"Татар энциклопедиясе" битләреннән
САТИРА (лат. satira — «җыен юк-бар»), көлкенең бер төре, тасвирлау предметына карата авторның тиешле сәнгати чараларның һәм образларның гомуми характерын сайлауга тәэсир итә торган тискәре мөнәсәбәте. Сатирик көлү төрле формаларда тормышка ашырыла (ирония, гипербола, гротеск, фантастика, пародия, инвектива һ.б.), төрле жанрларда файда-ланыла (комедия, хикәя, памфлет, кари-катура, шарж һ.б.). Татар әдәбиятында С. халыкның көлү культурасы тамырларына барып тоташа: татар йолалары һәм бәйрәм-нәре көлке б-н кушылып бара, фольклор әсәрләрендә С. зур урын алып тора (шаян җыр, мәзәк, табышмак). Урта гасыр татар әдәбиятында С. кыйсса, мәсәл, хикәят жанрларына хас күренеш буларак яши. 19 гасырда С. мотивлары Г.Кандалый, Акмулла, Я.Емельянов, К.Насыйри һ.б. әсәрләрендә күзәтелә башлый. 19 гасыр уртасыннан татар һәвәскәр театры үсеш ала, анда күбесенчә комедияләр куела. Г.Ильяси һәм Ф.Халидинең беренче пьесаларында милли патриархаль гаиләнең яшәү рәвеше тәнкыйтьләнә. Татар сәүдәгәрләре һәм байлары тормышын сатирик рәвештә тасвирлаучы мәгърифәтчелек прозасында З.Һади («Яңа әсхабе кәһяф») һәм Ш.Мөхәммәдов («Япун сугышы, яки Доброволец Батыргали агай») сарказм, ирония, гиперболага мөрәҗәгать итәләр.
20 гасыр татар әдәбиятында С. Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Тукай, М.Гафури, Ш.Бабич иҗатларында аеруча көчле чагылыш таба. Мәгърифәтчел идеалларны раслап, Ф.Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» сатирик повестенда феодаль тәртипләрдән көлә. Г.Исхакыйның «Тә- галлемдә — сәгадәт», «Кәләпүшче кыз», «Бай угълы», «Өч хатын берлән тормыш» «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләрендә мәгърифәтчелек реализмы позициясеннән чыгып әхлакый кимчелекләрне тәнкыйтьләү мыскыллы көлүгә әйләнә.
С. ярдәмендә Г.Тукай үз иҗатында милли яңарыш идеалларын раслый, иске-
леккә, артталыкка каршы көрәшкә өнди («Сорыкортларга», «Государственная дума-га», «Мөридләр каберстаныннан бер аваз», «Алтынга каршы», «Милләтче», «Золым», «Авыл халкына ни җитми?», «Сайфия», «Көзге җилләр», «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма», «Ишан», «Ысулы кадимче»); аның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасы милләт язмышын кайгырту хисләре б-н сугарылган. М.Гафуриның мәсәлләрендә, җәмгыятьнең иҗтимагый-сәяси төзелешеннән көлү б-н беррәттән, ш.у. әхлакый-ди- дактик эчтәлек тә урын алган («Үгез белән бүре», «Сарыкны кем ашаган?», «Эт белән куян»). Самодержавияне, феодаль тәртипләрне, дини фанатизмны тәнкыйтьләү Н.Думавиның беренче әсәрләрендә дә урын алган. Г.Камалның «Беренче театр», «Бүләк өчен», «Безнең шәһәрнең серләре» пьесаларында төп көлке объекты булып наданлык тора. Бу юнәлеш соңыннан Г.Коләхмәтов, М.Фәйзи, Г.Исхакый иҗатларында үсеш ала.
1920-30 еллар татар әдәбиятында са-тирик башлангыч берникадәр сүлпәнәя төшә, үгет-тәрбия яңгыраш ала. Драматургия (К.Тинчурин, «Җилкәнсезләр», Н.Исәнбәт, «Һиҗрәт») һәм прозада (Г.Газиз, Г.Толымбайский хикәяләре) ул фаш иткеч пафостан алып хакимлек иткән идеологиянең мифлардан арынуына (Ф.Әмирхан, «Шәфигулла агай»), поэзиядә — үз-үзенә юнәлтелгән ирониягә (Һ.Такташ, «Гыйсъян», «Такташ үлде») кадәр үсә-үзгәрә бара. Бу елларда сатирик комедия жанры үсеш ала (К.Тинчурин, «Американ», «Портфель»). 1940-50 еллар С.сын бюрократияне зәһәрле тәнкыйть утына тоткан, икейөзлелек, эчкерлелек, эчүчелекне, җәмгыятьнең башка кимчелекләрен фаш иткән сатирик шигырьләр, хикәя һәм комедияләр билгеләде. Фашизмга каршы юнәлтелгән әсәрләрдә С. яңа сулыш ала, гипербола, гротеск, шарж, күпертүләр ише сәнгати алымнарга иркен мөрәҗәгать итә.
112
1960-80 еллар татар сатирик әдәбияты үсешендә яңа этап булып тора. Язучылар актив рәвештә «яшерелгән көлү» осталыгын үзләштерәләр, С. чаралары белән тормышны эпик киңлектә тасвирлау чикләрен киңәйтәләр (А.Гыйләҗев, Ф.Хөсни, И.Гази, Х.Сарьян). Әхлакый характерлар, замана җимеше булган үзенчәлекле социаль типлар тергезүгә омтылыш күзәтелә башлый (Хәсән Сарьян, «Нокталы өтер», «Бер ананың биш улы», А.Гыйләҗев, «Әтәч менгән читәнгә»). Кеше күңеленең «саегуы» темасын типик яссылыкта Ф.Шәфигуллин ачып бирә. Шигъри С. да үсеш ала. Поэзиядә иҗтимагый-психологик гротеск, фәлсә- фи-аналитик башлангыч көчәя (Ә.Исхак, Г.Афзал, Ш.Галиев). С. әдәби барышның үзен анализлауга тартыла, шуның белән пародия һәм эпиграмманы яңартуга этәргеч бирә.
20-21 гасырлар киселешендә үткән совет чоры (язучылар кешенең тоталитар системада яшәве проблемасына мөрәҗәгать итәләр) һәм советтан соңгы вазгыять тәнкыйди тикшерү объектына әйләнә. Проза әсәрләрендә ешрак җәмгыятьтә һәм замандашлар күңелендә тотрыклылык югалу сизелә башлый. Бу күренешләр ирония, сарказм, әдәби уен ярдәмендә тәкъдим ителә (Ф.Садриев, «Бәхетсезләр бәхете»; Т.Галиуллин, «Сәет Сакманов»; Р.Мөхәммәдиев, «Кенәри — читлек кошы»; Г.Ахунов, «Этләр патшасы»). Авторларның сов. идеологиясен мифлардан арындыру, «абсурд» дөнья картинасын булдыру омтылышы С.ны концептуаль дәрәҗәдә файдалану б-н үрелеп бара (прозада — З.Хәким, «Агымсуда ни булмас», М.Кәбиров, «Сары йортлар сере»; драматургиядә — Ф.Бәйрәмова, «Вакыйга җүләрләр йортында бара», Д.Салихов, «Алла каргаган йорт», З.Хәким, «Җүләрләр йорты»). Аталган әсәрләрнең поэтикасын күп очракта әдәби уен ысулы билгели. Т.Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» романында пародия-гротеск формасында массалар аңында яшәп килгән мифлар тасвирлана, милли тарихны кабат күздән кичерү омтылышы ясала. Аның драматургиясендә («Әлдермештән Әлмәндәр», «Сөяркә», «Илгизәр+Вера») милләтне саклап калу һәм яңарышка чакыру проблемасы сатирик алымнар һәм чаралар ярдәмендә калкуландырыла. Поэзиядә С. һәм юморның үрелеп баруы күзәтелә, бу, үз чиратында, карикатуралаштыру, җиңелчә көлү, мәгънәви каламбур тудыра (Ш.Галиев, Л.Лерон, Р.Миңнуллин, Л.Шәех). Сынлы сәнгатьтә С. графика һәм плакат жанрларында үсеш ала.
Әдәб.: Ганиева Р.К. Сатирическое творчество Габдуллы Тукая. К., 1964; Хан- зафаров Н. Татарская комедия. К., 1996; История татарской литературы нового времени (XIX— начало XX вв.). К., 2003. САФИН Мансур Габдулла улы (11.5.1949, Кемерово ө., Анжеро-Судженск ш.), язучы, тәрҗемәче. Татар һәм рус телләрендә яза. Оренбург зенит-артиллерия уч-щесын (1969), Казан ун-тын (1975), Яр Чаллы патент ин-тын (1992) тәмамлый. 1978 елдан Чаллыда яши: КамАЗда эшли, 1995 елдан «Аргамак» ж-лының баш мөхәррир урынбасары, 1999 елдан Яр Чаллы пед. ин-тында укыта, 2001 елдан «Бизнесс-класс» ж-лының баш мөхәррир урынбасары, 2007 елдан Үзәк китапханәләр системасы методисты. «Мамадыш таңнары» (1992), «Хәерле иртә» (Чаллы, 1994), «Өмет, Ышану һәм Мәхәббәт» («Вера, Надежда и Любовь», Чаллы, 1994), «Ода Мамадышу» («Мамадышка мәдхия», Чаллы, 2007) шигырьләр җыентыклары, балалар өчен «Сербакчага сәяхәт» (1997), «Сыерчык бураны» (2004) җыентыклары, туган төбәкне өйрәнүгә багышланган «Мамадыш — былиналар төбәге» («Край былинный, Мамадышский», 1994), «Гомер хакына — утка» («В огонь — во имя жизни», 1998) китаплар авторы. Рус теленә Э.Касыймов, М.Насыйбуллин, Е.Уткин, Ф.Бәйрәмова, З.Гомәрова, Г.Асанов,
В.Казыйханов әсәрләрен, татар теленә М.Цветаева, Б.Пастернак, Н.Рубцов, В.Высоцкий әсәрләрен тәрҗемә итте.
Әдәб.: Прихожан П. Пространство ожидания Добра // Аргамак. 1999. №5; Чупринин С. Новая Россия: мир литературы: Энцикл. словарь-справ. М., 2003. Т.2.
Б.А.Канеев.
САФИН Факил Миңнемөхәммәт улы (әдәби тәхәллүсе Факил Әмәк) (2.1.1954, Мөслим р-ны Әмәкәй ав. туа), язучы, филол. фән. канд. (2007), ТРның атказ. мәдәният хезмәткәре (2004). Казан ун- тын тәмамлый (1981). 1975тән Мөслим р-ны урта мәктәпләрендә укытучы. 1984 тән Чаллы шәһ. яши. 1988 елга кадәр «КамАЗ» ҖБдә мастер. 1991-95тә «Аргамак» ж-лы мөхәррире һәм җаваплы сәркатибе, 1996-99 да «Фән һәм мәктәп» — «Наука и школа», 2001-05тә «Мәй-дан. Чаллы» ж-ллары баш мөхәррире. 2005-06да ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, 2006дан Чаллы шәһ. администрациясе каршындагы рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәген җитәкли. 1970 елларда яза башлый. «Тузганак чәчәге» (Чаллы, 1994), «Сәфәр» (2002) исемле шигырь җыентыкларында татар халкының язмышы турында уйланып язылган әсәрләре урын алган. Шигырьләре аллегорик сурәтләүләргә бай. «Соңгы көз» (Чаллы, 1992) пов.нда тоталитар җәмгыять өчен хас булган иллюзияләрдән кешенең арыну процессы тасвирлана. «Гөлҗиһан» хикәяләр җыентыгы
113
мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында. «Биек тауның башларында» (1998) ром. белән С. Чечен Респ-касы белән РФ арасындагы 20 гасыр ахыры конфликтын, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып күрсәтүгә иреште. Төп геройлары репрессия корбаннарына әверелгән «Саташып аткан таң» (2003) ром.-трилогиясе белән «Шәүлә» (2008) ром. да тарихи чынбарлыкка нигезләнеп иҗат ителгән. С. шулай ук балалар өчен язылган «Ак канатлы йолдызлар» (1997), «Ләлә белән Арыслан» (2005) җыентыклары; К.Сибгатуллин, Зөлфәт, Р.Бәшәр, М.Әгъләмовның тормыш һәм иҗат юлларына багышланган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре авторы. ТРның Г.Исхакый исем. Язучылар берлеге премиясенә ия (1999). Медальләр белән бүләкләнгән.
Әд.: Бәйрәмова Г. Шәфкать һәм вәхшәт // Казан утлары. 1999. №5; Заһидуллина Д. Фаҗигале еллар авазы // Яңа дулкында. К., 2006; Аныкы ук. Яңа юллар бәхете // Казан утлары. 2007. №7.
САФИН Фәннур Шәйхенур улы (27.6.1948, Минзәлә р-ны Күзкәй ав.
— 31.12.1992, Казан), шагыйрь. Казан ун-тын тәмамлагач (1974), ТАССР МС ның телевидение һәм радиотапшырулар к-тында мөхәррир, «Татарстан яшьләре» г-тасы, «Ялкын» һәм «Казан утлары ж-лларында әдәби хезмәткәр, «Мәгариф» нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкара. 1983-87дә ТАССР Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре. Башлангыч чор иҗаты «Беренче карлыгачлар» (1970), «Юл башы» (1972) күмәк җыентыкларында урын алган. «Кеше юлга чыкса» (1976), «Сез кемнәр?» (1980), «Тынлык» (1982), «Күкчәчәк» (1985), «Чәчәк гомере» (1988) исемле шигъри җыентыклар авторы. С.
— нигездә лирик шагыйрь. Төп темасы
— татар халкы язмышы, буыннар дә- вамчанлыгы турында. Шигырьләренә халыкчан тел бизәкләре, беркадәр моңсулык, сагыш белән өртелгән җылылык хас. Балаларга атап язылган шигырьләре («Яңгыр
малае», 1993) гади, кызыклы булулары белән аерылып торалар, яшь буынны кыю, гадел, кешелекле булырга өйрәтәләр. С. сүзләренә иҗат ителгән «Хушлашырга ашыкма» (Р.Гатауллин муз.), «Жырымда юатырмын» (Б.Мөлеков муз.), «Моңлану» (Ф.Хатипов муз.) җырлары зур популярлык казанды.
Әсәр.: Тынлык. К., 2008.
Әд.: Лерон Л. Йөрәктә ниләр бар? // Казан утлары. 1987. №5; Гамбәр Н. Авырту булып калды // Казан утлары. 1998. №6; Якупов К. Тынлыкка эндәшү // Мирас. 2002. №12.
САФИНА Нәҗибә Әхмәтнур кызы (2.3.1949, Башкортстан Респ-касы Яңа- выл р-ны Кисәк-Каен ав. туа), шагыйрә. Казан ун-тын тәмамлагач (1972), башта Кама-Тамагы р-нында, аннары Чистай р-ны урта мәктәпләрендә, Чистай пед. уч- щесында укытучы булып эшли. 1979-90 елларда Башкортстанда яши: Нефтекамск шәһ. нәшер ителә торган «Вперёд» («Алга») исемле төбәк г-тасының тәрҗемәчесе, бүлек мөдире; 1983тән Нефтекамск шәһ. ндә автосамосваллар з-дында; 1988-90да шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятенә җитәкчелек итә. 1990 елда кабат Казанга кайта. 1992-96да «Шәһри Казан» г-тасын- да хәбәрче, «Сөембикә» ж-лында бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. Беренче шигырьләре көндәлек матбугатта, «Яшь көчләр» (Уфа, 1982), «Кызлар җыры» (1984) күмәк җыентыкларында басыла. Лирик һәм милләт язмышы турында публицистик рухлы шигырьләре «Таң кошы» (1997), «Әгәр дә уйлаганда...» (2002), «Без — шигырь, тормыш — проза» (2004), «Кан хәтере» (2009) исемле җыентыкларда. Аның публицистикасы да милләтне борчыган җитди мәсьәләләрне кыю күтәрүе, принципиаль карашлары белән үзенчәлекле. Балаларга ул мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле» (1996), «Мәче фәлсәфәсе» (2000), «Аккош күле» (2000), «Камка һәм яфрак капка» (2004), «Чакырып алынган ай» (2009) исемле җыентыклары белән мәгълүм.
Әд.: Гамбәр Н. Таң кошы — таңда йокламый // Казан утлары. 2004. №3.
Дәвамы киләсе саннарда.
Сәхифәне Рәйсә МУСАБӘКОВА алып бара.