Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОРПУС КОМАНДИРЛАРЫ

Бөек Ватан сугышында дистәләрчә татар командирлары полк һәм дивизияләр белән командалык итә. Составында ким дигәндә өчәр дивизия булган корпуслар белән командалык иткән милләттәшләребез дә бар. Болар — Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин, генерал-лейтенант Якуб Чанышев, генерал- майорлар Минзакир Әпсәләмов, Иван Алиев, Александр Кирзимов һәм полковник Нәҗип Хәмитов. Бу язма — шулар хакында.
Гани Биккенә улы Сафиуллин 1905 елда Арча районының, Иске Кишет авылында туа, мәдрәсәдә укый. 1920 елда әти-әнисе вафатыннан соң, караучысыз кала һәм үзе кебек ятимнәр белән ил гизә. 17 яше тулганда язмышы Казакъстанның Тургай далаларына китереп ташлый. Биредә ул көтүче булып яллана, бераздан партиянең өяз комитетында йомышчы була, шунда комсомолга керә. Өч ел партиянең совет мәктәбендә укыган егетне Семипалатинск каласындагы комсомолның Бухтармин өяз комитетына инструктор итеп җибәрәләр. 1927 елдан Кызыл Армия сафларында: 1нче кавалерия дивизиясе составындагы 1нче совет казакъ полкында — отделение командиры һәм взвод командиры ярдәмчесе. Проскуров каласындагы Командирлар әзерләү курсларын тәмамлый. 1930 елда Мәскәүдәге ОГПУның (Берләштерелгән дәүләт сәяси идарәсе, 1934 елдан НКВД составында) Югары чик сакчылары мәктәбендә хәрби белемен күтәрү исә авылдан чыккан гади татар малаена хәрби карьерага юл ача. Милләттәшебез 1933-1939 елларда — ОГПУның 5нче Горький укыту дивизионы штабы башлыгы, НКВДның Ивановода урнашкан 9нчы аерым дивизионының штаб башлыгы, НКВД гаскәрләренең Сормоводагы 185нче полкы командирының беренче урынбасары, НКВД гаскәрләренең 178нче полкының штаб башлыгы һәм командиры. Әлеге полк 1939 елның апрелендә аеруча мөһим сәнәгать предприятиеләрен саклау буенча 103нче аерым батальон итеп үзгәртелә. Сафиуллин шул елның ноябрь аеннан шундый ук максатлар куелган 197нче полк командиры вазифаларын башкара. 1941 елда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең кичке факультетын тәмамлый.
Сугыш башланганда, Көнбатыш фронтның 22нче армиясе составындагы 256нчы укчы дивизиянең 930нчы полкы командиры вазифасында Смоленск һәм Великие Луки калаларын саклап сугыша. 1941 елның октябреннән — Калинин фронтының 30нчы армиясе составындагы 178нче укчы дивизиянең 709нчы укчы полкы командиры. 1942 елның апреленнән полковник Сафиуллин — Көньяк- Көнбатыш фронт карамагындагы 28нче армиянең 38нче укчы дивизиясе командиры урынбасары. 1942 елның 15 июненнән 1943 елның 17 апреленә кадәр Казакъстанда оешкан шул дивизия белән командалык итә. Харьковка һәм Донбасска һөҗүм итүче дошман көчләренә каршы сугышларда чыныгу алган дивизия яугирләре Сталинград янында генерал-фельдмаршал Фридрих Паулюсның 6нчы армиясе гаскәрләрен камап алып тар-мар итүгә дә саллы өлеш кертә. Ил язмышы сыналган шушы орыш вакытында беренче алман генералын — 297нче гренадер дивизиясе командиры генерал-майор Мориц фон Дребверны — нәкъ менә Сафиуллин дивизиясе әсирлеккә төшерә. Берничә көннән аларга тагын бер алман генералы — 14нче танк корпусы командиры генерал-лейтенант Вернер Шлеммер бирелә. Сталинград янындагы җиңүләр уңаеннан, 1943 елның февраль ахырында 64нче армия (16 апрельдән — 7нче гвардия армиясе) командующие генерал-лейтенант Шумилов дивизия командиры Сафиуллинга генерал-майор (карары 3 февральдә чыга, №125) петлицалары тапшыра, ә инде 1 март көнне СССР Оборона халык комиссары И.В.Сталинның боерыгына ярашлы рәвештә, 38нче укчы дивизия 73нче гвардия укчы дивизиясе итеп үзгәртелә. Бераздан ул Сталинград исемен йөртә башлый.
1943 елның апреленнән генерал-майор Гани Сафиуллин 25нче гвардия укчы корпусы оештыра һәм аңа командалык итә. Бу вакыйга геройның истәлекләрендә шактый җентекле итеп ташка басылып калган. Аннан күренгәнчә, ул чакта аңа армия командующие Шумилов шалтырата һәм тиз арада Хәрби советка килеп җитәргә куша. Степан Иванович ялгызы гына булмый, аның янында — Хәрби совет әгъзасы генерал Сердюк, армиянең штаб башлыгы генерал Ласкин һәм артиллерия командующие генерал Петров. Фронттагы вазгыять белән таныштырганнан соң Шумилов аңа:
— Корпуслар оештырыла. Хәрби совет сезгә гвардия корпусы оештырырга һәм аның белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итә. Көчегез җитәрме? — дип сорау бирә.
— Армиядә миңа караганда өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк генераллар бар, — дип җавап бирә Сафиуллин. — Мин яшь бит әле, үземә бирелгән дивизиягә җитәкчелек итәр идем.
75
Командующий исә: «Сезне корпус командиры итеп билгеләү мәсьәләсе фронт командующие генерал Ватутин белән сөйләшенгән», — дип әңгәмәгә нокта куя. Сафиуллин оештырган 25нче гвардия укчы корпусына өч гвардия дивизиясе керә: генераллар Морозов белән Скворцов дивизияләре һәм командиры итеп полковник Козак билгеләнгән үзенең 73нче дивизиясе. Корпус Воронеж һәм Дала фронтлары карамагындагы 7нче гвардия армиясе составында Белгород-Харьков — һөҗүм, һәм Белгород белән Харьков калаларын азат итү операцияләрендә катнаша. Днепр өчен сугышларда үзен оста командир икәнен күрсәткән Гани Сафиуллинга СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 26 октябрендәге карары белән Советлар Союзы Герое (Алтын Йолдызының номеры — 1342) исеме бирелә. Аннары корпус сугышчылары 2нче Украина фронты составына кертелгән 7нче гвардия армиясе гаскәрләре белән Кировоград, Уманско-Баташанск, Ясско-Кишинёв, Дербецен, Будапешт һөҗүм операцияләрендә катнашып үзләрен данга күмә. Шул чорда Сафиуллин корпусы Югары Башкомандующий Иосиф Сталинның ике дистәләп рәхмәтенә лаек була. 1944 елның 2 ноябрендә корпус командирына генерал- лейтенант званиесе бирү турында карар (№1540) дөнья күрә.
Тик, ни сәбәпледер, 1945 елның 18 мартында 2нче Украина фронты командующие Советлар Союзы Маршалы Родион Яковлевич Малиновский, «син яшь әле» дигән сылтау белән 25нче гвардия укчы корпусы командиры, Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Биккенә улы Сафиуллинны 53нче армия карамагындагы генерал-майор Фёдор Афанасьевич Осташенко командалык иткән 57нче укчы корпуска күчерә. Үзенең яңа корпусы белән Гани Сафиуллин Братислава-Брно операциясендә катнаша. Аннары инде, генералның үз истәлекләрендә бәян ителгәнчә, Моравия башкаласы Брноны азат итүгә үк, корпусны алгы сызыктан чыгаралар һәм май башында эшелоннарга төяп, Ерак Көнчыгышка озаталар. Дөресен генә әйткәндә, сугыш тәмамланыр алдыннан, үзе оештырган һәм ике ел дәвамында командалык иткән корпустан аеру бернинди кысаларга да сыймый. Ә менә Җиңү табыныннан читләштерелгән Сафиуллин корпусына командалык итә башлаган Осташенкога 1945 елның 20 апрелендә генерал-лейтенант званиесе, ә тагын сигез көннән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бөтен хикмәт шунда! Әгәр Сафиуллин үз корпусында калса, аның йә генерал-полковник званиесенә, йә икенче Алтын Йолдызга, йә берьюлы икесенә дә лаек буласы шик уятмый.
Совет-япон сугышы барышында Сафиуллинның 57нче корпусы Байкал арты фронты гаскәрләре белән берлектә Хинган-Мукден һөҗүм операциясендә уңышлы хәрәкәт итә. Якташыбыз сугыштан соң да үз вазифасында кала, 1945 елның ноябреннән ул — К.Е. Ворошилов исемендәге Хәрби академия каршындагы югары академик курслар тыңлаучысы. 1947 елның апрелендә 38нче гвардия һава-десант корпусы командиры урынбасары итеп билгеләнә. Әмма төгәл ике елдан «әдәпсез тәртибе өчен» дигән формулировка белән вазифасыннан азат ителә һәм Балтыйк буе хәрби округы составындагы 11нче гвардия армиясенең 36нчы гвардия укчы корпусына керүче 10нчы гвардия укчы дивизия командиры урынбасары итеп «үрләтелә». Гани Биккенә улы 1950 елның ноябрь аеннан — шул ук хәрби округ
составындагы 16нчы укчы гвардия корпусы командиры урынбасары. 1956 елның августыннан Төньяк-Кавказ хәрби округына керүче 112нче укчы корпус командиры урынбасары булып хезмәт итә һәм 1957 елның июненнән, 51 яшендә запаска җибәрелә. Казанда яши, 1973 елда вафат була. Данлыклы якташыбыз ике Ленин, өч Кызыл Байрак, ике II дәрәҗә Суворов, ике II дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Казан урамнарының берсе аның исемен йөртә.
Татар халкының каһарман улы генерал-лейтенант Якуб Җиһангир улы Чанышев та катлаулы тормыш юлы үтә. Ул 1892 елның 27 февралендә Уфа губернасының Эстәрлетамак өязенә (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) керүче Тукай исемле татар авылында туа. 1913 елдан — патша армиясендә хезмәттә. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Генерал Брусилов оештырган стратегик һөҗүм барышында кылган батырлыклары өчен Георгий тәресе белән бүләкләнә һәм унтер-офицер званиесе бирелә. Октябрь революциясеннән соң — Казан хәрби округы комиссары. 1917 елда Казан хәрби училищесын тәмамлый һәм прапорщик званиесендә хәрби хезмәтен дәвам итә. Рота командиры. 1918 елның декабрендә
РӘИС ЗАРИПОВ
76
— Уфа каласы коменданты. Казанда «Болак арты республикасы»н бастыруда катнаша һәм ак чехларга каршы көрәшә. Ул командалык иткән 1нче тиз атучы татар позицион батареясы 1919 елның июнендә 1нче Идел буе аерым татар укчы бригадасы составына кертелә. Бригаданың командиры — Йосыф Ибраһимов, штаб башлыгы
— литва-поляк татары генерал-майор Искәндәр Осман улы Тальковскийның улы Искәндәр Тальковский. Якуб Чанышев 1920 елның мартында бригада комиссары итеп үрләтелә, Урта Азиядә басмачыларга каршы сугыша. М.В.Фрунзе исемендәге РККА Хәрби академиясе каршындагы югары хәрби курсларда укый (1924 һәм 1927 еллар). 1929 елда исә Хәрби-сәяси академия каршындагы курсларны тәмамлый.
Инде генералның 1987 елда Казанда «Безне яшьлек йөртте...» исеме белән нәшер ителгән китабындагы истәлекләренә күз салыйк:
«Төркестанда басмачыларны тар-мар иткәч, партия карары белән бик күп сәяси хезмәткәрләрне, шул исәптән мине дә Мәскәүгә хәрби академиягә укырга җибәрделәр. <. .> 1924 елда мин үзем өчен туган төбәккә әйләнгән Казанга кайттым. Монда мине — полк, соңрак 1нче Казан дивизиясе командиры итеп билгеләделәр. Тормышымдагы бу чор сигез елга сузылды».
1934 елда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлагач, ул Урта Азия хәрби округына керүче 68нче Кызыл Байраклы Төркестан укчы-тау дивизиясе белән командалык итә. Кызганычка каршы, СССРны чолгап алган репрессияләр дәһшәтеннән Якуб Җиһангир улы да читтә калмый. 1937 елның 13 маенда Ташкент каласында ниндидер В.М.Примаков дигән адәмнең әләге белән комдив Чанышевны кулга алалар. Аның ике ел ярым буена НКВД зинданнарында нинди газапларга дучар булуын бары тик фаразларга гына мөмкин. 1939 елның декабрендә Чанышев аклана һәм М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең гомумтактика кафедрасында өлкән укытучы булып эшли башлый. Ватан сугышы башлану турындагы хәбәрне ул Гродно каласы янындагы полигонда кыр өйрәнүләре вакытында ишетә. 1941 елның ноябреннән Көньяк-Көнбатыш фронтның 6нчы армиясе составындагы 103нче укчы двизиягә командалык итә башлый. 1942 елның май аенда үз дивизиясе белән Харьков юнәлешендә башланып киткән һөҗүмнәрдә катнаша. Июнь аеннан Я.Җ.Чанышев — шул ук фронтка керүче 9нчы армия составындагы 333нче укчы дивизия командиры. Дивизия июль аенда Изюм каласы янында Төньяк Донец һәм Дон елгалары буйлап авыр саклану сугышлары алып бара. Шул сугышлар барышында дивизия командиры Чанышев яралана һәм аны госпитальга озаталар. 1 октябрьдә аңа генерал-майор званиесе бирелә (№1618). Сәламәтлеге яхшыргач, К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиядә югары академик курслар үтә һәм Төньяк- Көнбатыш фронтның 68нче, аннары 38нче армияләре командующийларының урынбасарлары вазифасын башкара. 1943 елның август аеннан — Үзәк фронтның 70нче армиясе составындагы 96нчы укчы корпус командиры. Корпус 1944 елның гыйнвар-май айларында — 2нче Балтыйк буе, май-декабрь айларында — 1нче Белоруссия һәм аннан соң, сугыш тәмамланганчыга кадәр 2нче Белоруссия фронтлары карамагындагы 70нче армия составында сугыша. Якуб Чанышев 1944 ел башыннан — генерал-лейтенант (22.2.1944. №1540). Аның корпусы Люблин- Брест һөҗүм операциясендә һәм Брест каласын дошманнан азат итү өчен барган сугышларда активлык күрсәтә. Шул сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1944 елның 10 августында генерал-лейтенант Якуб Чанышев командалык иткән корпуска «Брест» исеме бирелә. 1944-1945 елларда корпус Данциг һәм Гдыня калаларын азат итүдә катнаша. Аннары Көнчыгыш Померания һәм Берлин һөҗүм операцияләре кысаларында Висла һәм Одер елгаларын кичә, Тихоля, Бютов, Гарц, Нойштрелиц, Варен калаларын азат итүгә саллы өлеш кертә. Якуб Җиһангир улы сугыштан соң, 1946-1957 елларда К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиянең оператив сәнгать кафедрасында өлкән укытучы һәм курс башлыгы вазифаларын башкара. Бер искәрмә: 1945 елның 27 апрелендә 70нче армиянең Хәрби совет әгъзасы генерал- майор Савков һәм командующий генерал-полковник Попов генерал-лейтенант Чанышевны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр. Әмма 2нче Белоруссия фронты командующие, Советлар Союзы Маршалы Константин Константинович Рокоссовский да яклаган һәм раслаган үтенеч җавапсыз кала.
Якуб Җиһангир улы Чанышев гомере буена татарлыгы белән горурланып яши. Үзенең дусты, репрессияләр корбаны, Ирандагы элекке хәрби атташе, ГРУ полковнигы Пади Маликов
КОРПУС КОМАНДИРЛАРЫ
77
белән бик еш Казанга кайта. Татарстандагы сәнгать, әдәбият, мәдәният әһелләре белән аралаша. Мәскәү каласындагы иҗтимагый тормыштан да читтә калмый. Узган гасырның 60нчы елларында татар иҗтимагый- мәдәни хәрәкәте лидерлары Әсәдуллаев йортын татар оешмасына кайтаруны үтенеп КПССның Мәскәү шәһәр һәм Үзәк комитетларына хатлар язалар. Аларның һәркайсында Якуб Җиһангир улының да имзасы бар. Аның бу күркәм сыйфаты тыныч тормышта гына түгел, ә бәлки кырыс сугыш елларында да һәрдаим саллы гамәлләре белән раслана. Шуңа мисал итеп Бөек Ватан сугышында катнашучы милләттәшләребезгә атап язылган «Ватан сугышы фронтларындагы улларына татар халкыннан хат» белән бәйле вазгыятьне китерергә мөмкин. Әлеге хатка миллион ярымнан артыграк кеше кул уйган. Ә инде шуңа җавап рәвешендә язылган «Икенче Белоруссия фронтының татар сугышчыларыннан хат»ын имзалаган 4 меңнән артыграк яугирнең исемлеге нәкъ менә генерал-лейтенант Якуб Чанышев фамилиясе белән башлана. Аннан соң исемлектә — генерал-майорлар Фатыйх Булатов белән Хәбиб Ганиев. Бер фронтта — өч татар генералы!
Генерал-лейтенант Якуб Чанышев ике Ленин, дүрт Кызыл Байрак, I дәрәҗә Кутузов, II дәрәҗә Суворов, Октябрь Революциясе орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. СССР орденнары белән медальләренең саны — 22. Моннан тыш геройның күкрәген Польшаның дүрт орден-медале һәм АКШның «Легион оф Мерит Соммандер» югары ордены бизи. 1987 елның 6 ноябрендә вафат. Ни үкенеч: Казанда күренекле якташыбыз хөрмәтенә бернәрсә дә эшләнмәгән.
ГРУ генералы (4.06.1940), хәрби фәннәр докторы Минзакир Әпсәләм улы Әпсәләмов 1896 елныц 10 декабрендә Казан губернасының, Мамадыш өязенә керүче Югары Утар авылында (хәзерге Татарстанның Саба районы) туа. 1914 елда мәдрәсә тәмамлый, тагын бер елдан экстерн белән авыл укытучысы һөнәренә имтихан тапшыра. Шул ук елны патша армиясенә алалар. 35нче запастагы Себер укчы полкында рядовой, аннары өлкән унтер-офицер булып хезмәт итә. 1917 елдагы февраль революциясеннән соң — рота командиры. 1917-1918 елларда мөселман сугышчыларының 3нче гренадер бригадасында солдатлар комитеты әгъзасы һәм 11нче армиянең Татар кызылармеецлар батальонында мөселман сугышчылары комитеты секретаре. 1918 елның март аенда ул чакта Польша составына керүче Ровно каласында алманнарга әсирлеккә эләгә. Ун айдан соң азат ителә һәм аклар хәрәкәтенә кушыла. 1919 елның апреленә кадәр Симферопольдәге каравыл командасында — взвод унтер-офицеры. Апрель-август айларында Көньяк фронтта Кызыл Армиянең партизаннар отряды командиры һәм Кырым мөселман хәрби коллегиясе рәисенең иптәше. 1919 елның сентябрендә РККАның хәрби академиясенә укырга керә.
Вакыт-вакыт укуын өзеп, хәрби разведка буенча махсус бурычлар үти: РСФСРның Бакуда урнашкан Төркия һәм Персия илләре каршындагы Вәкаләтле вәкиллегендә хәрби бүлек башлыгы урынбасары (1920 елның июне — 1921 елның феврале), РСФСРның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә — тәрҗемәче (1921 елның июнь
— август айлары), РСФСРның Төркиянең көнчыгыш провинциясендәге Генераль консуллыгы хезмәткәре (1921 елның август — сентябрь айлары). Шул чорда хәрби разведчик Минзакир Әпсәләмовның аттестациясенә: «Тырыш һәм хезмәт сөючән кеше. Яхшы итеп төрек телен өйрәнде», — дигән бәя төшә.
Төгәл өч ел дигәндә хәрби академияне тәмамлый һәм шул ук Вәкаләтле вәкиллектә хәрби атташеның секретаре һәм ярдәмчесе булып эшли (1922 елның октябре — 1927 елның мае). Аның эшчәнлегенә СССРның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Семён Аралов бәясе менә мондый: «Яхшы әзерлекле, төрек телен камил белә, тыйнак һәм төптән уйлап эш итүче кеше». Якташыбыз — 1927 елның ноябреннән 1931 елның ноябренә чаклы Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабының разведка бүлеге башлыгы. 1928 елда, бер үк вакытта М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы югары курслар да тәмамлый. Шул ук елның февраль аенда РККА штабының Разведка идарәсе башлыгы Ян Карлович Берзин кушуы буенча, «үз разведка эшчәнлекләре белән командованиегә зур файда китергәннәре өчен» бер төркем хәрби разведчик, шул исәптән Әпсәләмов револьверлар белән бүләкләнә. Тәҗрибәле разведчик хәрби хезмәттә дә сынатмый: 1931-1933 елларда ул Азәрбайҗан укчы дивизиясенең 1нче тау-укчы полкында командир һәм комиссар вазифасын башкара.
Минзакир Әпсәләмов — СССРның Персиядәге (1935 елдан — Иран) Вәкаләтле вәкиллеге каршында хәрби атташе һәм хәрби разведка резиденты (1933 елның июне
РӘИС ЗАРИПОВ
78
— 1937 елның августы). 1937 елның сентябреннән 1938 елның гыйнварына чаклы РККАның Разведка идарәсендә. 1938 елның октябреннән 1940 елның сентябренә чаклы М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә эшли: тактика кафедрасында гомуми тактика укытучысы (1938 елның февраль-апрель айлары), махсус факультетның 2нче курс башлыгы (апрель-октябрь), разведка кафедрасы башлыгы (1938 елның октябре — 1940 елның сентябре). Кафедраны җитәкләгән чорда «махсус бурыч үтәү өчен» чит илдә озак вакытка сузылган командировкада була. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша. Кызыл Байрак белән бүләкләнгән генерал- майор Минзакир Әпсәләмов — 1940 ел башыннан сугыш тәмамланганчыга кадәр
— Төньяк-Көнбатыш фронт штабының разведка бүлеге башлыгы. Бер үк вакытта, 1940 елның октябреннән 1941 елның июненә чаклы — совет-фин сугышының нәтиҗәләрен өйрәнү комиссиясендә. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1941 елның июнь-июль айларында көньяк-көнбатыш юнәлештә (Көньяк-Көнбатыш фронт штабы) махсус бурыч үти.
ГРУ җитәкчелеге белән конфликттан соң разведкадан гомумгаскәри хезмәткә күчерелә: 17нче запастагы укчы бригада командиры һәм Уфа гарнизоны башлыгы (1941 елның июле — 1942 елның августы), Көньяк Урал хәрби округына керүче 4нче запастагы уку бригадасы командиры (1942 елның августы — 1943 елның феврале). Февраль аенда генерал-майор Минзакир Әпсәләмовны «ышанычны акламау» сылтавы белән вазифасыннан азат итәләр һәм шул округның Хәрби советы карамагына җибәрәләр. Генералны шулай тинтерәтүләрендә хәрби разведка җитәкчелегенең «кулы уйнау» ихтималы бар. Шул ук вакытта разведка вәкилен хәрбиләрнең өнәп бетермәүләре дә бик мөмкин. Әпсәләмов май аеннан — кабат фронтта: әүвәл 18нче укчы дивизия командирының урынбасары, ә инде декабрь аеннан командир итеп билгеләнә. 8нче армия составында Әпсәләмов командалык иткән дивизия Мга посёлогы юнәлешендә башланып китән һөҗүм операциясендә катнаша. 1944 елның гыйнварында дивизия һөҗүмгә күчә һәм дошманның ныгытылган оборонасын өзеп, мөһим тимер юл узелы саналган кала тибындагы Мга бистәсен азат итә. Моннан соң дивизия «Мга» исемен йөртә башлый. Новгород- Лужск операциясе барышында Тосно каласын азат иткән өчен генерал-майор Минзакир Әпсәләмов һәм дивизия Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә. 1944 елның июнендә дивизия Карелия фронтының 7нче армиясе составында Свирск- Петрозаводск һөҗүм операциясендә катнаша. Һөҗүм барышында 18нче дивизия Свирь елгасын кичә һәм дошман оборонасын өзеп, 30 чакрым «тирәнлектә» алман гаскәрләре тылына үтеп керә. Дивизия сугышчылары тарафыннан 100дән артык торак пункты дошманнан азат ителә. Бу уңышлары өчен дивизия һәм шәхсән генерал Әпсәләмов II дәрәҗә Суворов орденына лаек булалар.
Генерал-майор Әпсәләмов 1944 елның августыннан — 131нче, ә сентябрь аенан 31нче укчы корпуслар командиры итеп билгеләнә. Карелия фронтының 14нче армиясе составындагы Әпсәләмов корпусы Петсамо-Киркенес операциясендә катнаша. Дивизия частьлары Петсамо бистәсеннән көньяк-көнбатыштарак дошман оборонасын өзәләр һәм 23 октябрьдә Никель бистәсен азат итәләр. Тиздән корпус норвег-фин чигенә чыга һәм сугыш тәмамланганчыга кадәр үзе яулаган территорияне саклый. Минзакир Әпсәләмов Карелия фронты һәм сугыштан соң Беломорск хәрби округына әйләндерелгән гаскәрләр составына керүче 31нче корпус белән 1944 елның сентябреннән алып 1946 елның апреленә кадәр командалык итә. 1946 елның маеннан 1959 елның августынача К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиядә өлкән укытучы. Аннары — СССР Кораллы көчләре Генштабы Хәрби академиясендә: фәнни-тикшеренү бүлеге башлыгы (1959 елның августы — 1962 елның сентябре), өлкән укытучы (1962 елның сентябре — 1967 елның июле), консультант (1967 елның июле — 1971 елның ноябре). 1967 елдан отставкада, 1971 елдан — пенсиядә. Узган гасырның 60нчы елларында генералның 70 яшьтән өлкәнрәк көе хәрби хезмәттә булуы — сирәк күренеш. Димәк, ул чын-чынлап үз урынында булган.
ГРУ генерал-майоры Минзакир Әпсәләм улы Әпсәләмов Ленин, дүрт Кызыл Байрак, I дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Суворов, «Мактау Билгесе» һәм Азәрбайҗанның Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, шулай ук медальләр белән бүләкләнгән. Үкенечкә каршы, үз ватанында аның кебек сирәк легендар шәхес хөрмәтенә нәрсәдер эшләнүе билгесез.
Генерал-майор (25.09.1943. №1050) Иван Михайлович Алиев — татар халкына мәгълүм булмаган каһарман милләттәшләребезнец берсе. Ул 1892 елныц 19 октябрендә Тимер-Хан-Шура каласында (хәзерге Дагыстанныц Буйнак каласы) туа. 2010 елгы халык
КОРПУС КОМАНДИРЛАРЫ
79
санын алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, калада 63 меңләп кеше яши. Халыкның 76 проценттан күбрәген аварлар һәм кумыклар тәшкил итә. Сан буенча 7нче урында торучы татарлар исә — 205 кеше (0,33%). Соңгы елларда Бөек Ватан сугышында һәм аннан соң да, фамилияләре татарныкы булып та, исемнәре һәм әтиләренең исемнәре русныкы булып йөргән байтак генералларның чын атлары ачыклана башлады. Андыйларга Мордовиянең Ләмбрә районы составындагы Таласлау атлы татар авылында туган Советлар Союзы Герое генерал-полковник Фатыйх Хәсән улы Чураковны (Чураков Фёдор Харитонович), Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районына керүче Лабит исемле татар авылында дөньяга аваз салган авиация генерал-лейтенанты Әхмәтгәрәй Нәсыйбулла улы Рамазановны (Ромазанов Сергей Николаевич), Аксубай районының Яңа Ибрай авылы егете генерал-майор Алмас Мәхмүт улы Әдһәмовны (Адгамов Александр Михайлович), Норлат районының Урта Чаллы авылыннан чыккан генерал-майор Ибраһим Кәрим улы Сафинны (Сафин Игорь Кириллович) һәм башкаларны кертергә мөмкин. Татарстаннан, Мордовиядән һәм күрше Ульян өлкәсеннән чыккан татар генералларын шулай «яшергәнне» башка төбәкләрдә туып үскәннәрне тагы да ныграк буташтырулары тамчы да шик уятмый. Шунлыктан, Алиевның (әлбәттә, аныкын гына түгел) чын биографиясен ачыклау, һичшиксез, кирәк һәм ул киләчәк эше. Бөек Ватан сугышында корпуслар белән командалык итүчеләрнең биографик сүзлегендә (Великая Отечественная. Комкоры: военный биографический словарь /под. общ. ред. М.Г.Вожакина. — М.: Жуковский; Кучково поле, 2006. — Т.1. — 672 с.) Алиев татар милләтеннән дип күрсәтелгән. Хәрби архивларда һәркем үз милләтен ничек күрсәткән — шулай языла.
Алиевны 1913 елда Рус император армиясенә алалар. 1916 елда Павлов хәрби училищесын тәмамлый. Прапорщик Алиев Беренче бөтендөнья сугышында катнаша: Румын фронтында җәяүле разведка командасы башлыгы. 1917 елның июненнән Одессада урнашкан Кызыл гвардия отряды инструкторы, 1918 елдан РККА сафларында хезмәт итә. Гражданнар сугышы елларында Көньяк һәм Көнчыгыш фронтларда алып барылган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Август аеннан Шестопаловның Украинада хәрәкәт итүче партизаннар отрядында адъютант һәм начальник була. Ноябрь аеннан Кызыл Армиянең Курск Коммунистлар ротасында өлкән разведчик. Аннары Кызыл Армиянең аерым Курск марш батальонында хезмәт итә: батальон адъютанты, гренадерлар командасы башлыгы, батальон командиры. 1919 елның апреленнән — Көнчыгыш фронтның 5нче армиясе составындагы запас полкта: гренадерлар командасы башлыгы, техник рота командиры, аерым сапёрлар ротасы командиры һәм полкның хәрби-торак комиссиясе башлыгы. Төгәл бер елдан Иван Михайлович Алиевны Одессадагы комсостав курслары ротасы командиры итеп билгелиләр. Шул елның августыннан — Кара диңгез яр буе оборонасы штабының разведка мөдире ярдәмчесе һәм мөдир вазифасын вакытлыча башкаручы. Октябрь аеннан — 14нче армия составындагы 41нче укчы дивизия штабында разведка башлыгы ярдәмчесе һәм башлык вазифаларын вакытлыча башкаручы. 1921 елдан исә — Киев чик саклау округы ВЧКсының махсус бүлегендә оператив разведка отделениесе башлыгы ярдәмчесе, сентябрь аеннан — 194нче чик батальонында рота командиры. 1922 елның башыннан ВЧК гаскәрләренең 112нче аерым батальон роталары һәм махсус бүлекләр командиры, май аеннан — ГПУ гаскәрләренең аерым 113нче батальоны командиры. Август аеннан Украина хәрби округына керүче 23нче укчы дивизиянең 67нче укчы полкы командиры урынбасары, аннары 51нче Перекоп һәм 15нче укчы дивизияләрдә батальоннар белән командалык итә. 1924 елда Харьковтагы комсоставның югары кабатлау курсларында — әзерлек бүлеген, 1925 елда РККАның Югары хәрби-педагогия курсларын тәмамлый. 1925-1930 елларда Берләштерелгән Урта Азия хәрби мәктәбендә һәм Идел буе хәрби округының Саратовтагы мәктәбендә төрле вазифалар башкара. 1930 елның октябреннән Алиев — Төньяк Кавказ хәрби округына керүче 23нче укчы дивизиянең 66нчы укчы полкы командирының хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе. 1933 елның ноябреннән отставкада.
Иван Михайлович Алиев 1940 елның гыйнварында кабаттан РККА сафларына чакырыла һәм Урал хәрби округындагы Магнитогорск запастагы команда составының хәрби белемнәрен күтәрү курсларында батальон командирының тактик әзерлек буенча ярдәмчесе итеп билгеләнә. Бер айдан — әлеге курсларның тактика җитәкчесе. Төгәл бер елдан — сәяси состав курсларында уку-укыту бүлеге башлыгы. 1941 елның июль аеннан Ижау каласында оешучы 313нче укчы дивизиянең 1068нче укчы полкы командиры. Сентябрьдә дивизия Карелия фронтына җибәрелә һәм 7нче армия составында сугышка керә. Дивизия әүвәл
РӘИС ЗАРИПОВ
80
Петрозаводск һәм Кондопога калаларын дошман һөҗүменнән саклый, аннары Медвежьегорск оператив төркеме составына кертелә һәм каланың көньягында оборонада тора. Декабрь башында дошман совет гаскәрләренең саклану линияләрен өзә һәм Пиндуши белән Медвежьегорск калаларын басып ала. Нәтиҗәдә дивизиянең чигенү юллары ябыла. Әмма дивизия сугышчылары Повенецк култыгы буйлап 8 декабрьдә камалыштан чыга.
1942 елның августында полковник Алиевны 314нче укчы дивизия командиры итеп үстерәләр. Волхов фронтының 2нче Удар армиясе составына кертелгән дивизия Синявин һөҗүм операциясендә һәм 1943 елның гыйнвар-март айларында Ленинград блокадасын өзү максаты куелган «Искра» операциясендә катнаша. Әлеге һөҗүм барышында Алиев яугирләре фронтның удар төркеме флангын саклыйлар. Бераздан Алиев дивизиясе 2нче Удар һәм 67нче армияләр составында Мга, Красносельск- Ропшинск, Ленинград-Новгород операцияләрендә сынала. Кингисепп каласын азат иткәндәге батырлыклары өчен 314нче дивизия «Кингисепп» исеменә, ә аның командиры Иван Алиев Кызыл Байрак орденына лаек була. 1944 елның октябреннән генерал-майор Алиев — 124нче укчы корпус командиры. Корпус сугышчылары Балтыйк буе һәм Көнчыгыш-Пруссия һөҗүм операцияләре барышында үзләрен данга күмә. Хәрби хәрәкәтләрне яхшы аңлап тормышка ашырганы һәм оста командалык иткәне, шулай ук батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәткәне өчен милләттәшебез II дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамланганнан соң, генерал-майор Иван Михайлович Алиев Дон хәрби округында пехота офицерларының белемен күтәрү курслары башлыгы итеп билгеләнә, 1946 елның февраленнән — Львов урман техниклары институтында хәрби кафедра башлыгы. Шул елның июненнән — отставкада. 1964 елның 11 февралендә Волгоград каласында вафат була. Дүрт Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов, II дәрәҗә Кутузов орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Татар милләтенә мәгълүм булмаган тагын бер корпус командиры гвардия генерал- майоры (15.07.1941. №1865) Кирзимов Александр Ильич 1897 елныц 12 декабрендә Верный каласында (хәзерге Казакъстанныц Алматы каласы) туа. 1910 елда шәһәр училищесында 2 классны тәмамлый һәм хезмәт юлын кулакларга ялланып эшләүдән башлый. 1913-1915 елларда — Алматының тәмәке фабрикасы эшчесе. 1915 елда Рус император армиясенә чакырыла. Әүвәл Екатеринбургтагы 120нче запастагы пехота батальонында хезмәт итә. Аннары — Көнбатыш фронтта хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы 18нче Влодак полкында рядовой һәм унтер-офицер. 1916 елда яраланып Сызраньда дәваланганнан соң, 1917 елның ноябренә кадәр — Ташкенттагы Себер (кайбер чыганакларда — Сембер) пехота полкында кече унтер-офицер. 1917-1922 елларда Гражданнар сугышында катнаша. Октябрь революциясеннән соң ук Ташкенттагы Ирекле кызылгвардия отрядына кушыла. Чины — кызылгвардеец. 1918 елның гыйнвар-февраль айларында Ташкенттагы 1нче Совет полкында взвод командиры. 1918 елның февраленнән Төркестан фронты карамагындагы 1нче Совет полкының кавалерия разведкасы башлыгы, август аеннан 5нче кавалерия полкында эскадрон командиры ярдәмчесе һәм 1920 елның февраленнән эскадронның хәрби комиссары. 1919 елда яралана. 1920 елның июленнән Кирзимов — Төркестан фронтының 4нче кавалерия полкында эскадрон хәрби комиссары һәм 1921 елның гыйнварыннан — эскадрон командиры.
1921 елның декабрендә Кирзимовны ВЧКның Термиздагы 36нчы чик саклау бригадасының 34нче эскадронына командир итеп күчерәләр. 1922 елның мартыннан — ВЧК отрядларының Көнчыгыш Бохара экспедициясе башлыгы, 1923 елның февраленнән — ОГПУ гаскәрләренең аерым чик саклау эскадроны командиры. 1924 елның май аеннан борынгы Керки каласында (1999 елдан бәйсез Төрекмәнстанның беренче президенты С.Ниязовның әтисе Атамурат исемен йөртә) урнашкан ОГПУ гаскәрләренең 7нче һәм 47нче Үзбәк чик саклау отрядлары коменданты ярдәмчесе. Басмачыларга каршы җәелдерелгән сугышларда катнаша. 1925 елдан — Төньяк Кавказда: Грозныйдагы ОГПУ гаскәрләренең 53нче Чечен дивизионы командиры ярдәмчесе. 1926 елның гыйнварында шундый ук вазифа йөкләнеп, ОГПУ гаскәрләренең Орджоникидзе каласындагы 46нчы дивизионына күчерелә. Әлеге хәрби берләшмәләргә куелган төп бурыч — Төньяк Кавказдагы законнан тыш дип игълан ителгән һәм азатлык көрәшенә күтәрелгән формированиеләргә каршы сугышу. 1927 елның апреленнән ОГПУ гаскәрләренең Махсус максатлардагы Грозный дивизионы командиры (Грозный каласында). 19291930 елларда Кирзимов РККАның командирлар составының
КОРПУС КОМАНДИРЛАРЫ
81
белемнәрен күтәрүне максат итеп куйган кавалерия курсларында укый. 1931 елның октябреннән ОГПУ гаскәрләренең Нальчик каласындагы Аерым Төньяк Кавказ милли кавалерия дивизионы командирының ярдәмчесе һәм ОГПУ гаскәрләренең Махачкаладагы 48нче Дагыстан дивизионы командиры. Тагын бер елдан ОГПУ гаскәрләренең Пятигорскида урашкан 81нче кавалерия полкы командиры вазифаларын башкара башлый. 1934-1936 елларда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия тыңлаучысы. Академияне тәмамлаганнан соң, НКВД гаскәрләренең 16нчы кавалерия полкы командиры итеп билгеләнә. Полк 1939 елда Украинаның Львов өлкәсенә керүче Броды каласы тирәсенә күчерелә һәм 1940 елда НКВД чик буе гаскәрләре Баш идарәсенең 16нчы аерым мотоукчылар полкы итеп үзгәртелә. Полк 1941 елның февраленнән НКВДның оператив гаскәрләре карамагында.
Бөек Ватан сугышы башланганда, полковник Александр Кирзимовның полкы Көньяк-Көнбатыш фронтның флангын саклап, Стыр елгасы буйлап заслонда тора. 26 июнь көнне полк командиры яралана, әмма алгы сызыкны калдырмый — вазифасын үтәүне дәвам итә. Өч көннән НКВДдан чакыру ала һәм полкын Тернопольдә калдырып, Мәскәүгә оча. Аны НКВД тарафыннан оештырылучы 15 укчы дивизиянең берсенә — 265нче дивизиягә командир итеп билгелиләр. Тулысынча оешып бетмәгән дивизияне — 11 мең 200 кешедән торырга тиешле дивизия нибары 5539 кешедән тора — Ленинград фронтына озаталар. Генерал- майор Кирзимов яугирләре август башында Выборг янында сугышка керә. Авыр сугышлар барышында дивизиянең калдыкларын алгы линиядән чыгаралар, ә Александр Ильичны, «ышанычны акламу» сылтавы белән 1941 елның 24 августында вазифасыннан азат итәләр һәм Ленинград фронтының шул көнне дөнья күргән боерыгына (№00103) ярашлы рәвештә, Хәрби совет карамагына җибәрәләр.
Генерал-майор Александр Ильич Кирзимов 1941 елның 14 сентябреннән 6нчы аерым укчы бригада командиры итеп билгеләнә. 1941 елның 28 декабреннән кабат Оборона халык комиссариаты карамагында. 1942 ел башыннан Урта Азия хәрби округында: гыйнвардан — 102нче, апрельдән — 105нче кавалерия дивизияләре командиры. 1942 елның 2 августыннан Мәскәү хәрби округында 6нчы һава- десант корпусы командиры. Корпус сугыш хәрәкәтләрендә катнашмый, хәрби әзерлек белән шөгыльләнә. Декабрь аеннан үз корпусы базасында оешкан Югары Башкомандование Ставкасы резервындагы 6нчы гвардия һава-десант дивизиясенә командалык итә. Оборона Халык Комиссариаты боерыгы нигезендә (№0283) дивизия 1943 елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронт составына бирелә. Кирзимовка исә кабат башка вазифа йөкләнә: март аеннан ул — Ставка резервындагы 380нче укчы дивизия командиры. Бу вазифада ул нигездә частьлар оештыру һәм аларны фронтка озату белән шөгыльләнә. Апрель аенда генерал Кирзимов командалык иткән 380нче укчы дивизия Брянск фронтының 3нче армиясе составына кертелә. Июль аеннан милләттәшебез — Касыйм каласындагы пулемётчылар училищесы башлыгы. Мәскәү хәрби округы командующие генерал-полковник Павел Артемьевич Артемьевның Кирзимовка биргән характеристикасыннан бер өземтә: «Ул — дисциплиналы, эшен намус белән башкаручы генерал, әмма вузларда эшләү тәҗрибәсе җитенкерәми».
Гвардия генерал-майоры Александр Ильич Кирзимов сугыш тәмамланганнан соң да шул вазифасында кала. Тик 1945 елның июлендә авырып госпитальгә эләгә һәм 1946 елның маенда, сәламәтлеге начараю сәбәпле, отставкага чыга. 1955 елның 7 маенда Мәскәүдә вафат була. Ленин (1945 елның феврале), ике Кызыл Байрак (1936 һәм 1944), I дәрәҗә Ватан Сугышы, Бохара Республикасының Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
69нчы укчы корпус командиры полковник (1940) Нәҗип Шәнгәрәй улы Хәмитов 1898 елныц 5 декабрендә (яңа стиль белән — 18 декабрь) Уфа губернасының Уфа өязенә керүче, мишәрләр һәм йомышлы татарлар нигез салган Олыкүл авылында (хәзерге Башкортстанның Кырмыскалы районы) туа. Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.
1917-1918 елларда патша армиясендә: бу чорда Нәҗип Хәмитов Идел буе хәрби округының Вольскидагы 245нче запастагы полкның укыту командасын тәмамлый һәм Уфадагы Мөселман пехота полкында кече унтер-офицер званиесендә хезмәт итә башлый. 1918 елның июнендә демобилизацияләнә, әмма июль аенда гомуми мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла һәм адмирал А.В.Колчакның 3нче аклар армиясе составындагы 16нчы Татар полкының сапёрлар командасына рядовой итеп алына. Анда ул фельдшерлар
РӘИС ЗАРИПОВ
82
әзерләү курсларын тәмамлый һәм армиянең Томск губернасының Тайга станциясендә урнашкан җыелма госпиталендә хезмәт итә. Кызыл Армиягә каршы үткәрелгән хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый. 1919 елның декабрь ахырларында кызылларның уңышлы һөҗүмнәре нәтиҗәсендә аклар Томск, Новониколаевск калаларын һәм Тайга станциясен калдырырга мәҗбүр булалар. Нәҗип Хәмитов исә үз теләге белән 5нче Кызыл Армия сафларына баса һәм Томскидагы хәрби госпитальгә нәзир итеп билгеләнә. 1920 елның августында Кызыл Армиянең каладагы Хәрби-пехота курсларын тәмамлый һәм взвод командиры вазифасында Казандагы Татар милли полкына күчерелә. Декабрь аеннан
— РККАның 6нчы запас полкында.
1921 елда Нәҗип Хәмитов Идел буе хәрби округының Казандагы Югары хәрби мәктәбендә укый. Аны тәмамлауга, авырып госпитальгә эләгә һәм тиешле ялын алганнан соң, Одесса губернасының ЧКсы карамагына җибәрелә. Биредә ул партиянең хәрби отрядларыннан саналган Одессада урнашкан Махсус максаттагы ЧОН (махсус максаттагы частьлар) аерым бригадасының 6нчы батальонында рота командиры һәм батальон командирының ярдәмчесе вазифаларын башкара. Аннары
— Берёзовка каласындагы 2нче аерым ЧОН батальонында взвод командиры. 1924 елның җәендә батальон таратылганнан соң, Хәмитов Ананьев каласындагы Украина хәрби округына керүче 95нче укчы дивизиянең 283нче укчы полкында рота командиры ярдәмчесе, взвод һәм рота командирлары булып хезмәт итә. 1930 елның май-август айларында рота командиры вазифасында 95нче артиллерия полкында стажировка үтә. Кабат 283нче укчы полкка әйләнеп кайта: рота командиры, батальон штабы башлыгы, полк штабы башлыгы ярдәмчесе. 1930 елның 5 ноябреннән 1931 елның 3 июленә кадәр Нәҗип Шәнгәрәев РККАның «Выстрел» комсоставның белемнәрен күтәрү курсларында укый. 1934 елның маеннан Казанда урнашкан 71нче укчы дивизиянең — 212нче, ә аннары Алабугадагы 213нче (соңрак 3нче укчы полк итеп үзгәртелә) укчы полкларында штаб башлыгы. Сентябрь аеннан Идел буе хәрби округына керүче 86нчы укчы дивизиянең 258нче укчы полкында штаб башлыгы. 1939 елның сентябреннән шул ук округтагы — 209нчы запастагы укчы, 1940 елның гыйнварыннан 18нче запастагы укчы дивизиянең — 90нчы запастагы укчы һәм ноябрь аеннан 18нче запастагы укчы бригаданың 578нче запастагы укчы полкларына командалык итә.
Бөек Ватан сугышы башланганда, полковник Нәҗип Хәмитов — Идел буе хәрби округының 422нче укчы дивизиясендә штаб башлыгы, октябрь аеннан исә 72нче запастагы укчы полк командиры. 1942 елның февраленнән Төньяк фронтка керүче 1нче удар армиянең 397нче укчы дивизиясендә штаб башлыгы. Демянск һөҗүм операциясендә катнаша. Декабрь аеннан — К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академия тыңлаучысы. Әлеге абруйлы академияне тәмамлауга, полковник Хәмитов 1943 елның маенда 69нчы укчы корпусның штаб башлыгы итеп тәгаенләнә. 1943 елның 1-30 июль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Люберцы каласында оештырылучы шул корпусның командиры вазифасын башкара. Август аенда Ставка карамагындагы 21нче армия составына керүче корпусны Көнбатыш фронтка озаталар. 69нчы укчы корпус армия частьлары белән берлектә Смоленск һөҗүм операциясендә катнаша. Шул сугышлар барышында, 5 сентябрь көнне, полковник Хәмитов һәлак була.
Геройны бүләкләү кәгазеннән өземтә: «Һөҗүмнәр вакытында Хәмитов барлык штаб хезмәтләренең югары хәрби әзерлеген тәэмин итте, вазгыятькә тирәнтен һәм һәрьяклы анализ ясады. <...> Үзенә буйсынган гаскәрләр һәм берләшмәләр, шулай ук дәрәҗә буенча өстенрәк торучы штаблар белән даими элемтә булдыруга иреште. <.> Ул вазгыятьнең үзгәрүенә карап, тиз арада үзгәрешләр кертә алу сәләтенә ия».
Полковник Хәмитов Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Редакциядән:
Авторыбыз киң мәгълүмат биргән корпус командирлары арасына тагын бер милләттәшебез кертелергә тиеш түгелме икән? Түбәндәге хатта аның турында беребез дә белмәгән фактлар китерелә шикелле. Шундый хәрби җитәкчебез булганны документаль төстә раслый алмассыз микән, Рәис әфәнде?