Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ МӘЙДАН НИ СӨЙЛИ?

2014 ЕЛДА «КАЗАН УТЛАРЫ»НДА БАСЫЛГАН ШИГЪРИ ӘСӘРЛӘРГӘ КҮЗӘТҮ
2014 елда журналда дөньяга чыккан татар шигъри әсәрләрен укыгач, шәхсән үзем өчен күзгә иң ташланганнары түбәндәгеләр булды: беренчесе — милләт-халык язмышы турында уйлану-сызланулар, аның өчен чыгу юллары эзләү; икенчесе
— җәмгыятьнең бүгенге халәте турында фикер йөртүләр — аңа аек бәяләмә бирергә омтылу, уңай йогынты ясарга алгысу; өченчесе — Тәкъдир, Вакыт турында сүз алып бару, фатализм моменты, яшәү вә үлем фәлсәфәсе, олы юатылу табарга теләү-өметләнү; дүртенчесе — яшәү-хәят мәгънәсе эзләү; бишенчесе — мәңгелек темалардан даимиләренең тагын берсе — Сөю-Мәхәббәт темасы...
Милләт, халык темасы ул соңгы дистә елларда «Казан утлары» битләрендә иң күзгә ташланган актуаль темаларның берсе булып кала килә. Илебездә үзгәрешләр башланганнан бирле инде утыз еллап татар кавеме якты үзгәрешләр көтеп, кайчакларда аларга ирешеп тә яисә бераз артка чигенә төшеп тә яши бирә. Бу табигый дә. Кайсы гына ул-кыз үз халкына, Ватанына хөр, матур яшәеш теләмәс иде, аның хокукларының аз (!) яклануына борчылмас иде икән.
Тик бу юл шактый катмарлы да, анда кайчак уңышлар очраса да, киртәләр дә аз түгел. Әмма татар халкыныщ олы максаты билгеле вә ачык: ул — дөнья халыклары арасында үзеңә лаеклы урын алу.
Шул рәвешле, милли гамь шагыйрьләрнең әсәрләреңдә даими борчылу, сызлану булып җан итә. Үз исән-иминлегең (тел, дин, милли рух һ.б.) турында кайгыртмау халкыңның сәламәт булмавы, милләтләрнең олуг галактикасында аның йолдыз- кояшы батып баруы турында гына сөйләр иде.
Әнә нәрсә ди шагыйрә Нәҗибә Сафина «Өмет тирәге» әсәрендә: Җилгә сибеп кайгы-сагышларны, / Яфрак ярыр өмет тирәге дим, / Булсам иде газиз милләтемә / Якты өмет нуры, тирәге мин!
Шагыйрәнең якты хыялы аңлашыладыр да, билгеле... Татар шагыйрәсенең туган телдә — ана телендә иҗат итүе, алар белән укучыларны даими таныштыра баруы, дин-кыйблага тугрылыклы калуы шул өмет нурының бер өлеше була аладыр да инде.
Иреккә тугрылык — Ватанга тугрылык:! — /Юл яру киләме көчеңнән? /Мәйданда: «Ирек!!!» — дип/ Тилмергән көннәрнең/Минуты чыкмады исемнән («Чиксезлек»),
— дип яза шагыйрәбез Флёра Гыйззәтуллина да. Бу юлларны укыганда, шиксез, ирек, азатлык даулаган 1990 еллар башындагы Ирек мәйданы хәтергә килә.
Тарихлардан алган сабак:, / Йөрәк тибә сулык-сулык /Меңенче кат кабатлыймын: / Бергә булыйк, бердәм булыйк! — дип яза Таһир Шәмсуаров «Бергә булыйк, бердәм булыйк» шигырендә, милли бердәмлеккә дәшеп, үткәннәребездән гыйбрәт алырга чакырып...
Соң түгелме җанны уятырга, / Телсез калып, яшәп арыгач? / Дәшми калу дөрес булырмы соң, / Илем-телем диеп яшәгәч? («Тел язмышын уйлап»). Бусы — Роберт Сәлахиевның моңсурак тавышы. Дәшми калу мөмкин түгел, билгеле. Галәмнәр Раббысы — Аллаһ сиңа — кешегә тел нигъмәт биргән түгелме?!. Шиксез, һәр халык гаиләдә үз түбәсе астында яшәргә омтыла; җиһанда, йолдызлар астында үз йортын торгызырга тели. Башка гаилә белән бүлмәдәшлек бик күңелсез булыр иде ул.
Илдә, җәмгыятьтә социаль тигезсезлек барлыкка килде. Тормышта акча, мал- байлык,
ШИГЪРИ МӘЙДАН НИ СӨЙЛИ?
93
сату-алу белән бәйле өр-яңа сынаулар туды.
Бу яктан карасаң, татар шагыйрьләренең милли мәсьәләләргә иҗтимагый проблемалар яссылыгында игътибар итүләре искә алып китәргә лаеклы. Мәсәлән, татар авылы язмышы... Татар тәкъдире турында уйлаганда, аның чишмә башын урап узып булмый. Ул инде «ярымурыслашкан» кала түгел, тышкы кыяфәте, күккә омтылган мәчет манаралары белән үк «мин — татар авылы» дип кычкырып тора.
Рәниф Шәриповның «Биш алма» поэмасы бу яктан үзенчәлекле уйлануларга этәрергә, бәлки, аерым бер мизгелне «сискәндереп куярга да» сәләтле. Поэма иҗат әһелен сокландырган, аңа тәэсир ясаган вакыйга белән башлана: яшь кыз авылдан китеп баручы шагыйрьгә йөгереп килеп биш алма бүләк итә. Ошбу нәни генә вакыйга шагыйрь күңеленә нык тәэсир итә, ул аның күңелендә кайта-кайта төрле уйланулар, ассоциацияләр тудыра, социаль катаклизмнарга эләккән татар авылының үткәне-бүгенгесе-киләчәге турында йөрәгендә борчулы фикерләр барлыкка китерә, татар җәмгыятенең, милләтенең бүгенге халәте турында күпмедер каршылыклы уйларга да этәрә.
Шагыйрь, сызланып, болай ди: Күпме алар, сукыр тәрәзәле, / Җансыз, ямьсез, үле авыллар! / Урамнары, зиратлары белән / Тормыш кала, күпме эш кала. / Соңгы сулышымы авылымның / Мәктәптәге шушы өч бала? («Биш алма»).
Чыннан да, авылларның бетүе татар өчен аеруча борчулы темаларның берсе булып кала бүген. (Билгеле, гөрләп яшәп яткан татар авыллары да аз түгел.) Милләтебезнең шәһәрдә сакланып калуы шактый сораулар уятырга мөмкин. Поэма татар авылларының проблемалары турында уйланырга этәрә алуы белән кыйммәтле.
Бу яктан Рәниф Шәрипов ялгыз түгел. Мәсәлән, Чыңгыз Мусинның «Зур югалту хисе» шигыре татар авылы язмышы турындагы борчылу-сызланулар белән тулы. Анда түбәндәге юллар бар: Авыл тирен түгә / Сукыр бер тиен хакка. / Илдә кайсы түрә / Уйлый шушы хакта? / Үксез калган авыл, / Нурсыз иртә-киче. / Утсыз яна җанда / Зур югалту хисе. Шуңа күрә, бәлки, татар халкының генофондын саклап калуда иң беренче катнашучылар — туган якларына хәерхаһлы кешеләрдер?!.
Минем чабу туган җирдә, / Йолкып алып китеп кара... — дип яза Таһир Шәмсуаров «Китеп кара» шигырендә. Гомер-гомергә ниндидер кысылулар да күрә килгән татар авылы язмышы бүген, бәлки, яхшырак якка алышына алыр?!. Моны Аллаһ кына белә.
Әйе, факт факт булып кала: татарлар башта авыллардан китеп, аннан Ватанны да калдырып, җиһан буенча кая гына сибелмәгәннәр. Шагыйребез Айдар Хәлим, мәсәлән, «Туган илгә йөгерәсе килә» исемле шигырьләр көлтәсенә кергән «Нью- Йорк сабан туенда» әсәрендә дөнья буйлап сибелергә мәҗбүр татар мөһаҗирләре язмышына кагылып, түбәндәгечә уйга кала: Уйлап кына җыр тумый. Хис кирәк! / Ул моң булып бармый башкага. / Нью-Йорк сабан туе күздән / Югалган моң эзләп башлана.
Чит җирләрдә, күктерәр өйләрдән торган мегаполисларда гомер итәргә дучар татар кешесе кардәшләре белән очрашулардан нәкъ менә милли рухны эзләмимени?!. Үзе дә, бәлки, ахыргача сизеп-аңлап бетермичә, Идел-Йортны, Уралларны, Хаҗитарханнарны, Әни суын, Байкүлләрне һ.б. якларны искә төшерүче милли хисләргә тирән сусау кичермиме икән ул вакыт-вакыт?!.
Дөнья буйлап таралган, сибелгән татар халкын берләштереп-җыеп торган биниһая зур байлык икән ул гасырлар аша безгә килеп ирешкән кыйммәтләр — Моң, Сабантуй, халык иҗаты, җырлар, риваятьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, әкиятләр... Алар, шагыйрь әйткәнчә, безгә кайчак үлемнән котылырга, яхшының — яманны, акның караны җиңүенә ышанырга ярдәм итмиләрме икән? Шагыйрьләр кайчак милләт өчен чыгу юллары эзләп әкиятләргә, мифларга (аларны күпмедер яшерелгән хакыйкать тә диләр) мөрәҗәгать итәләр. Шагыйрь Газинур Морат, мәсәлән, милли тормышыбызның — вакыйгалар агышының аерым бер мизгелендә ризасызлык белдереп, болай ди: Әкиятне башлыйк яңабаштан, / Ак бүренең кайтсын әфсене.
/ Кабат тораташка әйләнмәсен / Ашинаның асыл нәселе. («Әкиятне башлыйк яңабаштан...»)
Бүгенге яшәеш үзәннәренә күз ташлаган шагыйрь гаҗәпләнә: әкиятнең бит ахыры яхшы бетәргә тиеш! (Бу — аксиома, хакыйкать!) Югыйсә, бу нинди сәер әкият булып чыга соң?! Нишләп әкияттә кара көчләр дә җиңә бара? Ни өчен асыл нәсел әфсенләнеп (ә сихер чыннан да бар, ди Ислам) тораташка әйләнгән дә сәламәт халәткә кайта алмыйча җәфа чигә? Нинди догаларга мохтаҗ икән ул? Кайда аны коткарыр батырлар? Нинди төгәлсезлек килеп чыккан ошбу әкияттә?!.
ИЛШАТ ВӘЛИУЛЛА
94
Билгесез бер фәйләсүф әйткәнчә: «Бар да яхшы бетәргә тиеш. Әгәр начар беткән икән, димәк, әле бар да бетмәгән...» Яшь иҗатчылар да, гаделлек эзләп, яхшылыкның яманлыкны җиңә алуына ышанып, фольклорга мөрәҗәгать итә. Рүзәл Мөхәммәтшинның «Ак бүре» либреттосы (татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган), мәсәлән, бу яктан игътибарга лаек.
Беренче чиратта, ул ак һәм караның мәңгелек көрәшен янә искә төшерә, һәм татар фольклорының әдәби әсәрләр өчен шактый бай чыганак булуын янә бер кат искәртә.
Күп кенә татар әкиятләренә хас булганча, монда да инсанның Дию пәрие белән аяусыз көрәше сурәтләнә: хан уллары аналары Ханбикә өчен батырлык кылалар һәм ахыр чиктә җиңәләр. Бу җиңүдә каһарманнарга ярдәм итүче хәлиткеч көч ул — Ак бүре, дөресрәге, ыруның Ак бүре рухына тугрылыгы булып чыга: ягъни аның күңелендә яшәгән бүрегә хас бәйсезлек ярату, кыюлык һ.б. сыйфатлар хан улларының кечесе — Тәгингә башта — Юханы (зинаны, фәхешлекне), аннан Дию пәриен (халыкның, Ил-Ватанның, гаиләнең имин тормышын бозучы кара көчне) җиңүгә илтә.
Яшь шагыйрь монда хайваннар дөньясының бер вәкиле булган бүрегә табынырга чакырмый (югыйсә бу мәгънәсез бер нәрсә — мәҗүсилек яки иң зур гөнаһ — мөшриклек булыр иде. Билгеле, кешене барлык авырлыклардан, җәфалардан фәкать Аллаһы Тәгалә генә коткара ала, башка беркем дә түгел), әмма, мөгаен, гаиләңә, Ватаныңа куркыныч килгәндә, бәйсезлек, кыюлык, түземлелек кебек сыйфатларга да ия булырга чакыра төсле. Гасырлар чоңгылында без үзебезнең кайбер (безне данлы, шанлы иткән) сыйфатларыбызны югалтмадык микән дип тә сорый кебек ул. Шул ук вакытта ул «Дию пәрие» безнең күңелләребездә яшәгән гөнаһлы уйлар, кимчелекләр белән дә тукланмый микән, дип фикер йөртә, күпмедер рухи үсеш турында да искә төшерә автор.
Әйе, аерым авырлыкларга эләккән кешеләр чыгу юлларын, яклауны кайдан гына эзләмәгәннәрдер?!.. Хакыйкатьне әйтә алмаганда (асылда, бу халәткә төшү кешеләрнең, кавемнәрнең гөнаһлары аркасында буладыр), алар Эзоп телен сайлаган.
Сүз дә юк, узган гасырларда, ерак түгел үткәндә дә халык иҗаты белән бергә аерым шәхесләргә бәйле сәхифәләр дә аз түгел безнең... Халкыбыз әнә шулардан нур-җылы алып яшидер дә, бәлки. Шагыйрь вә шагыйрәләребез бу турыда искә төшерүне дә лазем саныйлар. Сания Әхмәтҗанованың «Арча поезды» циклы шундыйлардан.
Әлеге хыялый поезд Татарстан тимер юллары буйлап кына хәрәкәт итеп калмый, ә галиҗәнап Тарих сәхифәләре буенча да юл ала... Мин сәфәргә чыгам, Хәтер буйлап, / Рәшәләрдә — йолдыз тузаны...
Һәм менә милли офыклар артындагы милли чакрымнарны тоташтырган гүзәл тукталышлар булып бер-бер артлы Арча, Әтнә якларын дөньяга таныткан олы шәхесләр турында цикллар тезелеп китә: «Мәрҗани», «Тукай хакыйкате», «Камал», «Бәшир — баш ир», «Безнең Сибгат», «Гариф», «Мәһдинамә»... Нәрсә турында сөйли ала калебләребезгә ошбу таныш вә кадерле исемнәр?.. Әлбәттә, безнең милли асылыбыз турында.
Татар зыялыларын хәтергә алу ягыннан шулай ук Фарис Фәсхинең «Җанны пакьли торган яктылык» исемле шигырьләр көлтәсенә игътибар итәргә кирәк. Татар шагыйре, сынчы-рәссамы кадерләре, бәлки, үз вакытында бик белеп тә бетерелмәгән татар зыялыларының барельеф-портретларын ясап кына калмаган, ә шигырьләрендә аларны (Р.Әхмәтҗан, М.Әгъләм һ.б.) иҗат әһелләре буларак үзгә дөньяларында үзенчә ачарга омтылган...
Шагыйрьләребез бүген милләтнең үткәне вә киләчәге турындагы каршылыклы уйлар белән җан итәләр, болгар-татар күгендәге «догалы моңнар»га да еш колак салалар, милләт язмышына кагылышлы рәвештә калеб түреннән килгән сораулар куялар һәм җавап та эзлиләр. Үткәннәребез, бигрәк тә ерак үткәннәребез... — бәйсез дәүләт-йортлар төзеп яшәгән чакларыбыз шанлы булып, данлы булып искә төшә, ә бүгенгебез бездә (бәлки, кайбер ирешелгән уңышларыбыз булса да) еш кына канәгатьләнү хисләре тудырмаска мөмкин... Аннары, шагыйрьләр күпмедер дәрәҗәдә үткәннәрне идеаллаштырырга да хаклы.
Мәсәлән, шагыйрь Марсель Галиев еш кына татарның азат, бәйсез, шанлы- данлы, гаярь чакларын сагынып яза (чыннан да, моннан әле берничә гасыр элек кенә, урта гасырларда гына татар кавеме урыс, француз, инглизләр кебек дөньяның төп халыкларыннан саналган түгелмени?!.): Балбаллары ауган япан далаларда / Әрнеп үскән әрем — хәлләребез... / (...) /Кайтавазлар иңри юашланып: /Бүгеннән без, бәлки... бөгелмәбез... («Чыдам тау да, үзән дә без...»)
ШИГЪРИ МӘЙДАН НИ СӨЙЛИ?
95
Нишләргә соң? Кем, ни безне дөньяда коткара алыр икән? Нишләп безнең халык дөнья тарихын язуда бүген әллә ни катнашмый?!. Милләтебез язмышы, киләчәге белән ниндирәк көчләр идарә итә?.. Халкыбыз өчен бердәнбер котылу юлы, мөгаен, Аллаһы Тәгалә юлыдыр.
Шагыйрьләребез ошбу дөреслекләр турында кайта-кайта, еш уйланалар. Марат Кәримов, мәсәлән, «Хатирәләр — учак көле алар» шигъри гөләндәменә кергән «Булабыз» шигырендә, уйга калып, болай ди: Кайда булган икән безнең/Холкыбыз, йолабыз? / Шулай яшәп кем булабыз? / Монафикъ булабыз. Шагыйрь безне монафикъ, ягъни, икейөзле булмаска чакыра. (Коръәндә монафикълар җәһәннәмнең иң түбән катламында булачак диелә.)
Билгеле, рухи-дини юл милли проблемалардан гына түгел, ә җәмгыятьтәге проблемалардан да чыгу юлы булып каладыр... Югыйсә, аларның бер-берсенә шактый ук тыгыз бәйләнгәннәре ачык күренә түгелме?!.
Шагыйрь Рим Идиятуллин «Таулар хакында ике шигыр»ендә, мәсәлән, төрле еллар кимәленнән карап болай ди: Алданыпмы шайтан коткысына, / Әләм иттек гөнаһ, бозыкны; / «Ярлыка!» дип тәүбә кылмагачтын, / Ходай безне тәмам онытты.
Кайсыдыр бер мизгелдә шагыйрь, «сискәнеп киткәндәй», әле күптән түгел генә булып узган Чибәркүл вакыйгасын да искә төшерүне лазем саный. Нишләп безнең — XXI гасыр кешеләренең башына күктән ташлар, кометалар ява икән?.. Пәйгамбәребезнең: «Кешеләрнең аз гына гөнаһлары да Галәмдә зур гына катаклизмнар китереп чыгарырга мөмкин», — дигән хәдисе искә килә. Димәк, кешенең Җирдәге нәни генә гамәлләре дә миллионнарча чакрым ераклыктагы зур яктылыклар таратучы йолдызларга тәэсир ясарга мөмкин икән...
Шагыйрь аерым бер мизгелне безне җаннарыбызны чистартырга, пакьләргә сәләтле, керләнгән тормышыбызга яңарыш алып килергә кадыйр булган тәүбә, истигъфар юлларына чакыра вә ахырда болай ди: Рас яраткан икән Ходай безне / Мең-мең төрле чәчкә төсендә, — / Үрчетик гел иман вә игелек / Үсентесен җирнең өстендә! («Таулар хакында ике шигырь»). Чыннан да, кеше бу дөньяга бәхетле булыр өчен генә килмәгән. Аның бакый яшәеш алдында бурычлары да бар. Шагыйрьләр бу турыда да еш, кайта-кайта фикер йөртә.
Сүз дә юк, күпмедер адашулар кичергән илебез туры юлга да кайтырга тели кебек. Әмма, җәмгыять соңгы елларда рәхимлерәк, яхшырак якка әверелдеме икән?!. Әллә анда башка, үзгәрәк кыйммәтләр хөкем сөрәме?
Дин-кыйбла, кызганыч, җәмгыятьтә әйдәп баручы көчкә әйләнмәде кебек әле, бу рольне күбрәк акча, матди байлык артыннан куу уйный. Олыраклар хәтерлидер: элек, социализм чорында кешеләр бер-берсенә миһербанлырак, рәхимлерәк түгел идеме? Үзара ярдәмләшү дә шактый көчле иде. Әмма, яңа урнашкан капитализм, базар икътисады үзәккә социаль тигезлекне, иптәшлекне түгел, ә индивидуализмны,
ШИГЪРИ МӘЙДАН НИ СӨЙЛИ?
4. «К. У.» № 5 96
шәхси табыш артыннан кууны куйды. Шуның белән, бәлки, җәмгыять күпмедер метаморфозалар аша да узарга мәҗбүр булды. Ник дин-кыйбла, рәхимлелек, миһербанлылык җәмгыятебезнең йөрәгенә үтеп керә алмады икән?!. Уйлавымча, безгә, мөгаен, җаваплылык җитеп бетмәгәндер.
Мин тормышны матурларга тудым, / Җавап тотам барсы өчен дә, — дип яза Фәрит Суфияров «Өлгерергә кирәк» шигырендә.
Әйткәнебезчә, бүгенге татар шагыйрьләре җәмгыять проблемаларына гамьсез калмый. Бәлки, киресенчәдер дә: заман-дәвергә хас мәсьәләләр аларның иҗатында тулысынча чагыла.
Заман, вакыт метаморфозаларына, җәмгыяви контрастларга еш игътибар бирүче, төрле чорларның үз үзенчәлекләре турында уйланган шагыйребез Равил Фәйзуллин, мәсәлән, XXI йөз башында болай дияргә мәҗбүр: Без яшәгән кыска гына бер гомердә / алмагачлар ничә кабат үсеп корды... / Күпме дуслар, ярлар җан тәслим кылды... / Ничә патша алышынды!.. Үзгәрешсез — /имгәтелгән Иман белән/нәҗесләнгән Җир-Ана калды... («Без яшәгән кыска гына бер гомердә...»)
Уйлап куясың: нишләп дәверләр алышына тора, ә җәмгыять, кешеләр һаман яхшырмый икән?!. Ни өчен иманыбыз имгәтелгән, ә Җир-Анабыз нәҗесләнгән?.. Ошбу хасият безне тирән фикерләүләргә этәрә вә шушы яшәеш өчен җаваплылыгыбызны янә бер кат искә төшерә. Ирекле еллар рухи мөстәкыйльлеккә, дин-кыйблага гына юллар ачмады, кызганыч, җәмгыятьтә күпмедер зина, фәхешлек тә көчәйде. Алар җәмгыятькә дә, милләткә дә яхшылык булып кайта алмадылар, ә кешеләр тормышына фаҗигаләр генә алып килделәр. Югыйсә, безнең халыкның Ислам белән бәйле үз рухи традициясе дә бар. Башкаларга иярү безнең халык өчен хәвефле икән.
Олы дөреслекләр, рухи-кальби кыйммәтләргә омтылган иҗат әһелләренең җәмгыять белән үзенчәлекле шигъри диалог алып баруы аңлашыла да. Шагыйрә Рухия Ахунҗанова, әйтик, чордашларына түбәндәгечә эндәшә: Әй, замандаш, синдә нинди / гамь ята соң? / Сиңа дәшәм. Миндә сорау / уятасың... («Замандашка»). Әмма шагыйрәнең сүзенә колак салырлармы? Тыңларлармы аны? Шагыйрәнең сүзе үтәме бүгенге җәмгыятьтә?
Шагыйрьне кемнәр таныр соң?! — ди Салават Рәхмәтулла да үзенең «Сату-сатылу заманы!..» шигырендә, күпмедер ирония белән.
Әйткәнебезчә, капитализмга күчү илдә төрле каршылыклы реалияләр, социаль катаклизмнар да тудырды. Һәр замандагыча, ошбу чорда да кеше сыйфатлары, кеше рухы, кеше кальбе үзенчәлекле сынаулар аша уза икән... Кемнәр ничек уза ала аларны — болары инде Аллаһы Тәгалә кулында.
Фәнәвис Дәүләтбаев, мәсәлән, тормышыбызда, җәмгыятебездә гаделлек җитми дип саный: Гаделсезлек җирдә тулып ашкан — / Бу тормышка исең китәрлек. («Караңгылыкта»). Дамир Гарифуллин да робагыйларында XXI йөз башындагы кешеләр җәмгыятенең кимчелекләренә еш игътибар итә: Дөнья тулы гайбәт, әләк, ялган да, / Бер-берсенә алар оста ялганган. / Хакыйкатькә санап менә шуларны, / Бу тормышта күпме адәм алданган.
Бу яктан алсаң, аеруча тәэсирле шигырьләрнең берсе, бәлки, Гәрәй Рәхимнең «Гомер буе яна-яна яшә идең!» исемле шигъри гөләндәмендә табыладыр: Аюдан курыкмый кеше, / Бүредән курыкмый кеше, / Таулардан курыкмый кеше — / Кешедән курка кеше. / Кояшка ышана кеше, / Әкияткә ышана кеше, / Хыялга ышана кеше — / Кешегә ышанмый кеше. («Безнең чор кешесе» (XXI гасыр хакыйкате)). Кешеләрнең бер-берсенә ышанмавы, бер-берсеннән куркуы җәмгыятьнең бик үк камил булмавы турында сөйли.
Кешенең каршылыклы табигате турында фикер йөртүләр, билгеле, һәрвакыт булган. Мәгълүм ки, Аллаһы Тәгалә инсанны сынап карау өчен бу дөньяга яраткан, аңа иман да, нәфес тә биреп караган. Әлеге сыналу иҗтимагый тормыш яссылыгында да чагыла. Иҗтимагый мәсьәләләргә игътибар итүче шагыйрь Ленар Шәех болай ди: Күңелләрдә тынычлык юк, / Ышанычы бармы, белмим?.. / Очын-очка ялгаучылар! / Сезне уйлыйм, жәллим... көлмим. («Шәһәр шаулый. Тормыш бара...»)
Төрле тарихи-социаль борылышлар кичергән ил-җәмгыять, аерым кешеләрнең аларга гына мәгълүм гомер юлы... Шагыйрьләр вә шагыйрәләр вакыт-вакыт бу турыда да фикер йөртә. Шигырьләрендә моң-гамь тулы Фирүзә Җамалетдинова да илнең үткәне вә бүгенгесе турында борчылып яши: Яхшың күпме, әллә ялганыңмы?
— / Туган илем, хәлең җиңел түгел. / Бар аклыгың сине алга этсә, / Каралыгың артка тарта бүген. («Туган илем»).
ИЛШАТ ВӘЛИУЛЛА
97
Кеше-инсан бүгенге җәмгыятьтә каршылыклы кичерешләр белән яши икән, бу җиһанда күңелләргә якты кичерешләр бирә алган ни-нәрсә кала соң? Шагыйрәләр иҗатына кагылсаң, җавап табыла кебек: бәлки, кешене кеше иткән, аның яшәешен күпмедер аклаган, саф хисләр була алган Мәхәббәт кала, Мәрхәмәт, Шәфкать...
Шигырьләрендә еш кына моңсулык булса да, шагыйрә Илсөяр Иксанова тормышка ышаныч белән күз ата: Дәрьяларда тулы дулкыннарның / Күпме чоңгыл- упкын юлында. / Ни кичсә дә, барыбер / Һәрбер дулкын / Үз ярына кайтып егыла... («Саумы, диңгез!») Мәңгелекнең үзеннән барлыкка килгән яшәешкә булган бу ышаныч мөһимдер дә. Яшь шагыйрә Лениза Вәлиева да киләчәккә, язларга ышанып, яратып карый: Бу — апрель. /Җанымның тулышкан, / Чайпалып түгелер фасылы. / Бөрешкән күңелне эретер күзләрдә — / Яшәүнең асылы. («Бу
— апрель»).
Кеше үзе үзгәрмичә, дөнья да үзгәрми икән. Без, асылда, кылганнарыбызнын әҗерен алып яшибез түгелме?!. Адәм баласы туры юлда булуы белән генә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына өметләнә ала. Аллаһ тирә-юньгә хәерхаһлы кешенең үзенә дә шуны ук кире кайтармый микән соң?!. Гөлнур Корбанованың «Йөрәгемдә сагыш уянганда» шигырьләр көлтәсенә кергән бер шигыре, мәсәлән, шул турыда: Мин беләм: кайларга китсәм дә, / һәрвакыт догада торырлар, / ихластан хәерле юл теләп, / чыршылар, / юкәләр, / тупыллар.
Җәмгыятьтәге кимчелекләрне, «авырулар»ны күргән шагыйрь вә шагыйрәләр, инде алдан әйтеп үткәнебезчә, чыгу юлын еш кына рухи яңарышта эзләргә мәҗбүр. Сәләтле яшь шагыйрәбез Ләйсән Фәтхетдинова, әйтик, нәкъ менә рухи кыйммәтләр турында сүз алып бара. Рухи биеклекләргә юлның җиңел үк булмавын искәртә ул безгә: Дөньяның малыннан баш тарттым — /Яшәүнең кызыгы калмады... /Акчага кул сузган чакта да / Бер рухи рәхәтлек алмадым. / (...) / Авыру тоймадым тәнемдә
— / Кадерен оныттым саулыкның. / Чирләгән иң авыр чагында / Иманым белән мин савыктым. («Мәгънә»).
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) шундый бер хәдисе бар: «Җитәр шундый заман: Ислам динен тоту утлы күмер тотып йөрү кебек булыр — ташларга да теләмәсләр, кулларын да пешерер». Ләкин бүген андый чор түгел, кешеләргә хакыйкый юлда тугрылык сакларга бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Шулай ук яшь, сәләтле шагыйрә Дания Нәгыймуллинаның шигырьләре рухи эзләнүләргә бай булуы, рухи яңарышка эчкерсез чакыруы белән, шиксез, күңелләргә үтеп керә: Мин гаҗәпкә калмам кебек, әгәр / Җир әйләнеп беркөн туктаса. / Кылган гөнаһларны кичерә алмый, / Язмыш таяклары тукмаса. / (...) / Кара туфрак кардәш-туганнарның/ Күп сеңдергән садә каннарын. / «Кичер безне»,
— диеп әби сала / Мәчетләргә сәдакаләрен. («Гөнаһлы җиһан»). Яшь шагыйрәнең «Эт тормышы» шигыре шулай ук күпләрне гамьсезлектән, битарафлыктан уятырга вә мәрхәмәт, миһербанлылык (ә бүген бу — кешеләрдән иң соралган сыйфаттыр, бәлки?!.) кылларына кагылырга сәләтле.
Әйе, кеше тәүбәгә килә, андагы кимчелекләрдән баш тартып, туры юлда гына яшәргә тели ала. Шагыйребез Хисам Камал бер әсәрендә түбәндәгечә белдерә: Яшим фәкать каралама, / Акка гына яши алмыйм һаман. / Тормышымның бар битен дә — / Шатлыклысын, / Кайгылысын — / Төшермичә алга барам. («Гомерем минем — каралама...»)
Милләт, җәмгыять проблемалары белән бергә шигърияттә соңгы елда күзгә иң бәрелгән темаларның тагын берсе, шиксез, ул — Вакыт, Тәкъдир, Язмыш турында эчкерсез лирик-фәлсәфи уйланулар. Хәер, бу табигыйдер дә. Вакыт, гомер агышында кешенең яшәешкә, тормыш этапларына, циклларына күз ташлавы мантыйкый шуңа этәрә. Әлеге шигырьләр үзләренең фаталистик моменты белән аерым вакытларда
ШИГЪРИ МӘЙДАН НИ СӨЙЛИ?
4* 98
XXI гасыр башындагы шигъриятне дә (Дәрдемәндне, Думавины, Гафурины, Сүнчәләйне һ.б.) искә төшерә.
Клара Булатова, мәсәлән, «Гасыр аты шундый тиз чапты» шигъри гөләндәменә кергән «Төш» шигырендә биек кыядан киң диңгезгә төшеп югалган таш кыйпылчыгы турында уйлана вә болай ди: Исәбенә мәңге чыгалмадым, / Юкка чыккан нинди көнемдер? / Ничә көннәр шулай югалгандыр — / Үлчи калсаң, тулы бер гомер. Кыядан ычкынган таш кыйпылчыкларына охшаган көннәр белән тулы бер кеше гомере узып киткән икән... Бу иксез-чиксез мәңгелек диңгезенә төшеп югалган бер-берсенә охшамаган көннәр күңел дәрьясында да күпмедер моңсулык, сагыш дулкыннары уятырга сәләтле.
Ә шагыйрь Чыңгыз Мусин исә, Вакыт агышына, яшәеш циклларының котылгысыз рәвештә алышынып торуына карап, үзенчәлекле бер эчке гаҗәпләнү, тетрәнү кичерә: Җилләр, жңлләр, жилләр инде, / Җилгә форсат килгән инде. / Җилдән житез чаклар узды, / Без кемнәргә тиңнәр инде? / Без хәзер тик кемнәр инде? («Җңлләр, жилләр»). Бу юлларны укыганда, Дәрдемәнднең атаклы шигьри юллары искә төшә: Исә жилләр, күчә комнар... бетә эз... / Дәрыйгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез! («Без»).
Әйе, Вакытның котылгысыз агышы, гомер чорларының туктаусыз алышынып торуы бүгенге күп кенә заман шагыйрьләре иҗатына гаҗәпләнү, сагыш, борчылу, соклану, өмет кебек хис-тойгылар алып килә.
Халисә Мөдәррисова, мәсәлән, Вакытның көтелмәгән метаморфоза-әверелешләре турында түбәндәгечә фикер йөртә: Бирә-ала. Яшь сылу да / Инде бөкре карчык. / Шәлберәйткән баһадирны / Бу аяусыз вакыт. / (...) / Ул тезләнмәс, ул төкәнмәс / Бакыйлыкка шаһит... / ...Бер ХӘТЕР алдында баш ия/Галижәнап Вакыт. («Вакыт һәм хәтер»).
«Бер Хәтер алдында баш июче» Вакыт гаять зур көч (аңа кем, ни каршы тора ала соң?) буларак күз алдына баса. Шагыйрьләр Вакытны төрле образлар вә метафоралар белән бәйләп тәкъдим итәләр.
Нур Әхмәдиевнең «Вакыт» шигырендә, Вакыт һәркемне, һәрнәрсәне дә «или алган» үзенчәлекле бер җиһани-хәяти тегермән образында гәүдәләнә: Вакыт или / Җайдакны да, / Атсызны да; / Затлыны да, / Затсызны да; / Хаклыны да, / Хаксызны да. / (...) / Вакыт белән көрәшүләр / Борынгыдан калган, / Ә кем жиңә алган? / Дон Кихотлар дөнья тулы, / — Җиңдем! — дию — / ялган! («Вакыт»).
Ә Хәнәфи Бәдигый исә үз әсәрләр тупланмасын, гомумән, «Вакытның юк башы, азагы» дип атаган. «Юк» шигырендә болай ди ул: Бар белән юк булу арасы, / Һәркемгә шул юлдан барасы. / Килгәнне-киткәнне хәтерли / Туган жир һәм адәм баласы.
Бу, мөгаен, адәм баласы өчен үзенчәлекле бер юатылудыр да. «Килгән- киткәнне» хәтерләүчеләр кала әле: Туган җир вә сине күргән-белгән адәм балалары. Шулай да бер сорау һаман җавапсыз кебек: ә нәрсәдә соң яшәү мәгънәсе? Бармы хәяттә какшамас якты, чын, җанга кадерле маяклар? Яшәү вә үлем арасында нинди гамь ята соң? Без — инсаннар абсурд эчендә яшәргә хөкем ителмәгән микән?!.
Хәят кырларында тукталып уйланырга мәҗбүр булган шагыйрь бер шигырендә болай ди: Минем өчен Канун — Коръәндәге / Йөз дә ундүрт сүрә. / Алар Ходай сүзе, кануннардан / Өстен шуңа күрә. («Тумыштан»).
Димәк, Вакыт агышына, тормыш циклларының бер-берсен алыштырып торуына артык гаҗәпләнергә дә, сагышланырга да кирәкми икән, ул барыннан элек кеше өчен Галәмнәр Раббысы — Аллаһы Тәгалә биргән Сыналу Кыры булып кала: гыйбадәт кылуда, яхшылыкта-явызлыкта...
Бу фәлсәфи уйланулар, мәңгелек офыкларга багарга омтылу, яшәү мәгънәсен эзләү төрле шагыйрьдә төрлечә чагыла. Яшәү мәгънәсен эзләү, рухи иҗтиһад кылу, мәңгелек кыйммәтләр турында сүз алып барырга адымнар ясау — татар шагыйрьләренә борын-борыннан хас. Әлеге тема да 2014 елда журналда еш очраган темаларның берсе булып кала.

Мәсәлән, шагыйрь Ренат Харисның бу елда дөнья күргән шигырьләре һәрвакыттагыча үзенә хас фәлсәфи хис белән сугарылган.
Уйласаң, һәр инсан да тормышның үз вариантын яза, үз Галәмен төзи. Мәгълүм ки, бу бигрәк тә нечкә күңелле шигърият әһелләренә кагыла. Ренат Харис та, шиксез, моннан чыгарылма түгел. Бәлки, аның шигъриятен «шигырьгә әверелүче тормыш» дип атарга булыр иде. Шагыйрь тормыш-хәяттә ни-нәрсәгә генә кагылса да, ул тора-бара шигърияткә әверелә кебек.
Ренат Харисның «Кара түгәрәк» шигыре безне фәлсәфи уйланулар чоңгылына этәрә. Шагыйрь тәүдә рәссам Малевичның дөньякүләм атаклы «Кара квадрат» картинасын искә төшерә һәм болай ди: Теләсәң ни күреп була анда! / Теләсә ни була ишетеп! / Әллә нинди дөньяларга ачык / каралыкның якты ишеге... («Кара түгәрәк»).
Гаҗәп метафора түгелме: «каралыкның якты ишеге...» Малевичның гади генә күренгән рәсеменә карап, дөнья буйлап күпләр төрле каршылыклы, парадоксаль хис-тойгылар кичергәндер вә кичерәләрдер... Һәм, менә, татар шагыйре өчен дә бу хасият ят түгел икән. Аннары ул бөтенләй башка нәрсәне, әйтерсең лә Малевичның картинасына аваздаш булган үзенең төнге халәтен, эчке кичерешләрен дә искә төшереп сурәтли. Шагыйрь, чиксезлек, ди... Ә нәрсә соң ул без белгән чиксезлек? Галәмдәге чиксезлеккә баксак, анда миллионлаган-миллиардлаган йолдызлар күзәтәбез. Йолдызлар артында янә йолдызлар, галактикалар артында яңа галактикалар... Чиге бармы аларның? Бармы бездән башка метагалактика? Без моны әле белмибез. Хәер, күкнең җиде каты бар, диләр. Без белгәне — беренче, диләр...
Татар шагыйре өчен мәңгелек хакыйкатькә илтүче фәлсәфи, трансценденталь офыкларга багу гаҗәеп мөһимдер дә. Хаклык белән кызыксыну, димәк, Аллаһ белән кызыксыну кеше йөрәгендә төрле кимәлләрдә вә киңлекләрдә яши һәм ачылып китә ала икән... Гомумән, бу чынбарлыкта һәрнәрсә дә, һәр юнәлеш тә Аллаһы Тәгаләгә генә илтә аладыр. Мәсәлән, оптимист, тормышның уңай якларына игътибар итәргә яратучы шагыйрьләребезнең берсе Рашат Низами Галәмнән килгән серле авазларны да тыңларга онытмый: «Каләмемнең кипмәс карасы» исеме астында чыккан шигырьләренең берсендә болай ди ул: Галәмдәге меңәрләгән сорау/ Тартып тора безне итәктән... («Астрономия»).
Шигырьләрдәге фәлсәфилек, сүз дә юк, безне чынбарлыкны тирәнрәк вә киңрәк аңларга ярдәм итә алыр иде, күңел офыкларын киңәйтеп җибәрергә сәләтле булыр иде. Поэзия еш кына фанилык һәм бакыйлык арасындагы олы уйланулар тезмәсе булып күз алдына баса.
Баштан сыйпый серле җиһанның / Мәңгелектән килгән өннәре, — ди шагыйрь Рәшит Бәшәр дә «Баш очымнан шаулап чор ага» исемле шигъри тупланмасына кергән бер лирик шигырендә.
Сүз дә юк, ахыр чиктә Вакыт, Тәкъдир, Язмыш турындагы фикерләр дә, яшәү мәгънәсен эзләү дә тегеләйме-болаймы дин-кыйбла темасына, Аллаһ юлында яшәү темасына гына илтә аладыр... Чөнки яшәеш бит бакый. Аның дәвамы ничек булуы безнең үзебездән генә тора түгелме?!. Бу — югарыдан иңгән кануннар.
Фәйрүзә Мөслимованың «Мизгелләр елларга биргесез» шигъри тупланмасы рухи эзләнүләргә, рухи яңарышка омтылуы белән, шиксез, кыйммәтле. Шагыйрә һәр инсан өчен искиткеч мөһим булган саф тәүбә юллары турында уйлана һәм әйтерсең лә җан-кальбенең үзәгеннән үк дәшәргә мәҗбүр: Аһ, озак сынадың Син мине, / Ташлама, ярлыка, йа Раббым! («Ярлыка!»).
Әйе, без беләбез: һәр адәм баласы да тәүбәгә, истигъфарга мохтаҗ. Ә менә адашулар ачысын татып тәүбәгә килгән инсанга тискәре мөнәсәбәт күрсәтү берничек тә хуплана алмый.
Шулай итеп, 2014 елда дөнья күргән шигърияттә ачык табылган, калку беленгән дүрт зур тема — милләт турында уйлану-сызлану, җәмгыятьнең бүгенге халәте турында фикер йөртү, тәкъдир-вакыт фәлсәфәсе, яшәү мәгънәсен эзләү — Аллаһ юлында яшәү темасына, дин-кыйбла темасына китерә, аның аша чишелеш таба. Чыннан да, рухи-дини тема соңгы елларда шигъриятебездә көннән-көн зуррак урын ала бара түгелме икән?!. Шушы тенденция поэзиябезнең рухи-фәлсәфи яңарышына да якты өмет уята аладыр, бәлки. Бүген инде маяклар юк, кая таба юл алырга дип өзгәләнү кирәк микән?!. Югыйсә, дин-кыйбла, Аллаһ күрсәткән туры юл ачык табылган, янә беленгән рухи-кальби маягыбыз булып кала. Күрәсең, әлеге тема шигъриятебездә киләчәктә төп темаларның берсе буларак ачылырга бик мөмкин. Шулай ук монда узган ел еш күренгән зур темаларның берсен — яшәешнең үзе кебек үк бакый булган Сөю-Мәхәббәт темасын да әйтеп узарга булыр иде. Ул күп кенә шагыйрьләребездә
101
очрый һәм алар арасында, чыннан да, уңышлылары аз түгел. Әмма без мәкаләдә аларның барысын да искә алып торуны кирәк тапмадык. Шунысы бәхәссез: әлеге тема бигрәк тә яшьләр иҗатында дәвамлы. Һәрхәлдә, арада аңа кагылмаучы күңелләр аз...
Мәсәлән, үзенчәлекле стильдә иҗат итүче яшь шагыйрь Эльнар Байназаров Мәхәббәт темасына багышланган шигырендә үз халәтен аңа гына хас булганча фәлсәфи-шигъри драматизм белән сурәтләп бирергә омтыла: Калтырый шәүләләр, әзерләп миңа дар, / Һәм гади дар түгел — җан дарын. / Беркатлы, берьяклы, беренче сөюем — / Кызганыч, бер җырдан яшәмәссең ары. («Хушлашу җыры»).
Шагыйрь «беркатлы, беренче сөюе» белән хушлаша... Сөюсез яшәүне ул җан дарына кадаклануга тиңли. Бу күңелдә төрле хис-тойгылар барлыкка китерә. Беренче сөю дигәндә, күңелгә ак карлардай пакь беренче саф хисләр, саф сүзләр килә, һәм өлкән укучыларны яшьлеккә алып кайта.
Гомумән, мәхәббәт темасы сафлык, ихласлык белән бәйле булганда гына игътибарны җәлеп итә ала түгелме икән?!. Башкача булганда (әйтик, зина һәм башка шундый бозыклыклар белән бәйле булганда), ул күңелләргә канат бирә алмыйдыр, кеше күңеленә яктылык алып килергә сәләтсездер һәм аны рухи биеклекләргә дә алып менә алмыйдыр... Гомумән, саф сөю-мәхәббәт темасы кеше күңелен пакьләүдә, сафлауда гомер-гомергә Аллаһ биргән үз миссиясенә ия булып каладыр.
Тәнкыйть йөзеннән, бу урында ике нәрсәне әйтеп узарга мөмкин: беренчесе — шигырьләрдә пессимизмның көчлелеге (монысы шагыйрьнең җәмгыятьтә тоткан ялгызрак урыны белән аңлатыла ала, алшарт булмаса да), шагыйрь, уйлавымча, зарланып кына яшәмәскә, кешеләргә өмет тә бирергә, үз тәҗрибәсенә бәйле чыгу юлларын да күрсәтергә тиешледер, мөгаен; икенчесе — иҗтимагый проблемаларга игътибарның азрак булуы. (Әйтик, татарларда, французларда нинди генә шагыйрьләр булмаган, әмма татар халкы — аның проблемалары белән яшәргә омтылган Тукайны, французлар аның проблемалары белән яшәргә омтылган Гюгоны сайлаганнар.) Безнең шигърияттә академизм көчле (бу да кирәк, билгеле), тик рух очышы, фәлсәфи эзләнүләр, шигъри яңалыкка омтылу азрак сыман.
...Тарихның үзенә тиң шигъри мәйдан батырларны билгеләү белән тәмамланыр. Монда хөкемдар — милләт, халык, галиҗәнап Вакыт. Ул — гадел. Хөкеме — йөз елларга... Әмма күңелләрне куандырганы бүген бөтенләй башкада: шигъри мәйдан уртасындагы пакь биеклеккә ымсынган шигъри колгага менәргә теләүчеләр кимеми, киресенчә, елдан-ел арта гына бара.