КЕШЕ БАТЫР ТУРЫНДА ПОЭМА
Бу язманың авторы — Хәмзә Зарипов. Үз вакытында төрле редакцияләрдә, шул исәптән «Казан утлары»нда да эшләгән танылган журналист.
Өлкән буын иҗ.ат кешеләре аны киң карашлы, тирән эрудицияле, үзенчәлекле публицист буларак яхшы хәтерлидер.
Язмада, нигездә, Балык Бистәсе район газетасы (ул вакыттагы «Октябрь юлы», хәзер — «Авыл
офыклары») каршындагы әдәби түгәрәк эшчәнлегенең бер эпизоды чагыла. Заманында бу
әдәби түгәрәк татар поэзиясенең зур вәкилләре —Роберт Ох.мәтҗ.анов, Кадыйр
Сибгатуллин, Равил Фәйзуллин кебек шагыйрьләрнең башлангыч иҗатында зур этәргеч
булган. Бу язма 1978 елда, Равил Фәйзуллинның Г Тукай премиясенә тәкъдим ителүе уңаеннан
язылган булган. Мәкалә 37 ел элек язылса да (ул аны балалар басмасы өчен язган),
укучыларыбыз, бигрәк тә «Ак җилкән»дә катнашучылар өчен кызыклы һәм гыйбрәтле булыр
дип уйлыйбыз.
КЕШЕ БАТЫР ТУРЫНДА ПОЭМА
1959 ел. Кама ярына утырган Балык Бистәсе авылы. Ике катлы авыл йортының
арткы өлешенә урнашкан редакция бүлмәсе. Көз. Йорт якка һәм бәрәңге бакчасына
караган тәрәзәләрне яңгыр юа. Ничәнчедер көн рәттән сибәли дә сибәли ул. Күк Кама
белән тоташкан.
Кич. Хезмәттәшләр китеп беткән. Бүлмәгә күзгә күренеп караңгы иңә. Анда кара-
каршы куелган өстәлләр янында без икәү: газетаның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире
Рәшит Гарипов. Шагыйрь. Йомшак, моңлы тавышы белән әкрен генә җыр суза.
Икенчесе — мин, редакциядә яңа гына эшли башлаган кичәге студент. Шигырьләрне,
шагыйрьләрне яратам. Кешегә күрсәтми генә үзем дә язгалыйм.
— Ут белән көтик, — ди Рәшит, барып утны кабыза. Мин аның борчулы йөзен
күрәм. Болай ул үзе уен-көлкеле кеше. Мин аңлыйм аны: бу минутларда күңеле белән
ул караңгы яңгырлы урамда, районның икесе ике ягына киткән озын, пычрак басу
юлларында. Авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире ул юлларның газабын күп татыган инде.
— Яхшы хуҗа этен дә чыгармаслык көн шушыдыр инде, — ди Рәшит, караңгы
тәрәзәгә карап.
— Борчылма, егетләр ич, — дим мин, алдымда яткан дәфтәр битләренә ымлап.
Шигырьләренә караганда сират күперен дә үтәрлек егетләр күз алдыма килә:
башлылар, йөрәклеләр... Менә икесе ике яктан караңгылык һәм яңгыр эченнән килеп
чыгарлар кебек.
Рәшит тынычланмый, үзалдына сөйләнә:
— Пионердан әле генә чыккан малайлар. Мәктәп балалары...
Без көтәбез. Редакциядә Рәшит Гарипов оештырган әдәби түгәрәк утырышына
килергә чыккан ике малайны көтәбез. Дәресләрен тәмамлагач, берсе район үзәгеннән
кырык, икенчесе утыз чакрымдагы авылдан килә. Хәзер алар юлда.
Көз. Кич. Яңгыр. Алар Кама ярына утырган авылга икесе ике яктан якынлашалар.
Ут алып көтәбез. Күчтәнәчебез дә бар. Иртәгә чыгасы газетага икесенең дә
шигырьләрен янәшә бирдек. Саранланмадык, мул итеп бирдек. Шигырьләре дә
шәпләр шул. Әй шатланырлар инде! Язганнары турында фикер ишетер өчен шушы
төндә атка атланып шундый юлга чыккан малайларга зур бүләкмени бездән ул газета...
184
Менә хәзер килеп тә керерләр.
Районның икесе ике ягыннан: Олы
Солтаннан һәм Котлы Бөкәштән бер-
берсенә якынаялар алар. Иртәгә
чыгасы газета битендә алар- ның
шигырьләре янәшә, исемнәре янәшә.
Гомер юлын да шулай шигърияттә
янәшә уза алсалар иде.
Рәшиткә карыйм. Аның битендә
сипкелләре ешайган кебек. Уйлыйм: «Ә
бит шагыйрь булырга җыенучы әлеге
малайлар аның сүзен ишетергә
киләләр...»
1978 ел. Бүген теге малайлар икесе
дә исемнәре һәм китаплары Балык Бистәсеннән еракларга билгеле шагыйрьләр.
Кадыйр Сибгатуллин шунда ук, ягъни Бистәдә яши. Теге чакларда беренче
шигырьләрен бастырган газетада күптән инде үзе эшли. Журналист. Үзе дә, шигърияте
дә тамыры белән туган якларына береккән. Игенче шагыйрь, күңелләрне яулаган
шагыйрь.
Равил Фәйзуллин — малайларның икенчесе, студент, солдат булырга, Әлмәттә
язучылар бүлеген җитәкләргә дә өлгерде, инде күптән Казан — башкала кешесе, инде
күптән шагыйрьләр арасында беренчеләр рәтендә. Күп телләрдә укыла торган
шагыйрь. Быел менә аның иҗатын Язучылар берлеге үзе татар әдибе өчен иң зур
бүләккә — Тукай премиясенә тәкъдим итте.
Бүген минем алдымда пөхтәләп шигъри юллар язылган дәфтәр битләре түгел
инде, бәлки Равил Фәйзуллинның соңгы унике елда басылып чыккан унике китабы.
Татарча шигырьләр, русча шигырьләр. Тырыш малай иде, тырыш шагыйрь үсте.
Иренчәк булмавын, куркак түгеллеген, шигърият хакына теләсә нинди кыенлыкларны
җиңәргә дә әзер булуын Котлы Бөкәш мәктәбе укучысы Фәйзуллин Равил теге чакта ук
раслаган иде...
һәр зур шагыйрьгә хас булганча, мөгаен, моның бер хикмәте дә бардыр (анысын
сез аның үзенә язып сорый аласыз), зурлар өчен яхшы әсәрләр язу белән бергә Равил
Фәйзуллин балалар өчен дә илһамланып, кайта- кайта иҗат итә. Бәлки бу — шагыйрь
җанның эчке бер ихтыяҗыдыр!.. Аның «Икмәк пешерүчеләр җыры» дигән шигыре зур
тиражлар белән рус һәм татар телләрендә аерым китап итеп тә таратылды. Сезгә дә
барып җиткәндер...
Мин әле менә аның иң беренче китабын кулга алам. «Рәсем ясыйм» дип атаган
аны шагыйрь.
Көнбагыш чәчәге ясыйм, Сары карандаш алдым. Эшем бетте,
исем китте: Кояшны ясаганмын,
— дип, ул үзе дә гаҗәпләнеп куя. Гаҗәпләнерлек тә бит: шау чәчәктә торган көнбагыш
чыннан да кояшка охшаган ич. Кайберәүләр моңа игътибар да итми яшиләрдер әле.
Шагыйрь Равил Фәйзуллин шулай безнең күңелләрне ача, безнең күңелләрне
дөньяның шундый гаҗәеп якларына, тормышның матурлыкларына якынайта.
Хәмзә Зарипов (сулда) ҺӘМ Рәшит Гарипов.
1959 ел.
***
АК ҖИЛКӘН
185
Шигърияткә ул әнә шулай рәсемле, димәк, аз
сүзле һәм күп фикерле шигырьләре белән килеп
керде. Хикмәтләрне ачарлык дәрт һәм дәрман
сизелә иде аңарда.
Аның шушы иң беренче китабында иң беренче
биткә басылган шигыре «Безнең ил» исемле. Бусы
да очраклы түгел, чөнки һәркемнеке кебек үк,
шагыйрьләрнең дә (бәлки алар аеруча
шундыйлардыр әле) телләре Әни, Әти, Туган тел,
Туган ил сүзләре белән ачыла. Изге сүзләр шул...
һәм менә Равил Фәйзуллинның да беренче
шигыре «Безнең ил» турында. Ул болай дип
җырлый:
Карталарда безнең илне
Буяганнар алсуга.
Чөнки кояш иртүк торып, Алсу утлы шардай
булып, Иң башта бездә чыга.
Картада илебезнең алсу төскә буялуын
революция флагы төсе белән бәйләп аңлатканны
ишетергә туры килгәне бар иде, ә менә бусы яңалык бит әле... Чыннан да кояш
алсуланып иркен илебезнең иң ерак көнчыгышыннан күтәрелә... һәм илебез буйлап
яктыртып үтә... Кояш алсуыннан илебез алсулыкка күмелә килә. Илебез — Кояш иле...
Октябрь байрагы төсе әнә шулай Көн, Кояш, Тормыш, Бәхет төсе белән кушыла...
Шулай, уйларга, ачышларга этәрә безне шагыйрь. Шул «этәрүе» белән безнең
күңелләрне үзенекенә бәйләп тә куя.
Билгеле инде, ачышларны башта ул берүзе
ясый. Моның серләрен дә белми түгелдер. Әгәр дә
ул серләр икәү булса, берсе, һичшиксез —
Кешеләргә, Тормышка мәхәббәт, аларны бәхетле
һәм бәхетсез иткән һәр нәрсәгә карата битараф
булмау. Равил Фәйзуллинның бар язганы
(әйтелгәнчә, алар төрле телләрдә дистәдән артык
китап) Кеше турында бербөтен поэма кебек укыла.
Аерым - аерым меңләгән шигырь язган
шагыйрьнең үз күңеле дә сизә мондый бөтенлекне:
кайбер китапларында әсәрләрен аермый, бер
агымга сала, бер сулышка куя. һәм китаптан
замандашыбызның уй- фикерләрен, хис-
тойгыларын үз күңелеңә дә күчерәсең...
Әле быел ул сезгә «Яшь ленинчы» аша үзенең
кайбер кыска шигырьләрен тәкъдим итте.
Укыгансыздыр. Алары әле чыгасы китабыннан. Ә
аның «Шигырьләр, поэмалар» китабы былтыр
дөньяның йөз туксан иленнән җыелган иң яхшы китаплар күргәзмәсендә катнашты.
Шигырьләре Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан, Хәким әсәрләре белән бергә «Бөтендөнья
әдәбияты» сериясендә басылды. Аның нәкъ менә шушы сайланмалары Тукай
бүләгенә тәкъдим ителде дә.
9нчы сыйныф укучысы
Фәйзуллин Равил. 1958 ел.
9нчы сыйныф укучысы
Сибгатуллин Кадыйр. 1958 ел.
186
***
Балык Бистәсеннән калган
танышлыгыбыз әле дә дәвам итә. Очраша,
сөйләшә торабыз. Олы шигърият хакына
Равил Фәйзуллин әле һаман авыр тауны да
күтәрергә риза. Ул һәрвакыт хәрәкәттә,
эштә, эзләнүдә. Ул белә: шигъриятнең
тамыры — халыкта. Халыкның асылы,
рухы, теле — аның авыз иҗатында. Равил
Фәйзуллин халык иҗатын галим буларак
өйрәнә. Бер сөйләшүдә әкиятләргә
кагылып, фикерләр көрәштергән идек.
Бермәлне әңгәмәбезне кырт өзеп, Равил
Фәйзуллин ашыгып китеп барды. Ә
бераздан... ул миңа шигырь укыды:
Булган диләр Камыр
батыр, Агач батыр,
Тимер батыр...
Һәркайсысы зур
эшләргә маһир батыр!
Игелекле Асыл
батыр!
...Син нишләрсең
Кеше батыр?..
Менә шул. Бу шигырьнең тууына,
әйткәнемчә, үзем шаһит. Шагыйрь Равил
Фәйзуллинда шигырьнең кем хакына (Кеше
хакына!) һәм ничегрәк туганын тагын бер
мәртәбә менә шулай күрдем. Шул чагында
кайчандыр шигырьләре хакында фикер ишетер өчен көзге яңгырлы төндә озын юлга
чыккан укучы Фәйзуллин Равилне искә төшердем...
Ә бүген Равил Фәйзуллин шигърияте Тукай бүләгенә тәкъдим ителде.
Республикабызның иң югары бүләгенә лаеклы шигърият тудырган шигъри куәт әнә
шулай ныгыды.