Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Һади ТАКТАШ
Бердәнбер - «ялгыз»

Актаныш районы Такталачык авылында бер генә ялгыз хуҗалык калган, диләр.
Авылдагы 450 хуҗалык колхозга керүгә карамастан, бер үзе генә керми калган нинди кеше ул?
Элек аның исеме дә, фамилиясе дә булган. Ләкин аны хәзер инде «Заядлый единоличник» дип кенә йөртәләр. Мулла кушкан исеме дә, паспортына язылган фамилиясе дә онытылып бара. Аның кемлеге турында сорау бирә башласаң да, колхозчылар, ни өчендер, елмаюын яшерә алмыйлар:
— Берәү инде шунда... — диләр.
Алтмыш биш-җитмеш яшьләренә җиткән картның колхозга кадәр булган үткәннәре хакында «бер начар сүз дә» сөйләмиләр:
— Урта хәлле крестиян иде, — диләр. — Ләкин... Тавык йомыркаларына кадәр үзе җыя. Хатыны үлгәч, тагын бер хатынга өйләнгән иде... Түзмәде, китте...
— Шул гынамы?
Такталачык авылы колхозчы картлар аны берәм-берәм димләп караганнар:
— Бергә яшәдек, бергә аш ашадык, бездән олагып калма, — дигәннәр. Ләкин ул акыллы картларның сүзен тыңламаган. Хәзер инде аңа ялынмыйлар. Бер карт ярлы колхозчы:
— Аны инде шулай үз көенә кәмит итеп калдырырга кирәк, — ди. — Өстенә карап, борынгы заманны искә төшерербез, — ди.
Ьәм ул, дөрестән дә, Такталачык авылында «Таң» колхозы музее өчен бер экспонат булып бара.
Урманга якын кыр читендә, бер ялгызы урак урып йөргән карт, ерактан урманга кереп бара торган карт бүрегә охшый. Урак машиналарының бер күтәрелеп, бер төшеп әйләнгән канатлары, тезелеп урак урып барган колхозчылар гүя ул ялгыз бүрене урманга куып баралар төсле.
Бичара.


***

Әхмәт ИСХАК
Шундый ил бар -

Пакстан, Халкы кия ак штан.
Ак штан да кия алмас,

Ярдәм алса АКШтан.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Шигырь язарга өйрәтәм...

Мәскәүдә Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укыганда, бүлмәмә курсташым шагыйрь Зөлфәт килеп керде. Чәчләре тузган, зәп-зәңгәр күзләре Парнас
тавының иң текә кыясына кунган бөркет күзләре сыман яна, ике кулы давылда бәеннән ычкынган тегермәннең канатлары шикелле болгана — димәк, шигырь язган һәм шатлыгын минем белән уртаклашырга тели.
Шулай булып чыкты да. Тотынды укырга шигырен — егерме квадрат метрлы бүлмә тараеп, кечерәеп калды, сыймый шагыйрьнең хисләре бүлмәгә, аңа киңлек кирәк, аңа авызлыкларын чәйнәп, иксез-чиксез дала буйлап чабарга кирәк, атмосфера катламын тишеп, галәмгә чыгарга, Сатурнның кыршавына басып Андромеда йолдызлыгына сикерергә, аннан яңадан планетабызга кайтып, Тын океанга чумарга, андагы берәр кашалотны кочаклап үбеп, ярга чыгарга да аяк- кулларын җирдәге материклар өстенә салып, татлы, илаһи йокыга талырга кирәк.
Шулай эшләде дә Зөлфәт. Укып бетергәч, юашланып ишек яңагына сөялде һәм гөнаһсыз күзләрен миңа текәп сүзсез калды.
Мин нишләргә тиеш идем? Әлбәттә, шигырь тәэсиренә бирелеп әсәрләнергә һәм: — Гениально! — дип кычкырырга тиеш идем. Бу моментта шагыйрьнең күңеле шундый сүзгә мохтаҗ иде. Соңыннан теләсәң ничек тәнкыйтьлә, ә бу мизгелдә шагыйрь күңеле белән бик сак булырга кирәк. Чөнки мондый чакларда шагыйрь (һәм, гомумән, һәр иҗат кешесенең) йөрәге ачылып шәп-шәрә кала, ул тиз яралана, ул яраны төзәтүе авыр була.
Ходаның биргәненә шөкер, тупаслык бездә җитәрлек инде:
— Аңламадым, — дидем.
Миннән мондый мәгънәсез һәм рәхимсез сүз көтмәгән Зөлфәт аптырап миңа карап торды.
— Шигыреңнең нәрсә турында икәнен аңламадым, — дип кабатладым.
Башын артка чөйде Зөлфәт, уң кулын югарыга ыргытты һәм:
— Шигырь нәрсә турында була аламыни! Поэзия бит ул нәрсә турында була алмый! Шигырь ул — шигырь!.. — дип ишекне ачык калдырып чыгып китте.
Гафу үтендем микән, хәтерләмим. Юк шикелле. Чөнки «шигырь нәрсә турында була аламыни!» дигән сүзе белән ул мине наданлыкта, примитивлыкта гаепләгән сыман тоелды. Мин ул вакытта да, хәзер дә әдәбиятның һәрбер жанры н ә р с ә т у р ы н д а д ы р булырга тиеш дип саныйм.
Берничә көннән бу хакта Зөлфәт белән кара-каршы утырып бәхәсләштек. Ул рәхәтләнеп миннән көлде, мин бирешмәдем. Хәтта мин аны шигырь язарга да өйрәтергә керештем. «Әгәр дә, — дидем, — илһам килеп, шигырь язарга утырсаң, иң элек, язачак шигыреңдәге фикерне проза белән, ягъни мәсәлән, салкын акыл белән кәгазьгә теркәп куй. Аннан эшкә йөрәгеңне, хисләреңне җик. Менә дигән аңлаешлы шигырь туачак», — дидем.
Идәнгә ятып, тәгәри-тәгәри көлде Зөлфәт. Шигырь турында сүз чыкса, әле дә шул вакыйганы сөйләп көлә. Мин дә аңа кушылып көлгән булам, ләкин күңелемнең кайсыдыр бер җирендә «ә бит мин ул хәтле үк хаксыз түгел» дигән уй ята...


Айдар ХӘЛИМ
Айдар-Баба һәм мин

Айдар-Баба һәм мин — икебез ике кеше.
Айдар, ай-һай, эшчән — гөрләп бара эше.
— Әнә килә! — дим мин. — Теге Айдар-Баба!
Печәр җирегезне ул барыбер таба!..
Мунча ташы театры әһелләренә
Тамашагыз гел салмыш, авыз-борыннарыгыз

Чебенле салатта.
Ирләрегез чалыш кирзада, хатыннарыгыз ертык халатта.
Чокый торгач күзен, төкерә торгач ашар ашына,

Әйләндердегез, и ...................................... тлар, халкыбызны да
мунча ташына.

Марсель ГАЛИЕВ
Беренче поезд белән

— 'Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев постыннан төшерелүгә, мин беренче поезд белән Мәскәүдән кайтып төшәчәкмен. Бөтенләйгә! — дигән башкалада яшәп язучы Ринат Мөхәммәдиев.
Берничә елдан соң, Минтимер Шәймиев президентлык постын калдыра. Бу хәбәр яшен тизлегендә таралып өлгерә. Яңгыравык исемле дүрт-биш язучы, ашкынып, Казанның Тимер юл вокзалына төшәләр, Ринат Мөхәммәдиевне каршыларга, мул чәчәк букетлары тотып...
Менә, Мәскәү ягыннан икенче поезд килә, өченче... бишенче... унынчы поезд...
И көтәләр болар, и көтәләр...
Ә беренче поезд һаман килми дә килми икән.


Сугыш-мазар чыкса...
Шагыйрь Разил Вәлиев үзе кебек үк җор телле энекәше Рәмзил белән Васильевода дача төзи. (1976 ел бу). Алны-ялны белми атна-ун көн эшлиләр болар.
Шулай беркөнне Рәмзил кыбырсый башлый:
— Абый, Казанга кайтып килик.
— Ни калган анда?
— Болай булмый, абый, кайтып килик Казанга.
— Ни җитми сиңа?! Ашарыңа-эчәреңә бар, сандугачлар сайрый, һава әйбәт.
— Атна буе газета укыган юк, радио тыңламыйбыз, бер хәбәрсез...
— Башыңны ял иттер әзрәк.
— Үкенечкә калмасын, дим, абый. Сугыш-мазар чыккан булса... Бөтен дус-иш түшенә орден-медаль тезеп кайтачак, без, икәү, бернәрсәсез торып калабыз бит...


Сынмаган
Берничә елдан соң Рәмзил, зур тизлек белән «Жигули»енда барганда, йөк машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешә. «Жигули»е тәмам җимерелеп, арт тәгәрмәчләре генә исән кала. Үзенә унҗиде тапкыр операция ясыйлар.
Айлар буе янында торып саклаган хатыны беркөнне түзми, мышык-мышык елап, үзалдына сөйләнә:
— И-и, ничекләр генә терелерсең инде, бөтен җирең сынып беткән бит...
Тарттырылган, күтәртелгән, беркетелгән, гипска катырылган гәүдә эченнән тавыш килә:
— Кайгырма, хатын, сиңа кирәк җире сынмаган бит әле...
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.