ЙӨРӘК ХӘТЕРЕ
Мин, әлеге язманың авторы, үзем дә сугыш чоры баласы, ул чактагы вакыйгаларның бер шаһиты. Фашистлар Германиясен һәм милитаристик Японияне җиңүнең 70 еллыгы көннәрендә ул авыр елларны, сугышта катнашучылар һәм тыл батырлары белән очрашуларны хәтеремдә кабат яңартам. Күпмилләтле халкыбыз каһарманлыгы турында уйлаганда, үз әсәрләремдә Бөек Җиңүгә ир-атлар керткән өлешне күбрәк яктыртам икән дигән нәтиҗәгә киләм. Ләкин сугышта һәм аннан соңгы чорда хатын-кызларның роле дә бәяләп бетергесез бит. Иҗатымның шушы ягын тигезли барып, бу документаль язмамны, кадерле укучыларым, гаҗәеп язмышлы Нәкыя Мөхәммәтфатыйх кызы Сәфәровага (кыз чагындагы фамилиясе — Фатыйхова) багышлыйм. Ул соңгы чирек гасырда Казанда, улы — мәгълүм дәүләт эшлеклесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров гаиләсендә яши.
Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәкыя Фатыйх кызына 2015 елның 20 июнендә 92 яшь тула. Күз генә тимәсен, ул әле бүген дә терекөмеш кебек, бик актив, хәтере үткен, эзлекле. Менә без аларның Баровое Матюшинодагы йортларында утырабыз һәм ул миңа үткән көннәрдәге вакыйгаларны тәфсилләп сөйли. Әңгәмәдәшемне тыңлап, ул күрсәткән документларны карап, бу чын мәгънәсендә олы кеше язмышындагы хәлләргә гаҗәпләнүдән тәннәрем чымырдый. Аның турында хикәяләр, повесть-романнар язу гына түгел, кинофильмнар төшерергә кирәк, канлы егерменче гасырда халкыбызның күргәннәре, аның язмышы, батырлык-чыдамлыгы хакында моннан да яхшы, дөрес әсәр булмас иде.
Барысын да тәртипләп бәян итик. Хезмәт сөюгә һәм моңга бай Сарман ягындагы Карашай Саклау авылында таза тормышлы мөселман дине әһеле Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Хәертдинов һәм игелекле Мәсрурә абыстай яши. Йорт-җирләре ныклы була — сыер-сарык, атлар асрарга да урын җитәрлек, мунча һәм башка корылмалар да бар. Шунда тәгәрәшеп, инде кул астына кереп, өч бала: 1921 елгы Мәхәсим, 1923 елгы Нәкыя һәм 1927 елда туган Мәгариф үсә.
Бу якларда да Совет власте урнаштыру буенча революция давыллары булып уза. Утызынчы елларда тырышып эшләгән халык иркенрәк яши башлый. Күп терлек асраган , сөрү җирләре , печәнлекләре булган Хәертдиновлар гаиләсе дә шундыйларга керә.
Күмәкләштерү шаукымы 1932 елда Карашай Саклау авылына да килеп җитә. Нәкъ шул елларда Татарстанда, Советлар Союзы дип аталган иксез-чиксез илдәге кебек үк, «канэчкеч кулакларга» һәм «дин ялчылары» — хәзрәт-муллаларга, поп һәм башкаларга моңарчы күрелмәгән басым башлана. Югарыдагы большевистик хакимият күрсәтмәләрен үтәп, җирле коммунарлар «кулак» Мөхәммәтфатыйх хәзрәтне, хәләле Мәсрурә абыстай һәм 11 яшьлек Мәхәсим, 9 яшьлек Нәкыя һәм 5 яшьлек Мәгариф белән бергә, үз йортыннан куып чыгаралар. Хезмәт сөюче гаиләнең барлык терлек- туарын тартып алып, авыл читендәге ташландык алачыкка күчерәләр.
Шул ук елның җәй ахырында, әлеге түбәнсетүләрне һәм тормыш ачысын күтәрә алмыйча, изге Ураза бәйрәме көнендә Мөхәммәтфатыйх хәзрәтнең йөрәге тибүдән туктый. Ул әле нибары 51нче яшендә генә була.
Ятим гаилә яшәү өчен яраксыз шушы алачыкта ике ел буе көн күрә. Карашай Саклау авылының һиммәт иясе — 49 яшьлек Мәсрурә абыстай кышкы суыкларда да, көзге-язгы баткаклыкта да тишек чабатасын киеп теләнеп йөрергә мәҗбүр була. Ачлыктан интегүче балаларын ничек тә туендыру өчен, ул Сарман ягы авылларын кат-кат әйләнә. Тишек-ертык кием-салымнан җил-салкыннарда болай йөрү эзсез үтми, әлбәттә. Мәсрурә абыстай үпкә чиренә дучар була һәм аяктан кала. Түшәктә ятканда да ул, беренче чиратта, балаларын кайгырта. «Әй, йөрәк парәләрем, — ди ул, — соңгы көннәрем җитә. Әтиегез мине үз янына алыр, ахры. Әмма сез бик бетеренмәгез. Минзәләдә ятим балалар йорты ачылган дип ишеткән идем. Әгәр мин әтиегез янына бөтенләйгә китеп барсам, шул балалар йортына урнашырга тырышыгыз. Анда сезне ачка үтермәсләр, шәт...»
88
Чыннан да, Мөхәммәтфатыйх хәзрәт вафатыннан соң ике ел дигәндә Мәсрурә абыстай да, балигъ булмаган өч баласын Ходай Тәгалә хөкеменә калдырып, якты дөньядан китеп бара.
Бу 1934 елның җәе ахырында була. Әниләрен соңгы юлга озатканнан соң, аның әйткәннәрен тыңлап, яланаяклы өч бала Минзәләгә таба кузгала. Иң өлкәннәре Мәхәсимгә унөч яшь, Нәкыяга — унбер, энеләре Мәгарифкә нибары җиде яшьләр була. Хәер сораша-сораша, кич кундыруларын үтенеп, авыллар аша узалар. Үч иткәндәй, ник бер ат-арбалы кеше очрасын. Нәни энеләре бик нык арыгач, абыйсы һәм апасы аны чиратлашып күтәреп баралар. Шулай илле чакрымлап юл үтеп, хәлдән тайгач, балалар Минзәлә балалар йорты капка төбенә килеп егылалар.
Бәхетләренә, аларны бик тиз табып, эчкә алып керәләр. Юындыралар, өс киеме дә, аяк киеме дә бирәләр. Туйганчы ашатып, йокларга яткыралар. Балаларын әлеге йортта какмаячакларын әйткән Мәсрурә апа хаклы булып чыга. Чит-ят казна йортында, әлбәттә, бәхет турында сүз бармый, ләкин алар ач-ялангач түгел. Уку елы башлангач, балаларның өчесе дә мәктәпкә бара. Шулай итеп, тук тормышның ике елы узып та китә. Абыйлары Мәхәсимне ФЗӨ — фабрика-завод өйрәтүләре училищесына укырга алып китәләр. Аның соңрак заводта эшләвен, ә 1939 елда фин сугышында катнашып, Советлар иле чикләрен саклаганда һәлак булуын Нәкыя белән Мәгариф байтак еллардан соң гына беләләр.
Алгарак узып шуны әйтим: Сарман ягының «кулак» ятимнәре — Мәхәсим, Нәкыя һәм Мәгариф — өчесе дә дәһшәтле сугышларда катнаша.
Мөхәммәтфатыйх хәзрәт белән Мәсрурә абыстайның кече кыз-уллары Минзәлә балалар йортында биш ел яши. 1939 елның ноябрендә фин-совет сугышы башлангач, балалар йортының матди хәле кискен начарлана. Кече яшьтәге ятимнәрне Минзәлә һәм аның тирәсендәге башка район авылларының җитешлерәк гаиләләренә тараталар. Мәгарифне дә каядыр алып китәләр. Нәкыя аның язмышы турында күп еллар буе бернәрсә дә белми. Бактың исә, Мәгариф ят гаиләләрдә армиягә чакыру яшенә җиткәнче тәрбияләнгән икән. 18 яшьләрендә аны Ватаныбызга бәреп кергән Гитлер илбасарларына каршы сугышка алалар. Ул туган якларына кайткач, Нәкыя апасын эзләп таба.
Нәкыя исә 1938 елда Минзәлә балалар йортында җиденче классны «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый һәм үзе кебек бер кыз белән Казанга, Болак буенда урнашкан педагогик училищега укырга җибәрелә. Кызлар тулай торакта яши. Стипендияләре ачка үлмәскә җитәрлек була. Минзәлә балалар йортында тәрбияләнгән кызлар монда да сынатмый — гел «бишле» билгеләренә укыйлар.
Дәһшәтле сугыш алды елларында Казан педучилищесын ябалар һәм анда хәрби госпиталь ясыйлар, ә укучыларны башка уку йортларына тараталар. Кайберәүләр Минзәлә педучилищесына эләгә, ә Нәкыя Фатыйхованы, Бөек Ватан сугышы башланырга бер ай кала, Спас педучилищесына билгелиләр.
Тик Казанда педучилище ябылыр алдыннан өлкән курс студентларын республикабызның мәгариф министры Кантюков үз янына җыя һәм быелгы чыгарылыш укучыларының күбесе Байкал буена, Бурят-Монгол автоном республикасындагы татар авылларында балалар укытырга җибәреләсен әйтә. Өлкәннәр хәтерлидер: ул елларда Россия составындагы Бурятия Республикасы шулай дип атала иде.
Шул рәвешле, япь-яшь укытучылар төркеме 1941 елның 20 июнендә ерактагы таныш булмаган республикага килеп төшә. Бер-ике көн үтүгә, Гитлер баскынчылары белән зур сугыш башлану турында игълан ителә. Яңа килгән укытучылардан егетләрне шунда ук фронтка җибәрү өчен хәрби комиссариатка чакыралар. Дус кызлары Рәйсә һәм Мәүлия белән бергә Нәкыяне, шулай ук башка кызларны да Транссебер тимер юлы буендагы татар авыллары мәктәпләренә урнаштыралар. Ә монда мәҗбүри күмәкләштерү елларында ук «кадерле» Иосиф Сталин тарафыннан Арча, Дөбъяз, Апас һәм Әтнә районнарыннан сөрелгән татарлар яшәп ята икән. (Төбәк исемнәренең
ЯГЪСУФ ШӘФЫЙКОВ
89
алфавит башында урнашуларына игътибар итегез. Мөгаен, Советлар Союзының башка өлкәләренә алфавит буенча башка районнарның күмәкләшергә теләмәгән крестьяннары эләккәндер). Байкал буендагы татар авылларында хәерчелек хөкем сөрә. Мәктәпләрдә дәреслекләр дә, дәфтәрләр дә юк. Яшь укытучылар сирәк кенә булса да төрле киңәшмәләрдә, конференцияләрдә очрашып зарланышалар. Үзара киңәшкәннән соң, алар Себердән качарга карар кылалар.
Беренче булып Татарстан ягына юл тоткан поездда Мәүлия китеп бара. Ә Рәйсә бер якташыбызга кияүгә чыга. Нәкыя дә кая, ничек китү турында уйлана. Татарстанда туганнары һәм якыннарыннан берәү дә юк бит. Әмма бу ач Селендум авылында Себер патриоты булып яшәүдә дә мәгънә юк.
Әлегә монда калган якташ кызлар белән бергәләп Нәкыя дә тимер юл вокзалына килгәли, монда нинди поездлар тукталуын күзәтәләр. Совет солдатлары төялгән күпчелек составлар Көнчыгышка юнәлә. Алар, уйнап-көлеп, кызларны үзләре белән китәргә чакыралар. 1945 елның гыйнвар көннәренең берсендә кызларның түземе төкәнә, алар Көнчыгышка баручы хәрби эшелонга утыралар. Солдатлар аларны кыерсытмый, киресенчә, туйганчы ашаталар. Ә бер старшина даими азык-төлек белән тәэмин итүгә язып куя.
Эчке Монголияне үтеп, совет гаскәрләре төялгән эшелон Кытай чигендә үк урнашкан Баян-Тумен шәһәрчегендә туктала. Монда исә япон басып алучыларына каршы сугыш бара. Шулай итеп, Сарман районының Карашай Саклау авылында туган яшь укытучы Нәкыя Фатыйхова Кытай чигендәге Совет хәрби гарнизонында авиация часте хәрби хезмәткәре булып китә. Авиатор формасын киеп, ул Ватаныбызның Ерак Көнчыгыш чикләрен саклый башлый. Бер төркем кызларга бик авыр һәм хәтәр эш йөклиләр — бомбардировщикларга япон гаскәрләренә атарга әзерләнгән йөкне төяп торалар.
9 майда гитлерчылар белән сугышта җиңү турында шатлыклы хәбәрне Нәкыя Фатыйхова хәрби аэродромда башкалардан да алданрак ишетә. Ерак Көнчыгыштагы хәрби хезмәт айлары да сизелмичә үтеп китә. 1945 елның сентябре башында япон хөкүмәте тулы капитуляция турында белдерә. Ә шул ук елның 20 декабрендә Баян- Тумен аэродромы хезмәткәрләрен демобилизацияләү турында фәрман чыга. Кичәге укытучы татар кызларын мәйданга тезеп, беррәттән икешәр медаль: «Германияне җиңгән өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре, бик яхшы хезмәт иткән өчен бүләкләү документлары тапшыралар. Хәтта Кытай ефәгеннән, йон тукымадан тегелгән күлмәкләр, башка киемнәр, матур итекләр салынган чемоданнар да өләшәләр. Кызларга атап бик күп матур сүзләр әйтелә, командование туган якларына кадәр хәерле юл теләп кала.
Иптәш кызлары кайсы-кая тарала башлый. Демобилизацияләнгән Нәкыя Фатыйхова, сугыштан соңгы матавыклар белән, Новосибирск һәм башка зур станцияләрдә күчеп утыра-утыра, ниһаять, Казанга кайтып җитә. Туган яклар тарта икән шул.
Казанда ул Саклык кассасына керә һәм хәрби запасын — монгол тугрикларын совет рубльләренә алмаштыра. Күзгә күренмәс көч аны Уфага баручы поездга утырта һәм Бөгелмә станциясендә төшеп калырга мәҗбүр итә. Аннан җәяүләп, ниндидер авылларда куна-куна, район үзәге Сарманга барып җитә. Авылдашларында кунып, икенче көнне караңгы төшкәндә, туган авылы Карашай Саклауга кайтып җитә. Авыл башында инде ут алынган йортларның тәрәзәләренә карап тора, ә керергә беркеме дә юк. «Исәнме, туган авылым! Исәнме, Карашай Саклау, мин, ятимә кыз, абый-энем белән сине тугыз яшьлек чагымда ташлап, Минзәлә балалар йортына дип киткән идем...»
Чыннан да, кичәге солдат кызны 1946 елның караңгы гыйнвар кичендә туган урамына тартып кайтарган көч каян килә соң? Кыз шуларны уйлап, озак тора. Кинәт кенә бер йорттан көянтә-чиләкләрен асып хатын-кыз чыга һәм коега таба юнәлә. Солдат киемендәге кызны күреп, аның янына килә һәм кызны уй-фикерләреннән аралый:
— Син кем соң, кая барасың?
— Мин Мөхәммәтфатыйх хәзрәт һәм Мәсрурә абыстай кызы... — дип кенә әйтә ала Нәкыя.
— Әй, Алла! — дип, хатын көянтә-чиләкләрен төшереп җибәрә һәм урам буйлап йөгереп китә.
Аннан соң аңлашылганча, ул Мөхәммәтфатыйх хәзрәтнең туганнарына чапкан икән. Берничә минуттан Нәкыяне туганнары чолгап ала һәм өйләренә алып китә. Әлеге йортта ирләре Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган өч гаилә яши икән (чыннан да, сугыш һәм аннан соңгы елларда авылда байтак гаиләләр өйдәш булып тора, болай салкын кышларны үткәрү
ЙӨРӘК ХӘТЕРЕ
90
җиңелрәк булгандыр).
Бу йортта Мөхәммәтфатыйх хәзрәт туганнарыннан өч гаилә яши икән. Нәкыя әлеге зур бер гаиләгә унөченче кеше булып кушыла. Ике көн узгач, авылга Сарманнан Нәкыя әнисенең иптәш кызы Кифая Аксакова кунакка килгәнлеге мәгълүм була. Ул район мәгариф бүлегендә эшли икән. Мәсрурә абыстай кызы Нәкыянең авылга кайтканын ишеткәч, ул аның янына килә. Барысы турында да сорашкач, кичәге укытучы кыз, бүгенге хәрби сафлардан җибәрелгән Нәкыягә РОНОга килергә куша.
Икенче көнне үк Нәкыя район үзәге Сарманга юл тота. Беренче эш итеп хәрби комиссариатта исәпкә керә, сугышчан медальләрен саклауга тапшыра һәм район мәгариф бүлегенә юнәлә. Аны РОНО мөдире үзе кабул итә. Бик җылы әңгәмәдән соң, Карашай Саклау авылы мәктәбенә рус теле укытучысы итеп тәгаенләнгән юллама бирә. Шулай итеп, кичәге солдат, әтисенең туганнарында торган хәлдә, авыл балаларын рус теленә өйрәтә башлый.
Автор буларак, мин бу урында әлеге гаиләнең фаҗигале язмышы турында хикәяләвемне туктатып торам һәм гаҗәеп бер хис белән: «Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында шул! Без барыбыз да бер Ходай коллары, Аның ихтыярында йөрибез!» — дим.
Язмышның шундый авыр борылышларыннан соң туган җиренә исән-имин кайта алырмын дип уйлады микән Нәкыя Фатыйховна?! Ул бүген дә, биш намазын калдырмыйча, һәрдаим кабатлый: «Мин бөтен күңелем белән Ходай Тәгаләмә рәхмәтлемен. Мин — бик бәхетле кеше, гомерем бәхет эчендә уза. Моңа ничек шөкер итмисең?!»
Бик күпне күргән акыллы-зирәк, киң күңелле, кешеләргә карата саф ярату Аллаһы тарафыннан бирелгән кеше генә шулай фикер йөртә ала.
Туган авылында Нәкыя ел ярым укыта. Аны авылдашлары да, укучы балалары һәм мәктәпнең башка укытучылары да ихтирамлы карашы өчен яраталар. Ул хезмәт хакы алып эшли, туганнарына торак урыны һәм туклану өчен өлеш чыгарырга онытмый.
Киләчәк язмышларын алдан белгәндәй, педучилище тәмамлаганда дипломнарын кулга бирмәгән булалар. Сарман мәгариф бүлеге уку йортына шуны сорап хат юллый. Озак та үтми, Фатыйхова Нәкыя Мөхәммәтфатыйх кызы исеменә диплом килә.
1947-1948 уку елы башында Нәкыяне Сарман РОНОсына чакырып, болай диләр: «Без сезнең эштән канәгать. Әле яшь чагыгыз, квалификациягезне күтәрергә кирәк. Сезне Алабуга укытучылар институтына укырга җибәрәбез».
Бу тәкъдим яшь укытучы өчен Ходай бүләге сыман була. Озак та үтми, ул бик яратып, ике еллык укытучылар институтында укый башлый. Башка студентлар кебек үк тулай торакта яши, стипендия ала.
Студент чаклар — ул бит йөгерек чишмә кебек, вакыт бик тиз ага. Алабугада укуларын тәмамлап, 1949 елда югары белем турында диплом тапшырганда: «Эшкә кая бармакчы буласың?» — дип сорыйлар аннан. Нәкыя Әтнә районында әнисе ягыннан туганнары Фәйзулла хәзрәт Таҗетдин Ялчыгол нәселе яшәвен исенә төшерә. Шулай итеп, Әтнә районы мәгариф бүлегенә юллама ала һәм Татарстанның төньяк-көнбатыш ягына китеп бара. Инде бик күпне күрсә дә, аңа 26 яшь кенә була.
Әтнә РОНОсы аны Түбән Көек авылы җидееллык мәктәбенә рус теле укытучысы итеп җибәрә. Ул шунда Гөлкамал апа һәм Гарифулла ага Шәйдуллиннарда торып, дистә елдан артык балалар укыта. Авылда Нәкыяне тик яхшы яктан гына беләләр. Тирә-күрше белән аралашканда да, мәктәптәге хезмәттәшләре дә аны бик хөрмәт итәләр. Ә йорт хуҗалары Гөлкамал апа белән Гарифулла ага өчен ул үз кызлары сыман була.
1960 елның башында Нәкыя Фатыйховнаның шәхси тормышында зур үзгәреш була. — СССР Югары Советына сайлаулар көнендә колхоз рәисе, тол ир, Бөек Ватан сугышы инвалиды Әхмәт Сәфәровка кияүгә чыга. Нәкыядән унбер яшькә өлкәнрәк кызылармияче Сәфәров Сталинградны саклауда катнашкан, сугыш
91
ахырында каты яраланып, демобилизацияләнгән. Аның сугышчан батырлыклары дәүләт бүләкләренә лаек булган.
Монда кайбер озын телләр: «Яшь килен бик яшь тә булмаган икән...» — дияргә мөмкин. Бу бик гади аңлатылса да, төптән уйлаганда, «сере» аяныч. Нәкыяның 1920— 1925 елгы чордашлары Бөек Ватан сугышы юлларында ятып кала. Каһәр суккан сугыш бигрәк тә 1923-1924 елгы яшь егетләрне бөтенләй диярлек кырып бетерә. Сугыштан берән-сәрән инвалидлар гына кайта. Минем күз алдымда никадәр яшь, чибәр кызлар ир рәхәте татымыйча, бала табу бәхетенә ирешә алмыйча картайды. Җиңел булмаган ялгыз тормыштан алар гасырлар бусагасында берәм-берәм китә бардылар...
...Сәфәровлар гаиләсе 150 йортлы Күлле Киме авылына күченә, монда инде урта мәктәп тә була. Сүз арасыннан, халык шагыйре Сибгат Хәким дә бу авылда туган, хәзер биредә аның музее бар.
Күлле Кимедә Әхмәт ага Сәфәров яңа йорт җиткерә. Нәкыя Фатыйховна җирле урта мәктәптә укытуын дәвам итә. 1961 елның 20 октябрендә уллары Әсгать туа. Ике елдан соң кызлары Әнисә дә дөньяга аваз сала. Сәфәровларның ныклы һәм тату гаиләсе егерме елга якын шулай матур яши. Тик еллар үткән саен, Әхмәт аганың фронтта алган яралары көчлерәк сиздерә. Ул 1978 елда, 65 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Нәкыя ханым ул чакта 55нче яше белән бара.
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әсгать Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм башкалабызга китеп бара.
Шулай итеп, Нәкыя Фатыйховна терлек-туарлы зур йортта үзе генә кала. Каникулларда, кайчакта ял көннәрендә дә улы һәм кызы кайтып йөри. Күлле Киме авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Нәкыя Фатыйх кызы Сәфәрова ун елдан артык шулай үзе генә яши.
Әсгать өйләнә, эшли башлый һәм тиздән уңайлы фатир да ала. Яшьләр әниләрен Казанга, үзләрендә яшәргә чакыралар. Нәкыя ханым гел суза килә, Әхмәт ага белән тырышып җыйган хуҗалыкны калдырып китү җиңел булмый. Шулай да 1990 елда, инде 67 яшендә ул Казанга килә, улы Әсгать һәм килене Луиза гаиләсендә яши башлый.
Башкаладагы фатир бик уңайлы. Килене һәм оныгы белән җылы мөнәсәбәтләр урнаша. Ләкин Нәкыя Фатыйховна авылны, андагы йорт-җирен сагына, хезмәттәш укытучыларны юксына. Баштагы чорда шәһәр тормышына авыр ияләшә, урамга чыкса да, һава җитми кебек. Ходай туры китергәндер инде, кисәк кенә Галимнәр йортына йөри башлый. Анда фикердәшләрен очрата, төрле секцияләр эшендә катнаша башлый. Аңардан билгеле бер темаларга чыгыш ясавын сорыйлар. Шулай итеп, Галимнәр йорты эшчәнлегенә тартыла һәм ун еллап монда бик теләп шөгыльләнә. Хәзер дә ул вакытларны җылы хисләр белән искә ала Нәкыя Фатыйховна.
Балалары һәм оныклары, шулай ук якыннары — 80, аннан соң 90 яшьлек юбилеен да зурлап, җылы итеп уздырдылар.
Чал чәчле бу ханым белән аралашканда, аның хәтеренә гаҗәпләнәм. Бу яшендә барысын да шулай яхшы хәтерләп, җентекләп сөйләргә кирәк бит! Күз тидерүдән куркам хәтта.
Соңгы күрешүебездә Нәкыя Фатыйховна миңа тагын бер кат болай диде:
— Мин — иң бәхетле хатыннардан. Мондый бәхетне миңа Аллаһы Тәгалә ихлас күңелдән иман китерүем һәм инануым өчен биргәндер. Ходайга болай тирәнтен ышануым әти ягыннан да, әни ягыннан да зур дин әһелләре булган әби- бабайларымнан ук килә. Иң каты атеизм елларында да мин һәрвакыт күңелемдә Аңа ышандым, эчемнән дә, телем белән дә бер Аллаһыма ялвара идем. Изге Коръәннең байтак аять-сүрәләрен яттан өйрәндем, биш вакыт намазымны калдырганым юк...
Мин, бу язманың авторы, Коръәни Кәрим турында китап язучы, тулы хаҗ кылган кеше, шулай ук мәгълүм хәзрәтләр нәселе дәвамчысы, гаҗәеп язмышлы Нәкыя Мөхәммәтфатыйх кызы Сәфәрованың бу фикерләре белән тулысынча килешәм, аңа исәнлек-саулык, хәерле озын гомер телим.