Логотип Казан Утлары
Хикәя

РӨСТӘМ МАҖАРАЛАРЫ

Югалу
Бу озын хикәядә тасвир ителәчәк искиткеч вакыйгаларның төп каһарманы Рөстәм Асадуллинга 1942 елның язында унөч яшь тә тулмаган иде әле. Аның кинәт югалуы әтисе—химия укытучысы Һашим абыйны да, әнисе — география укытучысы Гайшә апаны да тирән кайгыга төшерде.
Рөстәм, гадәттәгечә, иртә белән дәрескә чыгып китте һәм шул китүеннән кайтмады. Әбисе аны көтеп, аш-су әзерләде. Сәгать арты сәгать узды, ә Рөстәм һаман күренмәде дә күренмәде. Моңарчы, рөхсәт сорамыйча, һичбер кая китеп йөрмәгән акыллы баланың болай озак кайтмый торуы әбине бик тә борчыды. Ул телефон аша улы Һашимга шалтыратты.
— Һашим улым, Рөстәм юк ич, — диде ул.
— Ничек юк?
— Ни дип әйтергә дә белмим инде, улым. Сәгать 4не сукты, ә Рөстәм...
— Юкка борчылма, әнкәй, кайтыр... Берәр түгәрәк утырышында калгандыр...
Һашим абый әнисен әнә шулай тынычландырды. Ләкин үзе шул ук минутта Рөстәм укый торган мәктәпкә шалтыратты. Директор аңа Рөстәмнең бүген дәрестә бөтенләй булмавын әйтте.
— Аңламыйм, — дип карады ата, — аның бит бер генә тапкыр да дәрес калдырганы юк иде...
— Әйе шул, — диде директор, — үзебез дә шуңа гаҗәпләнәбез. Рөстәм Асадуллин безнең иң яхшы, иң тәртипле укучыларыбыздан санала. Сырхаулады, күрәсең, дип уйладык.
Директорның борчулы сүзләр әйтүе Һашим абыйны чын - чынлап пошындырды. Ул, үз-үзен алдарга тырышып, Рөстәм өйдәдер инде дип уйлады. Шулай да өйгә кайтышлый милиция бүлекләренә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктларына керде. Ләкин Рөстәм турында бертөрле дә хәбәр ала алмады. Ашыгыч ярдәм пунктыннан чыгып китәргә торганда гына, кемдер берәү телефон шалтыратты. Телефон трубкасын куйганнан соң, врач шофёрга:
— Трамвай астында бала калган, киттек! — дип кычкырды. Һашим абыйның йөрәге жу итте. Аның күз алдына кан эчендә сыкрап яткан Рөстәм килеп басты.
— Зинһар, мине дә алып барыгыз!—дип, врачка ялварды ул. — Рөстәмдер... Үтенәм!
«Ашыгыч ярдәм» күрсәтү машинасы бик кызу барса да, Һашим абыйга ул акрын бара кебек тоелды. Ниһаять, алар Тукай урамына килеп җиттеләр. Һашим абый, җыелган халык төркемен ера-ера, яраланган бала янына йөгерде. Әмма бер кулы яньчелгән бала Рөстәм булып чыкмады. Һашим абый врачка булышты да, авыр уйларга чумып, өйгә юнәлде.
Бердәнбер улының кинәт юкка чыгуын кич белән Гайшә апа да белде. Ул, күз яшен агызып, күршеләргә йөгерде, мәктәпкә чапты, Рөстәмнең дус-ишләренә барып кайтты, ләкин хәсрәтле ана «юк», «белмим», «күрмәдем» сүзләреннән башка сүз ишетмәде.
Төн тынычсыз узды. Ана, шылт иткән саен, ишеккә йөгерде, улым менә хәзер кайтыр инде дип, тәрәзәдән күзләрен алмады. Ата, Рөстәм югала торган бала түгел, кайтыр, дип, хатынын һәм әнисен тынычландырырга тырышты. Гайшә апа: «Ни булды минем алтыныма? Үзе кайтып керерме? Әллә, менә улыгыз, дип, аның үле гәүдәсен
180
күтәреп керерләрме? Нишләргә? Кайдан эзләргә үзен?»
— дип, төне буе газапланды. Әле ары чапты, әле телефон шалтыратты.
Рөстәм беренче көнне дә, икенче көнне дә кайтмады. Аның югалуы турында газеталарда белдерүләр басылды, радио аша хәбәр бирелде. Рөстәмне табучыларга яки аның кайда икәнлеген әйтүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, кайнар рәхмәтләр ышандырылды. Әмма юкка гына: Рөстәм үзе дә, аның турында куанычлы хәбәр алып килүче дә булмады.
Әйтергә генә ансат: күз алдында йөгереп йөргән бала кинәт, көпә-көндез, суга чумгандай юкка чыксын, имеш. Телләре кычыткан гайбәтче хатыннар бу турыда кеше ышанмаслык хәбәрләр дә таратып өлгергәннәр иде инде.


Серле букча
Бала югалуның өченче көнендә Гайшә апа, эштән кайтып керүгә, өстәлдә Рөстәмнең китаплар букчасын күрде һәм шатлана-шатлана:
— Ул исән! Кайтты! — дип кычкырып җибәрде һәм букчаны күкрәгенә кысты.
— Кайда иде? Үзе нишләп юк соң? — дип, әби аңа сораулар бирде.
Гайшә апа аптырап калды. Аның төсләре үзгәрде, аяк-куллары калтырый башладылар.
— Кайда иде дип, мин үзем синнән сорамакчы идем, әнкәй. Менә сумкасы өстәлдә ята ич...
Гайшә апа букча эчен актарырга кереште һәм:
— Кем китерде? — дип, әбигә эндәште. Әби килененең соравын әллә аңламады, әллә шаярта дип уйлады:
— Берәү дә китермәде, — дип җавап кайтарды.
— Ничек инде «берәү дә»? Һашим кайткан идеме әллә?
— Юк, кызым, кайтмады, — диде әби. — Сумканы мин яңа күрәм. Син керер алдыннан гына өстәл әзерләп йөрдем ләбаса, нишләп күрмәдем соң?! Кереп чыккан кеше дә булмады... Үзең алып кайтып, әйтмичә торасыңмы әллә, кызым?
— Шаяртма инде, әнкәй, тизрәк әйт: кая качты? — Рөстәмнең ата-анасын качып каршы ала торган гадәте бар иде. Гайшә апа шуны искә төшерде һәм, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, өстәл-карават асларын, шкаф-комод эчләрен карады, хәтта ишегалдына да чыкты. Килененең: «Улым! Улым! Рөстәм!»
— дип кычкырып йөрүен ишеткәч, әби түзмәде — елап җибәрде.
— Нишләп шаяртыйм, кызым! — диде ул. — Кайтса, әйтмичә түзәр идеммени?
— Ә сумка... Сумка кайдан килде соң?
Гайшә апа, бик мөһим әйберне исенә төшергәндәй, өйгә йөгереп керде, өстәл янына килде, букчадан нидер алырга теләп, кулын сузды. Әмма гаҗәп хәл: букча өстәлдә юк иде.
— Әнкәй, сумканы кая куйдың?
— Минем аңа тигәнем юк, кызым. Теге бүлмәгә алып кергәнсеңдер. Хәзер табабыз...
Икәве дә букча эзләргә керештеләр. Байтак вакыт эзләгәннән соң, Гайшә апа үз-үзен тиргәргә тотынды. Бая букчаны карап бетерә алмавына ачуланды. Аның уенча, букчада Рөстәмнең кая киткәнлеген аңлаткан язу булырга тиеш иде.
— Кулымда тотып тордым лабаса... Ни хәл бу?! Кая куйдым соң?..
Гайшә апа шундый сораулар белән борчылып йөргән чакта, өйгә Һашим абый кайтып керде. Ул да букча эзләргә кереште. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, хатыны янына килеп утырды, аның йөзенә карады. Гайшә ханым шушы ике-өч көн эчендә аңа гаять ябыккан булып күренде.
— Бу кадәр өзгәләнмәс идең, сөеклем! — диде ул. — Рөстәмнең югалуына күңелем ышанмый. Елама! Интекмә! Нервларың какшаган синең. Рөстәмнең букча күтәреп дәрескә чыгып китүен мин үз күзем белән күрдем. Шул китүеннән ул кайтмады. Димәк, букча аңарда. Ә син, кулыма тотып тордым, күкрәгемә кыстым, дисең...
Мөмкинме бу? Гел шуны уйлап йөргәнгә, күзеңә генә күренгәндер...
Һашим абый сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, Гайшә апа диваннан сикереп торды һәм:
— Менә ул! Менә! — дип, өстәлгә ташланды. Гаҗәп хәл: букча өстәлдә иде.
—Син генә түгел, мин үзем дә акылдан язам, ахрысы!—диде гаҗәпкә калган ата.
— Кайдан бу? Әллә юкса без үзебез өстәлдә яткан әйберне күрми тордыкмы?
Гайшә апа иренең сорауларын да ишетмәде, аның хәйран калуын да күрмәде. Ул, бөтен дөньясын онытып, букча эчен актарырга тотынды. Гүя букча эченнән Рөстәм үзе килеп чыгачак иде. Дер-дер калтыраган куллар астында өстәлгә китаплар, дәфтәрләр, карандашлар төштеләр.


Эзләмә мине!
Букча эченнән игътибарга алырлык бер язу да чыкмады. Шулай да Гайшә апа, үз гомерендә очраган иң кыйммәтле әйберләрне караган кебек, улының китапларын, дәфтәрләрен бик җентекләп карап утырды. Рөстәмнең каләме дә хәзер аңа шундый кадерле, ул аны күкрәгенә кысып сөйде.
— Их, бала, бала...
Эчтән уфтанса да, тыштан тыныч булырга тырышкан Һашим абый да китап, дәфтәр битләрен актарды; химия китабын карап, уйга калды:
— Юк, булмас! — диде. Гайшә апа аңа сорау бирде:
— Нәрсә «булмас», Һашим? Ни турында сөйлисең син?
— Бу кадәрле тәртипле бала болай кинәт югалмаска тиеш, дим.
Кара син аның китапларына, кара син аның дәфтәрләренә. Берсендә бер кер-тап күрмәссең... Тукта, тукта... Монда ниндидер язу бар.
Һашим абый химия китабы эченнән хат сыман бер язу алды. Гайшә апа: «Тиз бул!» — дип, язуны, үзе дә сизмичә, иренең кулыннан тартып алды һәм укый башлады. Аерым кәгазьгә зәңгәр кара белән түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Мин үземнең теләгемә ирештем. Хыял барлыкка килде. Яшәсен әби! Миндә хәзер кеше ышанмаслык искиткеч корал бар. Көчле мин, көчле! Кодрәтле мин, кодрәтле!
Бары тик кечкенә булуым гына борчый. Ник мин дәү түгел? Нигә өч-дүрт ел элек тумаганмын? Их, күрсәтер идем соң бу ерткыч фашистларга совет кешесенең көчен!
Әтием-әнием мине югалганга хисапларлар. Елыйлар булыр һәм еларлар. Бичара әнкәй! Миңа дип ул иртә белән сөт өсте әзерләр, әмма мин булмам. Өсте ачылгандыр дип, төнлә минем кара ват янына килер, әмма мин булмам. «Елама, әнкәй, мин исән! — дип кычкырасым килә минем. Эзләмәгез мине
— барыбер таба алмассыз!» — диясем килә минем.
Кызык шул: мин бар да, юк та.
Туган йорттан аерылуы авыр. Ләкин нишлисең... Шулай инде».
Ата-ана бу сүзләрне кабат-кабат укыдылар, һәрбер сүзнең серенә төшәргә тырыштылар. Ни өчен монда «Яшәсен әби!» дип язылган? «Мин бар да, юк та» сүзләрен ничек аңларга? Нигә үзен «Мин көчле, кодрәтле» дигән? Нишләп «Эзләмәгез мине — барыбер таба алмассыз» дип язган? Сораулар күп, тик җавап табуы гына кыен иде.
Гайшә апа иренә ялварды:
— Аңлат, Һашим, ни бу? Нинди язу? Әллә юкса... Сорарга да куркам инде... Акылдан яздымы? Бигрәк күп укый иде шул. Русча, немецча, татарча сөйләшә иде. — Гайшә апа, күз яшен сөртә-сөртә, тагын әлеге язуны укырга кереште.
— һичнәрсә аңламыйм, — диде ата, — башым эшләми башлады. Ләкин йөрәгем сизә: ул кайтачак, исән кайтачак.
— Син гел шулай дисең, ә ул, бәлкем, хәзер газап чигә торгандыр. Тамагы ачтыр... Өстен-башын чишендергәннәрдер... Үзен хур итеп ташлаганнардыр... Йә, ник
182
дәшмисең? Тик торып булмый бит... Нишлик?
Бу сорауларны тыңлаганда, ата, балалар үстерүе никадәр читен, дип уйлый иде. Баласын югалткан ананы тынычландырырга сүз тапмады ул. Чөнки үзе дә тынычсыз иде. Рөстәм югалганнан бирле һашим абый үзе дә бик ябыкты. Болай да озын буйлы кеше, ул тагын да озынайгандай булды. Яңаклары суырылды. Рәтләп йокламаганга, күз кабаклары авырайдылар. Өч-дүрт көн инде кырынганы юк — картаеп китте.
— Йә, ник дәшмисең?
Гайшә апаның соравы аны сискәндереп җибәрде.
— Кеше югала торган ил түгел бу, Гайшә. Хәзер мин милиция идарәсенә барам. Анда ярдәм итәрләр. Менә бу язуны да күрсәтермен. Эзләү, эзләтү чараларын күрерләр. Бәлки...
— Нәрсә «бәлки»?
— Бәлки, фронтка киткәндер?
— Рөстәмме? Унөч яшьлек баламы?
— Әйе, Гайшә, син моңа гаҗәпләнмә. Беркөн мин аны Гали абый докладына алып барган идем. Ул анда балалардан оешкан партизаннар отряды турында тыңлады. Аннары үзең дә беләсең: сугыш белән бик кызыксына иде.
— Илаһым! Кайсы пәри хатыны тудырды бу Гитлерны. Бөтен кайгы- хәсрәтләребезгә шул немецлар сәбәп. — Ана күзләре яңадан язуга төште: — Соң, нишләп фронтка киттем дип язмаган? Юк, фронтка түгел. Фронтка булса, күптән тотып кайтарган булырлар иде инде...
һашим абый милиция идарәсенә китте. Ул анда иң авыр, иң чуалчык эшләрне дә ерып чыга ала торган зур начальникны күрде. Аңа Рөстәмнең язуын күрсәтте, серле букча турында сөйләде, ата-ананың кайгы-хәсрәтен аңлатты.
— Әйе, — диде начальник, язуны укып, — серле! Кайчан югалды.
— Егерме тугызынчы майда.
— Димәк, бүген дүртенче көне икән инде. Ә бу язуны кайчан таптыгыз?
— Бүген.
Начальник өстәл кырыендагы кнопкаларның берсенә басты. Кабинетка күзлек кигән икенче бер начальник сыман милиционер керде.
— Иван Петрович, — диде аңа өлкән начальник, — ашыгыч эш бар. Менә шушы язуның кайчан һәм нинди хәлдә язылуын белергә кирәк. Аны менә бу иптәшнең юкка чыккан унике-унөч яшьлек улы яза. Эчтәлеге турында үзегезнең фикерегезне язарсыз. Бүген кич унда миңа тапшырырсыз.
— Тыңлыйм, иптәш начальник! Күзлекле милиционер чыгып китүгә, өлкән начальник һашим абыйга борылды:
— Бу эш белән мин үзем шөгыльләнәчәкмен. Балачак приключениеләре дисәм, хата булыр төсле. Шунсы ачык мәгълүм ки, улыгыз исән, тап-таза һәм табылыр.
Начальник, нидер уйлагандай, бераз дәшми торды. Урыныннан кузгалды һәм тагын сүз кушты:
— Рөхсәт итсәгез, мин үзем сезгә барып чыгар идем.
— Рәхим итегез! — диде һашим абый. Начальник аңлатырга ашыкты:
— Зинһар, тентү-фәлән дип уйлый күрмәгез... һич юк! Мине Рөстәмнең өстәле, китаплары кызыксындыра. Бер уңайдан әлеге серле букча белән дә танышырмын. Иртәгә иртә белән сигездә мөмкинме?
— Иртәгә якшәмбе бит? Әйе, якшәмбе. Мөмкин, керегез. Үзем дә, хатыным да өйдә булырбыз.

Дәвамы киләсе саннарда.