе инде бу. Уңмаганның угы да кыек оча, ди. Барысына да үзең гаепле. Чөнки гаилә тормышына да җиңел карагансың. Җаның борчылмыймы? Буйдак тормышың озакка барырмы? Берәр уең бармы?
Бу сорауларны да Равил көткән иде. Ә шулай да туп-туры, күзеңә карап бирелгән сораудан йөрәге тагын кысылып куйды.
— Әй, әти, уйсыз кеше бар микән ул?
— Соң?
— Уйлыйм да очына чыга алмыйм. Уйлар чәбәләнә. Әллә ничек кенә кителде китте минем бәхет.
— Ә мин нәрсә дим соң? Шуны әйтеп торам лабаса. Кеше алдында мәсхәрәгә калдың. Шушы яшеңдә... бер ялгызың. Ни хатының, ни балаң. Белем алдың, кирәген тапмадың. Эшеңнең рәте булмады. Сәүдәгәр, имеш. Сезнең сәүдә сәүдәмени инде ул.
— Алайса нәрсә соң ул?
— Безнең татар халкы гомер-гомергә сәүдәгә маһир булган. Әллә кайларга барып җиткән. Дөнья гизгән. Төрле-төрле халыкларга аралашырга юл салган. Күкрәк көчен түккән, юмарт, ярдәмчел булган, рәхмәт ишеткән. Ә сез?
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
50
— Мин дә нәкъ шулай көч түктем. Әнә нинди җитеш тормыш корып җибәргән идем.
— Әй, мал тапканчы акыл тапкан булсаң. Ник җимерелде соң ул? Гаиләң кайда? Җылы куышын, кайда?
— Кайда дип. Тормыш син дигәнчә генә тәгәрәми икән. Ниләр буласын алдан кем генә белә икән? Хатыныңның җиңел акыллылыгын, акча колы буласын?
— Җитәкләшеп җөргәндә нәрсә карадың соң? Башлы-күзле булганчы?
— Артык яраттым мин аны. Сукыр булганмын. Матурлыкка кызыгып, курчак уены уйнаганмын мин.
— Гаилә тормышы ул яратам, яратам дип күкләр гизү, кочаклашып түшәктә җату гына түгел. Ул да кешедән хезмәт сорый. Җан хезмәте. Җаның булса.
— Син дә «хезмәт», «җан» дисең. Китаптагыча.
— Шулай булмыйча. Гаиләдә бер-береңне ихтирам итү, җул куя белү, хатыныңның, иреңнең җитешмәгән җакларына күз җома белү кирәк. Гаилә бәхете — бер-береңнең холкын аңлау. Законлы аерылышып беттегезме соң инде?
— Анысы аның бик тиз эшләнә икән. Өч мәртәбә талак дип кычкырган шикелле генә.
— Нәй, әйттең сүз. Талак дип кычкырган заманнарда никахлы гаиләләр мең кат ныграк булган. Сезнеке ише түгел. Хатыныңда да гаеп зур. Акча колы дисең. Моны син башта күрмәдеңмени? Җәлт итеп өйләнеп куйдың, җәлт итеп җалгыз калдың. Яшәү тәме, яме кайда соң сезнең. Җә, ярар инде. Узган эшкә салават.
Газыйм бабай торып басты да дивар янындагы сандык янына китте. Ачты, актарынып бер төргәк алып Равилнең тезенә салды.
— Мә, беренче мәлгә ярап торыр.
— Нәрсә бу, әти? — Равил әтисенә сораулы карашын төбәде.
— Акча, акча.
Равилнең күзеннән яшьләр чәчрәде. Әтисе аны һаман бала итеп күрә ләбаса.
— Юк, юк, әткәй. Мин мохтаҗ түгел. Рәхмәт. — Равил әтисен кочагына кысты.
...Бу көннәрдән соң инде шактый вакыт узды. Равилнең эшләре җайланып китте. Әтисе белән очрашуы искә төшкән саен, аның йөрәге әле дә тыпырчына башлый. Утызны узган булсак та, без ата-анага һаман да бала, ә ник шулай каты күңелле булабыз икән соң, дип уйлый ул. Дөнья куам дип шул тикле гамьсез, мәгънәсез булырга ярыймыни соң!
***
Йа Хода, менә язмыш Рәшидәгә дә елмайды. Рифат үзе дә бик шат иде, ихлас күңел белән эшкә кереште: тиз арада кирәк-ярак табып квартираны ремонтлап куйды. Буйыйсын буяды, кагасын какты, агартасын агартты. Ишекләрне алыштырды. Тәрәзә рамнары хәзер әнә ничек ялт итеп, көлеп тора.
Рәшидәнең тагын бер шатлыгы артты. Беркөнне алар автобуска утырып, Әтнәбайга бардылар. Рифат йорт ниргәләрен каккалап-суккалап карагач:
— Шактый ук тузган икән шул, — диде.
— Әйттем ич, сатасы гына бар аны. Заманында безгә ярап торды торуын. Бәясен дә түләп бетерергә кирәк әле дигән идем. Хәзер күп калмады инде,
— диде Рәшидә. Рифат кискен каршы килде:
— Юк-юк, Рәшидәкәй. Сатмыйбыз. Үзем түләп бетерәм. Әлегә сипләп торырбыз. Аннары яңасын салырбыз. Мин менә эшкә урнашыйм йә үз эшемне башлап җибәрим. Бераз запасым да бар дигән идем ич.
— Күз генә тимәсен минем бүгенге бәхетемә, — дип хатынын кочаклап, үбеп алды.
— Шәһәр кешеләренең шул булыр инде аларның. Яннарында балалары йөргәнгә дә, күршеләре килеп кергәнгә дә карап тормаслар, сөешерләр.
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
51
— Шулай дия-дия елмаеп, капкадан күрше хатын Нәкыя килеп керде. — Исән- сау гына йөрисезме? Әллә Галиябану әби дә кайтканмы дип торам. Ирем Гариф аңа Казанда күчтәнәч кертеп чыккан ие. Бик сагынам, бер кайтып килермен әле дигән. Йә, Рәшидә, бу синең яңа хәләл җефетең буламы инде? — Нәкыя хуҗаларга сүз кыстырырга да ирек бирмичә үзенекен тезде. — Әйдә, әйдә, төкле аягың белән. Таза, матур күренәсең, кем дип әйтик?
— Рифат булам мин.
— Рифат? Рифат. Мәрхүм Мәсгутне алыштырырлык булгач, шәп егеттерсең, шәт. Рәшидә алай-болай гына кеше белән тормыш кормас. Менә Эмир улыма да әти булган. Шулаймы, улым?
— Так точно! — Эмир күзенә төшкән пилоткасын рәтләбрәк куйды да чыбык белән кычыткан кыйнавын дәвам итте.
— Син бигрәк инде, Нәкыя апа. — Рәшидә күршесе сүзләреннән уңайсызланып калды. — Йә, ярар, ничек яшисез? Саулык-сәламәтлекме?
— Ходайга шөкер. Кара әле, ә! Минем шул булыр инде, тел бистәсенең. Чәйгә чакырырга дип керүем иде ләбаса. Әйдәгез, самавырым кайнап кына чыккан ие. Әйдәгез, әйдә. — Хатын хуҗаларны куыра башлады. — Чәйнек чәе түгел ул, самавыр чәе.
Рифат белән Рәшидә икәүләп рәхмәт әйтә-әйтә баш тартмакчылар иде дә, күрше хатын кырт кисте:
— Юк, керәсез, бетте-китте. Свежий йомырка тәбәсеннән Эмир улым да баш тартмас. Шулаймы, улым!
— Так точно!
— Менә күрдегезме? Әфисәр улыгыз нәрсә диде.
— Апа, мин әфисәр түгел, прапорщик.
— Алайса, бигрәк тә. Киттек. Сөбханалла, ничек үсеп киткәнсең син, улым. Әфисәр дип торам бит.
Коймаклап, каймаклап тирләп-пешеп чәй эчеп чыкканда, Рифатның битләре балкып тора иде. Ул хатынының кулларын учына алды да, тәэсирләнеп:
— Мондый кешеләр булганда халкыбыз яши әле, Рәшидәкәй! Шулаймы?
— диде.
Рәшидә җавап урынына башын иренең иңенә салды.
***
Зияле елгасының тәбәнәк яры буендагы урманлыкка җиткәч Роберт:
— Менә ул оҗмах почмагы шушы була инде, — диде. — Аның йөзендә зур канәгатьлек хисе ярылып ята иде. — Урман, елга, балык, бал. Җаның ни тели, шул бар монда. Әнә, таш койма эчендә, агачлар уртасындагы бинаны күрәсеңме? Хәзер инде аның хуҗасы син булырсың. — Равилнең гаҗәпләнгән йөзенә күз салгач, ул хахылдап көлеп җибәрде. — Ха-ха-ха! Аптырама, дус кеше. Кирәге чыкканда гына мин сиңа монда алданрак килеп, кунаклар каршылау хәстәрен күрергә әйткәләрмен. Ну, саунасын, шашлыгын, ухасын анда... Әйдә, бүгеннән башлап хуҗалык белән таныша башла.
Биек таш койма янына килеп җиткәч, Роберт БМВсын сүндереп куйды, күкрәген киереп, рәхәтләнеп хуш исле урман һавасын сулады. Аннары капкадагы кнопкага басты. Биек тимер капка ачылып китте. Анда камуфляж костюм кигән пәһлевандай эре сөякле ике егет пәйда булды. Роберт аларга:
— Машинаны гаражга кертеп куегыз, — дип әмер бирде.
Тегеләр баш иеп кенә исәнләштеләр, ләм-мим сүз әйтми әмерне үтәргә керештеләр. Равил болар әллә авызларына сумала капканнар микән дип уйлап куйды.
Робертка ияреп капкадан кергәч, ул шаккатты. Асфальт җәелгән юллар сулап себерелгән, кая карама, клумбалар, аларда дистәләрчә төрледән-төрле хуш исле чәчәкләр, гөлләр. Кошлар хоры яңгырап тора. Үрмәле үсемлекләр каплаган
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
52
беседкалар янында ымсындыргыч гүзәл сыннар. Мәрмәр баскычлар буйлап юан-юан наратлардан салынган, сагыз исе аңкып торган кунак йорты эченә кергәч, Равил соклануын яшерә алмады. Менә кайда икән ул байлык.
Читтән әлләни зур күренмәгән иде, эче нинди иркен икән! Зур зал, бик зур кухня, ашханә, бильярд бүлмәсе, әллә ничә йокы бүлмәсе. Кая карама, алтын йөгертелгән бәллүр люстралар, чит илләрдән кайтартылган зиннәтле мебель. Сауна янында гына зур бассейн. Монда да кыйммәтле җиһаз тутырылган бүлмәләр. Буфетларда, суыткычларда шыплап тутырылган кыйммәтле эчемлекләр. Бөтен җирдә көзге, көзге, алар янында төрле-төрле ап-ак сөлгеләр, халатлар, аяк киемнәре. Юыну бүлмәләрендә ике-өч кеше сыярлык джакузилар, ванналар, келәмнәр.
— Син, Равил, кайда нәрсә барын хәтереңә сеңдер, — диде Роберт. — Кунаклар килгәндә бернинди тоткарлык та булмасын. Зияледә дә безнең мунча бар. Суга ләүкәдән генә сикерәсе. Кстати, себеркеләрне пешекли беләсеңме? Дөрес пешекләмәсәң, яфраклары коела да бетә, белеп тор. Безгә аларны мәтрүшкәләр, тагын әллә нинди хуш исле үләннәр, юкә чәчәкләре кыстырып чуваш хатыннары бәйләп килә. Себеркеләрне пешекләргә алардан өйрәнеп кал. Алар аны башта киндер тукымага төреп җылы суда йомшатып пешеклиләр. Кыскасы, син хәзер минем уң кулым. Ияләш!
Үз өстенә яңа вазифа йөкләнүдән гаҗиз калган Равил, ниһаять, сорау бирде:
— Ничек була соң инде бу? Шул тикле җаваплы эш дисең. Ә кем монда чын хуҗа? Ул кайда? Кунакларга хезмәтне кемнәр күрсәтә? Син шуны әйт әле?
— Вакыты җиткәч, үзең күрерсең. Ялгыз булмассың. Хуҗа дисең, хәзер барысына да үзең хуҗа дип әйттем ич. Элеккесен кудым, кулы кыек иде.
— Алай икән-ән. Кунаклар килгәндә ризыкны каян аласыз?
— Хи-хи-хи. Соң барысы да үз кулыңда лабаса. Кафе мөдире синме, түгелме? Башыңны эшләт инде, йә!
Шәһәргә Равил тирән уйга бирелеп кайтты. Бер яктан тормышыңда шундый киң иркенлек вәгъдә иткән яңалыкка гел шатланасы гына иде дә бит, юк, аның күңелендә шик уянды. Роберт кафеның, менә бу серле кунак йортының элеккеге хуҗасын кудым, ди. Болай булса, ул үзе дә тулысы белән аның хөкеме астына килеп эләгә түгелме соң? Аның сынавын үти алмаса. Һай, бу тормыш дигәнен... Бер яктан рәтләнеп китсә, икенче яктан.
***
Берничә көн узды. Равил шактый тынычландым гына дигәндә, Роберт аны кабинетына чакырып алды.
— Иртәгә үзәктән зур начальниклар килә. Безнең бер министр аларны озатып йөри. Күргәч, танырсың. Мин дә барам, — диде ул. — Син бүген кичтән үк тегендә кит. Бөтен кирәк-ярак анда бар. Мунча ягып, бассейн суын яхшылап җылытып куегыз. Сиңа ярдәмгә кешеләр китте инде, пешекче, мунчачы. Кстати, каравылчыны кисәтеп куй, этен бәйдән ычкындыра күрмәсен. Кавказ овчаркасын күрдең бит, ул бүредән дә болайрак. Ну, давай.
Икенче көнне кунаклардан берничә сәгать алда Роберт үзе килеп төште. Сауналарны, буфетларны тикшереп чыкты, шулпага дигән чөгә балыкларын иснәп-иснәп карады. Импортный эчемлекләрне аш бүлмәсенә, саунаның ял бүлмәләренә үзе кертеп тезде. Өстәл өсләрен ак, кызыл шәрабләрнең, югары градуслы «юбилейный» ларның иң сыйфатлылары белән тутырды. Равилнең бу сухой, полусухойлар нәрсәгә инде диюенә, шулай кирәк, шулай тиешле дип кенә куйды.
Менә кунаклар да килеп җитте. Равил шундук таныды, аларны Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры озата килгән иде. Кунакларны күргәч, Равил елмаюын яшерә алмады. Тегеләрне әйтерсең лә махсус сайлап җибәргәннәр,
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
53
берсе, муен төере уйнаклап торганы, кипкән балык шикелле ябык, иреннәре алга чыккан очлы авызлы, башы пеләш бер адәм иде. Бу кеше нәкъ тукран икән, дип уйлап куйды Равил. Икенчесе кысык күзле, чиртсәң кан атылып чыгардай кып-кызыл йөзле, былкылдап, ишелергә торган зур корсаклы, кара куе чәчле, тукмак борынлы иде. Кунакларны иелә-бөгелә каршылагач, Роберт аларга табигать почмакларын күрсәтеп йөрде, җаен табып Равил белән таныштырды. Юан кунак баш иеп алды. Ә «тукран» очлы иреннәрен тагын да алга сузды:
— Очень приятно.
Равил сискәнеп китүен сизми дә калды, «тукранның» тавышы бас һәм көчле иде. Гөбедән чыккан диярсең.
Кунаклар җиңелчә генә балык шулпасы ашап алгач, саунага кереп чабынып чыгарга теләделәр. Роберт Равилгә дә керергә кушты, үзе дә чишенеп ташлады. Равил кыймый маташты, минем монда плавкием юк ич дип, баш тартып карады. Роберт:
— Әнә, шкафтан җаның ниндиен тели, ал, — дип «хуҗаны» ризалашырга мәҗбүр итте.
Үзенең нәрсәгә кирәклеген Равил хуш исләр аңкып торган саунага кергәч кенә белде. Роберт кунакларның әле берсен, әле икенчесен ике себерке белән кычкырта-кычкырта чаба иде. Чаба-чаба да өсләренә салкын су сибеп җибәрә. Тегеләр «ляпота» дип изрәп ятканда, тагын пешекли башлый. Үзе Равилгә борылып күз кысып ала.
Кунаклар арып, хәлсезләнеп, һәркайсы сауна янындагы бүлмәләргә кереп яткач, Роберт Равилгә:
— Дус кеше, моннан соң кунакларны чабу синең өскә төшә, — дип яңа вазифасын аңлатып бирде.
Хәер, Равил моңа үзе дә төшенеп килә иде. Әйе, бу дөньяда тәбедәге сыр гына бушлай була шул. Ул арада Роберт дивардагы бер кнопкага басты. Ишектә өч кыз пәйда булды. Роберт аларга башы белән генә ым какты, кызлар кунаклар янына кереп киттеләр.
— Чабынганнан соң массаж кирәк. — Равилнең гажңпләнү билгеләре чыккан йөзенә күз ташлагач, Роберт аңлатып бирүне кирәк тапты. Күрше бүлмәләрдән шешә бөкеләре атылганы, кызларның шаркылдап көлүләре ишетелә башлагач, Роберт, әйдә чыгыйк, дип ишарә ясады.
Зияленең бу почмакларында балык тоту тыела икән. Гади халык бу тирәгә килә калса, тыныңны кысарлык штраф салына. Ә аксөякләргә ярый. Алар бит балыкны кызык өчен генә тота. Ике-өч чөгәдән, сазаннан, алабугадан ил байлыгы кимимени? Аның каравы, кунаклар нинди зур канәгатьлек, рәхәтлек хисе кичерә, тәм-том салып кыздырылган балыкны ашаганда, бер-берсенә ничек итеп оста каптырганны, шундый зур балыкны көчкә-көчкә тартып чыгарганны сөйли-сөйли кыйммәтле шәрабны авызга коя. Аларны тыңлаганда, Равилнең чын ачуы чыга, тик ул аны баса белә. Ачуланырсың да шул, әлеге балыкчылар кармакка суалчан, мормышка, опарыш дигән нәрсәләрне үзләре кидерергә жңрәнәләр. Бу эшне әле берсе, әле икенчесе янына йөгереп йөри-йөри Равил эшли. Капкан балыкны кармактан алу да Равилгә йөкләнә, тегеләрнең кулларын пычратасы килми. Ашагач та кунак балыкчылар кулларын кат-кат сабынлап юалар, балык исен яратмыйлар, янәсе. Мондый чакта Равилнең күңелендә бу тормыш хуж,аларын берәр атна терлек фермасында эшләтәсе иде дигән үчле теләк уяна. Әй, белсеннәр, татысыннар иде ит-сөтнең чын бәясен!
***
Беркөнне Рифат телевизор караган жңреннән сикереп торды да ишегалдына хатыны янына йөгереп чыкты.
— Рәшидәкәй, алтыным, таптым, таптым! — дип аны кочып әйләндерә башлады.
— Уф, кысма, эчемне авырттырасың ич! Нәрсә таптың? Әллә алтын таптыңмы? — Рәшидә көлә-көлә ире кочагыннан ычкынды.
— Никак нет! Үзебезгә эш таптым! Сиңа да, миңа да!
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
54
— Минем эшем бар ич. Нәрсә, балалар бакчасын ташлыйммыни?
— Юк, ташламыйсың! Тик бүтән балалар карыйбыз. Икәүләп. Күрдәк бәбкәләрен.
— Нәрсә? Нинди күрдәк? Ул нинди ж,анвар тагы?
— Индоутка. Күркә белән үрдәк кушылмасы. Татарча күрдәк буладыр инде ул. Телевизордан шуны сөйләделәр. Бик үрчемле икән. Ите холестеринсыз да, тәмле дә икән.
— И хыялый. Аны каян аласың? Кайда, ничек үстерәсең, карыйсың?
— Башта менә шушы сарайда. Аннары фермада. Инкубатор да төзербез, тәжрибә туплый-туплый яңа эш башларбыз. Йә, ничек?
— Ә аларны каян алабыз?
— Телевизордан адресын да әйттеләр. Мин язып алдым. Үрчетергә берәр дистә сатып алабыз да чынлап торып керешәбез. Бик файдалы эш дип кызыксындырып аңлаттылар.
— Ярар, Рифат. Инде хәзер барын да ашыкмыйча гына яңадан сөйләп, аңлатып бир әле.
Рифат хатынының һәрнәрсәне төптән уйлап эш иткәненә кабат инанды. Авыл хуж,алыгына караган бер фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләренең күркә белән үрдәк кушылмасы булдыру проблемасын уңышлы хәл итүләре турында чыгышын тыңлавын сөйләп бирде.
— Институт институт бит инде ул, — диде Рәшидә. — Ә без кем?
— Безме? Без институт чишкән фәнни мәсьәләне тормышка ашыручылар булырбыз. Күңелем сизә, Рәшидә, бик файдалы, кызыклы эш булачак бу.
Рифат канатланып эшкә кереште. Эмир да әти-абыйсына булышып йөрде. Алар иң элек искергән терлек абзары нигезен, стеналарын балчык измәсе белән сылап, шәпләп җылыттылар. Түшәменә такта кадаклап, идәнгә иске линолеум җәйделәр, коры печән тараттылар. Ут та уздыргач, сарай эче ямьләнеп китте. Кошларга ашатырга шактый гына ашлык сатып алгач, Рифат юлга чыгып китте. Ике-өч көннән Рәшидә тәрәзәдән йортлары каршына «Газель» машинасы килеп туктаганын күрде. Аның кабинасыннан авызы колагына җиткән Рифат сикереп төште дә әрҗәгә менеп китте. Рәшидә чыкканда, ире кулларына ике кәрҗин тотып капкадан кереп килә иде инде.
— Кунакларны каршы ал, Рәшидәкәй, — диде ул. — Менә ул безнең байлыгыбыз. Син ләгәннәргә су сал, ә син, Эмир улым, ашарларына ашлык куй. Ял итсеннәр, ашасыннар. Арганнардыр, мескеннәрем. Ерак юл бит.
Рәшидә белән улы кушканнарны үтәргә йөгерделәр, Рифат кәрҗиннәрдәге кошларны сарайда иреккә чыгарды. Алларына су, ашлык куйгач, бер ата, ике ана күрдәк, унлап бәбкә кыстатып маташмадылар. Хуҗалар, болай булгач, эш пешә, дип елмаешып карап тордылар.
— Кара әле, Рифат, син юлга чыкканда, бисмиллаңны әйткән идеңме? — диде Рәшидә.
— Так точно! А как же!
Соры йонлы, әрсез, нәни бәбкәләр Эмирга тиз ияләште. Эмир үзе дә аларны бик яратты, ашарларына үзе салды, суны үзе эчерде. Күрдәкләр талымсыз булып чыкты, ашлыкны да, Эмир тураклап салган үләнне, хәтта кычытканны да тәмләп ашадылар. Бәбкәләр күзгә күренеп үсте, көз җиткәндә инде әти-әниләрен куып җиттеләр. Моңа Рифатның кош азыгын төрлеләндереп, баланслап торуы да ярдәм итте. Салкыннар башланыр алдыннан кошларны төнгә җылы сарайга кертә башладылар.
Октябрь урталарында салкынча иртәдә Рифат тышка чыккан иде, ишегалдында яткан өч күрдәкне күргәч аптырап калды. Кошлар аякларына баса алмыйча ятып кына тора иде. Нәрсә булган икән боларга, дип аптырады ул. Рифат институт хезмәткәренең күрдәкнең аяклары йомшак була, салкыннан саклый күрегез, югыйсә аяксыз калулары бар, дип кисәткәнен оныткан иде. Бу хәл гаиләгә сабак булды. Рифат
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
55
улы белән капкаларны яхшылап ябылырлык итеп кыстылар, тишек- пошык калмадымы икән дип нигезләрне кабат тикшереп чыктылар. Кошларга ризык та, яктылык та үз вакытында бирелде, аслары тиешенчә чистартылды. Нәтиҗә озак көттермәде, март аенда ук күрдәкләр йомырка сала башлады. Шулай итеп эш җайга китте. Хәзер инде аны тагын да киңәйтү, кечкенә генә булса да ферма, инкубатор төзү турында уйларга вакыт җитте.
***
Беркөнне Рифат азык-төлек кибетеннән чыккан гына иде, аның юлына майланып беткән чәчләре иңбашына ук төшеп сыланган, кыска сары керфекле егерме сигез-утыз тирәләрдәге бер ир заты аркылы төште. Нечкә иреннәре арасыннан вак тешләре күңел кайтаргыч булып күзгә бәрелеп тора, озын борыны зәп-зәңгәр. Кем булыр бу? Моңа тикле күзгә-башка күренгән кеше түгел кебек. Зәңгәр борын Рифатның каршысына килеп басты.
— Син тукта әле! Сүз бар. Син Рифат буласың бугай.
— «Син» түгел, «сез». Тәрбияле кеше «сез» дип эндәшә. Бигрәк тә таныш түгел кешегә.
— Хәзер танышабыз анысы. Миңа Марс, диләр. Менә күрше авылдан.
— Греклар сугыш алласына Марс, диләр.
— Алай икән. — Ир заты вак тешләрен ыржайтып хихылдап алды. — Сугыш дигән нәрсә безгә таныш ул, таныш.
Рифатның борын яфраклары тетрәнеп китте. Ачуы чыкканда, аның гел шулай борын яфраклары тартыша.
— Сез нишләп минем юлга аркылы төштегез әле? Җә, ни йомыш?
— Менә нәрсә, тәти егет! Күрәм, син, Рәшидә атлы хатын тирәсендә чуаласың. Шулаймы?
— Шулай да булсын ди. Шуннан.
— Утырган да шуган. Ычкын син моннан, югыйсә...
— Нәрсә, нәрсә? — Бу затның тупаслыгыннан ачуы ныклап кабара баруын сизеп, Рифат үзен-үзе тынычрак тотарга тырышты. — Югыйсә нәрсә була?
— Әйтү шушы — ычкын. Менә бер ел инде мин аңа күз салып йөрим. Ә син.
— Рәшидә минем хатыным. Сиңа күңел дигән нәрсәңне авызлыкларга туры килер, — диде Рифат тегенең сүзен бүлдереп.
— Хатының? Эшләр шулай тирәнгә киттемени инде? Хәер, безгә шулай да ярап торыр. Аерырга туры килмәгәе. Бәлки аерырсың. — Зәңгәр борынның күзләре мыскыллы ялтырады.
— Хәзер! Алайса, мин дә әйтим инде. Монда эзең булмасын. Рәшидә монда бәйләнчекләр бар, дигән иде шул. Син шуларның берсе инде алайса.
— Ярар, мин уступчивый. Эшең рәтләнеп барганга охшый. Син безгә ай саен өлеш чыгарып торырсың. Хатының шунда гына үзеңә калыр.
Сүзенең жңтдилеген раслар өчендер, күрәсең, зәңгәр борын кинәт кенә бармакларына әллә нинди бишни бизәкләр кадалган пычрак тырнаклы кулы белән Рифатны изүеннән эләктереп алды:
— Шуны да кисәтеп куям: телеңне тыя бел. Синең ишеләрнең арт сабакларын күп укыткан инде без!
— Шаштыңмы әллә, ахмак! Кагыласы булма! — Рифат адәмнең кулын бәреп төшерде. — Рәшидәне уеңнан чыгар. Ир хатынына бәйләнеп йөрү законга сыймый торган ахмаклык. «Өлеш» дисең тагын. Күрсәтермен мин сиңа өлешне! Ахмак!
— Кемнең ахмаклыгын соңрак белербез! — дип Марс кычкырып калды.
Рәшидә ирен елмаеп каршы алды:
— Озакладың, Рифат, аш суына. Менә кулыма күз сал әле.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
56
Рифат хатынының кабарып чыккан бармакларын күргәч аптырап китте:
— Пешердең мәллә? Ни булды?
— Такта ышкылап маташкан идем. Сиңа ярдәм булсын дип.
— Патша кызының мамык тотса да кулы кабара, диләрме әле.
— Ир сөйгәненең кулын әйләндереп-әйләндереп карады да җитди тонга күчте:
— Ирләр эшенә кагылма дип мең кат әйттем ләбаса, Рәшидә. Хатын-кыз эше дә җитәрлек бит сиңа.
— Ни, таптың патша кызы. Бер үзеңә сиңа да җиңел түгел бит. Ярдәм итәсем килгән ие.
Рифат хатынының кулын сыйпаштырып, биленнән кочып алды.
— Синең хәзер ирең бар, матурым. Ялгыз чагында эшләгән ир-ат эшләрен ташла инде, кадерлем. — Син авылыбыздагы безнең күрше Шәмсетдин бабайны хәтерлисеңме?
— Әйе.
— Бервакыт ул бабай миңа гомер онытмаслык гыйбрәтле хикәя сөйләгән иде. Менә тыңла әле. Бер ялгыз адәм дөнья күңелсез дип үзен кая куярга белми йөри икән. Җанына урын таба алмый инде бу. Көннәрдән бер көнне Ходайдан сорарга итә. И Ходаем, сиңа зур бер гозерем бар, ди. Күрәм, дәүләте зур булганнар бал-майда йөзә, бернигә эче пошмый. Кодрәтең киң, син мине күп акчалы итсәң ие. Мәчет юлыннан кайтмас ием, мохтаҗларга ярдәм кулы сузар ием. Ярар, ди Ходай. Карап карарбыз.
Менә бу бәндәнең көнкүреше рәтләнә, байый, күңеле урынына утыра. Әмма ләкин бер заман вәгъдәләрен оныта бу, тагын күңелсезләнә, зарлана башлый. Гомерем узып бара, ә эч пошуга тәкать тотып булмый. И Ходаем, ярдәм ит, ди. Әнә кешеләрнең сөекле, күндәм хатыннары бар. Алар итәк тутырып бала таба. Ә мин моңлы-зарлы бер ялгызым. Син миңа тәрбияле, чибәр генә, минем сүздән чыкмый торган хатын багышласаң ие.
Ходай Тәгалә моны тыңлап-тыңлап тора да ачуы чыга.
— Юк инде, — ди Ходай. — Мин уңган-булган адәмне генә хатынлы итәм. Ә син уңмаган, буш куык, әрәмтамак. Ни эшләргә, ни эзләнергә теләгең юк. Эч поша, дип кул кушырып утырасың. Күңелең тарткан, күңелеңә яткан хатын- кыз — ул синең ярты җаның, беләсең килсә. Үзең тап. Тап та кадерен бел, ди. Аңлый алсаң, аңла: җиргә утырып утын кисмиләр, ди.
Рифат елмаеп тыңлап торган хатынының башын күкрәгенә кысты.
— Ә мин таптым! Менә дигән алтын куллы, алтын холыклы хатынымны таптым!
***
Гаражга барасы исенә килүгә, Тәнзиләнең йөрәге жу итә, аягы тартмый. Ире аны теге уйнаш кыз белән шунда мәсхәрәгә калдырды бит. Сатарга да бүтәнне алырга дигән уйга килгән иде, тик сатлык гаражлар шәһәр читендә генә булып чыкты. Ә аларныкы, юк ла, аның үзенеке — бик якында, уңай җирдә. Андый зур гараж-складны каян табасың әле. Нишлисең, башыңа төшкәч, шул җирәнгеч гаражга барырга туры килә. Әле товар илтергә, әле алырга. Права юнәтеп дөрес эшләде. Хәзер ул рульгә үзе ябыша да чаба, ябыша да чаба. Равилдән соң эше дә бермә-бер артты. Баштарак машинасын төнгә ишек алдында гына калдыра иде, тик көннәрнең берендә эшкә барырга чыккач шаккатты. Көпчәкләр урынында машина астына кирпечләр генә кыстырылган иде. Ә гаражда машинаң сак астында тора. Тик Тәнзилә күренүгә, бозау хәтле этен ияртеп, яшел күзләрен ялтыратып, куллары һәрвакыт машина маена баткан сакчы Алик килеп җитә. Сораша, киңәш биргән, ярдәм иткән була. Тәнзилә күзләрен яратмый шуның. Күргән саен бу яшел күзләр мәченеке шикелле караңгыда да ялтырый микән, дип уйлап ала. Эте тагын, котны алып өрә дә өрә. Тәнзиләнең сыны катып куркып калуын күргәч, Алик гыргылдап көлә генә:
— Курыкма, матур апа, курыкма. Мин булганда...
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
57
Курыкмассың, беркөнне усал эт Тәнзиләнең күлмәк итәген умырып алды. Этен ачуланасы урынга Алик, эре сары тешләрен ыржайтып:
— Ай-яй, матур апа, синең аякларың да бик матур икән, — диде. — Син болай ит әле. Киләсе юлы эткә берәр тәмле әйбер алып кил. Минем Чикотило ит ярата. Шуннан соң ул сине үз итә башлар. Миңа да бәлки өлеш чыгарырсың, ә? Ха-ха-ха...
Ничек кенә ачуы килмәсен, Тәнзилә Алик сүзенә колак салмый булдыра алмады, селәгәйләре агып торган явыз эткә пәрәмәчләр китерде.
— Мә, тынычландыр, өрмәсен, — дип, пәрәмәчләр төргәген эт хуҗасына тоттырды. Алик төргәкне ачып, пәрәмәчләрне иснәп телен шартлатты:
— Це-це-це! Исе дә исе! Кулың алтын икән. Әрәм булып йөрисең шунда.
— Күзләрен майландырып, бер пәрәмәчне ике генә капты да, чап-чап чәйнәп, төргәкне Тәнзиләгә кайтарып бирде:
— Син, матур апай, боларны эткә үзең бир. Тәмле ис сизеп әнә ничек биеп тора. Сине шулай истә калдырсын. Шуннан соң өрмәс ул.
Тәнзилә Алик әйткәнчә итте. Чикотило пәрәмәчләрне капты да йотты, капты да йотты. Шуннан соң Тәнзилә калдык-постык ит кисәкләрен, сөяк-мазарны ташламады, эткә алып килә башлады. Эт ияләште, хуҗасы да Тәнзилә күренүгә ялт итеп пәйда була, вак-төяк эшкә булыша, машинаны алып чыга, кертеп куя. Тәнзилә баш тартыр иде, тик капкадан кергәндә инде ике тапкыр машина ишеген кырдырды, кешечә керергә-чыгарга тәки өйрәнә алмады. Беркөнне Алик карап торды-торды да:
— Син, матур апай, этне генә түгел, мине дә үзеңә ияләштердең, — диде.
— Тик аны төрле-төрле ризык белән сыйлыйсың, ә миңа шымытыр. Минем бүген рәтем юк, ә тамак кипте. Ә?
Тәнзилә аны гына аңлый торган кеше. Юл йөреп, сату-алу эшендә кеше каешлана шул.
— Мә инде, мә. Тамагыңны чылат алайса, — дип ул Аликка ике йөзлек тоттырды.
Тегесе алдын-артын белмичә, якындагы «Магнит»ка чапты.
«Юләр, — дип карап калды Тәнзилә. — Нишләп кайбер ирләр шул әче суга мөкиббән китә икән. Менә моның куллары алтын бит. Күренеп тора. Гараж кооперативында машина хуҗалары аның тирәсендә бөтерелеп кенә йөри».
Ул машинаның теләсә кайсы детален сүтеп ала да: «Это безгә нипочём»,
— дип, авыз эченнән генә җыр көйли-көйли рәтләп тә бирә.
Беркөнне Тәнзилә гаҗәпсенә калды. Аликның ял көне икән, кырынып- чистарынып килгән. Буй-буй чалбарын үтүкләгән, яңа күлмәк кигән. Ул көнне үч иткәндәй Тәнзиләнең машинасы кәҗәләнде. Кабынмый гына бит. Хатынның чиләнгәнен күргәч, Алик ярдәмгә килде. Чишенеп ташлады да машинаның Тәнзилә белмәгән әллә кайсы урыннарын актарды, «свеча» дигәннәрен борып алды, кайсын кырды, кайсын бензин белән юды. «Тойота» гөрләп эшли башлады. Тәнзилә Аликның күзгә бәрелеп торган мускулларына сокланып карап-карап алганын сиздермәскә тырышса да, ир моны сизде. Эш беткәч, кулларын озаклап сабынлап юды да, кинәт кенә Тәнзиләне биленнән кочаклап:
— Ай-яй, матур апа, синең билләрең нинди йомшак икән! — диде.
Тәнзилә мондый оятсызлыктан тетрәнеп, тыны кысылып, Аликның яңагына чалтыратып җибәрде:
— Нишлисең син... хулиган! Кара син моны, ә! Кычкырам бит! Җибәр!
Алик кулларын ычкындырды. Аның күзләреннән ачулы очкыннар чәчри иде. Беравык Тәнзиләгә карап торгач, бер генә сүз әйтте:
— Зря! — Аннан тиз-тиз атлап китеп барды.
Машинаны майлап, хатын-кызны җайлап торырга кирәк, дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Импортный машина булса да, «Тойота»ның да үз вакытында маен алыштырып, тузанын суырттырып, юып торырга кирәк. Тәнзилә пычрак машинада йөрергә яратмый. Ә машина безнең табигать шартларында пычранырга гына тора. Ю да ю гына. Пычрак яңгырлы көннәрдә гаражга кайтып төшкәндә, Тәнзилә аптырашта
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
58
кала. Ничек кенә уңайсыз булмасын, аңа тагын шул сакта торучы ирләргә ялынырга кала. Шул исәптән теге Аликка да. Дөнья бит бу!
***
Рифат эшләрен бетереп саф һавага чыкты, үпкәсен тутырып, киерелеп сулыш алды. Аның йөзендә елмаю уйный иде. Эшләре җай гына бара, күрдәкләр йомырканы күп сала, талымсызлар, ашатып-эчертеп, асларын чистартып торсаң, Алла бирса, файдасы да тияр. Бәбкәләрен сорап кына торалар. Авыл халкы яңача тормышка ияләшеп килә. Эш болай барса, алган кредитның шактый өлешен түләргә мөмкинлек туа. Ярдәмче егетләргә, кызларга да хезмәт хакын арттырырга була. Акчаны ул «конверт» белән түгел, тиешенчә түли. Шуңа күрә инкубаторга, бәбкәләрне тәрбияләргә, сугым эшләренә алынырга теләүчеләр бетми. Киләләр, сорашалар, әлегә эш юк шул, менә бераздан эшләр киңәергә тора, шунда сезне истә тотарбыз дисәң дә кәефләре китә. Тик нишлисең, «Москва не сразу строилась».
Кайтып җиткәндә, Рифат капка төбендә бер карчыкны шәйләп алды. Кем булыр икән бу? Күрше-күлән өйгә кермичә, капка янында ялгыз утырмас. Әллә берәрсе читтән килдеме икән? Якыная төшкәч, Рифат бу әбине таныды, авызы ерылды:
— Галиябану апай, син бит бу! Сөбханалла! Нишләп монда утырасың, өйгә кермичә, ә? Рәшидә өйдәдер бит?
— Менә хәл алып утырам әле, кем, Рифат. Карт кешенең хәле минуты белән үзгәрә дә куя. Авылымны күреп килим дип батыраеп автобуста килгән ием. Бөтен сөякләрем тарала дип торам.
— Арыттымыни?
Карчык тирән тын алып, дәвам итте:
— Авылыбыз шофёры Сәфәргали булганда, юл йөрү рәхәт иде. Әйе. Бу кара адәм бигрәк дорфа икән. Әле уңга, әле сулга чайкап, элдерә генә. Әйтеп тә карадык, утын ташымыйсың лабаса, саграк кылан дип. Әйе. Тәки үзенекен итте.
— Шулайрак диләр шул. Ярар, әйдә, керик. Чәй эчеп, ятып торырсың, әйдә, әйдә.
Рифат карчыкны җитәкләп өйләренә алып керде. Рәшидә дә үз әнисен күргәндәй шатланды. Тәмләп чәй эчкәч, карчык черем итеп алды. Аннары:
— Сез инде, оланнар, бу карчык нишләп йөри икән, дип уйлыйсыздыр, — диде. — Әллә ни эшләрем юк ла. Эшлисе эшләр эшләнгән инде. Пенсия алдым да авылга кайтып килим әле, минәйтәм. Үземнекеләрне көчкә ризалаттым. Исән чагымда карт-корыны да күрим әле, дим. Җитмештән соң һәр көнең Ходай бүләге ләбаса.
— Күрәм, синең күңел авылга береккән шул, Галиябану апа. — Рәшидә карчыкның хәленә төшенгән иде.
— Ничек берекмәсен соң ул, кызым?! Авыл бит ул, авы-ыл. Туган-үскән, күкрәк сөтеңне имезеп, газиз балалар үстергән авы-ыл.
— Галиябану апа, шәһәрдә дә начар түгел ләбаса. Беләбез, урының җылы, кызың «әни» дип кенә тора. Әллә иптәше корыракмы?
Карчыкның йөзендәге җыерчыклары куера төште. Бераз дәшми торгач:
— Коры дип. Гөнаһысына керәсем килми, миңа тел-теш тидергәне юк. Бүлмәм җылы, якты, ризык мул. Әмма. Ильяска мин әллә бар, әллә юк. Исәнме, әби, хуш, әби.
— Шешә белән дус мәллә?
— Капкалап куя. Тавыш чыгармый. Юк. Тик карт кеше җаны җылы сүзгә, җылы мөгамәләгә, хәлеңә керүгә мохтаҗ. Уй-зарыңны уртаклашуга.
— Ә Рузалияң?
— Рузалияме? Эш инде аңарга, эш. Исәнлеге дә чамалы гына бит. Тормыш хатын-кызга шәһәрдә дә җиңел түгел. Рузалия көне-төне чаба. Уллары Рөстәмне укытырга кирәк. Түләп укыталар. Акча, акча... Әй, күңелемне чиштегез, оланнар, зарланып утырган шикелле булып чыкты. Бүгенгемә шөкер, киләчәктә ни язгандыр. — Карчык сөякләрен шыгырдатып торып басты. — Мин якындагы ялан-кырга барып килим әле. Шунда үстек, шунда бил бөктек. Аннары кичке автобус белән кайтып китәрмен.
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
59
— Кырга дисеңме? — Рәшидә сәерсенебрәк иренә күз ташлады. — Бик аргансың ич, Галиябану апа. Кырга барам дисең тагы. Юк, без сине җибәрмибез, кунарга каласың.
— Туган-үскән җиргә аяк баскач, хәл дә кереп китте әле.
Сүзгә Рифат та кушылды:
— Алайса без болай итик, Галиябану апа. Әйдә, чыгып утыр машинага. Рәшидә, син дә. Урман-кыр тирәсендә күптән булганың юк. Күңел ачып кайтырбыз.
Галиябану әби рәхәтләнеп машинага кереп утырды. Кырда тезләнеп дога укырга кереште. Рифат белән Рәшидә аңа комачауламас өчен читкә киттеләр. Әйләнеп килгәндә карчык тезләнгән килеш урганнан калган кыска камылларны кулы белән сыйпап утыра иде.
— Әй, бәгырьләрем, бәгырьләрем. Бөтен көчегезне башакка сарыф итеп, инде кыш көтеп утырасызмы? Кешеләр дә шулай мәңгелек хезмәттә, сезнең шикелле. Мине, мине хәтерлисезме соң? Хәйдәрем белән шушында, сезнең янда тәүге тапкыр серләшеп, кочагыбыз җылысыннан эреп басып торганыбызны онытмадыгызмы? Ул чакта без тасырдап, янып торган яшьләр идек шул.
Галиябану әбинең җыерчык баскан йөзеннән яшь ага иде. Моны күргәч, яшьләр икесе дә карчык янына тезләнделәр, аның сөяккә генә калган аркасыннан сөйделәр. Бераз сүзсез торгач, Рәшидә:
— Бик сагынасыңмыни соң, Галиябану апа? — диде.
— Сагынмаган кая ул. сагынмаган кая. Сагынасыңмы дип сорыйлар, сагынмаган кая ул, дигән җырны кем чыгарды икән? Бигрәк тә җанга үтәрлек итеп әйткән бит... Туган-үскән җиргә йөрәк береккән бит, йөрәк.
Бу көн Рәшидәнең дә, Рифатның да күңелен кузгатып җибәрде. Рәшидә төн уртасында:
— Рифат, тоеп торам, уйланасың да уйланасың. Әйт әле, башыңда нинди уйлар йөри? — дип сорады.
— Туган якны җирсенү дигән нәрсәне мин үзем дә нык татыган идем.
— Шулай дип фаразлаган идем. Риза булыр микән? Кызы, кияве ни дияр?
— Килештерербез. Безгә ул үз әниебез кебек инде диярбез. Дөресе дә шул: мин әнием белән яшәп кала алмадым. Рәшидәм, мине аңлавың өчен рәхмәт сиңа. Ходай сиңа олы җан биргән.
— Үзеңә рәхмәт. Рифат, син чын ир. Татарның менә дигән егете. Көтмәгәндә Ходай улым белән миңа нинди бәхет бирде. — Рәшидә иренең кочагына сыенды...
Күрше бүлмәдә йоклап яткан Эмир кычкырып җибәрде:
— Так точно!
Төш күреп ятуы икән.
Карчыкның кызы Рузалия бик озак тартышты: ничек инде, газиз әниеңне чит кешеләр алып китсен дә, үз кызы белән кияве шуңа риза булсынмы? Юк- юк, авыз да ачмагыз. Әни, син ник бер сүз дә дәшмисең?
Галиябану әби башын иеп торды-торды да сабыр гына фикерен әйтте:
— Салкын акыл белән уй йөртсәң, кызым, сик хаклы, хаклы. Әмма ләкин йөрәк тә бар бит әле. Мин бит дөнья читенә китмим. Туган-үскән, гомерем узган җиргә. Әтиегез зираты янына. Шәһәрдә дә, сезнең янда да әйбәт. Рәхмәт, тәрбиялисез. Тик таш белән сөйләшеп булмый бит. Ак булса да, таш бит ул.
— Рузалия, Ильяс, беләсезме, аның җаны авылга, җиргә береккән, — диде Рифат. — Беркөн кырда камылларны сыйпап, алар белән сөйләшеп утырганын күрсәгез иде сез аның. Бездә дә бөтен уңайлыклар бар. Риза булыгыз инде. Теләгән чагында монда да алып килербез. Аралашып торырбыз. Кунакка кайтырсыз. Сезнең нигезегез шунда ич.
Моңа кадәр маңгаен җыерып дәшми торган Ильяс сүзен кыска тотты:
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
60
— Барсын, Рузалия. Теләсә кайтыр. Аны бит куган кеше юк. Әби, ишеттеңме? Мин әйттем.
Шулай итеп, Рифат белән Рәшидә Галиябану әбине туган-үскән җиренә, төшләренә кереп сагындырган мәтрүшкәле урман-кырларына, иркен сулышлы авылына алып кайттылар.
***
Теге Марс дигән адәм без әле очрашырбыз дигән иде, сүзендә торган икән. Беркөнне Рифат каршында кабат пәйда булды ул. Бу юлы ике әшнәсен дә иярткән. Болары да моңа чаклы күренгән бәндәләр түгел иде. Бу бәндә белән йөргәч, кемлекләрен шәйләп була, дип уйлады Рифат.
— Күрәм, чакырылмаган кунаклар килгән икән. Йә, ни йомыш? — Рифат ныклы адымнар белән Марс каршына килеп басты. Ул арада тегеләрнең берсе — тырпаеп торган колак иясе Рифат артынарак шуды. Аның уң кулы кесәсендә иде.
— Безнең йомыш бер инде. Мин аны сиңа әйткән идем. — Марс чистартылмаган вак тешләренең казналарын күрсәтеп елмаеп маташты. — Син, егет, җә авылны ташлап китәсең, җә безгә ай саен өлеш түләп торасың, — дидем бит мин сиңа.
— Китмәсәм?
— Китмәсәң, җибәрәбез. Ну, ул чакны синең кабыргаларың сынык, башың ярылган була инде.
— Мине бик матур киләчәк көтә икән, алайса.
Ул арада Марсның шәүләседәй артта басып торган сакалбай чыгып басты. Рифат «сакал»ның иңбашларына игътибар итте. Аның гәүдәсе шешәгә охшаган иде.
— Өлешләп риза булмасаң, берьюлы түләрсең. Контрибуция! — дип, «шешә» кулындагы кастетын уйнатып алды.
— Контрибуция? Сүзе генә нинди! Егетләр, карагыз, бу ниятегез начар бетәчәк бит. Шуны уйладыгызмы, юкмы?
— Уйладык та менә сиңа шуны әйтергә дип килдек. Ризамы?
Армия хезмәтендә дә берәр катлаулы, киеренке хәл килеп туса, Рифат гәүдәсенең пружина кебек атылырга торганын тойды.
— Юк! Бу беркайчан да булмаячак!
— Алайса, егет, үзеңә үпкәләрсең.
— Мин үпкәләмәм. Ә менә сезгә үкенергә туры килмәсен. Алдан әйтеп куям. Шаярмагыз, мин — спорт мастеры! — Рифатның яңак сеңерләре уйный башлады.
— Хо-хо-хо!
— Хе-хе-хе!
— Хы-хы-хы! Куркыттың. Ә менә безнең Ратмир спирт мастеры.
Артта басып торган «спирт мастеры» кискен хәрәкәтләр вакыты җитте дип уйлады булса кирәк, кинәт кенә кесәсеннән пычак чыгарып, Рифат өстенә ыргылды. Рифат тегеләр белән сөйләшкәндә, күз кырые белән генә аны да игътибарда тоткан иде. «Спирт мастеры»ның кизәнгән кулы астыннан читкә тайпылды да бар көченә тегенең касыгына типте. Теге «дык» итеп бөгелеп төште. Аннан өстенә сикергән Марсны тибеп очырды. «Шешә» бер секунд эчендә ике дустының ыңгырашып тәгәрәп китүен күргәч, җиргә береккәндәй өнсез калды.
— Йә, сине нишләтим, батыр?
— Яр-рар, ярар, — диде «шешә», — бетте, бетте...
Аның теше-тешкә тими, бөтен гәүдәсе калтырана иде.
— Мин Марс әйткәнгә генә килдем. Бер-р-гә үстек, бер-гә укыдык. Яшьтиләр...
— Бик яхшы укыгансыз икән. — Рифат ыңгырашып яткан «яшьтиләргә» карап алды да:
— Әйттем бит мин сезгә, мин спорт мастеры дип. Әйттем бит.
— Әйттең, әйттең.
— Әйдә, торгызыйк үзләрен, алдыгыздан артыгыз матур. Исемең ничек?
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
61
— Зоммер. Әй, Зариф ла. Егетләр Зоммер дип йөртәләр.
Рифат көлеп җибәрде:
— Зоммер? Их син, Зоммер. Яшьти әйтте дип җинаять юлына баскансың лабаса. Йә, боларны нишләтәбез?
Ул арада Марс телгә килде:
— Китәбез. без. китәбез.
— Иптәшегезне җитәкләгез, аңа бик каты эләкте. Пычак белән уйнарга ярыймыни соң, ахмаклар. Кстати, пычагын үземдә калдырам. Эшнең дәвамы була калса, кирәге чыгуы бар.
— Рифат, дәвамы булмас, имансыз китим. Зинһар, зурга җибәрмә инде. Тюрагадан чыкканыма бер генә ел бит минем.
— Җибәрмәм. Егет сүзе. Тик бу җинаятьчел шөгылегезне ташлагыз сез.
— Ярар, ярар. Бетте, бетте. Пычакны бирмисеңмени?
— Юк..
Рифат пычакны кулъяулыгына төреп кесәсенә салды. «Спирт мастерын» җитәкләп, рэкетирлар авылларына титакладылар.
***
Чәчәкле май җитте. Беркөнне Рәшидә иренә:
— Рифат, безнең әткәй нишләп ята икән анда? — диде. — Ялгызына бик читен бит инде аның. Монда алып киләсе иде, ә?
— Үземнең дә шуңа җаным кыйнала, Рәшидә. Әйтеп тә карадык бит. Теге чакта Равил, аннары мин. Юк, ди бит. Картайган көнемдә, кул-аягым йөргәндә, күзем күргәндә, нигеземнән кузгалмыйм, ди. Күрше-тирәм бик ярдәмчел, бик карыйлар, ди.
— Кунакка гына дип әйтеп карыйк. Ерак ара түгел. Ошатса, бәлкем, калыр.
— Шулай итеп карыйк әле, Рәшидә. Рәхмәт яхшы сүзеңә. Галиябану апага да иптәш булыр иде.
Газыйм бабай башта ике аяклап каршы торды.
— Бу яшемдә гомерем узган нигездән кузгалмыйм. Әниегез каберен ташлап, чит-җат җиргә аяк та атламыйм, әйтмәгез дә, — диде.
— Әти, ошатмасаң кайтарып куярбыз. Әйдә әле, безнең тормышны күреп китәрсең. Пич югында бер-ике атнага гына булса да, — дип Рифат картны шактый үгетләде.
— Шулай дисәң генә инде. Кара аны, озакка түгел. Ә кош-кортны, кәҗәләрне нишләтәбез?
— Күршеләргә әйтербез. Кирәк-яракны күпләп биреп калдырырбыз. Кәҗәләреңне алар сава дисең ич. Ул арада гына күз-колак булып торырлар инде.
Газыйм бабайның кунакка җыенуын күршеләре хуплап каршылады:
— Борчылма, бабай. Синең яхшылыкларыңны без гомердә дә онытмаячакбыз. Бар-бар, көндәлек мәшәкатьләрдән бераз арынып тор, — диделәр.
— Ярар инде, алайса, рәхмәт. Мин озакламам, җәме. Исән-имин торыгыз, — дип карт машинага чыгып утырды.
Юлчылар кайтып җиткәндә, Рәшидәнең гөбәдиясе пешеп өлгергән иде инде. Пилмәнен дә салып җибәрде. Галиябану апай, син карый тор инде, дип Рәшидә юлчыларны каршыларга ашыкты. Газыйм абзый әүвәл хуҗалыкны карап йөрде, канәгатьлек белән тамак кыргалап, болдырга күтәрелергә торганда ишектә Галиябану әби пәйда булды. Аны күргәч, Рифат белән Рәшидә бер-берсенә карап, елмаеп куйдылар. Карчык пөхтә итеп кешелеккә кия торган күлмәген кигән, шәл-яулыгын матур итеп иңенә салган иде.
— Әйдә, әйдә, Газыйм абзый, хуш киләсең, — диде ул. — Менә безнең тормышка күз салырсың. Улың белән киленеңә мин рәхмәт укып бетерә алмыйм. Мине үз әниләре сыман карыйлар.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
62
— Шулай булырга тиеш, кем...
— Галиябану булам мин, Галиябану.
— Шулай булырга тиеш, Галиябану. Кемнеке — аныкы, ди халык. Минем балалар алар. Киленгә килгәндә, алар нәселе гомер-гомергә уңган, кешелекле, ярдәмчел булды.
Ашап-эчеп, ял итеп, намаз укып алгач, каралты-кураны, кече инкубаторны да карап чыгарга ниятләде. Андагы чебешләрне, сугымга хәзерләнгән, җитлеккән күрдәкләрне, һәркайдагы чисталыкны ошатып:
— Кул куям мин моңа, кул куям, — дип канәгать калды. — Хәере белән булсын.
Галиябану карчыкны алыштырып куйдылармыни. Рәшидә каенатасының күңелен күрергә дип берәр эшкә тотынса, карчык юк-юк, үзем-үзем, дип кунак тирәсендә бөтерелеп кенә йөрде. Тәһарәт алырга комганга җылы су тутырып, сөлгесен китереп куйды, ашарга утыргач, кыстый-кыстый сыйлады, балын- шикәрен, җиләк-җимешен аның алдынарак күчерде, чәен яңартып торды. Картның коймак яратканын белгәч, аны көн аралаш пешерде. Шулай ярты ай чамасы вакыт узды, карт китү хакында сүз күтәрмәде. Рәшидә дә, Рифат та аның Галиябану апалары белән еш кына капка төбендә сөйләшеп утыруына шатланып йөрделәр. Бәлки калырга риза булыр. Карт монда да тик тора белмәде, карчык белән бергә казык кагып, помидорларны күтәртеп бәйләделәр, аларның төпләрен йомшарттылар, кыярларга су сиптеләр, көлдән селте ясап, карлыганнарны бөҗәкләрдән тазарттылар. Көннәрнең берендә карт яшьләрне шаккатырып болай диде:
— Улым, син бу авылның мулласын алып кил әле, — диде. — Никах укырга диген. Без Галиябану апагыз белән кушылырга булдык. Аннары кайтып китәрбез, вакыт җитте, булды.
— Менә сиңа яңалык! — диде Рифат. — Тиктомалдан гына дип әйтимме соң. Без бит инде син калырсың дип өметләнгән идек. Галиябану апага ияләшеп беткән идек. Үзе дә. Аннары, әти, аның бит үз кызы, үз гаиләсе бар. Алар нәрсә диярләр соң?
— Безнең яшьтә тиктомалдан эшләнә торган эш түгел бу, улым. Үз гаиләсе, дисең. Менә бит сезнең белән яшәргә ризалык биргәннәр.
— Галиябану апа, үзең ни дисең соң?
— Риза ул, Рәшидә кызым. Югыйсә мин сүз күтәреп торыр идемме... Мин бит аны җәһәннәмгә алып китмим. Теләгән чагында мондамы, Казангамы, кайтып җөрер. Икебезгә дә шулай яхшы булыр дип уйлаштык.
— Әти, без бит синең белән бергә яшәрбез, дип өметләнеп торган идек. Ничек була соң инде бу? — Рәшидә яшьләнгән күзләрен сөртә башлады.
— Кушылыгыз, тик монда яшәгез.
— Галиябану, син нишләп авызыңа су капкан шикелле дәшми торасың? Әйт сүзеңне, — диде карт.
— Сез, балалар, каршы килмәгез әле. Ходай шулай язгандыр, — диде карчык.
— Уйлаштык инде без. Төрле яктан уйлаштык. Безнең әти сөялә белгән егылмас дия иде. Яныңда сүз катарлык та кешең булмаганда ялгызыңа бик авыр ул, авыр. Особый ир-атка. Мин риза, савабы да булыр, иншалла.
— Кызың, киявең каршы килсә?
— Аңлашырбыз. Без бит әле үз акылыбызда.
— Ярар инде, алайса. Нишләмәк кирәк. Кайчан телисез, шунда алып килербез, илтеп куярбыз. Ә кышын бездә яшәрсез. Безнең дә менә сезгә шундый шартыбыз бар, — диде Рифат. — Шулай бит, Рәшидә?
— Шулаен шулай да. Кеше ни дияр? Карт белән карчыкны сыйдырмаганнар икән диюләре мөмкин ләбаса.
— Дисәләр диярләр. Кызыл тел ни сөйләмәс, Рәшидә кызым. Гайбәтнең урыны чүплек башында, аңарга шаккатасы түгел.
Шулай итеп, кунакка гына килгән Газыйм бабай туган авылына карчыгын ияртеп
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
63
кайтты. Дәлиле дә нык иде — Ходай Тәгалә безгә уртак ризык язгандыр.
***
Көннәрнең берендә Аликның нияте тәмам ачыкланды. Урамда аяк асты шактый тазарган, нәни күлдәвекләр пыяладай четердәп ватылган көз көне иде. Инде күпләр машиналарының көпчәкләрен кышкыга алыштырып бетергән иде. Тәнзилә дә кышныкын куйдыртырга ниятләде. Тик моны кем эшләр икән соң? Бәлки автосервиска барыргадыр? Гараждан чыгуга, күзе арткы көпчәккә төшкәч, эче жу итте, көпчәк шиңгән иде. Димәк, Тәнзилә аны тагын кайдадыр тишкән инде, шушында ук алыштырырга кирәк иде. Ичмаса, иртән үк эшлекле очрашулар билгеләнгән. Тагын шул каравылчы ирләргә ялынырга калды. Бүген, гөнаһ шомлыгына, тагын шул Алик дигәннәре тора икән. Кәҗәләнмәде тагын, җәйге дүрт көпчәкне дә җәт кенә салдырып, шипланганнарын җәт кенә куйды.
— Рәхмәт, ничә сум бирим?
Хатынның соравына каршы Алик, киерелеп торган иреннәрен колакларына кадәр җәеп, акчадан баш тартты:
— Бу юлы акча алмыйм.
— Аракым юк. Алып килгәч бирермен, алайса, — диде Тәнзилә.
— Аракы да алмыйм.
— Ничек? Бушка эшлисеңмени?
— Бушка дип. Юк, син миңа үзең кирәк.
Тәнзилә ачу белән Аликның йөзенә текәлде.
— Син миңа, матур апай, үзең кирәк. — Аликның шома күзләре ялт-йолт итте. — Үзең кирәк, үзең. Түләү натуралата.
Бу интим якынлыкка ишарә, чиксез йөгәнсезлек, оятсызлык иде. Бераз телсез калып торгач, Тәнзилә аңга килде:
— Ничек сиңа оят түгел! Кагыласы булма! Бу бит, бу бит җинаять! Башың
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
төрмәдән чыкмаячак бит синең, җир бит, — дип, ул ярсуына ирек бирде. Алик мыскыллы елмаеп тыңлап торгач:
— Зря ярсыйсың, матур апай, — диде. — Ташла әле син моны. Ә төрмә дигәндә анда мин түгел, үзеңнең утыруың мөмкин. Әйе, әйе. Әгәр шулай кәҗәләнеп торсаң!
Аликның бу сүзләре гараж стенасыннан кире кайтып, шомлы киноларда гына була торган кайтаваз булып яңгырады. Бу нинди көн булды соң, ә? Ниндидер йолкыш аңа, Тәнзиләгә, төрмә белән яный!
— Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме соң синең?
— Бик тә ишетә, апаем. Алайса, әйтим инде. Теге уйнашчы кыз үлгән көннән алдарак син монда нинди машина бушатып йөрдең? Гаражыгызда кем белән үбешеп тордың, ә?
Тәнзиләнең башына күсәк белән суктылармыни, сыгылып төште. Буш банкалар тулы мичкә өстенә утырмаса, ул, мөгаен, идәнгә үк авар иде. Банкалар шыксыз тавыш чыгарып шыкырдады. Кайсыдыр ватылды да бугай. Тәнзилә аркасына кайнар тир бәреп чыкканын тойды, ә шулай да икенче мизгелдә үзен-үзе кулга алды.
— Син нәрсә лыгырдыйсың? Нишләп, ничек монда йөрим, — диде ул.
— Мин ич ул көннәрдә Мәскәүдә идем.
— Мәскәүдә, Мәскәүдә... Яныгыздан мин кат-кат узып киттем. Мин Мәскәү номерларын бик яхшы беләм. Үзең Мәскәүдә. Ә монда синең өрәгең йөргән идемени? «Кинога» төшеп? — Аликның тавышы зәһәр яңгырады.
— Нинди кино? Син саташасыңмы әллә?
— Ярар, ярар, — диде Алик, тавышын акрынайтып. — Син бүген тәртәгә тибәсең. Ә иртәгә риза булырсың, иртәгә булмаса, берсекөнгә. Мин көтәрмен. Гаражларга килгән-киткәннең бөтенесе охрана видеотасмасына язылып бара. Ә теге көнгеләре миндә. Тикшерүчеләр сораганнар иде, без аларны боздык инде, дидем.
Тәнзиләнең бөтен гәүдәсе калтыр-колтыр килә башлады. Ул диванга сыгылып төште. Алик моны үзенчә аңлады, аның куллары җитез генә хатынның итәк астына үрелде.
***
Беркөнне Равил урамда Саимәне очратты. Хәл-әхвәлне белешкәч, ул Равилнең калкып чыккан яңакларына карап:
— Син картая төшкәнсең, димме. Ничек яшисең, өйләнмәдеңме әле?
— дип сорады.
— Тормыштан зарланмыйм ла, анысы, — диде Равил.
— Шулайдыр, бик ыспай күренәсең. Зиләңне сагынмыйсыңмы соң?
— Сагынып нишлисең. Икебез ягыннан да хата булды инде, булды. — Равил көрсенеп куйды.
— Беркөнне Зилә янына кергән идем әле. Сөйләшеп утырдык. Кайларда, ни эшләр бетереп йөри икән, ди. Ярый әле, утыртып куймадылар, ди. Әй, юләрләр, юләрләр сез.
— Ә үзенең хәле ничек? Эшләре әйбәт барамы?
— Эшем ару, ди. Тик әнисе бик борчый икән. Картайган, Тәнзилә янына күчәсе килә икән. Хәтере бик начарайган. Аны карарга калсам, миңа эшне ташларга туры киләчәк, ди Тәнзилә. Квартирын сатып, картлар йортына урнаштырмый булмас ахрысы, ди. Җә, ярар, хуш.
Шуннан бирле Равилнең миен бер уй чокый башлады. Саимәне әллә Тәнзилә җибәрдеме икән? Әллә барып өзелгәнне ялгап караргамы? Көне белән күңеле
3. «К. У.» № 6 бар, сөйләш, ди, ул да түгел үзгәреп тә куя — йөрмә, бер киселгән икмәк ябышмый, ди. Шулай шактый ара изалангач, барырга, сүз катып карарга ниятләде. Куа икән кусын, нәрсә югалта соң ул? Югалтасын югалткан инде.
Таныш баскычлар буйлап менгәндә аның йөрәге күкрәгеннән чыгарлык булып тибә башлады. Кыңгырау төймәсенә басыйммы-юкмы дип шактый икеләнеп торды.
65
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
Ул арада эчтән чыркылдап көлгән таныш тавыш яңгырады. Әйе, Зилә өйдә иде.
— Кем бар анда?
Равилнең теле аңкавына ябышты да куйды. Тотлыга-тотлыга көчкә генә:
— М-мин... әле бу... Равил, — дип әйтә алды.
Бикләр чалтыр-чолтыр килде, ишек яртылаш ачылды. Анда Тәнзилә пәйда булды. Аның йөзенә чиктән тыш гаҗәпләнү, аптырау билгеләре йөгерде. Хатын әле Равилгә, әле коридорга борылды, хәтта баскан урынында таптанып алды.
— И-и-сәнме, Тәнзилә? Керергә мөмкинме?
Тәнзилә артында, коридорның ары башында трусиктан гына бер ир заты калкып чыкты:
— Кем бар, матур апай? Вакытлы-вакытсыз кем йөри?
Йа, Хода! Бу теге гараж кооперативы каравылчысы Алик түгелме соң?
Әйе, ул кеше чыннан да Алик иде. Равил өнсез калды. Бу мизгел аңа үзе бер гомер булып тоелды. Ул ихтыярсыздан шаркылдап көлә башлады, аннары башын чайкый-чайкый, абына-сөртенә баскычтан аска ташланды. Борылып карамаса да, ул үзен тәрәзәдән озак күзәтеп калуларын баш чүмече белән тойды.
***
Равил бер мәлне массаж ясаучы кызлар арасында Тосяны — Тәскирәне күрде. Кыз үзе дә елмаеп аңа карап алды. Шуннан соң алар кунак йортында очрашканда, ерактан гына бер-берсен сәламләп йөри башладылар. Беркөнне саунада Равил аңа сүз катырга да теләгән иде, кыз бармагын иреннәренә тидереп алды. Бу кисәтү иде. Монда хезмәт итүчеләргә авызларын йозакта тотарга әмер бирелгән. Официантлар, пешекчеләр чукрак-телсезләр шикелле, авызларыннан сүз чыкса да, «әйе», «юк»тан башканы белмиләр иде. Роберт Равилгә дә баштан ук биредә күргән-белгәнеңне шунда ук оныт, диде. Баштарак Равил моңа артык игътибар итмәсә дә, тора-бара күңеленә шом керә башлады. Кая килеп эләкте соң ул? Дөрес, кафеда эш үз уңаена тәгәри, Роберт та канәгать, чөнки килгән файданың үз өлешен төгәл алып бара. Тик аның кунак йортына кешеләр алып килүе ешайганнан ешая гына бара. Үзләре белән яшь кызлар алып килүчеләр дә бар. Эчәләр, шаулашалар, бәхәсләшәләр. Ярым шәрә килеш холда шахмат, карта уйныйлар, иртәнгә чаклы бильярд туныйлар. Үзәк кунаклары белән район башлыклары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, бизнесменнар, зур сәнәгать предприятиесе җитәкчеләре дә күренгәч, Равил бизнес белән хакимият йомгагы тыгызлана баруын, илдә коррупциянең тирәнәйгәннән тирәнәюен аңлады. Кунакларның кәефен күреп хәлдән тайган көннәрдә Равил үзенең кайчан, ничек мунчачы, арка юучыга әйләнеп калуы хакында уйлый башлады. Китәргә! Тик ничек? Бәлки, тотарга да Робертның үзенә турыдан-туры әйтергәдер. Исәнлегем какшый башлады дияргәдер. Равилнең бу ниятен Роберт чыраен җимереп каршылады.
— Ташла син бу уеңны, — диде. — Җайланып киткән тормышыңнан туя башладың мәллә? Шуны бел, дус кеше: безнең арадан, безнең системадан чыгу керүгә караганда да катлаулырак.
Робертның күзләреннән усал дулкыннар сибелде. Шуңа күрә Равил әлегә сүз кузгатып тормаска булды. Ничек диде бит — чыгу керүдән дә авыррак, диде. 66
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
3.* 66
Әйе, бар икән хәлләр... Бермәл аның үзенә хәтле кафе мөдире булып эшләгән егетне очратуы хәтерендә яңарды. Егетнең күз төпләре күгәргән, таякка таянып, бик нык аксап, көчкә-көчкә генә атлап бара иде. Равил аптырап:
— Сиңа ни булды? Авариягә очрадыңмы әллә? — дип сорады.
Егет нидер әйтмәкче иде, кире уйлады бугай:
— Әй, сорама! — дип кулын гына селтәде.
«Системадан чыгу керүгә караганда да катлаулырак» дигән сүз шушы буламы икән әллә? Йа Хода!
***
Тагын бер ел узды. Равил чын-чынлап кафедагы эштән китәргә кирәк дигән уйга килде. Хәер, кунак йортындагы вазифаларыннан баш тартса, аны болай да кафедан очырачакларын аңлый иде. Тик кая барачак соң ул? Аның кемгә кирәге бар? Энесе әнә үз урынын тапты. Үзе яраткан хатынга өйләнеп, күрдәк хуҗалыгы корып, матур гына тормыш итеп ята. Ә Равил үзе һаман юлда. Юлы нинди диген әле! Бу турыда уйлаганда, аның йөрәге дөп-дөп тибә башлый. Бу шайтан оясыннан ничек котылырга, ничек? Ниһаять, ул Роберт белән катгый сөйләшеп, араны өзәргә дигән нәтиҗәгә килде. Ни булса, шул булыр!
Бу уйга аны көннәрнең берендә Тәскирә белән көтмәгәндә очрашып сөйләшү этәрде. Ул көнне Тәскирә буш иде. Бу чибәр татар кызын күргән саен, Равилнең йөрәге әрни иде. Кызның ялгыз гына ял бүлмәсенә кереп киткәнен күргәч, Равил аның артыннан атлады.
— Равил абый, кирәкми, чыгыгыз, зинһар, — диде кыз. — Күрсәләр, миңа волчий билет. Сезгә дә рәхмәт әйтмәсләр. Сез дә бит «обслуживающий персонал».
— Минем бернинди начар уем юк, сеңлем. Син шундый чибәр, чын татар кызы. Буең-сының димме, йөзең димме. Килмәгән җирең юк. Мин сине тәүге күрүемдә үк ошаткан идем. Чибәр син, бик чибәр.
— Равил абый, зинһар, чыгыгыз инде. Кызганыгыз, күрсәләр, эш харап.
— Тәскирә, сеңлем, бернинди начар ниятем юк, дим ич. Шуны гына әйтәсем килә. Кит син моннан, чык бу юлдан. Әрәм булма! Әти-әниең белсә, кара кайгыга төшәр!
Тәскирәнең күзеннән чәчрәп яшьләр чыкты:
— Әти-әнием юк минем, абый. Ятимә мин. Әби-бабай карамагында үстем, беркемем дә юк.
— Алай икән. Ничек мондый юлга бастың соң, сеңел?
— Тормыш бастырды, Равил абый. Ятимә тормышы. Ә син, син үзең, Равил абый? Ярар, мин ятимә кыз бала, ә син? Безнең аерма шунда гына: син ир кеше. Үзең монда нишләп йөрисең? Ә? Тап-таза ир! Кунакларның кыланмышларыннан еш кына йөзеңә ачу чыкканны мин күрәм бит.
Үтерде Тәскирә, үтерде. Дөреслекне ярды да салды. Чыдасаң чыда, чыдамасаң, әнә агач ботагына бау эл дә. Тьфү, тьфү. Юк инде, Тәскирә сеңлем, мин барам да Робертка барын да ачып салам!
Роберт аны ачулы каршылады:
— Кайчан да бер кыякларга йөргәнеңне күптән аңладым. Ярар, китәрсең. Кисәтеп куям — телеңне тыя бел.
— Могила!
— Кафедан да китәсеңне аңлыйсыңдыр инде. Шулай да яңа кеше тапканчы анда йөреп тор. Исәп-хисапны аның белән бергә ясарсыз. Син бит матди җаваплы кеше.
Равил гаҗәпкә калды:
— Мине алганда, бернинди актлар төзеп тормадык ич. Миннән алдагы мөдир китте дә барды.
— «Китте дә барды!» Кудым мин аны, кудым! Кудым! Ә син үзең китәсең.
— Шулай булгач?
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
67
— Раз на раз не приходится. Акт, опись белән хуҗалыкны тапшырырсың да дүрт ягың кыйбла.
Бу сөйләшүдән соң ике атналап вакыт узып китте, яңа кеше һаман күренмәде. Равил хуҗага янә теләген исенә төшерде. Роберт караңгы чыраен ачмыйча гына:
— Син эшләгән арада йөзләп тарелка ватылган... Өч йөзләп кашык югалган. Бәясен түләргә туры килер, — диде.
— Мин ватмадым, мин урламадым ич аларны, — диде Равил. — Списать итеп булмыймыни?
Роберт шактый озак дәшми торгач:
— Син яңа шартларда яшәвеңне һаман аңламыйсың икән, — дип өстәде.
— Хәзер үзмилек хөкем сөрә.
***
Кафе хезмәткәрләре белән җыелышып тиешле акчаны бухгалтериягә кертеп биргәч, Равил янә Роберт ишеген какты. Хуҗа тагын бер-ике атна көтәргә кушты. Шулай ай ярымнар вакыт узгач кына Роберт Равилне чакыртып алды да кафеның яңа мөдире белән таныштырды.
— Менә Михаил Сергеевич, бөтен тапшыру-кабул итү эшләрен җиренә җиткереп эшләп бетерегез. Шуннан соң, Равил, китә аласың. Без монда фикер алыштык, сине тоткарларлык сәбәп күренми, диделәр. Ярар, барыгыз.
Михаил Сергеевич дигәннәре артык вак кеше булып чыкты, алыш-бирешне ике атнага сузды, һәрнәрсәне энәсеннән җебенә хәтле тикшереп бетергәч кенә обходной актка кул куярга мөмкинлек туды. Равил Роберттан кунак йортында калган вак-төяк әйберләрен алып кайтырга рөхсәт сорады. Роберт бар инде, бар, Тосяң белән хушлашып кайт, дип көлемсерәде. Аннары:
— Синең, Равил, үзеңә хәтле эшләгән мөдирне очратканың булдымы?
— дип сорады.
— Бер мәртәбә урамда очраткан идем. Артык сөйләшеп тормады, кулын селтәп, аксый-туксый тиз генә китү ягын карады.
— Алайса акыл кергән икән үзенә, — дип Роберт канәгатьләнеп калды.
Аннары урынлы-урынсыз тагын өстәп куйды. — Онытма, Равил. Авызың йозакта булсын.
Равилнең вак-төяк әйберләр салган сумкасын тикшергәннән соң, «сумала капкан егетләр» дәшми-нитми аны кунак йорты капкасыннан чыгарып җибәрделәр. Көтеп торган машина янына килеп җиткәндә:
— Равил абый! Равил абый! — дип кычкырган тавышка борылып караса, үзенә таба йөгереп килгән Тәскирәне күреп алды. Кыз килеп тә җитте, муенына да сарылды.
— Китәсеңмени, Равил абый?
— Китәм, китәм, сеңлем.
— Ә мин?! Мин нишлим? Ә?
Равил аптырап, ни әйтергә белми торды.
— Равил абый, алып кит син мине! Зинһар, алып кит! Мин сиңа гомеремә турылыклы хатын булырмын!
Тәскирәнең күз буяуларын юып аккан ачы яшьләре Равилнең йөрәген тетрәндерде. Ул кызны биленнән кочаклап алды:
— Алайса, әйдә, сеңлем, алда күз күрер.
***
Эш белән Казанга килгәч, Рифат абыйсының фатирына сугылды. Соңгы вакытларда эше күп булды, абыйсын да күптән күргәне юк иде инде. Подъезд ишегендәге кнопкаларга басарга гына торганда, ишек ачылып китте, аннан чыккан алтмыш-алтмыш биш яшьләрдәге хатын-кыз Рифатка чүт кенә килеп бәрелмәде:
— Гафу итегез, куркыттым бугай, — диде Рифат. — Равил Әкбәров шушы
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
68
подъездда яши бит, әйеме? — Рифат хатынны тизрәк тынычландырырга теләде.
— Сез аның кеме буласыз? Күзгә-башка күренгән кеше түгелсез? — Хатынның уяулык күрсәтүе иде бугай.
— Энесе булам, энесе. Шикләнмәгез, — диде Рифат.
— Шикләнерсең шул, — дип хатын Рифатны баштанаяк күздән кичерде.
— Телевизор ачсаң, туктаусыз сак, сизгер булыгыз, шикле кешеләрдән, шикле әйберләрдән сакланыгыз, дип тәкрарлап кына торалар. Транспортка утырсаң, тагын шул хәл.
— Сез хаклы, ханым, хаклы. Уяулык хәзер бик кирәк. — Рифат хатын сүзен җөпләде. — Өйдә микән, юк микән? Абыйны әйтәм.
— Өйдәдер, бу арада гел өйдә күренә. Өйләнергә дә йөри бугай әле.
Рифат ничек алай, каян беләсез, кайчан дип берьюлы әллә ничә сорау бирергә авызын ачкан иде дә моның урынсыз икәнен чамалап өлгерде. Чыннан да, күрше хатын аларга ничек җавап бирсен инде. Звонок төймәсенә басуга, эчтән Равилнең:
— Кем бар? — дигән тавышы ишетелде.
— Абый, мин бу, мин, Рифат. Ач әле.
— Пай, энекәш, син икәнсең! Кер, кер әйдә! — Равил ихлас шатланды.
— Үзем дә сагынып тора идем. — Аннары бүлмә ягына борылды:
— Тәскирә, күрен әле, күрен. Энем белән таныштырыйм әле.
Ишектә өстенә озын матур бизәкле халат кигән, башына ап-ак яулык бәйләгән урта буйлы, күзгә бәрелеп торган чибәр йөзле, зифа гәүдәле кыз пәйда булды.
— Менә Тәскирә була бу. Роберт Зарипов хуҗалыгында бергә хезмәт иттек. Зияле буендагы кунак йортында. Ә бу энем Рифат, таныш булыгыз.
— Исәнмесез, Рифат абый. Хуш киләсез, әйдә узыгыз, уз. Гафу итегез, кулым камырлы. Равил абый, әйдә, кунакны залга чакыр. Мин пәрәмәчләрне пешереп бетерим дә чәй эчәрбез, — дип, Тәскирә янә кухняга юнәлде.
Кыз Равил абый дигәч, Рифатка сораулы караш ташлап алды. «Өйләнергә йөри... Равил абый...» Энесенең карашын тотып алган Равил:
— Менә шулай. Аңлатырмын. Әлегә үзем дә белеп бетермим, — дип куйды.
Рифатның тәҗрибәле күзе һәркайдагы чисталыкка, пөхтәлеккә игътибар итте. Хатын-кызның кулы тимәсә, почмакларга пәрәвез куна, плинтусларга тузан катламы җыелып ята. Ә монда барысы пөхтә, сөртелгән, ялт итеп тора. Рәшидә кебек Тәскирә дә уңган икән, дип уйлап куйды Рифат. Кызарып пешкән сусыл пәрәмәчләр янына катык куеп сыйлагач, аның йөзендә елмаю киңәйгәннән киңәйде. Кыз күрмәгән арада ул абыйсына баш бармагын күрсәтеп, хуплавын белдереп алды. Равилнең иңбашларын сикертеп куюын гына аңламады.
Тәскирә ирләрне сыйлаганнан соң кинәт кенә:
— Рифат абый, сез барыбер безнең мөнәсәбәтләрне Равил абыйдан сораячаксыз. Әйтегез әле үзенә, ун еллык яшь аермасы әлләни зур түгел ләбаса. Шулай бит? — диде. Аннары Равилгә борылды. — Равил абый, син энеңә яшермичә барын да сөйләп бир. Мин чыкмыйм, икәвегезгә генә сөйләшергә уңайрак булыр.
— Ах, син акыл иясе, — дип көлде Рифат. — Алайса, әйт әле, үзең ун яшь зур аерма түгел дисең. Үзең һаман Равил абый да, Равил абый?
— Шулай ияләшенгән инде.
— Ә мин ихтирамнан дип торам.
— Анысын ул үзе белә. Кыз бала үз язмышын ихлас күңелдән ихтирам итмәгән ир заты белән бәйли алмый дип беләм мин.
— Ун-унике еллык яшь арасы һич тә киртә түгел. Хәзер картаеп беткәннәр дә яшьләргә өйләнә, кияүгә чыга. Бу мәсьәләне үзегез хәл итәрсез дип уйлыйм. Ә мин сезгә исәнлек-саулык, бәхет телим.
— Ә бәхет нәрсә соң ул, Рифат абый?
Рифат кызның матур йөзенә шактый озак карап торды. Шагыйрь Мөхәммәт Садри бәхетне сөекле ярың булу дип аңлата. Икенче бер шагыйрь, бәхет ул күп канатлы,
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
69
шуның берсе — тәүфыйк, ди. Бу тирән фәлсәфи сорауга һәркемнең үз җавабы бардыр, күрәсең. Рифатның да бар, тик әлегә тикле беркемгә дә әйткәне юк иде.
— Бәхет ул, минемчә, бәхетсезлекләр булмау. Якыннарыңның берәрсе авырып китсә, бу — бәхетсезлек. Эшсезлек — бәхетсезлек. Мохтаҗлык — бәхетсезлек. Эчүчелек тә шулай ук. Менә шундый хәлләр җаныңны әрнетеп тормаса, шул инде ул бәхет. Аңлата алдыммы, Тәскирә?
— Ә ятимлек?
— И-и, аннан да авыр бәхетсезлек юктыр инде.
Тәскирә бераз башын иеп торгач, нәтиҗә ясап куйды:
— Халык, бәхет ул җан тынычлыгы, дип юкка гына әйтмидер шул.
Сүзгә Равил кушылды:
— Безнең җан тынычлыгы чамалы гына әлегә. Мин кафедан киттем бит. Менә эш табу мәсьәләсе килеп басты.
Озатырга чыккач, Равил энесенә эчен бушатты.
— Тәскирәнең сиңа карап торуларына, йөзендә нурлар уйнавына игътибар иттем, ул сине ярата дип уйлыйм мин, абый, — диде Рифат. — Кешенең күз карашы бик күп нәрсә турында сөйли. Тәнзиләң түгел бу кыз, юк.
— Авызың бер пешсә, салкын суны да өреп кабасың, энем. Ялгызлык та бәйрәм түгел...
— Бәхетне дә җан тынычлыгына бәйләде. Җаны җылыга сусаган аның. Үзе бик уңган да күренә.
— Дөрес. Минем буйдак тормышымны гөл иттерде.
— Ятимлек дип бая юкка гына әйтмәгәндер. Кемнәре бар соң?
— Бабасы белән әбисен генә белә. Әтисен бөтенләй хәтерләми. Әнисе аны ике яшендә калдырып, Ташкент ягына китеп барган да шунда яшәп калган.
— Дөрестән дә, ул ятимә икән. Әйтәм йөзендә моңсулык чалымнары шәйләнә.
— Урта мәктәпне алтын медальгә бетергәч, Казанга килгән, тик медицина институтына керә алмаган.
— Татар мәктәбен бетергән авыл баласына кая инде ул рус телендә дәүләт имтиханы бирү. Ә ятим балага түләүле уку турында уйларга да юк.
— Шулай шул. Ятим булмаса да, сиксәнешәр-йөзәр мең сум акча авыл кешесенә каян килсен, абый.
— Эш эзли торгач, «Арена» дигән төнге клубта савыт-саба юучы булып эшли башлаган. Андагы стриптиз кызларының берсе бик матур җырлый иде, ди. Аңа кушылып җырлый башладым, ди. Тәскирәнең тавышы бик матур.
— Шуннан күреп алганнардыр инде алайса.
— «Олы юлның тузаны» дигән җырны теге Роберт Зарипов бик ошаткан икән. Тәскирәне массажистлар курсына урнаштырган.
— Аңлашылды. Шуннан ул аны Зияледәге кунак йортына йөртә башлаган, димәк.
— Әйе, Робертның тозагы нык аның. Яхшы түләгән. Роберт ярдәмчел зат ул. Тик аның ярдәме кыйммәткә төшә. Үзем дә татыдым. — Равил тирән итеп көрсенеп куйды. — Әлегә бер массаж салонында эшләп йөри.
— Абый, без болай итик әле. Әйдәгез, безгә кайтып бераз ял итегез. Без дә Тәскирә белән якынрак танышырбыз. Безнең тормышны күреп китәрсез. Миңа да киңәш кирәк. Без авыллы-шәһәрле яшибез, үзең беләсең. Сезнең эш турында да уйлашырбыз. Мин квартирага барып аласы әйберләрне алыйм да янә сезгә кагылырмын.
Тәскирә бу тәкъдимгә балаларча сөенде. Аның тиз-тиз генә җыена башлавын күргәч, Равил:
— Ашыкма әле, сеңел. Рифат әле квартираларына барып киләм, диде.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
70
— Мин дә кибеткә чыгып керим. Кунакка буш кул белән бармыйлар.
— Молодец!
— Әйдә алайса, мин дә синең белән барам.
***
Равилләр авылда өч атналап кунак булдылар. Рәшидә белән Тәскирә сөйләшеп туймадылар. Кунак кызына бакчадагы чәчәклек аерата ошады. Хуҗабикәгә ул һәр эштә булышып йөрде, бернәрсәдән дә тартынып тормады, идәнен дә юды, керен дә уды, бакча эшендә дә калышмады. Күрше Нәкыя күзәтеп йөргән икән кунак кызының уңганлыгын, пөхтәлеген бик ошатып, ут икән бу кыз, ут икән, дип мактап чыгып китте.
Вакыт-вакыт Тәскирәнең ялгызы гына моңсуланып утырганын күреп, Рәшидә, бер мәлне:
— Алла бирсә, тиздән сезнең дә тормыш рәтләнеп китәр. Бергә-бергә рәхәтләнеп яшәрбез, килендәш, — диде.
— Килендәш түгел шул, Рәшидә апа, — диде Тәскирә.
Тегесе аптырый калды:
— Ничек инде?
— Белмим. Равил абый суза да суза. Без бит өйләнешмәгән.
... Бу хакта Равил белән алар арасында сүз булган иде инде. Равил кулындагы китабыннан аерылып, карашын бер ноктага төбәп уйланып утырган Тәскирә янына килде дә кулын иңенә салды.
— Сеңелкәй, ник тагын моңаеп утырасың? — диде.
Тәскирә борылмыйча гына аңа сыенды:
— Әби белән бабай һаман күз алдымда. Төшемә дә борчылып керәләр. Аларны бик сагынам. Ялгызлык бәласе инде.
— Ә мин? Мин?
— Синме? Син дә һаман читләшәсең. Мин кем монда?
— Тәскирәкәй, ничек кенә аңлатыйм икән, кадерлем. Йөрәктәге яралардан һаман кан саркып тора бит. Үземнең генә түгел, синең дә ялгышуыңны теләмим мин. Кабат-кабат.
Тәскирәнең без бит язылышмаган да, дигән сүзе Рәшидәне аптырашта калдырды. Бергә яшә дә аерым йокла. Ничек була соң инде бу? Рәшидә чыдамады, җаен туры китереп, Равилгә сүз катты:
— Равил абый, син нишләп безнең тормышка борын тыгасың дип ачуланма әле. Тәскирә менә дигән татар кызы. Күңеле саф, уңган-булган. Теге таш курчак түгел. Бөтен күңеле белән сиңа тартыла. Еш кына шундый моңсулана ки, балам кебек башыннан сыйпыйсым килә.
Күрә Равил, күрә. Аның да күкрәгендә таш түгел ләбаса, кайнар йөрәк. Аның да күңелендә әллә кайчан Тәскирәгә җылы хисләр уянды. Тик әле кайчан гына бөтен тормышын көл иткән янгынны ничек онытасың? Хикмәт аның үзендә түгел, Тәскирәдә бит. Ул ялгышмыймы икән? Яшь бит әле. Тора-бара Равил башыннан үткәннәрне телгә ала башласа... Равил үзе дә күптән инде барын да уртага салып сөйләшергә йөри дә, тик кинәт кенә бары да өзелеп китсә нишләр? Рәшидә әйткәч, сөйләшми дә булмый. Ниһаять, Равил кызга барча уйларын ачып салырга җөрьәт итте.
— Мин синең җаның кыйналганын күрми дип уйлама, сеңел, — диде ул.
— Минеке артыграк та кыйнала. Кешенең үткәне койрык шикелле гомере буена артыннан ияреп йөри. Беләсең ич, мин өйләнгән идем. Яратып өйләндем дип уйлый идем. Чынында матурлыкка сокланып, ихлас ялгышканмын икән. Хатыным бик чибәр иде. Курчак кебек. Ә эчтән. Тормыш арбасын да бер максатка тарттык дип
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
71
ышана идем, алай булмаган икән шул. Икебезгә ике кыйбла булып чыкты. Салкынайганнан салкынайдык. Аннан инде бүтән хаталарга да ерак калмады.
Тәскирә сүзне бүлдерде:
— Равил абый, мин барын да беләм. Син кафега урнашуга, хатын-кыз халкы әллә кайлардан төпченеп өлгерде. Читләшеп йөрүең нәрсәдән? Син мине уйнаш кызга санап йөрисең мәллә? Ялгышасың, Равил абый. Зиялегә барып йөргән кызлар арасында кем генә юк. Үзең дә беләсең. Күбесе бүләккә сатыла иде
— норка тунга, алтынга, квартиралы булырга йөрүчеләр дә бар иде. Күрдең, минем норка туным да, алтын-көмешем дә юк. Беркемнең кочагына кермәдем. Кунакларга массаж гына ясый идем. Роберт мине күпме күндерергә маташты, үгетләде, куркытып та карады. Бирешмәдем.
Равил кызны күкрәгенә кысты:
— Тәскирә, кадерлем. Син фәрештә бит, җаным. Беләсеңме шуны? Фәрештә. Син минем таш булып катып барган күңелемне кузгаттың, бозын эреттең. Тик..
— Нәрсә «тик»?
— Минем баштан узган хәлләр уртак тормышыбызда йөрәгеңне кимереп ятмасмы? Мине битәрләмәссеңме? Мин бит гел шуны уйлап йөрим. Ә син аны читләшү дип кабул иткәнсең.
— Мин сине йөрәк түремә ничек бар, шулай алдым, Равил абый. Калганы синнән тора.
— Бу минем өчен әйтеп бетермәслек шатлык, кадерлем. Алайса, без менә дигән гаилә корабыз, акыллым.
— Ярар, мин риза, Равил абый. Ә син мине ташламассыңмы?
Менә тагын Равилнең йөрәге упкынга төшеп киткәндәй булды. Әнә ниләр уйлап моңсулана икән ятимә кыз. Ә ул, ир кеше, үз борчуларын алга куеп, якын кешесенең рухи халәтенә, күңеленә кадалып торган боз сөңгеләренә игътибарсыз йөргән. Табылган Алланың кашка тәкәсе. Нишләп без, ирләр, вакыт-вакыт шундый мәгънәсез булабыз икән?
— Тәскирә, җаным. Мин сине исән чагымда беркайчан да ташламам.
— Равил күңеленнән ташыган сүзләрен тагын әйтергә теләгән иде, тик нык дулкынланудан сүзләре тамагына төер булып утырды.
— Рәхмәт, Равил абый. — Тәскирә кочакта эреде.
.Инде килешенгән булса да, алар тагын загска бара алмадылар. Тәскирә эшеннән күзләре ничектер сүнеп, йөзе күксел төскә кереп, күңелсезләнеп кайтты. Равил аптырады:
— Тәскирә, акыллым, сиңа ни булды? — дип янына килеп утырды. — Моның берәр сәбәбе бардыр, әйт әле.
— Ни дип әйтергә дә белмим, Равил абый, — диде кыз.
— Һаман абый дисең. Җитәр инде. Мин сине үз итеп, яратып өлгердем. Киләчәгемне синсез күз алдына да китерә алмыйм. Язылышырга барабыз дип йөргәндә тагын күңелсезләнәсең.
Тәскирәнең башы салынып төште, ул сулкылдый ук башлады.
— Ник елыйсың? Әйт инде... Мин бит ихлас күңелемнән...
Тәскирә башын чайкап куйды:
— Юк, Равил абый. Без бергә була алмыйбыз.
Равил торып басты да арлы-бирле йөренде.
— Һич аңламыйм, Тәскирә. Шундый матур яшәп киткән идек. Аңлат әле, зинһар. Каян килде бу үзгәреш?
Тәскирә сулык-сулык килеп Равилгә борылды:
— Мин сезнең кибеткә кереп, элеккеге хатыныңны күреп чыктым.
— Ә-ә, менә нидә икән хикмәт?!. Ниләр сөйләде? Мине пычраткандыр инде?
— Ник мин аның белән сөйләшеп торыйм?! Сөйләшмәдем. Ул мине белми.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
72
Читтән генә карап тордым да чыгып киттем.
— Кәефең шуңа киттеме? Ярар, күрдең, ди.
— Ул шундый чибәр икән. Бик. Син аны оныта алмаячаксың. Сез яңадан кавышачаксыз.
— Тәскирә, кадерлем. Безнең ара мәңгегә өзелгән. Күкрәк читлегендә пыскып яткан кисәү башлары гына калды. Аны чибәр, дисең. Әйе, чибәр. Ә син мең мәртәбә чибәррәк. Сәбәбе шул гынамы?
— Әйе.
Равил Тәскирәнең башыннан сыйпады:
— Әй, юләрем! Мин бит әллә ниләр уйлап өлгердем. Син минем иң якын кешем. Мин сине беркемгә дә бирмим. Туганнарым да сине ярата, якын итә. Эмир яныңнан да китми. Җә, киттекме загска?
Тәрәзәдән төшкән кояш нурыннан Тәскирәнең күзләре камашып китте.
— Әйдә!
***
Беркөнне иртән Равил:
— Ярар, энем, бик зур рәхмәт. Бик яхшы кунак иттегез, безгә инде китәргә вакыт, — диде. — Сезнең тормышка без бик шат. Хәтерлисеңме, теге чакта син авыл, авыл дип авыз суыңны корыткач, мин ул якка карама инде, дигән идем..
— Хәтерләмичә.
— Ялгышканмын мин. Монда бөтенләй икенче вазгыять. Һаваны гына истә тотып әйтүем түгел. Авыл әхлакый яктан да күпкә өстен. Тик монда да наркота, эчүчелек канат җәеп килә. Теге көнне кызмача килгән егетне кисәтеп бик дөрес иттең.
— Шәһәргә якын булу бер яктан әйбәт. Икенче яктан, атна саен ялга кайтып, туган-тумачаларын хәмер белән сыйлап йөрүчеләр дә җитәрлек. Авыл хезмәте шәһәрнеке кебек түбә астында гына түгел бит. Ярар, син ниндирәк эшкә урнашырга телисең соң?
— Мин хәзер укытучы була алмыйм инде. Тәскирәне дә юньлерәк эшкә урнаштырасы бар әле.
— Уңган кыз икән ул, абый. Бәхетле генә яши күрегез инде. Арагызны законлаштыруыгызга мин бик шат. Югыйсә, гражданский брак дигән нәрсә гаилә, булачак балалар алдында җавапсызлык дигән сүз бит ул.
— Сузылды шул. Тәнзилә белән булган хәлләр искә төшә дә сискәнеп китәм. Шуны ачыкладым әле: ул бит миңа беркайчан да яратам димәгән икән. Нәрсә карап йөргәнмендер мин.
— Ярар, абый. Башыңны катырма. Үкенүдән ни файда? Узган эшкә салават, ди әти. Кара әле, абый. Сиңа бер сүз әйтим әле. Әйдә, сез дә монда кайтыгыз. Бергәләп яшик. Теләсәң, әнә кибет ачып жңбәр. Тәжрибәң бар.
— О, юк. Сәүдә дигән нәрсәдән гарык мин. Әти дә аны өнәмәде. Эш түгел ул, ди.
— Син аны аңламагансың, абый. Ул бит бүтән нәрсәне истә тота. Сату- алу дигәндә, арзанракка алып кыйммәтрәккә сатуны яратмый. Ә без үзебез жңтештергәнне сатарбыз, дим. Әти әйтмешли, үз күкрәк көчебез белән. Бу бит икенче нәрсә... Башлаган эшне бергәләп киңәйтик.
— Дөрес. Бу инде төптән уйлаганда, элеккечә әйтсәк, спекуляция түгел. Син кибет, дисең. Ә аны нәрсә хисабына төзергә соң?
— Фатирларны сатарга була. Монда йорт җиткерергә дә рәхәтләнеп яшәргә. Шәһәргә дә бик якын.
— Ә Тәскирә нишләр?
— Кибеттә эшләр. Кечкенә генә булса да кошчылык фабрикасы төзесәк. Инкубатор тагын. Эш муеннан булачак.
Равил тирән уйга калды. Ир уртасы кешегә каңгырап йөрү килешми инде,
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
73
килешми. Төпләнеп, киләчәгеңә нигез салырга кирәк. Кыргый капитализм элекке, совет чорындагы социаль тәэминат түгел шул. Сине кайгыртучы юк.
— Син, Рифат, күңелне кузгаттың бит әле, энекәш. Без Тәскирә белән уйлашыйк әле. Үзең дә Рәшидә белән киңәш. Ул ни дияр? Беркөн теге күрше авылдан килгән ир кеше тире, йон жыю кебек эшләр белән шөгыльләнүче юк хәзер, дигәч, үземнең дә башыма бер уй килгән иде. Менә дигән, табышлы бизнес бит бу. Үзеңә дә, кешегә дә файда.
— Менә бит. Сиңа тагын бер фикеремне әйтим әле, абый. Минем янга шушы авылдан Гайфетдин атлы олы яшьтәге бер ир килгән иде. Ул үзенең жңр паен арендага бирмәгән икән. Теңкәмне корытып бетерсәләр дә бирмәдем, ди.
— Җире белән нишләмәк була икән соң ул?
— Миңа тәкъдим итте. Ал, сатам, ди. Күрәм, син жңтди егет, сиңа эшеңне киңәйтергә әйбәт булыр, ди. Җитди кешеләрне мин ерактан ук сизәм, үзем элек колхоз рәисе булып эшләгән идем, ди.
— Соң? Ул жңр белән нишлисең?
— Зуррак инкубатор төзим дисәң, җиләк-җимеш, яшелчә үстерим дисәң, жир аз булмый.
— Не! Пае кыр уртасында булса?
— Әнә теге калкулыкны күрәсеңме?
— Җә?
— Шуның артында икән. Яхшы урыннан, авылга якын җирдән алып калган. Ут, су кертергә дә якын. Трассадан да ерак түгел. Суга артезиан коесы казысаң да була.
— Шәп бит бу! Пае зурмы?
— Биш гектар.
— О-о! Күп ич ул. Кыйммәт сорыймы?
— Килешербез, законлы эшләрбез, ди.
— Анысы дөрес. Барыбер күп. Кош-корт асрыйм дисәң, ул тикле җирнең кирәге юк, дип уйлыйм.
— Әй, абый. Йортлар салып куярбыз. Кирәк икән, экологик чиста икмәк игәрбез, җиләк-җимеш, яшелчә үстерербез.
— Әй, хыялый! Моңа ничек өлгермәкче буласың?
— Авылда эшче куллар җитәрлек. Әнә хәзердән үк эш сорап киләләр. Авыл халкы җилнең кая искәнен бик тиз сизә.
— Җил дигәннән... Кошчылык фермаларын торак урыннардан читтә салалар бит, Рифат. Монда да шулай тиештер бит инде.
— Абый, син дөрес әйтәсең. Безнең ферманың исе авылга килмәячәк. Бердән калкулык артында, икенчедән, Роза ветров дигән нәрсә бар бит әле. Җил бу якта авылга таба бик сирәк исә, диләр.
— Димәк, экология комиссиясе каршы килмәс дисең инде? Ә җирле кенәзләр ни дияр икән?
— Каршы тормаслар, дип уйлыйм. Без яңа эш урыннары булдырабыз ич. Җирле салымнар да алар кассасына керәчәк. Файда гына ич бу.
— Молодец! Төптән уйлаганың күренеп тора. Тик мәсьәлә акчага килеп терәлә.
— Бизнес-план төзеп, кредит алырга була. Икенче юл — вакытлыча квартираларыбызны сату. Аннары сузмый-тартмый эшкә керешү. Эшне җайга салсаң, җәен-кышын керем килеп тора. Күрдәкләр кышын да үрчи икән.
— Тел белән тегермән корып булмаганы мәгълүм. Шулай да бүгенге сөйләшүнең зыяны юк.
— Мин монда караштыргалап йөрим... Толковый егетләр бар. Кызыксындырсак, эшебезне күрсәтә алсак, барысы да яхшы булыр.
— Алла бирса, диген.
— Алла бирса.
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
74
— Ә оборудование? Махсус җиһаз?
— Республикада тавык, үрдәк фермалары эшләп тора ич. Тапканнар бит әнә. Без дә табарбыз. Без әле мондый эшкә яңалык та кертә алачакбыз. Мин бер журналда Венгриядә каз үстерү тәҗрибәсе турында кызыклы материал укыдым. Анда каз йоны да шәп кенә табыш китерә. Ә бездә?.. Җайга салынмаган ул эш. Җайга саласы иде бит...
— Алайга китсә, кош-корт тизәген дә сатарга була. Ашлама ич ул.
— Менә күрдеңме? Җә, ничек?
Равил баш чүмечен кашып алды. Йөзеннән төрле уйлар чагылып узды. Уен түгел шул, тормышыңны өр-яңа юлга борып җибәрү бит бу.
— Киңәшик әле, энем, киңәшик. Белгечләр белән, юристлар белән. Киңәшле эш таркалмас, диләр бит.
— Анысы бик дөрес. Әмма шунысы бәхәссез: үз язмышыбызга үзебез хуҗа.
***
Беркөнне Рифатлар йортына туган авылларыннан бер егет килеп керде.
— Рифат абый, Галиябану әби сезгә Газыйм бабайның авырып китүен әйтергә дип җибәрде. Кайтсыннар, хәле шәптән түгел, дип әйтергә кушты.
Рифат белән Равил шунда ук юлга чыктылар. Рәшидәнең дә барасы килде, тик Рифат каршы төште, чөнки хатыны авырлы, соңгы атналарын йөри иде. Газыйм бабай улларын күрүгә, торып утырмакчы булды, тик көче җитмәде. Уллары аның баш астындагы мендәрен кабарттылар, син ятып кына тор инде, өзлегә күрмә, диделәр.
— Өзеләсе өзелгән инде, улларым, — диде карт. — Ярый әле кайтып өлгердегез. Мин әниегез янына җыенам инде. Яшәвен яшәдек, кеше көлдермәдек. — Бабай Равилгә карап куйды. — Ярар, бәхилләшик... Бер-берегезне ташламагыз. Бәхил булыгыз... Ахирәт барын да онытмагыз. Монда сатарлык әллә нинди җиһаз җук. Йорт дигәнебез болай җарыйсы гына әле. Сатарсыз. акчасын бүлешерсез. Догадан калдырмагыз. Галиябануны да онытмагыз, рәхмәт аңарга. Тәрбия кылды. Лә илаһе иллә аллааһы, Мөхәммәд Рәсулулла.
Газыйм бабай тагын нидер әйтергә теләгән иде, тик хәлсезлектән башы янә мендәргә салынып төште, аннары ияген җиңелчә генә кагып китеп тә барды.
Картны соңгы юлга бөтен авыл халкы җыелып, хөрмәт белән озатты. Мәрхүмнең кырыгын уздырып, берничә көн үтүгә, Рәшидә кыз бала тапты. Тапты дию дөрес микән? Табиблар бу яшьтә бала китерү бик авыр эш дип, аңа кесарево ясарга тәкъдим иттеләр, ә ул, әлбәттә, риза иде. Дүрт килолы нәни кыз дөньяга шаулап елап килеп керде, тәмләп имде, чем-кара күзләре белән шатлыктан дөньясын оныткан әнисенә, түбәсе күккә тигән әтисенә карап елмайгандай итте. Бермәлне аның биләвен таратып, астын алыштырганда, әнисе янына Эмир килеп басты да аптырап калды:
— Әни, аның аяклары кайда соң?
— Әй, абыем, абыем! Менә ич минем аякларым. Әллә күрмисеңме? — Рәшидә кызының аякларын суздырып куйды. — Үсәм, үсәм әле мин, абый, менә шулай үсәм. — Тәнен сыпырганда сабыйның кытыгы килдеме, матур итеп елмаеп, тыпырчынып, үзенчә ыгы-ыгы килде.
— Әни, нәрсә ди ул?
— Әй, абый, абый, ди. Минем аякларым синекеннән дә озынрак, төзрәк булачак әле. Менә күрерсең, ди ич.
.Нәни кызга исемне Рифат белән Рәшидә бик озак сайлады, ә табуын Эмир тапты:
— Ә мин аны әллә кайчан таптым инде, — диде ул.
— Ә ник безгә әйтмисең? Әйт инде.
— Динә ич ул.
Әкбәровлар көндәлек эшләре хакында сөйләшеп утырганда, аларга Гайфетдин абзый килеп керде. Ике куллап күреште, дога кылды. Аннары:
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
75
— Сез әле чәйләп утырырга да вакыт табасыз икән. Мин әллә болар ашамый- эчми җөгереп кенә җөриләрме икән, дип уйлый ием, — диде.
— Син үзең дә әле тегендә, әле монда чабасың. Егетләрмени. Гайфетдин абзый тик тора белми ул, дигәннәр иде. Дөрес икән, — диде Рифат.
— Чапкан чаклар бар иде ул, энем, бар иде. Тик җыллар үзенекен итә шул. Олыгайгач, сәламәтлек чыгымлый. Күңелдән дә тынычлык качты. Менә әйтегез әле, нишләп безне бүгенге көн белән яшәргә өйрәтәләр, ә? Кем белән сөйләшмә, иртәгесен бер Алла гына белә, дип зарлана. Караңгыдан караңгыга тикле эшләгән авыл халкы ник мантый алмый? Аны нәрсә көтә? Оптимизация дигән нәрсә уйлап таптылар. Мәктәпләрне, сәламәтлек саклау пунктларын ябып куялар.
— Тормышның җитешсез яклары күп инде аның, күп, Гайфетдин абзый.
— Уңай җаклары да әз түгел, Равил. Анысын да күрәбез. Әмма сукыр бозау түгел бит без, әле монда, әле тегендә төртелергә. Тәгълиматын аласыңмы, сәясәтенме, икътисадынмы. яңа президент телевизордан коррупциянең тамырын корытабыз, дип тора, ә ул котыра гына бара. Кичә минекеләр Казанга барып кайтты. Киленгә операция ясарга кирәк, дигәннәр. Беләсезме күпмегә төшә ди — ике йөз меңгә! Кая карама, шул хәл бит. Бер яктан — ал да гөл, икенче яктан — хәл гел мөшкел.
— Кирәк икән, без дә ярдәм итәрбез, Гайфетдин абзый.
— Рәхмәт яхшы сүзеңә, Рифат. Сез дә бөтен халыкка ярдәм итеп бетерә алмассыз. Кара инде, еге-меге дип, балаларның котын алып, имтиханга сак астында йөртә башладылар. Тьфү, валлаһи. Кая карама таркаулык... Чәчелми калган җир өчен йөрәк әрни.
— Элек тә булган инде ул, абзый. Үзең беләсең.
— Бар иде, энем. Бөтен эш өчен бер партия җаваплы иде. Тәртип ие. Хәзер әнә хакимияттә генә дә өчәү алар, ә тулкы юк. Әйткәч әйтим инде. Элек эшчеләр, крестьяннар сыйныфы бар ие. Ә хәзер алар юк, урта сыйныф кына, диләр. Ә кемнәр соң ул? Каян килде? Ә тегеләре җиргә убылдымы? Капиталистлар, алпавытлар туды дияргә батырлыклары җитми.
— Син дөрес әйтәсең, Гайфетдин абзый. Әнә бит суверен демократия дигән нәрсә уйлап таптылар. Ә үзләре аның ни икәнен дә белми.
— Менә дөрес, энем. Демократия дигәч, халык мәнфәгатен кайгыртырга кирәк ләбаса. — Гайфетдин абзый тирән итеп сулыш алды да ник килүенең сәбәбен аңлата башлады. — Күрәм, күрәбез, сез эшлекле кешеләр булып чыктыгыз. Авыл халкы бәяне бик төгәл бирә. Һәммәсе сезне булдыклы, ди, үз итә. Ни арада фабрика салып, ничәмә ничә кешене эшле иттегез. Нинди матур, зур коттеджлар салып кердегез. Кибетегез бик уңайлы булды.
— Йә инде, Гайфетдин абзый, безне артык узындырма инде.
— Узындырмыйм, Равил, булганын сөйлим. Яңа мәчет салырга биргән акчагыз да бик ярап куйды. Рәхмәт. Көзгә салып бетерәбез, Алла бирса. Их, яшьрәк чагым булса! Өчәүләп дөбердәтер иек дөньясын. Менә нәрсә, җегетләр. Авыл халкы белән киңәштек тә без, Рифат, сине Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итәргә булдык. Тиздән сайлау җитә бит. Бер мандатлы округтан дип торабыз.
— Бик зурдан купкансыз, абзый. Ул бик җаваплы эш бит. Зур хәзерлек сорый торган эш.
— А как же! Сорый! Хәзерлән, энем, хәзерлән. Кулыгыздан эш килә. Иң мөһиме шул. Анда да әллә кемнәр утырмый, сезнең ише кешеләр ич. Давай, риза бул. Баш тартма, халык сорый.
***
Беркөнне Рифат мунча керергә хәзерләнеп йөргәндә, капкадагы кыңгырау яңгырады. Кунак Галиябану әбинең кияве иде.
— О, Ильяс, исәнме? Син икәнсең әле. Кем булыр бу дип тора идем, — диде Рифат. — Ә Рузалия кайда? Әллә үзең генәме?
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
76
— Сәлам. Үзем генә. Ну, коттеджларны салгансыз. Шәп, шәп. Бусының алгы ягында гына да егерме тәрәзә санадым. Акчаны хәйран суыргандыр инде. Расхудын, әйтәм. — Ильяс чыннан да сокланган иде.
— Булды инде. Хәзер бөтен нәрсә көннән-көн кыйммәтләнә бара. Шөкер, көчебез җитте. Үзебез канәгать. Бездән соң балаларга калыр дип тә тырыштык.
— Без дә шул бала, бала дип яшибез инде.
— Әйдә, Ильяс, өйгә керик. Чәй эчик. Аяк өсте сөйләшеп тору килешми.
— Керербез лә. Минем сезгә йомыш та бар әле.
— Нинди йомыш?
— Йомыш дип. Мин әбине алырга килдем. Үзе күренми, өйдәме соң?
— Әнә кайтып килә. Күрше урамдагылар ашка чакырганнар иде. Кулына тагын бер төргәк йон тоткан. Ярты авыл ул бәйләп биргән оекбашлар киеп йөри бугай инде. Ильяс, аңламадым, алырга килдем дисеңме? Ничек алай?
Галиябану әби ирләргә күтәрелеп карамыйча гына узып китәргә теләгән иде, Ильяс Рифатка күз кысып:
— Ай-Һай, әби, үсенүең җитте, безне хәзер танымый да башладың, — дип сүз катты. — Исән-сау гына йөрисеңме?
— Әстәгъфирулла! Ильяс, син ич бу! Рифат чит кеше белән сөйләшеп тора, мин комачау итмим дигән ием. Безнең Рифат яныннан кеше бетеп тормый. — Карчык ирләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап алды. — Нишләп йөрисең, кияү? Бер-бер хәл булмагандыр ич.
— Булды да, булмады да.
— Җә, җә, әйт. Сузма.
— Теге шалопай Һаман бимазалап кына тора. Рөстәмне әйтәм. Түләүле укуы гына җитмәгән. Компьютер алдырган ие инде. Җитмеш меңгә. Хәзер тегесе ватылды дип, яңа, ноутбук дигән нәрсә күтәреп кайткан... Бурычка кереп. Кесә телефоны дигәннең тагын яңасы чыккан. Шуны сорап теңкәгә тия.
— Бер-береннән күрәләр инде алар.
— Әле өр-яңа джинсы чалбар алган гына идек. Мода дип, шуны игәүләп, өч-дүрт тишек тишкән. Һаман расхуд, расхуд.
— Әй, кияү. Узындырмагыз дип күпме әйттем ләбаса. Юк, «бала бит, бала».
— Бернәрсәгә кулы ятмый. Ялкауның ялкавы.
— Үзеңә үпкәлә инде, Ильяс. Ир бала бит ул. Үз яныңда йөрт, кул астына керсен, эшкә өйрәт дип күпме инәлдем. Эш эшләсә, эштән баш тартмаса, әллә нинди тәртипсез кешене дә рәткә кертеп була. Юк икән — юк инде. Әнә Рифат Эмир улыбыз белән гел бергә. Аның белән киңәшә. Эш куша белә... Ярар, әле нишләп йөрисең соң?
— Сине алырга килдем. Әйдә, җыен.
— Менә сиңа мә! Тыныч кына яшәп ятканда. Нәрсәгә кирәк булдым?
— Рифатлар коттеджларын салып бетергәннәр ич инде. Бүтән расхудлары юктыр.
— Аңламадым, кияү.
Рифат та кунакка сораулы караш ташлады:
— Ильяс, сезгә безнең расходларның ни катнашы бар соң?
— Әй, әйтсәм әйтим инде. Әбинең пенсиясе безнең дә эчне тишмәс иде.
Галиябану әби аптырашта калды:
— Әстәгъфирулла! Бу ни дигән сүз. Ник соң пенсия акчасын кирәгегезгә тотмыйсыз?
— Без аны ничек тотыйк инде. Монда кирәк булгач.
— Ильяс туган, син нидер бутыйсың. Безгә Галиябану апаның бер тиене дә кирәкми. Баштан ук шулай килештек ич, — диде Рифат.
Галиябану әби бу хәлгә төшенеп бетте бугай, киявенә шелтәле карап аңлатып бирде:
— Ильяс, минем пенсия акчам Казандагы саклык кассасына килеп тора. Рузалия
БӘХЕТ КАЙДА ОЯ КОРА
77
белә ләбаса. Казанга барганда, мин вак-төяккә дип акча алырга теләсәм дә, Рифат үпкәли. Кирәк нәрсәңне миңа гына әйт, үзем алам, ди. Алланың рәхмәте яусын. Ә кассадан акчаны тотарга мин Рузалиягә, ничек диләр әле, ышаныч кәгазе диләрме, шуны язып калдырдым. Син белмисең дәмени?
— Юк. Әйткәне дә юк. Ник тотмый икән соң ул аны?
— Анысын инде үзеннән сора. Кыенсынадыр, күрәмсең. Гомер буе базымсыз булды инде ул. Тотыгыз, тот, рөхсәт. Син мине оятка калдырасың бит. Әйдә, кер, кара. Миңа картайган көнемдә рәхәттә яшәргә язган икән. Рифат белән Рәшидәгә рәхмәтләремне укып бетерә алмыйм. Китү дигәндә, юк, юк, мин моннан китмим.
Ильяс бик уңайсызланды.
— Син түгел, мин монда оятка калдым әле, әби. Әллә ничек кенә килеп чыкты. Рифат, зинһар, үпкәләмәгез. Теге малай аптыратканга гаҗиз булып йөрим. Шуның өчен көчемнән килгәнне эшлим бит, олы юлга кеше таларга чыга алмыйм ич инде.
Рифат Ильясның кулын кысты:
— Ярар, Ильяс. Аңлаштык. Мин ике сөйләргә яратмыйм. Үзе китәм димәсә, без Галиябану апаны беркая да җибәрмибез. Әниебез урынында ул безнең. Әйдәгез, тәмләп чәй эчеп алыйк. Мунча да өлгергәндер инде.
***
Беркөнне Равил Казаннан кайтып төшкәч, Тәскирәсен күреп гаҗәпкә калды. Яшь хатын туй күлмәген киеп, фата бәйләп, көзге каршында көязләнеп басып тора иде.
— Әллә минем хатын тагын кияүгә чыгарга җыена инде? — дип, Равил хәләл җефетен биленнән кочты.
Тәскирә иренең муенына сарылды:
— Равил абый, син минем бу күлмәгемне тәүге кат кигән көнне хәтерлисеңме? Ул көнне син миңа гүзәл алиһәм дигән идең.
Әй, хәтерләмиме соң Равил, ничек кенә хәтерли әле. Әйдә, матурым, җыен, язылышырга барырга сиңа никах күлмәге сатып алыйк, дигәч, Тәскирә балалардай шатланып биергә тотынды. Равил туй салонындагы кызлардан кәләшенә иң матур, гәүдәсенә иң ятышлы күлмәк сайлап бирүләрен үтенде. Тәскирә сөттәй ак, каурый болыттай җиңел күлмәк киеп чыккач, Равилнең тез буыннары йомшап китте. Аның сөйгәне, шагыйранә әйтсәк, фәрештәдәй гүзәл, ә дулкынланган, чиксез бәхет, шатлык ташып торган йөзе иртәнге шәфәкъ нурыдай балкый иде. Кайсы гына кыз бала менә шулай аккош сыман киенеп, сөйгәненең кочагына керергә хыялланмый икән! Менә ятимә Тәскирәнең дә күптәнге, аңа беркайчан да тормышка ашмас кебек тоелган хыялы чынбарлыкка әверелде.
— Син миңа ул көнне гүзәл алиһәм дигән идең. Минем гел шундый булып каласым килә. Без бу күлмәкне саклыйк әле. Шатлыклы көннәребездә мин аны киеп синең каршыңа килермен. Син ризамы, Равил абый? — диде Тәскирә.
— Мең кат риза, фәрештәм! Ул гомеребез буена безнең иң истәлекле көннәребезне хәтерләтеп торыр.
— Менә бүген нәкъ шундый көн... Минем бик зур шатлыгым бар бит, Равил абый.
— Нинди шатлык ул, әүлиям?
— Ничек дип әйтергә дә белмим инде. Сиңа шатлыктырмы ул, юкмы.
— Йә, йә, тыңлыйм, Тәскирә.
— Мин. Мин. буйга уздым бит, Равил абый.
Равил сөйгәненең яшьләнгән күзләрен, алсу битләрен үбәргә кереште:
— Шундый зур шатлыкны ник моңа тикле әйтми йөрдең, матурым? Бу бит. бу бит мин ничә еллар буена хыялланып йөргән бәхетле яңалык, сөеклем.
Тормышта шундый чаклар була, бар дөнья нурга күмелә, җаның җилкенә, очып
ӘНӘС ХӘСӘНОВ
78
кына йөрисең килә. Равил дә шундый халәттә иде. Ул хатынын күтәреп алды, җаным, бәгърем, бердәнберем дия-дия, аны назга күмеп бер урында әйләнә башлады. Мәхәббәт ләззәтеннән изрәгән шушы бәхетле мизгелдә йөрәге астында хәрәкәт сизеп, Тәскирә сискәнеп, әллә нишләп китте. Чиксез дулкынланудан сулышы кабып, ул сүзләрен бүлә-бүлә, ире колагына кайнар пышылдады:
— Равил... тукта әле... бәгърем... тукта әле дим. Менә әле генә минем йөрәк түремдәге балабызга ... җан иңде. Равил, бәгърем, аңа ... җан иңде!
ЭПИЛОГ
Хөрмәтле укучым!
Сүземнең ахырында бераз алгарак китеп, шуны әйтәсем килә: Равилнең дә, Тәскирәнең дә хыяллары тормышка ашты, үбеп-кочып, сөеп-яратып, күкләргә чөя-чөя үстерәсе килгән бала — алсу йөзле, чем-кара күзле, түгәрәк, йомры иякле уллары Марат инде тәпи йөри. Туганнан туган абыйсы Эмир икенче сыйныфта бик яхшы укый, Рифатка хәзер әти-абый дими, әти, ди. Сеңлесе Динә тыпыр-тыпыр йөгереп аның тирәсендә бөтерелә, укырга өйрәнә. Үскәч кем буласың дип сораганда, әни булам, ди.
Әкбәровларның уртак тырышлыклары бушка китмәде. Аларның авылдан ерак түгел җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы матур булып күтәрелеп килә. Язларын бакча алма, чия, слива чәчәгенә күмелә. Ак, кызыл, кара карлыган, кара миләш, кура җиләге, крыжовник, виктория, помидор, кыяр мул уңыш бирә. Кибетләреннән күрдәк итен халык яратып ала.
Рифат хәзер Дәүләт Советы депутаты. Авылдашлары ышанычын аклап, халык мәнфәгатен кайгырта. Сезонына карап унбиш-егерме эш урыны булдырганга, җирле хакимият җитәкчеләре дә бик канәгать. Минем геройларым якыннары, дус-ишләре белән гөрләшеп, җитеш тормыш эчендә кайнап, хезмәтләреннән тәм табып яшәп ята. Намазга баскан саен, аларга бәхет-сәгадәт, саулык- сәламәтлек, иминлек-муллык теләүче Галиябану әбигә кушылып без дә изге теләктә калыйк. Киләчәктә аларны катлаулы да, бер үк вакытта күңелле дә вакыйгалар тулы тормыш көтә. Бусы инде икенче кыйсса, русча әйтсәк, это уже другая история.
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез Әнәс Хәсәновка 80 яшь тула. Күпсанлы укучыларыбыз исеменнән язучыны ихластан котлыйбыз, аңа сәламәтлек, яңа иж.ат уңышлары телибез!