Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘТИЕМ ӘМАНӘТЕ

«Ватан-Ана ягына очкан ядрәләрне күкрәгең белән каплау өчен генә дә бу дөньяга килүең — үзе олы Бәхет!..»
Леонид Леонов, язучы-академик.
Элекке СССР, хәзер исә Россия Федерациясе карамагындагы Оборона министрлыгының Подольск шәһәрендәге (Мәскәү өлкәсе) Үзәк архивына еш барам мин. Биредә эзләнүче-тикшеренүчеләрнең куллары бөтенләй тимәгән бихисап документлар саклана әле. Дары исе сеңгән, чит-читләрен ялкын өткән, канга манчылган шул хәрби документлар каһарманнарыбыз турында бик күп нәрсәләр сөйли. «Серләр һәм чын хакыйкать мәгарәсе»нә килгән саен, Бөек Ватан сугышының моңарчы билгесез саналган батырлары белән очрашам. Алар арасында матросовчылар аерым урын били. А. Матросов һәм аның рухташлары белән тирәнтен кызыксынуыма килсәк, моңа гвардияче каһарман әтием — Әхмәтсафа Мостафа улы (1925 —1982) төп сәбәпче. Ике атна элек кенә 18 яшен тутырган гвардия рядовое 1943 елның 15 октябрендә Псков өлкәсенең Невель районындагы Горушки авылын дошманнан азат итү өчен барган хәлиткеч һөҗүм вакытында үлем уклары сибүче дзот амбразурасын күкрәге белән каплый. Госпитальләрдә озак айлар буена дәваланып,
Ходайның мең рәхмәте белән, үлемне җиңгән иң кадерле кешебез миңа шундый батырларны эзләп табарга васыять әйтеп калдырган иде. Озак еллар дәвамында шул изге әманәтне тормышка ашыру буенча җиң сызганып эшлим.
...Инде тарих китапларыннан, газета-журналлардан укып белгәнебезчә, 1943 елның февралендә Калинин фронтында актив һөҗүм алып баручы 22нче армия карамагындагы 91нче укчы бригаданың 2нче аерым батальоны рядовое — 19 яшьлек комсомолец Александр Матвеевич Матросов, Калинин өлкәсенең (хәзер Псков өлкәсенә керә) Великие Луки районындагы Чернушки авылы өчен барган сугышта, гранаталары һәм автоматында патроннары беткәч, үлем уклары сибүче дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплый — үз гомере бәрабәренә дистәләрчә сугышчан иптәшләрен котылгысыз үлемнән коткарып кала. Хәзер шунысы да төгәл билгеле — Үлемсезлеккә адымны Александр 11 сәгать 15 минутта ясый. Заманында легендар Зоя Космодемьянскаяны (1923 — 1941) җәзалаган 197нче немец пехота дивизиясе башкисәрләренә каршы көрәштә батырларча һәлак була ул... Кыз туганын кыю яклаган гаярь егет кебек!
СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 19 июнендә игълан ителгән Указы нигезендә А.М.Матросовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул хезмәт иткән укчы бригада исә 56нчы гвардияче укчы дивизиянең А. Матросов исемендәге 254нче гвардияче укчы полкы итеп үзгәртелә. Александрның исеме часть сугышчыларының 1нче ротасы исемлегенә мәңгелеккә кертелә...
Әнә шулай А.М.Матросов үрнәгендә зур фидакарьлек үрнәге күрсәткән батырларны без дистәләрчә еллар дәвамында «матросовчылар» дип атап йөрттек. Архивларда кат-кат эшләвебез, батырлар туган һәм һәлак булган урыннарга махсус
экспедицияләр оештыруыбыз нәтиҗәсендә безгә шундый каһарманнардан 438 кешенең исем-фамилиясе мәгълүм булды. Шуларның 250гә якыны — утыз яшькә дә җитмәгән кешеләр. Якташыбыз Филипп Мазилинга исә (ул Татарстанның Аксубай районыннан) тиңдәшсез фидакарьлек үрнәге күрсәткәндә илле яшь тулган була!
Матросовчылар исемлегенә элеккеге СССР территориясендә яшәгән барлык милләт вәкилләре дә кергән диярлек. Араларында ике хатын-кыз — Николай Гастелло исемендәге
Әхмәтсафа Мостафин улы Шанинур белән. 1981 ел.
ШАҺИНУР МОСТАФИН
64
партизан отряды разведчигы Римма Шершнева, медицина хезмәте кече лейтенанты Нина Бобылёва һәм ике яшүсмер — «Октябрь» партизан отряды диверсанты, шартлатучы Миша Белуш, 252нче укчы дивизиянең 332нче аерым разведка ротасы рядовое Толя Комар да бар...
Эзләнүләр барышында дулкынландыргыч фактларга да тап булдык: Бөек Ватан сугышы елларында А.Матросовка кадәр үк инде совет сугышчыларыннан алтмыш биш кеше (!) күкрәкләре белән дошманның ут нокталарын томалаган икән бит! Шулардан иң беренчесе — танкист Александр Константинович Панкратов. Ул — Бөек Октябрь социалистик революциясе яшьтәше. Тумышы белән Вологдадан. Коммунист. Рота кече политругы. 1941 елның 24 августында Новгород янындагы Спасс-Нередица торак пунктында хәрби машинасы сафтан чыккач, Александр Константинович сугышчан иптәшләрен атакага күтәрә һәм дошманның ут ноктасын күкрәге белән каплый. Бу батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Легендар политрук турында 1941 елның 20 ноябрендә «Правда» газетасы да язып чыга...
Жыеп кына әйткәндә, 1941 елда ун сугышчы дошманның ут нокталарын күкрәкләре белән томалый. 1942 елда бу сан — кырык дүрткә, 1943 елда йөз дә җиде кешегә җитә (1943 елдагылар арасыннан 1 гыйнвардан 27 февральгәчә — А.Матросов батырлык күрсәткән көнгәчә — тагын унбер кеше, күкрәкләре белән дошман дзоты амбразуралары каплап, фидакарьләрчә һәлак була). 1944 елда шундый батырлык үрнәге күрсәтүчеләр саны ике йөзгә якынлаша. 1945 елда җитмеш дүрт сугышчы үлем уклары сибүче дошман дзотлары амбразураларын күкрәкләре белән томалыйлар (бу исәпкә милитаристик Япониягә каршы көрәштә яу кырында һәлак булган унөч матросовчы да керә). Әлеге каһарманнарның йөздән артыгы — коммунистлар, өч йөзгә якыны — ВЛКСМ әгъзалары...
Бер уңайдан, шунысын да искәртеп узыйк: мондый фидакарьлек үрнәген иң беренче мәртәбә моннан күп еллар элек Пелёвин фамилияле сугышчы күрсәтә. Ул 1919 елның июнендә «революция бишеге» Петроград янындагы Керестенёво авылы тирәсендә генерал Юденичның акгвардиячеләренә каршы барган хәлиткеч бер көрәштә күкрәге белән дошманның ут өермәсен каплый... Башкортстанның Нуриман районындагы Иске Бөреч авылыннан ветеран педагог Габит ага Хәммәтнуровның безгә җибәргән хатыннан күренгәнчә, Гражданнар сугышы чорында Быков фамилияле солдат та шундый батырлык үрнәге күрсәткән икән — әлеге факт Советлар Союзы Маршалы К.Е.Ворошиловның истәлекләрендә сакланып калган.
Тик мондый егетлек үз вакытында тиешенчә бәя алмаган, киң яктыртылмаган... Инде Бөек Ватан сугышы чоры каһарманнарына килсәк, архивларда җентекле эзләнүләр алып барган саен, Панкратов-Матросов-Гафиятуллин кебек фидакарь җаннарның тагын да күбрәк булачагына һич тә шигебез юк...
Әлеге уй-фикеребезне раслау өчен, күренекле эзтабар-публицист Эд. Поляновскийнын 1997 елның 29 гыйнварында «Известия» газетасында дөнья күргән гастеллочылар һәм матросовчылар турындагы күләмле язмасыннан бер өзек китереп үтәсебез килә:
«...С полковником в отставке Александром Петровичем Коваленко я познакомился в Подольском архиве. Он собирал данные о гастелловцах, талалихинцах, маресьевцах и матросовцах... Работа огромная, факты интересные. Матросовцев за войну набралось 470 человек. Из них 9 человек, закрывших грудью амбразуру, остались живы. 83 человека до подвига Матросова стали матросовцами».
Әнә шулай, Галиҗәнап Вакыт һәм тынгысыз эзтабарлар «матросовчылар» исемлегенә яңадан-яңа төзәтмәләр кертеп тора. Бары тик күңел биреп эзләнергә, архив документларын, үткәндәге тарих сәхифәләрен зур игътибар, нык түземлелек белән өйрәнергә генә кирәк!..
Шунысы сокландыра: дошманның ут нокталарын күкрәкләре белән пехотачылар да, диңгезчеләр дә, танкистлар да, чик сакчылары да каплаган. Ленинград шәһәрен
саклап калу өчен барган сугышларда гына да илле дүрт кеше шушы соңгы чарадан файдаланган. Каһарманнар арасында офицерлар да байтак.
Матросовчыларның кайберләре икәүләп яисә өчәүләп берьюлы амбразурага ташланган. Мәсәлән, 1942 елның 29 гыйнварында борынгы рус шәһәре Новгород янында коммунистлардан сержант Иван Герасименко, рядовойлардан Леонтий Черемнов һәм Александр Красилов, төнге һөҗүм барышында дошманның берьюлы өч дзотын күкрәкләре белән каплап, сугышчан иптәшләренә җиңүгә юл ачалар... 1942 елның 18 августында Сталинград өчен барган сугышларда комсомоллардан политрук Пётр Гутченко белән взвод командиры Александр Покальчук та шундый ук каһарманлык үрнәге күрсәткәннәр.
ӘТИЕМ ӘМАНӘТЕ
3. «К. У.» № 5 65
1944 елның 23 июнендә Витебск өлкәсенең Остров Юрьев (Осинторф) пункты өчен барган сугышларда татар халкының гаярь улы — гвардия кече сержанты, комсомолец Бари Шәвәлиев белән украин егете — гвардия лейтенанты Иван Ильченко икәүләшеп дошманның бер үк ут ноктасын күкрәкләре белән каплыйлар. (Бу хакта атаклы эзтабар язучы — Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, батырларны барлау өлкәсендә күпьеллык эзлекле эшчәнлеге өчен республикабыз каләм әһелләренең «Бәллүр каләм» иҗади бәйгесендә Гран-прига лаек булган Шамил ага Рәкыйпов «Чәчәкләр сөйли белә» дигән документаль бәян да язды.)
Татарстан улларының үз-үзләрен аямыйча сугышулары турында Советлар Союзы маршалларының, зур хәрби җитәкчеләрнең мактау сүзләре күпләргә мәгълүм. Инде үзебезнең матросовчыларга килсәк, аларның саны егерме биш кешегә җитте. Шуларның бишесе — офицер. Каһарманнарыбызның дүртесе — рус, берсе — чуаш, егермесе — татар халкы вәкилләре (милләттәшебезнең өчесе Башкортстаннан). Мондый ватанпәрвәрләр күбрәк булырга да мөмкин. Эзләнүләр дәвам итә...
Каһарман якташларыбызның туган җирләре — Татарстанның Аксубай, Арча, Әлмәт, Әлки, Баулы, Буа, Балык Бистәсе, Биектау, Бөгелмә, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары. Дүрт батыр — Казаннан. Башкортстандагы яугир милләттәшләребез исә — Дәүләкән, Учалы, Чишмә районнарыннан. Бу ватанпәрвәрләрнең каберләре Витебск, Гомель, Кировоград, Курск, Санкт-Петербург, Смоленск, Одесса, Орёл, Псков, Ростов өлкәләрендә, Новороссийскида, Карелиядә. Дүрт каһарман исә Венгрия, Германия, Польша җирләрендә мәңгелек йокыга талган...
* * *
...Инде легендар Александр Матросовның шәхесе турында да кайбер фикерләребезне әйтеп үтик.
Соңгы елларда ачыкланганча, әлеге каһарман комсомолецның биографиясендә дә озак вакытлар дәвамында серле «ак таплар» яшәп килгән икән. Тынгысыз эзтабарларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, матбугат битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында аның кайда туганлыгы һәм чын исем-фамилиясе игълан ителде. Бу өлкәдә башлап йөрүчеләрнең иң тәүгесе — тугандаш Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы журналист һәм эзтабар язучы Рәүф Насыйров. Аның «Совет Башкортостаны» газетасының 1988 елгы 228-230 һәм 233нче саннарында басылган «Син кайдан, Матросов?» һәм шул ук газетаның 1989 елгы 258-260нчы саннарында дөнья күргән «Мине «Матросов» диеп атагыз...» дигән дулкынландыргыч язмалары, эзләнү-ачышлары бик кызыклы. Әлеге авторның Уфада «Китап» нәшриятында 1994 елда рус телендә дөнья күргән «Откуда ты родом, Матросов?» дигән документаль-тарихи әсәре дә каһарман турында чын хакыйкатьне ачу юнәлешендә күңел ышанырлык төпле дәлилләрдән тора. Чыннан да, моңарчы А.Матросовка кагылышлы төрле документларда һәм аның хакында язылган китапларда батырның туган җире итеп Украина, Днепропетровск шәһәре күрсәтелде. Әмма бу дөреслеккә һич тә туры килми икән. И.Легостаевның «Бросок в бессмертие» китабына кереш сүз язган генерал-полковник И.Медников та бу хакта: «...Матросовның балачагы турында нинди дә булса дөрес мәгълүматлар сакланмаган», — дип искәртеп үтә. Тагын бер саллы дәлил: моннан байтак еллар элек «Правда» газетасында Мәскәү язучысы, тарих фәннәре кандидаты М.Шкадаревичның Днепропетровский барып, А.Матросовның туган җирен ачыклау белән шөгыльләнүе турында хәбәр ителгән иде. Әмма анда ул Матросовка кагылышлы берни дә таба алмый.
Мин үзем дә, Подольскидагы Үзәк архивта эшләгән вакытта, А.Матросовны бүләкләүгә кагылышлы документлар белән җентекләп таныштым. Тик аларда да батырның туган җире күрсәтелмәгән иде. (Кара: 33нче фонд, 682525нче тасвирлама, 32нче эш, 305-317нче битләр).
Ә кайдан, кем соң ул Александр Матросов?
«...Башкортостанның Учалы районындагы Кунакбай авылында туып үскән ул,
— дип яза Р.Насыйров. — Матросовның чын фамилиясе — Мөхәммәтҗанов. Исеме
— Шакирҗан. Әтисе — Юныс. Әнисе — Мөслимә...»
Ә ничек Мөхәммәтҗанов Матросов булып киткән соң? Аңа да җавап бар. Гражданнар сугышыннан гарипләнеп кайткан, өстәвенә сукыр да булган, әмма бик җор сүзле, шаян табигатьле, хыялга бирелүчән, әкиятләр сөйләргә яратучы Юныс солдат гаиләсендә 1923 елның 5 февралендә туа Шакирҗан. Әнисе үлгәч, әтисе Фәрхиямал исемле икенче хатынга
ШАҺИНУР МОСТАФИН
66
өйләнә. Яшәү шартлары үтә авыр була аларның, иске генә мунчада көн күрәләр. Ашау-эчү ягы да бик такыр. Аптырагач, Шакирҗан 1934 елда, унбер яшендә, авылны ташлап, читкә чыгып китә. Шуннан соңгы тормышы балалар йортларында, хезмәт колониясендә үтә. Казанда да калган аның эзләре...
Үтә фәкыйрьлектә яшәгән туган авылына кире кайтаруларыннан шикләнеп, Шакирҗан үзенең туып-үскән төбәген дә, чын исем-фамилиясен дә үзгәртергә мәҗбүр була. Кыскасы, матрос киеменә, матрос биюенә гашыйк егет Саша Матросовка әйләнә һәм соңыннан шул исем-фамилия белән бөтен дөньяга таныла...
Тарихта мондый гыйбрәтле мисаллар шактый. Актаныш районының Зөбәер авылында туган атаклы партизан, Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаев, мәсәлән, ил күләмендә Николай Орлов буларак яхшы билгеле. Бу хакта исеме югарыда хөрмәтләп телгә алынган эзтабар әдип Шамил Рәкыйпов «Мәтрүшкәләр һаман хуш исле» дигән кыйссасында бик җентекләп яза.
Башкортстандагы каләмдәшебез Рәүф Хәй улы Насыйровның югарыда телгә алынган русча китабында тагын бик кызыклы фактка тап булдым: Александр Матросов белән Шакирҗан Мөхәммәтҗановның фоторәсемнәрендәге искиткеч охшашлык, тәңгәллек! Бу хакта СССР Юстиция министрлыгының суд медэкспертизалары буенча Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтыннан махсус белешмә дә бирелгән (171 бит).
Әлеге каһарманның нинди милләттән булуына килсәк, бу хакта армия генералы, хәрби фәннәр докторы, тарих фәннәре докторы, Россия Федерациясенең Хәрби Фәннәр академиясе президенты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев 2006 елда Мәскәүдә «Закон и порядок» нәшриятында чыккан «Татары. Воины. Труженики. Патриоты» дигән 396 битле китапның (авторлары — М.С.Хәкимов, М.А.Сәфәров) кереш өлешендәге язмасында болай ди: «...Александр Матросов (Шакир Мухаметзянов) — сын татарского народа... Его легендарный подвиг во время войны повторило много бойцов. Среди них более десятка воинов татар: Газинур Гафиятуллин, Барый Шавалеев, Абдулла Салимов... Многие из них не удостоены никаких наград...» (10-11 битләр). «Татар энциклопедиясе»нең 2014 елда Казанда дөнья күргән IV томында да Александр Матросовның татар булуы әйтелә.
Хәзер инде Саша-Шакирҗан тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәткән көнгә дә тукталып үтик.
СССР Оборона Халык Комиссары, Советлар Союзы Маршалы И.В.Сталинның 269нчы приказында әлеге дата 1943 елның 23 феврале дип күрсәтелсә дә, бу дөреслеккә туры килми. Александр 27 февральдә һәлак була. А. Матросовны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итүче командирлар әлеге датаны 23 февральгә — Кызыл Армиянең туган көненә күчереп, махсус шулай эшләгәннәр. Бу хакта А. В. Сульдинның «История Великой Отечественной войны. Полная хроника 1418 дней/1418 ночей» дигән 716 битле энциклопедик китабында (М, изд-во «Астрель: Олимп», 2010), 351нче биттә язылган.
ӘТИЕМ ӘМАНӘТЕ
3.* 67
* * *
«Матросовчылар» дигәннән безгә хәзер искитмәле батырлык үрнәге күрсәтеп исән калган каһарманнарның да исем-фамилияләре мәгълүм. Госпитальләрдә озаклап дәваланганнан соң, терелеп, үз аякларына баскан ватанпәрвәрләрдән казакъ Сабалак Оразалинов, украин Владимир Майборский, грузин Георгий Майсурадзе, яһүд Товье Райз, рус егетләре Леонтий Кондратьев, Степан Кочнев, Александр Удодов белән бергә, татар каһарманнары Мансур Вәлиуллин, Әхмәтсафа Мостафин исемнәрен дә зур горурлык һәм тирән ихтирам хисләре белән искә алабыз.
Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: ялкынлы-кайнар йөрәкләре белән дошман ядрәләрен эреткән моңарчы билгесез каһарманнарның да якты исемнәре, мәңгелек данга төрелеп, тиздән безнең арабызга кайтыр һәм күңелләребез күкләрендә йолдызлардай балкыр! Галәм — йолдызлары белән, халкыбыз исә үзенең батырлары белән матур бит...
...Патриот шагыйребез Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларыннан алда, 1943 елда Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән атаклы чех язучысы — 40 яшьлек Юлиус Фучик сүзләрен һичкайчан хәтеребездән чыгармыйк: «...Мин батырларның билгесезлектә калмавын, аларны һәр кешенең дә белүен теләр идем. Ул каһарманнарның һәркайсының үз исеме, карашы, уй-тойгылары һәм ышанычлары булган. Һәм шуңа күрә аларның, хәтта иң билгесезләрнең дә, газаплары тарихка мәгълүм шәхесләрнекеннән бер дә ким түгел. Сугышта корбан ителгәннәр Сезгә дусларыгыздай, туган-тумачаларыгыздай һәм үзегездәй һәрвакыт якын булсыннар!..»
* * *
Хәзер исә журнал укучыларыбыз игътибарына әлеге каһарман милләттәшләребезнең иң беренчесе — Сәмигулла Кәримуллин турында тулырак мәгълүматлы документаль язмабызны да тәкъдим итәбез.

ЯДРӘЛӘРНЕ ЭРЕТКӘН ЙӨРӘК
«...Ләкин ышанмыйм мин үлемгә!
Шушы ышанычтан алып рух, Мин үзем дә, минем җырым да Ахыр минуткача политрук!..»
Ренат Харис
Кукмара район газетасының беренче редакторы, легендар политрук Сәмигулла Гарифулла улы Кәримуллин. Александр Матросов, ягъни Шакирҗан Мөхәммәтҗановтан бер ел чамасы алдарак, 1942 елның 31 мартында, күкрәге белән дошман дзоты амбразурасын томалап, сугышчан иптәшләренә җиңү өчен юл ачкан.
Дистәләрчә еллар үтү сәбәпле, инде саргаеп беткән фоторәсемнән безгә ачык изүле ак күлмәк кигән бер ир-егет карап тора. «Нихәл, якташ?! Дөньялар тынычмы, тормышлар матурмы? Без түккән кан бушка китмәдеме? Җиремнең- илемнең киләчәге ышанычлы куллардамы?» — дигәндәй өздереп карый ул безгә.
Хәер, гаҗәпләнерлек тә түгел: гомере буе янып-ялкынланып яшәүче, якты киләчәк өчен көрәшнең иң алгы сызыгында үз артыннан күпләрне әйдәп баручы көчле рухлы кеше булган бит ул Сәмигулла Гарифулла улы! Сугышка кадәр ул әнә шулай гел актан киенеп йөрергә яраткан. Күңеле дә ак, намусы да пакь булган аның. Биографиясенә кагылышлы мәгълүматлар, хатлар, истәлекләр, архив документлары белән танышканда шуңа кат-кат инанасың...
Каһарман якташыбызның якты образын тулы итеп күз алдына китерүдә Кукмара эшчеләр бистәсендә һәм Казан шәһәрендә яшәүче бертуганнары Нурҗиһан апа белән Рабига апа Кәримуллиналар нык булышлык күрсәтте. Инде өлкән яшьтә булуларына карамастан, һәр ике ветеранның да кәефләре әйбәт, хәтерләре яхшы...
Сәмигулла Гарифулла улының Иркутск өлкәсендәге Братск сусаклагычында судно капитаны булып эшләүче бердәнбер улы Рафаэль Сәмиевич та безгә ярдәм итте. Ул әтисенә кагылышлы документларны һәм фоторәсемнәрне күз карасыдай кадерләп саклый икән.
ШАҺИНУР МОСТАФИН
68
...1906 елның 30 июлендә элеккеге Мамадыш өязенең (хәзерге Кукмара районының) Югары Арбаш авылында ярлы игенче Гарифулла агай белән Шәмсенаһар апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә Сәмигулла. Баштагы ике балалары — Зәйнәп белән Нурҗиһан — кызлар булганлыктан, алар гаиләсенә имана җире бик аз тия. Дүртенче бала булып Рабига атлы кызлары туганнан соң, Гарифулла агай, ачлык- ялангачлыкка чыдар әмәле калмагач, 1909 елда, гаиләсен ияртеп, Себер якларына бәхет эзләргә чыгып китә. Миллионер Михельсонның Анжеро-Судженскидагы күмер шахтасында эшли башлый ул. Биредә яшәгәндә Кәримуллиннарның тагын байтак кына балалары дөньяга килә. Әмма гаиләдәге ундүрт баладан (җиде малай һәм җиде кыздан) нибары җидесе генә исән-сау кала. Калганнары исә ачлы-туклы гомер кичерүдән, һәртөрле авырулардан бик яшьли үләләр.
Әнә шуңа күрә дә Октябрь революциясен үтә шатланып, якты зур өметләр баглап каршылый Кәримуллиннарның ишле гаиләсе. Үзләре укый-яза белмәгәнлектән, Гарифулла агай белән Шәмсенаһар апа, Советлар власте биргән зур хокуклардан файдаланып, кызларын һәм улларын ничек кенә булса да белемле итүне үзләренә олы бурыч-максат итеп куялар. Һәм бу теләкләренә тулысынча ирешәләр алар. Балаларының һәммәсе Мәскәү, Казан, Томск шәһәрләрендәге партия-совет мәктәпләрендә, вузларда, техникумнарда укып, төпле белем-тәрбия алалар. Кемнәр генә чыкмый әлеге ишле гаиләдән. Зәйнәп исемле иң олы апалары, мәсәлән, шактый еллар дәвамында ВКП(б)ның Кукмара һәм Балтач райкомнарында бүлек мөдире, икенче секретарь, беренче секретарь була. Башка кыз туганнарыннан Нурҗиһан белән Рабига, югары уку йортларын тәмамлап, берсе — педагог, икенчесе табибә буларак, халыкның ихтирамын казаналар. Заманында хезмәт юлын ВЛКСМның Кукмара райкомында беренче секретарь булып башлаган һәм Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград шәһәрен батырларча саклаган Мәгъсүм исемле ир туганнары исә, Казан елга техникумын тәмамлап, Кыргызстанның Рыбачье шәһәрендә — Ыссык күл пароходчылыгында шкипер булып эшли, исеме телдән төшми. Шамил исемле кече туганнары, Мәскәү урман хуҗалыгы институтында белем алып, Братск шәһәрендә үз белгечлеге буенча озак еллар җитәкче эштә була.
Бөек Ватан сугышында бу гаиләдән ике бертуган батырларча һәлак була. Беренчесе — Гомәр. Кукмара бистәсендә 2нче урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, аны Куйбышев шәһәренә командирлар әзерли торган хәрби училищега укырга җибәрәләр. Шуннан ул үзе теләп яу кырына китә һәм якты киләчәгебез өчен чәчәктәй гомерен бирә.
Икенче каһарман — Сәмигулла Кәримуллин. Сугышка киткәнче ул сәяси чыныгу үтә. Якын туганнарының сөйләүләренә һәм хәзер инде мәрхүмә булган өлкән апалары Зәйнәп Кәримуллина-Нигъмәтуллинаның язма истәлекләренә караганда, Сәмигулла Гарифулла улы Томскида партия-совет мәктәбендә, Казанда коммунистик университетта укый. Ике ел Мәскәүдә Н.Нариманов исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институтында дипломатлар әзерли торган факультетның төрек секторында белем ала. Шактый вакыт Новосибирскида «Азат Себер» газетасы редакциясендә эшли, аннары матбугат өлкәсендәге эшчәнлеген Татарстанда дәвам иттерә... 1929 елның көзендә илдә колхозлашу хәрәкәте башлангач, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Сәмигулла Гарифулла улын Кукмарага эшкә җибәрә. Һәм ул биредә күмәк хуҗалыклар оештырып йөри. 1930 елның августында С.Г.Кәримуллин яңа оешкан Кукмара районында чыгарга тиешле «Колхозчы» исемле газетаның беренче редакторы итеп билгеләнә. Искиткеч тырышлык-тынгысызлык нәтиҗәсендә әлеге газетаның беренче саны шул елның 14 сентябрендә үк укучылар кулына килеп керә.
Кукмара районында эшне җайга салганнан соң, Сәмигулла Гарифулла улын 1933 елның җәендә Балык Бистәсе районына политбүлек газетасы редакторы
ЯДРӘЛӘРНЕ ЭРЕТКӘН ЙӨРӘК
69
итеп билгелиләр. Биредә дә ул, МТС эше белән район киңлекләрен иңләгән чагында, үзенең иң беренче чиратта журналист икәнлеген онытмый, республика матбугатына материаллар җибәреп тора. Бездә аның «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарының актив хәбәрчесе булуы турындагы документлар да саклана.
1934 елның көзендә Сәмигулла янына яшьлек дусты Шәйхи Маннур кунакка килә. Шагыйрьнең «Гайҗан бабай» поэмасының тууына да нәкъ менә Сәми дусты сәбәпче була.
Соңыннан, еллар үткәч, Ш.Маннур үзенең «Агымсуларга карап...» дигән әдәби-документаль әсәрендә (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1974) бу хакта менә нәрсәләр яза: «...Инде сабан урагы бетеп килгән, алдынгыларның хәтта көлтәләре дә ындырга кереп, басулар бушанып кала барган чак иде. Район үзәгенең өс ягындагы әнә шундый ачылып калган бер басуына самолёт килеп төште. Соңыннан «Кукурузник» дигән кушаматы чыккан самолёт. Политбүлек зонасына кергән колхозларның алдынгылары киңәшмәсе барган көн иде бу. Төштән соң киңәшмә кешеләре шул самолёт янына чыктылар һәм көтелмәгән сәер хәл башланды. Политбүлек башлыгы карт коммунист Вәли Шәфигуллин хатын-кызлардан ике кешене дәшеп алды да самолётка утырырга кушты. Кызларның йөзләрендә — шатлык, ә күзләрендә курку...
— Батыр булыгыз! — диде Вәли агай. — Сез бит алдынгылар! Барыгыз! Күкләрне әйләнеп, үзегезнең колхоз басуларын өстән карап төшегез...
Пилот аларны кабинага урнаштырды, һәм пропеллер җиле белән салам бөртекләрен очыра башлагач, самолёт кузгалды. Бармак буе озын яшел чикерткә куе камыл арасыннан очкан шикелле, сөзәк кенә алдырып, күккә менеп китте...
...Ниһаять, самолёт янында очасы соңгы кеше генә калды. Иллеләр тирәсендәге кешене бабай дип тә әйтергә була иде. Чал куна башлаган чәче белән калын коңгырт мыегы да шуны раслый. Башында дөнья күргән фетр эшләпә, өстендә җиңел куртка сымак нәрсә, аягында күн итек.
— Ну, Гайҗан агай, хәзер синең чират, — диде Вәли Шәфигуллин...»
Менә шул чакта Шәйхи Маннур да, рөхсәт сорап, Гайҗан агай белән бергә самолётның «фанер әрҗәсе»нә чума һәм алар гомерләрендә беренче тапкыр чынлап торып күкләр кочагына менеп китәләр!..
«...Көтмәгәндә күргән бәхетле төш кебек, көтмәгәндә өзелеп тә калды бу очу. Ун минут уздымы-юкмы, ерактагы зәңгәр Хыялстан планетасыннан тузанлы, камыллы Җирстан планетасына кайтып та килделәр. Кабиналарыннан чыкканда, икесенең дә куаныч-шатлыктан башлары әйләнә, аяк аслары чайкала кебек иде...
«Мин» дигән малай (Ш.Маннур әсәрдә үзен шулай атап йөртә) очуны гына түгел, юлдашы тиктормас картны да яратып өлгергән иде инде. Алар сөйләшә-сөйләшә политбүлеккә хәтле бергә кайттылар. Әшнәк дигән авылның алдынгы кешесе икән ул...
Сәми дустының фатиры элекке авыл баеның ярым шәһәрчә салынган зур бер йортында иде. Аның өч тәрәзәле киң бүлмәсе китаплар, газета-журнал тегелмәләре, агроном кабинеты шикелле, арыш, бодай, солы һәм төрле үлән көлтәләре белән тулган. Үзе ул, политбүлек газетасы редакторы буларак, редакция, киңәшмә һәм колхозлардан кайтып керми иде. Егет (ягъни шагыйрь үзе) шул бүлмәгә бикләнде дә, атна буе чыкмыйча дигәндәй, шигырь язды... «Гайҗан бабай» дигән бер әйбер иде бу...» (кара: 398-402 б.).
Бәхетле язмышка дучар була Шәйхи Маннурның әлеге күләмле әсәре. Башта ул Казанда Нәби Мансуров мөхәррирлек иткән «Колхоз гәзите»ндә басылып чыга. Аннары, Гомәр Гали соравы буенча, «Совет әдәбияты» журналында да дөнья күрә. Радиодан да яңгыраталар аны...
Бәхет бер килсә килә бит ул! Шул ук елның азагында Ш.Маннурны Татарстан Язучылар
Шәйхи Маннур (уңда) якын дусты Сәмигулла Кәримуллин белән. 1934 ел.
ШАҺИНУР МОСТАФИН
70
берлегенә әгъза итеп алалар. Иҗади эшчәнлеге үсә-куәтләнә барган шагыйрь егетне Татарстан Язучылар союзының ул чактагы җитәкчесе Ләбиб Гыйльми «Совет әдәбияты» журналына җаваплы секретарь итеп чакыра. Шәйхи Маннур анда журналның яңа редакторы Гомәр Бәширов кул астында эшли башлый, бер-бер артлы үзенең китапларын да чыгара... Тырышлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә Шәйхелислам Фәрхулла улының. Татар әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Ш.Маннур, республикабыз язучылары арасында беренчеләрдән буларак, 1939 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була!
Әлбәттә, Шәйхи дустын иң беренчеләрдән булып Сәмигулла Кәримуллин котлый. Ул инде бу вакытта Казандагы авиация заводында чыгып килүче «Крылья Советов» газетасына эшкә кайткан була.
1940 елның апреленнән С.Кәримуллин ВКП(б)ның Казан шәһәрендәге Ленин районы комитеты аппаратында эшли башлый. Бөек Ватан сугышына да шуннан китә ул. Башта Алабугада политруклар әзерләү курсларында укый. 1941 елның декабрендә аларны, эшелонга төяп, Әгерҗе тимер юл станциясе аша Казанга, аннары Мәскәүгә озаталар.
Кукмара тимер юл станциясеннән төн уртасында үтә Сәмигуллалар эшелоны. Шунда ул туганы Нурҗиһан белән очраша. Бу хакта ветеран-педагог үзе менә нәрсәләр сөйли:
— ...Алабугада укыган чорында Сәми туганыбыздан (без аның исемен кыскартып шулай атап йөртә идек, үзе дә шулай дәшкәнне-язганны яратты) хатлар, открыткалар еш килеп тора иде. Безнең эшебезнең хаклыгына, дошманны тиздән җиңәчәгебезгә тирән ышаныч белән сугарылган булыр иде аның хатлары! Фронтка бик тә ашкынды ул, фашист-илбасарларны үз кулы белән тизрәк, күбрәк юк итәргә ашкынды!.. Һәм безне, «фәлән числода Кукмара аша үтәчәкбез» дип, хат аша кисәтеп тә куйды. Моны белеп алгач, әтиебез Гарифулла: «Нократ Аланы — зур станция, эшелон анда озаграк туктап торыр», — дип, Сәми туганыбызга ашамлыклар, җылы эчке киемнәр, бияләй-оекбашлар алып шунда ашыкты. Ә мин исә Кукмара станциясендә көтәргә булдым. Мәктәптә дәресләр төгәлләнгәч тә шунда чаптым.
Ниһаять, төнге уникеләрдә эшелон килде. Бөтен җир караңгылыкка чумган булса да, кар яктысы бер-береңне шәйләргә мөмкинлек бирә иде. Аяк астындагы туң карны шыгырдата-шыгырдата эшелон буйлап исемен кычкырып чабып йөри торгач, Сәми туганыбызны тәки таптым бит! Хәрби киемнән иде ул. Вагоннан сикереп төште дә мине кочаклап алды. «Әти нишләп килмәде, әни ничек? Башка туганнар ни хәлдә? Рафаэль улымны нигә үзең белән алып чыкмадың?» — дип, шул арада үземне сорауларга күмеп тә ташлады. Мин аңа өйдә барысы да тәртиптә икәнен әйткәч, ифрат сөенде. Рафаэльне һава бик салкын булу сәбәпле алып чыкмавымны әйткәч, әтинең Нократ Аланында очрашу көтеп калганын белгәч, бик тә көенде. «Кем уйлаган бит әтинең анда килерен, — дип уфтанды ул. — Нократ Аланында чакта мин солдатларга йоклар өчен нар-сәндерә ясау белән мәшгуль идем, шуңа күрә теплушкадан бөтенләй чыкмадым...»
Паровозның тиздән кузгалырга тиешлекне белдереп кисәтүле кычкыртуы безгә озаклап сөйләшергә ирек бирмәде.
Саубуллашканда, мин очучы ирем Хәйрулла Гафиятулла улы Әбсәләмовның Севастополь өчен барган сугышларда батырларча һәлак булуын әйткәч, Сәми туганымның тавышы корычтай чыңлап чыкты:
— Борчылма, Нурҗиһан апа, без ул фашист-илбасарларны үзләре кабызган дәһшәтле ут-ялкында ныклап өтәрбез — Хәйрулла киявебез өчен дә, Ватан-ана хакына газиз гомерләрен биргән башка корбаннар өчен дә үчне тулысынча алырбыз әле! Ышан безгә: үлсәк үләрбез, әмма дошманны юк итеп үләрбез! Көтегез безне! Тиздән ил өстендә Җиңү кояшын балкытып кайтырбыз!
Фронттан эчке бер җылылык-кайгыртучанлык белән сугарылган хатлары еш килеп торды аның. Бер хатында Сәми туганыбыз үзенең якын дусты — яшьтәше Муса Җәлил белән очрашуы турында да тәфсилләп язган иде. Кайбер юллары хәтеремә дә сеңеп калган: «...Икебез дә политруклар, икебез дә элек бер үк фронттагы каләм ияләре булганлыктан, безнең сөйләшер сүзебез күп иде... Казан шәһәрен, бергәләшеп үткәргән күңелле очрашуларны, истәлекле кичәләрне, уртак танышларны хәтердә тагын бер кат яңарттык. Фашистларны тизрәк җиңеп, туып үскән җирләребезгә, яраткан эшебезгә кайту турында хыялландык...»
Гомумән, язучылар, журналистлар арасында дуслары күп иде Сәми туганыбызның. Шәйхи Маннур белән алар, мәсәлән, Анжеро-Судженскида чакта ук якын танышлар иде. Бергәләшеп
ЯДРӘЛӘРНЕ ЭРЕТКӘН ЙӨРӘК
71
төшкән фоторәсемнәре дә бар хәтта. Хәзер алар Кукмара районының төбәк музеенда саклана... Гомумән, Сәми туганыбыз үзенең якты күңеле, эчкерсезлеге, гаделлеге, туры сүзле һәм тынгысыз йөрәкле булуы белән бик күпләрне үзенә тартып-каратып торды. Фронтта да шул асыл сыйфатлары белән Ватан сакчыларының күңелләренә юлны тиз тапкандыр дип ышанам!..
Бу юлларның авторында Сәмигулла Гарифулла улының фронттан язган соңгы хаты саклана. Гади дәфтәр битенә карандаш белән язылган ул. Әлеге кадерле тарихи документны безгә Нурҗиһан Гарифулловнаның кече кызы — Кукмара район газетасы редакциясендә озак еллар дәвамында корректор хезмәтен башкарган Луиза Хәйрулла кызы белән аның ире — журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Камалетдин улы Камалетдинов табып биргән иде. Биредә аны тулы килеш, бернинди үзгәртүләрсез урнаштырабыз.
«Исәнме, Зәйнәп!
10 мартта, Мәскәүне калдырып, Калинин шәһәренә килдем. Вакытлыча монда булам. Берничә көннән үземнең төгәл адресымны язып җибәрермен. Сиңа рәхмәт. Мәскәүдә чакта бер открыткаңны алган идем.
Минем хәлләргә килсәк, сау-сәламәтмен, үземне яхшы хис итәм.
Татарстаннан мин берүзем генә түгел. Монда минем белән Алабуга райкомыннан Шмелёв, Шиһабетдинов, Лаеш райкомыннан Крайнов, Сарман райкомыннан Хәлимов иптәшләр бар.
Калинин шәһәре немецлар тарафыннан бик нык җимерелгән. Аны аякка бастыру өчен күп көч түгәргә, зур чыгымнар тотарга кирәк булачак. Ә тормыш дәвам итә — нормальләшә бара. Немецлар басып алган чорда шәһәрне ташлап киткән күп кенә кешеләр бирегә — хезмәт (фронтына ашкынып кайталар. Фашистлар шәһәрнең үзәк мәйданын үзләре өчен зиратка әверелдергән булганнар, хәзер халык аны шул хәшәрәтләрдән тазарта.
Мине яхшы белгән иптәшләрдән Гатауллинга кайнар сәлам тапшыр һәм адресымны бир. Аңа хат язып торачакмын мин, шуны әйтергә дә онытма.
Үзеңнең тормыш хәлләрең ничек, кайда эшлисең? Безнең фронтовиклардан тагын кемнәр синең белән хәбәрләшеп тора? Гомәр, Хәйруш, Яков Николаевич һәм башкалар турында ниләр беләсең?
Мәскәүдә чакта Кукмарадан хат-хәбәр алмадым. Бүген туган якка — әти-әнигә, туганнарга да хат язып салам әле.
Фашистларны тулысынча тар-мар итәр көннәр тиздән килеп җитәр дип уйлыйм. Шул ышаныч миңа көч һәм кыюлык өсти. Большевик исеменә ахыргача турылыклы булып, дошманны тәмам җиңгәнче, соңгы тамчы кайнар каным тамганчыга кадәр көрәшәчәкмен!
Кулыңны кысып, кайнар сәламнәр белән, туганың Сәми.
15 март, 1942 ел.
Хат язу өчен адрес: г.Калинин, до востребования».
Шушы бер хат үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли!
* * *
Безгә соңгы вакытта Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Подольск шәһәрендә урнашкан Үзәк архивында булып, атаклы якташыбызга кагылышлы хәрби документлар белән ныклап танышырга туры килде. Алардан күренгәнчә, политрук Кәримуллин 1941 елның сентябрендә Башкортстанның Сәфәр исемле татар авылында оешкан 361нче укчы дивизиянең 1204нче укчы полкында гаярь ир-егетләрчә хезмәт иткән. Дошманга каршы көрәштә күрсәткән зур батырлыклары өчен 1942 елның 17 мартында алар дивизиясенә һәм полкына «Гвардияче» дигән мактаулы исем бирелә.
Шуннан соң озак та үтми, политрук Сәмигулла Кәримуллин батырлык үрнәге күрсәтә. 1942 елның 31 мартында Смоленск өлкәсенең Сычёвка районына караган Холмино авылы янында сугышчыларын хәлиткеч һөҗүмгә күтәрә ул. Көтмәгәндә көчле ут давылы уйната башлаган дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән томалап, солдатларының гомерләрен саклап кала һәм җиңүгә юл ача бу тәвәккәл-фидакарь җан! Дошман ядрәләре Сәмигулла Гарифулла улының Ватан-анага тиңсез мәхәббәт, илбасарларга каршы чиксез нәфрәт хисләре белән типкән ярсулы кайнар йөрәген үтәдән-үтә тишеп чыгалар. Коралдаш дуслары яраткан политрукларының вакытсыз үлеме өчен (бу вакытта әле аңа 36 яшь тә тулып җитмәгән була) гитлерчылардан аяусыз үч алалар, әлеге торак пунктта аларны тулысынча тар-мар итәләр.
Гвардияче политрук С.Г.Кәримуллинның «Социалистик Ватан өчен көрәштә биргән
ШАҺИНУР МОСТАФИН
72
антына турылыклы хәлдә кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтеп» яу кырында һәлак булуы турында Кукмара район хәрби комиссариатында берьюлы ике извещение саклана (кара: «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Кукмара районы буенча һәлак булган һәм хәбәрсез югалган сугышчыларның извещениеләре», 4нче эш, 1 том, 1942 ел, 447, 459 б.). Аларның һәр икесенә дә гвардияче полкның командиры һәм комиссары кызыл карандаш белән имзаларын куйган. Шунда ук 1436нчы номерлы кыр почтасы мөһере дә сугылган.
Беренче извещение Казанга — ВКП(б)ның Ленин райкомына адресланган, икенчесе — Кукмара эшчеләр бистәсенең Октябрь урамындагы 62нче йортта яшәүче Гарифулла Кәримуллинга — журналист-политрукның әтисенә.
Әлеге коточкыч хәбәр — үлем кәгазе барысын да тетрәндерә. Алардан, тылдагылардан, дошманны тизрәк җиңү өчен бары тик тырышып, көнне төнгә ялгап эшләү сорала. Һәм шулай итәләр дә — удар хезмәт вахтасына басып эшли Сәмигуллаларның ишле гаилә әгъзалары. Гарифулла агай да элеккечә киез итек фабрикасында яшьләргә хас энергия һәм җитезлек белән эшләвен дәвам иттерә.
Сугышта һәлак булган туганнары өчен дә дошманны тар-мар итеп, туган якка күптән көтелгән Җиңү хәбәрен алып кайта Мәгъсүм солдат. Җитди йөзләрдә яңадан елмаю кабына, күзгә шатлык яшьләре бәреп чыга, телләрдә дәртле җырлар тибрәнә.
Яу кырыннан кайтмаган уллары өчен дә яшәп һәм эшләп, 1952 елның 30 мартында дөнья куя Гарифулла агай. Әниләре — Герой-ана Шәмсенаһар апа исә 1959 елның 10 июлендә вафат була.
Шулай да Сәмигулланың улын кече яшьтә чагында ук үз тәрбияләренә алып, аякка бастырып өлгерәләр. Рафаэль унбиш яшенәчә Кукмарада алар гаиләсендә гомер кичерә. Аннары 1954 елда аны әтисенең бертуганы Шамил абыйсы үз янына
— Төмән өлкәсенең Ханты-Мансийск шәһәренә алдыра. Биредә шактый вакыт яшәгәч, алар бергәләшеп Иркутск өлкәсенең Братск шәһәренә күчеп китәләр.
Рафаэль Сәмиевич, танкист буларак, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, командование тарафыннан еш кына бүләкләргә лаек була. Журналист-политрук улы икәнен бер генә минутка да исеннән чыгармый ул. Ьәрчак әтисенә охшарга, аныңча яшәргә омтыла. Хәзер дә — судно капитаны булгач та шулай.
Озак еллар дәвамында әтисенең каберен эзли торгач, Рафаэль Сәмиевич, ниһаять, максатына ирешә. Аңа Смоленск өлкәсенең Сычёвка район хәрби комиссариатыннан түбәндәге эчтәлекле хат килә:
«... Сезнең сорау буенча эзләнүләр алып бару нәтиҗәсендә әтиегезнең — политрук Кәримуллин Сәми Гарифулловичның кайда җирләнүе ачыкланды. Ул безнең районның Василевский авыл Советына караган Холмино авылына күмелгән булган. Сугышта һәлак булучыларның район хәрби комиссариатында сакланучы истәлек альбомында — «Сугышчан Дан кенәгәсе»ндә ул 1241 нче кеше булып тора.
Хәзерге вакытта әлеге авыл Советы территориясендә аерым каберлекләр юк. Биредә һәлак булган барлык сугышчыларның гәүдәләре 1954-1956 елларда Сычёвка шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешенә урнашкан 2нче номерлы хәрби каберлеккә
— туганнар каберлегенә күчереп күмелде.
Каберлек уртасында Ватан-ана образын гәүдәләндергән хатын-кызга һәм илгә, азатлык һәм бәйсезлек бүләк иткән совет солдатына һәйкәл куелган. Әлеге изге урын һәрвакыт игътибар үзәгендә — яшеллеккә төренеп, чәчәкләргә күмелеп утыра. Аны карау, тәртиптә тоту эше Сычёвка урта мәктәбе укучыларына йөкләтелгән.
Һәр елны 23 февральдә, 9 Майда һәм 25 сентябрьдә (соңгысы — Смоленск өлкәсен фашист-илбасарлардан азат итү көне) биредә сугышта һәлак булганнарны искә алу митингы үткәрелә, туганнар каберлегенә һәм һәйкәл итәгенә күпсанлы веноклар куела...»
1980 елның сентябрендә Кукмарада район газетасының чыга башлавына 50 ел тулу юбилее зурлап билгеләп үтелде. Тантана барышында Сәмигулла Гарифулла улының мәгърур исеме тирән ихтирам һәм горурлык хисләре белән кат-кат телгә алынды. Шул истәлекле көннәрдә «Хезмәт даны» газетасы редакциясе урнашкан бинада Матбугат музее ачылды. Газетаның беренче редакторы С.Г.Кәримуллинга багышланган зур стенд янында кешеләр аеруча күп булды. Пәркайсы аның турында күбрәк белергә тели иде. Экскурсовод ролен Сәмигулла Гарифулла улы турында безгә иң беренче мәгълүматларны биргән һәм район газетасы редакциясендә аннан соң эшләгән барлык редакторларны яхшы белгән матбугат ветераны Мәрьям Галиева башкарды.
ЯДРӘЛӘРНЕ ЭРЕТКӘН ЙӨРӘК
73
1983 елда исә газета редакциясе аеруча актив хәбәрчеләр өчен журналист-политрук Сәмигулла Кәримуллин исемендәге еллык премия булдырды (хәбәрчеләрнең «Правда» газетасы редакциясе тарафыннан чакырылган I Бөтенсоюз киңәшмәсенең 60 еллыгы уңаеннан махсус эшләнде ул). Әлеге премия һәр елны Матбугат көнендә иң яхшы язмаларның авторларына бирелә. Лауреатларга акчалата бүләк һәм махсус эшләнгән Почёт дипломы тапшырыла, рәсемнәре исә газета редакциясенең Мактау китабына кертелә.
Район терлекчеләре ярышын тагын да җанландырыр өчен, газета редакциясе тарафыннан соңгы елларда Сәмигулла Кәримуллин исемендәге күчмә приз булдыру шулай ук зур роль уйный. Фермалар арасында әлеге зур бүләккә лаек булу өчен үзара ярыш кызганнан-кыза бара. Шунысы куанычлы: әле бер, әле икенче хуҗалык терлекчеләре яулый аны.
Югары Арбаш авылының һәм Кукмара эшчеләр бистәсенең яңа төзелеп килә торган урамнарына журналист-политрук Сәмигулла Кәримуллин исемен бирү дә истәлекле вакыйга булды.
Сәмигулла Гарифулла улының батырлыгын мәңгеләштерүдә Сычёвка шәһәре белән Холмино авылы хезмәт ияләре дә, мәктәп укучылары да үзләреннән мактауга лаеклы өлеш кертерләр, дип тирәнтен ышанабыз. Биредә дә журналист-политрук исемендәге яңа урамнар, парк-скверлар барлыкка киләчәгенә безнең шигебез юк. Чөнки Сәмигулла Гарифулла улы — шундый олы хөрмәткә лаеклы кеше. Аны һәм аның кебек каһарманнарны бу уңайдан борынгы грек мифологиясендә сурәтләнгән атаклы Прометейга тиңлисе килә. Ул легендар герой, җирдә кешеләр ыруын саклап калырга һәм аларның киләчәктәге бәхетле тормышларын тәэмин итәргә теләп, үз-үзен аямыйча, һәртөрле каршылык-киртәләрне җимереп үтә — аллалардан Ут урлап, адәм балаларына мәңгелек яшәү бүләк итә! Сәмигулла Кәримуллин кебек батырлар да, дөньяны башкалар өчен тоташтан караңгы төнгә — мәңгелек газапка әверелдерергә теләгән фашист-илбасарларга каршы тиңдәшсез көрәштә зур кыюлык-фидакарьлек күрсәтеп, кешелек өчен Яшәү утын саклап калдылар! Шуңа күрә дә журналист-политрук С.Г.Кәримуллин кебекләргә: «Сез бит — Прометейлар токымыннан!» — дип дәшәсе һәм чиксез рәхмәт сүзләре әйтәсе килә...