Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫБЫЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

ШӘФЫЙКА КОТДУСОВАНЫҢ ТУУЫНА 105 ЕЛ

Тормышта без төрле яссылыктагы кешеләр белән аралашабыз. Берләре үзе яисә якыннары өчен генә матди байлыкка омтылып яши. Дөнья һәм җәмгыять проблемалары аларга байлык туплау яки карьера ягыннан файдалы булу күзлегеннән генә кагылырга мөмкин. Мондый кешеләр гадәттә бай-мул яшиләр, аларда искитмәле купшы төзелгән йорт һәм дачалар, яхшы фатирлар, «текә» машиналар, балалары дәрәҗәле уку йортларында укый... Ә бар шундый кешеләр, тормышның алда әйтелеп киткән яклары аларны бөтенләй дә кызыксындырмый. Дөнья язмышы, ил, халык язмышы, тормышны тагын да яхшыртырга, матуррак итәргә омтылу — аларның яшәү мәгънәсе, яшәү рәвеше. Алар — үзләрен эшкә фанатларча багышлап, җәмгыятьнең чәчәк атуына булышлык итеп, башкаларны да изге шөгыльгә ияртүчеләр, әйдәүчеләр! Бай да түгел, күп очракта тормышка яраксыз кебек, әмма үзләрен бәхетсез хис итмиләр, чөнки алар өчен тормыш ваклыклары юк кебек, бөтен барлыклары белән үз халыкларына фидакарьләрчә хезмәт итәләр, алны-ялны белми эшлиләр, җәмгыять өчен, дөнья үсешенә өлеш кертү максаты белән яшиләр, җәмгыятьне алга алып баручылар, алар ярдәмендә кешелек авырлыкларны һәм каршылыкларны җиңә барып, алга атлый! Кызганыч ки, бигрәк тә безнең җәмгыятьтә, андый затлар азайганнан-азая бара. Кешелек дөньясының үсеш тарихы шатлык һәм кайгылар, изгелек һәм явызлык, вату һәм җимерү, әрсезлек һәм битарафлык һ.б. белән тулы. Әмма кешелек хәтерендә — кешелек җәмгыятен алга этәрүче күренекле Шәхесләр, талантлы язмышлар. Алар исеме халык хәтерендә мәңгелек булып кала!
Татар профессиональ музыка сәнгатебезнең үсеш тарихы зур түгел — бары йөз елдан артык кына. Әмма талантлы татар халкы ничә гасырлар буе чит халык басымы астында яшәргә мәҗбүр булса да, кыска вакыт эчендә үзенең мәшһүр җырчыларын, композиторларын, художникларын, галимнәрен чыгара алды. Җир катламыннан бәреп чыккан чишмә кебек — йөз еллык вакыт эчендә күпме талант туды! Шулай ук һәр нәрсәнең икенче ягы булган кебек, фаҗигале язмышлар да аз түгел талантлар арасында. Даһилык белән золымлык тәңгәл килә алмый билгеле, әмма тормышта залимнәрнең өстенлек алган очраклары да юк түгел. Чөнки Талант — ул иң югары биеклек, ул яклауга мохтаҗ һәм күп вакыт талантлылар тормышка җайлашмаган була...
Без, дан-шөһрәткә ирешкән күп кенә күренекле татар хатын-кызларын беләбез! Аллага шөкер, галимәләребез дә бар. Шундый мәшһүр хатын-кызларыбыз арасыннан Татар Дәүләт опера һәм балет театры солисты, милли опера сәнгатебезнең күтәрелеш чорында үзеннән искиткеч зур өлеш керткән мәшһүр сәхнә йолдызы, опера сәнгатенең музыкаль күгендә якты эз калдырып бик иртә киткән Шәфыйка Котдусованың гыйбрәтле язмышын һәм иҗатын искә аласы иттек...
Шәфыйка Йосыф кызы Котдусова 1910 елның 18 мартында Севастополь (Акъяр) үзәк мәчетенең баш имам-хатибы Йосыф хәзрәт Рәхимовның дүртенче баласы булып дөньяга килә. Бала чагы, яшүсмер чоры шул шәһәрдә уза. Йосыф Исмәгыйль улы фикердәш дусты Исмәгыйль Гаспралының кызы хөрмәтенә кызына Шәфыйка (Шефика) исемен куша (Бөек кырымтатар мәгърифәтчесе Исмәгыйль бәк Гаспралы һәм Идел буе татарларының танылган нәселеннән туган Биби Зөһрә Акчурина кызы — хатын-кызлар өчен беренче «Женский Мир» журналы мөхәррире Шефика-султан Гаспринская-Насипбейли (1886-1975) Гаспралы һәм Рәхимовлар нәселе дустанә мөгамәләдә булалар. Севастопольдә 1913 елда ачылган мәчеттә дә беренче доганы И. Гаспралы укыганлыгы билгеле. Уникенче буын руханилар нәселеннән булган Йосыф хәзрәтнең әтисе Исмәгыйль хәзрәт тә Сергач ягының иң күренекле татары була. Ул имам булгач, Сембер губернасы Курмыш өязенә кертелгән Яңа Мучәләй авылында дәүләт хисабына яши торган дөньяви стационар мәктәп ача, Новочеркасскида мәчет һәм мәктәп бинасы төзеттерә, соңыннан Севастополь мөселманнары чакыруы буенча 1885 елда
Тормышта без төрле яссылыктагы кешеләр белән аралашабыз. Берләре үзе яисә якыннары өчен генә матди байлыкка омтылып яши. Дөнья һәм җәмгыять проблемалары аларга байлык туплау яки карьера ягыннан файдалы булу күзлегеннән генә кагылырга мөмкин. Мондый кешеләр гадәттә бай-мул яшиләр, аларда искитмәле купшы төзелгән йорт һәм дачалар, яхшы фатирлар, «текә» машиналар, балалары дәрәҗәле уку йортларында укый... Ә бар шундый кешеләр, тормышның алда әйтелеп киткән яклары аларны бөтенләй дә кызыксындырмый. Дөнья язмышы, ил, халык язмышы, тормышны тагын да яхшыртырга, матуррак итәргә омтылу — аларның яшәү мәгънәсе, яшәү рәвеше. Алар — үзләрен эшкә фанатларча багышлап, җәмгыятьнең чәчәк атуына булышлык итеп, башкаларны да изге
118
анда күчеп килә. Исмәгыйль хәзрәт имам, мөгаллим, укытучы буларак татарның җәдит мәктәпләренә кадәр үк мәктәп системасын яңарта башлаган алдынгы мәгърифәтчеләрнең берсе булган. Севастопольдә беренче башлап ислам үзәге — мәчеткә нигез салучы, ул эшне башлап йөрүче дә шул Исмәгыйль хәзрәт була. Бу турыда Мәсгуд ага Гайнетдиннең «Гасырлар мирасы» китабында «Бер башына өч зур хезмәт» язмасыннан укып белергә була. Исмәгыйль хәзрәт улы Йосыфны да ислам илләре мәдрәсәләрендә укытып мулла итеп урнаштыра. Әтисе хаҗ сәфәрендә вафат булгач, Йосыф хәзрәт аның эшен дәвам итә һәм мәчетне 1913 елда төзеп бетерттерә.
Менә шундый затлы, гыйлемле һәм бик тә музыкаль гаиләдә көләч йөзле, терекөмештәй җитез булып үсә кечкенә Шәфыйка. Биш яшендә инде ул гарәпләрнең борма нәкышле язуын таный, әтисе камил белгән француз телендә иркен аралаша алган. Г.Тукай иҗаты гаиләдә ят булмый — балалар «Кисекбаш»ны, «Шүрәле», «Су анасы»н яттан сөйли, «Туган тел»не җырлый. Алар җыелышып төрле музыка уен коралларында әтиләре Йосыф хәзрәт яраткан «Тукай маршы»н (З.Яруллин) да уйнарга яраталар. Әниләре Фатыйма абыстай «Зиләйлүк», «Гөлҗамал», «Зөлхиҗә» кебек озын көйләрне бик оста итеп балаларына тыңлаткан. Балалар гыйлемле булып үсәләр — ике музыкант, бер мәгариф хезмәткәре тәрбияләнә бу гаиләдә: Шәфыйка — җырчы, Камил Рәхимов — Башкортстанның күренекле композиторы, фольклорчы, сеңлесе Нурия — Татарстанның атказанган укытучысы. Шәфыйканың музыка укытучысы, патша хатынының элеккеге фрейлинасы, Смольный затлы кызлар институтын тәмамлаган Елена Остроменская кызга гомумаурупа һәм музыкаль культуралар тәрбиясе бирә. Дүрт ел уку дәверендә Шәфыйка искиткеч уңышларга ирешә: классик әсәрләр фортепианода җиңел уйный ала һәм, 15 яшеннән вокал өйрәнә башлап, опера арияләрен дә җырлый ала. Мәскәү консерваториясе профессорлары аның талантына иң югары бәяне бирәләр, кызга зур киләчәк вәгъдә итәләр. Әмма кабул итү комиссиясе мулла кызын консерваториягә алмый.
Ул Севастопольгә кайта һәм, йөрәк ярасын басарга ниятләп, иҗатка тотына. 1927 елны гүзәл Шәфыйканы сәхнәдә күреп, шәһәргә командировкага килгән 24 яшьлек юрист Абдураим Кутдусов гашыйк була. Симферопольдә (Акъмәчет) туып үскән Абдураим Карасубазарда баш прокурор, Шәфыйканың мәгъшукларыннан аермалы буларак, үзенең төпле акыллы-гыйлемлелеге белән кызны үзенә җәлеп итә, гашыйк иттерә. Бу — радикаль эш иткән Йосыф әфәнденең күнеленә хуш килми, 17 яшьлек кызларын кияүгә бирергә каршы була. Абдураим күп уйламый, яратканының ризалыгы белән аны урлап алып китә.
Язмыш аларны кая гына китерми — яшь гаиләдә беренче уллары Җәвид тугач, Абдураимны Карасубазардан Керчька юллыйлар. Шәфыйка беркайчан да үзен сәнгатькә багышлау уеннан кайтмый, ул зур сәхнә турында хыяллана. Улы Җәвид бераз үскәч, Шәфыйка радиокомитетта эшли башлый. Ул елларда мәдәният традицияләре күпкә югары булып, Кырымның һәр шәһәрендә камера хоры һәм оркестр эшләп тора. Керчьта да радио каршында шундый профессиональ коллектив оештырыла. Шәфыйка шунда пианист-концертмейстер булып урнаша.
Оркестр кыскартылгач, аның тапёр булып эшен дәвам итүен сорыйлар («Диңгезчеләр клубы»нда сүзсез киноны музыка белән тулыландыру эше). Билгеле, тулы караңгыда пианинода уйнау зур осталык сорый. Бу осталыкка ия Шәфыйка классик әсәрләрне югары дәрәҗәдә башкара һәм заманның популяр көйләрен дә искиткеч осталык белән импровизацияли.
Шул чорларда Абдураим партия сафларыннан чыгарыла, эшеннән азат ителә — «органнар» көтмәгәндә аның «халык дошманы» нәселеннән килеп чыгуын «ачыклыйлар». 1934 елны аларның икенче уллары Эрнст (Эрик) туа. Шәфыйка кичләрен клубта эшләвен дәвам итә, ә көндезен заводта экономист вазифасын үти. Вакыт үтү белән, әнисе килә (әтисе Йосыф хәзрәтне «халык дошманы» дип кулга алалар һәм ул өенә башка кайтмый, атып үтерелгәне соңыннан гына билгеле була), Шәфыйкага театр коллективында
ФИЛҮСӘ АРСЛАН
119
катнашырга мөмкинлек туа. Бу театр күпмедер дәрәҗәдә профессиональлеккә якын булып, Шәфыйка театрның прима артистына әверелә. 1936 елны гаилә Кырым башкаласы Симферопольгә күчә, һәм музыкага профессиональ тартылу көче аны Акмәчет музыка училищесына китерә. Ул ике белгечлек буенча белем алып, вокал һәм фортепиано бүлекләрен параллель рәвештә тәмамлый. Мәскәүдән кайткан Абдураим танылган юристларның берсе булып китә, Симферопольнең адвокатлар коллегиясендә эшен уңышлы дәвам итә. Ә Шәфыйка укуын эш белән аралаштырып, тәмамлагач, Симферопольдә яңа гына оештырылган радиокомитетында пианист-аккомпаниатор булып та эшли.
Соңрак искиткеч матур тембрлы лирик колоратур сопрано тавыш иясе Шәфыйка Котдусова аерым концертлар белән чыгыш ясый башлый. Шул вакыттан ук ул кырымтатар халык һәм татар җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә, шулай ук опералардан арияләр, классик романсларны да югары профессиональ биеклектә башкара алган киң репертуарлы җырчы була.
Олы улы Җәвид ул башкарган җитди әсәрләрне зур игътибар белән тыңлап үсә. Музыкаль сәнгатьнең төрле жанрларын күңеленә сеңдереп бара, кечкенәдән музыкага, халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләнә Җәвидтә. Соңыннан әнисенең талантын дәвам итеп, профессор дәрәҗәсенә җитә.
1940 елны Кырымга Татар сәнгате декадасына әзерләнү максаты белән опера вокалчыларын тыңлау конкурсын оештыру комиссиясе килеп төшә. Декада Мәскәүдә 1941 елның җәенә тәгаенләнә. Билгеле ки, Шәфыйка берсүзсез сайлап алына һәм декадага әзерләнү өчен Казанга чакырыла. Казанга Ш.Котдусованы әти-әни туфрагы да тарткандыр, татар мәркәзе булган Шәһри Казанга ул пианист-концертмейстер һәм җырчы тәҗрибәсен туплаган талантлы музыкант булып килә. Казанга ул кече улы белән килеп, күп тә үтми, опера һәм балет театрының прима солисты булуга ирешә. Казан опера театрында эшли башлаганда, театр өчен Мәскәүдә махсус студия тәмамлап, инде танылып өлгергән артистлар янында аңа бик нык тырышырга туры килә. Күп көч куеп татар телен, сәхнә хәрәкәтләрен, операда башкару алымнарын өйрәнә һәм, тиз арада ул алар белән бер сафта чыгыш ясый башлый. Казанга килгәч, иң беренче тапкыр тамашачы белән очрашуы Н.Җиһановның М.Җәлил либреттосына «Алтынчәч» операсында Алтынчәч партиясе була. Шәфыйканың Алтынчәче М.Җәлилгә бик ошый, ул аны премьерадан соң котлап, бу партиянең аның тавышы өчен генә язылганын белдерә. Әмма бер айдан соң М.Җәлил фронтка китә.
Шәфыйка Казанга килгәч, аның артыннан ире Абдураим, әнисе Фатыйма абыстай һәм Җәвид тә юлга чыга. Зур тырышлык белән әзерләнгән декада булмый кала — сугыш башлана... Ире Абдураим үз теләге белән фронтка китә һәм батырларча һәлак була, гаиләсе сугыш елларының бөтен авырлыгын, бөтен газабын күтәреп яши. Казан опера театры эшләвен дәвам итә. Артистлар (күпчелек хатын-кызлар) концерт бригадалары төзеп авылларда, госпитальләрдә, фронт сызыкларында чыгышлар ясыйлар. «Концерт эшчәнлегендә, әдәби-музыкаль кичәләрдә иң актив катнашканы Шәфыйка Котдусова булды», — ди замандашлары. 1941 елдан Казан опера театрында эшли башлагач, беренче роле Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсында Алтынчәч, 1942 елда Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр, 1945 тә М.Юдинның «Фәридә»сендә Фәридә партияләре сугыш елларында туа. Авыр сугыш еллары булуга карамастан, ул катнашкан операларда театр залы тамашачы белән тулы була.
Улы Җәвидкә 12 яшь. 1941-1942 елларда коточкыч суык һәм ачлык хөкем сөргән елларда гаилә көч-хәл белән исән кала. Татарстанда урнашкан 176 мең эвакуацияләнгәннәрнең
Кырымтатар җыр һәм бию ансамбленә солист итеп кабул ителә, шул ук вакытта Кырым
УГаджибеков. «Аршин мал-алан» музыкаль комедиясендә Гөлчәнрә ролендә.
120
ХАЛКЫБЫЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ
яртысы Казанга килә. 70 завод- фабриканы Казанга күчерәләр. Шәһәрдә 50 хәрби госпиталь була. 1942 елдан оборона заводында 13 яшьлек улы Җәвид тә эшли. 12 сәгать эш көненә карточка буенча бирелгән ипи нормасы 800 грамм. Шәфыйка Котдусова — театр эшчесе буларак 400 грамм ипи алып кайта. Соңрак үсмер Җәвид Төньяк флотта юнга мәктәбенә китә. Бөек Җиңүгә үз өлешен кертә.
1941-1953 елларда Шә- фыйка ханым спектакльләрдә иң күп җырлаган солист була. Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куелып
килгән татар опера һәм музыкаль спектакльләрнең барысында да, рус һәм чит ил классиклары опера, оперетталарында публиканың яраткан җырчы артистына әверелә һәм төрле образлар иҗат итә. Дж. Вердиның «Риголетта» операсында Джильда, Розина (Дж. Россини, «Севильский цирюльник»), Микаэла һәм Фраскита (Бизе, «Кармен»), Рәйханә («Качкын»), Галиябану (М.Мозаффаров, «Галиябану»), Фәридә (М.Юдин, «Фәридә»), Су-Сылу (Н.Җиһанов, «Түләк»), операсында Карлыгач (Н.Җиһанов, «Намус»), Гөлйөзем (С.Сәйдәшев, «Наемщик»), Шәмсия («Акчарлаклар»), Фәйрүзә («Идел буенда»), Сәрвәр («Башмагым») һ.б. бик күп партияләр... Сәхнәдә ул музыкаль төгәллеге, осталыгы белән тамашачы мәхәббәтен яулый, образларның йөрәк кичерешләрен музыкада, җырда тормышчан, ышандырырлык итеп ачып бирү сәләтенә ия була. Ш.Котдусованың якын дусты, танылган музыка белгече Зәйнәп ханым Хәйруллина: «Шәфыйка, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булгач, сәхнәдә эшләвен дәвам итте һәм консерваториягә укырга керде, аны 1951 елда (өч елда) тәмамлап, вокал факультетында концертмейстер вазифасына кереште...» дип язды. Зәйнәп ханым кара бөдрә чәчле, кыйгач кашлы, шәфкатьлелек нурлары сибелеп торган зур коңгырт күзле, зифа буйлы ханымга соклана һәм җырчы нинди генә әсәр башкармасын, нечкә музыкаль сиземлелек белән Шәфыйка ханымга гына хас нәфислек, мөлаемлылык белән башкаруын ассызыклый. Күп кенә татар композиторлары әсәрләрен беренче башкаручы да ул. Аның тавышына махсус җырлар языла. Г.Тукай сүзләренә З.Хәбибуллин музыкасына балалар өчен «Кошларга», «Карлыгач» җырларын тыңлагач, аның бу көйгә нинди колоратур төсмерләр кертүенә сокланмый мөмкин түгел. Ш.Котдусованың тавышы — җиңел агыла торган җитез, йөгерек хәрәкәтчән, төрле колоратур бизәк-мелизматикага табигый итеп күчә алучан тавыш. Төрле жанрдагы әсәрләрне — төрле халык көйләреме — барысын да нечкә музыкальлелек, үзенә генә хас нәфислек белән башкара ул. Үзенең үтә моңлылыгы (музыкальлеге), төгәл-саф эчкерсез ихлас җырлавы белән тамашачыны үзенә җәлеп итә. Образларны тыйнак-нәфис итеп бирүне өстен күрә. Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр — Ш.Котдусованың иң яраткан һәм иң уңышлы рольләренең берсе була. Татарстан радио фондында аның берничә язмасы саклана. Күпме еллар элек язылган язмалар да аның нинди мәшһүр җырчы булганлыгын исбатлый. Кызганыч, күп язмалары, пластинкалары юк ителгән. Җ.Фәйзинең «Башмагым» опереттасы да яздырып алына, «Алтынчәч» операсы аның башкаруында тулысы белән язылган булган, әмма алар юк инде. Видеотасмалар да юкка чыгарылган...
Шәфыйканың Казанга каян килгәнен исләрендә тоткан, танылган артисттан котылырга юл эзләгән, һәркая өлгерүче «органнар» йокламыйлар. Ныклы сәбәп табалмагач, иң мәгънәсез нәрсә уйлап табалар — ТАССРның атказанган артисты (ул заманнарда бу исемнең дәрәҗәсе зур була), тамашачының иң яраткан артисты Шәфыйка Котдусованы иҗатының чәчәк аткан, дан-шөһрәт казанган вакытының иң югары ноктасында, Кырымда туган татар кызы буларак, репрессиягә дучар итәләр һәм аны профессиональ яктан яраксыз дип яраткан эшеннән алалар. Бу нахак ялганга беренчеләрдән булып театрның баш дирижёры Исаак Шерман кул куя. Артистлар дөньясында интригалар, көнчелек тә табигый күренеш икәне
Уңнан сулга: М. Җәлил, Ш.Котдусова, Г.Кайбицкая, И.һилалов М.Җәлил дачасында. 1941 ел.
121
билгеле — көнчелек, хөсетлек тә кушылмый калмагандыр бу эшкә, сәнгать советында саналган кайбер көндәш җырчылар имзасы да була анда. Театрның яңа җитәкчесенең башбаштаклыгына танылган сәнгатькәрләр (Ф.Насретдинов, Ф.Садриҗиһанов һ.б.) каршы чыгып, коллегаларын яклап мөрәҗәгать итеп карыйлар, әмма директор НКВДдан (Черек күлдән) күрсәтмә булуы турында белдерә . Шушы сүзне әйткән өчен, директорны да эшеннән азат итәләр. Шундый җан әрнеткеч нахак гаделсезлектән соң ул авырып тавышын югалта. Авыр минутларында аны белгән һәм тиңдәше булмаган талантын бәяләгән коллегалары таяныч-терәк булалар. Тавышы бераз көйләнә башлагач, джаз оркестрын оештыручы күренекле музыкант Олег Лундестрем Шәфыйка Йосыф кызын үзенең коллективына чакыра. Музыка тарихында билгеле булганча, СССРда джаз яңалык буларак тыелган була. 1951 елда оркестрны таркаталар. Шәфыйка ханым, зур конкурс үтеп, Гастрольбюрода (Росконцерт) катнаша. Москонцертта солист буларак ул Зара Долуханова, Иван Козловский кебек танылган җырчылар белән чыгыш ясый, Рәшит Бейбутов белән У.Гаджибековның «Аршин мал- алан» музыкаль комедиясеннән дуэтлар җырлый...
Әмма үткәндә кичерелгән фаҗигаи хәлләр озак көттерми, үзен белдерә — энкеведэшниклар ясаган яра-җәрәхәт, стресслар аның организмын какшата, яндырып көйдерә дисәк тә дөрес булыр. Табиблар җырчының көннәре санаулы икәнен әйтәләр. Куркыныч диагноз, куркыныч хөкем карары күк, 1956 елның апрелендә, 46 яше тулып, бер ай үтүгә, үз эшен эшли. Үләр алдыннан Шәфыйка ханым: «Мин бәхетле, чөнки гомерем заяга узмады. Яраткан сәнгатемә хезмәт иттем, ике искиткеч талантлы ул тудырып үстердем (олы улы Җәвид дирижёр-хормейстер, профессор, 58 ел татар халкының сәнгатенә хезмәт итте һәм гомеренең көзендә туган шәһәре Симферопольгә китеп, Кырым дәүләт индустриаль педагогика университетының музыка белеме бирү факультетында бүгенге Кырымда бердәнбер музыкант-профессор, ә кече улы Эрнст МДУның география факультетын тәмамлаган геолог-морфолог, бик күп китаплар авторы, галим, язучы), яраттым һәм мине дә яраттылар. Мин беркемгә дә ачу тотмыйм!» — ди. Бу сүзләр үзенең гомерен һәм кабатланмас талантын сәнгатькә һәм халкына багышлаган Шәфыйка Котдусова рухының бөеклеген исбатлый, аны васыяте буенча Казанга алып кайтып җирлиләр.
Атылган йолдыз белән тиңлиләр Шәфыйка Котдусованы замандашлары: бик кыска гомер һәм иҗат юлы, ә эзе бик якты кала аның! Чор, тормыш авырлыгы талантлы җырчыны сыный, сыга, ләкин сындыра алмый. Быел аның тууына 105 ел. Татар радио фондында байтак язмалары сакланган. Тормышын, иҗатын чагылдырган ике телдә документаль повесть язылды. Югары музыка уку йортларында аның иҗатына багышланган фәнни конференцияләрдә докладлар укыла. Хәзерге сәясәткә күз салсак, безнең Шәфыйка Котдусова ике төрки халыкның мәдәни рухын берләштерүче шәхес тә булган бит! Менә тиздән аның Татарстандагы һәм дә Кырымдагы иҗат тормышын һәм гыйбрәтле гомер юлын, нәсел-нәсәбен чагылдырган документлар, истәлекләр, мәкаләләр, фотоархив тупланган китап дөнья күрәчәк. Җыентык киң катлау укучыда, урта һәм югары уку йортларында белем алучы студентларда һәм укытучыларында татар музыка тарихы белән кызыксынуларын арттыруга ярдәм итәр, аның җырлау осталыгы киләчәк буын татар моңсарларына гыйбрәт-үрнәк булыр, шулай ук шәхесләр язмышына битарафлыкны киметер дигән өмет белән чыгарыла.
Талантлы җырчы, искиткеч соклангыч гүзәл актриса Ш.Котдусованың, шулай ук Татарстанга гына түгел, Башкортстан һәм Кырым музыкаль культурасына да күренеп торган нәтиҗәле зур өлеш керткән Котдусовлар нәселенең язмышлары да никадәр кыйммәтле-әһәмиятле булган кебек, шул кадәр драматик катлаулы да. Татарстан һәм Кырым татарлары җәмәгатьчелеге танылган җырчының олуг бәйрәмен зурлап билгеләп үтәчәк. Бу юбилей — язмышының фаҗигалелегенә карамастан, «Сәнгать — мәңгелек!» дигән хакыйкать, аның иҗатына тиешле бәһа һәм хөрмәт булып яңгырар.