Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТАЗ

МӘГЪСУМ ХУҖИННЫҢ ТУУЫНА 85 ЕЛ
Аннан шактый яшьрәк булсам да һәм төрле районнарда туып үссәк тә, язучы Мәгъсум абыйның малай чагын әйбәт беләм мин. Теләсәләр, бүтәннәр дә белә ала. Моның өчен әдипнең «Курагай атлары» исемле хикәясен яисә кыскадан-кыска гына «Ялвару»ын аңлап уку да җитә — оста каләменнән төшкән бу әсәрләр каһәрле сугыш чоры балаларының михнәтле яшәешен шактый төгәл итеп күз алдына китерә дә бастыра. Мәгъсум дә шул балалар арасында. Әй, ул сугыш аркасында якты сабыйлыктан, ваемсыз балачактан, иркәләү-назлаудан мәхрүм үскән малайлар! Шуңа да байтагының холык-фигыле үзгә, күпләр өчен аңлаешсыз аларның. Сугышта җиңүнең 70 еллыгы белән сугыш балаларының ачы язмышын үзәкләргә үтәрлек хикәяләп калдыра алган әдипнең 85 еллыгы бер үк айга туры килү дә тикмәгә түгелдер.
Менә малайлар бер яңгырлы-пычрак көнне Арчадан ат белән «неграин» дигән ягулык алып кайтып киләләр. Сүз уңаеннан шуңа да игътибар итик: Мәгъсум Хуҗин хикәяләрендә үз чорының малайлары белән атлары янәшә диярлек куеп сурәтләнә, чөнки тормыш чынлыгы авторга аларны бер-береннән аерып карарга ирек бирми. Хикәядә «хуҗалары» кебек үк ач һәм хәлсез Курагай атларының берсе дә үз йөген Курса тавыннан тартып менә алмый. Берәм-берәм биш арбаны үр өстенә Соры бия менгерә. Үзенең соңгы көче, калган гомере бәрабәренә эшли ул моны. Малайлар соңгы чиктә генә ашарга дип саклаган бар икмәк кисәкләрен җыеп Соры бия хуҗасы Дуслайга бирәләр. Үзләренә берни калдырмыйча! Моны сугыш чоры авылындагы ат хакын да, бала кулындагы ачлык елы икмәгенең ни бәһа торганын да бик күпләрдән яхшырак белгән әдип яза, ышандырып яза. Хикәядән «Соры бия» дип укыйсың, ә күз алдына аның кебек үк соңгы җегәре, алда буласы гомере исәбенә нидер эшләп сугыштагыча шәһит киткән ач үсмерләр, хатын-кызлар, өлкәннәр килеп баса. Ни көенеч, Мәгъсум Хуҗиндай, Мөхәммәт Мәһдиевтәй, Чыңгыз Айтматовтай каләм ияләре генә «күрде» ул балаларны. Ә ил әлегәчә битараф диярлек калды, сугыш чоры михнәтләре вакытсыз алып киткән гомерләрнең исәбен алучы да юк. Урынсыз корбаннарга никадәр күнеккән бу ил!
Шундый вакыйгалар эчендә үскәнгә һәм, өстәвенә, аларны күңеле аша кат-кат үткәреп әсәрләрендә язып килгәнгә, тормышның кадерен белү, шәфкать, миһербан, үзара теләктәшлек кебек, кешене кеше иткән сыйфатларны җанына мул җыйган булгандыр бу әдип. Һәм тагын бер үзенчәлеге — үзеннән байтакка яшьрәк язучы һәм шагыйрьләр арасында шактый еш күреп була иде аны. Яшьләрне — ул, аны яшьләр үз итте. Хикәя китапларына кереш сүзне шагыйрь Зөлфәт, Фаил Шәфигуллин язды, үзе ялга киткәндә, шагыйрь Ләис Зөлкарнәй «Идел» журналындагы эш урынына Мәгъсум абыйсын калдырып тора иде , «Казан утлары»ның баш мөхәррир урынбасары , талантлы Флүс Латыйфи аның белән кызып-кызып үзенең әдәби каһарманнары хакында бәхәсләште, Язучылар берлеге җыелышыннан чыгуына аны фатирына кадәр алып кайту өчен Ләбиб Лерон машинасы көтеп торды, талантлы Фаил Шәфигуллин серле шартларда вафат булгач, Мәгъсум абый үз энесен югалткандай хәсрәтләнде, шагыйрь Газинур Морат аны әле дә иҗаттагы остазым дип саный. Нәкъ шул «Хуҗинлы» елларда «шәкерт» Газинур Морат «Түбә» исемле шигырь китабы өчен көрәшче әдип Гаяз Исхакый исемендәге бүләккә ия булды, Зөлфәткә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырылды, ә аларның уңышына куанучылар уртасында Мәгъсум абыйлары иде. «Күрегез әле, бер елда өч хикәясе басылды, өч яхшы хикәя бит ул!»
— дип, Зиннур Хөсниярны Фатих Хөсни исемендәге бүләккә тырышып тәкъдим итүче дә шул тынгысыз остаз булды. Мондый бүләкнең иң беренчесен бик хаклы рәвештә аңа — Мәгъсум Хуҗинга тапшырганнар иде. Хикәя язучыларны бигрәк тә үз итә иде кебек ул. Ркаил Зәйдулланың шигырьдән ныклап хикәя язуга күчә барган чорында радиодан ул: «Хикәяләре шигырьләреннән дә әйбәтрәк», — дип сөйләде. Гүя остаз тиздән Ркаилнең дә «Хөснилеләр сафы»на басачагын, Тукай исемендәге бүләкне дә шигырь һәм проза китаплары өчен алачагын алдан күргән иде. Озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең әгъзалыкка кабул итү комиссиясендә эшләве дә Мәгъсум Хуҗинны яшь әдип-шагыйрьләр иҗаты белән якыннан танышып баруга китергәндер. Соңрак комиссиядә аның Газинур Мораттай шәкертләре эшләде.
Карасана, якын аралашкан яшьрәк каләмдәшләре, нигездә, ир-егетләр булган икән бит. Хикәяләрендә дә кыз балаларга караганда малайлар күбрәк аның. Җәмәгате Мәгъфируз апа
РӘФЫЙК ШӘРӘФИЕВ
123
кызлар гына табу сәбәпле, малай юксынуы аркасында шулай килеп чыккандыр, бәлки. Бик көтеп алынган соңгы балалары Мансур туар-тумастан ук Балтач зиратына кереп ятты. Гомере азагына таба Мәгъсум абый кияве белән, улының каберен карап, чардуганын яңадан буярга Балтачка килгән иде. Үч иткәндәй, ул көнне көн буена яңгыр яуды, һәм алар, корырак чакта кабат килербез, дип, кайтып киттеләр. Ләкин аңа Балтачка, андагы улы каберенә тагын бер килергә язмаган иде, күрәсең. Вафатыннан соң, калдырган буяулары белән, чардуганны мин буядым.
Мәгъсум абый белән иң беренче тапкыр күрешү-танышуым сәеррәк килеп чыкты. 1964 елның җәй башлары иде. Мине университетка җәйге сессиягә киткән журналистлар урынына Арчаның «Коммунизмга» газетасына вакытлыча эшләргә чакырып алдылар. Колхозда эшли-эшли, Республика читтән торып уку урта мәктәбен тәмамлап, әле генә аттестат алган елым бу. Беренче эш көнемдә редакциянең партия тормышы бүлеге мөдире Илсур абый Хөсәенов миңа унлап хат тоттырды да шуларга күзәтү язарга кушты. «Күзәтү язганың бардыр бит?» — ди үзе.
— Ю-у-к! — дим мин, аптырап.
— Ә-ә, ие бит, — ди Илсур абый, минем колхоз фермасыннан гына килүемне исенә төшереп булса кирәк. — Ярый-ярый, язасың син аны.
Язуын яздым да, ниндирәк баш куярга, дип кенә икеләнеп калдым. «Ярар, Мәгъсум абыең үзе карар, бүлмәсенә кертеп куй», — диде Илсур абый.
Типографиядән бүлмәсенә кереп, өстәлендә минем күзәтүне күргәч, җаваплы секретарь Мәгъсум Хуҗин күршедән кычкыра берзаман:
— Рәфыйк, бу күзәтүеңнең башы кайда?
— Баш таба алмаган идем шул, — дидем мин, аның кырыс соравыннан котым чыгып.
— Ие, газетада эшләүнең бөтен тәме дә әнә шул табылмаганнарны эзләп табу бит инде!
Икенче елны Балтач районы кире кайтарылып (ул 1962 елда бетерелгән иде), «Хезмәт» исеме белән яңадан торгызылган газетада бергәләп эшли башлагач, Мәгъсум абыйның бу сүзләре һич тә очраклы гына әйтелмәгәненә кат-кат инандым. Журналистларны туктаусыз эзләндерүе, иҗадилыкка өндәп торуы дүрт елга якын Мәгъсум Хуҗин мөхәррирлегендә чыккан «Хезмәт»нең һәр санында диярлек сизелеп тора. Ул чакта безнең хезмәт җимеше республикада иң әйбәт эчтәлекле, иң җанлы-җылы газеталарның берсенә әверелде. Ирекле фикерләүнең, иҗат мөмкинлегенең кысыла барган еллары бит әле, Хрущёв «җепшеклеген» сүгеп, сүз иреген яңа чикләүләр эченә куып маташкан чорыбыз. Кече форматлы район газетасы бигрәк тә каты күзәтү астында, андагы «сәяси хата»ны теләсә кем күреп райкомга җиткерә ала. «Хата» җибәрүебезне сөенә-сөенә көтеп йөрүчеләр райкомның үзендә генә дә дистәләгән кеше. Әмма баш мөхәрриребез безгә эзләнү өчен партия түрәләре бәйләнмәслек темалар таба, анда үзенә шелтә эләксә дә, авыр сүзне безнең өскә аудармый. Районнан чыккан күренекле кешеләр турында мавыгып язуларыбыз шул елларда башланды. Иҗат планкасын югары күтәрдек: очерк-зарисовкаларны Мәгъсум абыйның хикәяләре кебек матур итеп язарга омтылдык. Арчада республиканың матбугат җитәкчеләре уздырган бер зона киңәшмәсендә безнең мәкаләләрне берәм-берәм атап: «Башлары ук җырлап тора, редакторының язучы икәнлеге әллә кайдан күренә», — дип сөйләделәр. Мин
124
ОСТАЗ
шуларны кайтып әйткәч, мөхәрриребез көлеп җибәрде, чөнки теге мәкалә башларын ул түгел, мин үзем куйган идем инде. Шулай булмыйча, кем шәкерте мин?! Мәгъсум абый районга килгән язучы халкыннан хикәя һәм шигырьләр алып калырга тырышты, алар газетаны нык баета, җылы, укылышлы итә дип ышанды. Шагыйрьләр Нәҗип Мәдияров, Дифгат Сирай һәм яшь Тукай биографиясен ак таплардан тазартып, соңрак Ибраһим Нуруллин белән фәнни хезмәт язган Риф Якупов та биредә эшләгәнлектән, редакциябез язучыларның кечкенә генә башлангыч оешмасын хәтерләтә иде.
Мәгъсум Хуҗин кайсыдыр районда эшләгәнме, бүтән җирдәме, мин ул урынны үзенә бертөрле бәхетле булган, дияр идем. Чөнки, кайда эшләсә дә, ул тирәнең халкын, табигатен, үзенчәлеген хикәяләрендә чагылдырып мәңгеләштергән бит ул. Бөек Тукай турындагы хикәяләре язылуга да («Кеше күңеле — үзе бер кояш», «Иңә дә иңә карлар») әдипнең Арчада эшләп-яшәп алуы йогынты ясамый калмагандыр. Балтач яныннан агып уза торган Шушма инеше аның хикәяләрендә чынбарлыктагыдан да гүзәлрәк булып, үзенә тартып тора, әрәмәсендәге былбыллары үтә өздереп сайрый («Оҗмах агачы»). Соңрак язылган «Урак өсте болытлары» повестенда да Балтачны гел хәтерләвен сиздереп куя ул. «Бөтен Татарстанда су тегермәне икәү генә калган әнә, Яңгулда да Салавычта. Икесе дә Балтач районында. Ә безнең Мишә Шушмадан кимме?» — ди повесть каһарманы Мөсәвир карт. (Ни көенеч, Мәгъсум Хуҗин хөрмәт белән исендә тоткан, Мөхәммәт Мәһдиев матурлап язган су тегермәннәре Шушма өстендә дә юк инде.) Биредә язучының хикәяләренә татарлар белән иңгә-иң торып яшәүче удмурт вәкилләре — Любаша, Петрух дәдәй, Гликерия-Гөлчирә дә бик табигый гына кереп китә («Соң», «Алан»). Пермь якларында булуы аның иҗатын аңлы- намуслы бер генә язучы да читләтеп үтә алмаслык фаҗигале 37нче еллар темасына алып килгән («Куларада кәлтә уйный», «Мәгарә»). Казакъстанда эшләп алуы аның иҗатына («Урак өсте болытлары») беркадәр дала киңлеге өстәгән.
Хикәяләр остасы Мәгъсум Хәмит улы Хуҗинның күпчелек каһарманнарында туган җир хисе шулкадәр көчле, алар шундый бер моң, нечкә-нәфис тойгылар белән тасвирланган ки, берсен дә тыныч кына укырлык түгел («Урак өсте болытлары», «Каңгый илендә» һ.б.). «Каңгый илендә» хикәясенә филология фәннәре докторы Фәрит Хатипов «Якты җирлектәге һәлакәт» исемле рецензиясендә бик югары бәһа бирде. «Кече күләмле жанрда М.Хуҗин инсан хәятенең бик гыйбрәтле, тирән мәгънәле төбәкләрен, адәм баласы холкының төрле якларын, кәеф-халәтенең күп төсмерләрен сурәтләп күрсәтте. Аның әсәрләрендә без җанны назлый торган, нурланып балкыган күренешләр, мөнәсәбәтләр җылылыгы белән дә, кискен драматизм, сагыш, күңел китеклеге, бәндә рухының ярлылана, тупаслана, коргаксый төшүе белән дә очрашабыз. Әмма, ни генә тасвирланмасын, аның хикәяләрендә тоташ моң агыла. Еллар үткән саен бу моң яктыра, тирәнәя, нәфисләнә бара», — дип язды әдәбият галиме, әдипнең тулаем иҗатына кагылып («Казан утлары», 2000 ел, 3нче сан).
Иҗаты чорында иң матур мәхәббәт хикәяләре язып калдыра алуы белән дә бәхетле ул Мәгъсум Хуҗин («Исәнме, Раушания!», «Пшыяцулка»). Ләкин «Пшыяцулка»ны нилектәндер соңгы ике җыентыгына кертмәгән ул. Фатих Хөсни исемендәге бүләкне нәкъ шул хикәясеннән соң биргәннәр иде, югыйсә. Бәлки татар егетенең бер Панига мәхәббәтен кат-кат афишаламаска булгандыр? Алай дисәң, паннар әнә үз илләрендә татар сугышчысына һәйкәл дә салып куйдылар. Президентларында да азмы-күпме татарлык бар икән! Мөнәсәбәтләрнең шуңа таба барачагын «Пшыяцулка» авторы алданрак та күргән булып чыга әле монда. Ә әдипнең алдан күрүчәнлеге — күкләргә якынлык билгеседер, мөгаен.
Хактан әйткәндә, бу әдип бүләкнең зуррагына да лаек булган үзе. Талантын һәм иҗатын Тукай исемендәге бүләкне «эләктергән» кайбер каләмдәшләренеке белән чагыштырып караганда, бу бигрәк тә ачык күренә. Ләкин Мәгъсум Хуҗин тагын шуның кадәр язса да, үзенә Тукай бүләге даулап йөрмәячәк, моңа аның тыйнаклыгы, күпне күргән сугыш чоры баласы булуы юл куймаячак иде. Зөлфәт кебек, Мөдәррис, Ркаил, Газинур кебек зур талантлы яшьрәк каләмдәшләренең иҗатын күрсәләр һәм бәяләсәләр, шуңа да риза-канәгать иде ул.