Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН

АФЗАЛ ШАМОВ
(ШАМОВ АФЗАЛ ШИҺАБЕТДИН УЛЫ) (1901-1990)
Язучы, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлек- лесе. 1901 елның 4 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы Татар Танае авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
1919 елның декабрендә А.Шамов үз ирке белән Кызыл Армия сафына баса. Башта ул татар кызылармиячеләрен укырга-язарга өйрәтә, ә 1920-1921 елларда Украинада акгвардияче Врангель гаскәрләренә һәм Махно фетнәчеләренә каршы барган Гражданнар сугышында катнаша. Армия хезмәтендә ул 1922 елның августына кадәр була. 1922-1925 елларда А.Шамов Казан дәүләт университеты рабфагында укый, бер үк вакытта ике ел ятим балалар йортында клуб мөдире һәм бер ел Татарстан Мәгариф комиссариаты каршындагы зурлар мәктәбендә укытучы булып эшли.
1926-1930 елларда А.Шамов Беренче Мәскәү университетының әдәбият һәм сәнгать факультетында укый. Мәскәүдән кайткач, А.Шамов 1931 елның мартыннан 1943 елның февраленә кадәр Казанда Татар дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторында җаваплы һәм өлкән мөхәррир булып эшли.
1943 елның февралендә ул янә үзе теләп фронтка китә һәм Бөек Ватан сугышында фронт газеталарының хәрби корреспонденты булып хезмәт итә, фронт матбугатында күпсанлы хәбәрләр, репортажлар, очерклар язып бастыра. Ватан сугышы чорындагы батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Кёнигсбергны яулаган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Армия хезмәтеннән А. Шамов 1946 елның маенда кайта.
1949-1950 елларда А.Шамов «Совет әдәбияты» журналының мөхәррире, 19581961 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе булып эшли. 1962 елдан башлап профессиональ язучы сыйфатында әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә.
Әдәби иҗат өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен А. Шамов Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары һәм 12 медаль белән бүләкләнә.
Афзал Шамов 1990 елның 19 гыйнварында Казанда вафат була.
Гази Кашшафка1
Газый дус!
Мин синең хатыңа җавап язган идем. Алгансыңдыр инде. Ул хатка кадәр, бәлки, үзем кайтып җитәрмен дигән идем, булмады күрәсең. Инде июнь башында кайтырмын дип өметләнеп торам. Өметне тагын да ераккарак сузарга туры килмәсә ярар иде.
Орденлы егетләр альбомы алып кайтачагым турында язган идем шикелле. Менә шул альбом эшләнеп һәм начальниклар тарафыннан расланып бетмәгән.
Үзегезне бик сагындым, бик күрәсем килә.
Менә нәрсә, Газый, Радиокомитетка мин «Нәфрәт көче» исемле 4-5 битле бер материал җибәрдем. Алар файдаланганнан соң журналыңа алсаң, бик яхшы булыр иде. Бәлки, шушы арада тагын берәр нәрсә җибәрермен
128
Монда калган өчен мине бик сүкмиләр микән?
Иптәшләргә сәлам, диген. Ә үзеңә аерым сәлам!
Хөрмәт белән, А. Шамов.
18 май, 1943 ел
ЯММҮ. 100 ф. 3 тасв. 295 эш. 2 бит. Төп нөсхә.
Газый дус!
Минем 3-4 хатымны син бер җавапсыз калдырдың. Ә мин синнән җавап көткән идем. Күрәсең, син дә, башка иптәшләр шикелле, гамьсезләнә башладың.
Правлениенең информацион хатын алып укыдык. Искә алуыгызга рәхмәт. Матур әдәбиятка һәм язучыларга шундый зур әһәмият бирелә башлавына без бик шатландык. Иҗат өстендә утыручы иптәшләргә чын күңелдән уңыш телим.
Без2 монда бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Вакыт юк. Менә бу хатымны да әле төнге сәгать 4тә генә язам. Исән кайтып, безгә дә бары әдәбият белән генә шөгыльләнергә насыйп итсен иде.
Декада мәсьәләсе ничегрәк тора ? Әгәр правление члены итеп декадага чакырсагыз бик яхшы булыр иде. Чакыру булса, мондагы начальниклар җибәрергә риза. Бары телеграмма яисә хат үз вакытында килеп кенә җитсен.
Утын мәсьәләсендә минем семьяны утыртып калдырдыгыз, ахры? Мондый «дуслыкны» кайсыгыз эшләде? Гайнуллин3 да алдакчы булып чыкты. Чыннан да, шул дәрәҗәдә ялганлый белергә кирәк бит!
Иптәшләрнең барысына да сагынычлы сәламнәремне әйт.
Кулыңны кысып, А.Шамов.
P.S. Фронттагы егетләрдән хәбәрләр бармы? Ф.Кәрим4 кайда? Газетада түгелме? Без аны чакырткан идек, җибәрмәделәр, ахры.
6 март, 1944 ел
ЯММҮ. 100 ф. 3 тасв. 295 эш. 5, 5 әйл. бит. Төп нөсхә.
Газый дус!
Бу хатны алып укый башлагач та гаҗәпләнеп торырсың инде. «Менә сиңа кирәк булса! Узган хатын ачуланып, үпкәләп язган иде, ә бусында — дус!» — диярсең. Их Газый, Газый, үпкәләрсең дә, ачуланырсың да. Үзең генә уйлап кара, Казанга язучыларга күпме генә хат язмадым мин. Сиңа 5-6ны яздым, А.Гомәргә32, Ф.Хөсни6, Ә. Камалга7 һәм башкаларга хат артыннан хат яздым. Ник берсе җавап бирсен. Нәкъ 5 ай дигәндә синнән беренче хат алдым. Алдым һәм күңелем җылынып китте. Менә бит ничек ул солдат! Аңа бер кечкенә генә хат кисәге дә җитә кала. Шуның белән шатланып, яшь баладай канатланып йөрим. Белмим, иптәшләрдән хат алуның күңеллелеген, аның шатлыгын аңлый алырсың микән син?!
Менә шул, дускай!
Синең отчёт хатыңа вакытында җавап язган идем. Хатыңа караганда, син аны алмаган шикелле күренәсең. Бәлки соңыннан алгансыңдыр да инде. Мин ул хатымда да әдәбият өлкәсендәге соңгы хезмәтләрегез өчен барыгызга да (бигрәк тә сиңа) бик зур рәхмәтемне әйткән идем. Шул ук рәхмәтемне мин бу хатымда да кабатлыйм. Язучыларга һәм аларның хезмәт шартларына шундый зур игътибарның башлануына чын күңелдән шатланам. Бу игътибарның озакламый нәтиҗәләре күренә башлавына да ышанам.
Язучы — язучы булып кына хезмәт итәргә тиеш! Бу турыда без никадәрле сүз сөйләгән, никадәрле «кан койган» һәм никадәрле хыялланган идек. Ахырда ул теләккә ирештек, күрәсең. Хәерлегә генә булсын. Төкле аяклы булсын!
Бу матур хыялның практик ягы ничек бетте соң? Гонорар мәсьәләләре?
Син «кешеләр юк» дип зарланасың. Бик яхшы аңлыйм. Барыгыз да анда йөк атлары шикелле эшләгәнегезне беләм. Нишлисең бит, Газый, еллар шундый бит хәзер.
32 «К. У.» № 5
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
129
5*
Обком үтенече барып чыкмаган икән. Мине исәпкә алмаганда, башкаларны кайтарырга яраган булыр иде. Рус иптәшләр бу турыда бик иркен эшлиләр. Киләләр дә, китәләр дә. Еш кына аларның өйдәме, әллә армиядәме торганын белмисең. Ә без, бер урында утырып иҗат итүдән бигрәк, хәбәрче, корреспондент ролен башкарабыз.
Әгәр теләгегез бар икән, мине безнең политуправление аша соратырга була. Алар өчен бу эшне башкару һич тә авыр булмаячак. Тик моны авторитетлырак оешма аша сорарга кирәк. Әгәр Динмөхәммәтов8 яисә Шәрәфиев һәм Обкомнан да берәр кеше кул куйса, бу эшнең барып чыгуы бик мөмкин. Политуправление начальнигы
— генерал-майор Дребеднев. Адресы: 21475-К.
Журналга мин шактый гына очерклар һәм ике хикәя кисәге дә калдырган идем. Нинди хәлдә алар? Нигә җавап бирмисез? Очеркларым, хикәяләрем чыккан журналларны, зинһар, җибәрегез әле. Кем соң ул журналда? Сораучыга җавап бирү
— бик элементар кагыйдә бит инде ул! Аңларга кирәк иде шуны. Зинһар, ул таш маңгайларның колакларын бор әле. Бераз кеше кебек булсыннар иде.
Татгосиздаттагы «Нәфрәт көче»нең торышы турында язып җибәрә алмассыңмы? Татгосиздатка — Гайнуллинга, Махиянга9, А.Гомәргә яза-яза да кыйммәтле вакытымны әрәм иттем. Алар, үлек җаннардай, җавап бирмиләр. Ах, шундый игътибарсыз була да алырга кирәк бит!
Семьям турында кайгыртуыгыз өчен бик рәхмәт. Чын күңелемнән әйтәм. Бәлки инде ул утынны китертә дә алгансыз. (Көз көне, башкаларга китерткән вакытта, ничек китертә алмый калдыгыз соң?) Әгәр китертергә ярдәм итмәсәгез, ул ордер ордер хәлендә генә калачак.
Маннур10 адресын сорагансың. Белмибез. Ни өчендер безгә белдерәсе килми аның.
Үзем һаман шул ук Афзал. Өстемдә дә шул ук шинель. Һич тә үзгәргәнем юк. Әгәр беркадәр үпкәли төшеп хат язганмын икән, бик табигый. Моны син үзең дә аңларга тиеш. Әгәр син минем урында булсаң, дәһшәтле таягыңны селкер идең әле. Менә шулай, дускай.
Әгәр вакытың булса (хәтта булмаса да!), хат яз әле. Электәге шикелле үк дус бул әле. Без монда Казаннан килгән һәрбер кәгазь кисәгенә балалар шикелле чын мәгънәсендә куанабыз.
Язучыларның барсына да, барсына да минем кайнар сәламемне тапшыр.
Кулыңны кысып, исәнлек теләп, А.Шамов.
5 апрель, 1944 ел ЯММҮ. 100 ф. 3 тасв. 295 эш. 7, 7 әйл., 29, 29 әйл. бит. Төп нөсхә.
Газый дус!
Хатымны элекке гадәт буенча шулай башлап китик әле. Ләкин алгы кырыйдан арып-талып, пычранып кайтып кергәндә, өстәл өстендә дустымның 12 сүздән генә торган бер открыткасы ята иде. Унике сүзнең унбере сиңа хас булмаган зәһәрлек белән тулган открытка иде ул. Әле ярый хатларны сагынып кайткан вакытка туры килде, булмаса, мин дә зәһәрләнеп укыган булыр идем.
Шулай да открыткаң өчен рәхмәт. Узган елдан бирле бу синең икенче хатың. Дистәгә якын хатка җитәрлек җавап. Менә шул дистәгә якын хатка бик сагындырып җавап алу аркасында «үпкәләшеп» алдык та без.
Сезнең бик тырышып эшләп ятуыгызга без монда барыбыз да бик шатланабыз һәм чын күңелдән уңыш телибез. Кайчакларында, кайтып, сезнең гөрләшеп эшләп ятуыгызны күз кырые белән генә булса да күреп китәсе килә. Инде сугышның очы күренә. Бәлки быел, быел булмаса, «киләсе ярминкәләргә» әйләнеп кайтып җитәрбез. Безнең әле монда бик күп кенә йортларның капкаларын җимерәсебез бар. Эш күп һәм бик авыр эш. Еш кына без туктаусыз алга баручы иптәшләргә чамасыз кызыгып карыйбыз.
Маннур адресын сораган идең. Аны күптән түгел генә күрдем. Сиңа хат язган икән. Шунда адресын да язгандыр. Хәзер минем янымда аның адресы булмаганга, аны яза алмыйм (мин моны чит урында язам).
Маннурның хәле мактарлык түгел. Әгәр мөмкин булса, аны кайтарырга тырышырга кирәк. Төрле хәлнең булып куюы мөмкин. Шуннан үзең аңларсың дип уйлыйм.
Гимн нишли соң? Раслануы белән үк безгә җибәртергә карагыз әле. Монда сорап аптыратып бетерәләр.
Шуның белән хатымны бетерәм. Мине сорашкан иптәшләргә сәлам диген.
Кулыңны кысып, сәлам белән, А. Шамов.
ӘЛФИЯ ШАМОВА
130
P.S. Язучыларга хатлар язган идек. Нигә җавап бирмиләр? Мирсәйдән11 башка берсе дә җавап бирмәде әле.
4 май, 1944 ел
ЯММҮ. 100 ф. 3 тасв. 295 эш. 9, 9 әйл. бит. Төп нөсхә.
Газый дус!
Бу хатымны өйдән12 язам. Әле хәзер генә кайтып кердем. Әле кулларым да җылынып бетмәгән, ләкин күңелем җылы, хәтта чамасыз җылы. Бер кочак материал, барысы да татар егетләре турында, ә алган тойгыларны инде һич тә кочакка гына сыйдырып бетерерлек түгел. Егетләр сугыша беләләр. Алай гына да түгел, барлык авырлыкны баһадирларча, йөзләрен дә сытмый күтәрә беләләр. Һәм кирәк икән, солдатча батыр итеп, дошманның өстенә егылып үлә дә беләләр.
Мин шундый егетләргә карыйм да таңга калам һәм үземнең шулар арасында булуыма шатланам да, горурланам да. «Их, вакыт булсын иде дә, — дим мин, — «К. Татарстан» өчен яисә радио өчен нәрсә булса да язасы иде», — дим.
Шушы хатым белән мин сиңа журнал өчен кечкенә генә бер хикәя жибәрәм. Зинһар, алуың турында хәбәр ит әле. Март аендамы, әллә февральдә үкме, «Куаклар арасында» дигән бер нәрсә җибәргән идем [журнал адресы белән]. Шушы көнгә кадәр чыкканын да күрмим, берничә мәртәбә редакциягә хат язуыма карамастан, җавап бирүче юк. Әйт әле, зинһар, кем җавап бирми, нигә язарга авырыксыналар? Әгәр моны аңлы рәвештә эшлиләр икән, тиешле чарасын күр. Моны ничек эшләргә икәнен син миннән яхшырак беләсең. Моны мин үзем өчен язмыйм, әгәр кирәк икән, тиешле җавапны мин таш астыннан да ала алырмын.
Редакциягә хат белән мөрәҗәгать итә торып һәм җавап ала алмый торган йөзләрчә егетләр өчен язам мин моны.
Шатлыгымны кая куярга мөмкин булмаган сәгатьләрнең берсендә, барыгызга җыеп, бер хат язган идем, бәлки, алгансыз. Яңа билет алу өчен [ә минем искесе дә юк], Мирсәй ниндидер анкета сораулары җибәргән иде, хәзер аның ул кәгазе кул астында юк. Аны табып, шушы көннәрдә аерым хат язармын.
Сагынычлы сәлам белән, кулыңны кысып, Афзал.
P.S. Мине сорашкан иптәшләрнең барына да дусларча сәламемне тапшыр! Һаҗәргә13 дә бик зур сәлам диген! Аның белән ике кәлимә сүз сөйләшмәгән булсам да, акыллы ана һәм чын, идеаль хатын, йөрәкле кеше булып сакланып калган ул минем күңелдә. Балаларың нихәл? Исәннәрме? Ә үзеңнең исәнлегең? Яңадан кискенләшүеннән саклан, дускай! Әгәр мөмкин булса, хикәяне радиога да тапшырт әле!
29 ноябрь, 1944 ел
ТР МА. Р-7083 ф. 1 тасв. 176 эш. 46 бит. Төп нөсхә.
Газый дус!
25 ноябрьдә язган хатыңны өйдән чыгып китәр алдыннан гына алдым. Искә төшерүең өчен бик рәхмәт.
Хатыңдагы җылы сүзләреңнең тәэсире күңелемә генә түгел, тәнемә дә булды, ахры. Көн шактый гына җилле һәм салкын булуга карамастан, туңмадым дип әйтерлек. Машинадан машинага күчә-күчә, 70-80 километр җирне үткәнне сизми дә калдым. Алга якынлашкач, инде җылынырга урыны да һәм җылынырлык хәрәкәтләре дә була.
Монда килеп җиткән көнне үк хат язмакчы идем. Туры килмәде. Көндезе эш белән узды, ә төнлә урыны да, яктысы да булмады.
Менә хәзер кечкенә генә бер «өстәл» янында, кеше үтеп киткән саен сүнәргә талпына торган «шәм» яктысында сине искә төшерә-төшерә хат язам. Тирә-юнемдә, ялкау гына яна торган тимер мич янында, егетләр утыралар. Алар әле бүген генә кызу сугышны үткәннәр, үлем белән күзгә-күз берничә мәртәбә очрашканнар. Анда аларның кайбер дуслары да ятып калган. Әллә шуңа, әллә башкага, алар авыз эченнән генә моңаеп нәрсәдер жырлыйлар. Мин аларның нәрсә җырлауларына колак салмыйм, ә моңнарын гына тыңлыйм. Матур моң, күңел кылларын тибрәтерлек көй. Алар белән бергә минем дә моңаясым килә. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, минем көем юк. Көйсез кеше булдым мин.
Бу егетләрне мин моңа кадәр бер генә мәртәбә дә күргәнем юк. Ләкин аларны мин шушы
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
131
5*
берничә минут эчендә инде дус күреп, якын күреп өлгердем. Хәтта артык нәрсә сөйләшмәдек тә без. Җитмәсә, татарлар да түгел әле алар. Шулай да без бер-беребезне дус итеп хис итәбез.
Алар миңа барсы да хөрмәт күрсәтәләр. Беләм мин аларны, алар минем фикерләремне чуалтмас өчен шулай әкрен генә сөйләшәләр, әкрен генә жырлыйлар. Мин дә аларга шундый ук хөрмәт белән җавап бирәм. Ә бераздан без барыбыз бергә аркага-арка куеп, тәмле йокыга талырбыз. Их, тормыш, тормыш, синең юлларың кая гына алып бармый, кемнәр белән генә табындаш итми һәм салам түшәкләрне кемнәр белән генә уртаклаштырмый! Уйлыйм да, гаҗәпкә калам. Кемнәр белән генә мин бер котелоктан ашамадым, кемнәр белән генә мин төннәр үткәрмәдем шушы ике елда. Кая гына барсам да, нинди генә землянканың ишеген каксам да, үземнең дусларымны табам мин. Алар мине һәр юлы үзләренең сугышчан иптәшләре итеп каршы алалар.
Бераздан йокларга ятабыз, дидем. Әйе, ятабыз. Безне йокыга да туп, миномёт һәм пулемёт тавышлары озатачак, әгәр төн тыныч үтсә, без шул тавышлар астында тәмле йокыга китәчәкбез һәм шул ук тавышлар астында уяначакбыз да. Өсне салмыйча, чишенмичә йоклыйбыз инде без. Син безгә, дускай, тәмле һәм тыныч йокы телә. Төн буе безнең тимер мичебез янып торсын, ә ишек төбендәге часовойның күзенә бер генә секундка да йокы әсәре кермәсен һәм ул үзенең сизгерлеген киметмәсен.
Ут караңгыланганнан караңгылана бара. Мин язып бетерергә ашыгам. Хатны язучы һәм укучы өчен дә бердәй күңелсез темага күчәргә телим. Нишлисең бит, монда булу, кайтып, үзең эшли алмау хат аша язарга, хәтта сорарга да мәҗбүр итә.
«Куаклар арасында» дигән нәрсәне (хикәя дисәң, кәефе китүе мөмкин) 6/III та Альменов14 артыннан җибәргән идем. Аны ул «С.Ә.»на илтеп биргән булса кирәк. «С.Ә.»ннан алып, радиода укыганнар дип ишеттем. Таба яисә таптыра алмассыңмы икән син аны.
Инде утын турында сүз башлыйк. Үткән ел өйдән хат ала алмавым аркасында, синнән берничә мәртәбә сорарга, хәтта сине үпкәләтергә туры килгән иде. Быел фронтовик семьяларына утын мәсьәләсе ничек тора? Минекеләр әле узган елгыны да китертә алмаганнар дип ишетәм. Әгәр безнең кебекләргә бирә торган булсагыз, истән чыгармасагыз яхшы булыр иде.
Хикәя язарга һич тә вакыт юк дисәм, ышанмассың инде син. Әллә кайчан башлаган ике хикәям бар. Ләкин һич тә кул тими. Исән кайтсак, ничек тә бер талпынып карарбыз инде.
Котлавың өчен рәхмәт. Аны акларлык хезмәт күрсәтергә кирәк әле. Тагу гына җитми бит ул.
Өйдән чыкканда гына Разинның да хатын алган идем. Аңа инде икенче бер уңай китереп язармын.
Дусларча кулыңны кысып, сагынычлы сәлам белән, Афзал.
Фронттагы язучыларның күбесе бүләкләнгәндер инде. Алар турында язсаң, яхшы булыр иде. Кызыксынуыбыз кечкенә түгел.
Танысаң гына ярар иде инде бу хатны!
20 декабрь, 1944 ел
ТР ММ. КППи 120056-1. 1-2 бит. Төп нөсхә.
Язучыларга
Иптәшләр!
Бу хатымны кемгә язарга да белмим. Язучыларга җибәргән барлык хатларым җавапсыз калып киләләр. Шуның өчен дә берәүгә дә атамыйча гына язам.
Шушы хат кисәге белән бергә «Куаклар арасында» исемле бик кечкенә генә хикәя җибәрәм. Алуыгыз турында хәбәр итүегезне үтенәм.
Минем очерклар чыккан журналларны берәр данә җибәрсәгез, бик яхшы булыр иде.
«Өзелгән кыллар» дигән хикәя җибәргән идем. Алдыгызмы?
Сәлам белән, А. Шамов.
6 март, 1944 ел
ЯММҮ. 100 ф. 3 тасв. 295 эш. 4 бит. Төп нөсхә.
Кадерле иптәшләр! Газый, Гомәр, Мирсәй, Кавый15, М.Гали16, Таҗи17, Фатих, А.Гомәр һәм башка иптәшләр! Бу хатымны мин Сезгә Германиядән, кабахәт, ләгънәтле илдән язам. Менә мин икенче көн инде, һөҗүм итеп баручы бер батальон белән бергә, Германия җире буйлап
ӘЛФИЯ ШАМОВА
132
барам. Безнең ил чиге инде шактый артта калды. Ул һаман ераклашканнан ераклаша. Ул никадәр генә ерак калмасын, без аны барыбыз да бөтен җаныбыз-тәнебез белән сизәбез. Ул безнең артта, ул безгә көч һәм дәрт бирә, үзенең нуры белән безне җылытып тора.
Фашизмны тудырган бу ләгънәтле ил җиренә аяк басуның беренче минутларын күрсәтәсе иде сезгә, дуслар! Безнең сугышчыларның батырлыгына, куркуны белмәүләренә һәм алга ашкынуларына исегез китәр иде! Мондый ашкынуны әле минем бервакытта да күргәнем юк иде.
Немецлар качалар. Без аларның үлекләрен таптап, кирпеч түбәле хуторлар, агачлар арасына утырган авыллар, кечерәк шәһәрләр аша үтәбез. Бөтен әйберләрен, җиһазларын, хәтта ашый торган ашларын да ташлап качканнар. Урамнарда, кырларда сыерлар, сарыклар һәм тынгысыз дуңгызлар йөри. Аларны куып алып китәргә өлгермәгәннәр. Төрле җирдә трофей кораллар аунап ята.
Кешеләр юк. Нәркайда да бушлык. Немец халкы качуны артык санаган. «Юк, качып котыла алмаслар. Без инде хәзер ерткычның үз оясында. Без аны шунда кыйнап үтерәчәкбез!» — диләр сугышчылар.
Без гадел хөкем, алынырга тиеш булган хаклы үч алып барабыз. Гадел хөкем аларны кайда гына булса да куып җитәчәк.
Иптәшләр, сез кинәт миннән барыгызга бер хат алуыгызга гаҗәпләнмәгез. Мин сезгә, һәркайсыгызга да, вакытында аерым-аерым хатлар яздым. Ә җавапка саранлыгыгызны сез инде һәркайсыгыз да бик яхшы беләсез. Бу хатымны исә мин җавап алу өчен түгел, ә шатлыгымны уртаклашу өчен язам. Без Германиядә! Бу сүзгә карт солдатның күпме шатлыгы, күпме горурлыгы һәм барыннан да бигрәк тәмам җиңү сәгатенең ничек якынаюын тою салынганын сез бик яхшы аңлыйсыз инде.
Барыгызга да исәнлек теләп, һәркайсыгызның кулларын кысып калам.
Афзал.
P.S. Бу хатымны мин бик күп мәртәбәләр бүленеп яздым. Мин аны 21 октябрьдә кырда, бер агачлык арасында башлаган идем. Шуннан соң мин аны бәрхетле диван өстендә дә, подвал идәнендә дә яздым. Ахыры менә 22 октябрьнең иртәсендә, кояш чыгып килгәндә, бер йорт буена ышыкланып тәмамладым. Әле бикиртә. Кояш күтәрелеп кенә чыгып килә. Кояш бит, егетләр, безнең яктан, Москва ягыннан чыга!
А.Ш.
21 октябрь, 1944 ел
ТР ММ. КППи-120056-1. 21, 21 әйл. бит. Төп нөсхә.
Хәмит Ярмигэ18
Ярми туган!
Тар гына кәгазьгә киң өметләр белән язылган хатыңны алдым. Мондый кәгазьгә, чыннан да, фольклор материалларын язарга кирәк. Җырлар язуны гына сорап тора торган кәгазь.
Бу хатың белән син мине ничектер уятып җибәргәндәй булдың. Без фольклор җыю эшенә монда бертөрле дә әһәмият бирмәгәнбез. Тынгысыз частьлар буйлап, ашыгыч эшләр артыннан йөгерә-йөгерә, шундый әһәмиятле нәрсәне онытканбыз. Дөрес, минем бу турыда уйлаштыргалаганым бар, ләкин һәрьюлы аны икенче, хәтта иң арткы планга куйгаларга туры килде. Шулай итеп, бүген минем биштәрле капчыгымда ике генә юл да материал юк. Хәзер мин сиңа бернәрсә дә җибәрә алмыйм, дус кеше. «Ах, бу бәндәне!» — диярсең инде син ачынып. Нишлисең бит, бәндә гөнаһтан хали түгел (шулай диләр шикелле, онытыла да төшкән).
Кызың институтта, улың хәрби мәктәптә укый торган булгач, бик зур карт булгансың икән инде син. Балаларыңа бәхет телим, ә үзеңә тыныч «картлык»! Ах, гомер, гомер, уза да уза! Чынлап картаябыз, Ярми. Артыбызга әйләнеп карасак, озын, тар сукмак. Гомер сукмагы. Анда безнең ялангач аякларыбызның эзеннән башка бернәрсә дә юк. Коры эзләр генә.
Сез миңа Тукай томын җибәрткәнсез, дип ишеткән идем. (Шушы урында ручкамның карасы бетте. Каһәр төшкән немец ручкасы! Караны аз ала. Хәзер инде гади ручка кебек итеп манып кына язам. Кул астында андый кара юк. Бу хатымны өйдән чыгып киткән җирдә язам.) Искә төшереп, китап җибәрүең өчен шушы көнгә кадәр сиңа да һәм Агишка19 да рәхмәт әйтергә туры килгәне юк иде. Бу хатым белән бергә минем чын күңелдән әйтелгән рәхмәтемне дә алыгыз!
Яңа эшеңдә уңыш телим! Материаллар табылу белән үк җибәрә барырмын.
Сәлам белән, А. Шамов.
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
133
6 февраль, 1945 ел
Бу хатның күчермәсе Халидә Гатина тарафыннан Республика традицион мәдәният үзәгенә тапшырылган. Төп нөсхә ЯММҮдә 90 тасфирланмаган фондта саклана.
Искәрмәләр
1 Гази Кашшаф (1907-1975), әдәбият галиме, тәнкыйтьче.
2 Язучылар Абдулла Әхмәт (1905-1976) һәм Афзал Шамов.
3 Мөхәммәт Гайнуллин (1903-1985), ул чакта Татгосиздат директоры.
4 Фатих Кәрим (1909-1945), шагыйрь.
5 Абдулла Гомәр (1906-1974), тәрҗемәче, журналист.
6 Фатих Хөсни (1908-1996), язучы.
7 Әнәс Камал (1908-1978), язучы.
8 Гали Динмөхәммәтов (1892-1951), ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе.
9 Фатих Махиянов (1900-1987), ул чакта Татгосиздатның баш мөхәррире.
10 Шәйхи Маннур (1905-1980), язучы.
11 Мирсәй Әмир (1907-1980), язучы.
12 Өйдән — фронт редакциясеннән.
13 Паҗәр — Гази Кашшафның тормыш иптәше.
14 Байназар Альменов (1909-1976), рәссам, график. 1944 елда ике айдан артыграк «Алга, дошман өстенә» исемле Беренче Балтыйк буе фронт газетасы редакциясендә иҗади командировкада була.
15 Кави Нәҗми (1901-1957), язучы.
16 Мөхәммәт Гали (1893-1952), язучы, әдәбият галиме.
17 Таҗи Гыйззәт (1895-1955), язучы.
18 Хәмит Ярми (1904-1981), фольклорчы галим.
19 Якуб Агишев (1899-1972), әдәбият белгече, текстолог.
Афзал Шамовның Кытайдан язган хатлары
Гомәр!
Язмыш җиле безне дөньяның бер читеннән икенче читенә ташлады. Хәзер без Кытайда. Куе кытай чәе эчәбез, аларның тозсыз пешерелгән мантыйларын ашыйбыз. Син тагын манто дигәч тә, өскә кия торган мантоларны ашый башлаганнар икән бу җүләр солдатлар, дип уйлый күрмә! Һич тә андый нәрсә түгел. Ул бары кабартма шикелле ашамлык кына.
Кытайларның ашын ашагач, тормышларын күргәч, мин ирексездән: «Йә раббым, йә раббым, туган илемнең өтек чыпчыгы да мондагы сандугачлардан матур!» — дияргә мәҗбүр булам.
Гомәр, синең редакциядәге китап чыккандыр инде. Миңа тиешле бер данәсен минем өйгә җибәрсәң һәм, мәрхәмәтең килеп, берсен безнең редакциягә җибәрсәң, бик тә яхшы булыр иде.
«С.Ә.»нда кем хәзер? Бик күрәсе килә шул журналны. Гаҗәп сагындырды.
Теләнә башлагач, теләнеп бетерим инде. Анда «Батырлар китабы»н алырга мөмкинлек юкмы? Әгәр шундый мөмкинлек булса, минем семьяга хәбәр иттер әле! Алар, акчасын түләп, килеп алырлар.
Сәлам белән, А. Шамов.
П.п. 74232-П.
2 сентябрь, 1945 ел.
Кытай
ТР МА: Р-6529 ф. 1 тасв. 128 эш. 11, 11 әйл., 12 бит. Төп нөсхә.
Ерикәй!
Мин сиңа «Соры мәче» исемле бер хикәя җибәрәм. Зинһар, аны үз кулың белән «С.Ә.» журналына тапшыр әле! Анда хәзер кемнең редактор икәнен белмим. Редакциягә генә җибәреп,
ӘЛФИЯ ШАМОВА
134
югалуы ихтимал. Шулай исемсез җибәреп, бер хикәям югалган иде инде.
Мин сиңа берничә хат язган идем. Барып җитмәделәр, күрәсең. Монда килгәннән соң, Казандагы иптәшләрнең берсеннән дә хат алганым юк. Язучылар тормышын бик беләсем килә.
Тиз кайтып булмас, ахры. Очы күренми.
Сәлам белән,
А.Шамов.
2 октябрь, 1945 ел.
Кытай
ТР МА. Р-7083 ф. 1 тасв. 176 эш. 38 бит. Төп нөсхә.
Газый дус!
Бу хатымны мин ерактан, Кытай җиреннән язам. Хәзер төн. Тышта күзгә төртсәң дә, күренмәслек караңгы. Кайдадыр якында гына патефонда кытай һәм япон көйләрен уйнаталар. Вакыты-вакыты белән кайбер көйләр нәкъ безнең көй — татар көе шикелле булып яңгырыйлар. Моңнарыбызда ниндидер охшату моментлары бар. Хәзер генә мин тышта озак кына тыңлап тордым.
Үзең беләсең, мин музыка өлкәсендә бик надан кеше. Шулай да, минем колаклар моңда Сәйдәш иҗат иткән моңнарның охшаш аһәңнәрен тотып алгалый.
Тышта шулай тыңланып утыру, безнең көйләргә охшаган моментлары булган музыка тыңлау, Казанны, семьяны, дусларны аеруча сагындырып җибәрде. Шундый сагынулы минутларның берсендә сиңа үземнең дусларча сәламемне җибәрәсем килде. Шулай ук хәлеңне, исәнлегеңне дә беләсем килде.
Әгәр вакыт таба алсаң, үзеңнең хәлең һәм тормышың турында, кыска гына булса да, сызгалап җибәр. Сәламәтлегеңне бик-бик беләсем килә.
Монда без сине бик еш кына сагынып искә төшерәбез. Егетләр анда кайта башлаганнар икән инде. Монда әле безгә андый җил исми.
Һаҗәргә һәм балаларыңа минем сәламемне тапшыр! Ә үзеңә аерым сәлам!
Афзал.
8 октябрь, 1945 ел.
Кытай
ЯММҮ. 100 ф. 3 тасв. 295 эш. 11, 11 әйл., 12 бит. Төп нөсхә.
Гомәр!
Синең хатыңны алдым. Рәхмәт! Хинган таулары зурлыгындагы рәхмәт!
24 сентябрьдә язылган беренче хатың үзе белән бераз борчу да алып килде. Хатынның тонына һәм андагы сүзләргә караганда, мин сине үземнең хатым белән үпкәләткән булсам кирәк. Нәрсә белән үпкәләтүемне һич тә хәтергә төшерә алмыйча берничә көн борчылып, пошынып йөрдем. Җавап язар өчен кулыма каләм дә ала алмадым. Бары икенче хатың гына тынычлык бирде. Җылы һәм дусларча язылган хат булып чыкты анысы.
Дөрестән дә, 2 сентябрьдә җибәргән хатымны миңа коры гына һәм бик ашыгыч кына язарга туры килде. Ул көнне мин командировкага чыгып китәргә хәзерләнә идем. Хатымны шул командировкага чыгып китәр алдыннан гына сызгалап ташлаган идем. Күрәсең, ул тупас һәм күңелне кырырлык булып чыккан булса кирәк. Син мине андый тупаслыгым өчен гафу ит, дус кеше! Исән булып, кайтсам, кайчан да булса бер утырып, хәят шәрабе белән (әйе, хәят шәрабе белән!) урынсыз үпкәләрнең табын бик ныклап юарбыз. Ибрай Газый әйтмешли, долой кызыл аракылар, яшәсен рус әчесе! (Нәрсә әйтсәң дә, фронтовиклар шул!)
Әгәр сез безнең монда Казандагы иптәшләргә нинди зур хөрмәт саклаганны белсәгез иде, андый үпкәләрнең исен дә чыгармас идегез. Киткәнгә шактый булды шул, озакламый өч ел тула. Егетләр безне оныта башлаганнардыр. Сугыш, фронт мәшәкатьләре белән күмелеп, кулга тотарлык рәтле нәрсә дә иҗат иткән юк. Анда халыклар, күрәсең, безгә инде әдәби балласт, төшеп калмаган эч пошыргыч йөк дип карый башлаганнар булса кирәк. Нишлисең, алар да хаклы. Без еракта. Күренмибез һәм нишләп ятуыбыз да мәгълүм түгел.
Син тагын моны, зинһар, үз хисабыңа алма. Бу һич тә сиңа карата әйтелгән түгел. Син — фронт, сугыш авырлыгын үзең татыган кеше. Аллага шөкер, ертык ботинка киеп, винтовка күтәреп, 20 яшьлек малай чагында Украина даласын таптап үткән һәм 42 нче елда Старая
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
135
Русса сазлыкларында аяк чолгауларын гына түгел, тезләреңне һәм түшләреңне дә чылаткан кеше. Бу тормышның прозасы да һәм поэзиясе дә сиңа таныш. Син аңлый аласың аны.
Син журналлар һәм китаплар җибәртермен, дигән идең. Көтәбез. «Совет әдәбияты»ның 3, 4, 5, 6, 7нче номерларын күргән юк. 8нче номер килде. Килде генә түгел, кинәт бер «олау» килеп төште. Әллә инде журналлар исергәннәр, әллә инде аларны безгә җибәрүче кеше исерек булган — анысын белмим. Ләкин Әпсәләмгә, Эль-Габидка 4 һәм башкаларга дигән журналлар безгә килеп төште. Тик шунысы кызганыч: барысы да 8 нче номер. Җитмәсә, тагын безнең адрес та дөрес язылмаган. Безнең адрес: 74232-П. Ә журналга «П» хәрефе куелмаган. Журналлар шул 74232 адресы буенча барганнар. Анда, бәхеткә каршы, мине белгән кеше бар икән, ул аларны миңа җибәргән. Кайчандыр миңа дигән журналлар Г.Бакиров һәм башкалар адресы белән икенче фронтларда алынганлыгын вакытында миңа язганнар иде. Мондый «шаяру»ны бетереп булмыймы анда? Бәлки, бу эшне Ф.Хөсни үз кулына алыр. Ул — аккуратный һәм намуслы егет.
Әгәр син 3, 4, 5, 6 һәм 7нче номерларын да җибәрә алсаң, бик яхшы булыр иде. Билгеле, синең хикәяне башлап укып чыгар идек. Мин «Дустым кабере янында» дигән бер хикәя кебек нәрсә калдырган идем, басылдымы ул, юкмы? Бу әле син редактор чагында иде. Шуңа күрә синнән сорыйм.
«Ник кайтмыйсың?» дип сорыйсың син. Чынлапмы бу, әллә шаярып кынамы? Әгәр СПдан нинди дә булса чакыру булса, аз гына вакытка булса да кайтып китәр идем. Кайтасының ничек килүе турында язып тормыйм инде. Балаларны һәм семьямны сагыну һәркемгә дә таныш, аның ачы шәрабен татымаган кеше юктыр. Моннан җибәрергә уйламыйлар. Доброволь булып килдең, мәҗбүри кал, диләр. Менә әкәмәт, доброволь итеп кайтармыйлар бит. Анда Ерикәй кызулатса ярар иде. Каләмебез тупаслана, барлы-юклы әдәби көче кими, хәтта сүнеп бара. Вак хәбәрләр, мәкаләләр, зәвыксыз очерклар язган буласың. Ә алар тычкан кебек әдәби хәзинәне кимерәләр. Тутыкканлыгымны бөтен җаным-тәнем белән сизәм.
Шушы көннәрдә генә «Агач башмаклы кыз» исемле бер хикәя язып бетердем. Кыска гына. Шушы көннәрдә җибәрәм.
Безгә берәр нәрсә яз әле! Мәсәлән, бүгенге Казан яисә бер мәктәп турында, булмаса, юл өстендәге берәр артельгә йә фабрикага кереп, яшьләр һәм кызлар турында. Гомумән, теләсә нинди темага 200-250 юллык нәрсә. Ул кадәр читен эш түгел бит инде. Ачуымны китерсәң, синең исемнән монда үзем язам. Дүрт айга нәкъ 4 номер «К. Т.» газетасы алдык. (Чынлап 4 номер гына!) Шул номерлардагы мисалларны алам да язам.
Иптәшләргә сәлам диген! Кашшафны күрсәң, минем исемнән кулын кыс һәм терелүен телә.
Хатларың өчен рәхмәт! Ачулы булса да, хат, ичмасам. Тагын бер кат рәхмәт!
Утыртыйнскийдан (ай, дөрес тә әйткәнсең, каян уйлап таптың), Гыймадидән, Ахмеровтан да сәлам!
Кулыңны кысып, исәнлек һәм иҗат уңышы теләп, Афзал.
P.S. Хатың кыска дигән идең. Мә, ындыр табагы буе хат. Мантоның аның шундый тел бистәсенә әверелә торган гадәте бар. Милли бәрәңге кәлҗемәсе түгел ул!
30 октябрь, 1945 ел.
Кытай
ТР МА: Р-6529 ф. 1 тасв. 128 эш. 13, 13 әйл., 14, 14 әйл. бит. Төп нөсхә.
Гомәр!
45 ел артта калды. Аның көннәре, сафка тезелгән солдатлардай нык басып, кайгы һәм шатлык аралашкан гомер юлы буенча узып киттеләр. Без вакыты белән кайгы касәсендәге шәрабен дә, шатлык касәсендәге шәрабен дә тамчысын да калдырмыйча эчтек. Инде безнең алдыбызда тыныч көннәр җәелеп ята. Сугыш көннәрендәге кайгыларны, өзлексез борчуларны татымыйбыз инде, ләкин күңелләребездәге сагыну хисләре электәгечә яши. Хәтта электәгедән дә көчлерәк дисәм, дөрес булыр. Элек тә безнең алда зур һәм билгеле максат бар иде. Без, авыр еллар аша үтеп, ул максатка барып җиттек. Җиңүгә ирештек. Бу омтылыш, безнең сагыну хисләре безне томалап тора иде, хәзер инде алар бәреп, ташып чыктылар.
Билгеле, без үзебезнең семьяны гына түгел, Казанны да, матбугат йортын да, әдәби эшне дә һәм каләмдәш иптәшләребезне дә сагынабыз. Үзебезнең эшкә кайтырга бик вакыт инде. Бу турыда андагы иптәшләр дә теләктәшлек белән тулган хатлар җибәрәләр. Бик рәхмәт аларга!
Күрәсең, язучыларны кайтару мәсьәләсе Москвада уңайлы рәвештә хәл ителгән булса
ӘЛФИЯ ШАМОВА
136
кирәк. Моннан инде рус язучылары кайтып беттеләр. Зур язучылар түгел, өлкә күләмендәге язучылар гына. Ә безнең беребезгә дә чакыру килгәне юк. Нәрсә, әллә безнекеләрне кайтармаска ясаганнармы? Ни өчен кайтармаска ясадылар икән? Менә шушы нәрсә мине бик гаҗәпләндерә. Казаннан бу турыда берәүдән дә хәбәр ала алмыйм. Син шушы турыда ачыграк язып җибәрә алмыйсыңмы?
Дөрес, мин бу турыда Ерикәйгә дә яздым. Бәлки, ул да җавап бирер. Ләкин ул бераз соңгарак калып җавап бирергә ярата. Әгәр уңай хәбәр булса, телеграмма белән хәбәр итсәң дә ярар иде.
Журналның бары №8 генә алдык. Шуңа кадәр һәм шуннан соңгы номерларны да күргәнебез юк. Әллә инде исереп, дөнья гизеп йөриләр.
Матбугат дөньясында нәрсәләр бар? Үзеңнең әсәреңне бетердеңме? Без монда газета битенә сыярлык нәрсәләр белән генә шөгыльләнәбез. «К.Татарстан»дагы Гариф абзый булып калмасак кына ярый инде, дип куркам.
Кара әле, үзеңә генә әйтим әле: безнең турыда кайгыртучылар бармы анда, юкмы? Әллә болай да кайтырлар дип көтәләрме? Болай гына булмый. Бер төрле дә өмет юк. Болай гына китәргә генә мөмкин иде, ә кайтырга — юк. Мин Ватаныбыз өчен иң авыр көннәрдә үзем теләп киткән идем, хәзер инде каләмемне әдәбият өчен йөртәсем килә.
Минем сүзләрдән син, бәлки, көләрсең дә. Шулай да дусларча аңлый белерсең.
Сәлам белән, А. Шамов.
Адресым: Хабаровск, ул. Карла Маркса, 16.
2 гыйнвар, 1946 ел
ТР МА: Р-6529 ф. 1 тасв. 128 эш. 15,1 5 әйл., 16, 16 әйл. бит. Төп нөсхә.
Гомәр, Акком асты егете!
Менә шулай була ул: кеше сиңа яхшылык эшли, бу эшкә ул үзенең иң яхшы хисләрен, изге ниятләрен сала, ә син, аның тагын изгерәк эш эшләвен көтеп, аңа рәхмәтеңне әйтмичә тукталып торасың. Минем белән дә шундый ук хәл булды. Син миңа Хабаровск адресы белән берничә хатыңны җибәрдең, мин икенче хатыңны көттем.
137
Икенче хатыңны алгач, Ерикәй Москвадан кайткач биреләчәк телеграммаңны көттем. Телеграмма бирерлек күңелле хәбәр булмады, ахры. Чөнки телеграммалар ташучы почтальонның әле һаман да безнең ишекне килеп шакылдатканы юк. Ә без шундый шатлыклы шакылдатуны һәр көнне, хәтта һәр сәгать көтәбез. Кайчакларында шундый көтү хисләре белән йокыга китәбез һәм шул хисләр белән урыныбыздан да торабыз.
Әгәр дә бу хисләрне миңа, мин Казанда яшәгән вакытта, минем шикелле бер карт солдат язган булса, мин солдат йөрәгендә мондый акылсыз, хәтта жүләр дип әйтерлек йөгәнсез хисләрнең яшәвенә гажәпләнер идем. Аннары аңа, дилбегә озынлыгы итеп, тозлап-борычлап, шул ук вакыт вәгазь-нәсыйхәтне һич тә кызганмыйча хат язар идем. Оялтыр идем мин ул егетне. Менә югарыдагы юлларны язганда, мин синең дә шундый сүзләрне күңелең белән язарга ашкыначагыңны сизгәндәй булдым. Язма син аны, дус кеше, кирәкми! Кирәкми! Андый сүзләреңне очрагач, кайткач, аб ал-хәят кәсәләрен күтәргән вакытта әйтерсең. Андый минутларда әйтүе дә һәм тыңлавы да жиңел булачак (Минем якын дусларымнан берсе — ак аракыны сугышка кадәр татып та карамаган бер әдәпле егет — күптән түгел генә бер хатын: «Долой кызыл шәрабләр, яшәсен Мәскәү ачысы!» — дип бетергән иде. Миңа да ул фикеремне шундый сүзләр белән очларга туры килер, ахры. Сугыш безне ачы кайгыны гына түгел, ачы хәмерне дә эчәргә өйрәтте.)
Тукта, язган хатларың һәм минем турыдагы барлык кайгыртуларың өчен рәхмәт әйтеп үтим. Тиз жавап бирмәвем белән бер әдәпсезлек күрсәттем, инде рәхмәт әйтмичә торып, бу әдәпсезлегемне тагын да дәвам итмим, дим.
Без һаман да әле Амур суын эчәбез, тимер дагалы итекләребез белән көнчыгыштагы кала урамнарын таптыйбыз. Сугыш беткәннән соң да инде икенче пар итекне туздырабыз, ул көннән соң инде шулкадәр күп вакыт узды, хәтта А.Әхмәткә инде яңа тешләр дә чыга башлады.
Без синнән монда очерклар көтеп ятабыз, ә син анда хәтта мыегыңны да бөтереп карамыйсың. Шушы көннәрдә сиңа 80 сум акча барып житәр, ул сиңа кайтарылып алынмый торган «аванс». Берәр очерк көтәбез.
Син хатыңда: «Сезне кем жибәрә ала ?» — дип сораган идең. Безне бары Москва гына, Шикин гына жибәрә ала. Аннары син анда капчык авызын каты итеп бәйләү турында да язган идең. Нәкъ шуны инкяр иткән кебек, синең хатны алган көннәрдә бер казах егете, бер бурят егете китте дә барды. Барсы да безнең шикелле штаттагы халыклар. Рус иптәшләр шундый ук штаттагы халыклар иде.
Тастымалның (Ибрай шулай атый) тукталуы турында сүз юк әле.
Ерикәй Москвадан нинди хәбәрләр алып кайткан? Казанда нәрсәләр бар? Тукай көннәре ничек үтте? Барысын да яз әле.
Мине искә төшергәннәр булса, сәлам диген аларга.
Сәлам белән, А. Шамов.
P.S. А. Әхмәтнең теше турында яздым, хәтта аның дагалы итеген дә искә алдым, ә аннан сәлам язарга онытканмын. Безнең заман Хужа Насретдиненең дә сәламын кабул күреп ал инде син!
«С.Ә.»ның №7дә Әдип Маликовның 5 поэмасы бар. Нинди егет ул? Нигәдер ул Х. Т.ны бик хәтерләтә. Ул түгелме икән дигән фикер дә килә кай минутларда. Чынлап та.
3 апрель, 1946 ел
ТР МА: Р-6529 ф. 1 тасв. 128 эш. 17-19, 19 бит. Төп нөсхә.
Хатларны ҺӘМ искәрмәләрне Әлфия ШАМОВА әзерләде.