Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮНЕҢ КӨЕНЕЧЛЕ КАТЛАМНАРЫ

Тынычлык сөюче гадел Советлар иле дөньяны кабахәт Гитлер җитәкләгән фашистлар иленнән саклап калды, дибез бит инде. Ләкин 1939 елның 23 августында нәкъ менә шул Германия белән дуслык-хезмәттәшлек пакты төзелә. Һәм бу ике ил Европаны бүлешә башлыйлар. Советлар Союзы Көнбатыш Украина, Көнбатыш Белоруссия, Латвия, Литва һәм Эстонияне яулап ала. (Финляндиягә көче җитеп бетми.) Менә шундый хәлләрдән соң Америка белән Англиянең СССР ягыннан сугышка керергә бик ашыкмавына гаҗәпләнергә кирәк микән?
«Чтобы защитить отечество от врагов, Пётр опустил его больше всякого врага». — Тарихчы В.Ключевский моны Пётр I хакында әйткән. Сталинга карата бигрәк тә мач килә бу. Агентлары иң көчле генералларыбызны (оборона министры урынбасары маршал Тухачевскийга кадәр барып җитеп!) үтереп чыга алса, Гитлер аларга нинди генә бүләкләр бирмәс иде икән?! Ошбу репрессия актлары; бомбага тотарга җайлы булсын дигәндәй, бөтен хәрби техниканы чик буена терәп урнаштыру (сугышның беренче иртәсендә үк меңнән артык самолёт харап ителә!); үз агентларыбызның Германия сугыш башлаячак дигән сигналларына төкереп карау (Рихард Зорге сугыш башлану көне, дивизияләр саны һәм аларның хәрәкәт схемасына кадәр җиткерә!) кебек тупас хаталарны совет халкы, амбразура каплаган солдат кебек, миллионлаган тере тән белән каплап кына төзәтә алды. Ләкин илнең җитәкчеләрен мондый корбаннар куркытты микән?.. Биш миллионлап совет әсиренең концлагерьларда газап чигүендә Гитлер гына түгел, Сталин да гаепле: ул хәрби әсирләр хакындагы Женева конвенциясеннән йөз чөерә. «Хәрби әсирләребез юк, сатлык җаннар гына бар», — ди Сталин. Теге концлагерьлардан исән кайтканнарның да күпмесе совет концлагерьларына олактырыла... Берлинга беренче булып совет гаскәре керә. Америка армиясе командующие Эйзенхауэр: «Сез Берлинны ураган мина кырын ничек шулай тиз чистартып бетерә алдыгыз?» — дип сорагач, Жуков: «Ә без анда пехотаны җибәрдек», — дип җавап бирә.
Менә бу җырга колак салыйк әле:
Смело мы в бой пойдём За власть Советов. И как один умрём В борьбе за это!..
Татарларга килсәк, автономия кысаларында мескен хәлдә гомер кичергән милләтебез сугышта төп дүрт халыкның берсе була. Татар телендә хәтта фронт газеталары да чыга. Сугыш беткәндә исә кирәксезгә әйләнеп, безне дә аздан гына сөрми калалар.
Җиңгән солдатлар Европада халыкларның шәп яшәве турында кайтып сөйләгәч, яшьләр арасында мондагы тормыштан ризасызлык туа башлый. Сталин Бериягә яшьләрне куркытып алырга куша. Кулга алуларның яңа сериясе башлана. Бездән студентлар Аяз Гыйләҗев, Мәҗит Рәфыйков, Гурий Тавлин (булачак язучылар) төрмәгә утыртыла.
Җиңелсәк, ни булыр иде? Сталин изүеннән күп көчлерәк изү башланыр иде. Яуланган СССР территориясен идарә итү планы төзелә. Анда, мәсәлән, туган телдә укытуны башлангыч мәктәп белән чикләү турындагы пункт та була...