Тормыш язган хикәяләр
Кем син, Хәмит абый?
Алар кичә дә күрше Хәмит абыйлары янында иделәр: анда рәхәт, тик Гөлфиянең бабасы гына ачулана. «Йөрмә аның тирәсендә», — диеп җитәкләп алып кереп китә.
Ә Хәмит абыйлары янында кызык! Ул сугыш вакытында башыннан үткәннәрне сөйләп, балаларны шаккатыра. Менә Гөлфия дә малай булып туган булса, Хәмит абыйсы шикелле атка атланып чабар иде, танкка да утырып, курыкмыйча, утлар-сулар кичәр иде.
Һәр көнне диярлек бура эченә кереп түгәрәкләнеп утыралар да Хәмит абыйларын тыңлыйлар. Ул бер ярсып, бер тынычланып сөйли дә сөйли: «Шула- а-ай, күрде инде безнең башлар!» — диеп сузып көн дә яңа кызыклар белән дәвам итә, күз яшьләрен дә сөртеп куя.
«Җәйнең эссе көне, минем «Буян» кушаматлы атым бар иде, шулай командир: «Алга!» — дигән приказ бирде дә, ыргылдым, малай, алга. Буянның корсагына ыңгырчак белән бер генә тибеп куюым була, без уктай атылабыз, як-якта, пулялар тиеп, башкалар егылып кала, ә без гел алгы сызыкта. Шулай чабып барганда, минага эләктек бит, малай. Буян бер якка очты, мин — икенче якка. Аягыма мина кыйпылчыгы тигән, ә атка берни дә юк. Буян мине эзләп табып, яныма килеп ятты, ялыннан тотып алып, бергәләп шуыштык, малай. Шулай итеп, мине ут эченнән алып чыгып, медсанчастька алып кайтты Буяным. Мин аңа по гроб жизни бурычлы».
«Ә Буян кайда соң хәзер?» — дип сорап куйды берсе. «Юк инде ул, аны, яхшы ат булгач, генералга бирделәр. Безнең аерылышканны күрсәгез икән сез! Ул елый, мин аның муеныннан кочаклап елыйм, көчкә аердылар».
Кинәт бураның теге ягыннан Гарифулла бабай тавышы ишетелә: «Хәмит, җитәр инде, туктат инде бу баламутыңны». Гөлфия тора да, бабайдан эләккәнче, тизрәк сыза. Бабай Хәмит абый белән сөйләшеп кала. Өйгә кайткач: «Кыз башың белән берүзең малайлар арасында утырасың, Хәмит ни сөйләмәс, йөрмә кабат анда, мә, ичмасам минем куфайкының сәдәбен тагып бир!» — дип Гөлфияне орышып эш куша.
Гарифулла бабай да сугышта булган, тик ул берни дә сөйләми. «Әй, искә төшерсәң, тимер ярчыкларга җан керә бит», — дип сүзен туктата ул. Гөлфия һич аңламый: ничек инде, тимергә җан керсен, сөйлисе килмәгәнгә шулай әйтәдер ул, дип үпкәли генә. Ә менә Хәмит абый бөтен җирдә булган. Берлинның стенасына пәке очы белән кырып үзенең исемен дә язып кайткан. Әйе шул, аның исемендә биш кенә
174
хәреф, тиз языладыр, ә бабайның хәрефләре күбрәк: Га-ри-фул-ла.
«Их, сез минем самолётта очканны күрсәгез!?» — диеп кызыктырып сөйләп китте беркөнне Хәмит абый. Самолётны бер кулы белән генә йөрткән ул, икенче кулы белән мылтыктан аткан. Шуны сөйләттереп бетермәде бит Гарифулла бабай, бура авызына килеп башын тыкты да: «Әй, Хәмит, ничек оялмыйсың син? Бу балаларны алдап утырганың өчен Ходай орыр, валлаһи. Без сугышып йөргәндә дүрт ел буе базда яттың бит син. Әниең, бау бәйләп, сиңа ашау төшерә торган булган. Тфү!» — дип лач итеп төкерде дә таягына таянып, аксаклый-аксаклый китеп барды. Бабасы ачуланыр дип Гөлфия аның артыннан йөгерде.
Бүре
Авыр сугыш еллары... Ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. Тамак өчен, җан саклар өчен адәм баласы ниләр генә эшләми. Ил белән күргән авырлык беркемне дә читләтеп үтмәгән еллар, шул еллардагы авырлык әнием җилкәсенә дә төшә.
Ач килеш, иптәш кызларына ияреп урманга ризык эзләп чыгып китәләр алар. Урман үзенең үләннәре, гөмбә-җиләкләре, каеры-тузлары белән халыкны ачлык-ялангачлыктан саклап кала.
Көч-хәл белән урманга килеп җиткәч, барысы да юага ябырылганнар, әнием дә юаны (мин аның нинди үлән икәнен белмим) ач тамакка ашый да ашый икән. «Күп ашама, харап буласың», — дигән иптәшләре. Ә ачыгудан тәмам гаҗиз булган әнием ашаган да ашаган шул, өйдә ачлыктан интегүче туганнарына да күп итеп җыйган, инде күтәренеп кайтыр юлга чыккач, бөгелеп төшкән. «Җирләр тырмап елыйм, кире дә чыгара алмыйм, эчем авыртуга түзеп булмый, иптәшләрем дә нәрсә эшләргә белмиләр. Ерак түгел елгадан миңа кушучлап су ташып эчерттеләр, шуннан соң гына бераз авырту басылып, хәл керде», — дип искә ала иде әнием.
«Өй җылытырга утын юк, салам ташып ягып, йокыга китеп, өй эчләре белән янып үлүчеләр дә бик күп булды ул вакытта. Өй җылытырга кирәк, салам беткән, салкыннан туңып ничек төн чыгарга? Җитмәсә, төнгә каршы буран да кузгалырга тора, иптәш кызларым: «Безнең төн чыгарга саламыбыз бар әле», — дип, бармаска булдылар, ә мин берүзем киттем», — дип сөйләвен дәвам итә әнием. Әйтерсең, чын әкият.
Шулай итеп, әнием, кулына озын гына бау тотып, салам эскерте эзләп басуга чыгып китә. Инде караңгы төшкән, юлны чамалап кына, адаша- саташа барганда, әллә кайда еракта ике ут күрә. Машина килә, ахрысы, диеп юлын дәвам итә ул. Бара торгач, бу утлар ике генә түгел, берничәгә әйләнә. Әни пошаманга төшә: «Әллә бүреләр микән?» — дигән уй йөгереп үтә аның башыннан. Ә утлар якынайганнан-якыная бара.
Кулындагы бавын, бияләен салып ташлап, кайтыр юлга таба йөгерә башлый ул. Бик озак йөгереп хәлсезләнгәч, артына борылып караса, бер бүре артыннан ук ияреп бара икән, хәтта әни аның сулыш алуларына кадәр ишетә. Шуннан соң ул, ниндидер бик көчле шартлау тавышыннан куркып, җиргә егыла. Тавыш тагын, тагын яңгыраган, әйтерсең, колак төбендә генә бүреләр нидер шартлаталар кебек тоела аңа. Әллә шартлаудан, әллә бүреләрдән куркып, әнием юл уртасында аңын җуйган.
«Җә, тор инде, тор, җатма, гәүдәңә салкын тияр!» — дигән тавышка аңына килгәч, күрше Гариф абый аңа өйгә кайтырга булышкан. «Тәмәке тартырга чыккан идем, нидер уйлап, капканы ачсам, шәйлим, кемнедер бүреләр куа бит, мәйтәм, бер генә түгел, дүрт-бишенең күзе ялтырый. Туктале, дим, тиз генә өйдән мылтык алып чыктым да һавага атып җибәрдем. Алла рәхмәте белән бүреләр кирегә чапты. Ә теге кеше каядыр юкка чыкты, әллә бүреләр өстерәп йөгерде, әллә җир йотты... Каршы йөгердем, барып җитсәм, куркып киттем, селкенмичә дә аңсыз ятасың, аннан өеңә озатып куйдым», — дип, әниемне бүреләр авызыннан ничек алып калганын иртән кереп сөйләгән ул.
«Менә, кызым, сезгә ялган — миңа чын», — дип, күңелендәге хатирәләрен сөйли торган иде әнием.
Авыр туфрагы җиңел булсын!..